Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Начальные классы / Рабочие программы / 1 класста татар теленнән тематик плаплаштыру
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 24 мая.

Подать заявку на курс
  • Начальные классы

1 класста татар теленнән тематик плаплаштыру

библиотека
материалов

Аңлатма язуы


1нче сыйныф өчен “Татар теле” фәненнән эш программасы


1. РФ һәм ТР “Мәгариф турындагы Закон” ына

2. 06.10.2009 нчы елда РФ Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан расланган “Гомуми башлангыч белем бирү федераль дәүләт стандартын гамәлгә кертү”

турындагы боерыгына;

3. 09.07. 2012 елда ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган гомумбелем бирү учреждениеләре өчен региональ базис укыту планына;

  1. Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Азнакай шәһәре 9нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе» филиалы – «Уразай авылы төп гомуми белем бирү мәктәбе» нең башлангыч белем бирү буенча төп укыту программасына

  2. Уразай төп гомуми белем бирү мәктәбе “ муниципаль учреждениесе Уставына

  3. Азнакай районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Уразай төп гомуми белем мәктәбе”нең 2014-2015 нче уку елына кабул ителгән укыту планына

  4. Белем бирү учреждениеләрендә укыту процессында куллану өчен рөхсәт ителгән “Перспектива” концепциясе һәм белем бирүнең яңа стандартлары таләпләренә туры килгән һәм рөхсәт ителгән региональ дәреслекләр исемлегенә таянып төзелде.

Татар теле укытуның максатлары:

- укучыларны татар теленең график системасы төзелеше һәм функциясенең гомуми закончалыклары белән танышу нигезендә башлангыч уку һәм язуга өйрәтү.

Укытуның эчтәлеге һәм методикасы түбәндәге бурычларны хәл итүгә юнәлтелә:

-укучыларда ана телен өйрәнүгә кызыксыну, омтылыш, эзләнергә теләк уяту, үз милләтеңә, телеңә мәхәббәт тәрбияләү кебек уңай сыйфатлар булдыру;

-балаларга татар теленең төрле бүлекләре буенча белем бирү:

а) фонетика, лексика, грамматикага караган башлангыч мәгълүмат бирү;

б) телебезнең орфоэпиясе, лексикасы, грамматикасы, пунктуациясе буенча күнекмәләр булдыра башлау. Хәрефләрдән иҗекләр һәм сүзләр, сүзләрдән сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзергә өйрәтү;

-укучыларны дөрес һәм матур итеп укырга, укыганның эчтәлеген сөйләргә, аерым темалар буенча әңгәмәләр кора белергә, аралашканда тел чараларыннан урынлы файдаланырга өйрәтү;

- телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләре булдыру;

- укучыларда татар мәдәниятенә караган мәгълүматлылыкны үстерү.


Эш программасы елына 99 сәгатькә исәпләнеп төзелде, атнага 3 сәг.



Программа эчтәлеге


Бүлекнең исеме

Сәгать саны

I

Грамотага өйрәтү.

66


Әзерлек чоры - Язу

10


Әлифба чоры - Язу

51


Әлифбадан соңгы чор - Язу

5

II

Систематик курс.

33


Алфавит.

1


Җөмлә . Җөмлә ахырында тыныш билгеләре

2


Сүзләр.

4


Телдән һәм язма сөйләм серләре.

5


Авазлар һәм хәрефләр.

14


Уку елында өйрәнгәннәрне ныгыту.

7

Әзерлек чоры

Язганда дөрес утыру һәм язу әсбапларын дөрес куллану кагыйдәләре белән танышу. Дәфтәр битләрендә ориентлашу, андагы сызыклар белән танышу. Вертикаль, горизонталь һәм авыш сызыклар турында белешмә.

Татар алфавиты хәрефләре график системасының структур берәмлеге буларак кулланылган элемент-сызыклар. Алгоритм буенча элемент-сызыкларны язу. Язма хәрефләрнең өлге формалары белән танышу. Бордюр-бизәкләр ясау процессында язма хәреф элементлары турында күзаллау тудыру.

График системаның структур берәмлеге булган язма хәреф элементларын чагыштыру, төркемләү һәм йомгаклау, гомуми нәтиҗә ясауга корылган логик күнегүләр үтәү.

Әзерлек чоры ахырына балалар:

1. Элементар образлы күзаллау дәрәҗәсендә тел берәмлекләре: сүз, җөмлә, текстны аңлый, шулай ук татар алфавитының басма һәм язма хәрефләр системасын атый һәм формалары буенча аера белергә;.

2. Рәсем, график модель яки тиешле фишкалар кулланып, беренчедән, дәрестә тудырылган тел ситуацияләре буенча 2 — 4 сүздән торган җөмләләр һәм 3 — 4 җөмләдән торган хикәя төзи; икенчедән, парта артында дөрес утыра һәм язма әсбаплардан дөрес файдалана, алгоритм буенча яки тактлап язма хәрефләрнең барлык элементларын да дөрес яза белергә тиешләр.


ӘЛИФБА ЧОРЫ

Дөрес утыру һәм язу әсбапларын дөрес куллану кагыйдәләре.Дөрес утыру һәм язу әсбапларын дөрес куллану күнекмәләрен камилләштерү.

Уку дәресләрендә элемент-өлгеләр ярдәмендә басма хәрефләрне төзү күнегүләре. Балалар хәтерендә барлык басма хәрефләрнең күрмә образларын формалаштыру.

Язу дәресләрендә элемент-өлгеләрдән язма хәрефләр төзү һәм анализлау. Гомуми уртак элемент формалары буенча хәрефләрне төркемләү һәм чагыштыру буенча логик биремнәр үтәү.

Балалар хәтерендә язма баш һәм юл хәрефләренең төгәл күрмә-хәрәкәтле образларын формалаштыру. Бу хәрефләрне алгоритм һәм тактлап (санап) язу технологиясен камилләштерү.

Язуда оч төрле (өске, урта-йөзмә, аскы) тоташтыру алымы белән танышу.Дәрестә өйрәнелә торган хәрефне элек өйрәнелгән хәрефләр белән тоташтыру алгоритмнарын үзләштерү.

Тактлап язу алымы нигезендә кул чугы мускуллары киеренкелеген йомшарту (киметү) белән ритмик чиратлаштыру күнегүләре.

Сүзнең аваз схемасын график формага үзгәртү һәм алга таба язма хәрефләр белән язу. Язма хәрефләр белән бирелгән иҗек, сүз, җөмлә үрнәкләрен уку, үрнәк буенча язу ,укучыларның үз язуларының нәтиҗәләрен тикшерүләре.

Әлифба чорының ахырына балалар:

1. Татар теленең авазларының сузык (ачык авыз символы белән бирелгән), ягъни җырлана торган аваз һәм тартык, ягъни җырланмый торган; әйткәндә, сөйләм органнарында киртә ясала/ясалмый торган авазларга бүленүен, сузыкларның калын һәм нечкә булуын, тартыкларның нечкә- калын яңгырашын сузык аваз хәрефләре белдерүен;

- сүзнең яңгыраш һәм мәгънә бөтенлегенә ия булуын;

- сүзнең иҗекләргә бүленүен, бер иҗекнең көчлерәк һәм озынрак әйтелүен;

- сөйләм авазлары язуда шартлы график символлар (түгәрәк, квадрат) яки хәрефләр белән белдерелүен;

- сүзләр предметларны, аларның билгеләрен, эш-хәрәкәтләрен белдерүләрен, ярдәмче сүзләр сүзләрне, җөмләләрне үзара бәйләү өчен хезмәт итүләрен, аларның график символларын;

- әйтмә сөйләмнең текст һәм җөмләләргә бүленүен, аларны график сурәтләп булу мөмкинлеген;

элемент-сызыклар һәм элемент-өлгеләрнең басма һәм язма хәрефләрнең график системасының структур (төзелеш) берәмлекләре булуын;

- һәр басма һәм язма хәреф формасының тиешле урын-сан мөнәсәбәтендә урнашкан элементлардан торуын аңлый белергә тиеш.

2. Укучылар сүз башыннан башлап, андагы һәр авазны көчлерәк итеп билгели бара, берсен аерып алып аңа характеристика бирә;

- анализ вакытында тартыкларның яңгырау-саңгыраулыгын билгеләү алымнарын куллана;

- сүзне иҗекләргә бүлә;

- схемалардан сүзнең аваз язылышын иҗекләп һәм орфоэпик дөрес итеп укый;

- схемалардагы һәм «Әлифба» текстларында бирелгән хәреф язуын иҗекләп һәм орфоэпик дөрес итеп укый;

- сүзнең аваз формасын шартлы график формадан хәреф формасына һәм киресенчә үзгәртә;

- элемент-шаблоннар нигезендә басма һәм язма хәрефләрне төзи һәм анализлый;

- аерым график биремне үтәү дәвамында дөрес итеп утыра һәм язма әсбаплардан файдалана ала;

- билгеле бер алгоритм буенча хәрәкәт элементлары нигезендә хәрефләр яза;

- иҗекләрдә һәм сүзләрдә тоташтыруның өч алымын үти;

- тактлап язганда кул чугы мускуллары киеренкелеген йомшарта;

- күчереп язганда һәм диктант вакытларында җөмләләрне һәм үз исемнәрен дөрес яза;

- бизәк-бордюрлар ясый ала белергә тиешләр.


Әлифбадан соңгы чор

Алгоритм буенча сүзләрдә язма хәрефләрнең һәм аларны тоташтыру сызыкларын язу технологиясен .

Тактлап язганда кул чугы мускуллары киеренкелеген йомшару халәте белән чиратлаштыра .

График хаталарны төзәтә. Язма һәм басма текстлардан сүз һәм җөмләләрне күчереп яза, әйтеп яздыра торган текстны яза.

Грамотага өйрәтүнең йомгаклау чорында беренче сыйныф укучылары:

1. Туган телнең сөйләм төзелешен аңлый, аваз, иҗек, сүз, сүзтезмә, җөмлә, текст кебек тел берәмлекләрен образлы күзаллый;

- татар алфавиты басма һәм язма хәрефләренең график системасын;

- һәр хәрефнең элемент формаларын;

- дөрес утыру һәм язма әсбапларны куллану кагыйдәләрен белергә тиеш.

2. Һәр укучы үзенә генә хас темпта басма һәм язма текстларны офоэпик нормаларга туры китереп укый;

- текстның аерым бер өлешләрен сөйли (2 — 3 җөмлә белән) ;

- укылган текст эчтәлеге буенча бирелгән сорауларга җавап бирә;

- тыңланган текстка исем куша;

- төрле методик шартларда: 1) басма яки язма текстны күчереп язганда, 2) хәтер буенча яки 3) укытучы әйтеп яздырган вакытта, үзләштерелгән алгоритмга туры китереп аерым да, җөмлә эчендә дә сүзләрне өзмичә язу күнекмәләрен үзләштерә һәр укучы, шәхси мөмкинчелеген истә тотып, язу темпын арттыра белү кебек эш төрләрен башкара белергә тиеш.

3. О, ө хәрефләрен беренче иҗектә генә язу;

- әйтмә һәм язма сөйләмне тел берәмлекләренең төзелеше турында беренче сыйныф укучыларында формалашкан күзаллау нигезендә анализлау һәм тиешле символлар белән модельләштерү;

- тыныш билгеләренә игътибар итеп. иҗекләп, орфоэпик, бәйләнешле итеп уку алымнарын куллану;

- хәрефләрне язуда тоташ һәм тиз итеп язу алымнарын тормышка ашыру;

- татар теленең позицион принцибына нигезләнеп, [гь] [кь] авазларын язуда белдерү турында үзләштергән белем һәм күнекмәләрен уку эшчәнлегендә һәм көндәлек тормышта кулланырга өйрәнергә тиешләр.


Предметны укыту программасына нигезләнеп үзләштерү нәтиҗәләре

Универсаль уку гамәлләре

Шәхескә юнәлтелгән УУГ (универсаль уку гамәлләре)

- Үз илең, халкың һәм тарихың белән горурлану хисләре формалаштыру, һөнәрләр дөньясы белән танышу, җәмәгать урыннарында, мәктәптә үз-үзеңне тотуның әхлакый кагыйдәләрен үзләштерү,аңлы рәвештә рефлексив үзбәя формалаштыру

- уку эшчәнлеге һәм аның мотивлары арасында элемтә урнаштыру,;

- әдәби мәдәният нигезендә матурлыкны күрә белү һәм эстетик хисләр формалаштыру;

Регулятив универсаль уку гамәлләре

- максатка ирешүдә үҗәтлек, авырлыкны җиңүгә әзер булу,авырлыкларны чишү ысулларын эзләүгә ихтыяҗ формалаштыру;

- план төзү һәм гамәлләр тәртибен ачыклау;

- ирешеләчәк нәтиҗәне алдан күрү;

- проблеманы чишүдә берничә вариант табу,аларны кулланып карау;

- үтәлгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү, уңышлылыгына бәя бирү;

- кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу;

Танып-белү универсаль уку гамәлләре

- эшчәнлек барышын һәм нәтиҗәләрен тикшереп һәм бәяләп бару;

- сызым, схема, таблица, шартлы рәсем, план, күчерү,үзгәртү, төзү;

- охшашлык һәм аермалыкларны аеру, чагыштыру;

- бербөтенне өлешләргә бүлү;

- аерып алынган нигез буенча объектларны тәртипкә салу;

- нәтиҗә чыгару;

- охшашлыклар урнаштыру;

- проблеманы кыска һәм ачык итеп әйтү;

- проблеманы чишү алымнарын хезмәттәшлектә табу;

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре

- укытучы, туганнар, әти-әниләр белән хезмәттәшлекне планлаштыру – катнашучыларның максатларын, вазифаларын үзара аралашу ысулларын билгеләү;

- дискуссиядә катнашу, сораулар формалаштыру, җитмәгән мәгълүматны башкалардан сорашып белү;

- проблеманы ачу, аны тормышка ашыру, үзара килешүгә ирешү;

- эшлекле партнерлы аралашу, төркемдә үзара ярдәм итешү;

- үз фикереңне тулы, төгәл һәм ачык , аңлаешлы итеп әйтү, аны яклау;

1 нче сыйныфны тәмамлаганда укучыларының белеменә, эш осталылыгына һәм күнекмәләренә төп таләпләр.

Укучылар түбәндәгеләрне белергә тиеш:

татар телендә барлык аваз һәм хәрефләрне танып белергә;

  • аваз белән хәрефнең төп аермасын практик аңлауга ирешергә;

Укучылар түбәндәгеләрне эшли белергә тиеш:

сүзләрне авазларга таркату;

  • авазларны сүздәге тәртиптә әйтү;

  • сузык һәм тартык авазларны һәм аларның хәрефләрен аерып таный белү;

  • калын һәм нечкә сузыкларны дөрес әйтү;

  • сузык аваз һәм аларның хәрефләренә карап, калын һәм нечкә әйтелгән сүзләрне тану;

  • сүзләрне иҗекләргә бүлү;

  • җөмләләрне сүзләргә таркату;

  • баш һәм юл хәрефләрен, аларны тоташтыручы сызыкларны һәм сүзләрне ачык итеп, бозмыйча язу;

  • басма, кулдан язылган хәрефләр белән бирелгән сүз һәм җөмләләрне дөрес күчереп язу;

  • әйтелеше белән язылышы туры килгән сүзләрне, шундый җөмләләрдән төзелгән 3-5 сүзле җөмләләрне ишетеп дөрес язу;

  • җөмләнең беренче сүзен баш хәреф белән башлап, җөмлә беткәч нокта куеп язу;

  • телдән 4-5 җөмләле кечкенә хикәяләр төзү.





Татар теленнән тематик планлаштыру 1 класс (атнага 2 дәрес исәбеннән )



Дәрес темасы


Сә-гать са-ны


Шәхескә кагылышлы һәм метапредметлы нәтиҗәләр

(УУГ)

Үткәрү вакыты

Искәрмә

План

буенча

Факт

1.

Нокталар кую һәм туры сызыклар.

1

ШУУГ: үз мөмкинлекләреңне чамалау.

РУУГ: кагыйдәләрне истә тоту, шуларга ияреп гамәлләр кылу.

2.09



2.


Астан элмәкле туры сызыклар.

Өстән элмәкле туры сызыклар.


1



КУУГ: төркемдә үзара ярдәм итешү.

Мәгълүмат эзләү, дискуссиядә катнашу.

РУУГ: үз гамәлләреңне һәм аның нәтиҗәләрен бирелгән үрнәк белән чагыштыру.

КУУГ: тыңлаучыларга аңлаешлы сөйләм төзү, үзара ярдәм итешү.

3.09






3.

Сүзләрне иҗекләргә бүлү, сүз басымын билгеләү.Овал формасындагы язу


1

КУУГ: үз фикереңне нигезли, дәлилли белү.

ШУУГ: танып-белү, яңалыкка омтылыш формалашу.

9.09



4.


Авазлар. Хәреф һәм аваз турында төшенчә.Юл а хәрефен язу.

1


КУУГ: тыңлаучыларга аңлаешлы сөйләм төзү, үзара ярдәм итешү.

ТБУУГ: модель төзү: текстны тамга-символик телгә күчерү.

10.09




5.

Баш хәреф элементлары

Баш А хәрефен язу.

1

РУУГ: “Куелган максатка ирешү өчен нәрсәгә өйрәнергә кирәк?” дигән сорауга җавап бирү.

ШУУГ: үз мөмкинлекләреңне чамалау, үзеңне читтән күрү.

16.09



6.

Баш һәм юл хәрефләренең

язылышын үзләштерү. Ә,ә хәрефләрен язу.

1


КУУГ: төркемдә үзара ярдәм итешү.

Мәгълүмат эзләү, дискуссиядә катнашу.

РУУГ: үз гамәлләреңне һәм аның нәтиҗәләрен бирелгән үрнәк белән чагыштыру.

17.09



7.


Аваз һәм хәрефне аеру. Ы, ы хәрефләрен язу.


1


КУУГ: тыңлаучыларга аңлаешлы сөйләм төзү, үзара ярдәм итешү.

ТБУУГ:авазларны аеру өчен модельләрне чагыштыру, яңа хәреф билгеләнешен өйрәнү.

23.09



8.


Сузык һәм тартык авазларны аеру. Юл э хәрефен язу.

Язганда тиешле гигиена таләпләрен үтәү.Кул һәм бармак мускулларының җитез һәм ритмик хәрәкәт итүләренә ирешү. Баш Э хәрефен язу.


1



РУУГ: “Куелган максатка ирешү өчен нәрсәгә өйрәнергә кирәк?” дигән сорауга җавап бирү.

ШУУГ: үз мөмкинлекләреңне чамалау, үзеңне читтән күрү.

КУУГ: төркемдә үзара ярдәм итешү.

Мәгълүмат эзләү, дискуссиядә катнашу.

РУУГ: үз гамәлләреңне һәм аның нәтиҗәләрен бирелгән үрнәк белән чагыштыру.

24.09




9.


Нечкә сузык авазлар. Юл и хәрефен язу.

Калын һәм нечкә сузык авазлар. Баш И хәрефен язу.

1



РУУГ: “Куелган максатка ирешү өчен нәрсәгә өйрәнергә кирәк?”дигән сорауга җавап бирү.

ШУУГ: үз мөмкинлекләреңне чамалау, үзеңне читтән күрү.

КУУГ: тыңлаучыларга аңлаешлы сөйләм төзү, үзара ярдәм итешү.

ТБУУГ: модель төзү: текстны тамга-символик телгә күчерү.

30.09




10.

Сузык аваздан гына торган сүзләр. Юл у хәрефен язу.

Калын сузык авазлар, аларның хәрефләре. Баш У хәрефен язу.


1




КУУГ: төркемдә үзара ярдәм итешү.

Мәгълүмат эзләү, дискуссиядә катнашу.

РУУГ: үз гамәлләреңне һәм аның нәтиҗәләрен бирелгән үрнәк белән чагыштыру.

РУУГ:укучылар тарафыннан белгән яки әлегәчә белмәгән үзара бәйләү булдыру.

РУУГ: “Куелган максатка ирешү өчен нәрсәгә өйрәнергә кирәк?”дигән сорауга җавап бирү.

ШУУГ: үз мөмкинлекләреңне чамалау, үзеңне читтән күрү.

1.10




11.


Калын һәм нечкә су-зыклар, аларны хәреф-ләр белән белдерү. Юл ү хәрефен язу.

Бер яки берничә авазы белән аерыла торган сүзләрне чагыштыру

Баш Ү хәрефен язу.

1



УУГ: тыңлаучыларга аңлаешлы сөйләм төзү, үзара ярдәм итешү.

РУУГ:укучылар тарафыннан белгән һәм әлегәчә белмәгән күнекмәләрне үзара бәйләү.

ТБУУГ:хаталарны төрләргә аера белү.

РУУГ: “Куелган максатка ирешү өчен нәрсәгә өйрәнергә кирәк?”дигән сорауга җавап бирү. ШУУГ: үз мөмкинлекләреңне чамалау, үзеңне читтән күрү.

7.10




12.

Овал формасында-гы язу. Юл о хәрефен язу.

Калын сузык авазларны ишетү һәм язу. Баш О хәрефен язу.

1



КУУГ: төркемдә үзара ярдәм итешү. Мәгълүмат эзләү, дискуссиядә катнашу.

РУУГ: үз гамәлләреңне һәм аның нәтиҗәләрен бирелгән үрнәк белән чагыштыру.

ТБУУГ: авазларны аеру өчен модельләрне чагыштыру.

РУУГ:укучылар тарафыннан белгән яки әлегәчә белмәгән үзара бәйләү булдыру.

8.10




13.

Дөрес язу кагыйдәләре һәм аларның кулланылышы бе-лән таныштыру: о, ө хәреф-ләренең татар сүзләренең беренче иҗегендә генә язылуы . Юл ө хәрефен язу.

Калын һәм нечкә әйтелешле сүзләрдә сузык авазларның роле. Баш Ө хәрефен язу.

1



КУУГ: төркемдә үзара ярдәм итешү. Мәгълүмат эзләү, дискуссиядә катнашу.

РУУГ: үз гамәлләреңне һәм аның нәтиҗәләрен бирелгән үрнәк белән чагыштыру.

КУУГ: иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү, фикерне әйтә белү

РУУГ:укучылар тарафыннан белгән яки әлегәчә белмәгән үзара бәйләү булдыру.

14.10




14.


Сузык һәм тартык авазлар. Әйтелгән сүз-дән аерым сузык яки тартык авазны ишетеп, аерып алу. Юл н хәрефен язу.

Сүзләр арасында буш ара. Баш Н хәрефен язу.


1



РУУГ: “Куелган максатка ирешү өчен нәрсәгә өйрәнергә кирәк?”дигән сорауга җавап бирү.

ШУУГ: үз мөмкинлекләреңне чамалау, үзеңне читтән күрү.

РУУГ: көч һәм энергия туплау, конфликтларны һәм каршылыкларны чишү максатында ихтыяр көчен үстерү.

КУУГ: иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү, фикерне әйтә белү

15.10




15.


Сүз һәм аның лексик мәгънәсе. Сүзләрнең мәгънә ягыннан төрләрен күзәтү. Юл л хәрефен язу.

Сүз һәм җөмләне аеру. Сүзләрнең аерым язылуы. Баш Л хәрефен язу.


1



ШУУГ: үз мөмкинлекләреңне чамалау, үзеңне читтән күрү.

РУУГ: “Куелган максатка ирешү өчен нәрсәгә өйрәнергә кирәк?”дигән сорауга җавап бирү.

КУУГ: класс белән эшләгәндә классташлар фикерен исәпкә алып эш итү, күршең белән хезмәттәшлек итү.

ТБУУГ: ялгызлык исемнәрендә баш хәреф язу, җөмләдәге сүзләр арасындагы бәөләнешне ачыклау.

21.10




16.

Басымның лексик мәгънә билгеләүдә әһәмияте. Юл м хәрефен язу.

Сүзләрне әйтеп яздыру һәм тикшерү алгоритмы кертү.

Баш М хәрефен язу.


1




ТБУУГ: хаталарны төрләргә аера белү.

ШУУГ: үз фикереңне әйтә белү.

ТБУУГ: модель төзү, текстны тамга-символик телгә күчерү.

КУУГ: уртак эшчәнлектә үзеңә инициатива алу.

22.10




17.


Сүзләрдә басымлы һәм басымсыз сузык авазларны табу. Юл р хәрефен язу.

Баш һәм юл хәрефләренең язылышын үзләштерү. Баш Р хәрефен язу

1


ШУУГ: дәрестә үзенең белем һәм күнекмәләрен куллану, үз фикереңне әйтә белү.

КУУГ: иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү, фикерне әйтә белү

ШУУГ: танып – белү, яңалык белән кызыксыну, формалашу.

РУУГ: үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ тудыру.

ТБУУГ: ялгызлык исемнәрендә баш хәреф язу, җөмләдәге сүзләр арасындагы бәйләнешне ачыклау.

28.10




18.

Дөрес күчереп язу алымна-рын һәм эзлеклелеген үзләштерү. ң хәрефен язу.


1

КУУГ: үз фикереңне нигезли, дәлилли белү.

ШУУГ: танып-белү, яңалыкка омтылыш формалашу.

29.10



19.


Й хәрефе булган сүзләрне дөрес уку һәм күчереп, ишетеп язу. Юл й хәрефен язу.

Баш Й хәрефен язу. Җөмлә белән эш: аерым сүзләрне табу, аларның урнаштыру тәртибен үзгәртү.

1



ТБУУГ:кирәкле информацияләрне дәреслектән, дәфтәрдән таба белү; хаталарны төрләргә аера белү.

ШУУГ: үз фикереңне әйтә белү.

ШУУГ: үз мөмкинлекләреңне чамалау.

РУУГ: кагыйдәләрне истә тоту, шуларга ияреп гамәлләр кылу.

ТБУУГ: ялгызлык исемнәрендә баш хәреф язу, җөмләдәге сүзләр арасындагы бәйләнешне ачыклау.

11.11




20.

Сүздәге авазларның санын һәм эзлеклелеген билгеләү. Я хәрефенең кулланылы-шы. Юл я хәрефен язу.

Я хәрефенең сүздә дөрес язылышын гамәли үзләштерү.

Баш Я хәрефен язу.


1



РУУГ: үз гамәлләреңне һәм аның нәтиҗәләрен бирелгән үрнәк белән чагыштыру.

ТБУУГ:я хәрефенең үзенчәлеген белү.

КУУГ: төркемдә үзара ярдәм итешү.

Мәгълүмат эзләү, дискуссиядә катнашу.

РУУГ: үз гамәлләреңне һәм аның нәтиҗәләрен бирелгән үрнәк белән чагыштыру.

12.11




21.


Ю хәрефенең үзенчәлеген гамәли үзләштерү. Ю хәрефенең кулланылышы. Юл ю хәрефен язу.

Җөмләнең башын һәм азагын дөрес күрсәтү. Баш Ю хәрефен язу.


1


ТБУУГ:ю хәрефенең үзенчәлеген белү.

РУУГ: куелган максат-бурычларның үтәлү-үтәлмәвен ачыклау.

ТБУУГ: модель төзү: текстны тамга-символик телгә күчерү.

КУУГ: тыңлаучыларга аңлаешлы сөйләм төзү, үзара ярдәм итешү.

18.11




22.


Е-ё, ю, я хәрефләренең кулланылышы. е хәрефенең үзенчәлеген гамәли үзләш-терү. Юл е хәрефен язу.

Баш Е хәрефен язу.

Янәшә тартыклы сүзләр.


1


ШУУГ: үзеңнең белмәгәнеңне ачыклау һәм ярдәм сорап мөрәҗәгать итү.

РУУГ: куелган максат-бурычларның үтәлү-үтәлмәвен ачыклау.

ТБУУГ:е хәрефенең үзенчәлеген белү.

РУУГ: куелган максат-бурычларның үтәлү-үтәлмәвен ачыклау.

19.11




23.

Яңгырау авазларны аеру, аларның парларын билге-ләү. Д, д хәрефләрен язу.



1

ШУУГ: үз уңышларың яки уңышсызлыкла-рыңның сәбәпләре турында фикер йөртү.

РУУГ: процессның киләчәген фаразлау, ирешеләчәк нәтиҗәне алдан күрү.

25.11



24.

Баш Т,т хәрефләрен язу.

Әйтелеше белән язылышы арасында аерма булмаган сүз һәм җөмләләрне ишеткәнчә язу.


1

ТБУУГ: яңгырау һәм саңгырау авазларны анализлый, алар арасындагы охшаш яки аермалы якларны таба белү.

РУУГ: укытучы тәкъдим иткән план буенча биремнәр үтәү.

26.11



25.


Җөмлә башындагы сүзне баш хәреф белән язу, җөм-лә ахырында нокта, сорау һәм өндәү билгеләрен дөрес кую. Юл з хәрефен язу.

Ялгызлык исемнәре булган җөмләләрне тактадан уку һәм күчереп язу.

Баш З хәрефен язу.

1



РУУГ: “Куелган максатка ирешү өчен нәрсәгә өйрәнергә кирәк?”

дигән сорауга җавап бирү. ШУУГ: үз мөмкинлекләреңне чамалау, үзеңне читтән күрү.

ТБУУГ: “Парлы яңгырау-саңгырау” тартыклар төшенчәсе формалаштыру, капма-каршы куя белү.

КУУГ: күршең белән фикерләшү, иптәшеңнең эшчәнлеген бәяләү.

2.12




26.

Баш һәм юл хәрефләренең язылышын үзләштерү. С,с хәрефләрен язу

1


ШУУГ: үз мөмкинлекләреңне чамалау.

РУУГ: кагыйдәләрне истә тоту, шуларга ияреп гамәлләр кылу.

3.12



27.


Бер яки берничә хәрефе белән аерыла торган сүзләрне чагыштыру. Юл г хәрефен язу. Сүзләрне ишетеп язу.

Баш Г хәрефен язу. Кеше исемнәрендә баш хәреф.


1



КУУГ: төркемдә үзара ярдәм итешү.

Мәгълүмат эзләү, дискуссиядә катнашу.

РУУГ: үз гамәлләреңне һәм аның нәтиҗәләрен бирелгән үрнәк белән чагыштыру.

ШУУГ:үз мөмкинлекләреңне бәяләү, орфоэпик нормаларга туры китереп уку, тормыш тәҗрибәсен куллану

9.12




28.


Татар телендәге кайбер хәрефләрнең ике авазга билге булып йөрүе. Юл к хәрефен язу.

Елга исемнәрендә баш хәреф. Баш К хәрефен язу.


1




ТБУУГ:К,к хәрефләре белән таныштыру;

икедәрәҗәле сүз модельләре нигезендә сүзнең аваз формасын хәреф формасына үзгәртү.

КУУГ: тыңлаучыларга аңлаешлы сөйләм төзү, үзара ярдәм итешү.

ТБУУГ: модель төзү: текстны тамга-символик телгә күчерү.

РУУГ:алдагы дәресләрдә үзләштергән белемнәргә таянып, яңа информацияне таба белергә күнектерү.

КУУГ:фикер йөртеп сөйләм төзү, күршең белән хезмәттәшлек итү

10.12




29.


Юл в хәрефен язу. Сүзләрне ишетеп һәм әйтеп язу.

Җөмлә, сүзтезмә һәм сүзләрне аеру, аларның охшаш һәм аермалы якларын аңлау. Баш В хәрефен язу

1



ШУУГ: үзеңнең белмәгәнеңне ачыклау һәм ярдәм сорап мөрәҗәгать итү.

КУУГ: тыңлаучыларга аңлаешлы сөйләм төзү, үзара ярдәм итешү.


ТБУУГ: “хәреф –аваз билгесе” төшенчәсе булдыру, сүзләрнең схема--модельләрен карау.

КУУГ: үз фикереңне берничә җөмлә белән белдерү.

16.12




30.


Юл ф хәрефен язу.

Сүз басымын ишетеп билгеләү.

Шәһәр исемнәрендә баш хәреф. Баш Ф хәрефен язу.

1




РУУГ: куелган максат-бурычларның үтәлү-үтәлмәвен ачыклау.

КУУГ: класс белән эшләгәндә классташлар фикерен исәпкә алып эш итү, күршең белән хезмәттәшлек итү.

ТБУУГ: ялгызлык исемнәрендә баш хәреф язу, җөмләдәге сүзләр арасындагы бәөләнешне ачыклау.

РУУГ: эшләнәчәк эшкә мөстәкыйль максат куя белү.

17.12




31.


Яңгырау һәм саңгырау тартык авазларны аеру. Юл б хәрефен язу.

Парлы һәм парсыз авазларны билгеләү. Баш Б хәрефен язу.

1


ТБУУГ: модель төзү, текстны тамга-символик телгә күчерү.

КУУГ: уртак эшчәнлектә үзеңә инициатива алу.

ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

ТБУУГ: ялгызлык исемнәрендә баш хәреф язу, җөмләдәге сүзләр арасындагы бәөләнешне ачыклау.

23.12




32.


Сүзләрне юлдан-юлга күчерү билгесе кую. Юл п хәрефен язу.

Сузык һәм тартыкларны аера белү. Баш П хәрефен язу.

1



ШУУГ: танып – белү, яңалык белән кызыксыну, формалашу.

РУУГ: үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ тудыру.

ТБУУГ: парлы яңгырау һәм саңгырау авазларны анализлый, алар арасындагы охшаш яки аермалы якларны табу, яңгырау һәм саңгырау авазларның чиратлашуын аңлату.

ШУУГ:үз фикереңне әйтә белү.

24.12




33.

Юл ж хәрефен язу. Сүзләрне ишетеп һәм әйтеп язу.

Баш Ж хәрефен язу. Текстны хатасыз күчереп язу.

1



КУУГ: үз фикереңне нигезли, дәлилли белү.

ШУУГ: танып-белү, яңалыкка омтылыш формалашу.

ТБУУГ: авазларны аеру өчен модельләрне чагыштыру, яңа хәреф билгеләнешен өйрәнү.

ШУУГ: үз мөмкинлекләреңне чамалау.

РУУГ: кагыйдәләрне истә тоту, шуларга ияреп гамәлләр кылу.

13.01




34.


Иҗек, иҗек калыплары.

Сүзләрне иҗекләргә бүлү, сүз басымын билгеләү. Юл ш хәрефен язу.

Кеше исемнәрендә баш хәреф. Баш Ш хәрефен язу


1



ШУУГ: үз мөмкинлекләреңне чамалау.

РУУГ: кагыйдәләрне истә тоту, шуларга ияреп гамәлләр кылу.

ШУУГ: танып – белү, яңалык белән кызыксыну, формалашу.

РУУГ: үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ тудыру.

14.01




35.

Юл җ хәрефен язу. Калын һәм нечкә сүзләр.

Баш Җ хәрефен язу. Җөмләнең башын һәм азагын дөрес күрсәтү.

1





КУУГ: төркемдә үзара ярдәм итешү.Мәгълүмат эзләү, дискуссиядә катнашу.

РУУГ: үз гамәлләреңне һәм аның нәтиҗәләрен бирелгән үрнәк белән чагыштыру.

ШУУГ: үз мөмкинлекләреңне чамалау.

РУУГ: кагыйдәләрне истә тоту, шуларга ияреп гамәлләр кылу.

20.01




36.

Юл ч хәрефе. Предметны атаган сүзләрне язу.

Шәһәр, урам исемнәрендә баш хәреф. Баш Ч хәрефен язу.


1



ТБУУГ: модель төзү: текстны тамга-символик телгә күчерү.

КУУГ: тыңлаучыларга аңлаешлы сөйләм төзү, үзара ярдәм итешү.

ТБУУГ: парлы яңгырау һәм саңгырау авазларны анализлый, алар арасындагы охшаш яки аермалы якларны табу, яңгырау һәм саңгырау авазларның чиратлашуын аңлату.

ШУУГ:үз фикереңне әйтә белү.

21.01




37.


Юл х хәрефен язу.Әйте-

леше белән язылышы арасында аерма булмаган сүз һәм җөмләләрне ишеткәнчә язу.

Шәһәр исемнәрендә баш хәреф. Баш Х хәрефен язу.


1



ШУУГ: үзеңнең белмәгәнеңне ачыклау һәм ярдәм сорап мөрәҗәгать итү.

РУУГ: куелган максат-бурычларның үтәлү-үтәлмәвен ачыклау.

ТБУУГ: парлы яңгырау һәм саңгырау авазларны анализлый, алар арасындагы охшаш яки аермалы якларны табу, яңгырау һәм саңгырау авазларның чиратлашуын аңлату.

ШУУГ:үз фикереңне әйтә белү.

27.01




38.


Әйтелеше язылышына туры килгән сүзләрне ишетеп язу. Юл һ хәрефен язу.

Гигиена нормаларын саклап, хәрефләр, иҗекләр, сүзләр һәм җөмләләр язу.

Баш Һ хәрефен язу


1



КУУГ: тыңлаучыларга аңлаешлы сөйләм төзү, үзара ярдәм итешү.

ТБУУГ: модель төзү: текстны тамга-символик телгә күчерү.

ТБУУГ: авазларны аеру өчен модельләрне чагыштыру, яңа хәреф билгеләнешен өйрәнү.

ШУУГ: үз мөмкинлекләреңне чамалау.

РУУГ: кагыйдәләрне истә тоту, шуларга ияреп гамәлләр кылу.

28.01




39.



Сүзне, җөмләне, текстны схема яки модель итеп күрсәтү. Юл щ хәрефен язу

Баш Щ хәрефен язу. Текстны хатасыз күчереп язу алымнары.

1



ШУУГ: үзеңнең белмәгәнеңне ачыклау һәм ярдәм сорап мөрәҗәгать итү.

КУУГ: күршең белән фикерләшү, иптәшеңнең эшчәнлеген бәяләү.


ШУУГ: танып – белү, яңалык белән кызыксыну, формалашу.

РУУГ: үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ тудыру.

3.02




40.

Авазга өйрәнелгән күләмдә характеристика бирү.Ц, ц хәрефләрен язу.


1


РУУГ: куелган максат-бурычларның үтәлү-үтәлмәвен ачыклау.

КУУГ: тыңлаучыларга аңлаешлы сөйләм төзү, үзара ярдәм итешү.

4.02



41.

Нечкәлек ь билгесенең кулланылышы. Сүзләрне иҗекләргә бүлү һәм юлдан-юлга иҗекләп дөрес күчерү


1


РУУГ: гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тьәмамлау.

ТБУУГ: җыелган мәгълүматны бербөтен итеп туплау.

10.02



42.

Калынлык (ъ) билгесенең кулланылышы.Сюжетлы рәсемнәр, үзеңнең уеннарың, күзәтүләрең буенча хикәяләү характерындагы зур булмаган текстлар төзү

1

ТБУУГ: модель төзү, текстны тамга-символик телгә күчерү.

КУУГ: уртак эшчәнлектә үзеңә инициатива алу.

11.02



43.

Алфавит. Алфавиттагы хәрефләрнең исемен дөрес әйтү, аларның урнашу тәртибен белү.


1


ШУУГ: танып – белү, яңалык белән кызыксыну, формалашу.

РУУГ: үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ тудыру.

17.02



44.

Җөмлә. Җөмлә ахырында тыныш билгеләре.


1

ШУУГ: үз мөмкинлекләреңне чамалау.

РУУГ: кагыйдәләрне истә тоту, шуларга ияреп гамәлләр кылу.

18.02



45.

Предметны белдергән сүзләр.


1

ТБУУГ:ялгызлык исемнәрендә баш хәреф язу; җөмләдәге сүзләр арасындагы бәйләнешне ачыклау;сүзләрдән җөмләләр, ә җөмләләрдән аңлаешлы текст төзү.

КУУГ: үз фикереңне нигезли, дәлилли белү.

ШУУГ: танып-белү, яңалыкка омтылыш формалашу.

24.02



46.

Эш-хәрәкәтне белдергән сүзләр.

1


ШУУГ: үзеңнең белмәгәнеңне ачыклау һәм ярдәм сорап мөрәҗәгать итү.

КУУГ: күршең белән фикерләшү, иптәшеңнең эшчәнлеген бәяләү.

25.02



47.

Билгене белдергән сүзләр. “Сүзләр” темасы буенча кабатлау.

1


ШУУГ: танып – белү, яңалык белән кызыксыну, формалашу.

РУУГ: үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ тудыру.

3.03



48.

Сүзләр” темасы буенча аңлатмалы диктант.

1


РУУГ: куелган максат-бурычларның үтәлү-үтәлмәвен ачыклау.

ШУУГ: үз мөмкинлекләреңне чамалау.

РУУГ: кагыйдәләрне истә тоту, шуларга ияреп гамәлләр кылу; куелган максат-бурычларның үтәлү-үтәлмәвен ачыклау.

4.03



49.


Сүзләр” темасы буенча хаталар өстендә эш.

Ярдәмче сүзләр.


1



ШУУГ:дәрестә үзенең белем һәм күнекмәләрен куллану, үз фикереңне әйтә белү.

РУУГ: укытучы тәкъдим иткән план буенча биремнәр үтәү.

РУУГ:дәрестә өйрәнелгән материалның фәнне өйрәнүдәге, тормыштагы әһәмиятен ачыклау.

ТБУУГ: кирәкле информацияләрне дәреслектән таба белү.

КУУГ:үз фикереңне берничә җөмлә белән белдерү.

10.03




50.

Телдән һәм язма сөйләм.


1

ТБУУГ:ялгызлык исемнәрендә баш хәреф язу; җөмләдәге сүзләр арасындагы бәйләнешне ачыклау; сүзләрдән җөмләләр,ә җөмләләрдән аңлаешлы текст төзү.

РУУГ:дәрестә өйрәнелгән материалның фәнне өйрәнүдәге, тормыштагы әһәмиятен ачыклау.

11.03



51.

Ялгызлык исемнәр.

1


ТБУУГ:ялгызлык исемнәрендә баш хәреф язу; җөмләдәге сүзләр арасындагы бәйләнешне ачыклау;сүзләрдән җөмләләр, ә җөмләләрдән аңлаешлы текст төзү.

КУУГ: үз фикереңне нигезли, дәлилли белү.

ШУУГ: танып-белү, яңалыкка омтылыш формалашу.

17.03



52.

Калын һәм нечкә сузыклар, аларны хәрефләр белән белдерү “ темасын кабатлау


1

ШУУГ: танып – белү, яңалык белән кызыксыну, формалашу.

РУУГ: үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ тудыру.

18.03



53.

Иҗек.Сүзләрне юлдан-юлга күчерү.


1

ШУУГ:дәрестә үзенең белем һәм күнекмәләрен куллану, үз фикереңне әйтә белү.

РУУГ: укытучы тәкъдим иткән план буенча биремнәр үтәү.

31.03



54.

Тартык аваз хәрефләре.


1

ТБУУГ: парлы яңгырау һәм саңгырау авазларны анализлый, алар арасындагы охшаш яки аермалы якларны табу, яңгырау һәм саңгырау авазларның чиратлашуын аңлату.

ШУУГ:үз фикереңне әйтә белү.

1.04



55.

Сузык аваз хәрефләре.


1

ШУУГ:дәрестә үзенең белем һәм күнекмәләрен куллану, үз фикереңне әйтә белү.

РУУГ: укытучы тәкъдим иткән план буенча биремнәр үтәү.

7.04



56.

Э-е хәрефләренең сүздә дөрес язылышын гамәли үзләштерү.


1

ШУУГ: танып – белү, яңалык белән кызыксыну, формалашу.

РУУГ: үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ тудыру.

8.04



57.

Ө-е хәрефләре кергән сүзләрнең дөрес язылышы.


1

ТБУУГ:е хәрефенең үзенчәлеген белү.

РУУГ: куелган максат-бурычларның үтәлү-үтәлмәвен ачыклау.

14.04



58.

О-ы хәрефләре кергән сүзләрнең дөрес язылышы.


1

РУУГ: куелган максат-бурычларның үтәлү-үтәлмәвен ачыклау.

ШУУГ: үз мөмкинлекләреңне чамалау.

РУУГ: кагыйдәләрне истә тоту, шуларга ияреп гамәлләр кылу.

15.04



59.

Я хәрефенең сүздә дөрес язылышын гамәли үзләштерү. Я хәрефе.


1

РУУГ: куелган максат-бурычларның үтәлү-үтәлмәвен ачыклау.

ШУУГ: үз мөмкинлекләреңне чамалау.

РУУГ: кагыйдәләрне истә тоту, шуларга ияреп гамәлләр кылу

21.04



60.

Ю хәрефе булган сүзләрдә аваз һәм хәреф билгеләнешен билгеләү. Ю хәрефе.


1

ТБУУГ:ю хәрефенең үзенчәлеген белү, ь,ъ тан соң язылышына игътибар итү.

РУУГ: куелган максат-бурычларның үтәлү-үтәлмәвен ачыклау.

22.04



61.

Е-ё хәрефләренең кулланылышы.

Е, е хәрефләре.


1

ТБУУГ:я хәрефенең үзенчәлеген белү; “аваз” төшенчәсе формалаштыру, модельдә күрсәтү.

28.04



62.

Парсыз яңгырау тартыклар.

Й хәрефе.


1

ШУУГ: үз мөмкинлекләреңне чамалау.

РУУГ: кагыйдәләрне истә тоту, шуларга ияреп гамәлләр кылу.

ТБУУГ: ялгызлык исемнәрендә баш хәреф язу, җөмләдәге сүзләр арасындагы бәйләнешне ачыклау.

29.04



63.

Татар телендәге кайбер хәрефләрнең ике авазга билге булып йөрүе. В хәрефе.


1

ТБУУГ: парлы яңгырау һәм саңгырау авазларны анализлый, алар арасындагы охшаш яки аермалы якларны табу, яңгырау һәм саңгырау авазларның чиратлашуын аңлату.

ШУУГ:үз фикереңне әйтә белү.

5.05



64.

К, г хәрефләре булган сүзләрне дөрес уку һәм ишетеп язу.


1

ТБУУГ: парлы яңгырау һәм саңгырау авазларны анализлый, алар арасындагы охшаш яки аермалы якларны табу, яңгырау һәм саңгырау авазларның чиратлашуын аңлату.

ШУУГ:үз фикереңне әйтә белү.

6.05



65.

Борын авазлары.

М, н, ң хәрефләре.


1

ШУУГ: танып – белү, яңалык белән кызыксыну, формалашу.

РУУГ: үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ тудыру

12.05



66.

Авазлар һәм хәрефләр" темасы буенча контроль күчереп язу.


1

ШУУГ: үз мөмкинлекләреңне чамалау.

РУУГ: кагыйдәләрне истә тоту, шуларга ияреп гамәлләр кылу.


13.05




Кулланылган әдәбият.


  1. Мияссарова И.Х.,. Гарифуллина Ф.Ш., Шәмсетдинова Р.Р. Әлифба дәресләре өчен методик кулланма Казан, “Мәгариф – Вакыт” нәшрияты, 2011 ел.

  2. Мияссарова И.Х., Харисова Ч.М. Татар теле: мөстәкыйль эш дәфтәре: татар телендә башл. гомуми белем бирү мәкт. 1 нче с-фы өчен–Казан, “Мәгариф – Вакыт” нәшрияты, 2012 ел.

  3. Мияссарова И.Х., Харисова Ч.М. Татар теле: татар телендә башл. гомуми белем бирү мәкт. 1 нче с-фында эшләүче укытучылар өчен методик кулланма. Казан, “Мәгариф – Вакыт” нәшрияты, 2012 ел.


  1. Әлифба: 1нче язу дәфтәре: татар телендә башл. гомуми белем бирү мәкт. 1нче с-фы өчен/ төзүче авторлар: Р.Р.Шәмсетдинова, Ф.Ш.Гарифуллина, И.Х.Мияссарова.- “Мәгариф-Вакыт”, 2012.

  2. Әлифба: 2нче язу дәфтәре: татар телендә башл. гомуми белем бирү мәкт. 1нче с-фы өчен/ төзүче авторлар: Р.Р.Шәмсетдинова, Ф.Ш.Гарифуллина, И.Х.Мияссарова.- “Мәгариф-Вакыт”, 2012.

  3. Әлифба: 3 нче язу дәфтәре: татар телендә башл. гомуми белем бирү мәкт. 1нче с-фы өчен/ төзүче авторлар: Р.Р.Шәмсетдинова, Ф.Ш.Гарифуллина, И.Х.Мияссарова.- “Мәгариф-Вакыт”, 2012.











Краткое описание документа:

      Татар теле укытуның максатлары: - укучыларны татар теленең график системасы төзелеше һәм функциясенең гомуми закончалыклары белән танышу нигезендә башлангыч уку һәм язуга өйрәтү.      Укытуның эчтәлеге һәм методикасы түбәндәге бурычларны хәл итүгә юнәлтелә: -укучыларда ана телен өйрәнүгә кызыксыну, омтылыш, эзләнергә теләк уяту, үз милләтеңә, телеңә мәхәббәт тәрбияләү кебек уңай сыйфатлар булдыру; -балаларга татар теленең төрле бүлекләре  буенча белем бирү:            а) фонетика, лексика, грамматикага караган башлангыч мәгълүмат бирү; б) телебезнең орфоэпиясе, лексикасы, грамматикасы, пунктуациясе буенча күнекмәләр булдыра башлау. Хәрефләрдән иҗекләр һәм сүзләр, сүзләрдән сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзергә өйрәтү;  -укучыларны дөрес һәм матур итеп укырга, укыганның эчтәлеген сөйләргә, аерым   темалар буенча әңгәмәләр кора белергә, аралашканда тел чараларыннан урынлы файдаланырга өйрәтү; - телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләре булдыру; - укучыларда татар мәдәниятенә караган мәгълүматлылыкны үстерү.         Эш программасы елына 99 сәгатькә исәпләнеп төзелде, атнага 3 сәг. 
Автор
Дата добавления 18.09.2014
Раздел Начальные классы
Подраздел Рабочие программы
Просмотров475
Номер материала 180336091807
Получить свидетельство о публикации

Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх