Инфоурок Другое КонспектыВнеклассное мероприятие «Гашыйклар көне. Әдәби-музыкаль кичә»

Внеклассное мероприятие «Гашыйклар көне. Әдәби-музыкаль кичә»

Скачать материал

 

 Гашыйклар көне

Әдәби-музыкаль кичә

 

Максат :

  Мәхәббәт темасына багышланган үлмәс классик әсәрләребез һәм җырларыбыз аша студентларда саф, чиста, илаһи мәхәббәт хисләре тәрбияләү; эзлекле фикер йөртү, бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү;

сәхнә серләрен өйрәтү; укучылар арасында  оештыру сәләтләрен ачу, үз-үзеңә җаваплылык сыйфаты булдыру; яңа информацион технологияләрдән  файдалану.

 

Җиһазлау:

 Зал бәйрәмчә күп йөрәкләр белән  бизәлә;  компьютер, мультимедио проект, электрон дисклар,  катнашучылар турында презентацияләр кулланыла.      

 

 

 

 

1 алып  баручы.  Исәнмесез хөрмәтле кунаклар, тамашачылар, укытучылар! Менә бүген табигатьнең матур бер көнендә без сезнең белән бу якты залга “Гашыйклар көне”н  билгеләп үтәргә җыелдык.

 

2 алып баручы.  Һәр елны 14 февраль көнне бер-берсен яраткан кешеләр гыйшыкларын  белдереп бер-берсен сөендерер өчен көтелмәгән бүләкләр әзерлиләр. Бу бәйрәм күбрәк Ауропа илләренә һәм русларга хас булганга күрә мөселман дәүләте буларак беленгән Төркиядә дә аңа зур әһәмият бирелүе  бераз сәеррәк кебек  тоелса да гаҗәпләнмәгез: гашыйклар көне нәкъ менә бүгенге Төркия дәүләте урнашкан туфракларда,  Борынгы Рим империясендә барлыкка килгән бит.

 

1 алып  баручы. Император Клаудиус  II тарихтан кырыс кануннар белән идарә иткән  Рим  императоры буларак билгеле. Аның иң бөек кайгысы, ир-егетләрнең сөйгән ярларыннан, хатыннарыннан һәм балаларыннан аерылырга теләмәүләре нәтиҗәсендә дәүләтнең сугышка керерлек көчле армиясе булмау иде. Бу сәбәптән ул үзе идарә иткән империядә  ярәшү белән өйләнешүләрне тыя. Ләкин бу чорда яшәүче Газиз Валентин үзе кебек тагын бер рухани  Газиз Мариус белән гашыйк яшь егетләр белән яшь кызларга яшерен генә никах укуны дәвам итәләр. Бу хакта ишетеп алган император Клаудиус II Газиз Валентинны кулга алып кыйнап үтертә.

  Газиз Валентин безнең эраның 270 елының 14 февралендә христиан зиратына җирләнә һәм ул көннән бүгенгә тикле һәр ел 14 февраль көнен гашыйклар үзләренең көне буларак билгеләп үтә башлыйлар...

 

2 алып баручы .   Гашыйклар, сөю, мәхәббәт... Нинди матур сүзләр. Ә нәрсә аңлата  соң ул сүзләр? Бу сорауга син ничек җавап бирерсең?

 

1 алып  баручыЗалда өлкән тамашачылар бар. Әйдә шулардан сорыйбыз:

Сез мәхәббәтне ничек аңлыйсыз?

 

2 алып баручы.   Ә мин мәхәббәтне үземчә менә болай аңлыйм. Мәхәббәт ул кешенең хисләренә шу-у-ундый тәэсир итә : уйлата, шатландыра, елата да.

 

  1 алып  баручы.   Мәхәббәт кешегә яшәү көче, дәрт, дәрман бирә . Я, ярар, сүзгә күп бирелмичә бүгенге катнашучы парларны сәхнәгә чакырыйк.

 

2 алып баручы. Ә без бит үзебез белән таныштырырга оныттык.

 ( Алып баручылар үзләренең презентацияләре белән  таныштыралар).

 

1 алып баручы. Үзебез белән таныштырып үттек , ә хәзер техникумның иң гүзәл, иң уңган, иң тырыш татар егетләрен һәм кызларын сәхнәбезгә чакырабыз.

(Парлар үзләре турында алдан  әзерләп куйлган презентацияләрен күрсәтеп таныштыралар).

 

2 алып баручы. Иң мәхәббәтле парларны сайлап алу өчен жюри  әгъзалары белән таныштырыйк.

  Жюринең гадел булуын, ә тамашачыларның алкышларын җәлләмәүләрен телибез.

 

1 алып баручы.  Безнең беренче очрашуны хәтерлисеңме?

 

 2 алып баручы.  Әлбәттә, безне бу техникум җыр белән таныштырды.

 

 Музыкаль тәнәфес.

 

1нче алып баручы. Без  хәзер парларга төрле сораулар биреп , аларны сынап карыйк. Алар безнең никадәр белемле һәм тапкыр икәнлекләрен күрсәтерләр.

 Викторина сораулары.

1.     Мәхәббәт символы булган чәчәк (роза).

2.     Г.Кандалый иҗатында төп тема (мәхәббәт).

3.     Татарстан Яңа Гасыр телеканалындагы “Адәм һәм Һава” тапшыруын алып баручы  (Ләйлә Дәүләтова).

4.     Г.Тукайның сөйгән кызы кем? (Зәйтүнә)

5.     “Мәхәббәт ул үзе изге нәрсә, ләкин һәрбер йөрәк аны яңарта...” бу юллар кайсы шагыйрьнеке? (Һади Такташ)

6.     Заһир Бигиевнең “Меңнәр, яки гүзәл кыз Хәдичә” романында Зөләйханың үлемгә китергән сәбәпләре (хыянәт, акча).

7.     Гадел Кутуйның  “Тапшырылмаган хатлар” әсәре ничә хаттан тора? (4 хаттан)

8.      Мирхәйдәр Фәйзинең  “Галиябану” драмасында төп геройлар кемнәр? (Галиябану, Хәлил, Исмәгыйль )

9.     Татарстан Яңа гасыр телеканалында яшьләр өчен  мәхәббәт турында нинди тапшыру бара? (Син минеке, мин синеке)

10.  Мәхәббәттән интеккән чәчәк исеме (ромашка).

11. “Мәхәббәт тәүбәсе” әсәренең авторы кем? (Һади Такташ)

12. Мәхәббәт турында чыга торган татарча газетаның исеме  ( “Уртак түшәк”)

13. Туфан Миңнуллинның катнаш никах турында язган әсәренең исеме ...  (Илгизәр + Вера).

14. Татар халкының иң яраткан табын гимны (Күбәләгем түгәрәгем).

15. Кәрим Тинчуринның “Зәңгәр шәл” әсәрендә Булат сөйгәненә бүләккә нәрсә алып кайта? (Зәңгәр шәл)

16. Бу шигырь юлларының авторы кем?

                    “Хуш акыллым, соңгы сәламемне

                 Юллыйм сиңа, җилләр аркылы,

                 Барсын сиңа , кайнар сәлам булып,

                 Йөрәгемнең сүнмәс ялкыны” (Муса Җәлил)

 

 

17. Зиннур Сафиуллинның  “Ак каен” җырын башкарып танылган дуэт җырчылары (Венера Ганиева һәм Мөнир Рахмаев).

18. Хәсән Туфан сөекле хатыны исеменә бик күп онтылмас шигырьләр язган.  Аның исемен атагыз? (Луиза)

19. Кайсы шагыйрь мәхәббәт турында шигырь  язмаган? (Юк)

20. Татар классик әсәрләрендәге бер-берсен сөйгән парларны санагыз. (Таһир – Зөһрә, Йосыф – Зөләйха, Булат – Сәрвәр, Исмагыйль – Сәрвәр, Хәлил – Галиябану һ.б.)

 

2 алып баручы.   Мәхәббәт турында нинди җырлар беләсең?    

1 алып баручы.  Минем бөтен җырларым мәхәббәт темасына багышланган инде. Мәсәлән, ...

 

2 алып баручы.   Ярар, ярар, без синең белгәнне белдек. Ә менә безнең парлар мәхәббәт җырларын беләләр микән.

 

2 нче бәйге   “ Мәхәббәт җырлары” дип атала.

 ( Көйләр яңгырый, парлар шул җырларның исемнәрен табарга тиешләр).

 

 1 алып баручы.   Иң матур кыз булып җиргә

                                Бер син генә тугансың.

                                Кемгә дигән мәхәббәтең

                               Саф йөзеңдә туган соң?

                               Нәфис, нәни иреннәрең

                               Җир җиләгедәй пешкән

                               Кара ефәк чәчкәйләрең

                               Билеңә кадәр төшкән.

                               Талчыбык та болай булмас

                               Шундый нәфис, төз буең.

                               Серле итеп елмаясың,

                                Сылуым, әйтче уең?

Кайсы гына кыз үзенең сөйгәненә хат язмаган да, сәлам юлламаган икән?!

 2 алып баручы.   Алдагы бәйгебез “Мәхәббәт хатлары” дип атала. Яшь  йөрәкләр үзләренең мәхәббәт хисләрен ничегрәк белдерәләр микән? Кызларыбыз өй эшләрен күсәтсеннәр әле. ( Мәхәббәт хатлары укыла)

Кызларыбыз өй эшләренә бик  җаваплы караганнар.

Хәзер егетләребезне тикшереп карыйк. Алар сөйгәннәренә бүләк әзерләп килергә тиешләр иде. Күрсәтсеннәр әле үзләренең сюрпризларын.

 

Музакаль  тәнәфес.

 

  1 алып баручы. Бер генә язучы да мәхәббәт турында язмыйча калмагандыр. Сүнмәс һәм сүрелмәс сөю турында классик әсәрләребез дә байтак. “Галиябану”ны гына алыйк.

 

   2 алып баручы. Тукта, тукта безнең хәзерге бәйгебез дә нәкъ  шушы темага кагыла. Безнең парларыбыз мәхәббәт турындагы онытылмас әсәрләрдән  өзекләр күрсәтерләр.

 (1нче пар –М.Фәйзинең “Сүнгән йолдызлар”,  2нче пар – Ф.Әмирханның “Хәят”,  3-4нче парлар – Т.Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр” әсәрләреннән өзекләр күрсәтәләр)

 

 

 

   2 алып баручы.  Ал син мине кайнар кочагыңа

                                 Сагышларны оныт барсын да.

                                 Назлап ярат керсез йөрәгемне

                                 Мәхәббәте туган чагында.

 

   1 алып баручы. Син сорама миннән алтын-көмеш

                                 Алтын-көмеш безгә чүп кенә.

                                 Мәхәббәтне бүләк итә йөрәк,

                                 Кабул итеп, кадрен бел генә.

 

  2 алып баручы. Яратмаган тормыш кора алмас,

                               Андый тормыш җебе өзелә.

                               Тик ярата белгән йөрәк кенә

                                Безгә шатлык, бәхет китерә.

  Мәхәббәт шигырьләре... яшерен хисләр, яшерен өметләр, яшерен янулар...

 

   1 алып баручы.  Син бик  хисләргә бирелеп киттең әле. Алайса хисләр дөньясына чумып парларыбызның музыкаль  номерларын карап үтәрбез.

 

( Йомгак ясар өчен жюрига сүз бирелә)..

 

   1 алып баручы.  Хөрмәтле парлар! Бүгенге бәйрәмдә катнашуыгыз өчен олы рәхмәтебезне белдерәбез.

    

  2 алып баручы.

 

Тик мәхәббәт безне кавыштыра,

Яраттыра, безне шаштыра,

Гел яшәртә, яшәргә өйрәтә,

Кайгы – хәсрәтләрне тарата.

 

Бөек тылсым бар шул мәхәббәттә,

Изге санап кадерен белсеннәр.

Сөю юк ул дигән мескеннәргә

Фәрештәләр аны бирсеннәр.

 

Татысыннар аның кайнарлыгын,

 Ләззәтендә аның йөзсеннәр.

Шуның белән без бәхетле җирдә,

Шуның белән матур киләчәк.

 

   1 алып баручы. Хөрмәтле тамашачылар! Шуның белән безнең  гашыйклар көненә багышланган кичәбез тәмам. Сау булыгыз!

 

                               Таудай бәхет, саф мәхәббәт

                                Юлдаш булсын сезгә.

                                Үрнәк булыгыз укуда һәм эштә.

                                Кайгы – хәсрәт кагылмыйча үтсен сезгә.  

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Внеклассное мероприятие «Гашыйклар көне. Әдәби-музыкаль кичә»"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Противопожарный инженер

Получите профессию

Фитнес-тренер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Гашыйклар көне

Әдәби-музыкаль кичә

Максат: 

  • Мәхәббәт темасына багышланган үлмәс классик әсәрләребез һәм җырларыбыз аша студентларда саф, чиста, илаһи мәхәббәт хисләре тәрбияләү;
  • эзлекле фикер йөртү, бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү;
  • сәхнә серләрен өйрәтү; укучылар арасында оештыру сәләтләрен ачу, үз-үзеңә җаваплылык сыйфаты булдыру;
  • яңа информацион технологияләрдән файдалану.

Җиһазлау:

  • Зал бәйрәмчә күп йөрәкләр белән бизәлә;
  • компьютер, мультимедио проект, электрон дисклар, катнашучылар турында презентацияләр кулланыла. 

1 алып баручы. Исәнмесез хөрмәтле кунаклар, тамашачылар, укытучылар! Менә бүген табигатьнең матур бер көнендә без сезнең белән бу якты залга “Гашыйклар көне”н билгеләп үтәргә җыелдык.

2 алып баручы . Гашыйклар, сөю, мәхәббәт... Нинди матур сүзләр. Ә нәрсә аңлата соң ул сүзләр? Бу сорауга син ничек җавап бирерсең?

1 алып баручы. Залда өлкән тамашачылар бар. Әйдә шулардан сорыйбыз:Сез мәхәббәтне ничек аңлыйсыз?

2 алып баручы. Ә мин мәхәббәтне үземчә менә болай аңлыйм. Мәхәббәт ул кешенең хисләренә шу-у-ундый тәэсир итә : уйлата, шатландыра, елата да.

1 алып баручы. Мәхәббәт кешегә яшәү көче, дәрт, дәрман бирә . Я, ярар, сүзгә күп бирелмичә бүгенге катнашучы парларны сәхнәгә чакырыйк.

2 алып баручы. Ә без бит үзебез белән таныштырырга оныттык.( Алып баручылар үзләренең презентацияләре белән таныштыралар).

1 алып баручы. Үзебез белән таныштырып үттек , ә хәзер техникумның иң гүзәл, иң уңган, иң тырыш татар егетләрен һәм кызларын сәхнәбезгә чакырабыз. (Парлар үзләре турында алдан әзерләп куйлган презентацияләрен күрсәтеп таныштыралар).

2 алып баручы. Иң мәхәббәтле парларны сайлап алу өчен жюри әгъзалары белән таныштырыйк.Жюринең гадел булуын, ә тамашачыларның алкышларын җәлләмәүләрен телибез.

1 алып баручы. Безнең беренче очрашуны хәтерлисеңме?

2 алып баручы. Әлбәттә, безне бу техникум җыр белән таныштырды. 

Музыкаль тәнәфес. 

1нче алып баручы. Без хәзер парларга төрле сораулар биреп , аларны сынап карыйк. Алар безнең никадәр белемле һәм тапкыр икәнлекләрен күрсәтерләр.

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 609 929 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 02.10.2013 5308
    • DOCX 57.5 кбайт
    • 21 скачивание
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Чеснокова Вероника Сергеевна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Чеснокова Вероника Сергеевна
    Чеснокова Вероника Сергеевна
    • На сайте: 8 лет и 8 месяцев
    • Подписчики: 1
    • Всего просмотров: 25078
    • Всего материалов: 9

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Методист-разработчик онлайн-курсов

Методист-разработчик онлайн-курсов

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 29 человек из 18 регионов

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 279 человек из 66 регионов

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 455 человек из 66 регионов

Мини-курс

Психологические механизмы и стратегии: сохранения психологического равновесия

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Психологическая работа с эмоциональными и поведенческими проблемами

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 67 человек из 34 регионов

Мини-курс

Судебные процессы и взыскание убытков: правовые аспекты и процедуры

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе