1759006
столько раз учителя, ученики и родители
посетили сайт «Инфоурок»
за прошедшие 24 часа
Добавить материал и получить бесплатное
свидетельство о публикации
в СМИ №ФС77-60625 от 20.01.2015
V ЮБИЛЕЙНЫЙ МЕЖДУНАРОДНЫЙ КОНКУРС
ИнфоурокНачальные классыДругие методич. материалыАналарга дан

Аналарга дан

библиотека
материалов

Бәйрәм әниләр көненә багышлап үткәрелә. Берничә көн алдан әниләргә чакыру –котлау кәгазләре тапшырыла:


Кадерле әниләр!

Сезне якынлашып килүче Әниләр бәйрәме белән тәбрик итәбез.

Сез-безнең яклаучыбыз, саклаучыбыз, барыр юлыбызны яктыртып торучы мәңге сүрелмәс кояшыбыз. Сез булган җирдә ризык бар, җылы бар. Бердәнбер иң кадерле, иң хөрмәтле, иң якын кешеләребез - әниләр! Балаларыгыз турында гел яхшы сүзләр генә ишетеп яшәргә язсын Сезгә! Без бит беләбез: әниләр өчен моңардан да зуррак бәхет юк! Матур булсын, котлы булсын бәйрәмегез!

Сезне шушы бәйрәмегез белән котларга дип, балаларыгыз сезгә бәйрәм “күчтәнәче” әзерләде. Әлеге “күчтәнәчтән» авыз итәргә Сезне .... ноябрь көнне мәктәптә көтеп калабыз.”


Зал бәйрәмчә бизәлә. Алгы планда - “Иң-иң кадерлеләребез “ , “Кояш гомере телибез, Әниләр, Сезгә! “ , “Бәйрәмегез котлы булсын! “дигән плакатлар эленә. Ишекнең тышкы ягына түбәндәге эчтәлектә плакат эленә:

Иртәдән үк юмартланып,

Кояш сибә ал нурлар.

Балалар сезне көтәләр,

Рәхим итегез, Әниләр! “


Бәйрәмне Кыз һәм Малай алып бара.

Музыка астында сәхнәгә чыгалар. (“Мин әнкәем сиңа сакланам “.)



Кыз. Хәерле көн, кадерле әниләребез! Бүген без бәйрәмебез “Иң-иң” дип атадык. Ни өченме?

Малай.Чөнки бүген иң-иң ямьле, затлы бәйрәмнәрнең берсе - Әниләр бәйрәме! Бүген бездә кунакта иң-иң кадерлеләребез - Әниләр!

Кыз.Ә без аларның иң-иң яраткан балалары иң-иң матур чыгышларыбызны аларга бүләк итәргә дип җыелдык.

Малай. Хөрмәтле Әниләр! Сезне бәйрәмегез белән котлыйбыз! Сезгә ныклы сәламәтлек , иминлек , озын гомер телибез, һәрвакыт шат, сөйкемле , бәхетле булыгыз!


1 укучы. Нигә бүген бөтен җирдә

Чәчәкләр балкый бездә,

Нигә кояш көлеп карый ,

Беләбез һәммәбез дә.

2 укучы. Бүген - Әниләр көне,

Бүген җирдә тантана.

Кояш шуңа көлә бүген,

Гөлләр шуңа шатлана.

3 укучы. Әниләрнең көненә

Куана шулай алар.

Әниләрне котлый бүген

Җирдә барлык балалар.

4 укучы. Мин дә котлыйм, Әнкәм , сине,

Теләгем бар минем дә:

Мәңге шулай кояш кебек

Балкы күңел күгемдә!


Хор: “Кояш гомере” (Ф.Әхмәдиев көе, Г.Зәйнәшева сүзләре)


5 укучы. Иң-иң сабыр, иң-иң тыйнак,

Иң ягымлы кешеләр.

Иң сөйкемле , мәрхәмәтле –

Алар – безнең Әниләр!

6 укучы. Әни сүзе – иң бөек сүз,

Юк аңа һичбер алмаш.

Иң-иң әйбәт кешеләр дә

Әни кебек булалмас.

7 укучы. Иң-иң әйбәт балаң булып

Яшәсәм ярар иде.

Әниемнең ышанычын

Акласам ярар иде.

8 укучы. Иң кадерле, иң хөрмәтле

Булсын җирдә әниләр.

Әниләрне кадерләсәк,

Тыныч булыр ил-көннәр.

9 укучы. Син,әнием, минем өчен

Бу дөньяда бер генә.

Елмайганда йөзләреңнән

Бар өйгә нур бөркелә.


10 укучы. Иң кадерле кешебез син,

Сөекле әниебез.

Син булгаңга, без бәхетле,

Тыныч, рәхәт яшибез.

11 укучы. Әйтәсебез килә бүген

Кадерле әниләргә:

Әле ярый сез бар җирдә

Без сабый, нәниләргә.

12 укучы. Сөекле әниләребезне

Кадерлибез, зурлыйбыз.

Чын күңелдән һәммәгезне

Бергә: Бәйрәм белән котлыйбыз!


13 укучы. Наз гөлләре үсеп чыга

Сезнең җылы куллардан.

Кабул итегез котлаулар

Безнең ихлас җаннардан.


Кыз. Күмәкләшеп барыбыз бергә

Җырлап алыйк, әйдәле.

Котлы булсын, гөрләп торсын

Әниләрнең бәйрәме!


Балалар «Иң матур җыр» (Җ. Тәрҗеманов сүз. , Г. Гәрәева муз.) җырын җырлыйлар.


Малай.(кызга дәшә) ....... , бүген безнең бәйрәмебез “Иң-иң” дип атала, бирегә кара әле, иң-иң матур әни кемнеке икән?


Кыз. Әлбәттә, минеке.


Малай. Балалар, ә сезнеңчә ничек, иң-иң матур Әни кемнеке?


Балалар. Ми-не-ке!

Иң матур әни.

1 укучы. Минем әни бу дөньяның

Иң чибәре, сылуы.

Нинди бәхет-

Һәр баланың

Үз әние булуы.

2 укучы. Минем әни һич бәхәсез,

Иң сөйкемле әни ул!

Әйткән сүзе, кылган эше-

Һәммәбезгә туры юл.

3 укучы. Борчыйсым килми әнине,

Елмаеп, көлеп йөрсен.

Иң матур әни икәнен

Бөтен дусларым күрсен! (Э. Шәриф уллина).


Бию. Алинә (3класс.)


4 укучы. Иң иртә.

Иң-иң иртә кем тора?

Иң иртә әнкәй тора.

Без торганчы өстәлдә

Коймак белән чәй тора.

5 укучы. Иң-иң соңлап кем ята?

Иң соңлап әнкәй ята.

Үз йокысын биреп ул

Безне күбрәк йоклата.

Ф. Яруллин.

6 укучы. Тыңлап бишек моңнарыңны,

Елавым басылган бит.

Телем дә минем иң әвәл

Әннә” дип ачылган бит.

Җыр. “Туган телем”.

7 укучы. Әни!.. Әниләр! Алар яныбызда булса, без-көчлеләр, без- батырлар. Әниләр янәшәбездә торганда ата казан да курыкмыйбыз, усал этләр дә куркыныч түгел.

8 укучы. Әни! Бердәнбер иң кадерле, хөрмәтле , якын кешебез ул безнең. Авырып китсәк тә, әни кочагына килеп сыенабыз. Тамагыбыз ачса да әни каршына йөгереп киләбез. Берәрсе кыерсытса да, тизрәк әни янына ашыгабыз. Әни-безнең яклаучыбыз да, саклаучыбыз да!

Җыр. “Әни кирәк”


9 укучы. Әниләр безгә бары бәхет кенә телиләр. Безнең һәрбер сулышыбызны да сизеп торалар. Без шатлансак - алар да шатлана, без еласак - аларның да күзләрендә яшь тамчылары ялтырый.


10 укучы. Күзләренән күргән.

Әнкәм бүген кояш кебек

Каршы алды елмаеп-

Минем”бишле” алганымны

Әйткәннәрдер, мөгаен.

Юк шул, “бишле” алганымны

Белмәгән ул беркемнән.

Ишек ачып керүемә,

Күзләремнән үк күргән.

Ф. Зыятдинов.

Кыз. Кадерле әниләр!

Бәйрәмегез сезгә бәхет,

Сәламәтлек китерсен,

Көнегез гел шат булсын,

Елның һәрбер көне сезгә

Әниләр көне булсын!

Малай. Көнгә ничә тапкыр “әни”дибез,

Рәхәт тә соң”әни”диюләр.

Шигырьләр һәм җырлар бүләк итик,

Бүләк итик матур биюләр.

Татар халык биюе


11укучы. Сөекле әниемнең

Борчыгандыр җанын

Күңелемнең көйсез һәр чагы.

Еласам, юаткан,

Иркәләп уйнаткан


Бергә: Әниемнең җылы кочагы.


12 укучы. Уйнаудан туйганда,

Талчыгып калганда,

Ял сорагач керфек очларым,

Җыр көйләп, тирбәтеп,

Йоклаткан изрәтеп

Бергә. Әниемнең җылы кочагы.


13 укучы. Давыллы көннәрдә,

Ышыклап җилләрдән,

Күкрәгенә кыскан кем тагы?

Кадерләп үстергән,

Яшәргә көч биргән


Бергә. Әниемнең җылы кочагы.


Кыз. “Ата-ана хакы – тәңре халкы” дигән

борынгылар.Татархалкының әти - әниләр турында әйтелгән мәкальләре,

әйтемнәре хәзерге заман балаларына барып җитә алдымы икән,тикшереп

карыйк әле.

- Ана баланы 2 кат тудыра: 1кат – тән биреп, 2 нче кат - тел биреп.

- Ата-ананы тыңлаган-адәм булган,

Тыңламаган - әрәм булган.

- Алтмышка җитсен бала,

Ана өчен ул бала.

- Ана балага авызыннан өзеп каптыра.

- Ана күңеле балада,

Бала күңеле далада.

- Ата-анасын хурлаган

Үзен-үзе хурлаган.

- Ата-анасына изгелек күрсәтмәгән,олыгайгач үзе дә изгелек күрмәс.

Малай. Әйе, дусларым, әниләргә багышлап иҗат ителгән мәкаль-әйтемнәрне санап бетерү мөмкин түгел. Шуларның берничәсен генә үтәү дә әнкәйләргә зур сөенеч булыр иде.

Кыз. Кадерле әниләр!.. Балаларыгыз турында гел яхшы сүзләр генә ишетеп яшәргә язсын иде сезгә! Без бит беләбез: Әниләр өчен моңардан да зуррак бәхет юк!


Җыр. “Әни бәйрәме”


Малай. Бәйрәмебез ахырына якынлашып килә. Иң-иң якыннарыбызга йөрәкләребездән чыккан иң-иң матур сүзләр әйтәсе килә.

1укучы. Рәхмәт әйтәсем килә.

Бүген җил дә йомшак исә,

Кояш та назлы көлә.

Бүген җиргә иң-иң якты

Кадерле бәйрәм килә.

2 укучы. Чәчәкләрдән җем-җем итеп

Якты нурлар бөркелә.

Бүген минем дә әнкәмә

Рәхмәт әйтәсем килә.

- Миңа гомер биргән өчен,

- Кадерләп үстергән өчен,

- Назлы карашлары өчен,

- Йөрәк җылылары өчен,

- Шәфкатьле куллары өчен,

- Барысы, барысы, барысы өчен


Бергә: Рәхмәт сиңа сөенечем.

Котлы булсын бәйрәмнәрең,

Рәхмәт сиңа, бөек Кешем! (Ф. Вәлиева).

Кыз. Бүген бәйрәм-Әниләр көне. Бу бәйрәм Кыш башына туры килгән. Күбәләктәйак кар бөртекләре җирне акларга, сафларга, пакъларга теләп җир өстенә кунаклар. Әйтерсең, алар да безнең белән бергәләп әниләребезне котларга телиләр.

Малай. Матур булсын, котлы булсын бәйрәмегез, кадерле әниләр!

3 укучы. Әйтәсебез килә бүген

Кадерле әниләргә-

Бу бәйрәм дөньяга килгән

Кояш нуры сибәргә!

4 укучы. Бу бәйрәмдәге җылылык

Гасырларга җитәрлек

Синең назлы кулларыгыз

Әкиятне чын итәрлек .

5 укучы. Читкә китми,әниләрне

Һаман саклап йөрербез

Әни кушса, Әти белән

Тауларны күчерербез!

6 укучы. Наз гөлләре үсеп чыга

Сез үткән буш җирләрдән.

Кабул итегез котлаулар


Бергә: Менә без - нәниләрдән!



(Балалар әниләргә үзләре әзерләгән бүләкләрне тапшыралар).


Кыз. Бәйрәмебезне төгәлләп,

Тагын бер кат котлыйк Сезне,

Күңелләрдә истә калсын,

Ягез, дуслар, җырлыйк ,берне!


Җыр: “Яратыгыз”.

(Бәйрәм чәй табын янында дәвам иттерелә).






























Курс профессиональной переподготовки
Учитель начальных классов
Лабиринт
Найдите материал к любому уроку,
указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:
также Вы можете выбрать тип материала:
Краткое описание документа:
Сез беләсезме бенең шундый матур бәйрәмебез булу белән кемгә бурычлы? Иң беренче АКШ та 1909 елның 28 февралендә хатын- кызларны яклау масатыннан  декларация игълан итәләр. Ә бер ел алдан 1908 елның 8 мартында  туку фабрикасы эшче хатын-кызларының маршына теләктәшлек  белдерелеп  үткәрелгән. 1910 елны Копенгагенда Клара Цеткин Халыкара хатын-кызлар көнен билгеләп үтү турындагы тәкъдим белән чыга. Ә безнең илдә  феменистка Александра Коллонтай тырышлыгы белән 1917 елдан соң гына әлеге бәйрәм барлыкка килә. 1965 елдан 8 март көне – ял көне итеп игълан ителә. 1975 ел ООН тарафыннан хатын-кыз елы буларак игълан ителә. Һәм шул елдан 8 март рәсми рәвештә халыкара хатын-кызлар көне итеп бәйрәм ителә башлый. Безнең көннәрдә әлеге бәйрәм - барлык хатын-кызлар бәйрәме, кызлар бәйрәме, яз hәм матурлык бәйрәме буларак бәйрәм ителә.   Хөрмәтле гүзәл затлар: кызлар, апалар, әниләр!  Сезне чын күңелдән 8 март ― Халыкара хатын-кызлар бәйрәме белән котлыйбыз. Сезгә озын гомер, сәламәтлек, бәхет-шатлык телибез, һәрвакытта көләч йөзле, шат күңелле булып калыгыз. Бәхеткә, шатлыкка күмелеп,  Һәрвакыт елмаеп һәм көлеп  Кадергә, хөрмәткә төренеп  Яшәгез мәңгелек нур булып.
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону N273-ФЗ «Об образовании в Российской Федерации» педагогическая деятельность требует от педагога наличия системы специальных знаний в области обучения и воспитания детей с ОВЗ. Поэтому для всех педагогов является актуальным повышение квалификации по этому направлению!

Дистанционный курс «Обучающиеся с ОВЗ: Особенности организации учебной деятельности в соответствии с ФГОС» от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (72 часа).

Подать заявку на курс

Вам будут интересны эти курсы:

Курс повышения квалификации «Возрастные особенности детей младшего школьного возраста»
Курс повышения квалификации «Роль педагога в реализации концепции патриотического воспитания школьников в образовательном процессе в свете ФГОС»
Курс повышения квалификации «Организация проектно-исследовательской деятельности учащихся в рамках реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Психолого-педагогические аспекты инклюзивного образования в условиях реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Средства педагогического оценивания и мониторинга в работе учителя в условиях реализации ФГОС»
Курс профессиональной переподготовки «Организация инклюзивного обучения в сфере образования»
Курс повышения квалификации «Методика обучения игре детей с особенностями развития в рамках реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Содержательные аспекты профессионального и личностного развития педагогических работников в рамках реализации профессионального стандарта»
Курс повышения квалификации «Специфика преподавания информатики в начальных классах с учетом ФГОС НОО»
Курс повышения квалификации «Организация и проведение культурно-досуговых мероприятий в соответствии с ФГОС НОО»
Курс повышения квалификации «Методы интерактивного обучения»
Курс повышения квалификации «Новые методы и технологии преподавания в начальной школе по ФГОС»
Курс профессиональной переподготовки «Оказание психолого–педагогической помощи лицам с ОВЗ»
Курс повышения квалификации «Формирование и развитие ключевых компетенций школьников в интересах устойчивого развития региона»
Курс профессиональной переподготовки «Музыка: теория и методика преподавания в сфере начального общего, основного общего, среднего общего образования»
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.
Лабиринт
Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.