Инфоурок / Другое / Рабочие программы / Планирование урока «Иярченле кушма җөмләләрнең мәгънә ягыннан төрләре»
Обращаем Ваше внимание: Министерство образования и науки рекомендует в 2017/2018 учебном году включать в программы образовательные события, приуроченные к году экологии (2017 год объявлен годом экологии в Российской Федерации).

Учителям 1-11 классов и воспитателям рекомендуем принять участие в Международном конкурсе «Я люблю природу», приуроченном к году экологии. Все ученики будут награждены красочными наградными материалами, а учителя получат бесплатные свидетельства о подготовке участников и призёров международного конкурса.

СЕГОДНЯ (15 ДЕКАБРЯ) ПОСЛЕДНИЙ ДЕНЬ ПРИЁМА ЗАЯВОК!

Конкурс "Я люблю природу"

Планирование урока «Иярченле кушма җөмләләрнең мәгънә ягыннан төрләре»



Московские документы для аттестации!

124 курса профессиональной переподготовки от 4 795 руб.
274 курса повышения квалификации от 1 225 руб.

Для выбора курса воспользуйтесь поиском на сайте KURSY.ORG


Вы получите официальный Диплом или Удостоверение установленного образца в соответствии с требованиями государства (образовательная Лицензия № 038767 выдана ООО "Столичный учебный центр" Департаментом образования города МОСКВА).

ДИПЛОМ от Столичного учебного центра: KURSY.ORG


библиотека
материалов

Россия Федерациясенең

Мәгариф һәм Фән министрлыгы

«Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты»

Урта һөнәри белем бирү факультеты






Татар теле


Тема: Иярченле кушма җөмләләрнең мәгънә ягыннан төрләре.










Үткәрде: ӘДМХИның

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Шиһапова Фәридә Даймәт кызы










Татар теле


Үткәрде: ӘДМХИның

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Шиһапова Фәридә Даймәт кызы

Тема: Иярченле кушма җөмләләрнең мәгънә ягыннан төрләре.

Дәреснең тибы: яңа материалны өйрәнү;

Форма: семинар ;

Методлар: фикер алышу, әңгәмә, күнегүләр, тестлар эшләү;

Максат:

дидактик - иярченле кушма җөмләләрнең мәгънә ягыннан төрләрен өйрәнү, алган белемнәрне ныгыту, аны гамәлдә куллана белергә өйрәтү;

үстереш – укучыларның иҗади сәләтләрен, сөйләм телен үстерү, аларны фәнни-гамәли эшкә дәртләндерү, материалны үзләштерү өчен уңайлы шартлар тудыру, компьтерда эшләү күнекмәләрен үстерү;

тәрбияви – биремнәрнең эчтәлегеннән чыгып, патриотик тәрбия бирү, туган телгә, төбәккә, аның күренекле кешеләренә карата мәхәббәт булдыру, Р.Фәхреддин нәсыйхәтләре аша әхлак тәрбиясе бирү, укуга аңлы караш формалаштыру.

Җиһазлау һәм материал:

  1. Татар теле дәреслеге, 11 нче сыйныф (автор Ф.С.Сафиуллина).

  2. Аналитик иярчен җөмлә”, “Синтетик иярчен җөмлә” таблицалары.

  3. Һәр укучыга тарату өчен “Иярченле кушма җөмләләр” темасына тестлар, биремнәр язылган карточкалар.

  4. Компьютер, дисклар, укытучы әзерләгән презентация.

  5. Компьютердан “Кушма җөмлә” таблицасы, 2 җөмләнең схемасы, тест җавапларын күрсәтү.

  6. Р.Фәхреддин “Адәбе тәгълим” (Укыту кагыйдәләре), Р.Ш.Шаһиев “Р.Фәхреддиннең иҗади мирасы”.

  7. Татар халык мәкальләре.

  8. Татар теле” (Тестлар) Р.Р.Шәмсетдинова

Дәрес планы:

1. Кереш.

  1. сыйныфта уңай психологик халәт тудыру;

  2. актуальләштерү;

2. Төп өлеш.

  1. кушма җөмләләрне искә төшерү;

  2. иярченле кушма җөмләләрнең төзелеше (синтетик һәм аналитик җөмләләр)

  3. Иярченле кушма җөмләләрнең мәгънә ягыннан төрләре (иярчен ия, иярчен хәбәр, иярчен аергыч, иярчен тәмамлык, иярчен аныклагыч, иярчен хәл җөмләләр) .


3.Ныгыту.

  1. тел турында мәкальләр белән эш;

  2. физкультминут;

  3. Р.Фәхреддин нәсыйхәтләре белән эш;

  4. тестлар эшләү;


4. Йомгаклау.

Укучыларның белемен, хезмәтен бәяләү, билгеләр кую.

5. Өйгә эш бирү.

Иҗади бирем. 2 вариантта.

Дәрес барышы.

Кереш.

Укытучы. 1. Хәерле көн, укучылар! Барыбызга да яхшы кәеф, нәтиҗәле эш теләп, дәресебезне башлыйбыз. Бүген без иярченле кушма җөмләләр темасын өйрәнүне дәвам итәбез. Дәрес барышында белемнәребезне системалаштырырбыз, уңышларыбызга куанырбыз, кимчелекләребезне бетерү өстендә эшләрбез. Дәресебезгә якташыбыз Ризаэддин Фәхреддиннең гыйбрәтле сүзләрен эпиграф итеп алабыз:

Кеше булыр өчен гәүдә булу гына җитми, гыйлем булу да шарттыр. Гыйлем вә тәрбия орлыкларын хәзер ихлас вә мәхәббәт илә чәчсәгез, киләчәктә файдалы җимешләрен дә үзегез җыярсыз”. (Ризаэддин Фәхреддин)

Дәреснең эпиграфы буенча әңгәмә үткәрелә.


2. Актуальләштерү.

Укытучы. Мин сезгә хәзер өч җөмлә укыйм, сез шул җөмләләрнең төрен әйтергә тиеш.

  • Быел Әлмәт шәһәренә 70 ел тула.

  • Кояш елмая, тамчылар тама, кешеләрнең йөзләрендә елмаю күренә.

  • Укуга теләк булса, нәтиҗәсе дә күренер.

Укучылар җавабы тыңлана.

Төп өлеш.

  1. Укытучы. Сез бөтен җөмләләрнең дә төрен дөрес билгеләдегез. Гади һәм тезмә кушма җөмләләрне без инде беләбез. Ә хәзер белемнәребезне тикшерү һәм ныгыту өчен иярченле кушма җөмләләргә тукталабыз. Сезнең алда “Кушма җөмлә”таблицасы:



Кушма җөмлә

hello_html_m6a880e11.gifhello_html_47fc5cc2.gif

Тhello_html_m65dd87c5.gifhello_html_10c4b438.gifезмә кушма җөмлә

Иhello_html_6cfee34.gifhello_html_m3fd5ffaf.gifярчен кушма җөмлә


Теркәгечле тезмә кушма җөмлә

Теркәгечсез тезмә кушма җөмлә

Аналитик иярчен кушма җөмлә

Синтетик иярчен кушма җөмлә



(Укытучы сөйләп чыга, аңлата, бергәләп искә төшерү оештырыла).

Укучылар аңлатма бирәләр.

Укытучы. Ә хәзер әйдәгез иярченле кушма җөмләләрнең синтетик һәм аналитик төрләрен искә төшерик.

Укучылар җавабы.

  • Төзелешләре буенча, ягъни баш җөмләгә бәйләүче чараларның хәбәр составында тору-тормавына карап, иярчен җөмләләр синтетик һәм аналитик булалар.

  • Баш җөмләгә үзенең хәбәре составындагы чаралар ярдәмендә ияргән, шунлыктан аңа керешеп киткән җөмлә синтетик иярчен җөмлә дип йөртелә.

  • Баш җөмләгә үзенең хәбәре составында тормый торган чаралар ярдәмендә ияргән җөмлә аналитик иярчен җөмлә дип йөртелә.

Укытучы сыйныфны 2 төркемгә бүлә. Белемнәрен тикшерү уен формасында үткәрелә.1 төркем - синтетик , 2 төркем – аналитик җөмләләр язылган таблицаны тутыра. Җөмләләр язылган. Схемалар бутап бирелә. Тиз арада дөрес схемасын җөмлә кырыена беркетеп куярга. (Схемаларны укытучы партага тезә, яки тактага магнитлар белән беркетә ала).

1 төркемгә - Синтетик иярченле кушма җөмләләр

Эшкә теләк булса, беләк чыдар

( ... -са), [ ]

Кырдагы печәнгә, бик көчле буран булганга күрә, бүген бер генә мәртәбә бардылар.

[...(-га күрә).... ]

Кар бетү белән, җир астыннан умырзаялар калкып чыга.

( ... –ү белән), [ ]

Яңгыр яуган булуга карамастан, юлда тузан басылмаган.

( ... –га карамастан), [ ]

Җире аз кешеләр батраклыкка яллана иделәр.

( ) [ ]


2 төркемгә - Аналитик иярченле кушма җөмләләр

Кайда ныклы тәртип урнаштырыла, шунда эш вакытында башкарыла.

(кайда...), [ шунда...]

Быел кар күп яуды, шуңа күрә язгы ташу бик көчле булды.

( ), [ шуңа күрә... ]

Һәркемгә мәгълүм ки, илне хуҗасызлык тарката.

[...ки ], ( )

Мәктәп участогыннан күп уңыш алынды, чөнки укучылар фән нигезендә эшләделәр.

[ ], ( чөнки... )

Мин беләм: сез үзегезне генә кайгырта торган кеше түгел.

[ ] : ( )


Соңыннан 2 төркемнән дә 1 укучы бәйләүче чараларны атап чыга.

1 төркем җавабы (синтетик)

  1. төркем җавабы (аналитик)

* Кушымчалар.

* Бәйлек һәм бәйлек сүзләр.

* Янәшә тору чарасы.

* Парлы һәм ялгызак мөнәсәбәтле сүзләр.

* Теркәчеч һәм теркәгеч сүз.

* Көттерү паузасы.

Аннан соң тактада “Синтетик иярченле кушма җөмлә”, “Аналитик иярченле кушма җөмлә” таблицалары карала.

Яңа теманы аңлату.

2. Укытучы. Ә хәзер, укучылар, иярчен җөмләләрнең мәгънә ягыннан төрләрен карап үтәбез.

Иярчен җөмләләрнең мәгънә ягыннан төрләре гади җөмлә кисәкләрен белүгә нигезләнә. Аларны билгеләү шул ук кагыйдәләргә таянып эшләнә, шул ук исемнәр белән атап йөртелә.

Менә мондый схема сезгә таныш:

Иhello_html_m489d8881.gifhello_html_m79232bb.gifярчен җөмлә

hello_html_680836f1.gif

hello_html_4454be45.gifhello_html_723f61d8.gifhello_html_163662da.gif


Иhello_html_2f40bda1.gifя җөмлә


Хhello_html_79d683cc.gifәбәр җөмлә

hello_html_2e09271a.gif

Аhello_html_142aeaf8.gifергыч җөмлә


Тhello_html_449330f.gifәмамлык җөмлә


Хhello_html_3fbc1776.gifhello_html_m185c0c75.gifhello_html_54d9b63c.gifәл җөмлә


Аныклагыч җөмлә



Вакыт җөмлә

Урын

җөмлә

Сәбәп җөмлә

Максат җөмлә

Рәвеш җөмлә

Күләм җөмлә

Шарт җөмлә

Кире җөмлә



Иярчен җөмләләр



  1. Иярчен ия һәм хәбәр җөмләләр – бу төр җөмләләр күпчелек очракта аналитик төрдә булалар. Шуңа күрә баш җөмләдәге мөнәсәбәтле сүзне табабыз. Баш к. мөнәсәбәтле сүзне ачыклап килгән җөмлә иярчен ия җөмлә була.

Кемнең итәгенә ут капса, шул яна. (Мәкаль)


  1. Хәбәр итеп килгән мөнәсәбәтле сүзне ачыклаучы җөмлә хәбәр җөмлә була.

Ялкау кайда, сүз шунда. (Мәкаль)


  1. Иярчен аергыч җөмлә – төп билгесе – исем белән белдерелгән сүзне ачыклау. Бәйләүче чаралары төрле.

Бер сүз бар: үзе егылган еламас. (Мәкаль)

Кемнең эше юк, шуның ашы юк. (Мәкаль)


  1. Иярчен тәмамлык җөмлә – бәйләүче чаралар берничә.

Кулымнан ни килсә, шуны эшләрмен.

Сүз кранчылар җитәкчесе хакында барганны Фәез тиз төшенде.


  1. Иярчен хәл җөмләләр. Татар телендә иярчен хәл җөмләләр сигез төргә бүленә.

Иярчен вакыт җөмлә. Алар сөйләшеп торган арада, аш килде.

Исхак, уку бетүгә, колхоз эшенә йөри башлый.

Иярчен урын җөмлә. Кайсы якта яшәр җай бар, яшьләр шунда җыела.

Иярчен сәбәп җөмлә. Сәгать дүрт тулу сәбәпле, шәкертләргә таралырга да вакыт җиткән иде.

Иярчен рәвеш җөмлә. Басудагы һәр эшне агроном кушканча эшлибез.


Иярчен күләм җөмлә. Кояш шулкадәр мул, еракта, еракта әллә ничә офык ясалган.

Иярчен шарт җөмлә. Ярдәм кирәк булса, мин әзер.

Иярчен кире җөмлә. Гәрчә сәламәтлеге начар булса да, рухы көчле аның.


(Укучылар дәфтәргә число, тема язып куялар).

Укытучы. Мин сезгә татар халык мәкальләре әзерләдем. Хәзер 2 төркем дә мәкальләрне язып куя һәм соңыннан һәр төркемнән 1 укучы бер мәкальнең мәгънәсен аңлата, төркемчәсен ачыклый.



  1. төркемгә

2 төркемгә

  1. Телең озын булса, гомерең кыска булыр. (иярчен шарт җөмлә)

  2. Иле барның теле бар. (иярчен аергыч җөмлә)

  3. Теле авызына сыймаган кешедә бәла бар. (иярчен аергыч җөмлә)

  4. Кем сабыр, шул эшнең җаен табыр. (иярчен ия җөмлә)

  1. Туры телен тыя алмаган, туганына сыя алмаган. (иярчен аергыч җөмлә)

  2. Тел кечкенә булса да, аның сүзе дөньяга сыймый. (иярчен кире җөмлә)

  3. Телең ни әйтсә, колагың шуны ишетер. (иярчен ия җөмлә)

  4. Теле бар сөйләр. (иярчен ия җөмлә)


4. Укытучы. Менә бер җөмлә тыңлагыз: “Әгәр без үз вактында ял итмәсәк, сәламәтлегебез какшаячак”. Мин нинди һәм ни өчен бу җөмләне әйттем. (укучылар җавабы) Дөрес. Димәк, безнең ял вакыты җитте. (Талгын музыка астында укучыларга күзләр өчен күнегүләр эшләтелә).

5.Укытучы. Күренекле якташыбыз, тәрбияче, мәгърифәтче Р.Фәхреддиннең “Тәрбияле бала”, “Тәрбияле ана”, “Шәкертлек әдәбе”, “Адәбе тәкълим” хезмәтләреннән иярченле кушма җөмләләр табарга кушылган иде. Хәзер шуны тикшереп китәбез. Соңыннан җөмләләрнең эчтәлеге буенча фикер алышырбыз.

Укучылар әзерләгән җөмләләр. Укыйлар һәм җөмләнең төрен әйтә баралар.

  • Тәрбияле балалар яхшылап аңлап бетермәсәләр, җавап сораучыдан икенче мәртәбә кайтарып сорарлар.

  • Баланың киеме каралса, ул бала, һичшөбһәсез, тәрбиясездер.

  • Гаилә кагыйдәсез булса, аның яман тәэсире бөтен милләткә таралыр.

  • Көчләре җитешерлек булганда, балаларыгызга үз эшләрегезне вә һөнәрләрегезне өйрәтегез.

  • Әгәр дә дөрес дусларыгыз булса, аларны чын күңелдән яратыгыз.

  • Мәктәптән кайткач, китапларыгызны вә дәрес әйберләрен билгеле урынга куегыз.

  • Тәрбияле аналар балаларын үзләре тәрбияләрләр, чөнки баланы үз анасы кадәр һичкем тәрбияли алмас.

6.Укытучы. Бу дәрестә һәм аннан алда алган белемнәрегезне тикшерү, йомгаклау, гомумиләштерү өчен тест эшлибез. Тест 2 вариантта бирелә.

1 вариант (төркем)

1. Кемнең итәгенә ут капса, шул яна.

а)иярчен аергыч җөмлә;
ә) иярчен ия җөмлә;

б)иярчен шарт җөмлә.

2.Уйсу җирдә су җыела, шунда казлар коена.

а)иярчен аергыч җөмлә;
ә) иярчен урын җөмлә;

б)иярчен вакыт җөмлә.

3.Эше барның — ашы бар

а)иярчен ия җөмлә;

ә) иярчен тәмамлык җөмлә;

б)иярчен аергыч җөмлә,

4.Үз чәчкәнеңне үзең ур.

а)иярчен тәмамлык җөмлә;
ә) иярчен ия җөмлә;

б)иярчен вакыт җөмлә.

5.Син кайда — мин шунда, Галиям.

а)иярчен вакыт җөмлә;
ә) иярчен хәбәр җөмлә;

б)иярчен урын җөмлә,-

6.Кем сабыр, шул эшнең җаен табар.

а)иярчен аергыч җөмлә;
ә) иярчен хәбәр җөмлә;

б)иярчен ия җөмлә.

7.Борхан ага эшне шундый итеп оештырды ки, без­нең бер минутыбыз да бушка узмый.

а)иярчен аергыч
ә)иярченмаксат җөмлә;

б)иярчен рәвеш җөмлә.

8. Җәйге көндә чыгам кырга,
Ачылмасмы күңелләр дип.

а)иярчен сәбәп җөмлә;

ә) иярчен максат җөмлә;

б)иярчен урын җөмлә.

9.Исле чәчәк өзелсә дә, исе кала болында.

а)иярчен вакыт җөмлә;
ә) иярчен аергыч җөмлә;

б)иярчен кире җөмлә.

10.Нинди иярчен җөмләнең синтетик төрләре булмый?

а) иярчен ия җөмләнең;

ә) иярчен хәбәр җөмләнең

б)иярчен аныклагыч җөмләнең;

в)иярчен аергыч җөмләнең;

г)иярчен кире җөмләнең.


  1. вариант (төркем)

1.Җиңелне эзләгән авырга каба.

а) иярчен хәбәр җөмлә җөмлә;
ә) иярчен аергыч җөмлә;

б) иярчен ия җөмлә.

2.Онытыйм дип, еракларга киттем.

а)иярчен сәбәп җөмлә;

ә) иярчен тәмамлык җөмлә;

б)иярчен максат җөмлә.

3. Бәйрәм көнне күктән җиргә нурлар ага, әйтерсең лә чыккан бу көн ике кояш.

а)иярчен рәвеш, җөмлә;
ә) иярчен урын җөмлә;

б)иярчен вакыт җөмлә.

4. Әгәр кешене кеше итү безнең кулдан килә торган булса иде, без аны инде алтыннан коеп куйган булыр идек.

а)иярчен сәбәп җөмлә;
ә) иярчен кире җөмлә;

б) иярчен шарт җөмлә.

5.Минем күзләрем ул хәтле җете түгел, алай да кү­рәм.

а)иярчен аергыч җөмлә;
ә) иярчен сәбәп җөмлә;

б)иярчен кире җөмлә.

6. Җил каян иссә, болыт та шул яктан килә.

а) иярчен вакыт җөмлә;

ә) иярчен урын җөмлә;

б) иярчен ия җөмлә.

7.Яшь нефтьчеләрнең сораулары аңа никадәр күбрәк булса, Борһан аганың соргылт күзләрендәге очкыннар
шулкадәр мулрак кабына.

а)иярчен рәвеш җөмлә;
ә) иярчен күләм җөмлә;

б)иярчен аергыч җөмлә.

8.Әйтеп калдырасы сүз шул ки, намусны яшьтән сак­ларга кирәк.

а)иярчен ия җөмлә;

ә) иярчен аергыч җөмлә;

б)иярчен хәбәр җөмлә.

9.Нәрсәгә өйрәнсәң, шуны куарсың.

а)иярчен аергыч җөмлә;
ә) иярчен хәбәр җөмлә;

б)иярчен тәмамлык җөмлә.

10.Кайсы иярчен җөмлә, башлыча, аналитик була?

а)иярчен кире җөмлә;

ә) иярчен тәмамлык җөмлә;

б)иярчен ия җөмлә.

Җаваплары экранда яктыртыла.


Тест җаваплары: 1 вариант - 1(ә), 2 (ә), 3 (б), 4 (а), 5 (б), 6 (б), 7 (б), 8 (ә), 9 (б), 10 (ә). 2 вариант - 1(ә), 2 (б), 3 (а), 4 (б), 5 (б), 6 (ә), 7 (ә), 8 (б), 9 (б), 10 (б).


Укучылар үз эшләрен тикшерәләр һәм ничә балл җыюларына карап, узләренә билге куялар. Укытучы һәркемнең билге куелышын тикшереп чыга.

Ныгыту.

Укучылар белән дәрестурында әңгәмә

Өйгә эш бирү.

Укытучы. Иярчен кушма җөмләләр файдаланып туган тел (1вар.), гыйлем алу (2вар.) турында җөмләләр язарга.





Очень низкие цены на курсы переподготовки от Московского учебного центра для педагогов

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 65% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: KURSY.ORG


Краткое описание документа:

Татар теле Үткәрде: ӘДМХИның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шиһапова Фәридә Даймәт кызы

Тема: Иярченле кушма җөмләләрнең мәгънә ягыннан төрләре.

Дәреснең тибы: яңа материалны өйрәнү;

Форма: семинар ;

Методлар: фикер алышу, әңгәмә, күнегүләр, тестлар эшләү; 

Максат: 

  • дидактик - иярченле кушма җөмләләрнең мәгънә ягыннан төрләрен өйрәнү, алган белемнәрне ныгыту, аны гамәлдә куллана белергә өйрәтү;
  • үстереш – укучыларның иҗади сәләтләрен, сөйләм телен үстерү, аларны фәнни-гамәли эшкә дәртләндерү, материалны үзләштерү өчен уңайлы шартлар тудыру, компьтерда эшләү күнекмәләрен үстерү;
  • тәрбияви – биремнәрнең эчтәлегеннән чыгып, патриотик тәрбия бирү, туган телгә, төбәккә, аның күренекле кешеләренә карата мәхәббәт булдыру, Р.Фәхреддин нәсыйхәтләре аша әхлак тәрбиясе бирү, укуга аңлы караш формалаштыру.

Җиһазлау һәм материал: 

  1. Татар теле дәреслеге, 11 нче сыйныф (автор Ф.С.Сафиуллина). 
  2. “Аналитик иярчен җөмлә”, “Синтетик иярчен җөмлә” таблицалары.
  3. Һәр укучыга тарату өчен “Иярченле кушма җөмләләр” темасына тестлар, биремнәр язылган карточкалар.
  4. Компьютер, дисклар, укытучы әзерләгән презентация.
  5. Компьютердан “Кушма җөмлә” таблицасы, 2 җөмләнең схемасы, тест җавапларын күрсәтү.
  6. Р.Фәхреддин “Адәбе тәгълим” (Укыту кагыйдәләре), Р.Ш.Шаһиев “Р.Фәхреддиннең иҗади мирасы”.
  7. Татар халык мәкальләре.
  8. “Татар теле” (Тестлар) Р.Р.Шәмсетдинова

Дәрес планы:

1. Кереш.1) сыйныфта уңай психологик халәт тудыру;2) актуальләштерү;

2. Төп өлеш. 1) кушма җөмләләрне искә төшерү;2) иярченле кушма җөмләләрнең төзелеше (синтетик һәм аналитик җөмләләр)3) Иярченле кушма җөмләләрнең мәгънә ягыннан төрләре (иярчен ия, иярчен хәбәр, иярчен аергыч, иярчен тәмамлык, иярчен аныклагыч, иярчен хәл җөмләләр) .

Общая информация

Номер материала: 13300100253

Похожие материалы

Получите наградные документы сразу с 38 конкурсов за один орг.взнос: Подробнее ->>