Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015

Опубликуйте свой материал в официальном Печатном сборнике методических разработок проекта «Инфоурок»

(с присвоением ISBN)

Выберите любой материал на Вашем учительском сайте или загрузите новый

Оформите заявку на публикацию в сборник(займет не более 3 минут)

+

Получите свой экземпляр сборника и свидетельство о публикации в нем

Инфоурок / Начальные классы / Конспекты / Урок для 2 класса «Мәскәү шәһәренә сәяхәт»
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 24 мая.

Подать заявку на курс
  • Начальные классы

Урок для 2 класса «Мәскәү шәһәренә сәяхәт»

библиотека
материалов

2нче сыйныфта әйләнә-тирә дөнья дәресе

Башарова ЯзиләЗиннур кызы, Кукмара муниципаль районының Ядегәр авылы Г.Г.Гарифуллин исемендәге гомуми урта белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы

Тема: Мәскәү шәһәренә сәяхәт

Максат: Мәскәү шәһәренең килеп чыгышы, истәлекле урыннары белән таныштыру.

Бурычлар:

  1. Шәһәр планы турында күзаллау, планны уку буенча беренчел күнекмә булдыру;

  2. Проек эшчәнлеген тәкъдим итү күнекмәсен камилләштерү; үз эшчәнлегеңне дөрес бәяләү;

  3. Туган якка карата хөрмәт, ярату, горурлану хисе тәрбияләү.


Материал: 1.Федотова О. Н., Трафимова Г. В., Трафимов С. А. Әйләнә-тирә дөнья. Дәреслек. Ике кисәктә. Казан: «Хәтер»,2011.96-98нче бит.


Җиһазлау: презентация “Мәскәүгә сәяхәт”, балаларның презентацияләре, карта, һәр балага шартлы билгеләр карточкасы, фотографияләр, үзбәя өчен карточка.


Көтелгән нәтиҗә:

Укучылар Россия картасыннан Мәскәү шәһәрен таба, аның төп истәлекле урыннарын атый. Өйрәнгән материалдан нәтиҗә ясый, әзерләнгән чыгышны башкаларга җиткерә. Сорауларга җавап бирә.



Дәрес барышы

УУГ формалаштыру

  1. Оештыру. Мотивация.



Максат: укучыларда уңай халәт тудыру, белем алуга мотивация булдыру.



-Хәерле көн телим таңнар саен,

Аяз көннәр телим җиремә!

Кояшлы көн телим барыгызга

Һәм иминлек телим илемә.

  • Исәнмесез, балалар! Бер-беребезгә карап елмайыйк та, дәресебезне башлыйбыз.



  • Тактадагы сүзләрне эчтән укыйбыз.

  • Ә хәзер безнең дәрескә туры килгәннәрен сайлап алыйк әле. Дәресебез нинди булырга тиеш? Сез нинди булуын теләр идегез?







Тактада:

Кызыклы

Тавышлы

Күңелсез

Фәнни

Тасвирлы

Матур

Мавыктыргыч

  • Кайсы сүзләр артык? (Тавышлы, күңелсез)

  • Без сезнең белән дәресебез кызыклы, матур, тасвирлы, мавыктыргыч, фәнни булсын өчен тырышырга тиеш булабыз.

  1. Актуальләштерү.

Максат: проект аша үз фикереңне башкаларга җиткерү;

яңа материалны аңлату өчен авырлык тудыру.

1.Өй эшен тикшерү

  • Алдагы дәресләрнең берсендә без туган авыл турында проект эшләү турында сөйләшкән идек. Сез аерым да, парлап та, группага берләшеп тә эшләдегез. Бүген шушы чыгышларны тыңларбыз.





Проект “Түбән Шәмәрдән авылының үткәне”

Җитәкче укучы:

  • Безнең сыйныфта 4 группа “Түбән Шәмәрдән авылының үткәне” проекты өстендә эшләде. Без үз алдыбызга түбәндәге максатларны куйдык: Түбән Шәмәрдән авылының килеп чыгышы, аның үткәне, беренче мәктәпләре, һөнәрчелеге турында мәгълүмат туплау. Зур шәһәрләрнең, авылларның килеп чыгышы күп галимнәр тарафыннан өйрәнелгән, без дә үзебезнең авылыбызның үткәнен күзалларга тырыштык.

1нче группа: Авыл атамасының килеп чыгышы.

Чыгыш ясый ____________

Рәхмәт сиңа, авыл!

Ярый җирдә син бар.

Син булганга җирдә,

Бу дөньяда мин бар.

Син булганга җирдә,

Иген кырларым бар.

Изге туган телем,

Матур җырларым бар.

Җирле үзидарәнең Ядегәр авыл Советына кергән хәзерге Югары Шәмәрдән авылының атамасын Шаһимәрдән баба исеме белән бәйлиләр. Тарихчы-галимнәр мәгълүматларына караганда, Югары Шәмәрдән XVII йөз башларында телгә алына. Ләкин бу аңарчы авыл булмаган дигән сүз түгел. Югары Шәмәрдән авылы башта салынган урыныннан икенче җиргә күченгән дигән караш яши. Иске зират урыны да моны раслый. Күченүнең сәбәбен су кытлыгы белән аңлаталар.

Казан ханлыгы җимерелгәч, мөселманнарны көчләп чукындыру сәясәте монда да килеп җитә, Явыз Иван үлсә дә, явызлыгы кала. Патша Федор Ивановичның 1593 елгы Указы нигезендә мәчетләрне җимерү мөселманнарны христианлаштыру закон төсен ала. 1740 елда Казанда чукындыру эшләре буенча контора оештырыла.

Чукындыручылар Коръән һәм китапларны, мәчетләрне, мәктәп-мәдрәсәләрне көл итәләр, азык-төлекне талап алып китәләр. Әмма халык үзенең иманын саклап калырга тырыша, коралланган отрядлар белән бәрелешләр булып тора. Риваятьләргә караганда, Ядегәр халкы сәнәк, кистәннәр (башына чуклар беркетелгән саплы таяк) белән коралланып, отрядларны авылга кертмәгәннәр. Мәгълүм булганча, истәлекләр, фараз риваятьләр буш җирдә тумыйлар. Басып алучыларның җәбер - золымына түзә алмыйча, Югары Шәмәрдән халкының бер өлеше кара урманнар эченә качып, яңа авылга нигез сала. Ул Шәмәрдән пүчинкәсе дип атала. Аны Түбән Шәмәрдән дип тә йөртәләр. Хәзер Шәмәрдән пүчинкәсе – Починок Шәмәрдән 1914 нче елда Түбән Шәмәрдән авылында 258 хуҗалык саналган. Бүгенге көндә 58 хуҗалык бар (презентация тәкъдим ителә).



2нче группа: Авылда һөнәрчелек

Чыгыш ясый____________

Син тәүге кат баскан җирем,

Кояшлы таңым минем.

Иң шат булып үскән җирем

Авылым даным минем.

Ядегәр халкының кулы элек-электән эш тоткан. Ядегәр генә түгел, һөнәрчелек ягыннан Шәмәрдән, Тарлау авыллары да күрше - тирәдә аерылып торганнар. Игеннәр җыеп алынганнан соң коры, кышкы айларда халык кәсеп иткән. Авылда күн эшкәртү заводының 7 оешмасы булган. Заводның төп хуҗасын Кәчем бае дип йөрткәннәр. Касыйм шәһәреннән Бобровлар нәселеннән Хөрәмшә исемле була. Шулай ук Ядегәр белән ике арада да тире күн эшкәртү заводы була. Ул 1919 нчы елга кадәр эшли. Бүгенге көндә аның бакчасындагы берничә каен гына исән. Кешеләр аны завод каенлыгы дип атый. Авыл халкы бүрек колакчыны тегү белән дә шөгыльләнгән. Авылда нык тормышлы кешеләр яшәгән. Алар хезмәт сөючән, тырыш булганнар (презентация тәкъдим ителә).



3нче чыгыш: Колхозлашу чорлары

Колхозлашу 1928нчы елда башлана. Бу елда "машина ширкәте" дигән оешма төзелә. Колхозга берләшү 1929-1930 нчы елда гына башлана. Бу елларда һәр авыл бер колхоз булып саналган. Хәзерге "Восток" колхозына кергән 4 авыл 4 колхоз булып исәпләнгән. Ядегәр - "Киров" колхозы, Түбән Шәмәрдән - "Таң" колхозы, Югары Шәмәрдән - "Субаш" колхозы, Тарлау "Яңа Тарлау" колхозы дип аталган. "Таң" (Т.Шәмәрдән) колхозы председателе Габдуллин Шәкүр (Газиз абыйның әтисе) була.

1936нчы елның февралендә колхозга беренче Харьков тракторы кайта. Тракторда Рахимов Хәлил абый эшли башлый. (Түбән Шәмәрдән Рахимов Ринат абыйның әтисе)

1937нче елда "Таң" һәм "Субаш" колохозлары берләшеп "Таң" колхозы була". Председатель булып Габдуллин Шәкүр абый эшли башлый.



4нче чыгыш: Минем мәктәбем

Кешелек гел хезмәттән генә тормый, рухи яктан да үсеш ала. Рухи үсеш мәдрәсә, мәктәптән башлана.

Син, мәктәбем,

Хәреф өйрәттең,

Әлифен, яңалифен,

Тукаен; серле

Дөньяга безне керттең.

1918нче елда 1 сентябрьдә авылда мәктәп ачыла.

Хәзерге Рәхимов Рифкать нигезендә мәктәп була. 1930нчы елда мәктәпне элеккеге мәчет бинасына күчерәләр. Ә иске мәктәптән клуб ясыйлар. Иң беренче укытучы да Бобровлар нәселеннән Ибраһим була. Ләкин ул озак эшләми, үз заманы өчен белемле кеше буларак аны Мамадышка халык мәктәпләре инспекторы итеп алалар. Ә аннан соң, төп укытучыларның берсе Якупов Миннемулла абый була.

Хәзерге без укый торган мәктәп бинасы 1978нче елда ачыла. Шәрәфиев Кәбир, Динмөхәммәтова Альфинур апа биредә белем бирә. 1989нчы елда мәктәп бинасы үзгәртелә, аңа өстәп балалар бакчасы да ачыла. Бу инде без укый торган мәктәп (презентация тәкъдим ителә).



-Рәхмәт, чыгышларыбыз, бик бай, эчтәлекле, мавыктыргыч булды. (Үзбәя)



2. - Мин бүген эшкә килгәндә өч малайның сөйләшүен ишеттем.

Беренче малай: “Мин сәяхәткә чыгарга курыкмыйм, мин рус телен яхшы беләм,” - ди.

Икенчесе: “Мин дә курыкмыйм мин рус телен генә түгел инглиз телен дә беләм, “ – ди.

Өченчесе:“Ә мин өченче тел - географик телне дә беләм. Аның белән берничек тә адашмыйсың, ул – карта теле” – диде.



- Сез ничек уйлыйсыз бу малайларның кайсысы курыкмыйча сәяхәткә чыга ала? Ни өчен? (укучылар фикере)

  • Нәрсә ул карта? (укучылар җавабы)

  • Карта телен белү ничек була? (картада күрсәтелгән шартлы билгеләрне белү)

  • Картаны укуны ничек аңлыйсыз? ( картадан елга-күлләрне, коры җирләрне, төрле илләрне, шәһәр авылларны табу)

  • Әйдәгез, Сезнең карта телен ничек белүегезне тикшереп карыйк...

  • Картада горизонт якларын ничек билгелибез? (аста – көньяк, өстә –төньяк, уңда – көнчыгыш, сулда – көнбатыш)

  • Шартлы билгеләр нәрсәне белдерә?

(Укытучы әйтә, укучы шартлы билгене карточка белән күрсәтә)

*канал

*сазлык

*сулык

*елга

*Россия дәүләтенең чик сызыгы

*шәһәрләр

*Башкала

- Картада ничек итеп күрсәтү дөрес була? Шул хакта сөйләгез. (Карта янында уң якка бас. Картада күрсәткәндә үз гәүдәң белән каплама. Күрсәткеч таяк белән генә күрсәт. Язуын түгел, объектның үзен күрсәт. Төгәл күрсәт, анык итеп әйт).

- Картада Россиянең башкаласын табыгыз!

- Безнең бүгенге дәрес темасы нинди булыр дип уйлыйсыз? (укучылар фикере) (дәреслек 96 нчы бит)

  • Үз алдыбызга нинди максат куябыз? (укучылар фикере)

  1. Укучы нинди авырлыклар белән очраша?

Максат: укучылар фикеренә таянып дөрес юнәлешне билгеләү.



Дөрес фикерләүче малайны сайлаганда, шартлы билгеләрне күрсәткәндә, фотографияларны тиешле кысага урнаштырганда, шәһәрнең тарихын, истәлекле урыннарын аз беләләр.

IV. Авырлыктан чыгу юллары.

Максат: авырлыкны чишү юлларын билгеләү.



    1. Игътибар белән укытучыны тыңлап.

    2. Алдагы белемнәргә таянып.

    3. Слайдлар карап.

  1. Яңа тема өстендә эш.

  • Без бүген сезнең белән Мәскәү шәһәре буйлап сәяхәткә чыгарбыз. Сез бик күп яңалыклар белерсез, миңа да булышырсыз.

  • Сез Мәскәү шәһәре турында нәрсәләр беләсез?

(укучылар җавабы)

  • Мәскәү шәһәренең килеп чыгышына тукталыйк әле. Ул бит шундый зур шәһәр җир астыннан үсеп чыкмаган!!! Күп еллар элек бер Юрий атлы князь яшәгән. Ул күп җирләрне басып алган, үз биләмәләрен киңәйткән. Шунлынтан аның кушаматы Долгорукий булган. Юл сугышчы гына түгел, әле шәһәр салучы да. Калкулык өстенә кешеләр шәһәр төзиләр. Урыны бик яхшы: елгасы да, урманы да була. Ат юлы һәм су юлы да бар. Аны янындагы елга исеме белән Мәскәү дип атыйлар. Бу 1147нче елда була. Юрий Долгорукий Мәскәү шәһәрен салучы.

  • Бу зур шәһәргә килгән кунаклар ничек адашмый соң?

Аларга нәрсә ярдәм итә? (карта)

Карта түгел, ә шәһәрнең планы (дәреслектәге план буенча эш, 97нче бит)

  1. Эш дәфтәрләреннән беренче номерлы биремне эшләргә. (тактадагы үрнәк белән тикшерү)

2. Икенче номерлы биремне үтәргә. (парларда тикшерү).



Физкультминутка

  • Әйдәгез, шәһәрнең истәлекле урыннары белән танышыйк.

  • Кремль. (Кирмән). Башта стеналар агачтан була. Аннан сон ак таштан күтәрелә. 100 елга якын шушы таш кирмән тора. Күп кенә яуларга, янгынга каршы тора ул. Соңыннан гына кызыл кирпечтән кирмән салына. Бүгенге көнгә кадәр шул стеналар, каланчалар сакланган. Килгән һәркем кирмән эчендә булырга тырыша. Ул шәһәрнең йөзе. Кирмәндә 19 каланча- манара бар, алар төрле-төрле. Иң зурысы – Спас манарасы.

  • Зур театр. Опера һәм балет сәнгатенең горурлыгы. 1776нчы елның мартыннан бирле эшли. Россиядәге иң зур, иң матур опера-балет театрлары. Ул Мәскәүнең үзәгендә урнашкан.

Кызыл мәйдан.

  • Ә ни өчен кызыл дип атала? (җаваплар). Элек Русьта “кызыл” дигән сүз төсне генә белдермәгән. Бу сүз “матур”, “данлы”, “төп”, “иң кадерле” дигән мәгънәләре дә кулланылган. Шуңа да мәскәүлеләр үзләренең иң төп, иң матур, иң кадерле мәйданнарын Кызыл мәйдан дип атаганнар.

  • Арбат урамы. Иң төп урамнарның берсе. Җәяүлеләр генә йөри торган урам. Биредә бик күп кафелар, кибетләр, галерияләр, сәнгать үзәкләре урнашкан.

  • Бу урамны Казан шәһәрендәге кайсы урам белән чагыштырырга була? ( укучыларның фикере)

Третьяков галериясе. Бу купец Павел Михайлович Третьяков исеме белән аталучы картиналар галериясе. Аны күпләр сәергә санаган. Ул бик зур акчаларга картиналар сатып алган һәм үзенең өенең стеналарына элгән. Теләге булган кешеләргә аны карарга рөхсәт биргән. Аннан соң барлык картиналарны да Мәскәү галериясенә бүләк иткән. Бу бөтен дөньядагы данлыклы картиналар һәм скульптура әсәрләре. Биредә 35 меңгә якын картина саклана. Бу галериягә 100 елдан артык.



- Бик зур рәхмәт Сезгә. Мәскәү шәһәренең данлыклы урыннарын дәрестә генә карап бетерү мөмкин түгел. Без сезнең белән иң-иңнәренә генә тукталдык.

  1. Беренчел ныгыту.

Максат: Алган белемнәргә таянып, фотографияләрне тиешле кысага урнаштыру.



Эш дәфтәрләренең 64нче биттәге 3нче биремне укыйбыз. Фотографияләрне әзерләп, тиешле кысаларга урнаштырабыз. Дәреслекнең 98-99нчы битләреннән чагыштырып тикшерәбез, дөрес булса ябыштырабыз.

  • үзбәя

  1. Рефлексия.

Максат: Белемнәрне мөстәкыйль тикшерү



  1. Үзеңне тикшер” (слайд)

  • Сорауларга җавап бир:

  • Россия дәүләтенең башкаласы (Мәскәү)

  • Мәскәү шәһәренә нигез салучы. (Юрий Долгорукий)

  • Нәрсә ул герб? (шәһәр эмблемасы)

  • Иң матур, иң төп мәйдан (Кызыл мәйдан)

  • Нәрсә ул шәһәр планы? (шәһәр сызымы)

  1. Үзең теләгән җөмләне сайлап ал һәм тулыландыр:

  • Бүгенге дәрестә мин (нәрсә) белдем.

  • Мин үземне бүгенге дәрестә (нәрсә өчен) мактар идем.

  • Дәрестән соң мин (нәрсә эшләргә) телим.

  1. Йомгаклау.

Максат: Үзеңнең эшчәнлегеңә дөрес бәя бирү

  • Үзебез куйган максатларга ирештекме?

  • Дәресебез ничек үтте? Тактадан сайлап уку.

  • Үзбәя

Өй эше:

1. Мәскәү шәһәренең үзегезгә охшаган урынын сурәтләргә.

2. Мәскәү шәһәренең бер истәлекле урыны турында мәгълүмат әзерләргә (язма яки презентация).

3. Эш дәфтәрләреннең 66нчы битендәге 5нче, 6нчы биремнәрне үтәргә.

  • Берсен сайлап эшлисез.

Дәрес өчен рәхмәт! Булдырдыгыз!












Көйләгеч:

-планлаштыру


























Танып-белү:

- үз сөйләмеңне төзү

























Коммуникатив:

- башкаларны тыңлый, аңлый белү;

- үз фикереңне әйтә белү.







































































































































































































































Шәхес буларак:

- үзбилгеләмә

Танып белү:

- тексттан кирәкле фикерне табу, сайлап алу.























Танып-белү:

-символлар һәм термин арасындагы бәйләнешне булдыру;













Танып-белү:

- проблема тудыру;

Көйләгеч:

- прогнозлау (алдан фаразлау)















Коммуникатив:

- тыңлый һәм башкаларны аңлый белү;

























Танып – белү:

- тексттан, схемадан, иллюстрацияләрдән кирәкле мәгълүматны таба, куллана белү.















Көйләгеч:

- контроль;

- коррекцияләү;

Коммуникатив:

- парларда эшли белү;

Шәхес буларак:

-үзанализ;

- үзконтроль.





Коммуникатив:

- тыңлый белү, башкаларны аңлау;

- үз фикереңне телдән җиткерә, әйтә белү;

































































Танып-белү:

- төп асылны таба белү;

- объектларның асылы;



Көйләгеч:

- контроль;

- бәяләү;


































Краткое описание документа:

2нче сыйныф өчен әйләнә-тирә дәресенә конспект тәкъдим ителә. Дәреснең темасы «Мәскәү шәһәренә сәяхәт».

Дәрес яңа стандарт таләпләренә туры китереп эшләнелде. Һәр дәрес этабында формалаштырылучы универсаль уку гамәлләре аерып күрсәтелде. Дәрес 9 этаптан тора. Үз эченә алдагы эшләнгән проектны тәкъдим итүне дә алган. Туган авылыннан башланган белем, балаларны Мәскәү шәһәренә китерә. Һәр бала үз авылы тарихын да белергә тиеш.

Балалар белән берлектә ата-аналарның да эшчәнлеге күренә. Бала дәрестә Мәскәү шәһәренең күренекле урыннарына сәяхәт итә. Шәһәр тарихы белән таныша. Дәреснең төп максаты балаларны эзләнергә, үз тарихынны, мәдәниятеңне белергә, сакларга, аның белән башкалар алдында горурланырга өйрәтү. Үз милләтен, килеп чыгышын, ата-баба нигезен белгән бала гына игелекле, мәрхәмәтле, башкаларның хәзинәсенә сакчыл була.

Бу дәрес конспектына нигезләнеп һәр укытучы үз туган ягы белән бәйли, үз тарихын ача ала.2нче сыйныфта әйләнә-тирә дөнья дәресеБашарова ЯзиләЗиннур кызы, Кукмара муниципаль районының Ядегәр авылы Г.Г.Гарифуллин исемендәге гомуми урта белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы

Тема: Мәскәү шәһәренә сәяхәт

Максат: Мәскәү шәһәренең килеп чыгышы, истәлекле урыннары белән таныштыру.

Бурычлар:

  1. Шәһәр планы турында күзаллау, планны уку буенча беренчел күнекмә булдыру; 
  2. Проек эшчәнлеген тәкъдим итү күнекмәсен камилләштерү; үз эшчәнлегеңне дөрес бәяләү;
  3. Туган якка карата хөрмәт, ярату, горурлану хисе тәрбияләү.

Материал:

1. Федотова О. Н., Трафимова Г. В., Трафимов С. А. Әйләнә-тирә дөнья. Дәреслек. Ике кисәктә. Казан: «Хәтер»,2011.96-98нче бит.

Җиһазлау: презентация “Мәскәүгә сәяхәт”, балаларның презентацияләре, карта, һәр балага шартлы билгеләр карточкасы, фотографияләр, үзбәя өчен карточка.

Көтелгән нәтиҗә: Укучылар Россия картасыннан Мәскәү шәһәрен таба, аның төп истәлекле урыннарын атый. Өйрәнгән материалдан нәтиҗә ясый, әзерләнгән чыгышны башкаларга җиткерә. Сорауларга җавап бирә.I. Оештыру. Мотивация.

Максат: укучыларда уңай халәт тудыру, белем алуга мотивация булдыру.

- Хәерле көн телим таңнар саен,Аяз көннәр телим җиремә!Кояшлы көн телим барыгызгаҺәм иминлек телим илемә.

- Исәнмесез, балалар! Бер-беребезгә карап елмайыйк та, дәресебезне башлыйбыз.

- Тактадагы сүзләрне эчтән укыйбыз. 

- Ә хәзер безнең дәрескә туры килгәннәрен сайлап алыйк әле. Дәресебез нинди булырга тиеш? Сез нинди булуын теләр идегез?

Автор
Дата добавления 30.09.2013
Раздел Начальные классы
Подраздел Конспекты
Просмотров599
Номер материала 13197093054
Получить свидетельство о публикации

Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх