Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015

Опубликуйте свой материал в официальном Печатном сборнике методических разработок проекта «Инфоурок»

(с присвоением ISBN)

Выберите любой материал на Вашем учительском сайте или загрузите новый

Оформите заявку на публикацию в сборник(займет не более 3 минут)

+

Получите свой экземпляр сборника и свидетельство о публикации в нем

Инфоурок / Другое / Конспекты / Урок-презентация “Азнакай чишмәләре”
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 24 мая.

Подать заявку на курс
  • Другое

Урок-презентация “Азнакай чишмәләре”

библиотека
материалов

Гамилә Гатаулла кызы Ямалетдинова, Азнакай шәһәрендәге 4 нче лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы.


Тема: Азнакай чишмәләре.

( 8 класс, әдәбият дәресе, рус төркеме).


Максат: 1) бәйләнешле сөйләм телен үстерү, сүзлек байлыгын арттыру;

2) туган төбәгебез табигате, чишмәләре турында сөйләшү, алар

турында белемне тулыландыру;

3) туган җиребезгә, табигатебезгә, чишмәләребезгә карата

игътибарлылык, сакчыллык һәм мәрхәмәтлелек тәрбияләү;


Җиһазлау: 1) дәреслек – 8 (132, 134, 138 битләр) ;

2) слайдлар;

3) китаплар күргәзмәсе:

,,Кызыл китап”, ,,Азнакай тамчылары”, ,,Көмеш чишмәләр

җыры”;

Н. Әхмәдиев, М. Галиев, Ә. Исхаков, С. Вилданова,

Г. Бәширов, И.Гыйләҗевның чишмәләр турында шигырьләре;

4) җырлар: ,,Азнакаем” (С. Сабирова), ,,Чишмәләр көе”

(Фәридә-Алсу), ,, Яшьлегем чишмәләре (Л. Гыймаева).

5) Татар теленнән контроль эшләр һәм тестлар.

Ф.С.Сафиуллина,К.С.Фатхуллова,Н.Т.Сазонова(66-67нче

бит).

Дәрес тибы: дәрес - презентация.


Дәрес барышы:

I Оештыру. Оргмомент.


Шигырь укыла (укытучы) ”Чишмәләр иле син, Туган як“

Ә.Исхаков китабыннан.

(Әкрен музыка уйный, Мирһади Разов сүзләре Азнакаем

җыры (С.Сабирова башкара); матур чишмәләр слайдларда

күрсәтелә.


слайд1-9 …”Изгеләр чишмәсе”

(Н.Әхмәдиев”Көмеш чишмәләр җыры “ китабыннан Изгеләр

чишмәсе шигыре слайдта күрсәтелә.

(индивидуаль бирем: сочинение укыла “Изгеләр чишмәсенә

Биләргә баргач”…


II Актуальләштерү.

Үткән дәресләрдә без “Табигатьне саклау” темасы белән таныштык. Бүген без танышуны дәвам итәрбез. Яңа гына без җыр һәм шигырь тыңлап киттек. Нәрсә турында алар?


слайд 10 “Азнакай чишмәләре”(теманы дәфтәргә язу.)

Әйе, бүген без туган җиребез, Азнакаебыз, аның көмештәй

чишмәләре турында сөйләшербез, чөнки бу бик кызыклы һәм

безнең өчен файдалы тема.


слайд 10 эпиграф:

Чишмәләр иле син, Туган як!

Еракка китмәгез, су сорап.

Бу җирдә таулардан көй алып,

Чишмәләр яшиләр чылтырап.

Ә.Исхаков.


III Яңа тема белән танышу.

Әнгәмебезне дәвам итәбез. Бүген без чишмәләрдән су эчеп, чишмәләрдә кунакта ял итәрбез.

Нәрсә соң ул чишмә? Кешеләргә чишмәләр кирәкме? Ни өчен?


Әйе, җир астыннан агып, бәреп чыга торган су - чишмә дип атала. Урманда

печән чапканда, җиләк җыйганда, ял иткәндә, сусагач, чылтырап аккан чишмә буена килеп чыксаң, суының чисталыгына карап, аның җирдән бәреп чыгыун күреп, сүзсез калып торасың.

Ә аның суын эчеп карагач, нинди салкын, нинди шифалы, тәмле икәнен тоясың.

Без, гомүмән, чишмәләр турында слайдлар карадык. Ләкин без бүген үзебезнең Азнакай чишмәләре белән беренче танышыр өчен дәреслектәге текст өстендә эш башлыйбыз.


Безнең дәреслектә “Азнакай чишмәләре” дигән текст бар.

Дәреслекне ачабыз: 65 нче дәрес , 138 нче бит, 7нче күнегү.


Текст өстендә эш:

а) сүзлек эше (139нчы бит);

б) текстны уку (укытучы);

в) фонетик күнегү: тексттан табып [ң] һәм [ү] авазы кергән сүзләрне

дөрес укыту;

г) сорауларга җавап: 139нчы бит, 1-4?


Физтәнәфес. Хәзер бераз ял итеп алыйк (медитация 1-2 минут)

Шум водопада” - ”Чишмә тавышы кассетада язма тыңлау.


IV Өй эшен тикшерү.

Ә хәзер өй эшен тикшереп китик.

Бирем шундый иде: шәһәребезнең кайсы чишмәсендә сез гаиләгез, дусларыгыз, классыгыз белән ял итәргә яратасыз? Кайсына барганыгыз бар? Кыскача слайд буенча сөйләгез. Тактадагы слайдларга күз төшереп танышыйк. Бу чишмәләр Азнакаебызда булган чишмәләр. Аларның исемнәрен русчага тәрҗемә итеп карыйк әле.

Игътибарлы булыгыз!

(укучыларның слайдлар буенча сөйләве).

слайд 11 “Илһам чишмәсе”- “Вдохновение”, 1нче укучы.

слайд 12 “Алсу чишмәсе”, 2 нче укучы.

слайд 13 “Бәллүр чишмәсе”-“Хрустальный”, “Прозрачный”, 3 нче

укучы.

слайд 14 “Саф чишмә”-“Чистый ”, 4 нче укучы.

слайд 15 “Хәсән чишмәсе”, 5 нче укучы.

слайд 16 “Каенлык чишмәсе”- “Березовая роща”, 6 нчы укучы.

слайд17 “Миләш чишмәсе”-“Рябинушка”,7 нче укучы.

слайд 18 “Самавыр чишмәсе”- 8 нче укучы.


бирем : Без слайдлар карадык.Ә хәзер исегездә калган чишмә исемнәрен дәфтәргә язып куегыз. Чишмәләр бик матур. Сез дә матур итеп сөйләдегез һәм дөрес матур итеп исемнәрен язып та куегыз (татарча-русча).


слайд 19 Игътибар итегез! Безнең тагын бер чишмәбез бар: “Надир

бай чишмәсе” .

Сез нәрсәләр күрәсез? Кешеләрнең чишмәгә карашлары нинди? Табигатькә

карата мөнәсәбәтләре нинди? Кешеләрнең сак карашы, табигатьне ярату

хисләре сизеләме?

Бу слайд бездә начар тәэсир калдыра, чөнки без чишмәнең пычрануын

курәбез. Ә элек-электән үк безнең халык кешеләре чишмәләрне яратып, аларны саклаганнар (Э.Афзалова “Бу гүзәллек яшәрме?” шигыре укыла ).

Ни өчен чишмәләрне сакларга кирәк?

Чишмә суы елгаларга, күл, чишмәләргә, диңгез, океаннарга җан

бирә. Идел, Кама кебек елгалар да чишмәләрдән башлаганнар. Элек-

электән борынгылар чишмәләрне кадерләп саклаганнар, чөнки алардан

башка яшәү мөмкин түгел.


Чишмә яшәүдән туктаса, елга-күлләрдә су бетәчәк, табигатьтә ямь

калмаячак. Соңгы елларда табигать ярлана, чирәм, үлән начар үсә.


Кешеләр чишмәләрне чистартмыйлар һәм алар кибәләр.

Су-табигатьнең кан юлы системасы, тормыш чыганагы, әмма сулар гаять

пычранды.

Әйе, сусыз торып булмый. Ә кайвакытта без үзебез дә суны саклап тота

алмыйбыз.

Мәктәбебезнең 1 нче катында әрәм булып краннан су агып ята. (краннан тамчылап кына тамса да, тәүлеккә 60 литр су әрәм була).


Су сакчыллык таләп итә: безнең планетада су бик күп, ләкин барлык суның 2% гына эчергә яраклы. Аны табу өчен, коелар, тирән канаулар казыла, су торбалары салына. Шулардан су безнең йортларыбызга килә.

Сусыз тереклек булмый.


Элек-электән үк халык яратып чишмәләр турында табышмаклар, шигырьләр, җырлар чыгарган.Безнең туган як шагыйрьләребез дә әсәрләр язганнар. (китап күргәзмәсе белән таныштыру).

Өй эшенә без индивидуаль биремнәр алган идек: чишмәләр турында

I төркем: мәкаль, табышмаклар, кызыклы мәгълүмат;

II төркем: шигырь,җырлар;

III төркем: хикәя,сочинение әзерләү.

(тыңлап китү, билге кую).


V Йомгаклау.

1.Сез дәрестә нәрсәләр белдегез?

2. Безнең төбәктә нинди чишмәләр бар?

3. Чишмәләрне, суларны,табигатьне ничек сакларга мөмкин?

Хәзер кайбер урыннарда чишмәләрне барлау һәм чистарту оештырылды.

«Яшәсен чишмәләр» акциясе дәвам итә; мәктәп укучылары, эколог

отрядлары : №2, №7, №8 мәктәпләре, нефть идарәләре бу эштә катнашалар.

1974 елдан бирле “Кызыл китап” алып барыла: кайбер җәнлекләрне

аулау, кошларны ату, агачларны кисү, чәчәкләрне өзү, суларны пычрату тоела.

Тыюлыклар булдырылды - алар табигатьне саклау чараларның берсе.

Безнең республикабызда “Идел-Кама”, ә районыбызда “Чатыр тау”

тыюлыгы бар.

Без табигатьне, шул исәптән, чишмәләрне дә сакларга тиеш, чөнки табигать- безнең йортыбыз. Саф сулы чишмәләрне, адашырлык урманнарны, биек-биек Чатыр тау тыюлыгын, рәхәтләнеп сулый торган саф һаваларын… сакларга кирәк.


Дөрес, безгә чишмәләр кирәк. Безнең әби-бабаларыбыз да кадерләгән,

хөрмәт иткән аларны.

Чишмәләргә юл өзелмәсен! Алар озын гомерле булсын, һәм кешеләрнең

дә гомерләрен озынайтсыннар иде!

Сакчыл караш белән алдагы көндә дә чишмәләрне саклагыз! Табигать

белән кечкенәдән үк дуслашкан кеше - якшы тәрбияле, мәрхәмәтле, бәхетле

кеше ул!(чишмә суын авыз иттерү).

VI Билге кую.

VII Өй эше :

(тестлар эшләп килергә , I, II вариант, “Табигатьне саклау” темасы).

Җыр яңгырый “Чишмәләр көе” (Фәридә-Алсу башкаруында)

слайдлар №1-28 яңадан күрсәтелә.

слайд 20 эпиграф: (дәрес башындагы).

Дәресне җыр белән башлаган идек, шул ук дәрес эчтәлеген ача

торган шигырь - җыр юллары белән тәмамлыйбыз.

VIII Саубуллашу.
































Биләрдәге “Изгеләр чишмәсе”.

Халкымның чишмә башы –

Гасырлар төпкелендә.



Быел без гаиләбез белән, әбием һәм бабам, Биләргә бардык. Минем әбием Аллаһка ышана һәм күптән инде “Изгеләр чишмәсе”нә барырга тели иде.

Менә без барып җиттек... Биләр - Чиремшән елгасының сул ягында урнашкан авыл. Авылдан ерак түгел “Хуҗалар тавы” итәгендә, урман эчендә, “Изгеләр чишмәсе” урын ала. Инде IХ – X гасырларда ук изге чишмә булып саналган. Хәзер аны “Татнефть” җәмгыяте карый, саклый.

Монда бик күп халык килә. Кешеләр чишмәнең суын эчеп, шифаланалар, теләкләр теләп, догалар укыйлар. Алар махсус бер багана янына баралар, чөнки бу (безгә аңлату буенча) – табыну урыны: килгән кешеләр баганага яулыклар бәйлиләр, сөлгеләр эләләр.

Изге чишмә кыры кара мәрмәрдән эшләнгән. Шушында ук табыну ташы урнаштырылган.

Экскурсовод сөйләве буенча, бу чишмә комплексы ачылган елны (23 июльдә 1997 елда, Татарстанның 7 еллык юбилеена багышлана) Президентыбыз шулай дигән: “Чишмәләргә кайту – тарихка кайту ул”. Чишмәгә төрле милләт кешеләре килә: чәршәмбе көнне – мөселманнар көне санала, ә христианнар “Изге чишмә”гә шимбә көнне йөриләр икән.

Чишмәнең суы дәвалы, шифалы, тылсымлы. 40 көн ул файдасын югалтмый дип санала.

Әйе, һәр халыкның үз табыну җире, үз Мәккәсе. Татарстан халкы өчен ул – Изге Биләр җире. Инде җиде гасыр буе моннан халык юлы өзелми.
Якташыбыз Нур Әхмәдиев “Изгеләр чишмә”се шигырендә язган:

Биләрләрдә Изге бер чишмә бар,

Чишмә өсләрендә чатыр бар.

Сусаганнар анда су эчкәннәр,

Яраларын юган батырлар.

Хуҗалар тавы”, изгеләр суы,

Хисләр ташкыны, күңел ярсуы.

Һаман да исән, һаман да тере,

Бу Изге чишмә - Болгар хәтере.


Мин уйлыйм: бу изге чишмәгә кеше сукмагы беркайчан өзелмәс. Чишмәләр яшәсә – Ватаныбызның, балаларыбызның, оныкларыбызның киләчәге бар. Биләрдәге “Изгеләр чишмәсе”нә сәяхәт миңа ошады һәм якты хисләр калдырды.

Изгеләр чишмәсе – Святой ключ (родник).

( Друҗков Илназ, 8 “Б”, рус төркеме ).



























«Хәсән чишмә»се.

Бу чишмә элеке балалар хастаханәсеннән аска, Иске Азнакайга төшә торган юлның уң ягында, Әхмәдиев урамында урнашкан. Ул “Хәсән чишмәсе” дип йөртелә.

Бу, минемчә, Азнакай чишмәләренең матурларының берсе. Аның янында шәхси йортлар.

Бу йортларның берсендә минем әбием яши. Без ял көннәрендә аңа кунакка барабыз, булышабыз. Мин әбиемә чәйгә тәмле чишмә суын алып кайтам. Ул сөенә, миңа рәхмәт әйтә.

Хәсән чишмәсе”нең бизәлеше бик матур: кирпечтән чәчәк таҗлары кебек ясалган. Ак кирпечтә яшел, кызыл төстәге чәчәкләр төшерелгән. Уртасында чишмә суы челтер-челтер ага.

Шагыйрь Әхмәт Исхак «Чишмә» шигырендә болай яза:

Челтер-челтер чишмә ага,

Көмеш төсле сулары.

Су өстендә җем-җем итә

Көннең алтын нурлары.

по-русски это можно сказать следующим образом:

Звенит родник, журчит родник,

Бежит, как сребряная нить.

А вода в роднике сверкает

В лучах златого солнца

И к себе манит: напиться

живительной влаги.

Мин әбиемнән сорадым : “Ә ни өчен чишмә “Хәсән чишмә”се дип атала?” Әбием җавап бирде: “Азнакайда йортларга су кертү эшләре башлангач, беренчеләрдән булып Хәсән абый йөргән .

Халык аның яхшы хезмәтен онытмаган – аның истәлегенә чишмәне “Хәсән чишмә”се дип атаган.

(Фаткина Дилия).





Авыл чишмәсе.


Мин шәһәр кызы булсам да, шәһәрдә туып үссәм дә, мин еш кына әбиемнәргә авылга кайтам. Авылыбыз тау итәгендә урнашкан. Авылның исеме – Митрәй. Кечкенәдән үк авылга кайтып йөрим, кушучлап чишмәнең суын эчеп, аның матурлыгына сокланам. Кешеләр аңа матур исем биргәннәр «Самавыр» чишмәсе. Безнең татар халкын чәйсез, самаварсыз күз алдына китерергә мөмкин түгел!

Чишмәбез кечкенә, кечкенә булса да, ул минем күңелемдә бер тылсымлы көй төсле: “челтер-челтер ага, авылга кунакка чакыра төсле, сәлам бирә безгә: “Кил, шифалы суымны эчеп кит!”

Бүтән суларга караганда, авылыбызның чишмә суы иң тәмлесе, иң салкыны булып тоела миңа. Үзе чылтырап ага, үзе сөйләшә,үзе җырлый кебек.

Авылыбызның чишмәсе... Ул биек матур тау астыннан юл алып, вак ташлар буйлап каядыр йөгерә дә йөгерә. Тау астындагы чишмәне бурап, авыл кешеләре торбалар салдылар. Хәзер инде авыл кешеләре чишмә суын эчәләр. Чишмә янында яшь юкәләр үсеп утыра. Аның өстендә төрле төскә буялган беседка корылган, аның эчендә зур матур самавыр борыныннан чишмә суы ага:

Гасырлардан килгән бүләк,

Изге мирас – самавыр.

Чишмә суы тәнгә шифа,

Йөрәгемә дәвадыр.

Мин чишмәнең телеңне йотарлык тәмле суын яратып эчәм. Минем бар кешеләргә дә әйтәсем килә: “Чишмәләрне саклыйк, рәнҗетмик!” Тикмәгә язмагандыр бөек шагыйребез Тукай бу юлларны:

Авылымның ямен, суы тәмен беләм,

Шуңа күрә сөям җаным- тәнем белән.

(Ильясова Эльза).



«Саф чишмә».


Бу чишмә Мәнәвезнең чаңгы ял базасының тау астында урнашкан. Без сыйныф белән көз көне монда еш экскурсияләргә киләбез.

Ул урын кечкенә ял итү мәйданын хәтерләтә. Монда бик матур каеннар үсә. Мангал корылган: теләсәң - шашлык пешер. Балалар өчен беседка, турник бар.

Җир астыннан саф чиста су килә. Бу шуның өчен «Саф чишмә» дип әйтеләдер, күрәсең.

Чишмә яны таштан төзелгән. Бу матур ял итү урыны. Ә якын тора торган Мәнәүз кешеләре моннан су алалар. Безнең классташыбыз Ленарның өйләре дә чишмәгә якын.

Без монда чишмә янында экскурсиядә күңелле ял иттек: чишмә суын авыз иттек, фотога төштек, төрле уеннар уйнадык.

Чишмәнең сул ягында плакат урнашкан: «Берегите природу!» - «Табигатьне саклагыз!».

Татар шагыйре Фәнис Яруллин мондый юллар язган:

Була кайчак пычратулар да

Саф чишмәнең суын .

Сафлыгыңны саклап калулары

Кыен, бик тә кыен.

Мин дә шулай уйлыйм: без үзебез чишмәләрне, табигатьне сакламасак, кем саклар?

Без классташларыбыз белән экскурсияләрдән соң бергәләп чүпләрне җыеп, ял итү урынын чиста калдырырга тырышабыз.

( Хәсәншина Камилла).

«Миләш чишмә»се.

Азнакайның бер почмагында «БПО» оешмасы тирәсендә безнең яшелчә бакчасы бар. Ул юлның бер ягында тукталыштан ерак түгел – бакча капкасы. Юлның икенче ягында шул капка каршында, «Миләш чишмәсе» бар.

Ул үзенең исемен якын үскән миләшләрдән алгандыр. Җәй азагында, көз башында миләш тәлгәшләре, ерактан безне җилдә селкенеп торган ботаклары белән бу чишмәнең суын эчеп, ял итәргә чакыра сыман: «Килегез, «Миләш чишмәсе»нең суын, тәмен белеп китерсез»,-дия кебек. Сул ягында калайдан түгәрәк бизәлешле агач төсле җайланма ясалган. Уң якта миләшләр үсә, беседка бар: анда утырып ял итеп торырга мөмкин. Монда якын тирәдә эшли торган, юл өстендә машинада үтеп китүчеләр туктап, саф салкын чишмә суын эчеп, битләрен юып китәләр.

Безнең якташыбыз, шагыйрь Марсель Галиев «Су буеннан әнкәй кайтып килә» шигырендә язган:

Хәтерлиме әнкәй купме еллар
Шушы сукмаклардан узганын?
Эзләп төште микән сагынып ул
Чишмәдән су алган кыз чагын?..

Матур шигырьләр, матур чишмәләр озын гомерле булсыннар! Матурлык кеше тормышын бизи! Бу матурлыкны бергәләп саклыйк!


(Дружков Ильназ).














Надир бай чишмә”се.

Без гаилә белән еш кына әбием һәм бабам янына Актүбәгә барабыз. Алар өлкән яшьтә. Без аларга якшәмбе көннәрендә барып, булышабыз. Еш кына өйгә кайтканда, әтием Азнакай – Актүбә юлының уң ягында “Надир бай чишмәсе”ндә туктап, суын алабыз, ә өйдә чишмә суының тәмле чәен эчәбез.

Бу чишмә “Надир бай чишмә”се дип атала, чөнки безнең шәһәребездә татар гимназиясендә Төркиядән килгән укытучылар белем биргәннәр. Шуларның берсе Төркия һәм Азнакайның хөрмәтле мөгаллиме Әхмәт улы Надир Каймаз истәлегенә бу чишмә. Моны мин чишмә янындагы язудан белдем.

Бер көнне әтием миңа су канистрасын бирде. “Кызым, су алып мен әле!”- диде. Кечкенә баскычтан аска төштем һәм чишмә янында пычрак шешәләр, тәмәке , кәгазь күрдем... Яхшы кешеләр чишмәне юлчыларга дип төзегән, ә начар кешеләр килеп, пычратып киткәннәр.

Шагыйрь Р Фәйзуллин “Кызыл китап “ шигырендә язган:

Димәк, яшәр җиребездә

Хәлләр бар шомланырлык,

Табигатьтән ни алдык та

Аңарда ни калдырдык?

Мин уйлыйм: безнең балаларга, оныкларга бездән нәрсә калыр? Аларга да чиста чишмә суы да, матур табигать тә кирәк бит.

(Курова Оксана).








Физтәнәфес.


1нче күнегү: 1нче төркемдәге бер кеше аудиторияга күрсәтеп, ясата.


Челтер – челтер чишмә ничек челтерәп ага? ( хәрәкәт белән күрсәт).


Мөмкин: пианинода бармакларның очын гына йомшак итеп сул яктан уң якка клавишаларга баскан кебек (2 – 3 тапкыр!).



2нче күнегү: 1нче төркемдәге икенче кеше аудиторияга күрсәтеп, ясата.


Таудан гөрләп аккан чишмә ничек ага? ( хәрәкәт белән күрсәт).


Мөмкин: кулларны өскә күтәреп, чүгәли – чүгәли кулларны аска төшерергә, “мунчадан чыкканда, җилкәдән, баштан таз белән су коенган төсле” (1 -2 тапкыр!).



3нче күнегү: 2нче төркемдәге бер кеше аудиторияга күрсәтеп, ясата.


Чишмә суын ничек эчәбез, битләребезне юабыз? ( хәрәкәт белән күрсәт).


Мөмкин: алга таба аска иелеп, “кушучлап су алырга “ да, тураеп, учларны авызга китереп, битне сыпырырга (1 -2 тапкыр!).



4нче күнегү: 2нче төркемдәге икенче кеше аудиторияга күрсәтеп, ясата.


Көянтә белән чишмәгә төшкәч, ничек су алабыз? ( хәрәкәт белән күрсәт).


Мөмкин: ике кулны ике якка көянтә тоткан кебек, көянтәне җилкәдән төшермичә генә чиләкләрне батырып (башта уң як чиләге белән, аннары сул як) уңга – сулга чиратлап иеләбез, “чиләкләрне су белән тутырабыз” (1 -2 тапкыр!).



5нче күнегү: 3нче төркемдәге бер кеше аудиторияга күрсәтеп, ясата.


Су буена төшкәч, кызлар егетләргә су чәчрәтеп ничек уйныйлар? ( хәрәкәт белән күрсәт).


Мөмкин: бер уң як аягына таба - икенчесендә сул аякка таба иелеп, бармак очларын суда юешләп, тураеп, елмая - елмая, суны шаярып янәшәңдәге кешегә “чәчрәтергә”, бармак очларын селкетеп (1 -2 тапкыр!).



6нчы күнегү: 3нче төркемдәге икенче кеше аудиторияга күрсәтеп, ясата.


Салкын чишмә суы тешләрне ничек камаштыра?

( хәрәкәт белән күрсәт).


Мөмкин: авызга су капкач, җилкәләрне “сикертеп”, салкыннан туңган кебек, уң кулны сул як култыгына, ә сул кулны уң як култыгына “кыстырып”, үз–үзеңне кочаклаган сыман, аркаларны, җилкәләрне хәрәкәтләндерергә (1 -2 тапкыр!).





Гамилә Гатаулла Ямалетдинова, Азнакай шәһәрендәге 4 нче лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы.


Тема: Азнакай чишмәләре. (мастер-класс)

8 класс, әдәбият дәресе (рус төркеме).

Максат: 1.ИКТ технологиясенең, презентация дәресенең мөмкинлекләрен

күрсәтү;

2.дәрестә укучыларның эшчәнлеге төрләре белән таныштыру;

3.эш алымнары белән уртаклашу.


Җиһазлау: 1) дәреслек – 8, Ф.С.Сафиуллина (132, 134, 138 битләр) ;

2) компьютер, мультимедиа, слайдлар;

3) китаплар күргәзмәсе:

,,Кызыл китап”, ,,Азнакай тамчылары”, ,,Көмеш чишмәләр

җыры”;

Н. Әхмәдиев, М. Галиев, Ә. Исхаков, С. Вилданова,

Г.Бәширов, И.Гыйләҗевның чишмәләр турында

шигырьләре;

4) җырлар: ,,Азнакаем” (С. Сабирова), ,,Чишмәләр көе”

(Фәридә-Алсу), ,,Яшьлегем чишмәләре” (Л. Гыймаева),

Миләшкәем” (З.Минһаҗева), “Туган як” (В.Фәттахова);

5) чишмәләр рәсеме;

6) укучылар сочиненияләре.


Дәрес тибы: катнаш дәрес.

Дәрес төре: дәрес – презентация, мастер – класс.

Дәрестә уку эшчәнлеген оештыру формасы: төркемләп эшләү, фронталь эшләү, индивидуаль эшләү.

Дәрестә кулланылган алымнар: әнгәмә, хикәя төзү, мөстәкыйль эш, слайдлар белән эш, китаплар күргәзмәсе белән эш, дәреслек белән эшләү, сүзлек белән эшләү, сочинение яздыру.

Дәрес планы:

  1. Оештыру. Оргмомент. (1минут)

1.шигырь уку, җыр тыңлау;

2.слайд күрсәтү.

  1. Актуальләштерү.

1.әнгәмә, сорауга җавап (дәрес темасын ачыклау);

2.эпиграф – слайд белән танышу.

  1. Яңа тема белән танышу.

1.укытучы сүзе, әнгәмә;

2.рәсемнәр белән эш (төркемнәрдә):

а) сүзтезмәләр төзү;

б) җөмләләр төзү;

в) шигырьләрдән цитаталар табып уку.

3.дәреслек белән эшләү:

а) текстны сәнгатьле итеп уку;

б)1нче сорауга җавап бирү;

в) физтәнәфес.

  1. Өй эшен тикшерү.

1.иҗади эш: укучылар сочиненияләрен

редакцияләштерү (төркемнәрдә эш);

2.җыр тыңлау;

3.слайд буенча сөйләү;

4.сүзлек эше (тәрҗемә);

5.сораулар буенча әнгәмә (слайдар ярдәмендә);

6.шигырьне сәнгатьле уку (укытучы).


  1. Йомгаклау.

1.слайд карау;

2.җыр тыңлау.


Дәреснең эчтәлеге:

I Оештыру. Оргмомент.

(Әкрен музыка уйный, Мирһади Разов сүзләре ”Азнакаем” җыры

(С.Сабирова башкара); матур чишмәләр слайдларда күрсәтелә.

Шигырь укыла ”Чишмәләр иле син, Туган як“ Ә.Исхаков китабыннан.

слайд 23-32

слайд 23-31 …”Изгеләр чишмәсе”

(Н.Әхмәдиев ”Көмеш чишмәләр җыры “ китабыннан

Изгеләр чишмәсе” шигыре слайдта күрсәтелә.


II Актуальләштерү.

Яңа гына без җыр һәм шигырь тыңлап киттек.

Бу җырдан, шигырьдән кем җавап таба ала: бүген без нәрсә турында сөйләшербез икән?


слайд 31 “Азнакай чишмәләре”

Әйе, бүген без туган җиребез, Азнакаебыз, аның көмештәй

чишмәләре турында сөйләшербез, чишмәләрдән су эчеп,

чишмәләрдә кунакта ял итәрбез.


слайд 32 эпиграф:

Чишмәләр иле син, Туган як!

Еракка китмәгез, су сорап.

Бу җирдә таулардан көй алып,

Чишмәләр яшиләр чылтырап.

Ә.Исхаков.



III Яңа тема белән танышу.

Чишмә... Ә нәрсә соң ул чишмә? Кешеләргә чишмәләр кирәкме? (җавап бирәләр).


Әйе, җир астыннан агып, бәреп чыга торган су чишмә дип атала. Урманда печән чапканда, җиләк җыйганда, ял иткәндә, сусагач, чылтырап аккан чишмә буена килеп чыксаң, суының чисталыгына карап, аның җирдән бәреп чыгуын күреп, сүзсез калып торасың.

Ә аның суын эчеп карагач, нинди салкын, нинди шифалы, тәмле икәнен тоясың!

(безгә бүген эшләү өчен 3төркемгә бүленергә кирәк, 3 рәт – 3 төркем).


слайд 33 - 35: Ә хәзер сезгә чишмәләр төшкән рәсемнәр тәкъдим ителә.

1нче төркемгә: ”чишмә” сүзенә сыйфатлар уйлап, сүзтезмәләр төзергә (1,2 рәсемгә);

2нче төркемгә: :”чишмә” сүзе кергән җөмләләр төзергә (3,4 рәсемгә);

3нче төркемгә: шигырьләр китабыннан чишмә турында матур дүртюллыклар табып, укырга. (тикшерү 2 минуттан соң).

Сүз 1 нче төркемгә бирелә, калганнар тыңлый, 2нче һәм 3нче төркемнәр җавапларны тулыландыралар.

Икенче төркем нинди җөмләләр төзергә өлгерде? (укыгыз).

Ә хәзер өченче төркем биремен тыңлап китик.

Әйе, чишмәләребез турында матур сыйфатлар, җөмләләр һәм шигырь юллары гаҗәеп күп, чөнки безнең илебездә чишмәләр күп. Азнакаебызда гына да күпме чишмә бар!

Дәреслегебезгә дә Азнакай чишмәләре турында текст кертелгән.

Дәреслекне ачабыз: 65 нче дәрес , 138 нче бит, 7нче күнегү.

  1. Текстны сәнгатьле укырга (1укучы).


  1. Сүзлек эше:

слайд 36: Нинди матур текст, ләкин рус төркемнәренә текстны беренче

тапкыр укыганчы, сүзлек эшен тәкъдим итәм, тактада яки

мультимедиядә. Бу вакыт аз булганда – уңайлы: кайбер

сузләрнең әйтелешенә игътибар итәбез, мәгънәсен дәфтәргә

язабыз. Калган сүзләрне актив сузлеккә кертәбез. Сезгә дә

балалар белән шулай эшләргә мөмкин.


Ттт Сүзлек :(139нчы бит)

җидегән чишмә-7 родников

ядкарь-память

ташлык-каменистый

инеш-ручеёк

төбәк-регион

Ходай биргән кадәрле генә-

столько, сколько создал Бог

холык-нрав

сизелә-чувствуется

хозурлык-веселье

ай күрде кояш алды-не успеешь

огянуться

бормаланып кире кайта-кайта-

извиваясь , возвращается обратно


шифалы дым сирпеп-

разбрызгивая целебной влагой

олы сулар тарафына-

в сторону великих вод

вәкарь белән-горделиво

әйтмешли-как сказал

киңлек-широта

мөмкинлек-возможность

ташласаң-если бросишь

калка-вырастает

ыргытсаң-если кинешь

хасил була-образуется

ярала- монда: возникают

слайд 37: Шулай ук рус төркемнәрендә фонетик күнегүләр үткәрү бик мөһим, чөнки укучылар авазларның дөрес әйтелешенә игътибар итәләр, матур итеп сөйләшергә өйрәнәләр.

3) фонетик күнегү: тексттан табып [ң] һәм [ү] авазы кергән сүзләрне дөрес укыту ;

[ү] : күпме, Үчәлле, үз, күрде, күл.

[ң] : елгасының, киңлекләр, безнең, ташласаң, авазыңнан.


Кайбер биремнәрне бүлешеп эшлибез, ә икенчеләрен бергәләп башкарабыз.

Хәзер бергәләп текст буенча 1 нче сорауга җавап бирәбез


слайд 38-45: 4) сорауларга җавап бирергә, 139 нчы бит, 1-4?

Азнакай районында нинди чишмәләр бар?

Азнакай төбәгендә нинди иңешләр бар?

Ык елгасы ничек ага?

Бу җирләр – әкияттәге кебек. Бу җөмләне сез ничек

аңлыйсыз?


слайд 46: Физтәнәфес. Хәзер бераз ял итеп алыйк, бергәләп

басып минем белән күнегүләр эшлибез. (чишмәне

тасвирлап иҗади күнегүләрне хәрәкәт белән

күрсәтергә кирәк).

Әкрен генә Л. Гыймаева башкаруында “Яшьлегем чишмәләре” җыры янгырый.

IV Өй эшен тикшерү.

Өй эшенә мин иҗади бирем бирдем: укучыларга әти-әниләре белән, дуслары, класслары белән ял иткән чишмәләре турында язып килергә. Без тема белән танышкач, сочинение яздык.

Хәзер 1 нче төркем былтыр укучы язган сочиненияне кереш өлешен редакцияләштереп яза.

2 нче төркем төп өлешне үзгәртеп яза, ә 3 нче төркем йомгаклау өлешен редакцияләштерә.

(мөмкин: 1 төркемдә бер кеше укучы язган сочиненияны укый, 2нче кеше

редакцияләштергән вариантны укый, ә 3 нче төркем билге куя, өстәмәләр кертә).


слайд 48-49: Әкрен генә җыр янгырый, редакцияләштерү бара

(мөмкин: “Миләш” чишмәсе - Зөлфия Минһаҗева

Миләшкәем” җыры) яки: “Каенлык” чишмәсе - (Вәсилә

Фәттахова “Туган як” җырын уйнатырга).

Сочиненияләрнең өлешләрен укыту.

слайд50 - 55 Тактадагы слайдларга күз төшереп танышыйк.

Бу чишмәләр Азнакаебыздагы булган чишмәләр.


слайд 56: Аларның исемнәрен русчага тәрҗемә итеп карыйк әле.

Игътибарлы булыгыз!

(укучыларның слайдлар буенча сөйләве).


слайд 48: “Каенлык чишмәсе”- “Березовая роща” 1 нче укучы.


слайд 49: “Миләш чишмәсе”-“Рябинушка”, 2 нче укучы


слайд 50: “Илһам чишмәсе”- “Вдохновение”, 3 нче укучы.


слайд 51: “Алсу чишмәсе”, 4 нче укучы.


слайд 52: “Бәллүр чишмәсе”-“Хрустальный”, “Прозрачный”, 5 нче укучы.


слайд 53: “Саф чишмә”-“Чистый ” , 6 нчы укучы.

слайд 54: “Хәсән чишмәсе” ,7 нче укучы.


слайд 55: “Самавыр чишмәсе”- 8 нче укучы.


слайд 56: бирем : Без слайдлар карадык.

Чишмәләр бик матур. Сез дә матур итеп сөйләдегез (билге кую).

Ә хәзер исегездә калган чишмәләрнең исемнәрен татарча һәм

русча дәфтәрегезгә язып куегыз – мондый бирем укучыларга

бирелергә мөмкин.


слайд 57: Игътибар итегез! Безнең тагын бер чишмәбез бар: “Надир бай

чишмәсе” . Сез нәрсәләр күрәсез? Кешеләрнең чишмәгә

карашлары нинди? Табигатькә карата мөнәсәбәтләре нинди?

Кешеләрнең сак карашы, табигатьне ярату хисләре сизеләме?

сизеләме?


Бу слайд бездә начар тәэсир калдыра, чөнки без чишмәнең пычрануын

курәбез. Ә элек-электән үк безнең халык кешеләре чишмәләрне яратып, аларны саклаган (Энҗе Афзалова “Бу гүзәллек яшәрме?” шигыре укыла).


Ни өчен чишмәләрне сакларга кирәк?

Чишмә суы елгаларга, күл, чишмәләргә, диңгез, океаннарга җан бирә.

Идел, Кама кебек елгалар да чишмәләрдән башланганнар. Элек- электән борынгылар чишмәләрне кадерләп саклаганнар, чөнки алардан

башка яшәү мөмкин түгел. Чишмәләргә юл өзелмәсен! Алар озын гомерле булсын, һәм кешеләрнең дә гомерләрен озынайтсыннар иде!

Сакчыл караш белән алдагы көндә дә чишмәләрне саклагыз! Табигать белән дуслашкан кеше - якшы тәрбияле, мәрхәмәтле, бәхетле кеше ул! (чишмә суын авыз иттерү).


Җыр яңгырый “Чишмәләр көе” (Фәридә-Алсу башкаруында)


слайдлар №1-28 яңадан күрсәтелә.


слайд 58: эпиграф:

Әнгәмәзне җыр белән башлаган идек, шул ук дәрес эчтәлеген ача торган шигырь - җыр юллары белән тәмамлыйбыз.


Слайд 59-63

V. Саубуллашу.





















Мастер-класска биремнәр:

Iнче төркем:

бирем: “чишмә” сүзенә сыйфатлар уйлап табарга.

Мөмкин:

Серле – таинстенный

ташлык – каменистый

салкын –холодный

шифалы –целебный

көмеш – серебряный

изге – святой

бал – медовый

кызыл - красный

тау –горный

яр – прибрежный

урман – лесной






бәллүр- прозрачный,хрустальный

җидегән –“звёздный

ярсу - кипящий

тырыш - удалой

мәхәббәт – родник влюблённых

ак - белый

бал – медовый

татлы – “вкусный”

зәңгәр – синий (голубой)

авыл деревенский


(1нче төркемдәге һәрбер кеше, чиратлап торып, 1-2 сүзтезмә тиз –тиз әйтә, мәсәлән: урман чишмәсе –лесной родник, салкын чишмә – холодный родник...икенчесе – гүзәл чишмә, таллы чишмә...)



IIнче төркем: ( 2нче төркемдәге кешеләр тиз –тиз берәр җөмлә уйлап яза, аннары торып укый)



бирем: “чишмә” сүзе белән җөмләләр төзегез.(1нче төркемнең сүзтезмәләрен кулланырга мөмкин).

Терәк сүзләр: чишмә серле, саф, салкын, шифалы, көмеш, ак, ю зәнгәр, тылсымлы, бәллүр, борынгы, Изге, гүзәл, таллы;

тау, урман, авыл, яр чишмәсе;

чишмәкәй, болындагы чишмә, чишмә тамчылары;

челтерәп ага, җырлый, көйли, боргалана, йөгерә, челтер – челтер килә, бөгелә, биеклектән аска коела, шаулый, гөрли, иреккә чыга, җир астыннан саркып чыга, шарлап ага, елгага, дингезгә коя, су агышы, чишмә бии;

очрашу урыны, чишмә суына бара, көянтә белән, су чәчрәтеп уйнарга, чишмә сулышы, уйнарга, чишмә көе, чишмә тавышы, чишмә суы белән коенырга, туй, басма;


су эчәргә, битләрне юарга, сусагач, ял урыны, могҗиза, яшәү чыганагы, эчеп туймалы түгел;

юлчы, ямь – яшел үлән, бәрхет чирәм, каз бәбкәләре;

сакларга кирәк, корылган, көйләгән, ясаган, җ җ төзекләндергән, чистартырга, тыюлык, Кызыл китап, мәктәп балалары, нефтьчеләр, халык.


IIIнче төркем.

Бирем: шигырь җыентакларыннан чишмәләр турында матур дүртюллыклар табып, тиз - тиз торып, сәнгатьле укырга (автор, шигырь исемен әйтегез, аеручааякташ шагыйрьләребез исемнәренә “басым ясагыз”)

Мәсәлән:

1.Якташ шагыйребез Нур Әхмәдиев “Изгеләр чишмәсе” шигырендә чишмәне болай тасвирлый:

Хуҗалар тавы”, изгеләр суы,

Хисләр ташкыны, күңел ярсуы.

Һаман да исән, һаман да тере,

Бу Изге чишмә – Болгар хәтере.



2.Шагыйрь Рәшит Әхмәтҗанов “Чишмә җыры” шшигырендә язган:

Челтер – челтер...

Төннәр буе чыңлыйм, җырлыйм.

Серләшегез –

Карап тормыйм, карап тормыйм.



3. “Чишмә җыры” шигырендә Роберт Миннулин сокланып әйт әйтә:

Челтер – челтер ага чишмә,

Һич тә тыймалы түгел.

Ә сулары шундый йомшак –

Эчеп туймалы түгел!

Эчеп туймалы түгел!


Физтәнәфес.


1нче күнегү: 1нче төркемдәге бер кеше аудиторияга күрсәтеп, ясата.


Челтер – челтер чишмә ничек челтерәп ага? ( хәрәкәт белән күрсәт).


Мөмкин: пианинода бармакларның очын гына йомшак итеп сул яктан уң якка клавишаларга баскан кебек (2 – 3 тапкыр!).



2нче күнегү: 1нче төркемдәге икенче кеше аудиторияга күрсәтеп, ясата.


Таудан гөрләп аккан чишмә ничек ага? ( хәрәкәт белән күрсәт).


Мөмкин: кулларны өскә күтәреп, чүгәли – чүгәли кулларны аска төшерергә, “мунчадан чыкканда, җилкәдән, баштан таз белән су коенган төсле” (1 -2 тапкыр!).



3нче күнегү: 2нче төркемдәге бер кеше аудиторияга күрсәтеп, ясата.


Чишмә суын ничек эчәбез, битләребезне юабыз? ( хәрәкәт белән күрсәт).


Мөмкин: алга таба аска иелеп, “кушучлап су алырга “ да, тураеп, учларны авызга китереп, битне сыпырырга (1 -2 тапкыр!).



4нче күнегү: 2нче төркемдәге икенче кеше аудиторияга күрсәтеп, ясата.


Көянтә белән чишмәгә төшкәч, ничек су алабыз? ( хәрәкәт белән күрсәт).


Мөмкин: ике кулны ике якка көянтә тоткан кебек, көянтәне җилкәдән төшермичә генә чиләкләрне батырып (башта уң як чиләге белән, аннары сул як) уңга – сулга чиратлап иеләбез, “чиләкләрне су белән тутырабыз” (1 -2 тапкыр!).



5нче күнегү: 3нче төркемдәге бер кеше аудиторияга күрсәтеп, ясата.


Су буена төшкәч, кызлар егетләргә су чәчрәтеп ничек уйныйлар? ( хәрәкәт белән күрсәт).


Мөмкин: бер уң як аягына таба - икенчесендә сул аякка таба иелеп, бармак очларын суда юешләп, тураеп, елмая - елмая, суны шаярып янәшәңдәге кешегә “чәчрәтергә”, бармак очларын селкетеп (1 -2 тапкыр!).



6нчы күнегү: 3нче төркемдәге икенче кеше аудиторияга күрсәтеп, ясата.


Салкын чишмә суы тешләрне ничек камаштыра?

( хәрәкәт белән күрсәт).


Мөмкин: авызга су капкач, җилкәләрне “сикертеп”, салкыннан туңган кебек, уң кулны сул як култыгына, ә сул кулны уң як култыгына “кыстырып”, үз–үзеңне кочаклаган сыман, аркаларны, җилкәләрне хәрәкәтләндерергә (1 -2 тапкыр!).








Каенлык чишмәсе”.


Бу чишмә Азнакай белән Мәнәвез арасындагы юл өстендә урнашкан. Ул тукталыштан ерак түгел, каенлыкта агып ята. Бәлки, шуның өчен аңа шундый исем кушканнар “Каенлык чишмәсе”, русча “Берёзовая роща”. Суы чиста, үзе зифа, исеме дә матур. Җәен монда каен җиләге һәм каен гөмбәсе җыярга мөмкин.

Чишмә янында кызыл кирпечтән ясалган корылмада мәгълүмат язылган: бу чишмәне Азнакайның транспорт оешмасы төзегән. Ә чишмә суын нефтьчеләр Кәкре Елга авылыннан халыкка файдасы күбрәк булсын өчен шәһәргә якынрак тартканнар. Юлдан кечкенә басма аша сукмак безне чишмәгә алып килә. Төзүчеләр чишмә тирәләрен таш белән бизәгәннәр: монда пар аккош сурәте безне каршы ала. Ә ташлы дивардан чүлмәктән су агып чыга.

Бу чишмәне “Мәхәббәт чишмәсе” дә дип йөртәләр, чөнки монда туганнары, дуслары белән туй парлары еш килә. Мангалда шашлык пешерергә дә мөмкин. Кечкенә балалар өчен таган да бар.Чишмәнең уң ягында чатыр ясалган: кешеләр монда утырып, ял итеп, су эчеп, яхшы кәефтә өйләренә кайтып китәләр.

Татар шагыйре Г.Бәширов “Җидегән чишмә” шигырендә матур сүзләр язган:

Җидегән чишмәләргә чиләк куйдым,

Пар чиләгем тизрәк тулсын дип.

Без сөябез сөйгән ярларны,

Без йөрмибез бушка вакыт узсын дип.


(Рахимзянов Айдар).







«Миләш чишмә»се.


Азнакайның бер почмагында «БПО» оешмасы тирәсендә безнең яшелчә бакчасы бар. Ул юлның бер ягында тукталыш урнашкан. Юлның икенче ягында шул капка каршында, «Миләш чишмәсе» бар.

Ул үзенең исемен якын үскән миләшләрдән алгандыр. Җәй азагында, көз башында миләш тәлгәшләре, ерактан безне җилдә селкенеп торган ботаклары белән бу чишмәнең суын эчеп, ял итәргә чакыра сыман: «Килегез, «Миләш чишмәсе»нең суын, тәмен белеп китерсез»,-дия кебек. Сул ягында калайдан түгәрәк бизәлешле агач төсле җайланма ясалган. Уң якта миләшләр үсә, беседка бар: анда утырып ял итеп торырга мөмкин. Монда якын тирәдә эшли торган, юл өстендә машинада үтеп китүчеләр туктап, саф салкын чишмә суын эчеп, битләрен юып китәләр.

Безнең татар җырчыбыз Зөлфия Минһаҗева бик матур итеп миләш турында җырлый:

Миләшкәем, хәлең ничек?

Бармы әллә зарларың?

Сөйлә миңа, яшермичә,

Иң кадерле уйларың,

миләшкәем...

Әллә ул миләш белән серләшә микән? Әллә безнең чишмәбез белән сөйләшә микән?

Матур шигырьләр һәм җырлар, матур чишмәләр озын гомерле булсыннар! Матурлык кеше тормышын бизи! Бу матурлыкны бергәләп саклыйк!

(Дружков Илназ).


Краткое описание документа:

Тема:         Азнакай чишмәләре.( 8 класс, әдәбият дәресе, рус төркеме).Максат: 1) бәйләнешле сөйләм телен үстерү, сүзлек байлыгын арттыру;2) туган төбәгебез табигате, чишмәләре турында сөйләшү, алар турында белемне  тулыландыру;3) туган җиребезгә, табигатебезгә, чишмәләребезгә карата игътибарлылык,  сакчыллык һәм мәрхәмәтлелек тәрбияләү;Җиһазлау: 1) дәреслек – 8 (132, 134, 138 битләр) ;2) слайдлар;3) китаплар күргәзмәсе:,,Кызыл китап”, ,,Азнакай тамчылары”, ,,Көмеш чишмәләр  җыры”;Н. Әхмәдиев, М. Галиев, Ә. Исхаков, С. Вилданова,Г. Бәширов, И.Гыйләҗевның чишмәләр турында шигырьләре;4) җырлар: ,,Азнакаем” (С. Сабирова), ,,Чишмәләр көе” (Фәридә-Алсу),  ,, Яшьлегем чишмәләре” (Л. Гыймаева).5) Татар теленнән контроль эшләр һәм тестлар.Ф.С.Сафиуллина,К.С.Фатхуллова,Н.Т.Сазонова(66-67нче   бит).Дәрес тибы:  дәрес - презентация.
Автор
Дата добавления 05.06.2014
Раздел Другое
Подраздел Конспекты
Просмотров1306
Номер материала 121340060512
Получить свидетельство о публикации

Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх