Инфоурок / Иностранные языки / Другие методич. материалы / Татар теле һәм әдәбиятын укытуда компетентлылык, хезмәттәшлекнең роле

Татар теле һәм әдәбиятын укытуда компетентлылык, хезмәттәшлекнең роле

Напоминаем, что в соответствии с профстандартом педагога (утверждён Приказом Минтруда России), если у Вас нет соответствующего преподаваемому предмету образования, то Вам необходимо пройти профессиональную переподготовку по профилю педагогической деятельности. Сделать это Вы можете дистанционно на сайте проекта "Инфоурок" и получить диплом с присвоением квалификации уже через 2 месяца!

Только сейчас действует СКИДКА 50% для всех педагогов на все 111 курсов профессиональной переподготовки! Доступна рассрочка с первым взносом всего 10%, при этом цена курса не увеличивается из-за использования рассрочки!

ВЫБРАТЬ КУРС И ПОДАТЬ ЗАЯВКУ
библиотека
материалов

Җәмгыятьнең икътисадый, иҗтимагый, мәдәни, рухи һәм әхлакый хәле укытучының ни дәрәҗәдә белемле һәм тәрбияле булуына бәйле. Бары тик төпле белемле, әхлакый шәхес кенә шәхес тәрбияли ала. Укытучының шәхси сыйфатлары һәм һөнәри осталыгы яшь буынны тәрбияләүгә зур йогынты ясый.

Хәзерге шартларда укытучыларның белемен үстерү, аны камилләштерү – иң мөһим проблемаларның берсе икәне көн кебек ачык. Аны тормышка ашыру укытучыдан үз шәхесенә тәнкыйть күзлегеннән карап, яңалыкка омтылуны, заман сулышын тоеп, белемен эзлекле үстерүне, укыту-тәрбия бирү процессына иҗади якын килеп эшләүне таләп итә.

Федераль стандарт таләпләрен гамәлгә ашыру дәреснең сыйфатына бәйле. Дәреснең нәтиҗәлелеге, сыйфаты турында сөйләгәндә бүгенге көндә еш кына компетентлылык күздә тотыла.

Нәрсә соң ул компетентлык? Аның компонентлары түбәндәгеләр:

- белем бирү;

- белемнең кыйммәте;

- белемне куллануга омтылыш һәм аны уңышлы куллану тәҗрибәсе;

Димәк, компетентлылык ул - компетенцияле кеше. Компетенция - нинди дә булса өлкәдә осталык.

Теләсә нинди фәнгә мәхәббәт, аны өйрәнергә омтылыш иң элек бу фәннән белем бирүче укытучыдан башлана. Укытучы үз эшчәнлегендә укучының кечкенә генә иҗади уңышын, җавапларының уңай якларын күрергә; фикерләрен ахырынача тыңлый белергә тиеш. Бала белән аралашу өчен уңайлы шартлар булдырырга, аның ышанычын акларга кирәк.

Укучыга биремнәрне сайлап алу һәм аларны төрле ысул белән эшләү иреген тәэмин итү, аны үз эшенә анализ ясарга өйрәтеп, бертуктаусыз алга баруына булышу әһәмиятле.

Укучыларның әдәби тел культурасын гамәли үзләштерүләренә ирешү мәктәптә татар теле укытуның бүген иң мөһим бурычларыннан берсе булып тора. Без укучыга әдәби тел нормаларын өйрәтеп, аны гамәлдә дөрес файдалану, мәгълүмати чараларны дөрес куллана белү күнекмәләрен бирүгә аеруча игътибар итәргә тиешбез. Шул вакытта гына укучының гомуми культурасы үсә һәм ул барлык яктан да грамоталы була.

Безнең һәрберебез үз эшебезнең чын осталары булырга тиешбез. Алган белемнәребез белән генә чикләнеп яшәү дөрес булмас иде минемчә. Уздырган әңгәмәләребез, биргән һәр дәресебез кызыклы булсын, балаларны мавыктыргыч мәгълүматлар биреп шатландыру өчен без көн дә үз белемебезне күтәрү өстендә эшләргә, тормыш казанында кайнарга тиешбез. Димәк, гомеребез буена үзлегебездән укып белемебезне арттырырга, үз өстебездә эшләргә, ягъни эрудицияле булырга тиешбез. Гомумән, татар теле һәм әдәбиятын укытуны камилләштерүнең чиге юк, фәкать безгә эзләнергә, яңалыкка омтылырга, билгеләнгән максатка кыю барырга гына кирәк.

Хәзерге чорда укытуның яңа моделенә күчү безнең өчен көнүзәк проблемага әйләнде.Ул түбәндәгеләргә нигезләнә:

-укыту технологиясенең үзәгендә укучы тора;

-белем алуда балалар үзләре актив катнаша;

-укыту процессы укучыларның ижади сәләтен үстерүгә юнәлдерелә.

-уку эшчәнлегенең нигезен педагог һәм укучының хезмәттәшлеге тәшкил итә.

Үзара хезмәттәшлек педагогикасы технологиясенең төп максатлары түбәндәгеләрдән гыйбарәт: баланың шәхесенә хөрмәт белән карау, укыту һәм тәрбиянең бердәмлеге.

Хезмәттәшлекнең төрләре бик күп: укучы белән укытучы, укучы белән укучы, укытучы белән укытучы, укытучы белән уку йортлары, мәктәпләр, китапханәләр, укытучы белән ата-аналар хезмәттәшлеге һ.б. Без бүген шуларның кайберләренә тукталырбыз.

Үзара хезмәттәшлек педагогикасында мөһим урынны укытучы белән укучы арасындагы мөнәсәбәт алып тора. Укучыга белем һәм тәрбия бирү өчен аңа педагогик объект итеп кенә түгел, ә бергәләп хезмәттәшлек субъекты итеп карарга кирәк.

Шунысы да әһәмиятле: әгәр укытучы дәрестә уңай психологик халәт тудыра алса, уңышка китерәчәк ситуация уйлап таба алса, үз эшен яратса, укучыларны хөрмәт итсә, ул һичшиксез зур уңышларга ирешәчәк. Балалар үзләренә булган игътибарны күреп үзләрен яратуларын, үзләренә ышануларын тоеп яшәргә тиеш. Шулвакытта гына укытучы белән укучы арасында ныклы хезмәттәшлек була ала.

Дәресләрдә без укучыларны бер-берсе белән дә хезмәттәшлек итәргә өйрәтергә тиешбез. Мин укучыларның үзара хезмәттәшлек итүе өчен эшне төркемнәрдә яки парларда оештыру иң кулай дип саныйм. Белгәнебезчә, укучы дәрестә укытучы белән, шулай ук иптәшләре белән хезмәттәшлек итә алсын өчен, ул дөрес итеп аралаша, сөйләшә белергә тиеш. Моның өчен укучыларның коммуникатив компетенцияләрен үстерү зарур. Укучыларда коммуникатив компетентлыкны үстерү бары тик аралашканда, дөресрәге сөйләм вакытында гына була ала. Коммуникатив компетенция – белемле итеп аралаша белү ул.

Татар теле дәресләрен интеграль итеп укыту да төрле фән укытучылары белән хезмәттәшлек булып тора. Мондый дәресләр укучыларда дәрескә карата кызыксыну уята. Әлбәттә, мондый дәресләр еш үткәрелми, шулай булса да башка дәресләр белән чагыштырганда аларның нәтиҗәсе югарырак.

Гомумән, дәресләребездә телебезгә карата нинди генә алымнар, технологияләр куллансак та, аңа карата сакчыл караш тәрбияләү һәм аның аралашу даирәсен киңәйтү проблемасын чишү тора.

Хезмәттәшлекнең төрләре бик күп: укучы белән укытучы, укучы белән укучы, укытучы белән укытучы, укытучы белән уку йортлары, мәктәпләр, китапханәләр, укытучы белән ата-аналар хезмәттәшлеге һ.б. Без бүген шуларның кайберләренә тукталырбыз.


Китапханәләр белән хезмәттәшлек.

Без үзебезнең мәктәп һәм авыл китапханәләре белән хезмәттәшлек итәбез. Китапханәче белән берлектә укучылар белән китапханәгә экскурсия оештыру ярдәмендә китапханәнең төп кагыйдәләре, уку культурасын тәрбияләү турында әңгәмәләр үткәрәбез.

Уку процессында алган белемнәрен тагын да тирәнәйтү максатыннан укучыларны татар теле буенча китаплар белән таныштырабыз, укучыларыбызга китапханәдәге әдәби китаплар,газета-журналлар, яңа кайткан китаплар буенча күзәтүләр оештырабыз.

Китапханәчеләр мәктәп планы нигезендә үткәрелә торган класстан тыш чаралар, фән атналыклары барышында укучыларга әдәбият сайлауга ярдәм итәләр. Шулай ук язучылар юбилейлары, ил күләм бәйрәмнәре уңаеннан китап, рәсем күргәзмәләре, конференцияләр оештырыла, тиешле әдәбият сайларга ярдәм күрсәтелә.


Интернет челтәре аша хезмәттәшлек.

Дәресләрдә укучылар белән китапханәләргә, музейларга, театрларга виртуаль сәяхәт итү дәресләрне эчтәлекле, кызыклы итә. Бу да хезмәттәшлекнең бер формасы булып тора.

Белгәнебезчә, интернет челтәре безгә үзебезнең эш тәҗрибәбез белән уртаклашырга бик зур мөмкинлекләр бирә. Татар теле һәм әдәбияты дәресләре өчен андагы төрле берләшмәләрдә бик бай, тирән эчтәлекле дәрес эшкәртмәләре, презентацияләр, имтиханнарга әзерлек буенча бик күп материал табарга була.

Мин дә башка укытучылар кебек, интернет челтәреннән бик теләп файдаланам. Үземнең дәрес эшкәртмәләрем, эш тәҗрибәм белән уртаклашам. Бигрәк тә үз сайтым аша мин үземә бик күп хезмәттәшләр таптым. Без алар белән даими хезмәттәшлек алып барабыз. Мәсәлән, Чувашстанның Батыр районыннан Илсөяр Газизовна, Самара өлкәсеннән Рәйхан Вәлитовна һ.б. үз дәресләрендә минем сайтка урнаштырган материаллардан даими кулланулары, дәресләрдә аларның бик нык ярдәм итүләре турында фикерләрен белдерделәр. Мин алар белән тыгыз элемтәдә торам.

Шулай ук минем дәрес эшкәртмәләрем, мәкаләләрем педсовет.орг, белем.ру, Инфоурок, укытучылар сайтларында урын алган. Гомумән, илебезнең төрле почмакларындагы укытучылар интернет челтәренә куелган материалларымны актив кулланалар.

Бөтенрәсәй сайтлар бәйгесендә танышкан хезмәттәшләрем татар теле укытучылары Сарманнан Раушания Мәтҗанова, Мөслимнән Гөлназ Җәлиловалар да мактауга лаек укытучылар. Аларның сайтлары күпләргә үрнәк булырдай. Безнең фәнебез буенча ниләр генә юк аларның сайтларында. Дәреснең кайсы этабына нәрсә кирәк, ул сайтларда һәрберсен табарга була.

Һәр укытучы, төрле педагогик ресурсларга кереп, үзенең һөнәри белемнәрен күтәрә, башка укытучыларның эш тәҗрибәсе, яңалыклар белән таныша ала. Мондый хезмәттәшлектә укытучыларның мәкалә урнаштыручының авторлык хокукларын бозмаулары төп шарт булып тора. Кызганычка каршы, мондый хәлләр эш күзәтелә. Мәсәлән, Открытый класс берләшмәсендә минем “Әхлак тәрбиясе- күңел хәзинәсе” дип исемләнгән мастер- класс эшкәртмәмне сүзен- сүзгә күчереп куючы Теләче районы югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәйдуллина Гөлнур Мәхмүт кызының эшне үз исеме белән беркетеп куюы бер дә матур күренеш түгел, минемчә. Шулай ук быел үткәрелгән “Авыл укытучысы” бәйгесендә дә андый эшләр күзгә чалынды. Интернеттагы эш программаларының да күбесен укытучылар үзләренеке итәргә тырышалар. Шундый хәлләрнең татар теле укытучылары арасында күзәтелүе кызык хәл түгел, әлбәттә. Әйдәгез әле, бер- беребезне, эшебезне хөрмәт итик, күчеремләп алганнан соң эшне башкаручыларның исемнәрен күрсәтик, аларның авторлык хокукларын бозмыйк! Менә шунда ул хезмәттәшлек итү булыр иде ичмасам!


Бәйгеләр, фәнни- гамәли конференцияләр аша хезмәттәшлек.

Белгәнебезчә, без татар теле укытучылары бәйгеләрдә бик теләп, актив катнашабыз, шулай ук фәнебез буенча үткәрелгән бәйгеләргә укучыларыбызны да җәлеп итәбез. Бәйгеләрдә без бик күп укытучылар белән танышабыз, аларның эш алымнарын өйрәнәбез, үзебезнекен күрсәтәбез. Һәр ел саен татар теле укытучылары өчен мастер- класс бәйгесе үткәрелә. Кызганычка каршы, безнең район укытучылары район турында бик пассив катнашалар, катнашучыларның да күбесе һәр ел саен катнаша торган укытучылар. Тәҗрибә уртаклашу, фикер алышу һәркемгә дә кирәк бит. Ә республикага баргач бер- береңнең дәресен карау бик зур бәхет, чөнки син ул бәйгедән үзең өчен нәрсәдер аласың, яңалык ачасың. Шуңа күрә сезнең барыгызны да бәйгеләрдә актив булырга чакырасым килә. Укытучылар өчен нинди генә фәнни- гамәли конференцияләр үткәрелми! Анда да безнең укытучылар сирәк катнашалар. Вакыт юк диярсез, әлбәттә шулай, ләкин без телчеләр һәр җирдә дә өлгер, җитез булырга тиешбез.

Уку йортлары, фән белгечләре белән хезмәттәшлек.

Без, Тукай районы укытучылары, Яр Чаллы педагогик технологияләр һәм ресурслар институты доценты Роза Зәкиевна Хәйдәрова белән хезмәттәшлек итәбез.Роза Зәкиевна безнең белән федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә керткәндә рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен укытуның үзенчәлекләренә, яңа педагогик технологияләр куллануга, “Күңелле татар теле” укыту-методик комплект белән эшләүгә багышланган тирән эчтәлекле фикерләре белән уртаклаша. Нинди кыенлыклар килеп чыкса да, без аңа шалтыратабыз, аның фикерләрен зур кызыксыну белән тыңлыйбыз. Бигрәк тә үткән уку елы алдыннан яңа программалар чыккач, ул безгә бик күп файдалы киңәшләрен бирде. Киләчәктә дә безнең район укытучылары белән аның арасындагы хезмәттәшлек эше дәвамлы булыр дип ышанып калабыз.

Казан Идел буе университеты мөгаллиме, филология фәннәре кандидаты Ләйсән Кафилевна Ишкинина белән дә хезмәттәшлек итәбез. Курслар үткәндә ул безнең, татар теле укытучыларының кураторы иде. Ул безгә авторлык программалары, фәнни эшләр язу буенча бик нык ярдәм итте. Нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итсәк тә, кире какмады.

Безнең мәктәп, Мәләкәс, Кнәз, Комсомол мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары Алабуга дәүләт университеты һәм Идел буе федераль университеты белән берничә еллардан бирле хезмәттәшлек итәләр. Һәр ел саен үткәрелә торган фәнни- гамәли конференцияләрдә шушы мәктәп укучылары тирән эчтәлекле чыгышлары белән катнашып, призлы урыннар яулыйлар.

Сәләтле укучылар белән эшләүче Актанышның 2 нче номерлы гимназиясе менә ике ел рәттән татар теле һәм әдәбияты буенча фәнни- гамәли конференияләр үткәрә. Бу мәктәп белән дә без тыгыз элемтәдә торабыз. Гимназиянең инновацион эшчәнлек буенча директор урынбасары Венера Хаева безгә нинди генә чара үткәрәселәре булса да, алдан нигезләмә җибәрә. Шулай итеп, без бик теләп алар үткәргән чараларда катнашабыз. Ике ел рәттән укучыларыбыз призлы урыннар яулап, башка мәктәп укучылары, шагыйрьләр белән аралашып кайттылар. Димәк, бу шулай ук хезмәттәшлекнең бер тармагы.

Мәктәпара, районара, төбәкара хезмәттәшлек.

Без татар теле һәм әдәбияты укытучылары үзара, районара, төбәкара бер- бер-беребез белән тәҗрибә уртаклашабыз, хезмәттәшлек итәбез. Бу хезмәттәшлек безгә татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укыту буенча бик күп тәҗрибә уртаклашырга, белемебезне күтәрергә нык ярдәм итә. Районыбызның татар теле укытучылары Резедә Гайсовна, Рамилә Яхимовналар белән без һәрвакыт тыгыз элемтәдә торабыз. Татар теле буенча нинди генә яңалыклар, үзгәрешләр булса да хәбәрләшеп яшибез. 9 нчы сыйныфларны сынауга әзерләгәндә дә, укучыларыбызны олимпиадага әзерләгәндә дә бер- беребезгә үзебездә булган материалланы җибәрәбез, киңәшләшәбез. Гомумән, районыбызның татар теле укытучылары белән хезмәттәшлек җепләре ныгыганнан ныгый бара.

Хәзер сезнең игътибарга башка район, шәһәр мәктәпләре укытучылары белән хезмәттәшлегебезнең ни дәрәҗәдә булуын күзаллар өчен татар теле укытучыларының чыгышларын тәкдим итәм.

Видео.

Шайдуллина Ландыш Камилевна, Сарман районы

3. Хаева Венера Насиховна, Актаныш районы


Хөрмәтле укытучылар! Әйдәгез бергәләп җиң сызганып эшләүне дәвам итик. Укучылар белән дә, укытучылар белән дә, уку йортлары һәм башкалар белән дә хезмәттәшлек эшен ныгытыйк!


Игтибарыгыз өчен зур рәхмәт!!!

Краткое описание документа:

В этой статье говорится о компетентности современного учителя, о его сотрудничестве с учениками, учителями, библиотекой, учебными заведениями и. т. д. Раскрывается суть понятий о компетентности, сотрудничества. Главными целями сотрудничества являются уважение ученика. На сегодняшний день для нашей страны важной проблемой является обеспечить качество образовательного процесса. С этим тесно связана компетентность учителя. учителем можно назвать образованного учителя, ведущую на высоком уровне педагогическую деятельность.

Общая информация

Номер материала: 163767082701

Похожие материалы