Инфоурок / Математика / Конспекты / Урок по математике для 5 класса «Среднее арифметическое»

Урок по математике для 5 класса «Среднее арифметическое»

Напоминаем, что в соответствии с профстандартом педагога (утверждён Приказом Минтруда России), если у Вас нет соответствующего преподаваемому предмету образования, то Вам необходимо пройти профессиональную переподготовку по профилю педагогической деятельности. Сделать это Вы можете дистанционно на сайте проекта "Инфоурок" и получить диплом с присвоением квалификации уже через 2 месяца!

Только сейчас действует СКИДКА 50% для всех педагогов на все 111 курсов профессиональной переподготовки! Доступна рассрочка с первым взносом всего 10%, при этом цена курса не увеличивается из-за использования рассрочки!

ВЫБРАТЬ КУРС И ПОДАТЬ ЗАЯВКУ
библиотека
материалов

5 нче сыйныфта математика дәресе

Тема: Арифметик урта

Максат: 1.Укучыларны “Арифметик урта” төшенчәсе белән таныштыру; арифметик урта һәм уртача тизлекне табу кагыйдәсен өйрәтү;унарлы вакланмаларны кушу һәм натураль санга бүлү кагыйдәсен искә төшерү.

2.Исәпләү күнекмәләрен үстерү; математик күзаллау, фикерләү,игътибарлылык һәм хәтерләү күнекмәләрен

үстерү.

3. Математика фәненә карата кызыксыну , авктивлык, аралашу, үз-үзеңә бәя бирү сыйфалары тәрбияләү.

Дәреснең тибы: яңа теманы өйрәтү дәресе.

Җиһазлау: ноутбук,интерактив такта, презентация, дәреслек.

Дәрес этаплары

Этапның эчтәлеге

I.Оештыру моменты:

Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү.



Укытучы өчен максат: балаларда яхшы кәеф , эшлисе килү халәте тудыру. Моның өчен укучылар белән әңгәмә үткәрү.



Укучылар өчен максат: дәрескә игътибар булдыру

-Хәерле иртә,балалар ! Бүген дәрестә кемнәр юк?

-Барыгыз да бармы! Бик яхшы! Кәефләрегез әйбәтме ? “Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр”,-диләр. Әйдәгез әле ,бер-беребезне яңа көн белән котлыйк.

-Хәлләрегез ничек?

-Рәхмәт, бик яхшы.

-Ә,сезнең хәлләрегез ничек?

-Рәхмәт, әйбәт.

II. Өй эшен тикшерү:



Укытучы өчен максат:Үткән теманы аңлау дәрәҗәләрен ачыклау,үзләштерү.



Укучылар өчен максат: Өй эше дөреслеген тикшерү.


-Укучылар, без бүген сезнең белән Арифметик урта дигән шәһәргә сәяхәткә чыгарбыз. Ләкин сәяхәткә чыкканчы мондагы бурычларыбызны үтәп китик- өй эшләрен тикшерик әле. Өй эше итеп сезгә 1494 нче мәсьәлә бирелгән иде. Сез аны эшли алдыгызмы?

-Әйе, эшләдек.

- Әйдәгез, тикшерик әле . Беренче эш итеп сез нәрсәне таптыгыз?

-2,8 не 7гә бүлдек һәм 5 кә тапкырладык- сатылган товарны таптык. Икенче эш итеп, барлык товардан сатылган товарны алып , калган товарны таптык.

( Слайдта өй эшенең чишелеше күрсәтелә).

- Без бирелгән эшне җиренә җиткереп эшләдек.

III.Яңа теманы аңлату:

Укытучы өчен максат: укучыларны арифметик урта һәм уртача тизлек төшенчәләре белән таныштыру. Уен элементаларын кулланып, тормышка бәйле мәсьәләләрне чишү юлларын күрсәтү. Унарлы вакланмалар белән эш итү күнекмәсен үстерү.

Укучы өчен максат: арифметик урта һәм уртача тизлекне табарга өйрәнү; унарлы вакланмаларны кушу һәм натураль санга бүлү күнекмәсен ныгыту.

-Ә хәзер сәяхәткә әзерлек эшләрен башлар вакыт җитте. Сәяхәткә чыкканда буш кул белән чыгып китеп булмый , шулай бит. Без үзебез өчен мөһим әйберләрне алырга тиеш, мәсәлән азык-төлек, беренче ярдәм күрсәтү өчен аптечка, язмалар алып бару өчен дәфтәр, ручка һәм башка әйберләр. Безгә бу әйберләрне 5 рюкзак белән бирделәр , аларның төрлесе төрле авырлыкта . (Слайдта рюкзаклар һәм аларның массалары күрсәтелә) Бу рюкзаклардагы әйберләрне тигезләп бүләргә кирәк.

1 нче рюкзакта 3,15 кг , 2нчесендә-4,2 кг, 3 нчедә-5 кг, 4нчедә - 6,67кг , 5 нчесендә 3,765 кг әйбер бар. Әйдәгез әле бу әйберләрне тигезләп бүлеп карыйк, һәр рюкзакта күпме әйбер булыр икән? Моның өчен нәрсә эшләрбез?

-Бу рюкзакларны бушатып әйберләрне бергә кушабыз һәм 5 кә тигезләп бүләбез.

-Бик дөрес , укучылар, без шулай итеп рюкзаклардагы әйберләрне тигезләп сала алабыз. Хәзер дәфтәрләрне ачып , без барасы шәһәрнең исемен язып куыйк әле.(Слайдта “Арифметик урта” исеме күрсәтелә)

Ә аннан соң һәр рюкзакта булырга тиешле әйберләрнең массасын исәплик тә, җавапларыбызны тикшерик. (Слайдта чишелеш күрсәтелә (3,15+4,2+5+6,67+3,765):5=4,557 кг)

-Без шушы эшне эшләп, биш санның арифметик уртасын таптык, аларның арифметик уртасы 4,557 гә тигез.

Димәк, саннарның арифметик уртасын табу өчен, бирелгән саннарны кушып, нәтиҗәне кушылучылар санына бүләргә кирәк.

Ярар, бу мәсьәләне чиштек. Хәзер безгә уртача нинди тизлек белән барачагыбызны ачыкларга кирәк. Безгә бу шәһәргә бару өчен башта 65 км\сәг тизлек белән баручы автобуста 3 сәг һәм 180 км\сәг тизлек белән баручы поездда 2 сәг барырга кирәк. Шәһәргә барып җиткәнче без нинди уртача тизлек белән барырбыз?

Моның өчен башта барлык үтәчәк юлыбызны табыйк әле.

Тизлек һәм вакыт билгеле булганда үтелгән юлны ничек табарга кирәк икәнлеген искә төшерик . Әйе, тизлекне вакытка тапкырлыйбыз.

3*65=195 км-автобуста

2*180=360 км -поездда

195+360=555км-барлык юл

Ә аннан соң барлык юлны, бу юлны үтәр өчен киткән вакытка бүләбез. Нәтиҗәдә,555:(3+2) =111 км\сәг.(Слайдта чишелеш күрсәтелә)

Димәк уртача тизлекне табу өчен барлык үтелгән юлны шушы юлны үтәр өчен сарыф ителгән вакытка бүләбез.

( Слайдта

Уртача тизлек=(үтелгән барлык юл):(хәрәкәт вакыты ))


IV. Ныгыту



Укытучы өчен максат: өйрәтелгән теманы мәсьәләләр чишү нәтиҗәсендә ныгыту; уртача тизлекне , уртача уңышны табарга өйрәтү; грамоталы математик сөйләм телләрен үстерү; табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.



Укучы өчен максат: яңа үзләштерелгән белемнәрне мәсьәләләр чишкәндә дөрес куллана белергә өйрәтү.

-Ә хәзер , укучылар, автобуска утырып сәяхәткә кузгалабыз. Безнең автобусыбыз да серле, без анда 3 сәг барсак та, бик аз вакыт үткән кебек тоелыр. Әйдәгез кузгалдык.

-Укучылар, безне сихри илнең серле кешеләре туктата бит әле. Алар безгә бер мәсьәлә белән мөрәҗәгать итәләр.Әйдәгез аларның мәсьәләсен укыйк әле. (Слайдта мәсьәләнең бирелеше) “Безнең дүрт басуның һәркайсының мәйданы 200әр га. Беренче басудан 7220 ц, икенчесеннән 7560ц , өченчесеннән 7090 ц, дүртенчесеннән 7130 ц бодай җыеп алдык. Бөек патшабыз Арифметика безгә һәр басуның уңдырышлылыгын Һәм уртача уңдырышлылыкны табарга боерды. Безгә ярдәм итсәгез иде.”

Ярдәм итәбезме , укучылар?

-Әйе, ярдәм итәбез!

- Әйдәгез дәфтәрләрегезне алып, бу мәсьәләне чишеп карагыз әле. (Укучылар мәсьәләне дәфтәрдә чишәләр. Бер укучы интерактив тактада эшли) .

- Ә хәзер , дөрес эшләдек микән, тикшерик әле . Һәр басуның уңдырышлылыгын табу өчен нәрсә эшләдегез?

-Беренче басудан җыелган икмәкне 200 гектарга бүлдек. Беренче басуның уңдырышлылыгы килеп чыкты. 7220:200=36,1ц

Шул ук юл белән икенче,өченче һәм дүртенче басу уңдырышлылыгын да табабыз. 7560:200=37,8 ц - икенче басу

7090:200=35,45 ц –өченче басу, 7130:200=35,65 ц - дүртенче басу уңдырышлылыгы.

-Уртача уңдырышлылыкны ничек таптыгыз?

- Дүрт басуның уңдырышлылыгын куштык һәм дүрткә бүлдек.

(36,1+37,8+35,45+35,65):4=36,25 ц

-Балалар, юлыбызны дәвам итәбез. Безнең каршыбызда бик матур чәчәкле алан. Бу аланга туктыйбызмы?

-Туктыйбыз, туктыйбыз!

-Ләкин бу аландагы чәчәкләрне гади генә итеп өзеп алып булмый. Мин сезгә әйтемнәр укыйм . Мин укыган әйтем дөрес булса ,иелеп чәчәк өзеп алабыз , дөрес булмаса , аякны тыпырдатабыз. Башладыкмы?

-Башладык.

3,5 –натураль сан(дөрес түгел)

0,15- унарлы вакланма(дөрес)

Математика җөмлә төзелешен өйрәнә торган фән.(дөрес түгел)

Без Африкада яшибез . (дөрес түгел)

4,5,9 саннарының арифметик уртасы 6 була(дөрес)

Квадрат ул турыпочмаклык.(дөрес)

Безнең ил Австралиядән кечерәк. (дөрес түгел)

-Ярар ,укучылар, чәчәкләр җыйдык , ә хәзер тамак ялгап алыйк. Марат 5 печенье, Алсу 2 печенье, Фәридә 3 не, Азат 4 не ,Камил 6 печенье ашаса, уртача бер балага күпме печенье туры килә?

- (5+2+3+4+6):5=4 печенье туры килә

-Менә без сезнең белән саф һавада арган аяк-кулларыбызны ял иттереп алдык, матур,хуш исле чәчәкләр җыйдык, тамак ялгадык. Укучылар, тирә –ягыгызга карагыз әле , без бу аланны чүпкә күмеп калдырмадыкмы? Табигатьнең чисталыгы,матурлыгы безнең үзебездән тора. Табигатьне күз карасыдай саклыйк!

-Хәзер поездга күчеп утырабыз һәм юлыбызны музыка тыңлап тыныч кына дәреслегебездәге 1497 нче номерны эшлибез.Шушы эшне дөрес итеп эшләп бетерсәк кенә безне Арифметик урта шәһәренә кертерләр һәм без Арифметика патша һәм шәһәр халкы белән танышырбыз. Безгә саннарның арифметик уртасын табарга кушылган. Әйдәгез, башладык. (Компьютерда салмак музыка куела)

-Эшләп бетердегезме?

-Әйе, эшләдек. (укучылар үзләренең эшләрен слайдтагы җаваплар белән чагыштырып тикшерәләр һәм үз-үзләренә билге куялар. )

- Менә безнең поездыбыз Арифметик урта шәһәренә килеп җитте. Теләгебезгә ирештек , авырлыкларны җиңеп сәяхәтнең ахырына җиттек. Безне шәһәр халкы һәм Арифметика патша каршы ала. Ул безгә сорау бирә : “Кадерле кунаклар, исән- сау килеп җиттегезме? Арымадыгызмы? Сезгә бу сәяхәт ошадымы? Сәяхәт вакытында нинди яңалыклар белдегез? Ниләр эшләргә өйрәндегез?”(Дәрескә нәтиҗә ясала. )


V.Йомгаклау:

1) Билгеләр кую







2) Өй эше бирү



Укытучы өчен максат: яңа материалны ныгыту, үзләштерү



Укучы өчен максат: яңа өйрәнгәннәрне мөстәкыйль рәвештә мәсьәләләр чишкәндә куллана белү.

-Ә хәзер ,укучылар, билгеләр куябыз . Сәяхәт вакытында кемнәр үзләрен белем ягыннан көчле итеп күрсәтте? ( Дәрестә актив катнашкан , исәпләүләрне дөрес эшләүче укучыларга билгеләр куела ,үз-үзләренә куйган билгеләр дә исәпкә алына)

-Өйгә кайткач та бүген белгәннәрегезне дөрес итеп кулланырсыз дип өметләнәм. Көндәлекләргә өй эшен язабыз № 1524 (230 бит). Сезгә, бирелгән саннарның арифметик уртасын табарга һәм аларны , унарлы вакланмаларны түгәрәкләүне искә төшереп, әйтелгән өлешкә кадәр түгәрәкләргә кирәк.

- Бүген дәрестә өйрәнгәннәрне өйдә дә кабатларга онытмагыз.



-Сәяхәтебез тәмам . Күңелле сәяхәт өчен барыгызга да рәхмәт. Сау булыгыз.

Краткое описание документа:

Урок-путешествие в город «Среднее арифметическое».

Урок изучение новой темы. Во время урока ребята попадают в сказочный мир. Здесь, для того чтобы пройти путь до города, необходимо показать свои знания.

Во время урока надо преодолевать трудности - решать задачи и идти вперед. Сказочная поляна предложена в качестве «отдыха», поэтому ее лучше всего «посетить» по прошествии 15-20 минут урока.

Так весело и непринужденно учащиеся изучают новый материал, узнают много нового и интересного, развивают такие качества ума как гибкость и быстрота. А интерактивная форма проведения станет средством повышения мотивации учащихся к обучению математике.

Выдержка из текста:

5 нче сыйныфта математика дәресе

Тема: Арифметик урта

Максат:

  1. Укучыларны “Арифметик урта” төшенчәсе белән таныштыру; арифметик урта һәм уртача тизлекне табу кагыйдәсен өйрәтү;унарлы вакланмаларны кушу һәм натураль санга бүлү кагыйдәсен искә төшерү.
  2. Исәпләү күнекмәләрен үстерү; математик күзаллау, фикерләү,игътибарлылык һәм хәтерләү күнекмәләрен үстерү. 
  3. Математика фәненә карата кызыксыну , авктивлык, аралашу, үз-үзеңә бәя бирү сыйфалары тәрбияләү.Дәреснең тибы: яңа теманы өйрәтү дәресе.

Җиһазлау: ноутбук,интерактив такта, презентация, дәреслек.

- Укучылар, без бүген сезнең белән Арифметик урта дигән шәһәргә сәяхәткә чыгарбыз. Ләкин сәяхәткә чыкканчы мондагы бурычларыбызны үтәп китик - өй эшләрен тикшерик әле. Өй эше итеп сезгә 1494 нче мәсьәлә бирелгән иде. Сез аны эшли алдыгызмы?-Әйе, эшләдек. 

- Әйдәгез, тикшерик әле . Беренче эш итеп сез нәрсәне таптыгыз?

- 2,8 не 7гә бүлдек һәм 5 кә тапкырладык- сатылган товарны таптык. Икенче эш итеп, барлык товардан сатылган товарны алып , калган товарны таптык.( Слайдта өй эшенең чишелеше күрсәтелә).

- Без бирелгән эшне җиренә җиткереп эшләдек. 

Общая информация

Номер материала: 12399091736

Похожие материалы