Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Начальные классы / Другие методич. материалы / Классный час на татарском языке на тему «Охранять природу - наш долг!»
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Начальные классы

Классный час на татарском языке на тему «Охранять природу - наш долг!»

Выберите документ из архива для просмотра:

Выбранный для просмотра документ конспект .docx

библиотека
материалов

Тема: “Табигатьне саклау – безнең изге бурыч”

Максат: хайваннарга, кошларга, бөҗәкләргә карата сакчыл караш тәрбияләү.

Ярдәмлелек: компьютер + презентация.

Дәрес барышы:

- Бүген без сезнең белән табигатебезне саклау турында сөйләшербез. Чөнки безгә бик күпне биргән табигатебез саклауга мохтаҗ. Табигатьне киләчәк буыннар өчен саклау – безнең изге бурычыбыз. Табигатькә сакчыл карау, аны ярату – ул үзе әдәплелек. Без үзебез дә шул табигатьнең бер кисәге бит. Кешене бөтен җирдә дә үсемлекләр, бөҗәкләр, хайваннар урап алган… Кеше һәрвакыт табигать белән бәйләнештә тора. Ул табигатькә зыян салырга ярамаганын аңларга тиеш. Табигатьне саклау чараларының берсе - аерым урыннарны кеше кулы тиюдән саклау. Бу урыннар тыюлыклар (заповедник) дип атала. Безнең республикабызда табигатьнең матур почмагы- Идел-Кама тыюлыгы бар.

-Әлеге дәресебез “Йолдызлы сәгать” уены рәвешендә үтәр. Без Җир йөзеннән югалып баручы, бик аз булып калучы җәнлекләр һәм үсемлекләр турында сөйләшербез. Андый үсемлек һәм җәнлекләрне Кызыл китапка кертәләр. Ни өчен китапны кызыл дип атаганнар соң?

- Кызыл төс – катгый тыю төсе: тукта, тияргә ярамый дигәнне аңлата. Кызыл куркыныч янауны күрсәтә. Шулай итеп кешеләрнең игътибарын табигатебезне саклауга юнәлтмәкче булганнар. Бездә 1974 елдан бирле “Кызыл китап” алып барыла, анда әйтелгән җәнлекләрне аулау,кошларны ату,агачларны кисү,чәчәкләрне өзү тыела.

Кызыл китапның битләре төрле төсләргә буялган.
Кызыл битләргә теркәлгән хайван һәм үсемлекләрнең хәле бик аяныч. Алар
тәмам юкка чыгып баралар.
Сары битләргә
теркәлгән хайван һәм үсемлекләр котылгысыз рәвештә кимеп бара.
Ак битләргә
әле юкка чыгу куркынычы булмаган хайваннар һәм үсемлекләр теркәлгән. Әмма алар бик аз санда сакланып калган. Сирәк урыннарда очрыйлар.
Яшел битендә - кайчандыр кызыл, сары, ак биттә булган. Ләкин хәзергә вакытта яңадан тергезелгән хайваннар һәм үсемлекләр кертелгән.

1тур – Үсемлекләр: энҗе чәчәк, умырзая, сары башмакчык, женьшень.

-Тамыры бик кыйммәтле. Шуңа күрә кешеләр аны күпләп җыйганнар. Ул бик акрын үсә. Тәмам өлгереп җитсен өчен 150-200, кайчакларда 400 ел кирәк. Кешеләр аның тамырыннан дару әзерлиләр. Аннан озак вакытлар файдалан-ганда организмның гомуми хәле яхшыра. Арганлык бетә, кешенең хезмәткә сәләте яхшыра. (женьшень)

2 тур- Кошлар: чибәр торна, байгыш, кызыл түшле казарка, дүдәк.

- Безнең илдә иң зур кошларның берсе, аны дала алпамшасы дип йөртәләр. Ул шактый яхшы оча, көчле аяклары белән бик тиз йөгерә. (дүдәк)

3 тур – Хайваннар: Амур юлбарысы, морж, себер боланы, зубр.

- Безнең илдә саклана торган хайваннарның иң билгелесе. Ул эре, олы һәм авыр гәүдәле. Гәүдәсенең озынлыгы 3 метрга, биеклеге 2 метрга җитә.

Аның бөтен тормышы урман белән бәйле. Шуңа күрә урманнарны кисү - аларның юкка чыга баруына беренче сәбәп. Икенче сәбәп - аучылык, кәсепчелек. Иректә ул 22—27 еллап яши. (зубр)

4 тур – Бөҗәкләр: нәфис коңгыз, реликт кисмән, болан-коңгыз, махаон күбәләге.

-Бу бөҗәккә борынгы грек мифыннан алынган бер табибның исеме бирелгән.

Бу бөҗәк безнең илдә иң матурларының берсе.

5 тур – Финал уены.

- Бер сылукай, йөгереп барган чакта, кызгылт көрән тасмалы алтын башмагын төшереп калдырган да, ул башмак гүзәл чәчәккә әверелгән, ди. Күп кенә илләрдә аны шулай — ханымнар туфлие, кызлар башмагы дип атыйлар да. «Венера башмагы» дип аны Борынгы Римдагы гүзәллек алиһәсе Венера хөрмәтенә атаганнар. Кайбер илләрдә аны башмакчәчәк, кәккүк читеге дип тә атыйлар. Башмакчәчәк төрле-төрле илләрдә очрый, әмма күпләп үскән урыннары бик сирәк. Кайбер илләрдә ул санаулы гына калган. Ул шактый зур — биеклеге 50 см га якын. Сабагында 3—4 яфрак, 1—2 чәчәк була. Башмакчәчәк май —июньдә чәчәк ата башлый. Чәчәк ату чоры 2—3 атна.

Финал уенында ике генә уенчы калган була. Алар “башмакчәчәк” сүзеннән яңа сүзләр ясыйлар. Кем күбрәк ясый, шул җиңүче була.

Йомгаклау.

- Без бүген дәрестә табигатькә сакчыл карау турында сөйләштек. Үз йортыгыздагы кош-кортка, хайваннарга кулыгыздан килгәнчә ярдәм күрсәтү; урманда үз-үзеңне дөрес тоту, кошларга кыш көне җимлекләр кую, аларны ашату, яз көне кош оялары ясап, каршы алу-болар барысы да сезнең туган ягыбыз табигатен саклауга өлеш кертүегез була. Алдагы көннәрдә дә тереклек ияләрен, үсемлекләр дөньясын саклагыз. Табигать безне җылыта, ашата, эчертә, киендерә, сәламәтлегебезне саклый. Ул-туган илебез, туган-йортыбыз. Табигать белән кечкенәдән үк дуслашкан кеше-яхшы тәрбияле, бәхетле кеше ул.

Табигатьне саклагыз!

            И күңелле җәй көнендә-

            Табигать кочагында!

           Менә шуны истә тоту

            Кирәктер шул чагында:

            Агачларны сындырмагыз

            Кош оясын ватмагыз.

            Суларны да пычратмагыз,

            Пыяла, чүп атмагыз.

            Эссе якта, коры чакта

            Урманда ут якмагыз.

            Табигать ул - безнең әни,

            Табигатьне саклагыз!


Выбранный для просмотра документ презентация.pptx

библиотека
материалов
«Табигатьне саклау - безнең изге бурычыбыз”
Табигатьне ничек сакларга? Тереклекне сакла! Кырмыса ояларын туздырма! Чәчәк...
Кешене бөтен җирдә дә үсемлекләр, бөҗәкләр, хайваннар урап алган… 	 	Кеше һә...
Тыюлыклар. Хәзер кешелек дөньясы Җирдә табигатьне саклауның әһәмиятен торган...
1948 елда Халыкара табигатьне саклау берләшмәсе каршында юкка чыгу куркынычы...
ТР Министрлар кабинеты карары нигезендә ТР Әйләнә-тирәне һәм табигый байлыкла...
 кызыл китап
Кызыл китапның битләре төрле төсләргә буялган. Кызыл битләргә теркәлгән хайв...
1 2 3 4
1 4 3 2
1 2 3 4
1 4 3 2
12 1

Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Описание презентации по отдельным слайдам:

№ слайда 1 «Табигатьне саклау - безнең изге бурычыбыз”
Описание слайда:

«Табигатьне саклау - безнең изге бурычыбыз”

№ слайда 2 Табигатьне ничек сакларга? Тереклекне сакла! Кырмыса ояларын туздырма! Чәчәк
Описание слайда:

Табигатьне ничек сакларга? Тереклекне сакла! Кырмыса ояларын туздырма! Чәчәкләрне өзмә! Агач ботакларын сындырма! Кош ояларын туздырма! Чүпләмә! Кыргый Җәнлекләрне өйгә алма!

№ слайда 3 Кешене бөтен җирдә дә үсемлекләр, бөҗәкләр, хайваннар урап алган… 	 	Кеше һә
Описание слайда:

Кешене бөтен җирдә дә үсемлекләр, бөҗәкләр, хайваннар урап алган… Кеше һәрвакыт табигать белән бәйләнештә тора. Ул табигатькә зыян салырга ярамаганын аңларга тиеш.

№ слайда 4 Тыюлыклар. Хәзер кешелек дөньясы Җирдә табигатьне саклауның әһәмиятен торган
Описание слайда:

Тыюлыклар. Хәзер кешелек дөньясы Җирдә табигатьне саклауның әһәмиятен торган саен яхшырак аңлый бара. Шул максат белән тыюлыклар (табигать үз хәлендә саклана торган территорияләр) оештырыла. Тыюлыкларга кереп йөрү тикшеренү эшләре алып баручыларга гына рөхсәт ителә. Анда җәнлекләрне ауау, агачларны кисү, үсемлекләрне җыю катгый тыела.

№ слайда 5 1948 елда Халыкара табигатьне саклау берләшмәсе каршында юкка чыгу куркынычы
Описание слайда:

1948 елда Халыкара табигатьне саклау берләшмәсе каршында юкка чыгу куркынычы янаган үсемлек һәм хайваннар төрләре буенча комиссия оештырыла. Англия зоологы Питер Скот тәкъдиме белән Халыкара Кызыл китап булдырыла. 1966 елдан анда сирәк төр үсемлек һәм хайваннар исемлеге, аларга аңлатмалар теркәлә башлый. СССР Кызыл китабы 1974 елда дөнья күрә. Аннан соң төрле республикаларның да шундый ук китаплары барлыкка килә башлый.

№ слайда 6 ТР Министрлар кабинеты карары нигезендә ТР Әйләнә-тирәне һәм табигый байлыкла
Описание слайда:

ТР Министрлар кабинеты карары нигезендә ТР Әйләнә-тирәне һәм табигый байлыкларны саклау берләшмәсе оеша. Әлеге рәсми берләшмәлектә 32 төр имезүче хайваннар, 85төр кош , 4төр сөйрәлүче хайван, 9 төр балык, 100төр бөҗәк, 10 үрмәкүч, 29гөмбә турында мәгълүмат тупланган. Бу китап гади генә түгел. Аның тышлыгы кызып төстә.

№ слайда 7  кызыл китап
Описание слайда:

кызыл китап

№ слайда 8 Кызыл китапның битләре төрле төсләргә буялган. Кызыл битләргә теркәлгән хайв
Описание слайда:

Кызыл китапның битләре төрле төсләргә буялган. Кызыл битләргә теркәлгән хайван һәм үсемлекләрнең хәле бик аяныч. Алар тәмам юкка чыгып баралар. Сары битләргә теркәлгән хайван һәм үсемлекләр котылгысыз рәвештә кимеп бара. Ак битләргә әле юкка чыгу куркынычы булмаган хайваннар һәм үсемлекләр теркәлгән. Әмма алар бик аз санда сакланып калган. Сирәк урыннарда очрыйлар. Яшел битендә - кайчандыр кызыл, сары, ак биттә булган. Ләкин хәзергә вакытта яңадан тергезелгән хайваннар һәм үсемлекләр кертелгән.

№ слайда 9 1 2 3 4
Описание слайда:

1 2 3 4

№ слайда 10 1 4 3 2
Описание слайда:

1 4 3 2

№ слайда 11 1 2 3 4
Описание слайда:

1 2 3 4

№ слайда 12 1 4 3 2
Описание слайда:

1 4 3 2


Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Краткое описание документа:

Этот материал содержит конспект и презентацию к классному часу, целью которого является экологическое воспитание обучающихся начальных классов.

Материал расчитан для национальных школ с "татарским языком обучения. Здесь наблюдается тесная связь с предметом «Окружающий мир».

Это занятие поможет дать представление, повторить, закрепить и обобщить знания учащихся о Красной книге, о растениях и животных, входящих в Красную книгу России, о заповедниках. Занятие проводится в форме игры «Звёздный час», что вызовет живой интерес у детей.

Дети будут активными участниками занятия.

Выдержка из текста:

Тема: “Табигатьне саклау – безнең изге бурыч”

Максат: хайваннарга, кошларга, бөҗәкләргә карата сакчыл караш тәрбияләү. 

Ярдәмлелек: компьютер + презентация.

Дәрес барышы:

  • Бүген без сезнең белән табигатебезне саклау турында сөйләшербез.
  • Чөнки безгә бик күпне биргән табигатебез саклауга мохтаҗ.
  • Табигатьне киләчәк буыннар өчен саклау – безнең изге бурычыбыз.
  • Табигатькә сакчыл карау, аны ярату – ул үзе әдәплелек.

Без үзебез дә шул табигатьнең бер кисәге бит. Кешене бөтен җирдә дә үсемлекләр, бөҗәкләр, хайваннар урап алган… Кеше һәрвакыт табигать белән бәйләнештә тора. Ул табигатькә зыян салырга ярамаганын аңларга тиеш. Табигатьне саклау чараларының берсе - аерым урыннарны кеше кулы тиюдән саклау.

Бу урыннар тыюлыклар (заповедник) дип атала. Безнең республикабызда табигатьнең матур почмагы- Идел-Кама тыюлыгы бар.

- Әлеге дәресебез “Йолдызлы сәгать” уены рәвешендә үтәр. Без Җир йөзеннән югалып баручы, бик аз булып калучы җәнлекләр һәм үсемлекләр турында сөйләшербез. Андый үсемлек һәм җәнлекләрне Кызыл китапка кертәләр. Ни өчен китапны кызыл дип атаганнар соң?

 - Кызыл төс – катгый тыю төсе: тукта, тияргә ярамый дигәнне аңлата. Кызыл куркыныч янауны күрсәтә. Шулай итеп кешеләрнең игътибарын табигатебезне саклауга юнәлтмәкче булганнар. Бездә 1974 елдан.

Автор
Дата добавления 05.10.2013
Раздел Начальные классы
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров1751
Номер материала 13510100511
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх