Урок «Табигый зоналар буенча сәяхәт» по окружающему миру для 4 класса

Предпросмотр материала:

                                 Әйләнә-тирәбездәге дөнья.

Тема: Табигый зоналар.Кабатлау.

Максат: Табигый зоналарны өйрәнү буенча белемнәрне актуальләштерү.   

                 Карта буенча эшләү күнекмәләрен үстерү. Табигатькә мәхәббәт һәм  

                 сакчыл караш тәрбияләү. 

Җиһазлау: фенологик календарь, табигый зоналалар картасы, видеоязма, ау-

                     диокассета,тест, перфокарта, кышкы сынамышлар, 

                     проектор, компьютер

                          

                                                Дәрес барышы 

I.Оештыру өлеше

      1.Фенологик күзәтү.

      2.Сынамышлар.

1) Багана сызгырса, суык булыр.

2) Мичтә утын шартлап янса, көннәр җылынырга булыр.

3) Чыпчыклар агачның очына кунсалар, көн салкын булыр, ә уртасына кунсалар җил чыгар.

4) Мунча миченнән чыккан төтен туры күтәрелсә, көн аяз, суыкка, әгәр  төтен

     таралып китсә, көн  бозылырга  явым-төшемгә.

II. Яңа дәрес материалы өстендә эш.

     1.Әңгәмә.Молодцы,бүгенге көн турында бик күп мәгълумат бирдегез.Безнең тирәлектә хәзер салкын кыш,ә кайдадыр күз ачкысыз ком бураннары котыра. Ә кайдадыр поляр көннәр, поляр төннәр хөкем сөрә. Табигый үзенчәлекләренә карап табигатьне зоналарга бүлгәннәр.Без инде сезнең белән бу зоналарны өйрәндек.Хәзер шуны кабатларбыз.

   2.Сорау-җавап.

-Кайсы зонада мәңгелек кар һәм боз  патшалык итә? (Арктикада)

-Эрбет  чыпчыгы нәрсәсе белән кызыклы, ул кайда яши?(Тайгада)

-Кыргый төньяк боланы кайсы зонада яши? (Тундрада)

-Кайсы зонада яңгыр да вакытында явып, җил дә вакытында исә?(Кат-

наш урманнар)

-Иксез-чиксез далалар кайсы зонага туры килә?(Дала)

-Скарабей коңгызын нәрсә белән тиңләгәннәр, ул кайсы зонада яши?(Чүлдә)

-Абрикос, банан, хөрмәләрне кайсы зона безг ә бирә?(Субтропик)

 3.Ә хәзер белемнәрне тагын да тирәнәйтү өчен  зоналар картасыннан сез миңа табигый зоналарны күрсәтегез Үсемлекләр һәм  хайваннар дөньясы, андагы экологик проблемалар турында сөйләгез. Описание: thumbnail

    1)Тропик  чүллекләр  зонасы. Описание: zhivotnye-i-rasteniya-antarktki

                2)Тундра зонасы.

   Описание: thumbnail

 

 

                       3)Россиянең урманнары:

     

 

 

  -тайга урманнарыОписание: i?id=39344007&tov=4

        -катнаш урманнарОписание: thumbnail

      4)Дала зонасыОписание: thumbnail

      5)Чүлләр зонасыОписание: thumbnail

      6)Субтропиклар

   4.Ял минуты. Аудиокассетада кошлар тавышы.

   Урман буйлап сукмактан гына барабыз. Чәчәкләрне, үләннәрне таптарга ярамый, як-ягыбызга карыйбыз.Ой бер кош оясы очып төшкән, балалары да бар.Берәмләп кош балаларын агаяка куябыз. Урман җәнлекләрен куркытмас өчен аяк  очларында барабыз, кошлар тавышын тыңлыйбыз.

   5.Тест. Табигый зоналар.(төркемләп эшләү)

            1нче төркем өчен

   1.Поляр балкышы кайсы зонада күзәтелә?

              А)Тундрада

              Б)Арктик чүлләр зонасында

              В)Дала зонасында

  2.Болан көтүләре кайсы зонада үрчетелә?

               А)Тундрада

               Б)Урманнар зонасында

               В)Субтропиклар зонасында

  3.Кайсы зонада бер яктан диңгез җылыта,икенче яктан таулар салкын җилләрдән саклый.

            

       А)Урман зонасын

      Б)Субтропикларны

      В)Чүлләрне

4.Күпьеллык туңлык катламы кайсы зонада?

    А)Далада

    Б)Катнаш урманнарда

    В)Тайга урманнарында

5.Поляр көннәр,поляр төннәр кайсы зоналарда күзәтелә?

    А)Арктик чүллекләр һәм тундрада

    Б)Катнаш урманнарда һәм тайга урманнарында

    В)Чүлләр һәм далаларда

6.Без яшәгән территория кайсы зонага керә?

    А)Субтропиклар

    Б)Тайга урманнары

    В)Катнаш урманнар

7.Кайсы зонада көтүлек җирләрен алмаштырмаганда  табигатькә куркыныч яныйґ?

    А)Дала

    Б)Чүлләр

    В)Урманнар

8.Кайсы зонада көннәр чамасыз эссе, ә төннәр салкынча була?

    А)Субтропикларда

    Б)Далада

    В)Чүлләрдә

9.Кайсы зона гүзәл табигате, ял йортлары, җиләк-җимешләргә аеруча бай булуы белән аерылып тора?

    А)Урманнар

    Б)Далалар

    В)Субтропиклар

10.Дөяләр кайда яшәүгә җайлашкан?

    А)Арктик чүллекләрдә

    Б)Чүлләрдә

    В)Длаларда

                 2 нче төркем өчен

   1.Поляр балкышы кайсы зонада күзәтелә?

              А)Тундрада

              Б)Арктик чүлләр зонасында

  2.Болан көтүләре кайсы зонада үрчетелә?

               А)Тундрада

               Б)Урманнар зонасында

  3.Кайсы зонада бер яктан диңгез җылыта,икенче яктан таулар салкын җилләрдән саклый.

       А)Урман зонасын

      Б)Субтропикларны

4.Күпьеллык туңлык катламы кайсы зонада?

    А)Далада

    Б)Катнаш урманнар

5.Поляр көннәр,поляр төннәр кайсы зоналарда күзәтелә?

    А)Арктик чүллекләр һәм тундрада

    Б)Катнаш урманнарда һәм тайга урманнарында

6.Без яшәгән территория кайсы зонага керә?

    А)Субтропиклар

    Б)Тайга урманнары

 7.Кайсы зонада көтүлек җирләрен алмаштырмаганда  табигатькә куркыныч яныйґ?

    А)Дала

    Б)Чүлләр

8.Кайсы зонада көннәр чамасыз эссе, ә төннәр салкынча була?

    А)Субтропикларда

    Б)Далада

   9.Кайсы зона гүзәл табигате, ял йортлары, җиләк-җимешләргә аеруча бай булуы белән аерылып тора?

    А)Урманнар

    Б)Далалар

    10.Дөяләр кайда яшәүгә җайлашкан?

    А)Арктик чүллекләрдә

    Б)Чүлләрдә

     6.Без һәр зонаның үзенчәлекләрен карап, үсемлекләр һәм хайваннар  дөньясы белән танышып бардык.Хәзер видеотасманы карап белемегезне ныгытыйк әле.

  7.Һәр зонада экологик проблема бар.Димәк бу  саклауга мохтаҗ үсемлек һәм хайваннар дигән сүз.Экологик проблеманы чишү максатыннан тыюлыклар ачылган һәм кызыл китап барлыкка китерелгән.(Кызыл китапны күрсәтү)

  8.Перфокарта буенча эш.

Һәр табигый зонада туклану чылбыры үрелеп бара.Сез миңа туклану чылбырындагы эзеклекне тутырыгыз.

III.Йомгаклау.

   1.Өйгә эш.Киләсе дәресләрдә без туган якның табигате, үсемлекләр, хайваннар дөньясы белән тирәнрәк танышырбыз.Ә сез өйдә “Туган ягым”темасына хикәя язып килегез.

  2.Билгеләр кую.

 

 

    

 

 

 

 

                    

 

 

Краткое описание материала

Урок «Табигый зоналар буенча сәяхәт» по окружающему миру для 4 класса

    DOCX

Файл будет скачан в формате:

    DOCX

Краткое описание материала

Автор материала

Ибрагимова Люция Фаридовна

учитель

  • На сайте: 11 лет
  • Всего просмотров: 58270
  • Подписчики: 0
  • Всего материалов: 23
  • 58270
    просмотров
  • 23
    материалов
  • 0
    подписчиков

Настоящий материал опубликован пользователем Ибрагимова Люция Фаридовна.
Инфоурок является информационным посредником. Всю ответственность за опубликованные материалы несут пользователи, загрузившие материал на сайт. Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете на материал.

ИИ для создания материалов

Создавайте материалы с ИИ

Если готовые материалы не подошли — помогут нейросети

Конспекты, тесты, презентации, рабочие листы и другие материалы по ФГОС — под ваш урок, класс и цели занятия за пару минут.

Попробовать бесплатно

Выберите инструмент

~160

Нейросети могут ошибаться. Обязательно проверяйте ответы.

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы: