188037
столько раз учителя, ученики и родители
посетили сайт «Инфоурок»
за прошедшие 24 часа
+Добавить материал
и получить бесплатное
свидетельство о публикации
в СМИ №ФС77-60625 от 20.01.2015
Дистанционные курсы профессиональной переподготовки и повышения квалификации для педагогов

Дистанционные курсы для педагогов - курсы профессиональной переподготовки от 6.900 руб.;
- курсы повышения квалификации от 1.500 руб.
Престижные документы для аттестации

ВЫБРАТЬ КУРС СО СКИДКОЙ 50%

ВНИМАНИЕ: Скидка действует ТОЛЬКО сейчас!

(Лицензия на осуществление образовательной деятельности № 5201 выдана ООО "Инфоурок")

ИнфоурокМатематикаРабочие программыВнеклассное мероприятие "Что? Где? Когда?"

Внеклассное мероприятие "Что? Где? Когда?"

Напоминаем, что в соответствии с профстандартом педагога (утверждён Приказом Минтруда России), если у Вас нет соответствующего преподаваемому предмету образования, то Вам необходимо пройти профессиональную переподготовку по профилю педагогической деятельности. Сделать это Вы можете дистанционно на сайте проекта "Инфоурок" и получить диплом с присвоением квалификации уже через 2 месяца!

Только сейчас действует СКИДКА 50% для всех педагогов на все 111 курсов профессиональной переподготовки! Доступна рассрочка с первым взносом всего 10%, при этом цена курса не увеличивается из-за использования рассрочки!

ВЫБРАТЬ КУРС И ПОДАТЬ ЗАЯВКУ
библиотека
материалов
Скачать материал целиком можно бесплатно по ссылке внизу страницы.

Нәрсә? Кайда? Кайчан?

(Математикадан класстан тыш чара)



Максатлар: 1) укучыларның белемнәрен киңәйтү, кызыксыну булдыру;

2) команда белән эшләргә өйрәтү;

3) дуслык, ярдәмчеллек сыйфатлары тәрбияләү.



Җиһазлау: әйләнә секторларга бүленгән, песоклы сәгать, 10 карточка.



Уен барышы.

Бүген бездә белгечләр тир түгеп көч сынаша.

Сигез, тугыз һәм уннар зирәклектә ярыша.

Кемдер җиңә, кем җиңел: ярыш шулай була гел.

Җиңү яулау җиңел түгел, ә син җиңелә дә бел.


(Көй яңгырый)

Хәерле көн укучылар, килгән кунаклар. Сезне барыгызны да үзебезнең интеллектуаль клубта – Белгечләр клубында булуыгыз белән сәламлим (укучылар белән таныштыру).


Ә хәзер мин сезне уенның кагыйдәләре белән таныштырам.

  1. Уен 10 раундтан тора.

  2. Һәр раундта белгечләргә сорау бирелә.

  3. Бер минут уйлаганнан соң капитан җавап бирүчене әйтә.

  4. Әгәр җавап әзерлексез, шунда ук бирелсә,1 минут вакыт сезнең файдага кала һәм теләсә кайсы раундта ала аласыз.

  5. Дөрес җавап бирелсә, 1 очко бирелә.

  6. Ике музыкаль тәнәфес ала аласыз.


Сектор №1.

Сезнең белән күрше авыл математика укытучысы Анвара Габбасовна уйный. “Хөрмәтле белгечләр, бөтенебез дә беләбез мең меңең миллион булуын. Ә менә алга таба зуррак разрядларны беләсезме икән? Мең миллион – биллион, мең биллион – триллион, алга таба квадрилион, квинтилион һ.б.

Игътибар, сорау!

Бу саннардагы “би”, “три”, “квадра”, “квинта” теркәгечләре нәрсәне аңлата?


Сектор №2.

Сезнең белән Нурвахит авылы кибетчесе Миләүшә апагыз уйный.

Бервакыт малай кибеттән 6 перо, 30 тиеннән берничә дәфтәр, 3 карандаш сатып ала. Кибетче 2 сум 20 тиенлек чек бирә. “Сез ялгыштыгыз” – ди малай, чекка карау белән. Исәпләп тә тормыйча хата табуына кибетченең исе китә. Яңадан тикшергәннән соң малайның хак булуы беленә.

Сорау: “Малай ничек уйлап белгән?”


Сектор №3.

Сезнең белән авылыбызның өлкән укытучысы Фазлыев Рифкатъ Закиевич уйный. “Авырлыгы 1 кг булган каргага Аллаһе Тәгаләсе бер кисәк сыр җибәрә. Карга агач ботагында утыра. Карга һәм сыр авырлыгы агач ботагын сыгылдыра. Сыр капкан карга сыгылган ботакның тәэсир итүче эластиклык (сыгылучанлык) көче 10,8 Н га тигез.

Сорау: “Хәйләкәр, әмма физика һәм математика белемнәрен белүче төлке, бу тәмле сырның массасын исәпләп чыгара аламы?”

(Музыкаль тәнәфес).


Сектор №4.

Хөрмәтле белгечләр! Сезгә 1 минутта өч сорауга җавап бирергә кирәк. Һәр сорауга 20 секунд вакыт бирелә. Әгәр өчесенә дә дөрес җавап бирсәгез, 1 очко санала.

  1. Мин санаган сүзләр арасында кайсы артык: тизлек, вакыт, юл, мәйдан, метр, секунд?

  2. Уникенче ай бездә “декабрь” дип атала. Бу грек сүзеннән “дека” – десять, ун дигәнне аңлата. Бу туры килмәүчелекне ничек аңлатырга?

  3. Барыбыз да беләбез: 22=4, 32=9, 42=16, ә почмак квадратта нәрсәгә тигез?


Сектор №5.

Бу сорауны сезгә үзебезнең ашханәдә эшләүче пешекчеләребез бирде. Шушы сорауны безгә чишсәгез иде. Табада бер үк вакытта 2 кәтлит кыздырып була. Һәр кәтлитне ике яклап һәм һәр ягын 2 шәр минут кыздырырга кирәк.

Сорау: “3 кәтлитне нинди иң кыска вакыт эчендә кыздырып була?”


Сектор №6 (супер-блиц).

Бер раундта минем белән бары тик бер генә уенчы калырга тиеш. Һәр өч сорауга да җавап бирергә тиеш.

  1. 2 м иңе, 2 м буе, 2 м биеклеге булган чокырда күпме җир бар?

  2. Нәрсә елга дүрт тапкыр киемен алыштыра?

  3. Әтәч бер аягында басып торганда 2 кг, әгәр ул 2 аягына да басса, күпме авырлыкта булыр?


Сектор №7.

Игътибар! Кара тартма! Бу тартмада ятучы әйберне дөньяда беренче булып пила һәм гончар түгәрәген уйлап чыгаручы бик талантлы егет уйлап тапкан. Археологлар бронзадан төзелгән мондый әйберләрне Помпей җимерекләре астыннан да тапканнар. Безнең илдә ул Түбән Новгород өлкәсендә барган археологик эзләнүләр вакытында да тапканнар. Борынгы Грециядә мондый предметны куллана белү, аның ярдәмендә мәсьәләләр чишү зур гыйлемлелекне белдергән. Бу предмет төзелеш эшләрендә алыштыргысыз. Күп гасырлар буена да аның конструкциясе үзгәрмәгән. Хәзерге вакытта ул предметны һәр өлкән класс укучысы куллана белә. Бу кара тартмада нәрсә ята?

(Музыкаль тәнәфес).


Сектор №8.

Сезнең белән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Хәсбиевна уйный. “Һәрберебез С. Хәкимнең “Тегермән стенасындагы язулар” шигырен укыганыгыз бар.


Кадаклап һәм потлап үлчәнгән...

Бик сирәк чалына цетнерлар.

Авылның монда үз моңнары,

Юк, туган, юк монда чит җырлар.

Сорау: “Шагыйрь нинди үлчәү берәмлекләре кулланган һәм алар нәрсәне аңлата?”


Сектор №9.

Сезнең белән электрик Марат абыегыз уйный. “ 10 м лы баганага әкәм – төкәм менә. Көндез ул 5 м менә, ә төнлә 4 м га төшә.”

Сорау: “Ничә көннән әкәм- төкәм багана башына менеп җитәр?”


Сектор №10.

Соңгы раундта сезнең белән мин үзем уйныйм. “Борынгы грек галиме, б.э.к. 287 елда Сицилия утравының Сиракуза шәһәрендә туа. Математика, астрономия, физика белән шөгыльләнә. Аның турында бик күп легендалар йөри. Мәсәлән, ул урамга “Эврика” диеп чабып чыга. Чыннан да ул вакытта физикадан бик әһәмиятле закон ачкан була. Ул 22\7 вакланмасы белән П га якын сан тапкан. Ул Сиракуза шәһәре басып алганда б.э.к. 212 елда үлә.

Сорау: “Сүз кайсы бөек галим турында бара?”


Шуның белән уеныбыз тәмам. Сезне җиңүегез белән (уен бетү белән) тәбрик итәм. Яңа очрашуларга кадәр.




Краткое описание документа:
Дәрес тибында булмаган класстан тыш чаралар укучылар күңеленендә һәрвакыт рухи канәгатьләнү хисе калдыра. Әлеге класстан тыш чара өлкән сыйныф укучылары белән уздырыла. Аның максаты укучыларның белемнәрен киңәйтү, команда белән эшләргә өйрәнү, дуслык, ярдәмчеллек сыйфатлары тәрбияләү. Уенны әзерләү бер-ике атна алдан башлана. Өтәмә китаплар уку, бөек математиклар турында мәгълүматлар туплау, гадәти булмаган мәсьәләләр чишәргә өйрәнү. Чараны үз төбәк халкың мисаллары белән бәйләү дә шактый үзенчәлекле, чөнки ул балаларда тагын да кызыксыну уята.
Общая информация

Номер материала: 158620082009

Вам будут интересны эти курсы:

Курс повышения квалификации «Табличный процессор MS Excel в профессиональной деятельности учителя математики»
Курс повышения квалификации «Внедрение системы компьютерной математики в процесс обучения математике в старших классах в рамках реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Педагогическое проектирование как средство оптимизации труда учителя математики в условиях ФГОС второго поколения»
Курс профессиональной переподготовки «Математика: теория и методика преподавания в образовательной организации»
Курс повышения квалификации «Изучение вероятностно-стохастической линии в школьном курсе математики в условиях перехода к новым образовательным стандартам»
Курс повышения квалификации «Специфика преподавания основ финансовой грамотности в общеобразовательной школе»
Курс повышения квалификации «Специфика преподавания информатики в начальных классах с учетом ФГОС НОО»
Курс повышения квалификации «Особенности подготовки к сдаче ОГЭ по математике в условиях реализации ФГОС ООО»
Курс профессиональной переподготовки «Теория и методика обучения информатике в начальной школе»
Курс профессиональной переподготовки «Математика и информатика: теория и методика преподавания в образовательной организации»
Курс профессиональной переподготовки «Инженерная графика: теория и методика преподавания в образовательной организации»
Курс повышения квалификации «Развитие элементарных математических представлений у детей дошкольного возраста»
Курс повышения квалификации «Методика преподавания курса «Шахматы» в общеобразовательных организациях в рамках ФГОС НОО»
Курс повышения квалификации «Методика обучения математике в основной и средней школе в условиях реализации ФГОС ОО»
Курс профессиональной переподготовки «Черчение: теория и методика преподавания в образовательной организации»
Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.