85471
столько раз учителя, ученики и родители
посетили сайт «Инфоурок»
за прошедшие 24 часа
+Добавить материал
и получить бесплатное
свидетельство о публикации
в СМИ №ФС77-60625 от 20.01.2015
Дистанционные курсы профессиональной переподготовки и повышения квалификации для педагогов

Дистанционные курсы для педагогов - курсы профессиональной переподготовки от 6.900 руб.;
- курсы повышения квалификации от 1.500 руб.
Престижные документы для аттестации

ВЫБРАТЬ КУРС СО СКИДКОЙ 50%

ВНИМАНИЕ: Скидка действует ТОЛЬКО сейчас!

(Лицензия на осуществление образовательной деятельности № 5201 выдана ООО "Инфоурок")

ИнфоурокНачальные классыДругие методич. материалыВыступление на тему: «Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә электрон ресурслар кулланып укыту үзенчәлекләре».

Выступление на тему: «Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә электрон ресурслар кулланып укыту үзенчәлекләре».

библиотека
материалов
Скачать материал целиком можно бесплатно по ссылке внизу страницы.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә

электрон ресурслар кулланып укыту үзенчәлекләре.

Лениногорск шәһәре

8нче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбе,

I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы,

Әхмәтҗанова Эльвира Илшат кызы.


Республикада татар һәм рус телләренең дәүләт теле дип игълан ителүе нәтиҗәсендә туган социолингвистик халәт Татарстанда яшәгән халыкның һәр ике телне дә камил белүен таләп итә. Ә бу, үз чиратында, телләр укыту процессын, бигрәк тә рус балаларына татар теле укытуны яңача оештыру мәсьәләсен көн тәртибенә куя.

Татар теле - халыкара мәйдандагы зур абруйлы телләрнең берсе. Шулай булгач, ул үзен саклаучы, хөрмәт итүче халкына дәүләт теле буларак хезмәт итәрлек тулы көчкә ия. Туган телебезне камилләштерү, үстерү – дәүләт күләмендәге җитди һәм әһәмиятле бурычларның берсе. Татар теленең кулланылыш даирәсен киңәйтүнең, аны үзләштерүне тиешле дәрәҗәгә күтәрүнең төп юлы – рус мәктәпләрендә укучыларга татар теле һәм әдәбиятын сыйфатлы, нәтиҗәле итеп укыту.[1: 80] Шуңа күрә, заман таләбе бүгенге көндә татар телен укытуда зур үзгәрешләр сорый. Укытучыларыбыз алдына «Татар телен ничек укытырга?» «Дәресләрне ничегрәк кызыклы итеп үткәрергә?» дигән сораулар килеп баса. Шулай булгач, заман укытучылардан яңалык, үзгәрүчәнлеккә омтылуны таләп итә.

Укыту процессында яңа педагогик технологияләрне куллану яңа метод һәм алымнарны үстерүгә, укытучыларга эш стилен үзгәртеп, яңача эшләргә, педагогик системада структур үзгәртеп коруларны гамәлгә ашырырга ярдәм итә. Бу исә педагогик процессны оештыруга һәм аның белән идарә итүгә үзенчәлекле бурычлар куя. Татар телен инновацион технологияләр белән укыту – уку процессын яңача оештыру дигән сүз. Аның мөһим мәсьәләләре булып өйрәнелә торган фәнгә кызыксыну уяту, укучыларның танып-белү эшчәнлеген үстерү, аралашу процессында үзара аңлашу һәм ярдәмләшү мохите тудыру, укучыларның иҗади сәләтләрен ачыклау һәм үстерү тора.

Соңгы вакытта барлык фәннәр буенча да, шул исәптән татар теле һәм әдәбиятыннан да, мәгълүмати ресурслар саны арта. Интернет торган саен уку-укыту эшчәнлегендә файдалана алырлык мөмкинлекләргә ия була бара. Интернет челтәре укучыга һәм укытучыга кирәкле мәгълүматны төрле урыннан эзләп табу шартларын тудыра.

Татар теле дәресләрендә интернет ресурслар куллану укучыларда уку, язу күнекмәләрен формалаштыру һәм үстерү, кирәкле материал табу, укучыларның сүзлек запасын баету, татар телен өйрәнүгә мотив формалаштыру кебек бурычларны үтәргә мөмкинлек бирә. «Татар теле онлайн» интерактив интернет - дәреслеге әнә шул мөмкинлекләрне тормышка ашырырга ярдәм итүче бердәнбер ресурс булып тора. Бу дәреслекнең максаты булып:

1) киң җәмәгатьчелекне интернет технологияләр кулланып, татар телен мөстәкыйль өйрәнүгә тарту;

2) татар телен, аның культурасын, тарихын һәм сәнгатен өйрәнүгә кызыксыну уяту тора. [3: 366]

Интернет-дәреслекнең эчтәлеге укытуның коммуникатив юнәлешенә һәм практик биремнәр үтәүгә юнәлтелгән. Һәр дәрес логик яктан оешкан бер бүлекне төгәлли һәм сөйләм эшчәнлегенә өйрәтүче 4 бүлектән тора:

1.Лексика – лексик тел берәмлекләрен өйрәнү;

2.Диалоглар – диалогик һәм монологик күнекмәләрне үстерү;

3.Грамматика – грамматик күнекмәләрне үзләштерү;

4.Аудирование – ишетеп аңлау күнекмәләрен формалаштыру. [3: 367]

Шушы бүлекләргә бәйле рәвештә, бу дәреслектә татар теле буенча кирәкле материаллар, диалог һәм текстлар, яңа сүзләр һәм кагыйдәләр җыелмасы, күнегүләр, уеннар, кроссвордлар, тестлар бирелгән.

Лексика бүлегендә татар телендә еш кулланыла торган яңа сүзләр китерелә. Һәр дәрестә укучыларга күнегүләр ярдәмендә 40-45 сүз ятлый алу мөмкинлеге тудырылган.

Грамматика бүлеге аралашу процессында еш кулланыла торган грамматик кагыйдәләр, лексик-грамматик конструкцияләрне үз эченә ала. Дәрес барышында укучыларга татар теле буенча төрле типтагы 80 гә якын грамматик конструкция тәкъдим ителә. Әлеге кагыйдәләр төрле типтагы күнегүләрне үтәү барышында кабатланып барыла.

Диалоглар бүлегендә төрле тормыш ситуацияләрен чагылдырган 50гә якын диалог бирелә. Аларны прфессиональ дикторлар башкаруында ишетергә була.

Аудирование бүлеге үз эченә төрле характердагы 18 аудиотекстны ала. Бу бүлеккә кертелгән текстларда татар халкының культурасы һәм яшәешен чагылдырган материаллар тупланган.

«Татар теле онлайн» интернет-дәреслегендәге күнегүләр системасына килгәндә, аларны берничә төргә бүлеп карарга була:

  1. Сүзләргә дөрес кушымча сайлап алу күнегүләре.

  2. Кроссворд тибындагы күнегүләр:

а) текстка сүзләр куярга;

б) сорауларга кыска җавап язарга.[3:368]

3. Үрнәк буенча синтаксик сөйләм берәмлекләре төзүгә күнегүләр:

а) текст яки диалогка төшеп калган сүзләрне яки грамматик формаларны язарга;

б) текстны тулысынча тәрҗемә итәргә;

в) бер яки берничә сүзе икенче телдә булган текстны өлешчә тәрҗемә итәргә;

г) сүзләрне туры китерүгә күнегүләр һәм башкалар.[3:369]

Интерактив күнегүләрне, мәсәлән, яңа материалны өйрәнгәндә дә, белем һәм күнекмәләрне формалаштыру этабында да, өйрәнгән материалны йомгаклау вакытында да, контроль һәм мөстәкыйль эшләр үткәрү өчен дә кулланырга була. [3:367]

Алда әйтелгәннәрдән нәтиҗә ясап, шуны әйтергә була: педагогика фәнендә укыту – тәрбия процессы сыйфатын үстерергә булышлык итүче технологияләр шактый. Укытучының бурычы – яңалыклар агымында югалып калмыйча, дөрес юнәлеш алу, укытуның һәр этабы өчен уку материалын аңлатуның иң уңышлы вариантын табу. Шул ук вакытта аларның бер - берсе белән ярашырга тиешлеген дә онытмау зарур. Татар теле дәресләрендә электрон ресурслар куллануның өстенлеге бәхәссез. Төрле технологияләр, компьютер, мультимедиа технологияләре, электрон ресурслар күрсәтмәлелекне, контрольне тәэмин итеп һәм күп мәгълүмат биреп, укытуның сыйфатын күтәрергә ярдәм итә, этәргеч ясый.


Кулланылган әдәбият исемлеге:

  1. Юсипова А. Татар телен яңача укыту / Мәгариф. 2006.-№3. 80б.

  2. Галиева В. Яңача, заманча./ Мәгариф.2009.-№9. 21-22б.

  3. Интерактивный Интернет-учебник по татарскому языку «Татар теле онлайн».




Краткое описание документа:
Татар теленең кулланылыш даирәсен киңәйтүнең, аны үзләштерүне тиешле дәрәҗәгә күтәрүнең төп юлы – рус мәктәпләрендә укучыларга татар теле һәм әдәбиятын сыйфатлы, нәтиҗәле итеп укыту. Укыту процессында яңа педагогик технологияләрне куллану яңа метод һәм алымнарны үстерүгә, укытучыларга эш стилен үзгәртеп, яңача эшләргә, педагогик системада структур үзгәртеп коруларны гамәлгә ашырырга ярдәм итә. Татар теле дәресләрендә интернет ресурслар  куллану укучыларда  уку, язу күнекмәләрен формалаштыру һәм үстерү, кирәкле материал табу, укучыларның сүзлек запасын баету, татар телен өйрәнүгә мотив формалаштыру кебек бурычларны үтәргә мөмкинлек бирә. «Татар теле онлайн» интерактив интернет - дәреслеге әнә шул мөмкинлекләрне тормышка ашырырга ярдәм итүче бердәнбер ресурс булып тора. Бу дәреслекнең максаты булып:1) киң җәмәгатьчелекне интернет технологияләр кулланып, татар телен мөстәкыйль өйрәнүгә тарту;  2) татар телен, аның культурасын, тарихын һәм сәнгатен өйрәнүгә кызыксыну уяту тора.
Общая информация

Номер материала: 128165061730

Вам будут интересны эти курсы:

Курс профессиональной переподготовки «Организация деятельности педагога-воспитателя группы продленного дня»
Курс повышения квалификации «Сетевые и дистанционные (электронные) формы обучения в условиях реализации ФГОС по ТОП-50»
Курс повышения квалификации «Психолого-педагогические аспекты инклюзивного образования в условиях реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Методика обучения игре детей с особенностями развития в рамках реализации ФГОС»
Курс профессиональной переподготовки «Организация деятельности педагога-дефектолога: специальная педагогика и психология»
Курс повышения квалификации «Специфика преподавания информатики в начальных классах с учетом ФГОС НОО»
Курс повышения квалификации «Система работы учителя-дефектолога при обучении и воспитании детей с особыми образовательными потребностями (ООП) в общеобразовательном учреждении»
Курс повышения квалификации «Психолого-педагогическая диагностика в современном образовательном процессе»
Курс повышения квалификации «Активизация познавательной деятельности младших школьников с ограниченными возможностями здоровья (ОВЗ) как стратегия повышения успешной учебной деятельности»
Курс повышения квалификации «Организация и проведение культурно-досуговых мероприятий в соответствии с ФГОС НОО»
Курс повышения квалификации «Применение современных педагогических технологий в образовательном процессе в условиях реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Продуктивность учебной деятельности младших школьников общеобразовательного учреждения в рамках реализации ФГОС НОО»
Курс повышения квалификации «Методы интерактивного обучения»
Курс повышения квалификации «Новые методы и технологии преподавания в начальной школе по ФГОС»
Курс профессиональной переподготовки «Музыка: теория и методика преподавания в сфере начального общего, основного общего, среднего общего образования»
Оставьте свой комментарий
Для того чтобы задавать вопросы нужно авторизироватся.
Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.