Инфоурок Физическая культура Конспекты“Яратам, сине тормыш!”

“Яратам, сине тормыш!”

Скачать материал

“Яратам, сине тормыш!”

 

 

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы: Гараева Г.А.

 

Алып баручы:

Хәерле көн, кадерле авылдашлар! Килгән кунаклар!

“Спорт – яшәү чыганагы” исеме астында үтүче  фестиваль кысаларында Сөләй авылы үзешчәннәренең “Яратам сине, тормыш!” темасына иҗади отчет концертын башларга рөхсәт итегез.

Спорт белән шөгыльләнүгә, сәламәт яшәү рәвешенә, Сөләй авылында зур игътибар бирелә. Ел саен үткәрелә торган кышкы спартакиадада да авылдашларыбыз һәрвакыт призлы урыннарга лаек булалар.

 

Хоккей командасы “Алтын медаль” һәм “Кубокка” лаек булды.

 

Сөләй мәктәбе кызларының волейбол командасы район күләмендә өченче урынны алды.

 

Милли көрәш буенча Галиуллин Ирек, Хурамшин Илнур, Гумеров Раилләргә тиңнәр булмады.

 

Авылдашыбыз Вазиев Руслан ат спорты белән шөгыльләнә. Татарстанда гына түгел, Оренбург, Уфа, Самара шәһәрләрендә дә югары нәтиҗәләргә иреште. Казанда беренче урынны алып, “Ока” машинасы белән бүләкләнде.

 

 Чаңгы ярышында Хайдарова Мәрьям беренче урынга лаек булды.

 

Шахмат, шашка буенча Гусманова Дамира беренче урын, Сахаватов Мисхәт өченче урын, ә бишенче класс укучысы  Хазиев Ленар Чаллыда  беренче урынны алып кайтты.

 

Гер күтәрү  буенча  Сөләй мәктәбенең 8 класс укучысы Нагимязнов Эдик район күләмендә беренче, республика буенча өченче урынны алды.

 

Балалар чыгышы.

 

Сәламләү өчен сүз Сөләй җирле үзидарә  рәисе Шайдуллина Гөлчәчәк Сагидулла кызына бирелә.

 

Әлеге спортсменнар безнең Сөләй авылының горурлыгы! Алардан барыбыз да үрнәк алыйк! Киләчәктә барыбызга да спортта да, тормышта да, зур уңышлар телибез. Ә хәзер спортсменнарыбызны алкышлар белән озатыйк. Киләчәктә “Ак –Барс” командасына да Каппанен, Хентунин, Мортенсеннар түгел, үзебезнең Хайруллинар, Гумеровлар, Батталовлар уйнарлык булсын.

 

 Барыбызга да билгеле булганча 2009 елны  Россия президенты Дмитрий Медведев “Яшьләр елы” дип, ә Татарстан президенты Минтимер Шәймиев “Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы” дип игълан итте.

Бүгенге концерт программасын алып баруны мин авылыбызның иң актив, иң үрнәк, иң тәртипле, иң талантлы егет һәм кызына Сөләй мәктәбенең педагог – оештыручысы Руслан Хурамшинга һәм мәктәп директоры тәрбия эшләре буенча ярдәмчесе Гөлмира Гараевага тапшырам. Күңелле ял минутлары сезгә

 

Руслан:

Гөлмира, кара әле,  безнең  Сөләй  халкы  чыннан  да  спортны  яраталар  икән. Араларында  нинди  генә  спортсменнар  юк.

 

Гөлмира:

Бик  килешәм  Руслан! Ләкин  тукта  әле! Без  бит  синең  белән  сәхнәдә. Тамашачылар  белән  исәнләшмәдек  тә!

 

Руслан:

Чыннан  да!  Хәерле  кич  авылдашлар!

 

Гөлмира:

Чыннан  да! Хәерле кич,  авылыбыз  кунаклары!

 

Икебез  бергә:

Исәнмесез  кадерле  дуслар!

 

Руслан:

Гөлмира, ни өчен 2009  ел  Россиядә Яшьләр  елы,  ә  республикабызда Спорт  һәм  сәламәт  яшәү  рәвеше  дип  билгеләнде  икән?

 

Гөлмира:

Ничек инде,  Руслан! Яхшы  эшләр  башкардык,  менә  дигән  гаиләләр  төзедек. Киләчәк  турында  да  уйларга  кирәк  бит.

 

Руслан:

Әйе  шул.  Киләчәк  турында...  Ә  киләчәк  сәламәт  яшьләр  турында  кулында.

 

Гөлмира:

Шулай. Мәкальдә  әйтелгәнчә,  илнең  киләчәге- балаларда,  ә  нигезе  ата-аналарда. Шуны  онытмыйк,  сәламәтлегебезне  кайгыртып  яшәү  буыннар  чылбырының  ныклы  һәм  чыдам  булуын  тәэмин  итәчәк.

 

Руслан:

Ә  хәзер  Яшьләр  елына,  Спорт  һәм  сәламәтлек  елына  багышланган  концертыбызны  башлап  җибәрү  өчен  сүзне  иң  яшь  артистыбыз  Ильяс  Махмутовка  бирәбез.

Гөлмира:

“Дуслар” җыры. Нәҗип  Мадьяров  сүзләре,  Виталий  Агапов  көе.

 

 

 

Руслан:

Бигрәк  шәп  җырлый  бу  Ильяс.  Мөгаен  Мөнир  абыйсын  да  уздырып  җибәрер.

 

Гөлмира:

Тукта,  Руслан,  ашыкма. Әле яшь, үссен,  көч  җыйсын.

 

Руслан:

Вакыт тиз үтә ул, сизми дә  каласың.

 

Гөлмира:

Ә беләсеңме? Сәламәтлек  һәм  вакыт  турында Каюм  Насыйри  нинди  сүзләр  әйткән “Әй  угыл,  үзеңнең  исәнлегеңә  һәм  сәламәтлегеңә масаеп,  алданма. Чөнки  гомереңнең  вакыты  аз,  исәнлегеңнең  кадерен бел. Сәламәтлекне  саклауның  шартлары  күп”

 

Руслан:

Каюм  Насыйри  нинди  акыллы фикер  әйткән!? Ә бию - сәламәтлекне саклау  шартына керәме?

 

Гөлмира:

Үзең  күрерсең. Безнең  кызларыбыз бию  түгәрәгенә  йөргәнгә шундый  сыгылмалылар.

 

Руслан:

“Гөлкәйләрем” бию ансамбле кызлары башкаруында “Гөлбакча” көенә заманча бию.

 

Руслан:

Гөлмира, беләсеңме нәрсә! Минем  сәхнәгә чыккач,  нигәдер  сәламәтлек  турында гына түгел, ә мәхәббәт  турында гына сөйлисем килеп тора.

 

Гөлмира:

Соң Руслан! Мәхәббәт тә - ул сәламәтлек билгесе бит инде! Күңеле саф, чиста, сәламәт  булган һәр кеше мәхәббәт утында  яна ала.

 

Руслан:

Кара әле Гөлмира, Һади Такташ та бит “Мәхәббәт тәүбәсе” шигырендә шундый  сүзләр  язган.

 

Гөлмира:

Әйе, мәхәббәт,

Ул үзе иске нәрсә,

Ләкин 

Һәрбер  йөрәк  аны  яңарта,

Тиле яшьлек  ярты  гомерен  бирә

Аның хисе белән янарга .... дигән.

 

Раушания  Асылгараева  үзенең  җырында  беренче  мәхәббәтен сагынып  җырлыйдыр  инде.

“Яшьли  сөйгән яр”  Марат Кәбиров   сүзләре

 

Руслан:

Гөлмира, ә синең беренче  мәхәббәтең  бармы? Ә  минем  беренче  мәхәббәтләрем  берьюлы  өчәү.

 

Гөлмира:

Бигрәк тә мәхәббәт кармагы икән син! Бар инде ничек булмасын! Минем дә беренче мәхәббәтем бар.

 

Руслан:

Ә менә безнең залда утыручы әби-бабайларыбыз  мәхәббәт  утында  янган  микән?

 

Гөлмира:

Янган инде, Руслан. Ничек янмасын. Кеше  җир  йөзенә яратырга һәм яратылырга килә. Ул олыгайса, картайса  да, аның күңеле гел  унсигездә кала.

 

Руслан:

Минем бабай гел дәрт бар, дәрман юк ди. Шулдыр инде ул.

 

Гөлмира:

Мөгаен шулайдыр. Ә хәзер  сәхнәбездә сезнең  өчен    шаян  бию.

 

Руслан:

Башакаралар Гилязов Фәрит, Ахмадишина Айгөл һәм Гайнетдинова Гөлфия.

 

Гөлмира:

Руслан, беләсеңме нәрсә? Картлык  белән  сабыйлыкның  аермасы  нидә?

 

Руслан:

Белмим.

 

Гөлмира:

Картлык белән сабыйлыкның

Аермасы шунда:

Сабый карый киләчәккә,

Картлар – үткән юлга.

 

Руслан:

Картлык белән сабыйлыкның охшашлыгы нидә?

 

Гөлмира:

Картлык белән сабыйлыкның

Охшашлыгы шунда:

Икесенең дә язмышы

Була башка кулда. (Фәнис Яруллин)

 

Руслан:

Нигәдер минем сабый да, карт та буласым  килми бит әле. Минем яшь, бик яшь буласым, күктәге  йолдызлар  кебек  бик  озак  янасым  килә.

 

Гөлмира:

Соң  алайса,  Руслан  Сөләй  йолдызлары  белән  ян! Сәхнәдә  район  күләмендә оештырылган  “Авылым  минем”  КВН,  берничә  тапкыр  призлы  урын  яулаган. “Сөләй           йолдызлары”  КВН  командасы, каршы  алыгыз.

 

Гөлмира:

(Сәхнә артында)

Их, өздерә беррәү: гармун уйный

Зеңләп куя йөрәк кыллары

Ул моңнарга әллә дөнья тармы?-

Канатлана, оча югары.

 

Сезнең алда “Гармунчылар” ансамбле чыгыш ясый.

 

Гөлмира:

Руслан, синең өчен иң якын кешеләр кемнәр алар.

 

Руслан:

Әлбәттә, әти-әнием, туганнарым һәм үземнең укытучыларым!

 

Гөлмира:

Бик дөрес, Укытучылар безнең өчен бик кадерле кешеләр. Алар әти-әниләребез кебек безне бары тик яхшылыкка, изгелеккә өйрәтә, безнең өчен җан атып яшиләр алар.

 

Руслан:

Ә менә безнең мәктәбебезнең математика укытучысы Флура апа быел район күләмендә уздырылган “Ел укытучысы”  бәйгесендә катнашты.

 

Гөлмира:

Катнашып кына калмады, район математиклары арасында беренче урынны яулап, укучылары белән өченче турда катнашып, призлы урын да алды.

 

Руслан:

Үзләренең, чыгышларында алар да Спорт һәм Сәламәт яшәү рәвешен яклап чыктылар.

 

Гөлмира:

Чыннан да, безнең укучылар бик сыгылмалы, көчле,  җитез икән  бит. Үзләрен  сәхнәгә  чыгарыйк.

 

Балалар чыгышы.

 

Гөлмира:

Мактанса берәр яшь кеше

Узып чамадан, чиктән,

Уйлыйбыз: әле моңарга

Акыл кермәгән икән.

Тыңлыйбыз аның сүзләрен

Җиңелчә көлеп кенә.

Дөнья күргәч рәтләнер дип,

Карыйбыз өмет белән.

 

Руслан:

Мактанса, өлкән, зур кеше

Узып чамадан, чиктән,

Уйлыйбыз, яшәп-яшәп тә

Акыл  кермәгән икән.

Тыңламыйбыз да сүзләрен,

Китәбез көлеп кенә.

Рәтләнергә соң инде дип,

Өзәбез өметне дә.

 

Гөлмира:

Ә безнең “Чишмә” ансамбле егетләре нәрсә дип җырлый икән?

” Күбәләгем” – татар халык җыры. Каршы алыгыз.

 

Гөлмира:

Булдырдылар егетләр!

 

Руслан:

Безнең кызларыбыз да егетләрдән  калышмый.

Эх кызлар!

Казлар оча көн ягына

Канатларын талдырып.

 

 

Гөлмира:

Кызлар да очып китәләр шул

Туган йортын калдырып.

Җылы якка очкан кошлар,

Язын кайта әйләнеп

Ә кызлар кала киткән җирдә,

Тамыр җәеп, “бәйләнеп”.

 

Руслан:

Чибәркәйләр, онытмагыз

Әнкәгезнең назларын.

Кыр казлары белән бергә

Кайткалагыз язларын.

Кайтып та җиткәннәр бугай инде.

 

Гөлмира:

“Гөлкәйләрем” бию ансамбле кызлары башкаруында Татар халык бию. Каршы алыгыз.

 

Гилязов Фарит, Талибуллина Гөлфирә. Дуэт. “Күңелләр канатлансын”

 

Руслан:

Кара әле Гөлмира, бу Фәрит абый белән Гөлфира апа кай арада сәхнә чыгып киттеләр соң. Күрми дә калганбыз бит. “Узсын гомер” дип җырлыйлар әллә тагын. Кая болай  ашыгалар соң әле алар?

 

Гөлмира:

Узсын гомер димиләр, заяга узмасын диләр.

Җиңел димә тормыш буйлап атлауны-

Тормыш итү җиңел түгел, катлаулы

Кеше булып калу өчен гомер буе

Хәят сорый пакъ намусны саклауны.

 

Руслан:

Әйе шул, гомер узар инде ул. Ләкин намус белән узарга кирәк ул юлны. Бәләсеңме нәрсә, сәхнәгә чыкканда бер көтү кыз уратып алды үземне, көчкә котыла алдым. Каян чыкканнар алар!?

Гөлмира:

Соң Руслан, концерт номерлары буенча “Гөлкәйләрем” бию  ансамбле  кызлары башкаруында  “Полька” биюе бит хәзер.

 

Руслан:

Сәхнә артында егетләр күренә башлагач, Гөлмира да югалды.  Әллә урладылар, әллә үзе ияреп китте. Сәхнәне буш тотып, концертны туктатып булмый бит инде. Бер җыр җырлыйм булмаса.

 

________________________________________________________________

 

 

Гөлмира:

(Сәхнә артында)

Әй, сеңелләр, сезнең гүзәллекне

Ниләр белән мөмкин тиңләргә?

Тоеп сезнең йөрәк җылылыгын

Якты язлар килә илләргә

Язлар белән кызлар игезәкләр

Каеннар да сездән көнләшә

Тоеп сезнең йөрәк җылылыгын

Җыр телендә дөнья сөйләшә.

“Сердәш” җыр ансамбле кызлары башкаруында “Җыр керсен күңелгә”. Нариман Камалов сүзләре, Зөфәр Хәйретдинов көе.

 

“Әбекәйләр кайта аштан”

Җилбер-җилбер югары очтан

Әбекәйләр кайта аштан.

Яшьләр олы, йөзләр нурлы,

Эш-хезмәтләр абруйлы,

Гомер җыйган күңел түре

Хатирәләрдән тулы.

 

Җилбер-җилбер югары очтан

Әбекәйләр кайта аштан.

Кеткел-кеткел көлүләрдән

Ямьле авыл урамы.

Тибрәнәләр чәчләрендә

Чулпы тәңкә чыңнары.

 

Җилбер-җилбер югары очтан

Әбекәйләр кайта аштан.

Күтәренке күңелләре,

Тынган йөрәк сызлавы.

Әледән-әле  бәйрәм кирәк

Матур-матур җырлар кирәк

Яктырсын дип йөзләре.

 

Сезнең алда “Акробат әбиләр” чыгышы. Раушания Асылгараева, Гөлфия Гайнетдинова.

 

 Руслан:

Агыла моң чишмә җыры сыман,

Агыла моң, нәфис, назлы моң.

Тын да алмый әсәрләнеп тыңлыйм,

Нинди көчләр, әйтче, монда соң?

 

Сәхнәбез түренә авылыбызның иң яшь, чибәр җырчы кызны, Хасанова Гөлияне чакырабыз. Җыр “Бер минутка килсәңче”

 

Гөлмира:

Руслан, син кайда йөрисең соң? Эзли – эзли аһлар иттем. Үзем генә сәхнәгә дә чыгып кердем инде.

 

Руслан:

Нәрсә, биедеңме, җырладыңмы? Тамашачыларны елаттыңмы, көлдердеңме?

 

Гөлмира:

Берни эшләмәдем. Сине генә эзләп кердем. Ә менә, хәзер сюрприз. Цирк артистлары килгән бит анда.

 

Руслан:

“Гөлнара” Сөләй циркыннанмы?

 

Гөлмира:

Нәкъ шулай.

 

Руслан:

Каршы алыгыз, цирк артистлары.

 

Гөлмира: (эчтән)

Тыңла  әле: бер моң ишетелә,

Ул моңнарым чыга йөрәктән.

Шул моңнарым язмышларны җиңеп

Яшәргә бит безне өйрәткән.

 

“Зиләйлүк” кызлар ансамбле башакаруныда “Үз өем” җыры. Гөлсәрвар сүзләре,    Флюра Әхмәтшина   көе.

 

Руслан:

Сез бит җиргә моңнар өчен туган,

Җырлар өчен якты җырларны,

Яланаяк болын иңнәр өчен,

Буйлар өчен урман-кырларны...

 

Сез бит җиргә яшәр өчен туган,

Яшьнәр өчен аннан ашкынып,

Шашып-шашып сөяр өчен туган...

Җанда кайный хисләр ташкыны.

 

Гөлмира:

Кем турында хисләнеп, хисләнеп шигырь юллары укыйсың син.

 

Руслан:

Кем турында булсын инде, гүзәлләрнең, гүзәле, гүзәллек алиһасе Гүзәлия турында.

 

 Гүзәлия  Җәләева  җырлый

____________________________________________________________________

 

Гөлмира:

Руслан, кара әле, сиңа күбрәк шәһәр кызлары ошыймы, әллә авыл кызларымы?

 

Руслан:

Һавадыгы  торнага ышанып, кулыңдагы чыпчыкны очырма дигәннәр бит.

 

Гөлмира:

Тукта әле, тукта  син безне чыпчыклар, ә шәһәр кызларын  торналар белән чагыштырмакчы буласыңмы?. Шәһәр кызлары ни эшли белә соң алар.

 

Руслан:

Эшли белмәсәләр соң? Алар үзләрен генә көйләп, чөйләп, массаж, макияж ясатып яталар. ә безнең авыл кызлары, апалары, әбиләре

Юк-бар ирне уздырып

Киң басып печән чаба.

Шәһәрнеке өчен дә, дип

Биш-алты бала таба

Кырык эше кырык җирдә:

Кыра, юа, чистарта

Эшен бетереп ятканда

Сызылып таң да ата.

 

Гөлмира:

Шулай булса да Руслан

Ямьсезләнгән, тупасланган

Авыр эшкә күмелеп

Тимә авыл хатынына-

Кылдан нечкә күңеле!

 

Руслан:

Безнең “Күтүк түти” дә менә шундыйлардан.

 

 

Гөлмира:

“Күтүк түти” (Керәшен халык җыры). Башкаралар Раушания  Асылгараева һәм Гөлфира Талибуллина.

 

Гөлмира:

Кичәгедән башка бүгенге юк,

Бүгенгедән бүтән иртәгә.

Шул өчлекне ватмый саклар өчен

Сез бит кирәк әле, Өлкәннәр.

 

Яшь буынның көче, гайрәте бар,

Шул куәтне эшкә җиккәндә ,

Сезнең аек, саллы, төпле акыл

Бүген кирәк әле  Өлкәннәр.

Сезнең алдыгызда  сәхнә ветераны Заһид Маннанов   җыр-моңнары  белән.

 

Руслан:

Әй, сез, минем сеңелләрем,

Гүзәл татар кызлары!

Тереклекнең саф чишмәсе,

Табигать йолдызлары.

 

Җирдәге иң илаһи зат

Иң изге җан, җария

Сезнең алда бар табигать

Бар тереклек баш ия.

 

 Әй, сез, минем сеңелләрем,

Гүзәл татар кызлары!

Милләтебезнең кояшы

Халкыбыз йолдызлары.

 

“Гөлкәйләрем”  бию ансамбле кызлары башкаруында “Язгы сагыш” биюе.

 

Гөлмира:

Руслан, без бүген сәламәтлек турында да, бик күп сөйләдек бугай.

 

Руслан:

Сәламәтлек турында гына сөйләмәдек бит, мәхәббәт, сөю, ярату, яшьлек, картлык, туган ил, туган тел....

 

Гөлмира:

Ярар, ярар җитеп торыр, кабатлау дәресендә утырмыйбыз. Ә син менә сәламәтлек турында халыкның нәрсә дигәнен беләсеңме?

 

Руслан:

Укытучы булдыңмы әллә, сорау аласың.

 

Гөлмира:

Я инде, миннән бер мәкаль, синнән бер мәкаль.

- Байлык –бер айлык,

Исәнлек-саулык – гомерлек.

 

Руслан:

-Байлыкның башы – тазалык.

 

Гөлмира:

-Таза булсаң – таш та ярып була.

 

Руслан:

-          Сәламәтлек җәүһәр –ләкин тиз югала.

 

Гөлмира:

Я, ярар Руслан, халык мәкальләрен дә бик яхшы беләсең икән.

 

Руслан:

Безнең концертыбыз да ахрына якынлашып килә бит инде.

 

Гөлмира:

Әйе, шулай булса да спорт һәм сәламәт  яшәү рәвеше турында күпме сөйләсең дә аз булыр.

 

Руслан:

Әгәр яңа тормыш башларга уйлагансыз икән, моңа чираттагы дүшәмбедән түгел, ә бүген үк керешергә кирәк.

 

Гөлмира:

Тормыш бит ул бик катлаулы,

Гүя лабиринт кебек.

Лабиринтка кай берәүләр

Адашып кала кереп.

Ялгышмагыз, һәркайчан да,

Туры юлны сайлагыз.

Сәламәт яшәүгә корып

Тормышларны җайлагыз.

 

Руслан:

Аракы һәм тәмәкегә

Зинһар, дустым, күз салма

Киләчәгең якты булсын

Караңгыда югалма.

Сәламәтлек һәрвакытта

Тормыш нигезе булсын

Сәламәт яшәүдән өстен

Бу дөньяда ни бар соң?

 

Гөлмира:

Кәефегез яхшы булсын

Гел елмаеп торыгыз.

Әгәр ярдәм кирәк икән

Гел янәшә булыгыз.

Ярдәм итәр дуслар,

Бер сүз җитә ни бары

Яхшы кәефтән һәр вакыт

Көлеп торыр Җир шары.

 

“Саубуллашу” җыры. Виталий Агапов сүзләре һәм көе.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

                        

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "“Яратам, сине тормыш!”"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Специалист по экологии

Получите профессию

HR-менеджер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Хәерле көн, кадерле авылдашлар! Килгән кунаклар! “Спорт – яшәү чыганагы” исеме астында үтүче  фестиваль кысаларында Сөләй авылы үзешчәннәренең “Яратам сине, тормыш!” темасына иҗади отчет концертын башларга рөхсәт итегез. Спорт белән шөгыльләнүгә, сәламәт яшәү рәвешенә, Сөләй авылында зур игътибар бирелә. Ел саен үткәрелә торган кышкы спартакиадада да авылдашларыбыз һәрвакыт призлы урыннарга лаек булалар.   Хоккей командасы “Алтын медаль” һәм “Кубокка” лаек булды.   Сөләй мәктәбе кызларының волейбол командасы район күләмендә өченче урынны алды.   Милли көрәш буенча Галиуллин Ирек, Хурамшин Илнур, Гумеров Раилләргә тиңнәр булмады.   Авылдашыбыз Вазиев Руслан ат спорты белән шөгыльләнә. Татарстанда гына түгел, Оренбург, Уфа, Самара шәһәрләрендә дә югары нәтиҗәләргә иреште. Казанда беренче урынны алып, “Ока” машинасы белән бүләкләнде.    Чаңгы ярышында Хайдарова Мәрьям беренче урынга лаек булды.   Шахмат, шашка буенча Гусманова Дамира беренче урын, Сахаватов Мисхәт өченче урын, ә бишенче класс укучысы  Хазиев Ленар Чаллыда  беренче урынны алып кайтты. Гер күтәрү  буенча  Сөләй мәктәбенең 8 класс укучысы Нагимязнов Эдик район күләмендә беренче, республика буенча өченче урынны алды.  

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 662 960 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 01.10.2014 1172
    • DOCX 69.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Гаврилова Гульфия Фаритовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Гаврилова Гульфия Фаритовна
    Гаврилова Гульфия Фаритовна
    • На сайте: 9 лет и 3 месяца
    • Подписчики: 1
    • Всего просмотров: 25284
    • Всего материалов: 18

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Копирайтер

Копирайтер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности тренера по хоккею

Тренер-преподаватель

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 59 человек

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности педагога дополнительного образования в области физической культуры и спорта

Педагог дополнительного образования

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 167 человек из 48 регионов
  • Этот курс уже прошли 695 человек

Курс профессиональной переподготовки

Организация и проведение мероприятий физкультурно-спортивной работы со школьниками

Менеджер школьного спортивного клуба

300 ч. — 1200 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Психология и педагогика в работе с детьми: эмоциональные и зависимые расстройства

5 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 52 человека из 22 регионов
  • Этот курс уже прошли 23 человека

Мини-курс

Мозг и психотерапия: влияние, методы и направления

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 63 человека из 29 регионов
  • Этот курс уже прошли 27 человек

Мини-курс

Продвинутые техники нарративного подхода в психологии

5 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 24 человека из 16 регионов