Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Язучы да Алиш, батыр да
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 24 мая.

Подать заявку на курс
  • Другое

Язучы да Алиш, батыр да

библиотека
материалов

Язучы да Алиш, батыр да.

( Мәктәпкә әзерлек төркеме)


Максат: Балаларның әкиятләр белән кызыксынучанлыгын үстерү; балаларны туган тел дә дөрес, матур һәм сәнгатьле итеп сөйләшергә өйрәтү; әкиятләр аша бер-береңне хөрмәт итәргә, дус-тату булырга өндәү; А.Алишның тормыш юлы белән таныштыру; Туган илгә мәхәббәт, патриотизм тәрбияләү.

Җиһазлау. А.Алиш портреты,китаплар, А.Алиш әкиятләре буенча ясалган рәсемнәр, А. Алишка багышланган альбомнар, газет-журналларда басылган мәкаләләр, магнитафон, аудиокассеталар, видио язма.

Алдан башкарылган эш. А.Алиш иҗаты белән танышу; хикәя, әкият- ләрен укып өйрәнү; әкиятләре буенча рәсемнәр ясау, шигырьләр өйрәнү.


Эшчәнлек барышы .


  1. Оештыру моменты.

  • Хәерле көн, балалар. Кәефләрегез ничек?

  • Яхшы.

  • Сез ана теле шөгыленә әзерме?

  • Бик яхшы, дөрес итеп утырыгыз, шөгылебезне башлыйбыз.

Бүген без әкиятләр һәм аларны язучылар белән танышуыбызны дәвам итәрбез.

Әйтегез әле, сез әкиятләр яратасызмы?(балаларның җаваплары)

Менә бу рәсемнәрне бергәләп карыйк әле. (Тактага рәсемнәр куела)

Сез нәрсәләр курәсез? Рәсемнәргә карагач, сез ниләр уйлыйсыз? Бу рәсемнәргә карап нәрсә дип әйтеп була?

Балалар:

  • Сул яктан беренче рәсем “Куян кызы” әкиятеннән.

  • Уртадагы рәсем “Бикбатыр белән Биккуркак” әкиятеннән.

  • Уңда “ Каз белән Аккош” әкияте сүрәтләнгән.

Рәсемнәргә карап кыскача гына бу әсәрләрнең эчтәлеген сөйләп үтик әле.

(Балалар теләге буенча 1-2 әкиятнең эчтәлеге сөйләнә)

  • Сез әле генә рәсемнәргә карап нәрсәнең эчтәлеген сөйләдегез?

  • Әкиятләрнең.

  • Әйе, бик дөрес уйлыйсыз. Нәрсә соң ул әкият? Беләсезме?

(Җаваплар)

Тәрбияче:

  • Әкият ул – уйлап чыгарылган, мавыктыргыч, бик кызыклы әсәр. Әкиятне кешеләр уйлап чыгарып бер-берсенә сөйлиләр, аның эчтәле -ген үзгәртәләр. Мондый әкиятләрне халык әкиятләре дип атыйлар. Әкиятләрне язучылар да яза. Сез шундый язучыларны, аларның әкият- ләрен беләсезме? (Балалар җавабы).

  • Сез бик куп беләсез икән, бик әйбәт.

(Тактага А. Алиш портреты куела)

  • Бу абыйны кургәнегез бармы? Таныйсызмы? (Җаваплар)

  • Сезнең алда А. Алиш портреты. Ул балалар өчен бик кызыклы, мавык- тыргыч, мәгънәле ,бик күп әкиятләр, хикәяләр язган. Аның әсәр- ләрендә хайваннар, кошлар, бөҗәкләр зур урын алып тора. Алар аша, аларны сөйләштереп, язучы безне табигать белән таныштыра, яхшы тәрбия бирә.

Искә төшерик әле. Без аның нинди әкиятләрен, хикәяләрен укы- дык? (Балалар җавабы тыңлана )

Аның әсәрләрен укып без нәрсәләргә өйрәнәбез? (тату булырга, сугышмаска, әти-әниләрнең сүзен тыңларга, ялганламаска, сер саклый белергә, батыр булырга, каршылыкларны төрле юллар белән чишәргә, бер-береңә ярдәм итәргә өйрәнәбез.)

Мин сезне сынап карыйм әле. Сез аның әкиятләрен яхшы өйрән- дегезме, игътибар белән тыңладыгызмы икән?

Биремнәр:

1. Рәсемнәргә игътибар белән карагыз әле.

Бу бөҗәкләрнең кайсысы “Нечкәбил” әкиятенә туры килә? Бу әкияттә нәрсә турында сөйләнә?

  1. Сезнең каршыгызда 3 куян. Бу куяннарның кайсысы Алиш әкиятеннән? Ни өчен шулай уйлыйсыз?

Әкиятләрне бик яхшы беләсез, игътибар белән тыңлаган икәнсез.

  1. Мин сезгә бер әкияттән өзек тыңлатам, бу нинди әкияттән. Әкияттә кемнәр турында сөйләнә? Әкият безне нәрсәгә өйрәтә?

(видио язмадан “Каз белән Аккош” әкиятеннән өзек карау)(Балаларның җавабы тыңлана )

Ә хәзер ял итеп алыйк.


Физкультминут “Түгәрәкле уйнаганда ”.


II. А. Алиш 1908 елның 15 сентябрендә Татарстан Республикасы Спас районы Көек авылында туган. Быел аның тууына 105 ел булды.

Абдулла Алишның әтисе игенче, киң күңелле, белемле кеше булган. Ул балаларны кечкенәдән үк хезмәткә өйрәтергә, белемле һәм тәрбияле итәргә тырышкан.

Әнисе Газизә апа да авыл халкы арасында укымышлы хатын санал- ган, әдәбиятны бик яраткан шигырь, бәетләр чыгарган.

Абдулла шушы тату һәм хезмәт сөючән гаиләдә кечкенәдән үк зирәк һәм зиһенле бала булып үскән. 6-7 яшьтән үк әтисеннән укырга, язарга өйрәнгән. Мәктәптә ул бик яхшы укый, фәннәрне яхшы үзләштерә. Драма әдәбия түгәрәкләре, концертлар оештыру, стенгазетлар чыгару эшлә- рендә актив катнаша. Үзе дә кечкенә шигырьләр, хикәяләр яза башлый.

Мәктәпне тәмамлагач, ул Казанга килә, белемен давам итә.

Аның ике улы була. Ул гаиләсен, уллары Алмаз белән Айвазны бик ярата. Аларга атап әкиятләр, шигырьләр яза. Уллары әтиләре язган әсәр- ләрне бик яратып, кызыксынып, игътибар белән тыңлыйлар. Аның “Ана әкиятләре” 1941 елдан бирле туктаусыз татар һәм рус телләрендә ба- сылып килә.

1941 елның 22 июнь иртәсе. Бөек Ватан сугышы башлана. А.Алиш та июль аенда фронтка китә. Орлов өлкәсендә барган каты сугышларда катнаша. 1941 елның октябрендә чолганышта калып ,фашистлар кулына әсир төшә.

Берлин янындагы төрмәдә А.Алиш Муса Җәлил һәм аның көрәш- тәшләре белән очраша, алар белән бергә яшерен оешмада эшли.

1944 елның 25 августында 11 көрәшче фашистлар тарафыннан җәза- лап үтерелә.

А.Алишның әнисе улының һәлак булуын белгәч, бик кайгыра һәм үзе дә аңа багышлап:

Рәхмәт булсын балама, Дошманнарга сатылмаган

Туры юллардан барган, Улым сүзендә торган.

Дошманнарның йөрәгенә Нинди газаплар күрсәдә

Бик күп куркулар салган. Һаман нык, чыдам булган.

Балалар кала димәгән,

Үзем үләм димәгән,

Дошман сузенә алданып

Туган илен бирмәгән.

дип шигырь яза. Ул улының батыр, куркусыз, туган илгә тугры булып калуы белән горурлана.


Акрын гына музыка уйный( “Кыр казлары “А.хөсәенов көе)


Туган илебез А. Алишны онытмый. Үлгәннән соң батырлыклары өчен аны орден һәм медальләр белән бүләкли. Аның исемен йөртүче мәктәпләр, балалар оешмалары, урамнар бар. Казан шәһәрендә, туган авылы Көектә музей эшли, һәйкәл куелган.

Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә аның әсәрләрен, әкиятләрен, хикәяләрен балалар бик яратып укыйлар, әкиятләрен сәхнәләштерәләр.

Казан дәүләт курчак театры аның “Сертотмас үрдәк” әкиятен сәхнә- дә куйды. Без сезнең белән бергә ул әкиятне карадык.

Шагыйрьләр аңа багышлап шигырьләр язалар. Композиторлар аның шигырьләренә җырлар иҗат итәләр. Әле генә сез тыңлаган көй шулар- ның берсе. Аны композитор Азат Хөсәенов А. Алишның “Кыр казлары” шигыренә багышлап язган.

Без дә яраткан язучыбыз, оста әкиятче А. Алишның әсәрләрен тың-ладык, укыдык. А.Алиш үзе язган һәм аңа багышлап язылган башка шагыйрьләрнең иҗатын яттан өйрәндек.


Алисә: Әйтсәләр дә: барып тор син, дип,

Дөньяның иң рәхәт биренә.

Әйтер идем кирәк түгел, дип

Кайтам мин, дип , туган илемә.

Сатмас егет илен алтын – көмешләргә

Әгәр югалтмаса вөҗданын:

Алтынны ул чүпкә санар

Иң кыйммәтле күрер Ватанын.



Илназ Алиш абый!

Сине сагына Көек, бик сагына

Эзең калган урман тугайлар.

Киң кырларның зәңгәр күкләреннән

Сагынып җыр суза тургайлар.

Алсу:

Алиш абый, әкиятчебез

Җиттә бит туган көнең.

Бу көннәрдә син гел истә,

Укыйбыз әкиятләрең.

Тәртипле булырга тырышабыз

Исемеңә лаек булырлык.

Язучы да Алиш, батыр да

Син бит безгә горурлык.

Люзия:

Язучы да Алиш, батыр да

Яшен булып, яуда яшьнәгән!

Ил алдында бер тапкыр да

Мин – батыр, дип гайрәт чәчмәгән.

Зилә:

Кечкенәдән гашыйк, Алиш абый,

Синең язган барча әсәргә.

Телебез шулай киләчәктә дә

Синең кебек горур яшәргә.


Язган һәммә әсәрләрең синең

Ак юл булып сеңә күңелгә.

Алиш абый, синең батырлыгың

Онытылмас гомер-гомергә.


Җыр “Хәтер” Т. Валиев көе; Д. Гайнетдинова сүз.


  1. Хәтер булып еллар аваз сала

Төзәлмәгән әле яралар.

Яу кырыннан кайтмый калганнарның

Таш сыннары сакта торалар.

Кушымта:

Җиңү яулап. Башын салып калды

Яу кырында сугыш батыры.

Тыныч кына үтеп китмик әле

Таш сыннарда еллар хәтере.

  1. Уйчан күзләр, кисәтүле караш

Әйтә кебек безне кисәтеп.

Мин бит сиңа таш сын гына түгел

Көрәшче мин синең якташың.


Әйе, менә шундый батыр, кыю булган безнең әкиятләр остасы – А. Алиш абыебыз. Ул үзе генә батыр булып калмый, безне дә үзенең әкиятләре, хикәяләре белән кыю булырга, туган илне яратырга өнди.



III. Йомгаклау.

Балалар, без бүген сезнең белән кем турында сөйләштек?

  • Сез аның әкиятләрен тыңларга яратасызмы?

  • Ул әкиятләр безне нәрсәләргә, нинди булырга өйрәтә?

Балалар:

  • Туган илебезне, торган җиребезне яратырга. Табигатьнең матурлыгын күрергә.Сүз тыңларга, дус-тату яшәргә, батыр булырга, авырлыкларны бергәләп җиңәргә, ялган сөйләмәскә, хезмәтне сөяргә, тырыш булырга

өйрәтә.

Тәрбияче:

-Булдырдыгыз, балалар. Сез үзегезне сынатмадыгыз. Миңа сезнең актив, бердәм булуыгыз бик ошады. Һәрвакытта дус-тату булыгыз, бергәләп уйнагыз, бер - берегезне хөрмәт итегез.














Краткое описание документа:

Язучы да Алиш, батыр да. ( Мәктәпкә әзерлек төркеме) 

Максат: Балаларның әкиятләр белән кызыксынучанлыгын үстерү; балаларны туган тел дә дөрес, матур һәм сәнгатьле итеп сөйләшергә өйрәтү; әкиятләр аша бер-береңне хөрмәт итәргә, дус-тату булырга өндәү; А.Алишның тормыш юлы белән таныштыру; Туган илгә мәхәббәт, патриотизм тәрбияләү.

Җиһазлау. А.Алиш портреты,китаплар, А.Алиш әкиятләре буенча ясалган рәсемнәр, А. Алишка багышланган альбомнар, газет-журналларда басылган мәкаләләр, магнитафон, аудиокассеталар, видио язма.Алдан башкарылган эш. А.Алиш иҗаты белән танышу; хикәя, әкият- ләрен укып өйрәнү; әкиятләре буенча рәсемнәр ясау, шигырьләр өйрәнү.

Эшчәнлек барышы .

1. Оештыру моменты.

- Хәерле көн, балалар. Кәефләрегез ничек?

- Яхшы.

- Сез ана теле шөгыленә әзерме?

- Бик яхшы, дөрес итеп утырыгыз, шөгылебезне башлыйбыз.Бүген без әкиятләр һәм аларны язучылар белән танышуыбызны дәвам итәрбез.Әйтегез әле, сез әкиятләр яратасызмы?(балаларның җаваплары)Менә бу рәсемнәрне бергәләп карыйк әле. (Тактага рәсемнәр куела)Сез нәрсәләр курәсез? Рәсемнәргә карагач, сез ниләр уйлыйсыз? Бу рәсемнәргә карап нәрсә дип әйтеп була?

Балалар:- Сул яктан беренче рәсем “Куян кызы” әкиятеннән.- Уртадагы рәсем “Бикбатыр белән Биккуркак” әкиятеннән.- Уңда “ Каз белән Аккош” әкияте сүрәтләнгән.Рәсемнәргә карап кыскача гына бу әсәрләрнең эчтәлеген сөйләп үтик әле.(Балалар теләге буенча 1-2 әкиятнең эчтәлеге сөйләнә)

- Сез әле генә рәсемнәргә карап нәрсәнең эчтәлеген сөйләдегез?

- Әкиятләрнең.

- Әйе, бик дөрес уйлыйсыз. Нәрсә соң ул әкият? Беләсезме?(Җаваплар)Тәрбияче:- Әкият ул – уйлап чыгарылган, мавыктыргыч, бик кызыклы әсәр. Әкиятне кешеләр уйлап чыгарып бер-берсенә сөйлиләр, аның эчтәле -ген үзгәртәләр. Мондый әкиятләрне халык әкиятләре дип атыйлар.

Әкиятләрне язучылар да яза. Сез шундый язучыларны, аларның әкият- ләрен беләсезме? (Балалар җавабы).- Сез бик куп беләсез икән, бик әйбәт.(Тактага А. Алиш портреты куела)- Бу абыйны кургәнегез бармы? Таныйсызмы? (Җаваплар)- Сезнең алда А. Алиш портреты.

Ул балалар өчен бик кызыклы, мавык- тыргыч, мәгънәле ,бик күп әкиятләр, хикәяләр язган. Аның әсәр- ләрендә хайваннар, кошлар, бөҗәкләр зур урын алып тора. Алар аша, аларны сөйләштереп, язучы безне табигать белән таныштыра, яхшы тәрбия бирә.Искә төшерик әле.

Без аның нинди әкиятләрен, хикәяләрен укы- дык? (Балалар җавабы тыңлана )Аның әсәрләрен укып без нәрсәләргә өйрәнәбез? (тату булырга, сугышмаска, әти-әниләрнең сүзен тыңларга, ялганламаска, сер саклый белергә, батыр булырга, каршылыкларны төрле юллар белән чишәргә, бер-береңә ярдәм итәргә өйрәнәбез.)

Мин сезне сынап карыйм әле. Сез аның әкиятләрен яхшы өйрән- дегезме, игътибар белән тыңладыгызмы икән?Биремнәр: 1. Рәсемнәргә игътибар белән карагыз әле.Бу бөҗәкләрнең кайсысы “Нечкәбил” әкиятенә туры килә? Бу әкияттә нәрсә турында сөйләнә?2. Сезнең каршыгызда 3 куян.

Бу куяннарның кайсысы Алиш әкиятеннән? Ни өчен шулай уйлыйсыз?Әкиятләрне бик яхшы беләсез, игътибар белән тыңлаган икәнсез.3. Мин сезгә бер әкияттән өзек тыңлатам, бу нинди әкияттән. Әкияттә кемнәр турында сөйләнә? Әкият безне нәрсәгә өйрәтә? (видио язмадан “Каз белән Аккош” әкиятеннән өзек карау)(Балаларның җавабы тыңлана )

Ә хәзер ял итеп алыйк.
Физкультминут “Түгәрәкле уйнаганда ”.

II. А. Алиш 1908 елның 15 сентябрендә Татарстан Республикасы Спас районы Көек авылында туган.

Быел аның тууына 105 ел булды.Абдулла Алишның әтисе игенче, киң күңелле, белемле кеше булган. Ул балаларны кечкенәдән үк хезмәткә өйрәтергә, белемле һәм тәрбияле итәргә тырышкан.Әнисе Газизә апа да авыл халкы арасында укымышлы хатын санал- ган, әдәбиятны бик яраткан шигырь, бәетләр чыгарган.

Абдулла шушы тату һәм хезмәт сөючән гаиләдә кечкенәдән үк зирәк һәм зиһенле бала булып үскән. 6-7 яшьтән үк әтисеннән укырга, язарга өйрәнгән. Мәктәптә ул бик яхшы укый, фәннәрне яхшы үзләштерә. Драма әдәбия түгәрәкләре, концертлар оештыру, стенгазетлар чыгару эшлә- рендә актив катнаша.

Үзе дә кечкенә шигырьләр, хикәяләр яза башлый.Мәктәпне тәмамлагач, ул Казанга килә, белемен давам итә. Аның ике улы була. Ул гаиләсен, уллары Алмаз белән Айвазны бик ярата. Аларга атап әкиятләр, шигырьләр яза. Уллары әтиләре язган әсәр- ләрне бик яратып, кызыксынып, игътибар белән тыңлыйлар.

Аның “Ана әкиятләре” 1941 елдан бирле туктаусыз татар һәм рус телләрендә ба- сылып килә.
Әйе, менә шундый батыр, кыю булган безнең әкиятләр остасы – А. Алиш абыебыз. Ул үзе генә батыр булып калмый, безне дә үзенең әкиятләре, хикәяләре белән кыю булырга, туган илне яратырга өнди.

III. Йомгаклау.

Балалар, без бүген сезнең белән кем турында сөйләштек?

- Сез аның әкиятләрен тыңларга яратасызмы?

- Ул әкиятләр безне нәрсәләргә, нинди булырга өйрәтә?

Балалар:- Туган илебезне, торган җиребезне яратырга. Табигатьнең матурлыгын күрергә.Сүз тыңларга, дус-тату яшәргә, батыр булырга, авырлыкларны бергәләп җиңәргә, ялган сөйләмәскә, хезмәтне сөяргә, тырыш булырга өйрәтә.

Тәрбияче:-Булдырдыгыз, балалар. Сез үзегезне сынатмадыгыз. Миңа сезнең актив, бердәм булуыгыз бик ошады. Һәрвакытта дус-тату булыгыз, бергәләп уйнагыз, бер - берегезне хөрмәт итегез.

Автор
Дата добавления 17.10.2013
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров451
Номер материала 16359101729
Получить свидетельство о публикации

Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх