Инфоурок / Начальные классы / Другие методич. материалы / Классный час «Гомере аның моңлы бер җыр « (Муса Джалиль)
Обращаем Ваше внимание: Министерство образования и науки рекомендует в 2017/2018 учебном году включать в программы образовательные события, приуроченные к году экологии (2017 год объявлен годом экологии в Российской Федерации).

Учителям 1-11 классов и воспитателям рекомендуем принять участие в Международном конкурсе «Я люблю природу», приуроченном к году экологии. Все ученики будут награждены красочными наградными материалами, а учителя получат бесплатные свидетельства о подготовке участников и призёров международного конкурса.

СЕГОДНЯ (15 ДЕКАБРЯ) ПОСЛЕДНИЙ ДЕНЬ ПРИЁМА ЗАЯВОК!

Конкурс "Я люблю природу"

Классный час «Гомере аның моңлы бер җыр « (Муса Джалиль)



Московские документы для аттестации!

124 курса профессиональной переподготовки от 4 795 руб.
274 курса повышения квалификации от 1 225 руб.

Для выбора курса воспользуйтесь поиском на сайте KURSY.ORG


Вы получите официальный Диплом или Удостоверение установленного образца в соответствии с требованиями государства (образовательная Лицензия № 038767 выдана ООО "Столичный учебный центр" Департаментом образования города МОСКВА).

ДИПЛОМ от Столичного учебного центра: KURSY.ORG


библиотека
материалов

Тема: Гомере аның моңлы бер җыр .

Максат:

Муса Җәлилнең тормыш юлын күзалларга өйрәтү, шигырьләренә салынган асыл фикерне табу,сөйләм телен баету, рольләп әсәрнең эчтәлеген сәхнәләштерү,язучы иҗатына, туган илгә мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау:

М.Җәлилнең портреты, китаплары, җәнлекләр рәсеме, компьютерда слайдлар, тестлар, тукталышлар өчен тау, өй, урман, һәйкәл, бакча рәсемнәре.

1. Оештыру.

2. Уңай психологик халәт тудыру.

3.- Укучылар бүгенге класс сәгатендә без язучылар турында сөйләшүне дәвам итәрбез.

Әйдәгез әле, искә төшерик. Без нинди язучыларны беләбез?

  • Бик дөрес укучылар.Безнең язучыларыбыз бик күп. Шулар арасында М.Җәлил дә бар.Ул безгә бәя биреп бетермәслек рухи байлык калдырган шагыйрь. Аның иҗатын белмәгән, аның искиткеч көчле рухына сокланмаган кеше юктыр.

  • Бүгенге сәяхәтне без М.Җәлилнең кыскача гына тормыш юлына һәм иҗатына багышларбыз.

  • Балалар, сәяхәт итәбезме? Әзерме соң сез, сәяхәткә.Яле сынап карыйк.

Ромашка таҗларына язылган сорауларга җавап бирү.

1.М.Җәлил кайчан туган? ( 1906, февраль)

2. М.Җәлилнең гаиләсеннән кемнәрне беләсез?

3.М.Җәлил ничә яшьтә укырга керә, кайларда укый? ( 6 яшьтә, мәктәптә, мәдрәсәдә, Рабфакта,һ.б.)

4.М.Җәлил туган авыл.

5.М.Җәлилнең кызының исеме.

- Менә ,балалар, Беренче капкага да килеп җиттек.Игътибар белән карагыз.Бу куе урман аша андагы яшеренгән шигырь геройларының исемнәрен белсәк кенә үтә алырбыз.

Урман рәсеме.Шигырь геройлары арты белән куелган, аларга геройларны тасвирлап шигырь язылган.

Куян. Куян салкыннан

Туңган, куырылган,

Башы салынган,

Колагы шиңгән.

Әтәч. Я сузып кына,

Я бик еш кына

Кикрикүк,

Кикрикүк.

Сәгать. Сикереп торды Марат

Күрә эшләр харап,

Тагын соңга калган

Шул йокыга карап.

Карак песи. Иртә белән майга дип

Керсәм күзем акайды:

Явыз песи берүзе,

Ялт иттергән ак майны!

(Һәрбер өзек укыла, геройлар табыла.)

  • Бик дөрес балалар. Урман аша бик җиңел чыктык.Әйдәгез юлыбызны М.Җәлил сүзләренә язылган “Сәгать” җыры белән дәвам итик.

  • Менә Икенче капкага якынлаштык.Тау аркылы үтү өчен табышмакларга җавап бирергә кирәк.

1.Җәен соры, кышын ак,

Аңа шулай яхшырак.(куян)

2.Үзе бердә ашамый,

Ашаганда бушамый.(кашык)

3.Чәчәге агачында,

Алмасы тамырында. (бәрәңге)

4.Үзе бара, борма-борма эзе кала,

Аны бик ярата һәрбер бала.(карандаш)

5.Суда юынып алды,

Өсте коры калды.(каз)

6.Авызы юк, тешле. (пычкы)

7.Үлән ашый май ташый.(сыер)

8.Көн-төн йөри,урыныннан китә алмый.(сәгать)

9.Үзе түгәрәк, бар нәрсәдән кадерлерәк.(икмәк)


к

у

я

н


к

а

ш

ы

к



б

ә

Р

ә

ң

г

е



к

А

р

а

н

д

а

ш



К

а

з





П

ы

ч

к

ы


с

ы

Е

р




С

ә

г

а

т

ь


И

к

м

ә

к







(Вертикаль баганада “ карак песи” килеп чыга.)

Менә без сезнең белән Өченче капкага да якынлаштык.Өй янында туктап алырга кирәк булыр.Безнең кроссвордның вертикаль баганасында нинди сүз барлыкка килде? (Карак песи)

  • Дөрес.Әйдәгез, шигырь эчтәлеген искә төшереп китик.

( Укучылар рольләргә бүленеп сәхнәләштереп күрсәтәләр.)

Авыл өе күренеше.

Әби өйдә нәрсәдер эшләп йөри.Песи аның янында сырпаланып йөри.

Әби.Тамагым бик кипте, чәй эчим әле.Эх, чәенең исләре бигрәк тәмле инде!(өстәл тирәсендә чәй ясый)

Песи.Мияу!

Әби.Нәрсә кирәк сиңа, пескәем!

Песи.Мияу!

Әби. Хәзер, чоланнан сиңа сөт, үземә май алып керәм.(чоланга чыгап китә, анда тычканнар чабыша, әби шаккатып карап тора)

Чолан күренеше.Тычканнар җырлап, бииләр.

Без –тычканнар, күселәр,

Чи-чи-чи киләбез

Чоланга керү белән

Майның исен сизәбез.

Әй алмагачлары,

Шушы майның исләре!

Әби өйгә керә.

Әби. Мияу мияу, пескәем

Барчы зинһар, чоланга,

Майна сакла күседән,

Оясыннан чыгарма.

Песи. Песи өчен, нәрсә, еракмыни,

Чолан белән бүлмә арасы,

Тычканнарның нәрсә эшләгәнен

Башны гына тыгып карыйсы.

Песи әкрен генә килеп, тычканнарның колагыннан эләктерп ала.

Песи.Әһә, эләктегезме, караклар! (Әбигә алып керә)

Әби. Мияу , мияу, пескәем

Колак салдың сүземә.

Каравылдан бушагач,

Сөт бирермен үзеңә.(чыгып китә)

Песи. Мондагы майны тычканнар яратып ашарлык булгач, бик тәмледер инде. Мин дә бераз гына кабып карым әле.(каба) Карале, бик тәмле икән бу! (ашыга-ашыга ашап бетерә, яңадан ятып йоклый)

Әби керә.

Әби (шаккатып) Мияу, мияу, пскәем

Хыянәтче икәнсең.

Саклый торган маеңны

Үзең ашап киткәнсең.(песине куып чыгара)

  • Рәхмәт, балалар.Менә без шигырь эчтәлеген искә төшердек.Бу шигырь эчтәлеге безне нәрсәгә өйрәтә? (өлкәннәр сүзен тыңларга, кеше әйберенә рөхсәтсез тияргә ярамаганлыгын өйрәтә.)

  • Балалар, без сезнең белән Дүртенче капкага да килеп җиттек. Игътибар белән карагыз әле. Бу рәсемнәр нәрсәгә охшаган? (һәйкәлгә)

  • Нәрсә ул һәйкәл?

  • Әйе укучылар, татар теленең аңлатмалы сүзлегендә һәйкәл сүзенә менә мондый аңлатма бирелгән. Укып китик.

  • Һәйкәл- берәр тарихый вакыйгага яисә танылган шәхескә багышлап салынган архитектур яки скультур корылма.

  • Сезнең һәйкәлләр күргәнегез бармы? (укучылар саныйлар)

  • Чынлап та балалар, 1941-1954 елларда Бөек Ватан сугышы булган.Илебез халкы үзенең намусын, иреген, бәйсезлеген, туган илебезне яклау өчен көрәшкә күтәрелә. Безнең авылдан да сугышка 279 кеше киткән. Аларның 196 үлеп калган.83 е исән килеш кайта. Хәзерге көндә сугыш ветераннары аз калып бара. Быел сугыш беткәнгә 65 ел тула. Ничә генә ел үтсә дә сугыш китергән кайгылар һаман кешеләр күңелендә яши.(слайдларда авыл һәйкәле күрсәтелә)



Бу сугышта безнең сөекле шагыйребез М.Җәлил дә катнашкан.1942 елны ул фронтка китә. Сугышта авыр яраланып,әсирлеккә төшә - немецлар кулына эләгә.Җәлил һәм аның иптәшләре тоткынлыкта дошманга каршы көрәшәләр. Гитлерчылар моны белеп алып, аларны җәзага тарталар..М.Җәлил төрмәдә вакытта да шигырьләр язуыннан туктамаган. Туган илгә мәхәббәте, халкын яратуы шигырьләрендә чагыла.Аның төрмәдә язылган шигырьләре “Моабит дәфтәренә” тупланган.Аны безнең илгә Андре Темерманс исемле Бельгия кешесе алып кайтып бирә. Сез аларны югары классларда өйрәнерсез.М.Җәлилнең батырлыгы мәңгелек.Сугыштагы батырлыгы өчен Советлар Союзы Герое исеме бирелгән. Аның истәлегенә Казан шәһәрендә, Оренбургта, туган авылы Мостафада да һәйкәл куелган. (Слайдта күрсәтелә)

  • Менә Бишенче капкага “Шигърият бакчасына” да килеп җиттек. М.Җәлилнең “Җырларым” шигыре киләчәк буынга атап язылган. Ул шигырләренең мәңге яшәвен теләгән. Шагыйрь абый, шигырьләрем, җырларым сез яшәячәк көнгә барып җитсен,дип хыялланган. Безгә килеп ирешсеннәр дип теләгән.Аның теләге кабул булды. Шигырьләре һаман яши. М.Җәлилнең “Җырларым” шигырен без 3 нче затка үзгәрттек.Әлеге шигъри тәлгәшләрне тыңлап китик.

1.Сез, җырлары, шытып йөрәгендә

Ил кырында чәчәк аттыгыз!

Бик күп иде сездә көч һәм ялкын,

Шуңа күрә яши алдыгыз!



2. Сездә аның бөтен тойгылары,

Сездә аның керсез яшьләре.

Сез үлмәгәч, ул да онытылмады,

Моңлы бер җыр булып яшәде!



3.Ул кабызды җырда ялкын итеп

Йөрәге һәм хаклык кушканны.

Җыры белән дусны иркәләде,

Җыры белән җиңде дошманны.



4.Алдамаган аны түбән ләззәт,

Вак тормышның чуар пәрдәсе.

Шигырендәге чынлык , ут һәм сөю-

Яшәвенең бөтен мәгънәсе.



5. Үлгәндә дә йөрәк тугры калган

Шигырендәге изге антына.

Бар җырын ул илгә багышлаган,

Гомерен дә биргән халкына.

6.Җырлап үткән данлы көрәш кырын,

Җырлап килгән тормыш язына.

Соңгы җыры палач балтасына

Башын тоткан килеш язылган.



7. Җыр өйрәткән аны хөр яшәргә

Һәм үләргә кыю ир булып.

Гомре аның моңлы бер җыр иде,

Үлеме дә яңгырый җыр булып.



  • Балалар, без М.Җәлилнең тормышы, иҗаты, шигырьләре буйлап сәяхәт иттек. Бик күп мәгълүматлар алдык.Хәзер белемнәрне тикшереп алыйк.

1 тест.

Муса Җәлил туган авыл.

А) Мостафа

Б) Оренбург

В) Казан

2 тест.

Муса Җәлилнең әнисенең исеме.

А) Әминә

Б) Хәдичә

В) Рәхимә

3 тест.

Кайсысы М.Җәлил шигыре.

А) “Туган авыл”

Б) “ Җырларым”

В) “Шәвәли”

4 тест.

Муса Җәлилнең туган көне кайчан?

А) 15 сентябрь

Б) 15 февраль

В) 15 март

  • Булдырдыгыз.Класс сәгате барышында барыгыз да актив катнашты.Бик күп нәрсәләр белдек. М.Җәлил турында сөйләшүне аның туган көнендә дәвам итәрбез......

  • Сугышлар булмасын, күкләребез аяз булсын, балаларның шат авазлары тынмасын.Әйдәгез, бүгенге класс сәгатен яраткан җырыбыз “Кояшлы ил” җыры белән тәмамлыйк.















Очень низкие цены на курсы переподготовки от Московского учебного центра для педагогов

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 65% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: KURSY.ORG


Краткое описание документа:

Тема: Гомере аның моңлы бер җыр .

Максат: Муса Җәлилнең тормыш юлын күзалларга өйрәтү, шигырьләренә салынган асыл фикерне табу,сөйләм телен баету, рольләп әсәрнең эчтәлеген сәхнәләштерү,язучы иҗатына, туган илгә мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау: М.Җәлилнең портреты, китаплары, җәнлекләр рәсеме, компьютерда слайдлар, тестлар, тукталышлар өчен тау, өй, урман, һәйкәл, бакча рәсемнәре.

  1. Оештыру.
  2. Уңай психологик халәт тудыру.
  3. Укучылар бүгенге класс сәгатендә без язучылар турында сөйләшүне дәвам итәрбез.

Әйдәгез әле, искә төшерик. Без нинди язучыларны беләбез?

- Бик дөрес укучылар.Безнең язучыларыбыз бик күп. Шулар арасында М.Җәлил дә бар.Ул безгә бәя биреп бетермәслек рухи байлык калдырган шагыйрь. Аның иҗатын белмәгән, аның искиткеч көчле рухына сокланмаган кеше юктыр.- Бүгенге сәяхәтне без М.Җәлилнең кыскача гына тормыш юлына һәм иҗатына багышларбыз.- Балалар, сәяхәт итәбезме? Әзерме соң сез, сәяхәткә.Яле сынап карыйк.Ромашка таҗларына язылган сорауларга җавап бирү.

  1. М.Җәлил кайчан туган? ( 1906, февраль)
  2. М.Җәлилнең гаиләсеннән кемнәрне беләсез?
  3. М.Җәлил ничә яшьтә укырга керә, кайларда укый? ( 6 яшьтә, мәктәптә, мәдрәсәдә, Рабфакта,һ.б.)
  4. М.Җәлил туган авыл.
  5. М.Җәлилнең кызының исеме.

- Менә ,балалар, Беренче капкага да килеп җиттек.Игътибар белән карагыз.Бу куе урман аша андагы яшеренгән шигырь геройларының исемнәрен белсәк кенә үтә алырбыз.

Общая информация

Номер материала: 15692100705

Похожие материалы

Получите наградные документы сразу с 38 конкурсов за один орг.взнос: Подробнее ->>