Урок по татарскому языку по теме “Причастие” в 7 классе (русская группа)

Предпросмотр материала:

Татарстан Республикасы

Мәгариф һәм фән министрлыгы

Бөгелмә муниципаль районының

муниципаль бюджет  гомуми белем бирү учреждениесе

7нче гимназия

 

 

 

 

 

Сыйфат фигыльне кабатлау.

 

 

(7нче  сыйныф  рус  төркемнәре  өчен  Хәйдәрова  дәреслеге  буенча    дәрес  эшкәртмәсе).

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

I квалификацион категорияле

татар теле  һәм әдәбияты укытучысы

Талипова  Гөлшат Илдус кызы.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Бөгелмә, 2013

Урок по татарскому языку по теме “Причастие” в 7 классе (русская группа)

 

Максат: 1)белемнәрне системалаштыру;

               2) мөстәкыйль эш итә белү күнекмәләрен булдыру;

               3) татар теленә кызыксыну тәрбияләү.

Җиһазлау: таблица, презентация, карточкалар, тест.

 

Дәрес барышы.

I.                    Оештыру өлеше.

1)      Исәнләшү

-          Исәнмесез, укучылар!

-          Кәефләрегез ничек соң?

-          Кояшлы иртә кебек. Тукай телен, татар телен өйрәнергә дип килдек.

2)      Кизү укучы белән әңгәмә.

II.                 Дәреснең темасын һәм максатын хәбәр итү.

-          Укучылар бүген сезнең белән дәрестә “Сыйфат фигыль” темасын кабатларбыз. Кагыйдәләрне искә төшерербез, төрле күнегүләр эшләрбез һәм дәрес ахырында, белемнәрегезне тикшерү максаты бедән, кечкенә генә тест эшләп үтәрбез.

III.              Сыйфат фигыль темасын искә төшерү.

Укучылар, “Сыйфат фигыль”нең тәрҗемәсен әйтегез әле(причастие).

-          Нәрсә ул сыйфат фигыль? (татарча һәм русча җавап бирәләр)

-          Әйе, дөрес укучылар. Сыйфат фигыль – сыйфат сүз төркеменә охшаган. Ә фигыль буларак, заман белән төрләнә. Ә хәзер кечкенә генә биремне эшләп үтик.

1нче бирем

-          Тыңлагыз һәм сыйфат фигыльләрне билгеләгез. (кул чабалар)

Кыз җырлый. Җырлаучы кыз. Укылган китап. Егет сәхнәдә бии. Сәхнәдә биюче егет. Малай китап укый. Без ял иттек. Ял итүче төркем.

-          Сыйфат фигыль заман белән төрләнә дидек. Сыйфат фигыльнең ничә заманы бар?

-          Әйдәгез әле, укучылар сыфат фигыльнең заманнарына тукталып китик.

-          Хәзерге заман сыйфат фигыльнең формасы нинди?

2нче бирем.

-          Тыңлагыз һәм хәзерге заман  сыйфат фигыльне әйтегез.

Җырлаучы кыз, укылган китап, бии торган маймыл, барасы юл, яраткан эш, ял итүче кеше.

-          Үткән заман сыйфат фигыльнең формасы нинди?

3нче бирем.

Тыңлагыз һәм үрнәк буенча үзгәртеп әйтегез.

Үрнәк: Сөйләшүче – сөйләшкән.

Җырлауч, бии торган, сөйләшүче, бара торган, укучы, ярата торган, китүче, ял итүче, ясаучы, өйрәтүче, котлаучы, сагынучы, әзерләнүче, буяучы.

-          Киләчәк заман сыйфат фигыльнең формасы нинди?

4нче бирем.

Тәрҗемә итегез.

Письмо, которое буду писать;    день, который придет; ребёнок, который будет учиться; работа, которую предстоит сделать; человек, который придет;  задача, которую следует проделать.

5нче бирем.

- Бик яхшы укучылар, дәфтәрләрегезне ачыгыз. Бүгенге числоны языгыз. Экранда бирелгән җөмләләрне чылбыр буйлап тәрҗемә итеп дәфтәрләрегезгә язып куясыз.

Дом, в котором я живу. Детский сад, в который я ходил. Не спящий ребёнок. Мальчик решающий задачу. Обрадовавшийся мальчик. Собравшиеся люди. Деревня, в котором я буду жить. Мальчик, который собирается идти в школу.

IV.              Белем һәм күнекмәләрне тикшерү.

1нче бирем

-          Ә хәзер укучылар, сүзлек диктанты язабыз. Мин сезгә рәсем күрсәтәм, ә сез шул рәсемгә туры килгән сүзтезмәне язып куясыз. (Мәсәлән: укып утырган кыз рәсемен күрсәтәм, укучылар укучы кыз дип язалар).

2нче бирем

Мин сезгә карточкага язылган сүзтезмә күрсәтәм, ә сез сыйфат фигыльне генә таблицага язасыз. Игътибарлы булыгыз, язганчы аның заманын билгеләгез, беренче баганага фигыльнең нигезен язасыз, икенче баганага кушымчасын күрсәтәсез.

Сыйфат фигыльнең заманы

 

Фигыльнең нигезе

 

кушымчасы

Хәзерге заман

 

 

Үткән заман

 

 

Киләчәк заман

 

 

Укыган китап, укучы әби, җавап бирүче, язачак хат, эшлисе эш, килер көн, алда утыручы, килгән юл, барыр юл, кайткан эшчеләр.

3нче бирем

Тест эшләү һәм эшләрне җыеп алу.

Коммуникатив биремнәр:

1)      Посоветуйте другу: (дустыгызга киңәш бирегез)

-          прочитать понравившуюся вам книгу;

-          сходить в зоопарк, приехавший в наш город;

-          сходить на концерт артистов, приехавших из Казани.

2)      Убедите друга в то, что: (дустыгыгзны ышандырыгыз)

-к предстоящей к контрольной работе нужна серьёзная подготовка;

-надо купить билеты к предстоящему спектаклю.

V. Белем һәм күнекмәләрне бәяләү.

1) Нәтиҗә ясау.

2) Укучыларга билгеләр кую.

3) Йомгаклау.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

1нче кушымта

Тест.

  1. Нәрсә ул сыйфат фигыль?

а) ул предметны белдереп Кем? нәрсә? сорауларына җавап бирә торган сүз төркеме.

б) ул эшкә кушу, боеру мәгънәләрен белдерә.

в) предметның билгесен белдерә   торган фигыль.

2.  Сыйфат фигыльнең дөрес тәрҗемәсен табыгыз:

а) деепричастие

б) глагол

в) причастие

3. Сыйфат фигыль нәрсә белән төрләнә?

а) килеш

б) тартым

в) заман

4. Сыйфат фигыльнең ничә заманы бар?

а) 3

б) 4

в) 2

5. Хәзерге заман сыйфат фигыльнең кушымчаларын күрсәтегез.

а) –ый/-и

б) –учы/-үче

в) –ган/-гән

6. Үткән заман сыйфат фигыльнең кышымчаларын күрсәтегез.

а) –учы/-үче

б) –кан/-кән

в) –асы/-әсе

7. Киләчәк заман сыйфат фигыльнең кушымчаларын күрсәтегез.

а) –асы/-әсе

б) –учы/-үче

в) –кан/-кән

8. Сыйфат фигыль булган җөмләне билгелә.

а) Агач утырткан бабай.

б) Бабай агач утырткан.

9. Дөрес тәрҗемәне табыгыз: человек, который придет

а) кеше килгәч;

б) барасы кеше;

в) киләсе кеше

10. Найдите ряд состояәий из причастий:

а) утырган бабай; малай укыган; укыган китап

б) сөйләгән хикәя; кергән кыз; укыган китап

в) малай укый, сикергән кәҗә; китапны укыды.

 

Белемнәрне бәяләү:

“10”-5

“8” – 4

“6” - 3

 

 

 

 

 

 

2нче кушымта

Сыйфат фигыльнең заманы

 

Фигыльнең нигезе

 

кушымчасы

Хәзерге заман

 

 

 

 

 

 

Үткән заман

 

 

 

 

 

 

Киләчәк заман

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

3нче кушымта

 

Бирем. Укыгыз, тәрҗемә итегез.

 Дом, в котором я живу. Детский сад, в который я ходил. Не спящий ребёнок. Мальчик решающий задачу. Обрадовавшийся мальчик. Собравшиеся люди. Деревня, в котором я буду жить. Мальчик, который собирается идти в школу.

 

Бирем. Укыгыз, тәрҗемә итегез.

 Дом, в котором я живу. Детский сад, в который я ходил. Не спящий ребёнок. Мальчик решающий задачу. Обрадовавшийся мальчик. Собравшиеся люди. Деревня, в котором я буду жить. Мальчик, который собирается идти в школу.

 

Бирем. Укыгыз, тәрҗемә итегез.

 Дом, в котором я живу. Детский сад, в который я ходил. Не спящий ребёнок. Мальчик решающий задачу. Обрадовавшийся мальчик. Собравшиеся люди. Деревня, в котором я буду жить. Мальчик, который собирается идти в школу.

 

Бирем. Укыгыз, тәрҗемә итегез.

 Дом, в котором я живу. Детский сад, в который я ходил. Не спящий ребёнок. Мальчик решающий задачу. Обрадовавшийся мальчик. Собравшиеся люди. Деревня, в котором я буду жить. Мальчик, который собирается идти в школу.

 

Бирем. Укыгыз, тәрҗемә итегез.

 Дом, в котором я живу. Детский сад, в который я ходил. Не спящий ребёнок. Мальчик решающий задачу. Обрадовавшийся мальчик. Собравшиеся люди. Деревня, в котором я буду жить. Мальчик, который собирается идти в школу.

 

 

Краткое описание материала

Урок по татарскому языку по теме “Причастие” в 7 классе (русская группа)

    DOCX

Файл будет скачан в формате:

    DOCX

Краткое описание материала

Автор материала

Талипова Гульшат Ильдусовна

учитель

  • На сайте: 11 лет
  • Всего просмотров: 7325
  • Подписчики: 0
  • Всего материалов: 3
  • 7325
    просмотров
  • 3
    материалов
  • 0
    подписчиков

Настоящий материал опубликован пользователем Талипова Гульшат Ильдусовна.
Инфоурок является информационным посредником. Всю ответственность за опубликованные материалы несут пользователи, загрузившие материал на сайт. Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете на материал.

ИИ для создания материалов

Создавайте материалы с ИИ

Если готовые материалы не подошли — помогут нейросети

Конспекты, тесты, презентации, рабочие листы и другие материалы по ФГОС — под ваш урок, класс и цели занятия за пару минут.

Попробовать бесплатно

Выберите инструмент

~160

Нейросети могут ошибаться. Обязательно проверяйте ответы.

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы: