Әнием — кадерлем минем!

Найдено 66 материалов по теме

Әнием - кадерлем минем!

    DOCX

Предпросмотр материала:

                        Әнием-кадерлем!

(уртанчылар төркемендә үткәрелгән кичә)

Максат: сөйләм телен үстерү;

              әниләргә  хөрмәт, ихтирам,мәхәббәт тәрбияләү;

              балаларның күңелен күтәрү.

Җиһазлау: плакатлар,шарлар,чәчәкләр

                                  Кичә барышы:


Тәрбияче:Гаиләдә әни-иң изге,хөрмәтле кеше,”Ана хакын уч төбендә тәбә кыздырып ашатсаң да,кайтара алмассың”-, ди халкыбыз.
Ана!Бөек исем
Нәрсә җитә ана булуга?
Шуңа күрә зур горурлык белән
Без җырлыйбыз ана турында.

Кадерле Әниләр,әбиләр,дәү әниләр,кызлар!Сезне барыгызны да якынлашып килүче бәйрәм белән котлыйбыз.Сезгә исәнлек,саулык,озын гомер,гаилә бәхете,бары уңышлар гына телибез.Ә хәзер тәбрикләу өчен сүзне балаларга бирик.

Җыр :“Әниемне  яратам” Ф.Илаева сүзе;Н.Муртазин көе. 

Кояш көлә,мин елмаям
Сигезенче март бүген.
Бүген әниләр бәйрәме
Шуңа күңелем шат минем.


Син әнием минем өчен
Бу дөньяда бер генә
Елмайганда йөзләреңнән
Бар өйгә нур бөркелә.

Бәйрәм бүген,бәйрәм диеп,
Бар дөнья көлеп торсын.
Әни бәйрәме икәнен
Әти дә  белеп торсын.


Әбиләрне,әниләрне
Кадерлибез,зурлыйбыз,
Чын күңелдән һәммәгезне
Бәйрәм белән котлыйбыз.

“Шәрыкъ” биюе башкарыла.

Яратам сине,
Газиз әнием.
Син-бердәнберем,
Кояшым минем.

Иртүк торып битен юган
Кем уяткан Ләйләне?
Уятмаган үзе торган
Бүген әни бәйрәме.

Әниләрнең бәйрәме ул
Безнең дә көткән бәйрәм.
Җырлап-биеп күңел ачыйк
Бүген әниләр белән.

Җырлыйсы килеп кенә
Тора бүген минем дә
Көтеп алган бәйрәме
Бүген һәммәбезнең дә.

Җыр “Мин әнигә булышам”

Иртән иртүк торышка,
Чәйләр кайнаган була
Чәй янына тәмле коймак,
Чәк-чәк куелган була.


Тылсымчы кебек әнием
Һәр нәрсәгә өлгерә
Минем уңган әниемә
Тимәсен тик күз генә.

Мин дә әнине яратам,
Шуңа аңа булышам.
Әнием орышмасын дип,
Бөтен көчкә тырышам.
Гөлләргә сулар да сибәм,
Идәннәрне дә юам.
Өстәлләрне җыештырам
Хәтта керләр дә уам.


Әниләр булмаса җирдә
Кем безне сөяр иде?
Иркәләп,назлап,яратып,
“Кадерлем”-дияр иде?!

Әнием минем-алтыным
Әнием минем-көмешем
Әниемнең әйткән сүзе
Әйтерсең,татлы җимеш.


“Кызым-өметем”,-дия
Кочып иркәләп сөя.
Яхшы булсам шатлана,
Ялгышсам,яна,көя.


Мәңге яшә,сәламәт бул,
Кайгы-хәсрәт күрмә син.
Әни синең йөзләреңдә
Елмаю сүрелмәсен.


Учларымда-кояш минем,
Күңелемдә-яз минем.
Син булганда янәшәмдә,
Мин-бәхетле,әнием..!

Тәрбияче:Әниләрдәге кебек мәрхәмәтле,кайгыртучанлыкны гадилекне,әйбәтлекне без тагын кемдә күрә алабыз?Шундый сыйфатларга ия булганыгыз өчен рәхмәт сезгә,әниләр.

Җыр “Әниемә бүләгем” М.Минһаҗев көе.  

Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итә. 

Краткое описание материала

Әнием-кадерлем! (уртанчылар төркемендә үткәрелгән кичә)

Максат:

  • сөйләм телен үстерү;
  • әниләргә хөрмәт, ихтирам,мәхәббәт тәрбияләү;
  • балаларның күңелен күтәрү.

Җиһазлау: плакатлар,шарлар,чәчәкләр

Кичә барышы:

Тәрбияче: Гаиләдә әни-иң изге,хөрмәтле кеше,”Ана хакын уч төбендә тәбә кыздырып ашатсаң да,кайтара алмассың”-, ди халкыбыз. Ана!Бөек исем Нәрсә җитә ана булуга? Шуңа күрә зур горурлык белән Без җырлыйбыз ана турында. Кадерле Әниләр,әбиләр,дәү әниләр,кызлар!

Сезне барыгызны да якынлашып килүче бәйрәм белән котлыйбыз.Сезгә исәнлек,саулык,озын гомер,гаилә бәхете,бары уңышлар гына телибез.Ә хәзер тәбрикләу өчен сүзне балаларга бирик.

Җыр :“Әниемне яратам” Ф.Илаева сүзе;Н.Муртазин көе. 

Тәрбияче: Әниләрдәге кебек мәрхәмәтле,кайгыртучанлыкны гадилекне,әйбәтлекне без тагын кемдә күрә алабыз?Шундый сыйфатларга ия булганыгыз өчен рәхмәт сезгә,әниләр.

Җыр “Әниемә бүләгем” М.Минһаҗев көе. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итә. 

Әнием - кадерлем минем!

Файл будет скачан в формате:

    DOCX

Автор материала

Ибрагимова Люция Фаридовна

учитель

  • На сайте: 10 лет и 4 месяца
  • Всего просмотров: 56398
  • Подписчики: 0
  • Всего материалов: 23
  • 56398
    просмотров
  • 23
    материалов
  • 0
    подписчиков

Об авторе

Место работы: МБОУ"Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая"

Мин Г.Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белемендә башлангыч класслар укытам. Үз эшемне бик яратып башкарам. Укучыларымны яратам. Алар бик кызыксынучаннар, шуклар, өлгерләр. Бар нәрсәне дә белергә омтылалар. Шуңа күрә дә укытучы үз өстендә даими эшләргә тиеш. Без классыбыз белән гел конкурсларда, ярыш-олимпиадаларда катнашып барырга тырышабыз. Укучылар да үз мөмкинлекләрен сынап карауга бик шат.

Подробнее об авторе
Подробнее об авторе

Настоящий материал опубликован пользователем Ибрагимова Люция Фаридовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт.

Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы: