Математика
2 класс.
Тема. 100 эчендә кушу ,алуны .
Максат. Телдән исәпләү,
баганалап кушу, алу күнегүләрен, логик
фикерләү
сәләтен,мәсьәлә чишү күнекмәләрен ,активлыкны
арттыру, белем
алуга кызыксынучанлык тәрбияләү.
Җиһазлар: индивидуаль һәм
дифференциаль карточкалар, компьютер,
тест,
колейдоскоп рәсеме,таблицалар,перфокарта.
Материал: дәреслек, өстәмә биремнәр
җыентыгы.
Дәрес тибы : белем һәм күнекмәләр
формалаштыру.
Формасы : уен дәрес.
Дәрес
барышы.
I.Оештыру өлеше.
Дәресләрнең бөтенесен кирәк белеп
калырга
Тапкырларга,бүләргә, кушарга да
алырга
Әгәр тыңлап утырмасаң, өйдә дә
укымасаң
Дәресләрнең иң авыры – математика.
Күнегүләр эшлисе бар,
мәсьәләләр ,мисаллар
Ә мисаллар кайчагында
чишелмиләр усаллар .
Эшләсәң өй эшеңне
,кызганмасаң көчеңне
Дәресләрнең иң
җиңеле,иң кызыгы математика.
- Укучылар бүгенге математика
дәресендә без сезнең белән “Колейдоскоп”
уенын уйныйбыз.
II.Актуальләштерү.
1.Слайдтагы мәкальне аңлатырга.
Беләге юан берне егар, белеме булган
меңне егар.
2.1 тукталыш. Телдән исәпләү.
Слайдларда мисаллар чыга.
56 – 20 78 – 26
45 + 25 65 + 13
27 + 32 46 + 23
89 – 56 74 – 34
25 -15 34 – 11
66 + 22 54 + 23
III.Белем һәм күнекмәләр формалаштыру.
1. 2 тукталыш.
Арифметик диктант.
1 .60 һәм 24 саннарының суммасы.
2.30 һәм 6 саннарының аермасы.
3. 75 не 30
га киметегез.
4.20 не 50 гә арттырыгыз.
5.Беренче кушылучы 12, икенче кушылучы
14 , сумма ничә?
6. Кимүче 25 ,киметүче 10 ,аерма ничә?
Җавапларны компьютерда тикшерү.
84, 24, 45, 70 ,26, 15.
- Бу саннарда ничә дистә ,ничә берәмлек?
2.Физминутка.
3 тукталыш.
Мәсьәләләр чишү.
Дәреслек белән эш.
№9 мәсьәләне чишү . Китергәннәр – 20л
һәм 20 л сөт
Эчкәннәр - 12 л
Калган - ? л
(20 +20) – 12 = 28(л)
Җавап: 28
л сөт калган.
№10 мәсьәләне чишү.
1- 20
2 - ... 3 кә кимрәк
20 – 3 = 17 (б)
20 + 17 = 37 (б)
Җавап :37 бала.
№11 мәсьәләне чишү.
К – 20
П - ... 10 сумга кыйммәтрәк
А - ... 5 сумга арзанрак
(20 + 10) -5 = 25 (сум)
Җавап :25 сум
4 тукталыш.
Тигезләмәләр чишү,
Компьютерда чыккан тигезләмәне
укучылар тактада чишәләр, җаваплары тикшерелә.
Слайдларда түбәндәге
тигезләмәләр чыга.
15 – х = 8 у + 40 =
47 х + 2 = 22 х – 18 = 20
Физминутка.
5 тукталыш . Тест
чишү.
1 укучы компьютерда 100 эчендә кушу
,алуга тест чишә ,калганнар
перфокарта белән эшли.Шулай чиратлап эш
дәвам итә.
Тест.
1. 54 +
35 2. 20 + 32
А)
89 А) 52
Б)
97 Б) 42
В) 87 В)
50
3. 45 +
20 4 . 67 – 34
А)
55 А) 33
Б)
65 Б) 45
В) 75 В)
23
5. 78 –
25 6. 90 - 25
А)
44 А) 75
Б)
55 Б) 65
В)
57 В) 70
Перфокарта белән эш.
а
|
28
|
36
|
17
|
54
|
в
|
64
|
43
|
52
|
76
|
а+
9
|
|
|
|
|
в
- 8
|
|
|
|
|
6
тукталыш. Көчеңне сынап кара!
Дифференциаль
карточкалар буенча мәсьәлә чишү.
1 төркем.
Телевизордан
беренче мультфильм 15 минут, икенчесе
8
минутка кимрәк барган, ә өченчесе беренчесе белән
икенчесе
бергә булган кадәр вакыт дәвам иткән.Өченче
мультфильм ничә минут
дәвам иткән?
2 төркем.
Ләйсән ике китап
сатып алган.Аларның берсе 20 сум,
икенчесе
6 сумга кыйммәтрәк.Ике китап бергә күпме
тора?
3 төркем.
Бер
киштәдә 25 китап, икенчесендә 30 китап .Бу киштә-
ләрдә
барлыгы ничә китап?
7 тукталыш. Ребуслар чишү.
34
**
2* 15
*0
64
20 * 30 * 5 = 45
50 * 40 * 8 = 82
8 тукталыш. “Серле
сан!” уены.
10 нан 50 гә кадәр
булган бер сан уйларга, шул санны 7гә кимет,
6 ны куш . ( укучы
нинди сан уйлаганын белү өчен җавабына 1не
кушабыз)
IV. Йомгаклау.
1. - Менә укучылар без
колейдоскопның барлык биремнәрен дә үтәп
чыктык . Молодцы!
- Бүгенге дәрестә без
нәрсәләр эшләдек?
2. Өй эше бирү. №16 ,35
бит Аңлатма язып ,кыйммәтен исәпләргә.
3. Билгеләр кую.
Математика -төгәл фән
Килчәкнең тоткасы.
Шуңа күрә
һәр укучы
Бик нык
өйрәнсен аны.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.