Инфоурок / Классному руководителю / Другие методич. материалы / Вечер-конкурс
Обращаем Ваше внимание: Министерство образования и науки рекомендует в 2017/2018 учебном году включать в программы воспитания и социализации образовательные события, приуроченные к году экологии (2017 год объявлен годом экологии и особо охраняемых природных территорий в Российской Федерации).

Учителям 1-11 классов и воспитателям дошкольных ОУ вместе с ребятами рекомендуем принять участие в международном конкурсе «Законы экологии», приуроченном к году экологии. Участники конкурса проверят свои знания правил поведения на природе, узнают интересные факты о животных и растениях, занесённых в Красную книгу России. Все ученики будут награждены красочными наградными материалами, а учителя получат бесплатные свидетельства о подготовке участников и призёров международного конкурса.

ПРИЁМ ЗАЯВОК ТОЛЬКО ДО 21 ОКТЯБРЯ!

Конкурс "Законы экологии"

Вечер-конкурс

библиотека
материалов

Әни һәм мин – тату гаилә. Кичә-конкурс. 5-9 класслар өчен

  1. Кичәне ачып җибәрү. Әниләр бәйрәме турында кыска сүз. Әни – дөньяда иң газиз, кадерле зат. Коръәндә дә әни кешенең зур хөрмәткә ия зат булуы турында әйтелә. Мөхәммәт пәйгамбәр үзенең бер хәдисендә: ” Гаиләдә иң беренче урында – әни, икенче урында – әни, өченче урында – әни, дүртенче урында – әти тора” дип әйткән. Ә “Җәннәт әниләрнең аяк астында” дигән хәдис тә күп нәрсә турында сөйли. Бүген без әниләрне төрле ситуацияләрдә, төрле яклары белән ачарга, күңелләрен күтәрергә, җылы сүзләр әйтергә җыелдык. Алар – бәйрәмне алып баручылар да, кадерле кунакларыбыз да. Кичә берничә номинациядә алып барылачак.

  2. Конкурс башланды.

Ярышта 5 команда катнаша. Һәр команда 2 кешедән тора: әни-улы, әни-кызы. 1. Визит карточкасы. а) команда исеме б) девиз в) эмблема г) капитан д) гаилә шәҗәрәсе
2. “Ашъяулык алдым, өстәлемә яптым”. Зәвыклы хуҗабикә. Өстәл бизәү (атрибутлар)

3. “Минем гаиләм – минем дәүләтем”. Гаилә–дәүләттә сез кем? Нинди вазыйфа башкарасыз? Һәр гаиләнең үз структурасы бар.

4. “Яхшы сүз – җан азыгы, яман сүз - баш казыгы” Яхшы, тәмле сүзләрдән беребез дә баш тартмас. Аларны әйтү дә, ишетү дә бик рәхәт, күңелгә сары май булып ята (5шәр сүз әйтү)

5. Алло, без талантлар эзлибез (җыр, бию, нәфис сүз)

6. Ситуацияләр (конвертта) х) кич буе кызыгыз белән бирелгән текст эчтәлеге өстендә эшләдегез. Икенче көнне мәктәптән кайткач, бу эш өчен “2” алуы турында хәбәр итте... х) улыгыз йокларга җыена...сез өй эшләрен (дәфтәрләрен) тикшерәсез. Эшләнгән эшнең пычрак һәм хаталы икәнен күрәсез... х) кызыгыз: “Мин Венера белән башка дус булмыйм, чөнки ул начар укый башлады, билгеләре гел “3”ле генә”,- дип хәбәр итә... х) балагыз сезгә: “Әни, мин бүген мәктәпкә бармыйм, син укытучыга авырыйм дип язу язып бир әле”,- ди... х) балагыз кинәт кенә икенче мәктәпкә китәргә теләвен әйтте...

7. Рефератлар (сочиненияләр) конкурсы (команда язып алып килгән иншалары укыла)

8. “Тәмледән тәмле ни тәмле!” (команданың иң яраткан ашы, әзерләү серләре). Әни – иң оста пешекче.

9. Халык акылы – мәкальләребездә әни һәм бала проблемасы бик киң яктыртыла. Шуны дәлилләп күрсәтә аласызмы? (әни 3 мәкаль, бала 3 мәкаль)

10. “Син – миңа, мин – сиңа” командалар бер-берсен сыныйлар.

11. Блиц-турнир. Кем тизрәк, кем дөресрәк? (командаларның җитезлеге тикшерелә) - милли бизәк - күзлекнең туган җире - күлмәкне уртага бүлгәч, нәрсә була? - нинди шәһәр балык исемен йөртә? - алтын сүзен 2 шакмакка сыйдыр, өтерге сүзен 3 шакмакка сыйдыр һ.б.

12. Күңел җәүһәрләре – “әбием сандыгы”. Гаиләдә традицияләр, рухи мирас нинди хәлдә? (борынгы, милли истәлек тарихы турында сөйләү)

13. Әнием һөнәре (укучылар әниләренең һөнәрләре турында сөйлиләр)

14. Блиц-сораулар балаларга. – әниеңнең яраткан бәйрәме һ.б.

15. Әни бәхете нидә? (әниләргә сүз бирелә) 16. Һади Такташ үзенең “Мәхәббәт тәүбәсе” поэмасында:

Ана – бөек исем. Ни җитә ана булуга Хатыннарның бөтен матурлыгы, Бөтен күрке ана булуда”, - дип язып мең мәртәбә хаклы. Шушы исемне йөртүче әниләрне тагын бер кат бәйрәм белән котлап сәламәтлек, тыныч, бәхетле тормыш, күңел тынычлыгы, балаларының кадер-хөрмәтендә гомер итәргә язсын. Бакый дөньяга киткән әниләребезнең рухлары шат, урыннары җәннәттә булсын.

Котлыйбыз сезне, әниләр, Бу изге бәйрәм белән. Кадерлибез, хөрмәтлибез Изге теләкләр телибез Сәламлибез җыр белән.

*Музыкаль пауза (“Бер кыз бала җыр чыгарган” җырын укучылар башкара)



Самые низкие цены на курсы переподготовки

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 50% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок", но в дипломе форма обучения не указывается.

Начало обучения ближайшей группы: 25 октября. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (10% в начале обучения и 90% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru

Краткое описание документа:

Эту разработку конкурса-вечера можно использовать для проведения вечера мам, для вечера , посвященного международному женскому дню. В вечере участвуют как мамы, так и их дети.Вечер можно проводить с учениками 5-9 классов.  В конкурсе используются домашние атрибуты; национальные блюда, костюмы, семейные обычаи.На вечере дети вместе со своими мамочками рассказывают про свою родословную, читают свои домашние сочиненияМамочкам предоставляются задания, блиц-турниры в виде ответов на вопросы, ситуации, на которые нужно будет дать разъяснения.

Общая информация

Номер материала: 176876091344

Похожие материалы