Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Начальные классы / Презентации / Туган ягым
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 26 апреля.

Подать заявку на курс
  • Начальные классы

Туган ягым

библиотека
материалов


Зәй муниципаль районы Түбән Биш

гомуми урта белем мәктәбенең

3а сыйныфында узган

класс сәгате эшкәртмәсе.

Тема:” МИН ЯРАТАМ СИНЕ,ТУГАН ЯГЫМ!
ТУГАН ЯГЫМ,ГҮЗӘЛ ЗӘЕМ!

Эшкәртмәне әзерләде: 1 квалификацион категорияле укытучы Мөхәммәтшина И.Ә.








2012-2013




















ЭЗЛӘНҮЛЕ-ТИКШЕРҮГӘ КОРЫЛГАН СЫЙНЫФ СӘГАТЕ.

Тема:

МИН ЯРАТАМ СИНЕ,ТУГАН ЯГЫМ!
ТУГАН ЯГЫМ,ГҮЗӘЛ ЗӘЕМ!


Максат:

1.Туган илгә,туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү.

2.Зәй төбәге халкының үткәне белән танышу.

3 .Балаларны уйланырга этәрү,иҗади сәләтләрен ачу һәм үстерү.


Бурычлар:

1.Зәй буйлап сәяхәт итү.

2.Түбән Биш җирлегенә кергән 4 авыл тарихы белән кызыксыну,чыгышлар әзерләү.

Эшнең этаплары:

1.Эзләнүле-тикшерү эшенә әзерләнү.

2Төрле чыганаклардан мәгълүмат туплау.


Җирең- җәннәт,

суың -ширбәт,

халкың -талант гүзәл ягым!

Ә.Исхаков.


Җыр:”Мин яратам сине Татарстан.”

Мин яратам сине Татарстан,

Ал таңнарың өчен яратам.

Күк күкрәп ,яшен яшьнәп яуган

Яңгырларың өчен яратам.

Мин яратам сине ,Татарстан,

Горур халкың өчен яратам.

Җан эретә торган әнкәм теле-

Татар телең өчен яратам.

Мин яратам сине,Татарстан,

Тугайларың өчен яратам.

Тукайларың,Сәйдәшләрең өчен,

Җәлилләрең өчен яратам.

Җыр ошадымы? Ни өчен ошады?(туган республикабыз турында)

  • Әйе,ул дәүләтебез,халкыбыз, туган Ватаныбыз турында.

  • Димәк,бүген туган төбәгебез турында сөйләшербез.

  • Туган ил кайдан башлана?

  • Гариф Галиевның “Туган ил кайдан башлана?” хикәясеннән өзек Уку.15бит.3 сыйныф.

  • Менә шушы туган туфрак,менә шушыТуган ил кайдан башлана соң?Ул син яши торган шәһәрдән ,син тора торган авылдан,син укый торган мәктәптән башлана.Аның нәкъ менә син аяк баскан җирдән башланганын беркайчан да онытма син ,кечкенә дустым!

  • Укытучы чыгышы.

  • Һәр кешегә туган ягы бик кадерле.Үзенең ямьле,иркен,гүзәл туган ягын сагынмаган кеше бармы икән? Мөгаен юктыр.

  • Кеше үзенең туган авылын аерым бер хис белән ярата,аны үзенчә матур сүзләр белән мактый.Кайда гына булмасын,нәрсә генә эшләмәсен,кеше үзенең туган ягын сагына.Шушы җирдә аның ата-бабалары гомерләре буе җир сөргәннәр ,ямь-тәм табып яшәгәннәр.Кайда гына яшәсәк тә-үз туган йортыбызны онытмыйк,ташламыйк үз нигезебезне.

  • Класс сәгатебезнең максаты үзебез яшәгән төбәкләр,авыллар тарихы белән танышу һәм киләчәктә дә аларны онытмау.

  • Ә хәзер берничә бирем үтәрбез.


1 бирем.

Кеше өчен туган илнең якын булуын син ничек аңлыйсың?(сагыну)

  • Чөнки анда әти-әни,әби-бабайлар,туганнары,өе,дуслары,күршеләре.

2 бирем.

Ә сез безнең районыбызның ничек аталуын беләсезме?(Зәй)

Гүзәл Зәебезгә Госман Мәхмүт улы мәдхия җырлый:


hello_html_m622cf121.jpg




hello_html_m6c2c29ea.png









-3 бирем.

  • Зәй районы хакимияте башлыгы кем?(Т.В.ВОРОПАЕВА)

Ул районыбызда яшәүче барлык милләт халкын да тигез күрә.


Без туган ягыбыз булган Зәй районы турында,үзебезнең авыл җирлеге турында сөйләшербез

(карта буенча Зәй районын табу.Зәй шәһәрен күрсәтү.)


Зәй шәһәренә тиз генә сәяхәткә барып кайтыйк әле.

Район үзәге Зәй шәһәре Дала һәм Урман Зәе кушылган урында урнашкан.Шәһәрдә 41,3 мең кеше яши.Тарихи мәгълүматларга караганда,Кама аръягы сызыгында чик саклау крепосте буларак,Зәйгә 1652-1656 елларда нигез салына.Рәсемдә элеккеге крепость.


hello_html_m954ec16.jpg


1 станция.ГРЭС

Шәһәр сәнәгатенең төп тармагы-энергетика.Биредә Зәй ГРЭСы электр станциясе эшли.Ул авыл-шәһәрләрне электр энергиясе белән тәэмин итә.Өйләребездәге лампочкаларга яктылык менә шуннан килә.Электр энергиясеннән башка хәзерге тормышыбызны күз алдына да китереп булмый.


hello_html_me765416.jpg





2 станция.Икмәк заводы.

Анда телеңне йотарлык ипи,тәм-томнар,тортлар пешерәләр.Икмәк иң кадерле байлык.Көн дә авылыбыз кибетләренә хуш исле икмәк китерәләр.Нинди генә төрләре юк аның!

Зәй крекеры. Иң тәмле печеньелар безнеке.


hello_html_77b737e6.png

3 станция.Шикәр заводы.

Шикәр заводында басуларыбызда үскән шикәр чөгендереннән шикәр комы ясыйлар.”

4 станция.Туган якны өйрәнү музее.

Ул иске Зәйдә урнашкан.Анда халкыбызның үткәне турында бай материал тупланган.Без аларны белергә тиеш.Анда тарихчылар.Алар гаҗәеп зур эш башкаралар,безгә үткәннәрне кире кайтаралар.Аны тагын яңарттылар.


hello_html_7c9a1428.jpg






5 станция.Яңа гына тагын бер завод ачтылар”Техно-завод”.Анда җылы саклаучы материаллар җитештерәләр.Шулай ук Зәйдә”Камазавтотехника”,”ТАТЭК” заводлары бар.


hello_html_m2fe201c4.jpg


Ләкин үткәнен белмәгән кеше киләчәкне төзи алмый.Ә хәзер без үткәннәребезне барлап алыйк.

4 бирем-Безнең авыл җирлеге ничә авылны берләштерә?

Түбән Биш,Куш-Елга,Шыкмай,Пусташит.

5 бирем-Ә сез беләсезме,авыллар белән кем идарә итә?

(Насретдинов Дамир Вагыйз улы.)


6 бирем.

Зәй халкы,шушы авыллар тудырган бөек шәхесләребез турында ишеткәнегез бармы?(Р.Батулла,М.Әгъләмов,М.Талипов,Н.Дунаев һ.б)

Өстәлдә китаплар күргәзмәсе.

hello_html_4454cdb.jpg


Пусташит авылыннан МӨДӘРРИС ӘГЪЛӘМ.

hello_html_6ed990a4.png

hello_html_70424d00.png


ШЫКМАЙ авылыннан РАБИТ БАТУЛЛА.

Ул һәр җәй диярлек туган авылына кунакка кайта.Асия апаларда гаиләсе белән кунак булып китә. Сабантуй бәйрәмендә дә ул кайтып ,гер күтәрүчегә үзенең бүләген тапшыра.










hello_html_58851123.png



Мөнир Ашытлы Куш-Елга авылында яшәп иҗат итә.


Авылым –бал кашыгым.


Нинди матур туган авылым,

Исеме аның Ашыт.

Бер генә көнгә китсәм дә,

Очыплар кайтам шашып.

Ашыт суы буйларында

Чумып уйный каз-үрдәк,

Искә төшсә чибәрләре,

Сулкылдап куя йөрәк.

Авылым минем алтын бишек,

Сагындыра,төшкә керә

Кичләре,иртәләре.

Кунакка килсәң Ашытка,

Ишекләре гел ачык.

Иң авыр елларда да

Күрмәде ачлык Ашыт.

Авылым минем саф сулы

Чишмәнең бер тамчысы.

Өзелеп сөям сине,

Син җырым илһамчысы.

Бәхетемне синдә таптым,

Изге урын син Ашыт.

Туфрагым синдә булыр,

Авылым –баллы кашык,

Ашытым-ашлы кашык!

Хәзер укучылары үзләре эзләп табып әзерләгән тарихи чыганакларга күз салыйк.Укучылар үз авыллары тарихы белән таныштыралар.

«Туган авылым Куш-Елга.»

Куш-Елга авылын беренче Кушнарат-Елга һәм Ашыт дип йөрткәннәр.Беренче күчеп килгән кешеләрнең кемнәр һәм кайдан булуын белмиләр.Риваятьләр буенча аңа Ашыт исемле карт нигез салган.Беренче исеме дә шуннан килеп чыккан.Икенче исеме ике елга арасында ике нарат үскән булган.Кушнарат исеме шуннан килеп чыккан.Ашытта мәчет,мәдрәсә,су тегермәне булган.

Ашытта җыен бәйрәме ясаганнар.Икенче төрле хезмәт бәйрәме.

Халыкның төп шөгыле-җир эшкәртү һәм терлекчелек булган.Кешеләр чабата үргәннәр,итек басканнар,тәгәрмәч,дуга,чана ясаганнар.Тимерчелектә эшләгәннәр.1921 нче елгы ачлык була.Бик күп кешеләр,шул исәптән балалар да ачтан үлгәннәр.Авылга кергәндә ачлык вакытында үлгәннәрнең каберлеге бар.Ачлык елны мәчет,мәдрәсә,берничә йорт яна.

Бөек Ватан сугышында 83 кеше һәлак була.

Хәзер авыл Куш-Елга дип йөртелә.Анда «Мөхәммәт Һади» мәчете,клуб,китапханә,медпункт ,ике кибет бар.

hello_html_m5e3c89e9.gif


Пусташит авылында шагыйрь М.Әгъләмнең туган йорты.

.Пуст-Ашыт авылы Зичә елгасының сул кушылдыгы булган Инеш елгасы буенда урнашкан.1993елның 1гыйнварена анда 83 ихата,193 кеше яшәгән.

Элегрәк ул Югары Биш,Бишсубашы дип аталган.Ул 18 гасырның икенче яртысында Түбән Биш авылыннан соң барлыкка килә.

20 гасыр башында авылда мәчет,һәм мәдрәсә төзелә.Авыл халкы игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнгән.Һөнәрчелек тә киң таралган.(тәгәрмәч ясау,кап сугу,итек басу.)

Коллективлашу чорында «Якты тормыш» колхозы төзелә.Артелнең беренче председателе Зиатдинов була.

Бөек Ватан сугышына 79 кеше китә,шуның 62 се кайтмый.

1958 елда колхозлар эреләнә. «Тукай» колхозы барлыкка килә.Пусташит авылы Г.Тукай премиясе лауреаты М.Әгъләмнең туган авылы.


Түбән Биш авылы Зичә елгасының уң кушылдыгыбуена урнашкан.Төп халкы керәшеннәр һәм татарлар.1993 елда авылда 143 хуҗалыкта 379 кеше яши.

Игътибарга лаек тарихи истәлек-авыл башындагыборынгы таш.Риваятьләр буенча бу урында Мәккәдән кайтканда киншт кенә үлгән Галимҗан исемле Ир-ат күмелгән.Аның каберенә өч нарат утыртылган һәм койма белән әйләндереп алынган.Ул авылның изге урыны булып санала.

Авылның уртасында тарихи бина бар.Бер бай аны үзенә дип салдырган,ләкин яшәргә насыйп булмаган.Хәзер ул авыл җирлеге идарәсе.

Аны берничә кат бульдозерлар белән җимереп карыйлар,ләкин бу й орт мәңгелеккә дип төзелгән.Аны кире төзекләндереп куялар.

Түбән Биш катнаш халыклы булуга карамастан,керәшеннәр дә,татарлар да дус-татау яшиләр.Борынгыдан кыз алышып,малай өйләндереп катнаш гаиләләр коралар.Гасырлар дәвамында монда дин,Милли нигездә низаглар чыкмаган.Урамнарга да бүленеп яшәмиләр,төрле йолаларын да бергәләп үткәрәләр.Моны авыл халкының тәрбияле булуы белән аңлатырга кирәктер.

Х1х гасырның 90 елларында миссионер акчасына мәктәп ачыла. Анда 27 ир бала укый.ХХ гасыр башында чиркәү төзелә.1930 елларда 7еллык мәктәп ачыла.1949 елда 10-еллыкка әйләнә.1935 елда участок хастаханәсе ачыла.Бөек Ватан сугышында 100 кеше һәлакбула.

Хәзерге вакытта авылда клуб,мәктәп,балалар бакчасы,мәдәният йорты,3 магазин эшли.



. hello_html_6da8ef37.png


Шыкмай авылы Зәй районының иң төньяк читендә-Тукай районы белән чиктәш булып Зичә елгасы буена урнашкан.Авылның көнчыгыш өлешен урман,төньягын биек таулар ышыклап тора.Авылны уртага ярып Зичә елгасы ага.Ул җирләре буенча иң зур җирле авыл.1993 елның 1январена 115 хуҗалык,261 кеше,татарлар яши.

Шыкмай турында төрле кызыклы легендалар яши. «Элегрәк ул Шаһмамай атлы булган;янәсе шаһлар чатыр корган урында бу авыл хасил булган.Элек бу җирләргәНугай әмире Шаһмамай исемле Кеше нигез корган дигән сүзләр бар.

Икенче бер риваятьбуенча төньяктан салкын җилләрне ышыклап торучы тау астына,тирә-якларын урманнар әйләндереп алучы бу авылны яшәүчеләр үзләре үк «ышык»(уютно) һәм «май" кебек җылы дигәннәр.

Тарихи чыганакларга Караганда авылга 17-18 гасыр тирәләрендә нигез салынган.Документларда күренгәнчә авылга нигез салучы-Шәех атлы карт булган.Ул чукындырудан качып Каманың аръягыннан күченеп утырган.Аны башта Шех бабай,Шәех Мамай,Шахмай дип үзгәрткәннәр.

Авыл халкы Пугачев гаскәрләре ягында 100 кешелек отряд белән булыша.Шыкмай кара баганалы авыллар исемлегендә булган.Патша чиновникларының изүенә чыдый алмыйча ,авыл халкы баш күтәргән.Бу авылга кергән үрәтник,патша кешеләре кире чыкмаган.

Усаллыгы аркасында көчләп чукындыру заманнарында Шыкмай халкы саф мөселман килеш үзен саклап калган.

Шыкмай үзенең табигате,суы,тавы,карурманы,тегермәне белән генә түгел,батырлары ,диндарлары белән дан тоткан.Ул кайчандыр 3 мәчетле,өч мәхәлләле авыл булган .

Авыл халкының төп шөгыле игенчелек,терлекчелек булган.129 хуҗалык

кустарьлык белән шөгыльләнгән: чана,арба ясау,кап сугу,чабата үрү,киндер туку,чыпта сугу һ.б. белән шөгыльләнгән.Мич чыгаучылары тирә-якта дан тоткан.



Табигате һәм урнашкан урыны белән Шыкмай мактана ала.Елга буе,тау асты,катнаш урманы,наратлыгы,тирә-якта эре промышленность шәһәре.Туфрагы уңдырышлы.

Хәзер авылда башлангыч мәктәп,клуб.кибет бар.

Туган ягыбызны өйрәнү,тарихы белән кызыксыну буыннар арасындагы бәйләнешне ныгыту өчен кирәк.Үз халкың белән горурлык хисе кичерә белергә кирәк.


Р ЕФЛЕКСИЯ.

Бүген дәрестә нәрсә турында сөйләштек?Кызыклы яңалыклар ишеттегезме?

Өй эше.Авылыгызның күренекле кешеләре ,табигате .турында хикәя языгыз








,

Краткое описание документа:

МИН ЯРАТАМ СИНЕ,ТУГАН ЯГЫМ!             ТУГАН ЯГЫМ,ГҮЗӘЛ ЗӘЕМ!          Максат: 1.Туган илгә,туган җиргә  мәхәббәт тәрбияләү. 2.Зәй төбәге халкының үткәне белән танышу. 3 .Балаларны уйланырга этәрү,иҗади сәләтләрен ачу һәм үстерү.         Бурычлар: 1.Зәй буйлап сәяхәт итү. 2.Түбән Биш җирлегенә кергән 4 авыл тарихы белән кызыксыну,чыгышлар әзерләү.                      Эшнең этаплары: 1.Эзләнүле-тикшерү эшенә әзерләнү. 2Төрле чыганаклардан мәгълүмат туплау.   Җирең- җәннәт, суың -ширбәт, халкың -талант гүзәл ягым!         Ә.Исхаков.                        Җыр:”Мин яратам сине Татарстан.” Мин яратам сине Татарстан, Ал таңнарың өчен яратам. Күк күкрәп ,яшен яшьнәп яуган Яңгырларың өчен яратам. Мин яратам сине ,Татарстан, Горур халкың өчен яратам. Җан эретә торган әнкәм теле- Татар телең өчен яратам.    Мин яратам сине,Татарстан,    Тугайларың өчен яратам.    Тукайларың,Сәйдәшләрең  өчен,     Җәлилләрең өчен яратам.  Җыр ошадымы? Ни өчен ошады?(туган республикабыз турында) -          Әйе,ул дәүләтебез,халкыбыз, туган Ватаныбыз турында. -          Димәк,бүген туган төбәгебез турында сөйләшербез. -          Туган ил кайдан башлана? -          Гариф Галиевның “Туган ил кайдан башлана?” хикәясеннән өзек Уку.15бит.3 сыйныф. -          “Менә шушы туган туфрак,менә шушыТуган ил кайдан башлана соң?Ул син яши торган шәһәрдән ,син тора торган авылдан,син укый торган мәктәптән башлана.Аның нәкъ менә син аяк баскан җирдән башланганын  беркайчан да онытма син ,кечкенә дустым! -          Укытучы чыгышы. -          Һәр кешегә туган ягы бик кадерле.Үзенең ямьле,иркен,гүзәл туган ягын сагынмаган кеше бармы икән? Мөгаен юктыр. -            -            -          Кеше үзенең туган авылын аерым бер хис белән ярата,аны үзенчә матур сүзләр белән мактый.Кайда гына булмасын,нәрсә генә эшләмәсен,кеше үзенең туган ягын сагына.Шушы җирдә аның ата-бабалары гомерләре буе җир сөргәннәр ,ямь-тәм табып яшәгәннәр.Кайда гына яшәсәк тә-үз туган йортыбызны онытмыйк,ташламыйк үз нигезебезне. -          Класс сәгатебезнең максаты үзебез яшәгән төбәкләр,авыллар тарихы белән танышу һәм киләчәктә дә аларны онытмау. -          Ә хәзер берничә бирем үтәрбез.   1 бирем.       Кеше өчен туган илнең якын булуын син ничек аңлыйсың?(сагыну) -          Чөнки анда әти-әни,әби-бабайлар,туганнары,өе,дуслары,күршеләре. 2 бирем. Ә сез безнең районыбызның ничек аталуын беләсезме?(Зәй) Гүзәл Зәебезгә Госман Мәхмүт улы мәдхия җырлый:  
Автор
Дата добавления 01.10.2014
Раздел Начальные классы
Подраздел Презентации
Просмотров815
Номер материала 189234100136
Получить свидетельство о публикации

Идёт приём заявок на международный конкурс по математике "Весенний марафон" для учеников 1-11 классов и дошкольников

Уникальность конкурса в преимуществах для учителей и учеников:

1. Задания подходят для учеников с любым уровнем знаний;
2. Бесплатные наградные документы для учителей;
3. Невероятно низкий орг.взнос - всего 38 рублей;
4. Публикация рейтинга классов по итогам конкурса;
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://urokimatematiki.ru


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ


"Инфоурок" приглашает всех педагогов и детей к участию в самой массовой интернет-олимпиаде «Весна 2017» с рекордно низкой оплатой за одного ученика - всего 45 рублей

В олимпиадах "Инфоурок" лучшие условия для учителей и учеников:

1. невероятно низкий размер орг.взноса — всего 58 рублей, из которых 13 рублей остаётся учителю на компенсацию расходов;
2. подходящие по сложности для большинства учеников задания;
3. призовой фонд 1.000.000 рублей для самых активных учителей;
4. официальные наградные документы для учителей бесплатно(от организатора - ООО "Инфоурок" - имеющего образовательную лицензию и свидетельство СМИ) - при участии от 10 учеников
5. бесплатный доступ ко всем видеоурокам проекта "Инфоурок";
6. легко подать заявку, не нужно отправлять ответы в бумажном виде;
7. родителям всех учеников - благодарственные письма от «Инфоурок».
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://infourok.ru/konkurs

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх