Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Рабочие программы / Авторская программа по татарской литературе «Татар халкы хәзинәләре» для учащихся 3 класса (русская группа)
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 26 апреля.

Подать заявку на курс
  • Другое

Авторская программа по татарской литературе «Татар халкы хәзинәләре» для учащихся 3 класса (русская группа)

Выберите документ из архива для просмотра:

Выбранный для просмотра документ Авторлык программасы Лизунина Э.Х..docx

библиотека
материалов

Килешенде: Килешенде: Расланды:

Кама Тамагы районы Тенеш бистәсе “Рудник урта Тенеш бистәсе “Рудник

татар теле һәм әдәбияты гомуми белем бирү мәктәбе”нең урта гомуми белем бирү

укытучыларының укыту- тәрбия эшләре буенча мәктәбе”нең директоры:

РМБ җитәкчесе : директор урынбасары:


_________/Хөсәенова В. Р./ _________/Хөсәенова С.В./ __________/Хафизова Р.Х.













Татар халкы хәзинәләре

Рус мәктәбенең 3 нче сыйныф укучылары өчен

татар теленнән авторлык программасы







Программаның авторы: Кама Тамагы районы

Рудник урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең

I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Лизунина Эльвира Хәмзә кызы












2013 ел

Аңлатма язуы

Яшь буынны гүзәл кеше итеп тәрбияләүдә әдәбият укытучысының җаваплылыгы, тоткан роле аеруча зур. Аның бурычы – эчке һәм тышкы яктан матур, гармонияле, бай рухлы кеше тәрбияләү”, дип яза Г. Әпсәләмов1. Әйе, без укытучылар, бу бурычны тормышка ашыру өчен, бөтен тырышлыгыбызны куярга тиешбез. Рус баласын да, татар баласын да гүзәл кеше итеп тәрбияләүдә татар әдәбияты дәресләренең файдасы зур, дип уйлыйм.

Рус телендә сөйләшүче балаларга татар әдәбиятын укытуның фәнни-методик нигезләрен һәрьяклап, тирәнтен өйрәнү процессы әле һаман дәвам итә. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар әдәбиятын укыту программаларына килсәк, Татарстан Республикасы Мәгариф Министрлыгы тарафыннан рус төркемнәрендә эшләүче татар теле һәм татар әдәбияты укытучыларына тәкъдим ителгән ике программа ( авторлары – Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева; К.С. Фәтхуллова, Ф.Х. Җәәүхәрова ; Казан : Мәгариф , 2011 ) үрнәк укыту программалары булып тора. Уку-укыту процессын оештыруда укытучыга укыту программаларыннан тыш, программаның эчтәлеген тулысынча яктырткан дәреслекләр, методик әсбаплар, дидактик материаллар да кирәк, әлбәттә.

Рус мәктәбендә укучы з нче сыйныф укучыларына белем бирү стандартлары нигезендә әдәби уку дәресләре атнага 3 сәгатькә каралган. Бу дәресләрне оештыру өчен, дәреслектә бирелгән материал гына аз дип уйлыйм. Өченче сыйныфта татар балалары рус балалары белән берлектә белем ала. Балалар саны аз булганга аерым укыту мөмкинлеге дә юк. Рус мәктәпләрендә татар һәм рус балаларына татар телен укыту бер - берсеннән шактый аерыла. Татар баласы күбрәк русча сөйләшә, мәктәптә дә шул телдә аралаша, өендә генә ана телендә аралашу мөмкинлеге бар. Ә рус баласы мәктәптә татар телен өйрәнсә дә, өйдә аның аралашу мөмкинлеге юк. Татар балаларының да, рус балаларының да бер сыйныфта белем алуы кыенлыклар тудыра. Рус балаларына татар теле укытуның төп максаты – аларны бу телдә сөйләшергә, тыңлап аңларга, укырга һәм язарга, сүзләрне дөрес әйтә белергә өйрәтү, сүз байлыгын арттыру. Ә татар баласы үз телендә аралаша белә, аңа дәресләр кызыксыз булып тоелырга мөмкин. Шуңа күрә, укучыларны артык мәҗбүр итмичә, фән белән кызыксындыра белү, аларда татар телендә аралашу ихтыяҗы тудыру мөһим максат булып тора. Мин бу максатны тормышка ашыру өчен татар халык мәдәниятына, традицияләренә мөрәҗәгать итәргә булдым. Халык традицияләрен белем бирү прцессында куллануның тәрбияви роле дә бик зур. Һәр халыкның үзенә хас традицияләре бар, әлбәттә. Ләкин традицияләр төрле булуга карамастан, максаты барысының да бер: киләчәк буынга тиешле тәрбия бирү. Халыкның иң күркәм гореф-гадәт һәм йолаларының милләтара мөнәсәбәтләрнең бүгенге катлаулы чорында дуслык, татулык урнаштыруда, яшь буынга белем һәм тәрбия бирү эшчәнлегендә терәк булып торуын һәркем ачык белә. Татарстан Республикасында яшәүче һәр милләт кешесенә, үз халкы тарихыннан тыш, шушы төбәктә төп халык булып саналган татар халкы мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, тарихи үткәнен, бүгенгесен, киләчәген белү зарур. Татар халкы белән кулга-кул тотынып яшәргә әзерләнүче һәр кеше бу халыкның бәйрәмнәрен, традицияләрен аңларга, хөрмәт итәргә, әдәбият-сәнгать вәкилләренең иҗади казанышлары белән үзенең рухи үсешен баета алу мөмкинлегеннән файдаланырга тиеш. Теманың бүгенге көндә актуаль булуы мине бу теманы өйрәнүгә этәрде. Шуңа күрә мин “Татар халкы хәзинәләре” дип исемләнгән авторлык программасы төзергә уйладым. Тәкъдим ителә торган программа Татарстан җирендә яшәп, рус мохитендә тәрбияләнеп, татар халкының тормыш-көнкүрешен күреп үсүче балаларга татар халкының бай әдәбияты үрнәкләре аша татар теленең бөеклегенә инандыру, телне өйрәнү мохитен тудыру, татар телендә аралашырга, сөйләшергә өйрәтүнең сыйфатын яхшырту максатларын күздә тотып төзелде. Программа 1 елга атнага 1 сәгать исәбеннән төзелде.

Татар исемнәре, балалар фольклоры, татар халкы авыз иҗаты, әдәбият- сәнгать вәкилләре белән беренчел таныштыру - башлангыч этапта танып белү максатының төп эчтәлеген тәшкил итә. Программа буенча үзләштерергә тиешле материал фәнни-тикшеренү эшләрен оештыруга да нигезләнә. Язучы, галим Г. Ибраһимов әйтүенчә: “Укучыларга эзләнү орлыгын салу һәм аны табу юлларын күрсәтү, мөгаллим бирә торган хезмәтләрнең ид кадерлесе, иң зурысыдыр!”

Рус телле балаларда татар теленә, сәнгатенә, мәдәниятенә, тарихына хөрмәт хисе тәрбияләү, бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен камилләштерү максатыннан, мин программа нигезендә дәресләр, чаралар үткәрәм. “Сабыйга”, “Салават күпере” журналлары, “Сабантуй” газетасы, “Мәгариф” журналларындагы материаллардан файдалану да отышлы дип саныйм. Җырлар шулай ук дәресне төрләндереп җибәрә, балалар татарча җырларга, сыйныфтан тыш чараларда катнашырга бик теләп ризалашалар. Бу бәйрәмнәрдә алар үзләренең матур итеп җырлый, бии, сәнгатьле итеп сөйли белү осталыгына ия булуларнын күрсәтәләр. Журналистлар булып, төрле темаларга интервьюлар алу да ошый аларга.

Программада районыбыз җырчылары, артистлары белән танышу да каралган. Укучылар бик теләп фәнни-тикшеренү эшләре белән дә шөгыльләнәләр.


Нәтиҗәдә, балалар татар телен яратып, дәресләргә теләп йөриләр, татар телен өйрәнергә тырышалар. Район күләмендә уздырылган чараларда да актив катнашалар.


Программаның максаты:

Татар халкы мәдәнияты белән таныштыру, фәнни-тикшеренү эшләре оештыруга этәргеч бирү.

Бурычлар:

  1. Татар халкы традицияләре, мәдәнияты турында мәгълүмат бирү;

  2. Өстәмә әдәбият белән эшләү алымнарына өйрәтү;

  3. Татар теленә кызыксыну уяту, түземле мөнәсәбәт тәрбияләү.


Балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, түбәндәге алымнар кулланыла:

  • уеннар;

  • китапханәдә өстәмә әдәбият белән эш;

  • әңгәмә;

  • экскурсияләр (мөмкинлек буенча)


Көтелгән нәтиҗә:

Программаны тормышка ашыру барышында укучылар бер-берсе белән аралашырга, төрле мәгълүмат белән эшләргә өйрәнергә, фәнни-тикшеренү эшләре алып барырга, туган як, татар халкы мәдәнияты, традицияләре турында күбрәк мәгълүмат тупларга тиешләр.




Сәгатьләр бүленеше.

Тема

Теоретик сәг.

Практик сәг.

Барлык сәг. саны

1

Кереш дәрес. Программа белән таныштыру.

1

-

1

2

Балалар фольклоры.

1

2

3

3

Татар халык бәйрәмнәре

1

5

6

4

Татар халык ашлары

1

1

2

5

Милли киемнәр

1

1

2

6

Татар исемнәре

1

1

2

7

Татарча балалар журналларына күзәтү.

1

1

2

8

Татар халык әкиятләре

1

3

4

9

Мәзәкләр

1

1

2

10

Татар җырлары

1

1

2

11

Татар телевидениесе

1

2

3

12

Иҗади эшләргә корылган дәресләр

-

4

4

13

Йомгаклау


1

1


Барысы

11

23

34


Программаның эчтәлеге.

  1. Кереш дәрес. Программа белән таныштыру.

Балаларны кызыксындыру, татар халкының бай хәзинәләре аша татар теленең бөеклегенә инандыру, телне өйрәнү мохитен тудыру.

  1. Балалар фольклоры.

Балалар фольклоры турында төшенчә бирү, китаплар белән таныштыру. Тизәйткечләр, санамышлар, табышмаклар, мәкальләр җыю.

  1. Татар халык бәйрәмнәре.

Татар халык бәйрәмнәре турында мәгълүмат бирү. “Сөмбелә”, “Нәүрүз”, “Сабантуй” бәйрәмнәрен үткәрү өчен әзерлек эшләре алып бару.

  1. Татар халык ашлары.

Татар халык ашлары турында әңгәмә оештыру. Табын әдәпләре. Кунак чакыру, кунакка бару темасына диалоглар.

  1. Милли киемнәр.

Татар халкының милли киемнәре белән таныштыру. Кием әдәпләре турында әңгәмә оештыру.

  1. Татар исемнәре.

Кайбер татар исемнәре белән танышу. Мәгънәләрен билгеләү.

  1. Татарча балалар журналларына күзәтү.

Сабыйга”, “Салават күпере” журналлары белән таныштыру. Әсәрләр уку.

  1. Татар халык әкиятләре.

Татар халык әкиятләре белән танышу. Курчак театрында эшләүче якташыбыз – Ф.Сабирова турында мәгълүмат бирү. Әкият сайлап алып сәхнәләштерү яки курчак театры оештыру.

  1. Мәзәкләр.

Татарча мәзәкләр уку. (“Күңел ачкычы” китабыннан балалар тормышын яктырткан мәзәкләр сайлап алынды һәм рус балалары да аңларлык итеп гадиләштерелде. Кушымтада күрсәтелде.)

  1. Татар җырлары.

Татар җырлары белән танышу. Якташыбыз – җырчы Ф.Сөләйманова турында мәгълүмат бирү. Җырлар өйрәнү. (“Кояшлы ил”, “Әйлән- бәйлән”, “Нәни дусларым” һ.б. балалар сайлавы буенча)

  1. Татар телевидениесе.

Татар телевидениесе турында әңгәмә оештыру. Татарча тапшырулар турында мәгълүмат бирү. Татарча мультфильмнар карау.

Иҗади эшләргә корылган дәресләр бәйрәмнәр үткәрүгә, яисә эзләнү, фәнни-тикшеренү эшен оештыруга бирелә. Йомгаклау дәресе концерт формасында оештырыла.

Тематик бүленеш


Сәг.саны


Тема


Алымнар


Укучыларның эшчәнлек төре


Үтәлеше

1

1

Кереш дәрес. Программа белән таныштыру.

Әңгәмә

Сөйләмне аңлау, җавап бирү.


2-4

3

Балалар фольклоры.

Эзләнү, әңгәмә

Төрле чыганаклардан санамышлар, табышмаклар, балалар уеннары җыю, рәсемле китапчык ясау.


5

1

Татар халык бәйрәмнәре.


Әңгәмә

Сөйләмне аңлау, сорауларга җавап бирү.


6-7

2

Сөмбелә” бәйрәме.

Уен

Укытучы тәкъдим иткән сценарий ярдәмендә бәйрәм үткәрүгә әзерләнү (рольләр сайлап алу).


8-9

2

Татар халык ашлары.

Ашыгыз тәмле булсын!”

Эзләнү, әңгәмә, өстәмә әдәбият белән эш

Диалог, монолог төзү, табын әдәпләрен, кунакта үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үзләштерү.


10-11

2

Татар халык киемнәре.

Презента-ция нигезендә әңгәмә

Диалог, монолог төзү.


12-13

2

Татар исемнәре.

Исемең матур, кемнәр куйган?”

Эзләнү, әңгәмә, өстәмә әдәбият белән эш

Тәрҗемә итү, диалог төзү.


14-15

2

Татарча балалар журналларына күзәтү(“Сабыйга”, “Салават күпере”).

Әңгәмә, өстәмә әдәбият белән эш

Сәнгатьле уку, тәрҗемә итү, сораулар бирү.


16

1

Татар халык әкиятләре.

Әкият сөйлим, тыңлагыз!”

Әңгәмә, иҗади, өстәмә әдәбият белән эш

Сәнгатьле уку, тәрҗемә итү, сораулар бирү.


17

1

Курчак театрында эшләүче якташыбыз Фәнзилә Сабирова.

Әңгәмә, өстәмә әдәбият белән эш

Сөйләмне аңлау, диалог, монолог төзү.


18-19

2

Без артистлар булабыз.

Иҗади эш, рольле уен

Укучылар үзләре сайлап алган әкиятне сәхнәләштерер-гә әзерләнә.


20-21

2

Мәзәкләр.

Елмайыйк, көлик әле!”

Әңгәмә, өстәмә әдәбият белән эш

Сөйләмне аңлау, әңгәмә оештыру.


22

1

Балалар өчен татарча җырлар.

Танышты-ру

Җырлар тыңлау, эчтәлекне аңлау.


23

1

Якташыбыз – җырчы Флера Сөләйманова.

Әңгәмә, өстәмә әдәбият белән эш

Ф.Сөйләймано-ва турында сөйли белү.


24

1

Без җырлар яратабыз.

Җырлап ачыла күңел!”

Җыр тәкъдим итү, сайлау

Җырлар өйрәнү.


25-26

2

Нәүрүз” бәйрәме.

Уен



27

1

Бүгенге көн телевидениесе. Татарча тапшырулар.

Татарча тапшыру-лар карау, уен

Күчтәнәч” , “Тамчы-шоу” тапшырулары турында сөйләшү


28-29

2

Татарча мультфильмнар.

Әңгәмә

Мультфильмнар карау, эчтәлеген аңлау.


30

1

Интервью алу.

Әңгәмә

Интевью өчен сораулар әзерләү


31-32

2

Сабантуй” бәйрәме.

Уен



33

1

Иҗади эшләргә корылган дәрес.


Укучылар өйрәнгән темаларның берсе турында татарча сөйләм оештыра.


34

1

Татарча концерт

Уен, концерт



























Кушымта

Мәзәкләр

Бер егет көн саен китапханәдән бер китап ала да икенче көнне үк тапшыра икән. Китапханәче бер көнне аңа математика дәреслеге биргән. Икенче көнне егет китапны тапшырырга килгән. Китапханәче:

  • Кызык китапмы, нәрсә турында? – дип сораган.

  • Әй, бик кызык түгел. Математика исемле бер кыз турында икән, - дигән.

***

Укытучы Галинең иншасын укыгач:

  • Гали, синең язганың Вәлинеке кебек ич. Бу ни эш? – дигән.

Гали әйткән:

  • Без икебез дә бер үк бүре турында язган идек бит.

***

Кечкенә Фәриттән сораганнар:

  • Сез кайсы урамда торасыз?

  • Без урамда тормыйбыз, өйдә торабыз.

***

Укытучы: Бу мәсьәләне чишәргә сиңа кем булышты?

Укучы: Беркем дә түгел.

Укытучы: Алдыйсың. Абыең булышкандыр.

Укучы: Юк... Ул аны үзе генә чиште.

***

  • Алия, нигә дәресеңне әзерләмәдең?

  • Ут юк иде.

  • Телевизор карадыңмы соң?

  • Әйе, аны бит мин караңгыда карадым.


Тизәйткечләр

***

Мич башында биш мәче,

Биш мәченең биш башы.

Биш мәченең биш башына

Ишелмәсен мич ташы.

***

Абагага бага бага

Башым бәрдем баганага.

***

Өйгә кергән чыпчык,

Очып йөри чып-чып, - Чыпчык, чыпчык, чык чыпчык,

Очып чык, чыпчык, чык, кошчык!

Чык, чык, кошчык, очып чык.

***

Баскыч башына баныңны бәрмә.

Табышмаклар


Агач түгел − яфраклы, 
Тун түгел − тегелгән. 
(Китап)

***

Кешенең дусты, йортның сакчысы. 
(Эт)

***

Тәрәзәсе юк, ишеге юк, 
Эче тулы халык. 
(Кыяр)

***

Түгәрәк − ай түгел, 
Сары − май түгел, 
Койрыгы бар − тычкан түгел. 
(Шалкан)

***

Сорыдыр төсе, 
Үткендер теше, 
Урманда йөри, 
Сарыклар эзли. 
(Бүре)

***

Энәләре үзе белән йөри, 
Үзе тегә белми. 
(Керпе)

***

Җәен соры, кышын ак, 
Аңа шулай яхшырак. 
(Куян)

***

Канатсыз оча, 
Аяксыз чаба. 
Тышта өелә, 
Өйдә җәелә. 
(Кар)



















Әкиятләр (Рус балалары да аңларлык итеп үзгәртелде)


Төлке белән бүре.

Борын заманда бер авылда бер карт белән карчык торган. Карт карчыгына:

  • Карчык, син ипи пешер, мин балык тотарга барам, - дигән.

Шуннан соң карт, бер күлгә барып, балык тоткан. Карт, балыкларны чанага салган да, өенә кайтырга чыккан. Юлда ул бер төлке күргән... Төлке үлгән кебек булып ята икән: карт бик шатланган. «Менә карчыкның тунына яхшы яка була!» — дигән. Шуннан соң ул төлкене чанасына салган да алга таба китеп барган.

Бу төлке тере булган. Ул як-ягына каранган да, чанадагы балыкларны берәм-берәм ташлый башлаган, аннан үзе дә төшеп калган. Карт моны сизмәгән.

Безнең балыкчы бабай өенә кайтып җиткән. Чанасына карамыйча гына өенә кергән дә:

Карчык, мин сиңа бик шәп яка алып кайттым. Бар чыгып кара: чанада балык та күп,— дигән.

Карчык чыгып караса, балык та, яка да юк!

Төлке балыкларны җыеп алган , да утырып ашый башлаган. Шул чагында аның янына бер бүре килеп чыккан. Бүре төлкегә:

Исәнме, дускай? — дигән.

Бик яхшы,— дигән Төлке.

Миңа да балык бирче!

Үзең тот!

Мин тота белмим шул.

Су буена бар да койрыгыңны бәкегә тыгып тор. Балык үзе койрыгыңа ябышыр. Ләкин бик озак утыр, яме!—дигән төлке.

Бүре елга буена барып, бәкегә койрыгын тыгып, төн буе утырган.

Кышның бик салкын көннәре була. Бүренең койрыгы бозга ябышып ката. Ул китмәкче булып карый, әмма койрыгын боздан ала алмый. Ул эченнән генә: «Уй-уй, бик күп балык эләккән икән»,— дип уйлый.

Таң аткач, хатыннар суга килә башлаганнар. Алар. Бүрене күреп: «Бүре бар, бүре!» — дип кычкырырга тотынганнар. Алар, барысы бергә бүрене кыйнарга керешкәннәр.

Бүре, койрыгын өзеп, урманга чапкан.


Сүзлек

Бәке – прорубь Тере – живой

Ябышыр – прилипнет Хатыннар – женщины

Кыйнарга керешкәннәр – начали бить





Аю белән Бабай

(Татар халык әкияте)


Борын заманда Аю белән Бабай яшәгән. Алар, икәүләп, шалкан чәчкәннәр. Шалкан бик мул булып уңган. Бабай Аюга:

Син шалканның кай җирен аласың, тамырынмы, яфрагынмы? — дип сораган.

Аю :

Мин шалканның яфрагын алам!—дигән, һәм яфрагын алган. Бабайга шалканы калган.

Икенче елны Аю белән Бабай бодай чәчкәннәр. Быел инде Бабайдан алдатмам дип уйлаган Аю.

Мин быел тамырын алам, ә син сабагын ал!—дигән ул Бабайга.

Бабай бодайны урып алган, ә Аюга тамыры калган.


Төлке белән Каз

(Татар халык әкияте)

Бервакыт Төлке Казны тотып алган да:

Каз, мин сине ашыйм! — дигән.

Каз боегып калган.

Мин риза, Төлке. Тик син миңа бер биеп калырга рөхсәт ит, — дигән Каз.

Әйдә, бие, — дигән Төлке. — Ашарга өлгерермен әле.

Каз, канатларын җилпеп, бер урында тыпырдый башлаган.

Төлке:

Әй оста биисең, Каз! — дип көлә икән.

Ә Каз, канатларын җилпеп, бер урында торган-торган да очып киткән. Төлке авызын ачып калган.


Сүзлек

Боегып калган – приуныл Тыпырдый башлаган – начал приплясывать

Канатларын җилпеп – помахав крыльями



Мәче белән Аю

(Татар халык әкияте)

Бер Аю имән башына бал куйган икән. Аны Мәче сизгән дә имән башына менгән. Мәче бал ашап торган чакта, Аю килгән дә:

Монда нишлисең? — дигән.

Мәче әйткән:

Менә аюларны, бүреләрне зоопаркка җыярга килдем, — дигән.

Аю, бу сүзләрне ишеткәч, имән башыннан төшкән дә качкан. Мәче дә, Аюдан куркып, икенче якка йөгергән.



Кәҗә бәтиләре һәм Бүре

(Татар халык әкияте)

Урманда кечкенә генә бер өйдә үзенең бәтиләре белән бер Кәҗә яши. Кәҗә һәр көн саен урманга азык эзләргә китә. Үзе киткәндә балаларына: «Берәүгә дә ишек ачмагыз!» — дип әйтеп калдыра торган була. Кәҗә, урманнан кайткач, мөгезләре белән ишекне шакылдата да җырлый:

Бәтиләрем, балакайларым!

Ачыгыз ишекне, ачыгыз!

Сезнең әнкәгез кайтты,

Сезгә сөт алып кайтты!

Кәҗә бәтиләре бик акыллы булалар. Алар әниләренең тавышын танып алалар һәм ишекне ачалар. Әниләре аларны сөт белән сыйлый да тагын урманга китә. Ә бәтиләр ишекне бикләп калалар.

Кәҗәнең җырлаганын бервакыт Бүре ишетеп тора. Кәҗә урманга китү белән, ул өй янына килә дә җырлый башлый:

Әй кәҗә бәтиләре,

Ачыгыз ишекне!

Сезнең әнкәгез кайтты,

Сезгә сөт алып кайтты!

Кәҗә бәтиләре бик сизгер булалар:

Ишетәбез, ишетәбез, бу әнкәбез тавышы түгел! — диләр.

Бүрегә ишекне ачмый алар. Бүре ишек төбендә басып тора-тора да кайтып китә.

Бераздан Кәҗә үзе кайта. Балалары шунда ук әниләренең тавышын танып алалар да ишекне ачалар. Шуннан алар калын тавышлы берәүнең килгәнен сөйләп бирәләр.

Кәҗә үзенең балаларын тәмле сөт белән сыйлый да тагын урманга китә. Ишекне ныграк бикләргә куша. «Ачмагыз, Бүре килер дә үзегезне алып китәр!» — дип кисәтә балаларын.

Балалары әниләренең сүзен тыңлаганнар һәм ишекне берәүгә дә ачмаганнар.


Сүзлек

Азык – еда Мөгезләре - рога

Сыйлый – угощает Кисәтә - предупреждает


http://mon.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_125105.pdf

http://tatardeti.blogspot.de/

http://tt.wikibooks.org/wiki/Wikibooks:




Үрнәк дәрес планы.

Әкият дөньясының мавыктыргыч вакыйгалары балаларны тиз җәлеп итә. Һәр кеше кечкенәдән үк әкиятләр тыңларга ярата. Һәр халыкның үзенең әкиятләре бар. Халык әкиятләре — бала тәрбияләүдә бай материал булып исәпләнә. Татар халкы әкиятләргә бай халык. Кайбер татар халык әкиятләре башка халыклар әкиятләренә дә охшаганнар. Әкиятләр балаларны шәхес буларак тәрбияләүгә зур өлеш кертә. Шуңа күрә мин татар халык әкиятләрен өйрәнүгә игътибарны юнәлтергә булдым. “Әкият сөйлим, тыңлагыз!” дигән темага дәрес үрнәген тәкъдим итәм.


Тема: “Әкият сөйлим, тыңлагыз!”

Максат:

  1. Балаларны татар халык әкиятләре белән таныштыру.

  2. Бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

  3. Татар халык әкиятләренә кызыксыну тәрбияләү.

Җиһазлау: мультимедиа, дәреслек, хайван битлекләре.

Дәрес тибы: заманча традицион укыту

Дәрес формасы: диалогик уен

Балага якын килү: хезмәттәшлек;

Юнәлеш: укучылар эшчәнлеген активлаштыру.


Дәрес барышы:

I Актуальләштерү.

А)Уңай кәеф тудыру.

Исәнмесез, балалар! Кәефләрегез ничек? Сез дәрескә әзерме?

Ә) Дежур укучы белән әңгәмә.

II дәрес барышы

Эш төрләре

Укучылар эшчәнлеге

Укытучы эшчәнлеге

1

Ребус чишү.

,,, , т

C:\Documents and Settings\Admin.MICROSOF-5AF1C8\Рабочий стол\how-to-draw-sunflower.jpgC:\Documents and Settings\Admin.MICROSOF-5AF1C8\Рабочий стол\eb71f3db0ae32548.jpeg


Әкият

Рәсемнәрдә күрсәтелгән предметларның исемнәрен атап, кайбер хәрефләрен алып яңа сүз төзиләр.

Укучыларга ярдәм итә, сораулар бирә.

- Рәсемнәрдә нәрсә сурәтләнгән?

- Ребусны кем чишә ала?

2

Укучыларны татар халык әкиятләре белән таныштыру.

Укытучы сөйләмен игътибар белән тыңлый, әкиятнең эчтәлеген аңларга тырыша, сүзлек белән эшли.

Презентация ярдәмендә “Төлке белән каз” әкиятен сөйли.

3

Әкият буенча әңгәмә.

Сорауларга җавап бирәләр.


  • Төлке белән каз турында.

  • Төлке казны ашарга тели.

  • Каз очып китә.

Әңгәмә белән идарә итә.

  • Әкият нәрсә турында?

  • Төлке нишли?

  • Каз нишли?

Димәк, каз авыр төлкедән дә хәйләкәррәк булып чыккан. Авыр хәлдән чыгу юлын тапкан. (русча да аңлатма бирелә)


4

Ял минуты.

Йөрү хәрәкәте, иелү, бармак белән кисәтү ясау хәрәкәте, куллар белән очу хәрәкәте

Төлке йөри урманда

Аннан бара авылга.

Төлке казлар ярата,

Казлар төлкедән кача.

Төлке, төлке, әй, төлке!

Казлар бит очып китте!

(автор иҗаты)

5

Диалог төзү.

Балалар парлап әкиятләр турында диалог төзи.

  • Сорау.

  • Җавап һм сорау.

  • Җавап.

Мәсәлән,

  • Диана, син әкиятләр яратасыңмы?

  • Әйе, ә син, Света?

  • - Миңа да әкиятләр ошый.

***

  • Максим син нинди әкият укыдың?

  • Төлке белән каз” әкиятен укыдым. Әсин бу әкиятне укыдыңмы?

  • Юк әле.

Күзәтә, ярдәм итә

6

Синквейн төзү.

Балалар ике төркемгә бүленә, укытучы биргән биремне үти.

Мәсәлән,

  1. Хәйләкәр, ач.

  2. Казны тота, риза була, авызын ачып кала.

  3. Төлке казны ашый алмый.

  4. Алиса яки Төләйман.

1 төркемгә “каз” сүзе, 2 нче төркемгә “төлке” сүзе бирелә.

  1. Төлке (каз) нинди?(ике сүз)

  2. Ул нишли? (өч сүз)

  3. Җөмлә төзегез.

  4. Төлкегә (казга) нинди исем бирер идегез?

7

Рольле уен

Әкиятне сәхнәләштереп карыйлар.

Балаларга ярдәм итә.


III Ныгыту.

  1. Ситуатив күнегүләр.

  1. Как ты скажешь другу:

А) если читаешь сказку про лису;

Мин төлке турында әкият укыйм.

Б) если читаешь сказку про гуся;

Мин каз турында әкият укыйм.

В) если ты читаешь сказку татарского народа.

Мин татар халык әкиятен укыйм.

IV Рефлексия

V Йомгаклау. Нәтиҗә.

В трудных ситуациях не надо теряться, всегда можно найти выход.

Авыр хәлләрдә югалып калмаска кирәк, чыгу юлын һәрвакыт табып була.

Югалып калмагыз, зирәк балалар булыгыз!

Укытучы:

  • Укучылар, әкият сезгә ошадымы?

  • Тагын әкиятләр укыйсыгыз киләме?

Кызыксынсагыз, китапханәдән әкиятләр китабы алып, үзегезгә ошаган бер әкиятне укып килә аласыз. (Укытучы программа нигезендә төзелгән кушымта өлешендәге әкиятләрне тәкъдим итә ала.)

Кулланылган әдәбият


  1. Балаларга үгет-нәсыйхәт. – Казан: “Дом печати” нәшрияты. – 2001.

  2. Балачак аланы: балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм әти - әниләр өчен хрестоматия. — Казан: РИЦ, 2011.

  3. Гыймадиева Н.С. Дәрестә һәм дәрестән соң. – Казан: “Яңалиф”, 2004.

  4. Исәнбәт Н. Балалар фолклоры һәм җырлы-сүзле йөз төрле уен. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1984.

  5. Күңел ачкычы: Мәзәкләр. – Казан: Мәгариф, 2004.

  6. Харисов Ф.Ф. Милли мәдәниятнең белем бирү белән интеграөияләнүе. – Казан: Мәгариф, 1999.

  7. http://zig65zulya.fo.ru/file/6704 балалар җырлары.

  8. https://edu.tatar.ru/page2593.htm/cors/ татарча мультфильмнар.

  9. http://mon.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_125105.pdf әкиятләр.

  10. http://tatardeti.blogspot.de/ әкиятләр.

  11. http://tt.wikibooks.org/wiki/Wikibooks: әкиятләр.








1Гыймадиева Н.С. Дәрестә һәм дәрестән соң. – Казан: “Яңалиф”, 2004.- 13 б.


19


Краткое описание документа:

Рус мәктәбендә укучы з нче сыйныф укучыларына белем бирү стандартлары нигезендә әдәби уку дәресләре атнага 3 сәгатькә каралган.

Бу дәресләрне оештыру өчен, дәреслектә бирелгән материал гына аз дип уйлыйм. Өченче сыйныфта татар балалары рус балалары белән берлектә белем ала. Балалар саны аз булганга аерым укыту мөмкинлеге дә юк. Укучыларны артык мәҗбүр итмичә, фән белән кызыксындыра белү, аларда татар телендә аралашу ихтыяҗы тудыру мөһим максат булып тора.

Мин бу максатны тормышка ашыру өчен татар халык мәдәниятына, традицияләренә мөрәҗәгать итәргә булдым.

“Татар халкы хәзинәләре” дип исемләнгән авторлык программасы төзергә уйладым.

Тәкъдим ителә торган программа Татарстан җирендә яшәп, рус мохитендә тәрбияләнеп, татар халкының тормыш-көнкүрешен күреп үсүче балаларга татар халкының бай әдәбияты үрнәкләре аша татар теленең бөеклегенә инандыру, телне өйрәнү мохитен тудыру, татар телендә аралашырга, сөйләшергә өйрәтүнең сыйфатын яхшырту максатларын күздә тотып төзелде.

Программа 1 елга атнага 1 сәгать исәбеннән төзелде.

Аңлатма язуы “Яшь буынны гүзәл кеше итеп тәрбияләүдә әдәбият укытучысының җаваплылыгы, тоткан роле аеруча зур. Аның бурычы – эчке һәм тышкы яктан матур, гармонияле, бай рухлы кеше тәрбияләү”, дип яза Г. Әпсәләмов . Әйе, без укытучылар, бу бурычны тормышка ашыру өчен, бөтен тырышлыгыбызны куярга тиешбез.

Рус баласын да, татар баласын да гүзәл кеше итеп тәрбияләүдә татар әдәбияты дәресләренең файдасы зур, дип уйлыйм.Рус телендә сөйләшүче балаларга татар әдәбиятын укытуның фәнни-методик нигезләрен һәрьяклап, тирәнтен өйрәнү процессы әле һаман дәвам итә.

Рус телендә сөйләшүче балаларга татар әдәбиятын укыту программаларына килсәк, Татарстан Республикасы Мәгариф Министрлыгы тарафыннан рус төркемнәрендә эшләүче татар теле һәм татар әдәбияты укытучыларына тәкъдим ителгән ике программа ( авторлары – Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева; К.С. Фәтхуллова, Ф.Х. Җәәүхәрова ; Казан : Мәгариф , 2011 ) үрнәк укыту программалары булып тора.

Уку-укыту процессын оештыруда укытучыга укыту программаларыннан тыш, программаның эчтәлеген тулысынча яктырткан дәреслекләр, методик әсбаплар, дидактик материаллар да кирәк, әлбәттә. Рус мәктәбендә укучы з нче сыйныф укучыларына белем бирү стандартлары нигезендә әдәби уку дәресләре атнага 3 сәгатькә каралган.

Бу дәресләрне оештыру өчен, дәреслектә бирелгән материал гына аз дип уйлыйм. Өченче сыйныфта татар балалары рус балалары белән берлектә белем ала. Балалар саны аз булганга аерым укыту мөмкинлеге дә юк. Рус мәктәпләрендә татар һәм рус балаларына татар телен укыту бер - берсеннән шактый аерыла.

Татар баласы күбрәк русча сөйләшә, мәктәптә дә шул телдә аралаша, өендә генә ана телендә аралашу мөмкинлеге бар. Ә рус баласы мәктәптә татар телен өйрәнсә дә, өйдә аның аралашу мөмкинлеге юк. Татар балаларының да, рус балаларының да бер сыйныфта белем алуы кыенлыклар тудыра. Рус балаларына татар теле укытуның төп максаты – аларны бу телдә сөйләшергә, тыңлап аңларга, укырга һәм язарга, сүзләрне дөрес әйтә белергә өйрәтү, сүз байлыгын арттыру.

Ә татар баласы үз телендә аралаша белә, аңа дәресләр кызыксыз булып тоелырга мөмкин. Шуңа күрә, укучыларны артык мәҗбүр итмичә, фән белән кызыксындыра белү, аларда татар телендә аралашу ихтыяҗы тудыру мөһим максат булып тора. Мин бу максатны тормышка ашыру өчен татар халык мәдәниятына, традицияләренә мөрәҗәгать итәргә булдым.

Халык традицияләрен белем бирү прцессында куллануның тәрбияви роле дә бик зур. Һәр халыкның үзенә хас традицияләре бар, әлбәттә. Ләкин традицияләр төрле булуга карамастан, максаты барысының да бер: киләчәк буынга тиешле тәрбия бирү. Халыкның иң күркәм гореф-гадәт һәм йолаларының милләтара мөнәсәбәтләрнең бүгенге катлаулы чорында дуслык, татулык урнаштыруда, яшь буынга белем һәм тәрбия бирү эшчәнлегендә терәк булып торуын һәркем ачык белә.

Татарстан Республикасында яшәүче һәр милләт кешесенә, үз халкы тарихыннан тыш, шушы төбәктә төп халык булып саналган татар халкы мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, тарихи үткәнен, бүгенгесен, киләчәген белү зарур. Татар халкы белән кулга-кул тотынып яшәргә әзерләнүче һәр кеше бу халыкның бәйрәмнәрен, традицияләрен аңларга, хөрмәт итәргә, әдәбият-сәнгать вәкилләренең иҗади казанышлары белән үзенең рухи үсешен баета алу мөмкинлегеннән файдаланырга тиеш.

Теманың бүгенге көндә актуаль булуы мине бу теманы өйрәнүгә этәрде. Шуңа күрә мин “Татар халкы хәзинәләре” дип исемләнгән авторлык программасы төзергә уйладым. Тәкъдим ителә торган программа Татарстан җирендә яшәп, рус мохитендә тәрбияләнеп, татар халкының тормыш-көнкүрешен күреп үсүче балаларга татар халкының бай әдәбияты үрнәкләре аша татар теленең бөеклегенә инандыру, телне өйрәнү мохитен тудыру, татар телендә аралашырга, сөйләшергә өйрәтүнең сыйфатын яхшырту максатларын күздә тотып төзелде.

Программа 1 елга атнага 1 сәгать исәбеннән төзелде. Татар исемнәре, балалар фольклоры, татар халкы авыз иҗаты, әдәбият- сәнгать вәкилләре белән беренчел таныштыру - башлангыч этапта танып белү максатының төп эчтәлеген тәшкил итә. Программа буенча үзләштерергә тиешле материал фәнни-тикшеренү эшләрен оештыруга да нигезләнә.

Язучы, галим Г. Ибраһимов әйтүенчә: “Укучыларга эзләнү орлыгын салу һәм аны табу юлларын күрсәтү, мөгаллим бирә торган хезмәтләрнең ид кадерлесе, иң зурысыдыр!”Рус телле балаларда татар теленә, сәнгатенә, мәдәниятенә, тарихына хөрмәт хисе тәрбияләү, бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен камилләштерү максатыннан, мин программа нигезендә дәресләр, чаралар үткәрәм. 

Автор
Дата добавления 18.10.2013
Раздел Другое
Подраздел Рабочие программы
Просмотров887
Номер материала 16443101808
Получить свидетельство о публикации

"Инфоурок" приглашает всех педагогов и детей к участию в самой массовой интернет-олимпиаде «Весна 2017» с рекордно низкой оплатой за одного ученика - всего 45 рублей

В олимпиадах "Инфоурок" лучшие условия для учителей и учеников:

1. невероятно низкий размер орг.взноса — всего 58 рублей, из которых 13 рублей остаётся учителю на компенсацию расходов;
2. подходящие по сложности для большинства учеников задания;
3. призовой фонд 1.000.000 рублей для самых активных учителей;
4. официальные наградные документы для учителей бесплатно(от организатора - ООО "Инфоурок" - имеющего образовательную лицензию и свидетельство СМИ) - при участии от 10 учеников
5. бесплатный доступ ко всем видеоурокам проекта "Инфоурок";
6. легко подать заявку, не нужно отправлять ответы в бумажном виде;
7. родителям всех учеников - благодарственные письма от «Инфоурок».
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://infourok.ru/konkurs


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ


Идёт приём заявок на международный конкурс по математике "Весенний марафон" для учеников 1-11 классов и дошкольников

Уникальность конкурса в преимуществах для учителей и учеников:

1. Задания подходят для учеников с любым уровнем знаний;
2. Бесплатные наградные документы для учителей;
3. Невероятно низкий орг.взнос - всего 38 рублей;
4. Публикация рейтинга классов по итогам конкурса;
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://urokimatematiki.ru

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх