Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Информатика / Другие методич. материалы / "Минем методик табышларым"
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Информатика

"Минем методик табышларым"

библиотека
материалов

Татарстан Республикасы Лаеш шәһәре

Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

2 нче Лаеш урта гомуми белем бирү мәктәбе











ЭССЕ

МИНЕМ МЕТОДИК ТАБЫШЛАРЫМ”





Башкарды :I категорияле татар теле

һәм әдәбияты укытучысы

Газизуллина Зөлфия Альфред кызы





ЛАЕШ-2013

Тел – безнең бик күп буын бабаларыбызның хезмәт җимеше, кешелекнең бәһаләп бетергесез рухи байлыгы. Ул милләтнең үткән тарихын һәм бүгенге тормышын көзгедәй бик ачык чагылдыра. Туган телем язмышы – милләт язмышы.

Туган телебезнең һәм милләтебезнең язмышы мәктәпләрдә хәл ителә. Бала күңелен ап-ак кәгазь бите белән чагыштыралар. Безгә әнә шул чиста кәгазьгә матурлык, игелеклелек, шәфкатьлелек орлыкларын ничек күбрәк салырга?

Үземнең чыгышымда Ризаэддин Фәхреддинның сүз юлларын искә төшерәсем килә:

«Балаларыгызны үзегезнең заманыгыздан башка заман өчен укытыгыз, чөнки алар сезнең заманыгыздан башка бер заманда яшәү өчен дөньяга килгәннәр»,-дип яза ул.

Мин бәхетле, чөнки үз заманымда рус телен дә, татар телен дә бер дәрәҗәдә өйрәнү бәхетенә ирештем. Бу иң кадерле ике тел – татар теле һәм рус теле – мине балачактан алып гомер буена озатып баручы юлдашларым, ике канатым.

Заман миңа: “ Югарыга мен!” – дип,

Ике канат биреп үстерде.

Канатымның берсе – татар теле,

Икенчесе – бөек рус теле.

Ә бүгенге заман балалары нинди авырлыклар кичерә соң? Саф татар гаиләсендә тәрбияләнгән татар баласы үз телен яхшылап үзләштерә алмаган заманда, рус телле балаларга татар телен, әдәбиятын укытуда без нинди авырлыклар белән очрашабыз соң?

Шуны әйтергә кирәк, рус балалары өчен татар теле – икенче тел, чит тел, шуңа күрә аларга татар телен һәм әдәбиятын өйрәтү авыр да, кызыклы да. Ә мин укытучы буларак эзләнәм, уйланам һәм дәресләрне укучы игътибарын җәлеп итәрлек итеп уздырырга омтылам.

Рус баласына татар телен һәм әдәбиятын укытканда, материалның укучыга аңлаешлы, көндәлек тормышта куллана алырлык булуы мөһим, дип уйлыйм.

Максатларым:

  • рус телле баларга системалы фәнни белем бирү;

  • аларны татарча ирекле аралашырга өйрәтү;


  • татар дөньясы турында күпкырлы мәгълүмат бирү.

Шушы максатлардан чыгып түбәндәге бурычларга таянып эш итәм.

  • рус телле балаларга татар сөйләмен тыңлап аңларга күнектерү;

  • диалогик сөйләмне оештырырга өйрәтү;

  • ирекле аралашырга өйрәтү;

  • татар телен югары дәрәҗәдә үзләштерү.

Рус балаларының сөйләм осталыгын үстерүдә һәм дөрес итеп сөйләргә өйрәтүдә уеннар зур әһәмияткә ия. Укучыларның белем алуын нәтиҗәле, кызыклы һәм мавыктыргыч итеп оештыру максатыннан дәрестә грамматик уеннар үткәрәм.

Грамматик уеннар барышында балаларның игътибарын җәлеп итә торган эш төрләренең берсе – ребус, кроссворд чишү. Дәрес темасыннан чыгып укучылар үзләре дә ребуслар, кроссвордлар төзеп алып киләләр.

Интеллектуаль уен барышында татар халкының атаклы шәхесләре, борынгы шәһәрләребез турында кызыклы мәгълүматлар бирелә. Мәсәлән, Казан һәм казанлылар турында шигырь, җыр, рәсем һәм башка материаллар туплау, шушы материалны кулланып рефератлар язу оештырамын. Бу уен вакытында төрле фәннәрдән алган белемнәре файдаланыла.

Рус балаларына татар әдәбиятын укытканда сәнгатьнең башка төрләреннән файдалану укыту – тәрбия эшенең сыйфатын күтәрүдә, сәнгать белән кызыксыну хисен үстерүдә кыйммәтле чара булып санала. Күп кенә шәхесләребезнең иҗатын өйрәнгәндә мин рәсем сәнгатенә мөрәҗәгать итәм. Рәсем сәнгате әсәрләре әдәби әсәрләрнең эчтәлеген аңларга ярдәм итәләр, укучыларның логик фикерләвен үстерә. Рәсем буенча әңгәмә үткәргәндә аз сөйли торган укучының да теле ачыла. Күргәнегезчә, Габдулла Тукай һәм Абдулла Алиш образлары укучылар иҗатында.

Балада әхлаклылык тәрбияләгәндә, аның фикерләү сәләтен үстерүдә, сөйләм телен чарлауда, халыкның үткәне, хәзергесе белән таныштырганда халык авыз иҗаты әсәрләренең кыйммәте искиткеч зур. шуны истә тотып мин дәрестә мәкаль, әйтемнәр, табышмакларны, әкиятләрне, җырлы-биюле уеннарны бик еш кулланам. Тел материалы буларак кызыклы һәм үзенчәлекле урын тоткан бу кыйммәтле чыганаклардан максатчан һәм урынлы файдалана белергә кирәк.

Бүгенге көндә укытуда яңа информацион технологияләр куллану, компьютердан нәтиҗәле файдалану – дидактика һәм методиканың әһәмиятле бурычы. Татар телен һәм әдәбиятын укытуны компьютерлаштыру һәр укучының белем эчтәлеген үзләштерүе, аның теләген, омтылышын һәм сәләтен канәгатьләндерү өчен шартлар тудыру юлында тагын бер адым булып тора. Шуны истә тотып, мин дәресләремә презентацияләр төзим. Укыту процессында компьютер технологияләрен кертү эшне тагын да нәтиҗәлерәк итә.

...Еллар дәвамында тупланган тәҗрибәләремне күзаллап утырам. 6 ел балалар белән кулга кул тотынып эшләү нәтиҗәсез үтмәгән. Бала күңеле - ак кәгазь. Укытучы һәм тәрбияче буларак , мин дә алар күңеленә кешелеклелек орлыкларын чәчкәнмен.

Уңышларыбыз зурдан булмаса да сәләтле укучыларым һәрдаим конкурс-бәйгеләрдә, олимпиадаларда катнашып торалар. Ышанычлы адымнар белән әле тагы да алга барырга кирәклеген күңелем белән сизәм. Без булдырабыз. Үземнең эш системам, ягъни концепциям бар икән. Шуны тою күңелемне җилкендерә, тагы да бөек эшләргә этәрә. Әйтергә теләгән фикерләремне аңлатып бетерә алганмындырмы, белмим. Бүгенге көндә мин үземне бик бәхетле дип саныйм: яраткан эшем, ярдәмчел хезмәттәшләрем, мине хөрмәт итүче укучыларым һәм ата-аналар булу – ул үзе зур бәхет. Димәк, Укытучы булып ялгышмаганмын. Тумыштан ук укытучы булганмын. Әйе, мин эшемне, телемне, гаиләмне яратам.Хезмәт көнем тәмамлангач, көн дә бер үк сукмактан ашкынып яраткан гаиләмә кайту, үземне бик күпләр өчен кирәк итеп санау – бу бәхет түгелме?! “Кешеләргә кирәклегеңне тою – зур бәхет ул”,- дигән бер акыл иясе. Хак сүзләр ул.

Дөнья гизеп, чит илләрдә булмасам да,

Һәрбер көнем минем хезмәттә.

Мин бит беләм: бары тырыш булса гына

Лаек була кеше хөрмәткә.

Бәхетле мин, һич арттырып әйтмим.

Алда әле күпме юллар бар.

Эшнең тәмен белеп, кулга кул тотынып,

Хезмәттәшләр белән эшләр өчен

Алда әле күпме еллар бар

Укытучы булу – зур бәхет ул.

Ул - яраткан минем хезмәтем.

Канатларым минем ныгый бара,

Күргән саен хезмәтемә күрә хөрмәтен.



Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Краткое описание документа:

Тел – безнең бик күп буын бабаларыбызның хезмәт җимеше, кешелекнең бәһаләп бетергесез рухи байлыгы. Ул милләтнең үткән тарихын һәм бүгенге тормышын көзгедәй бик ачык чагылдыра. Туган телем язмышы – милләт язмышы. Туган телебезнең һәм милләтебезнең язмышы мәктәпләрдә хәл ителә. Бала күңелен ап-ак кәгазь бите белән чагыштыралар. Безгә әнә шул чиста кәгазьгә матурлык, игелеклелек, шәфкатьлелек орлыкларын ничек күбрәк салырга? Үземнең чыгышымда Ризаэддин Фәхреддинның сүз юлларын искә төшерәсем килә: «Балаларыгызны үзегезнең заманыгыздан башка заман өчен укытыгыз, чөнки алар сезнең заманыгыздан башка бер заманда яшәү өчен дөньяга килгәннәр»,-дип яза ул. Мин бәхетле, чөнки үз заманымда рус телен дә, татар телен дә бер дәрәҗәдә өйрәнү бәхетенә ирештем. Бу иң кадерле ике тел – татар теле һәм рус теле – мине балачактан алып гомер буена озатып баручы юлдашларым, ике канатым. Заман миңа: “ Югарыга мен!” – дип, Ике канат биреп үстерде. Канатымның берсе – татар теле, Икенчесе – бөек рус теле. Ә бүгенге заман балалары нинди авырлыклар кичерә соң? Саф татар гаиләсендә тәрбияләнгән татар баласы үз телен яхшылап үзләштерә алмаган заманда, рус телле балаларга татар телен, әдәбиятын укытуда без нинди авырлыклар белән очрашабыз соң? Шуны әйтергә кирәк, рус балалары өчен татар теле – икенче тел, чит тел, шуңа күрә аларга татар телен һәм әдәбиятын өйрәтү авыр да, кызыклы да. Ә мин укытучы буларак эзләнәм, уйланам һәм дәресләрне укучы игътибарын җәлеп итәрлек итеп уздырырга омтылам.
Автор
Дата добавления 26.08.2014
Раздел Информатика
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров548
Номер материала 162774082655
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх