Инфоурок / Начальные классы / Конспекты / Урок + презентация по татарскому языку для 2 класса «Тамырдаш сүзләрне табу тәртибе»

Урок + презентация по татарскому языку для 2 класса «Тамырдаш сүзләрне табу тәртибе»



Московские документы для аттестации!

124 курса профессиональной переподготовки от 4 795 руб.
274 курса повышения квалификации от 1 225 руб.

Для выбора курса воспользуйтесь поиском на сайте KURSY.ORG


Вы получите официальный Диплом или Удостоверение установленного образца в соответствии с требованиями государства (образовательная Лицензия № 038767 выдана ООО "Столичный учебный центр" Департаментом образования города МОСКВА).

ДИПЛОМ от Столичного учебного центра: KURSY.ORG


Выберите документ из архива для просмотра:

Выбранный для просмотра документ Авторский проект урока.docx

библиотека
материалов

Тамырдаш сүзләрне

табу тәртибе.



( “Белем бирүдә проект эшчәнлеге” буенча

2 класста татар теленнән дәрес эшкәртмәсе)



Юнусова Гөлназ, Актаныш районы Иске Балтач башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең

2 квалификацион категорияле башлангыч класс укытучысы

Тема. Тамырдаш сүзләрне табу тәртибе.

Максат. “Тамырдаш сүзләр” темасын кабатлау барышында тамырдаш сүзләрне табу тәртибен ныгыту , белемнәрне системалаштыру ;укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү һәм иҗади фикер йөртергә өйрәтү; бер-беренә карата игътибарлылык һәм хезмәткә карата мәхәббәт тәрбияләү.

Дәрес төре: ныгыту.

Җиһазлау. Компьютер, интерактив такта, шәхси биремле карточкалар , слайдлар,дәреслек(З.И. Җамалетдинова . “ Татар теле”, 2 класс. Казан: Мәгариф, 2008).

Дәрес барышы.

1.Мотивлаштыру –ориентлаштыру.

1)Уңай психологик халәт булдыру.

2 нче слайд.

-Саумы ,кояш, саумы ,көн!

Дусларым , хәерле көн!

-Хәерле көн ,һәммәгезгә дә!

-Уе изге баласына

Булышыр табигать тә.

Эшкә тотыныйк , дусларым,

Хуш , хәерле сәгатьтә.

2)Өй эшләре турында фикер алышу.

а)-Татар халкының бөек шагыйре Г.Тукай да бит болай дип язып калдырган:

3 нче слайд.

И сабыйлар , эшләгез сез,

Иң мөкатдәс нәрсә – эш.

Эш агачы һәрвакытта

Бик юмарт китерер җимеш.

(Мөкатдәс сүзенә аңлатма бирү.)

-Бу шигырь нәрсә турында?

-Эшнең агачы да була мени? Ул ничек җимешләр бирә соң?

-Ә сезнең төп эшегез нинди? (Тырышып уку.)

-Сезнең эшегезнең җимешләре нәрсә? (Белем.)

-Ә без аны ничек бәялибез?(Билгеләр.)

-Әйе, бик тырышып укыганда гына яхшы билгеләр алып була. Бүгенге җимешләребезне кәрзингә салып барырбыз.Кемнең агачы яхшы уңыш бирер икән.

б)”Бакчачылар уены” . Һәр балага бер “үсенте” – бер тамыр сүз бирелгән. Һәркем үз “агачын” утыртып үстереп килергә тиеш. (Агач ботакланып үссен өчен һәркем үз тамырыннан яңа сүзләр ясый белергә тиеш. Кем күбрәк сүз ясый , аның агачы озын һәм күп ботаклы була – ул ”Оста бакчачы” .)

Тактага “юл” тамырыннан үстерелгән агач “утыртылган”.Балалар үз агачларын аның янына”утырталар”.

-Менә , балалар, нинди матур бакча килеп чыкты.Барыгыз да булдыргансыз .Май ае җиткәч бакчаларыгызга да җимеш агачлары утыртырсыз. Аларны тәрбияләп , су сибеп , төпләрен йомшартып торсагыз , алар сезне үзләренең тәмле җимешләре белән сыйларлар.

в)Матур язу.

-Эш сүзе нинди аваздан башлана?Нинди хәрефләр белән тамгалыйбыз?

4 нче слайд.

5 нче слайд.

6 нчы слайд.

эээ э е (тоташтыруга игътибар итәргә)

эш эш ч е эш ләр

г)Сүзлек диктанты: төшеп калган хәрефләрне куеп язарга.

7 нче слайд.

Диктантны парларда тикшерү , бәяләү.

8 нче слайд. (Дөрес язылышын тикшерү өчен сүзләр бирелә.)

3)Уку мәсьәләсен кую.

  • Эш эшче эшләр Бу сүзләр турында нәрсә әйтә аласыз?(Эш- тамыр сүз; эшче – тамырдаш сүз , сүз ясагыч кушымча ялганган , лексик мәгънәсе үзгәргән; эшләр – сүз төрләндергеч кушымча ялганган ; эш , эшләр – тамырдаш сүзләр.)

  • Ә ничек белдек? 9 нчы слайд.

  • Сүзне укыдык.

  • Лексик мәгънәсен ачыкладык.

  • Тамырларын таптык.

  • Кушымчаны таптык; төрләндергеч яисә ясагыч кушымча икәнен ачыкладык.

  • Тамырдаш сүзләрне кабат укып чыктык.

(Бу алгоритм агачлар беркетелгән плакатка язылган була.)

-Димәк, без бүген нәрсә эшләрбез? (Тамырдаш сүзләрне табу тәртибен ныгытырбыз.)

2.Уку мәсьәләсен адымлап чишү.

а) -Балалар , алдагы дәресләрдә сез әти-әниләрегез һәм минем белән берлектә зур эш башкардыгыз: тамырдаш сүзләргә карата проект эшләре – тренажерлар әзерләгән идегез. Хәзер шуларны тәкъдим итәбез.

(Һәр укучы үз эшен тәкъдим итә , тикшерә , укытучы җитәкчелегендә билге куя.)

1-нче укучы. Мин – Ләйсән. 2-нче сыйныфта укыйм.Сезнең игътибарыгызга “Тамырдаш сүзләр” темасы буенча белемнәрне ныгыту өчен

тренажер тәкъдим итәм. Хәзер мин сүзләрне укыйм , игътибар белән тыңлагыз һәм тамырдаш сүзләрне табыгыз. Уңышлар телим.

10 нчы слайд.

Балалар тамырдаш сүзләрне табып дәфтәрләренә язалар. Ләйсән дөреслеген тикшерә һәм билгеләр куя.

2-нче укучы. Тамырдаш сүзләрне табу , бер тамырдан булган сүзләрне туплый белүне ныгыту өчен “Тамырдаш сүзләрне табу” уены.

Хәзер мин 4 тамырдан ясалган сүзләр язылган карточкалар таратам.Мин бер тамыр сүз куям , ә сез шул сүзгә тамырдаш булган сүзләрне табып чиратлап беркетә барасыз . Кемнең кулында карточка кала - ул җиңелгән була.

11 нче слайд.

ФИЗМИНУТКА (12 нче слайд.)

3-нче укучы. Сүзләрне укыгыз.Бу сүзләргә кушымчалар ялгап , тамырдаш сүзләр ясап языгыз. Сүзләрнең тамыр һәм кушымчаларын билгеләгез.

13 нче слайд

4-нче укучы. Бирелгән сүзләр арасыннан тамырдаш сүзләрне генә сайлап алып буярга кирәк.

14 нче слайд.

15 нче слайд.

- Булдырдыгыз , балалар.Биремнәр ошадымы? Кемнеке ныграк ошады? Ни өчен? Бу турыда өйгә кайткач яхшылап уйларсыз? Ә хәзер дәресебезне дәвам итәбез.

б) Дәреслек белән эш. 249 –нчы күнегү.

в) Сүзлек эше: өлгер , моңлы.(Орфограммаларны таптыру , мисаллар уйлату.)

г) Модельләштерү.

Дәрестә өйрәнгәнне модельләштерү.

3. Рефлексив бәяләү.

1) Рефлексив кабатлау.

Нәрсә эшләдек , ничек эшләдек ?

2) 251 –нче күнегү, өйгә кайткач әти-әниләрегезгә сөйләгез , иптәшләрегезнең эшенә бәя бирергә әзерләнегез.



Выбранный для просмотра документ Презентация к уроку.ppt

библиотека
материалов
Саумы ,кояш, саумы ,көн Дусларым , хәерле көн! Уе изге баласына Булышыр табиг...
И сабыйлар , эшләгез сез, Иң мөкатдәс нәрсә – эш. Эш агачы һәрвакытта Бик юм...
Э хәрефе языла: 1) сүз башында тар әйтелешле [э] авазын белдергәндә: элекке,...
Е (е) хәрефе языла: иҗек уртасында һәм иҗек ахырында тар [э] авазын белдереп...
тоташтыруга игътибар итәргә
…шч…, Ид…л, гөрләв...к, к...ш..., т...л...фон, ...кскаватор, ...ш, ...кран,...
Дөрес язылышын тикшерү өчен сүзләр Эшче, Идел, гөрләвек, кеше, телефон, экск...
Сүзне укыдык. Лексик мәгънәсен ачыкладык. Тамырларын таптык. Кушымчаны таптык...
СЫЗ СЫЗУ СЫЗЫМ СЫЗГЫЧ СЫЗЫК СЫЗЫКЛЫ	УЙ УЙЛАУ УЙЛЫ УЙСЫЗ УЙЧАН	БЕЛ БЕЛЕМ БЕЛЕМ...
Тамырдаш сүзләр ясарга Көз,кич,май, сөт,сипкел,эш, ярдәм,файда.
Тамырдаш сүзләрне генә сайлап алып буярга
15 1

Описание презентации по отдельным слайдам:

№ слайда 1
Описание слайда:

№ слайда 2 Саумы ,кояш, саумы ,көн Дусларым , хәерле көн! Уе изге баласына Булышыр табиг
Описание слайда:

Саумы ,кояш, саумы ,көн Дусларым , хәерле көн! Уе изге баласына Булышыр табигать тә. Эшкә тотыныйк , дусларым, Хуш , хәерле сәгатьтә.

№ слайда 3 И сабыйлар , эшләгез сез, Иң мөкатдәс нәрсә – эш. Эш агачы һәрвакытта Бик юм
Описание слайда:

И сабыйлар , эшләгез сез, Иң мөкатдәс нәрсә – эш. Эш агачы һәрвакытта Бик юмарт китерер җимеш. Мөкатдәс – изге, бөек, хөрмәтле.

№ слайда 4 Э хәрефе языла: 1) сүз башында тар әйтелешле [э] авазын белдергәндә: элекке,
Описание слайда:

Э хәрефе языла: 1) сүз башында тар әйтелешле [э] авазын белдергәндә: элекке, энекәш, эскәтер, эңгер-меңгер.

№ слайда 5 Е (е) хәрефе языла: иҗек уртасында һәм иҗек ахырында тар [э] авазын белдереп
Описание слайда:

Е (е) хәрефе языла: иҗек уртасында һәм иҗек ахырында тар [э] авазын белдереп килгәндә: белемле, элемтәче, күнегелгән.

№ слайда 6 тоташтыруга игътибар итәргә
Описание слайда:

тоташтыруга игътибар итәргә

№ слайда 7 …шч…, Ид…л, гөрләв...к, к...ш..., т...л...фон, ...кскаватор, ...ш, ...кран,
Описание слайда:

…шч…, Ид…л, гөрләв...к, к...ш..., т...л...фон, ...кскаватор, ...ш, ...кран, ...р..., т...ш, ...л...ктр, ...р...мч...к, ...лг...ч, ...л...к, ...лмәк, т...з, …шмәкәр, …скәмия, …шчән, ..з, …т, …шләпә.

№ слайда 8 Дөрес язылышын тикшерү өчен сүзләр Эшче, Идел, гөрләвек, кеше, телефон, экск
Описание слайда:

Дөрес язылышын тикшерү өчен сүзләр Эшче, Идел, гөрләвек, кеше, телефон, экскаватор, эш, экран, эре, теш, электр, эремчек, элгеч, элек, элмәк, тез, эшмәкәр, эскәмия, эшчән, эз, эт, эшләпә.

№ слайда 9 Сүзне укыдык. Лексик мәгънәсен ачыкладык. Тамырларын таптык. Кушымчаны таптык
Описание слайда:

Сүзне укыдык. Лексик мәгънәсен ачыкладык. Тамырларын таптык. Кушымчаны таптык; төрләндергеч яисә ясагыч кушымча икәнен ачыкладык. Тамырдаш сүзләрне кабат укып чыктык. Тамыр табу алгоритмы

№ слайда 10
Описание слайда:

№ слайда 11 СЫЗ СЫЗУ СЫЗЫМ СЫЗГЫЧ СЫЗЫК СЫЗЫКЛЫ	УЙ УЙЛАУ УЙЛЫ УЙСЫЗ УЙЧАН	БЕЛ БЕЛЕМ БЕЛЕМ
Описание слайда:

СЫЗ СЫЗУ СЫЗЫМ СЫЗГЫЧ СЫЗЫК СЫЗЫКЛЫ УЙ УЙЛАУ УЙЛЫ УЙСЫЗ УЙЧАН БЕЛ БЕЛЕМ БЕЛЕМЛЕ БЕЛГЕЧ ЯШЬ ЯШЬЛЕК ЯШЬЛИ ЯШЬТӘШ  

№ слайда 12
Описание слайда:

№ слайда 13 Тамырдаш сүзләр ясарга Көз,кич,май, сөт,сипкел,эш, ярдәм,файда.
Описание слайда:

Тамырдаш сүзләр ясарга Көз,кич,май, сөт,сипкел,эш, ярдәм,файда.

№ слайда 14 Тамырдаш сүзләрне генә сайлап алып буярга
Описание слайда:

Тамырдаш сүзләрне генә сайлап алып буярга

№ слайда 15
Описание слайда:

Очень низкие цены на курсы переподготовки от Московского учебного центра для педагогов

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 65% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: KURSY.ORG


Краткое описание документа:

"Бу "дәрес "тамырдаш "сүзләр "темасын "узгач "үткәрелә"Ныгыту "тибындагы "дәрес

"Алдагы "дәресләрдә "тамыр"сүз "ясагыч "кушымча"сүз "төрләндергеч "кушымча "төшенчәләре "бирелә.

"Юл” "тамыры” "әкияте "сөйләнелә "һәм “"юл” "тамырыннан "агач “"үстерелә”. "Шулай "итеп "балаларга "тамырдаш "сүзләр "ясарга "һәм "аларны "аерып "танырга "өйрәтелә"Балалар "әти-"әниләре ,"укытучы "ярдәме "белән "проект "эше "итеп "тренажерлар "әзерлиләр

"Тренажерлар "әзерләү "процессында "татар "теленнән "белемнәр "ныгытыла , "мөстәкыйль "эшли "белү "күнекмәсе "формалаша

"Дәреснең."девизы "итеп ."Тукайның “"Эшкә "өндәү” "шигыре "алына ("Мөкатдәс "сүзенә "аңлатма "бирелә.).

"Өй "эшләре "тикшерелә."Матур "язу "күнегүе "үткәрелә."Бирелгән "авазның "язудагы "тамгаланылышына "кагылышлы "кагыйдәләр "искә "төшерелә.

"Сүзлек "диктанты "яздырыла "һәм "тикшертелә."Балалар "һәр "эш "төрен "бәяләп "баралар ("кәрзиннәренә "төрле "төстәге "җимешләр "салалар"алма ¬“"5” "ле, “"груша”¬ “"4” "ле"слива – “"3” "ле)."Уку "мәсьәләсе "куела."Болар "барысы "да “"эш” "сүзенә "бәйләп "алып "барыла.

Общая информация

Номер материала: 18953110620

Похожие материалы

Получите наградные документы сразу с 38 конкурсов за один орг.взнос: Подробнее ->>