Инфоурок Начальные классы Другие методич. материалыМероприятие «Алтын тарак»

Мероприятие «Алтын тарак»

Скачать материал

 

Максат: Татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайга хөрмәт, ихтирам тәрбияләү

                һәм аның иҗатына зур кызыксыну уяту.

                “Г.Тукай исемендәге Дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексы”

                хезмәткәрләре белән очрашу.

               Балаларны китап укуның ничаклы әһәмиятле булуына инандыру,

               эстетик һәм әхлак тәрбиясе бирү.

 

I . Оештыру эшләре.

1.     Тукай әкиятләренә иллюстрацияләр ясау һәм күргәзмә оештыру.

2.     Очрашуга чакыру билетлары ясау.

3.     Шигырь конкурсы оештыру һәм финалга чыккан берничә кызны “Су аналары” ярышына әзерләү

4.     Һәрбер “Су анасы”на бирем бүлеп бирү, аларның әзерлекләренә җитәкчелек итү, ата-аналар белән очрашу, киңәшләшү.

5.     Залны бәйрәмчә бизәү: рәсем конкурсы, Тукай китаплары күргәзмәсе, һәр су анасының үз почмагы – үз басмасын булдыру, зур итеп, матур итеп ясап куелган әкият геройлары урнаштыру.

I I . Җитәкче укытучының кереш сүзе:

     Хәерле көн, балалар! Бүген бездә кунакта -  “Г.Тукай исемендәге Дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексы”  хезмәткәрләре.

    Кунак ашы – кара-каршы дигәндәй, әле кайчан гына үзебез Тукай-Кырлай авылында искиткеч матур бәйрәм – Нәүрүз бәйрәмендә булып кайткан идек. Сөекле шагыйребез, Тукай абыебызның туган көненә багышланган кичәбезгә килүегез өчен бик зур рәхмәт сезгә.

    Хөрмәтле кунаклар, укытучылар һәм балалар! Барыгызны да бәйрәм белән тәбрик итәм.

    Апрель иртәләре, кошлар авазы, беренче умырзая чәчкәләре, юмарт кояш нурлары сезгә бары тик бәхет-шатлык кына алып килсен!

    Ә хәзер сүзне балаларга бирәбез:

 

 

 

             Алтын тарак кемгә тәтер...

    ( Г.Тукай әкиятләренә багышланган кичә - " Су аналары" ярышы)

 

 

Жыр: " Бәйрәм бүген"

 

1 укучы.

Татар дигән бөек бер милләт бар

Шигъриятле,динле, иманлы.

Язмыш юлы тоташтыра аның

Тарих белән безнең заманны.

Шул милләтнең газиз бер улы бар,

Саф йөрәкле,шигъри,пакъ җанлы.

 Дәрья булып ташкан тирән хисле,

Баһадирдай көчле һәм  данлы.

 

2 укучы.

Бу — Тукаең синең,бөек халкым,

 Мәгърифәтле, динле бер балаң.

Күпме еллар үткән... тик шулай да

Җырларыма аны мин салам.

Бу — Тукаең синең,ак милләтле,

Газиз улың сине сөюче.

" Милләтеңнән, динең, телеңнән дә

 Кадерлерәк ни бар?" - диюче.

 

3 укучы

Бу — Тукаең синең, мәшһүр Кырлай,

Урманыңның моңлы җырчысы

Кара урманнарны яктыртучы

Йолдызларның иң - иң нурлысы.

 Бөек Тукай — газиз җир — суымның

Иреккә сусаган саф комы,

Җир - Ананың бөек яклаучысы,

Җир шарының якты балкышы.

 

4 укучы

Тукай дигән бөек бер шагыйрь бар,

Саф йөрәкле шагыйрь татарда.

Еллар үткән саен аның моңы

Күңелләрдә кабат яңара.

 Аның әкиятләрен тыңлап үскән

 Һәр баласы шушы милләтнең

Шигырьләре белән бик күпләрнең

 Күңел кылын Тукай тибрәтте.

Язлар җиткән саен синең исемең

Чәчәкләргә, данга күмелә.

Бөек Тукай, мәшһүр шигырьләрең

Мәңге яшәр халкың күңелендә.

 

Җыр: " Тукай иртәсе".

 

Алып баручы.

Кадерле балалар без Тукайны да, шулай ук аның әкият геройларын да бик яратабыз. Безнең кичәгә берсеннән - берсе матур, берсеннән -берсе сылу " Су аналары кунакка килгән,әйдәгез аларны каршы алыйк.

 

Музыка

 

5 укучы

Безнең алда нинди уңган матур кызлар, һәрберсе ни уйлавын сезгә әйтер,

һәрберсе күрсәтәчәк үз һөнәрен

Сынап карыйк, алтын тарак кемгә тәтер?

 

1 бирем.

һәр "Су анасы" үзе белән таныштыра  һәм Г.Тукайның әкиятләренә ясаган иллюстрацияләрне жюрига тапшыра.

 

2 бирем.

Г.Тукай шигырьләренә конкурс.

 

6 укучы

Г. Тукай кыска гына гомере эчендә искеткеч шигырьләр язып калдырырга өлгерә. Аның шигырьләрендә үткен теллелек, башка беркем дә кулланмаган үзенчәлекле алымнар хас. Тукай кечкенә генә җитешсезлекләрне күреп ала, алардан ачы итеп көлә белә. Туган иленә, теленә, табигатенә дан җырлый. Әйе , шигырьләрен язмый, җырлый. Шигырьләре аша шагыйрь үзенең милләткә тугрылыгын белдерә.

 

Г.Тукай шигырьләрен яттан сөйләү :

" Шаян песи".

" Безнең гаилә".

" Эшкә өндәү".

" Яз хәбәре"

" Бәхетле бала"

" Сабыйга"

 

3 бирем

" Су аналары" җыр буенча ярыша.


4 бирем.

Табышмаклар әйтешү. ( Табышмакларның җаваплары Г.Тукай әкиятләре геройлары булырга тиеш, һәр " Су анасы" үзе уйлап әйтә.)

 

5 бирем.

Су аналары биеп ярыша.

 

6 бирем.

" Тукай шигырьләренә ияреп" - иҗади бирем.( алдан өйгә эш итеп бирелә.)

Мәсәлән:

                                         Төштә.

Тукай абыйны мин төштә күрдем.

Әйтерсең лә, Ашытбашка килгән.

Кара камзул, ап-ак күлмәктән ул,

Бик тә матур кәләпүшен кигән.

 

Утырган ул бик матур пар атка,

Уң ягында, әнә, Шүрәле.

Су анасы артларыннан чаба,

Абау, җаным, хикмәт күр әле!

 

Ә Шүрәле, имеш, бик акыллы.

Уйнамый ул кети-кети дә.

Тырнакларын кискән, мөгезен кыскарткан

Нидер сөйли, хәтта көлми дә.

 

Тар тыкрыкта – Кәҗә белән Сарык

Печән аз булудан зарлана:

“Бәрәңге дә юк бит капкаларга,

Җитте хәзер шундый замана...”

 

Барысы да миңа төбәлгәннәр...

Минем кулда, имеш, алтын тарак.

Тукай абый күзен кысып алды.

Сынамаклык өчен  тора карап.

 

Ә тарагым шулчак очып китте,

Әйтерсең лә алтын күбәләк.

Су анасы китереп башка сукты...

Уянып киттем шунда тәгәрәп.

 

Конкурска йомгак ясала. Сүз жюри – музей хезмәткәрләренә бирелә. “Алтын тарак тапшырыла”

 

7 укучы

Татар теле - минем туган телем Дөньядагы иң - иң камил тел;

Тукай теле,  Такташ, Җәлил теле –

Күңел бакчамдагы гүзәл гөл.

 

Күмәк җыр : " Туган тел”

    

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Мероприятие «Алтын тарак»"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Товаровед-эксперт

Получите профессию

Методист-разработчик онлайн-курсов

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Максат: Татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайга хөрмәт, ихтирам тәрбияләү һәм аның иҗатына зур кызыксыну уяту.

“Г.Тукай исемендәге Дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексы” хезмәткәрләре белән очрашу.

Балаларны китап укуның ничаклы әһәмиятле булуына инандыру, эстетик һәм әхлак тәрбиясе бирү.

I. Оештыру эшләре.

  1. Тукай әкиятләренә иллюстрацияләр ясау һәм күргәзмә оештыру.
  2. Очрашуга чакыру билетлары ясау.
  3. Шигырь конкурсы оештыру һәм финалга чыккан берничә кызны “Су аналары” ярышына әзерләү
  4. Һәрбер “Су анасы”на бирем бүлеп бирү, аларның әзерлекләренә җитәкчелек итү, ата-аналар белән очрашу, киңәшләшү.
  5. Залны бәйрәмчә бизәү: рәсем конкурсы, Тукай китаплары күргәзмәсе, һәр су анасының үз почмагы – үз басмасын булдыру, зур итеп, матур итеп ясап куелган әкият геройлары урнаштыру.

II. Җитәкче укытучының кереш сүзе: Хәерле көн, балалар! Бүген бездә кунакта - “Г.Тукай исемендәге Дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексы” хезмәткәрләре. 

Кунак ашы – кара-каршы дигәндәй, әле кайчан гына үзебез Тукай-Кырлай авылында искиткеч матур бәйрәм – Нәүрүз бәйрәмендә булып кайткан идек. Сөекле шагыйребез, Тукай абыебызның туган көненә багышланган кичәбезгә килүегез өчен бик зур рәхмәт сезгә.Хөрмәтле кунаклар, укытучылар һәм балалар! Барыгызны да бәйрәм белән тәбрик итәм. Апрель иртәләре, кошлар авазы, беренче умырзая чәчкәләре, юмарт кояш нурлары сезгә бары тик бәхет-шатлык кына алып килсен!

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 656 356 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 02.11.2013 1223
    • DOCX 39.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Ибрагимова Люция Фаридовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Ибрагимова Люция Фаридовна
    Ибрагимова Люция Фаридовна
    • На сайте: 9 лет и 3 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 52143
    • Всего материалов: 23

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Секретарь-администратор

Секретарь-администратор (делопроизводитель)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Каллиграфия. Искусство красивого почерка

36/72 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 1479 человек из 84 регионов
  • Этот курс уже прошли 4 771 человек

Курс повышения квалификации

Психолого-педагогические аспекты развития мотивации учебной деятельности на уроках по литературному чтению у младших школьников в рамках реализации ФГОС НОО

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 166 человек

Курс повышения квалификации

Продуктивность учебной деятельности младших школьников общеобразовательного учреждения в рамках реализации ФГОС НОО

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 222 человека из 63 регионов
  • Этот курс уже прошли 6 059 человек

Мини-курс

Основы творческой фотографии

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 223 человека из 59 регионов
  • Этот курс уже прошли 30 человек

Мини-курс

Управление проектами: от планирования до реализации

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 38 человек из 22 регионов

Мини-курс

Развитие коммуникативных и здоровьесберегающих навыков

8 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе