Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015

Опубликуйте свой материал в официальном Печатном сборнике методических разработок проекта «Инфоурок»

(с присвоением ISBN)

Выберите любой материал на Вашем учительском сайте или загрузите новый

Оформите заявку на публикацию в сборник(займет не более 3 минут)

+

Получите свой экземпляр сборника и свидетельство о публикации в нем

Инфоурок / Начальные классы / Другие методич. материалы / Ф.Яруллинның “Кояштагы тап” әкияте буенча дәрестән тыш уку дәресе
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 24 мая.

Подать заявку на курс
  • Начальные классы

Ф.Яруллинның “Кояштагы тап” әкияте буенча дәрестән тыш уку дәресе

библиотека
материалов

5 нче сыйныфта әдәбият дәресе

Тема: Ф.Яруллинның “Кояштагы тап” әкияте буенча дәрестән тыш уку дәресе.

Максат: Әкиятнең эчтәлеген ачу, әсәрдә күтәрелгән мәсьәләләргә укучыларның үз карашын булдыру.

Логик фикерләү сәләтләрен үстерү, сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү.

Газиз әниләргә мәхәббәт, ихтирам хисләре тәрбияләү.

Җиһаз: дәреслек, картина һәм рәсемнәр, укучыларның иншалары, проектор, экран.

Дәрес барышы

  1. Актуальләштерү. Үткән дәрестә үтелгән материал буенча тест сорауларына җавап бирү. Шунда ук эшкә нәтиҗә ясау.

  2. Тест сораулары.

1.Фәнис Яруллинның туган районы:

А) Арча;

Б) Ютазы;

В) Биектау.

2. Язучының беренче китабының исеме:

А) “Аерылмас дустым”;

Б) “Сулыш”;

В) “Мин тормышка гашыйк”.

3. Ф.Яруллинга ничәнче елда М.Җәлил исемендәге дәүләт премиясе бирелде?

А) 1972;

Б) 1978;

В) 1999.

4. Кайсы әкиятне Ф.Яруллин язган?

А) “Сертотмас үрдәк”;

Б) “Нечкәбил”;

В) “Зәңгәр күлдә ай коена”.

(Укучылар өйдә “Кояштагы тап” әкиятен укып, өлешләргә бүлеп килергә тиеш иделәр).

Укытучы: Укучылар, сез өйдә Ф.Яруллинның “Кояштагы тап” әкиятен укып килдегез. Хәзер әкияттә булган вакыйгаларны тагын бер тапкыр күздән кичерик һәм бүлекләргә исем бирик.

I абзацны үзем укыйм. Укып бетергәч, укучыларның эчтәлекне ни дәрәҗәдә аңлауларын тикшерү максатыннан, класска сораулар бирәм:

  • Малай кем белән яшәгән? (әнисе белән)

  • Аның әнисенә нинди сыйфатлар хас? Нинди кеше булган ул? ( тырыш, чөнки кояш белән бергә торган, гел ни дә булса эшләгән).

  • Ә улы аның хәленә кергәнме? (Юк, ул уйнаган да уйнаган).

  • Әкиятнең без укыган өлешенә нинди исем куярга була? ( “Ялкау малай” һ.б.).

II абзац рольләргә бүлеп укытыла. Уку техникасы яхшы булган балалардан укытам, чөнки максат – эчтәлекне аңлау һәм төп уйны табу. II өлешкә дә исем сайлана. Әкиятнең III өлешенә алдан иллюстрация ясала. Балалар игътибар белән карыйлар, күренешне үз сүздәре белән сөйләп бирәләр.

Сораулар:

  • Малай нинди начарлык эшләгән? Бу яман эшне нәрсә күргән? (Кояш).

  • Бүлекне ничек исемләп була? (“Дөнья ямьсезләнгән”, “Начарлыкны кояш күргән” һ.б.).

  • Кояшның каралу сәбәбен әни кеше ничек аңлата? ( Кемдер бу дөньяда ялган эш кылган булган, улым. Кояшның шул кеше өчен оялудан йөзе каралып чыккан).

  • Бүлеккә нинди исем куеп була? (“ Кояш күрмәгән бер генә эш тә юк”, “Ялганнан кояш та ояла” һ.б.).

Дәреслектән алдагы өзек укытыла. Әлеге юлларны шатланып, күтәренке күңел белән укырга кирәклеге искәртелә. “Ни өчен?” дигән сорау куела.

(Укучылар:

  • Чөнки дөнья матурланган.

  • Малай әнисеннән гафу үтенгән.

  • Ул үзенең ялгышын аңлаган.)

  • Укучылар, сезнең ялганлаганыгыз бармы?

  • Гафу үтенгәнегез бармы?

  • Гафу үтенү ни өчен кирәк?

( Бүлекләргә исем куелып беткәч, әкиятнең нинди төр әкияткә керүе билгеләнә (әдәби).

  • Язучылар иҗат иткән тагын нинди әкиятләр укыганыгыз бар? ( А.Алиш “Сертотмас үрдәк”, “Койрыклар” һ.б.).

  • Чит ил язучылары язган нинди әкиятләр беләсез? (Христиан Андерсен “Дюймовочка”, “Кечкенә кыз” һ.б.).

Образларга характеристика бирү.

Сораулар:

  • Ничә образ бар?

  • Әни кеше нинди?

  • Малайга нинди сыйфатлар хас?

  • Аның нинди сыйфаты сезгә ошамады?

  • Алдашу һәр балага да хас сыйфатмы?

  • Сез әти-әниегезнең үтенечен ничек башкарасыз?

Дәрес “Дөрес сөйләсәң - котылырсың, ялган сөйләсәң - тотылырсың” мәкале белән йомгаклана.








Краткое описание документа:

Аңлатма язуыМин 5нче сыйныфның татар группалары өчен әлеге теманы сыйныфтан тыш уку дәресе итеп сайладым. Әлеге әсәр тәрбияви яктан бик зур әһәмияткә ия. Бүгенге көндә балаларыбызга әхлак тәрбиясе бирү иң мөһим проблемаларның берсе булып кала бирә. Бу әсәрне укып, укучы үзлегеннән начарны яхшыдан аерырга  өйрәнә һәм үзендә начар сыйфатларны булдырмау теләген уята. Шулай ук әти-әни сүзен тыңлау, аларга карата ихтирам хисләре, әти-әнине олылау, кадерләү кебек күркәм сыйфатлар бала күңелендә урын ала. Әсәрдә язучы, гади генә итеп, баладан начар эше өчен (ялган сүз) гафу үтендерә, ә гафу үтенә белү – бик кирәкле сыйфат.           Бу дәрестә укчыларның фикерләү, уйлап җавап бирү кебек сәләтләре ныгый, сәнгатьле уку күнекмәләре формалаша.
Автор
Дата добавления 23.09.2014
Раздел Начальные классы
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров696
Номер материала 183649092300
Получить свидетельство о публикации

Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Похожие материалы
Урок
23.09.2014
Просмотров: 265
Комментариев: 0

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх