Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015

Опубликуйте свой материал в официальном Печатном сборнике методических разработок проекта «Инфоурок»

(с присвоением ISBN)

Выберите любой материал на Вашем учительском сайте или загрузите новый

Оформите заявку на публикацию в сборник(займет не более 3 минут)

+

Получите свой экземпляр сборника и свидетельство о публикации в нем

Инфоурок / Музыка / Конспекты / Разработка урока по татарской литературе для 10 класса "Маула Колый"
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 24 мая.

Подать заявку на курс
  • Музыка

Разработка урока по татарской литературе для 10 класса "Маула Колый"

библиотека
материалов

Тема: Мәүла Колый.

Максат:

1 Кыскача XVII йөздәге вакыйгаларны, өйрәнелгән әсәрләрне искә төшерү.

2. Мәүла Колыйның тормыш юлы һәм иҗатына күзәтү ясау.

3.Укучыларда үз милләтен ихтирам итү хисләре тәрбияләү.


Дәреснең тибы : катнаш (дәрес - лекция.)


Метод, алымнары: әңгәмә,уку, сәнгатьле сөйләү, тестлар белән эшләү, сүзлек өстендә эш, сорау –җавап.


Җиһазлау : дәреслек, тестлар, “Алга” газетасында басылган мәкаләләр, ”Ямьле Мишә буйлары”, ”Питрәч –безнең туган җир”- китаплар.


ПлакатҮткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк”

Ш.Мәрҗани.

Хәтерләүдән курыкма син!

Үткәннәрне онытма син!”

Р.Фәйзуллин.


Дәреснең планы:

1.Тестлар белән эшләү, компьютерда тикшерү.

2.Мәүла Колый –кем ул?

3.Аның хикмәтләре. Хикмәт сүзенең мәгънәсен аңлату.

4 М.Колый хикмәтләренең үзенчәлекләре.

5.Хикмәтләрендә күтәрелгән, яктыртылган темалар.

6 М.Колый поэмалары.

7.М.Колый – безнең якташ. “Алга ” газетасындагы мәкалә, Мөхәммәт Садыйковның “М.Колый” исемле шигыре.

8.М.Колыйның үз чорының һәм хәзерге чор әдәбиятында тоткан урыны.

Дәрес барышы.

Кереш өлеш

1.Өйрәнелгән материалны искә төшерү- тестлар белән эшләү.

1.Татар әдәбияты тарихы ничә чорга бүлеп өйрәнелә?

а) 2

б) 5

в) 6

г) 4


2.Урта гасыр әдәбиятын өйрәнүдә ничә бүленеш киң таралган?

а) 2

б) 8

в) 4

г) 6


3.Борынгы әдәбият кайсы чорны үз эченә ала?

а) X-XI йөзләргә кадәрге чорны

б) XII-XIV йөзләргә кадәрге чорны

в) XII- V йөзләргә кадәрге чорны

г) XII-XIII йөзләргә кадәрге чорны


4.Бу язучыларның кайсылары Алтын Урда чорына карамый?

а) Сәйф Сараи

б) Хисам Кятиб

г) Мөхәммәдьяр

в) Сөләйман Бакырганый (Кол Сөләйман)


5.Бу әсәрләрнең кайсылары Казан ханлыгы чорында иҗат ителгән?

а) “Гөлестан”

б) “Хөсрәү вә Ширин”

в) “Төхфәи Мәрдан”

г) ”Нуры Содур”


6) “Идегәй” әсәре кайсы жанрга карый?

а) әкият

б)җыр

в)дастан

г)легенда


2. Төп өлеш. Дәреснең темасы һәм максаты белән танышу.


Бүген без сезнең белән XVII йөзнең иң күренекле вәкиле Мәүла Колый белән танышырбыз.Кем соң ул Мәүла Колый.? Иң элек әнә шул сорауга җавап биреп карыйк әле. “Мәүла Колый” - әдипнең кушаматы. Кайчак ул үзен “Меллагол” дип тә атый. Аның чын исеме галимнәр раславынча Бәйрәмгали Колыев булган.

Туган һәм яшәгән еллары да төгәл генә билгеле түгел. Аны 1640 нчы елларда Питрәч районының Чыты авылында туган дигән фикер бар. Соңга мәгълүматларга караганда , М.Колый халкыбызның ата- бабаларының изге туфрагыннан куылу вакыйгаларында татар крестьяннарының җитәкчесе булган. Аның җитәкчелегендәге бер төркем крестьяннар Биләр шәһәре тирәсенә күчеп утырган. Әмма 1699 нчы елны Петр 1 нче фәрманы белән аларны үз җирләреннән куганнар. М.Колый иптәшләре белән Шушма буена Иске Иштирәк авылына барып урнашкан. Экспедицияләр вакытында Шушма, Ык буенда табылган “Бимкә Суфый шәҗәрәсе” текстлары күпләрне җәлеп итте. Һәр шәҗәрәдә дә текст Бимкә Суфыйдан башлана. М.Колый исеме белән Бимкә суфый атамасын бер-берсенә бәйли торган чылбыр булып Биләр шәһәрендә 1677-1678 нче елларда Балым хуҗа каберендә сакчы булып торган Бәйрәмгали Колыев исеме тора. Бимкә Бәйрәмгалидән кыскартылган исем дип әйтергә нигез бар. Аның якынча шәҗәрәсе төзелгән .


Бимкә Суфый (Бәйрамгали Колыев) шәҗәрәсе



Корыч Дусай Чикә Әкә

Нурмөхәммәт Сөләйман

Әлмөхәммәт Сөлүк


Колшәриф


Сәгыйд

Ишмөхәммәд


(нәсел 18 нче йөз ахырына 7 буын тәшкил иткән.)

М.Колый иҗатын кемнәр өйрәнгән соң?

Беренче тапкыр аның әсәрләренең табылуы турында 1926 нчы елда Ф. Туйкә (Туйкин Фазыл Кәрим улы –мөгаллим, язучы) язып чыга. М.Колыйның әсәрләрен тикшерүгә профессор Г.Сәгъди (Сәгъди Габдрахман Гайнан улы –тел-әдәбият галиме) зур көч куя. 1940 нчы елда Л.Җәләйнең”Мәүла Колый”, 1958 нче елда Ш.Абиловның”Шагыйрьнең исеме М.Колыймы, әллә Меллаголмы?”, 1963 нче елда Х.Хисмәтуллинның “М.Колый иҗаты ” кебек хезмәтләре дөнья күрде. 1970 нче елларда М.Колыйның хикмәтләрен тикшерүгә К. Дәүләтшин зур өлеш кертте, кандидатлык диссертациясе язды

М.Колый үз әсәрләрен ничек атаган соң? Бу турында белү өчен түбәндәге юлларны укып карыйк

Бу мескен , М.Колый , көн – төн ятмай,

Хак коллыгын кылсаңчы (сән) хикмәт айтмәй ;

Кол Сөләйман хикмәтенә әдәп тотмай,-

Хикмәт әйтер нәчә хәлең булыр микән?


Димәк ул үзенең әсәрләрен хикмәт дип атаган.


Ә хикмәт нинди жанр соң ул? Әйдәгез әле шул сорауга җавап биреп карыйк.

Әдәбият белеме сүзлегендә ул болай аңлатыла.

Хикмәт- фәлсәфи-дидактик характердагы афористик яңгырашлы лирик жанр” Аларның күпчелеге шигъри формада була.


М.Колыйның хикмәтләренең үзенчәлекләре нәрсәдә соң? Әйдәгез шуларны карап үтик әле.

1). М.Колыйның 100 дән артык хикмәте бар.

2) ”Хикмәте-Хаким” дигән исем һәр әсәр алдыннан кабатлана.

3) Беренче хикмәт бөтен җыентыкка кереш рәвешендә язылган.

4) Аларның күпчелеге дүртьюллык строфалар белән язылган.Уртача күләмнәре 9 строфадан гыйбарәт

5) Шигырьләренең күпчелеге авторның үз-үзенә мөрәҗәгате белән тәмамлана.


М.Колый үзенең хикмәтләрендә нинди темаларны күтәрә соң, нәрсә турында яза?

1) Ул үзенең төп игътибарын кешегә, аның рухи дөньясына юнәлтә..Аның төп идеалы - диндар, Аллага чын күңелдән бирелгән, аңа буйсынган зат.Ул- ихлас, гадел, ярдәмчел шәхес. Андый кеше дөнья малына кызыкмый, ул үзен эчке яктан камилләштерү белән шөгыльләнә.


2) М.Колый –суфый шагыйрь. Искә төшереп үтик әле, Нәрсә соң ул суфыйчылык?

Суфыйчылык – ислам дине белән бәйләнешле гаять катлаулы һәм каршылыклы күренеш. Шулай ук суфыйчылык – бик катлаулы социаль идея һәм философик агым, дөньяга караш.

М.Колый үзенең хикмәтләрендә Аллага мәхәббәтне, аскетик тормышны зурлый. Чын суфыйларны идеал, эчкерсез кешеләр рәвешендә күрергә омтыла.

3)М.Колый хикмәтләре ата –анага хөрмәт, ихтирам, шәфкать рухы белән сугарылган. Хикмәтнең төп фикере ата –ананы зурлау, хөрмәтләү. М.Колый бу баланың изге бурычы, ди.

Хикмәтнең бер өлешен генә укып китик .(Дәреслектән хикмәттән өзек укыла- 70-71 нче битләр)


Ата -ана тугырды безне,мөхиб

(якын )дуслар,

Хөрмәтләрен яхшы кыйлап йөрмәк кәрәк.

Аһ- ваһ тийү күңелләре мөшкел булса,

Хәлләренә тәгъзим берлә сормак кәрәк...


Укучылар уйлагыз әле, бүгенге көндә ата -анага мөнәсәбәт нинди? Барлык кешеләр дә әти - әниләрен хөрмәтләп торалармы? Безгә М.Колый фикерләренә ныкрак колак салырга кирәкмиме?


4).Аның хикмәтләрендә дөньяви проблемалар да калку итеп сурәтләнә.Ул игенче хезмәтен зурлый, күкләргә күтәреп мактый, аның эше кара, авыр, әмма игенченең күңеле пакъ, йөзе ак, намусы чиста дип мактый.Ул игенченең эшенең авырлыгын күрә , шунлыктанн игенченең абруен югары саный.

1 укучы “Игенчелек гали эшдер..” хикмәтен укый.


5) М.Колый мәхәббәт темасын да читләп үтми. Ул үзенең хикмәтләрендә тигез мәхәббәткә корылган тормышны мактый. Бала тәрбияләүне ата –ана өчен мәҗбүри эш дип саный.


6) Галимлек. М.Колый фикеренчә гыйлем кешене нурлый. Шуңа күрә кеше белем тупларга бурычлы. Мәсәлән аның “Галимнәр күк йөзендә көнәш яңлигъ” дигән хикмәтендә мондый юллар бар.


Углан икән төн –көн гыйлем тәхсыйль кыйлыр,

Хак рәхмәте ул колына булыр булгай...”


7) М.Колый тагын үзенең хикмәтләрендә гарибләр турында да яза, ул хикмәтләре тирән гуманистик фикергә бай:”Мәүла Колый, гарибләрнең хәлен сорасаң..”Аның фикеренчә, кеше гомере фани, үзеңә бирелгән гомерне бушка уздырмаска кирәк.


8)М.Колый шулай ук эчүчелеккә, тәмәке тартуга, караклыкка да каршы чыга. Менә нинди юллар бар аның бер хикмәтендә.”Ләззәт табып, йәнә эчмәк харам улыр ...”


9)М.Колый үзенең хикмәтләрендә карендәшлек турындада яза. Карендәшсез кешеләрне сердәшсез, юлдашсыз кешеләр дип атый.(Къәрендәш)


Къәрендәш мәхәббәте бал – шәкәрдин

Ләззәтледер ,къиммәтени белер булсаң,

Къәрендәш тереклекдә җанга къүәт,

Аригъ йуыб гүргә куйар ,үләр булсаң...

Къәрендәшсез кешеләрнең сердәше йук,

Дошманнарга каршы торса, йулдашы йук,

Күңлеңдәге эшне кыйлса ,кулдашы йук,

Һәркем моңлы-карендәшсез булыр булсаң.


М.Колый хикмәтләре күп төрле әдәби чараларга, чагыштыруларга, метафораларга, төрле символларга бай. Ул күңел тынычсызлыгын дулкын, диңгез белән, дөньяны зиндан , тәмәке тартучыларны пычрак дуңгыз белән тиңли. Кайбер хикмәтләрендә ул күнелне –егет,гыйлемне - күк,галимне – кояш, шәкертне – ай белән тиңли. Димәк ул аларны шулай күзаллый , шуңа инана.

Без сезнең М.Колыйның хикмәтләре турында гына сөйләсәк аны иҗаты тулы булмас иде. Галимнәребезнең тикшерләре нәтиҗәсендә без аның поэмалар авторы икәнлеген дә белдек. Аның поэмалары“Береккәннәр сыйфаты” һәм “Хәлял нәфкъә эстәгәннәр сыйфаты ”(Хәләл ризык эстәгәннәр сыйфаты) дип атала. Кызганычка каршы алар өлешчә генә сакланганнар.

М.Колый безнең Питрәч районында туган икән , димәк без аның турында тагын да күбрәк белергә тиешбез. М.Колый иҗаты белән кызыксынуга өйрәнәүгә зур урын бирелә.1990нчы елның 29 ноябрь санында “Алга газетасында “Мәүла Колый – безнең якташ”дигән мәкалә чыккан иде. Хәзер шул мәкаләдән өзекләр укып китик әле.


hello_html_m5a0a80b5.png

Туган төбәгебездә яшәп иҗат итүче Мөхәммәт Садыйков М.Колый турында бик матур шигырь язды. Әйдәгез әле бу шигырьне тыңлап үтик.


Мөхәммәт Садыйков “Мәүлә Колый”


Туган ягыбызның шигъри җаны

Пәйгамбәрдәй изге, олы да.

Кол Галиләр, Кол Шәрифләр заты

Алла колы,шигырь колы да.

Тир агызып кырда иген иккән,

Игенчегә язган мәдхия:

Кулыкара,әммайөзепакъ”,-дип
Аның хезмәтенә баш ия.

Ул шигърият ханы булып калган,

Титул алган мулла булып та .

Шагыйрь гомере гүзәл шигырьләрдә,

Ә шигырьләр гомере–халыкта.

Шагыйрь йөрәгендә- ил язмышы,

Тынгылык юк җанга бер минут.

Колыйга да мирас булып күчкән

Кол Галиләр яккан шигъри ут.



Әлбәттә М.Колыйның татар әдәбиятында тоткан урыны һичшиксез зур. Әсәрләрендәге әхлакый- фәлсәфи мәсьәләләр, кеше турындагы карашлар бүген дә зур әһәмияткә ия булулары белән аерылып тора. Ул күтәргән темалар, проблемалар алдагы язучыларыбызның әсәрләрендә дә урын алдылар. Мәсәлән, игенчелекне мактау, зурлау мотивы Габделҗаббар Кандалый, Каюм Насыйри, Гомәр Бәширов әсәрләрендә дә урын алды.

3. Йомгаклау.



4.Өй эше.1.Үзегезгә ошаган бер хикмәттән өзек ятларга.

2. М.Колый турында материаллар тупларга.(Газета – журналларда чыккан материаллар)




























Краткое описание документа:

Дәреснең максаты укучыларны Мәүла Колый иҗаты белән таныштыру,17 йөздәге вакыйгаларны, шул чорда иҗат ителгән әсәрләрне искә төшерү.Укучыларда үз милләтен ихтирам итү хисләре тәрбияләү.Халкыңның тарихын белү, шул чорның күренекле шәхесләренә карата кызыксыну уяту. Дәрестә теманы аңлату, өйрәнү өчен түбәндәге метод һәм алымнардан файдалану : сөйләү, сәнгатьле уку,тестлар белән эшләү,сорау - җавап,әңгәмә.Материалны өйрәнгәндә җирле шагыйрьләрнең әсәрләрен файдалануга игътибар бирү.Бу дәрес план -конспекты рус мәктәпләренең татар төркемнәрендә эшләүче укытучыларга файдалы булыр дип уйлыйм.
Автор
Дата добавления 29.09.2014
Раздел Музыка
Подраздел Конспекты
Просмотров902
Номер материала 187910092957
Получить свидетельство о публикации

Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх