Инфоурок Классному руководителю КонспектыРазработка классного часа на татарском языке для 6-го класса посвящается ко дню Конституции Республики Татарстан

Разработка классного часа на татарском языке для 6-го класса посвящается ко дню Конституции Республики Татарстан

Скачать материал

Татарстан Республикасы

Биектау муниципаль районы

МББУ «Дөбъяз урта гомуми белем мәктәбе”

 

 

Надпись: Татарстан дигән Ватаным бар...

 

6 нчы ноябрь- Татарстан Конституциясе көненә багышланган кичә

                                                 (6 нчы сыйныф өчен)

 

 

 

 

 

 

                                                  

 

 

 

                                                           2012 нче ел

Кичә үткәреләсе зал плакатлар белән бизәлгән. Республикабызның гербы, байрагы эленгән. Пәрдә ябылган. Салмак музыка астында бер кыз Сөембикә булып сөйли.

Ишетәсезме мине, әй, татарлар,

Үткән гасырлардан аваз салам,

Мәркәзебез үсә һаман,

Дәшмичә соң ничек түзә алам?

Мин яшәгән Казан нурлы иде,

Агыла иде аннан моңлы азан.

Тик үткәннән күпкә матур булып,

Балкыйсың син инде бүген,Казан!

Тукта,тукта! Нигә ашыгам соң?

Әйтмәдем бит әле кемлегемне.

Әллә инде үзегез үк сизеп

Алдыгызмы минем бу серемне.

Сер дигәннән сер дә түгел инде,

Килде сезне бик тә күрәсем.

Нинди уйлар, нинди эшләр белән

Яшәгәнегезне беләсем.

Әйе, бу мин – Сөембикә булам,

 Сезнең сөйгән гүзәл ханбикәгез.

Гасырларны кичеп кайттым менә,

Күрим әле, моңа шат микән сез?..

Зур-зур йортлар калкып чыккан, күрәм:

Фән-техника, әнә, кая җиткән.

Мәгърифәтле татар халкым минем

Зур-зур атлап, алга ерак киткән.

Казанымның урта бер җирендә

Салгансыз сез бүген зур мәчет.

Мин салдырган гүзәл манарага

Якынлыгы – үзе бит бәхет.

Мин сөенәм, халкым, синең өчен –

Биеклекне яулый алгансың.

Адашмыйча туры юлдан атлап,

Горур милләт булып калгансың.

Башыгызны горур тоткан килеш,

Меңъеллыкка килеп кердегез.

Сезнең белән мин дә атлыйм,

Тыныч булсын сезнең күңлегез.

Уңышыгыз белән котлыйм сезне,

Һәрвакытта көчле булыгыз.

Төрле милләт халкын, бердәм атлап,

Киләчәккә илтсен юлыгыз.

Казан,  Казан! Мең ел яшисең син,

Күпне күрдең, әмма сынмадың.

Үз исемең дөнья күләмендә

Алтын имза итеп сырладың.

Яшә, Казан, минем шанлы Ватан,

Халкым рәхәт гомер кичерсен.

Сөембикә дигән татар кызы

Дога укып, бәхет китерсен.

Пәрдә ачыла. Укучылар хоры “Казан – син башкалам” җырын башкара.

2нче укучы.  Безнең туган илебез –Татарстан. Татарстан – ул минем гаиләм, туган йортым, туганнарым, күршеләрем, авылдашларым, дусларым, райондашларым. Минем Татарстанымда:

Дуслык белән татулык,

Кояшлы көн белән аяз төн,

Матурлык белән сафлык,

Тырышлык белән хезмәт,

Бәхет белән шатлык

Янәшә торырга тиеш!

 

                                        Татарстан турында җыр

3 нче укучы. 1990 нчы ел. 30 нчы август.  Бу дата туган илебез тарихына зур вакыйга булып кереп калды. Бу көнне Татарстан Республикасының дәүләт суверенлыгы турында Декларация кабул ителде.

4 нче укучы.  Декларация Татарстан Республикасының мөстәкыйльлеген, аның дәүләти хокукларын законлаштырды һәм башка дәүләтләр белән турыдан-туры элемтәләргә керү мөмкинлеген бирде.

5 нче укучы.

Татар иле- Татарстан

Син яңадан калыктың

Син рухы, көче, намусы

Татар дагән халыкның.

6нчы  укучы. Суверенитет турындагы Декларация нигезендә, Татарстан Республикасы үз Конституциясен кабул итте. Конституция – төп закон ул. анда дәүләтнең иҗтимагый һәм икътисади төзелеш нигезләре. Гражданнарның хокуклары һәм бурычлары билгеләнә.

7 нче  укучы. Татарстан Республикасы Конституциясе 1992 нче елның 6 нчы ноябрендә кабул ителде. Конституциядә әйтелгәнчә, Татарстанда барлык гражданнар тигез хокуклы һәм тигез бурычлы. Дәүләт аларның тормышын, сәламәтлеген, шәхси иреген яклый.

8 нче укучы. Республика гражданнары  хезмәткә, ялга, медицина, ярдәменә, чиста әйләнә-тирә мохиткә, торакка, дәүләт уку йортларында түләүсез белем алуга һәм башка хокукларга ия.

9 нчы укучы. Татарстан Республикасында яшәүче барлык кешеләр Конституцияне һәм законнарны үтәргә бурычлы. Шулай ук барлык гражданнар табигатькә сакчыл мөнәсәбәттә булырга, мәдәни хәзинәләрне һәм тарихи истәлекләрне сакларга, башка илләрнең халыклары белән хезмәттәшлекне үстерергә, бөтен дөньяда тынычлыкны ныгытырга бурычлы.

1 нче укучы. Республикам минем, Татарстан!

                       Халкым бәхетенәдер син туган.

                       Сине яклап ирләр утка кергән,

                       Исемеңне тарих ташка уйган.

2 нче укучы. Идел ярларына нурлар сибеп,

                       Матур булып ата бездә таң.

                      Таң шикелле якты туган җирем,

                      Бәхет биргән җирем – Татарстан.

3 нче укучы.  Татарстан, тәүге адымнарың

Тарих битләрендә тезелгән.

Син Иделдә яшьнәп күтәрелдең

Шәһри Болгарыбыз нигезеннән.

Татарстан, бала чагыбыздан

Күңел синең өчен шатлана.

Туган илгә чиксез мәхәббәтем

Синең исмең белән башлана.

                                                                         

4 нче укучы. Бәйсез республикабызның беренче Президенты – Шәймиев Минтимер Шәрип улы. Бүгенгесе көндә ил башында Миннеханов Рөстәм Нургали улы тора.

5 нче  укучы.  Татарстанның башка илләр арасында абруе соңгы елларда шактый артты. Ул ныклы адымнар белән халыкара мәйданга чыкты. Икътисади элемтәләр урнаша, халыкара сәүдә күләме үсә. Болар Татарстан Республикасының дәүләт буларак ныгуын күрсәтә.

6 нчы  укучы.          Чын батырлар иле, диеп,

Мактау ява барлык дустан.

Кайда гына, кемнәр генә

Белми, Татарстан!

Кара алтын вышкаларын

Кулларына тотып барган

Сабыр җанлы батыр кебек

Күренәсең ераклардан...

Ә иңендә шул батырның

Дулкынлана арыш кыры.

Офыкларга кадәр яңгырый

Көрәш җыры, ярыш җыры.

Бу җирләрдә бар кешелек

Бәхте өчен көрәш бара.

Туганнарын чакыра ул

Хезмәт тулы мәйданнарга.

7нче укучы . Татарстанның  үз  туграсы бар.  Туградагы кояшсыман түгәрәк эчендә ак барс рәсеме. Халыкның үткәненә хөрмәт, дәүләтнең элеккеге символикасына тугрылык йөзеннән шулай сурәтләнгән. Кызыл җирлектә болытсыз яктылык пакълек, илһамлылык. Канатлар – акыл һәм күтәренке рух чагылышы; калкан, кашкарыйның сигез таҗы – хатын-кыз ыру башы – тормышның мәңгелек чыганагы, озын гомер теләү. Барсның күтәрелгән алгы аягы үзәк власть, олуглык. Теш-тырнаклар – үз-үзен яклый алу сәләте. Тирә-юньдәге яшел җирлек Татарстанның уңдырышлы туфрагын сурәтли, үсемлек бизәкләре – матурлык билгесе. Ләлә – төрки халыкларның яраткан чәчәге.

8 нче укучы.             Нинди бәхет безнең өчен бу көн,

Үз гербыбыз бар бит күрегез!

Ак барслы герб бәхет тели;        

Чәчәк атар туган илебез.

9 нчы укучы.             Ватаныбыз Татарстан,

Чәчәк атсын. Нур сипсен.

Байрагы һәм гербы безне

Киләчәк көнгә илтсен!

1 нче  укучы  Дәүләтебезнең үз флагы бар. Флаг – өч төстә. Яшел төс – табигать, яз өмет, яңару төсе. Ак төс – вәгъдәле, эчке һәм тышкы дөньның дөрес булуы, тугърылык билгесе. Кызыл төс – дәүләтнең яңадан тууы, көрәш, бәйсезлек, ирек төсе.

2 нче укучы. 1993 нче елның 14 нче июлендә Югары Совет сессиясендә композитор Р. Яхинның “Туган ягым” җырына язган музыкасы Татарстан Республикасының Гимны буларак кабул ителде.

 

                   “Туган ягым” җыры (Р. Яхин көе, Р. Байтимеров сүзләре)

 

3 нче укучы.  1994 нче елның 20 нче июлендә “Татарстан Республикасы халыкларының телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы”н кабул итте.

4 нче укучы.  Без хәзер бик рәхәтләнеп татарча да, русча да иркен сөйләшә алабыз. Бу телләр җөмһүриятебездә дәүләт теле дип игълан ителде.

 Без дә үсәбез, суверен Татарстаныбыз да ныклы адымнар белән алга бара.

5 нче укучы.  Төрле-төрле телдә сөйләшсәк тә,

Төрле-төрле милләт булсак  та,

Тик бер генә туган илебез,

Тик бер генә туган җиребез.

6 нчы укучы.  Әни кебек газиз күреп,

Туган тел дип, җан атып,

Яшик әле дөньясында

Татар телен яратып.

7 нче укучы.   Телебезне, күңел гөле итеп,

Саф көенчә саклыйк гомергә.

Рухи дөньяң булсын халкың моңы,

Илең йөрсен уйда гел бергә.

8 нче укучы.  Республикам минем, Татарстан!

Һәр яз синдә гөрли Сабантуйлар.

Данлы эшләр кала тарихында,

Яңа эшләр көтә синең куллар.

1  нче укучы  .   Татарстан! Туган илем!

Сабый чактан, ана сөте кебек,

Шифа булып, тәнгә иңдең син.

Һәр тамырым, күзәнәгем саен

Бишек моңы булып сеңдең син.

Тукай моңы, Тукай җыры булып,

Бишек җырларыма кердең син.

Сәйдәш моңы, Сәйдәш җыры булып,

Күңелемне айкап йөрдең син.

2 нче  укучы.              Сине күрдем, сине танып белдем,

Юк , якыннан түгел, ерактан.

Тукай, Такташ , Җәлил җырларыннан,

Якын иттем ихлас йөрәктән.

Ватаныбыз, ана телебез син,

Яшьлегебез, туар көнебез.

Һәр авылың – синең нигез ташың,

Син иң кыйммәт милли көзгебез!

 

                           “Кояшлы ил” җыры белән кичә тәмамлана

 

 

 

 

  

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Разработка классного часа на татарском языке для 6-го класса посвящается ко дню Конституции Республики Татарстан"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Бухгалтер

Получите профессию

Копирайтер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

"Разработка классного часа на татарском языке для 6-го класса посвящается ко дню Конституции Республики Татарстан.

"Целью классного часа является развитие у учащихся интерес к родной стране, воспитание чувства любви к Родине, уважение к её истории и культуре. Классный час можно провести и в кабинете, и в актовом зале как открытое мероприятие для школы.

"Мероприятие открывает со стихотворением о городе Казани одна ученица, которая одета как Сююмбике. Ее продолжают остальные учащиеся со стихами о Родине.

"Например: 1 нче укучы. Республикам минем, Татарстан! Халкым бәхетенәдер син туган. Сине яклап ирләр утка кергән, Исемеңне тарих ташка уйган. 2 нче укучы. Идел ярларына нурлар сибеп, Матур булып ата бездә таң. Таң шикелле якты туган җирем, Бәхет биргән җирем – Татарстан.

"В течение классного часа учащиееся выступают рассказами о государственных символах Татарстана и их значении, о кратком содержании Конституции РТ, о красоте родного края. Мероприятие заканчивается песней о Казани. К разработке классного часа прилагается содержательная презентация.

"Для презентации использованы изображения государственных символов, памятныж мест и архитектур города Казани, фотографии родной деревни и ее природы.

"Кичә үткәреләсе зал плакатлар белән бизәлгән. Республикабызның гербы, байрагы эленгән. Пәрдә ябылган. Салмак музыка астында бер кыз Сөембикә булып сөйли.

"Ишетәсезме мине, әй, татарлар,
Үткән гасырлардан аваз салам,
Мәркәзебез үсә һаман,
Дәшмичә соң ничек түзә алам?
Мин яшәгән Казан нурлы иде,
Агыла иде аннан моңлы азан.
Тик үткәннән күпкә матур булып,
Балкыйсың син инде бүген,Казан!
Тукта,тукта! Нигә ашыгам соң?
Әйтмәдем бит әле кемлегемне.
Әллә инде үзегез үк сизеп
Алдыгызмы минем бу серемне.
Сер дигәннән сер дә түгел инде,
Килде сезне бик тә күрәсем.
Нинди уйлар, нинди эшләр белән
Яшәгәнегезне беләсем.
Әйе, бу мин – Сөембикә булам,
Сезнең сөйгән гүзәл ханбикәгез.
Гасырларны кичеп кайттым менә,
Күрим әле, моңа шат микән сез?..
Зур-зур йортлар калкып чыккан, күрәм:
Фән-техника, әнә, кая җиткән.
Мәгърифәтле татар халкым минем
Зур-зур атлап, алга ерак киткән.
Казанымның урта бер җирендә
Салгансыз сез бүген зур мәчет.
Мин салдырган гүзәл манарага
Якынлыгы – үзе бит бәхет.
Мин сөенәм, халкым, синең өчен –
Биеклекне яулый алгансың.
Адашмыйча туры юлдан атлап,
Горур милләт булып калгансың.
Башыгызны горур тоткан килеш,
Меңъеллыкка килеп кердегез.
Сезнең белән мин дә атлыйм,
Тыныч булсын сезнең күңлегез.
Уңышыгыз белән котлыйм сезне,
Һәрвакытта көчле булыгыз.
Төрле милләт халкын, бердәм атлап,
Киләчәккә илтсен юлыгыз.
Казан, Казан! Мең ел яшисең син,
Күпне күрдең, әмма сынмадың.
Үз исемең дөнья күләмендә
Алтын имза итеп сырладың.
Яшә, Казан, минем шанлы Ватан,
Халкым рәхәт гомер кичерсен.
Сөембикә дигән татар кызы
Дога укып, бәхет китерсен.

"Пәрдә ачыла. Укучылар хоры “Казан – син башкалам” җырын башкара.

"2нче укучы. Безнең туган илебез –Татарстан. Татарстан – ул минем гаиләм, туган йортым, туганнарым, күршеләрем, авылдашларым, дусларым, райондашларым. Минем Татарстанымда:

"Дуслык белән татулык,
Кояшлы көн белән аяз төн,
Матурлык белән сафлык,
Тырышлык белән хезмәт,
Бәхет белән шатлык
Янәшә торырга тиеш!

"4 нче укучы. Бәйсез республикабызның беренче Президенты – Шәймиев Минтимер Шәрип улы. Бүгенгесе көндә ил башында Миннеханов Рөстәм Нургали улы тора.

"5 нче укучы. Татарстанның башка илләр арасында абруе соңгы елларда шактый артты. Ул ныклы адымнар белән халыкара мәйданга чыкты. Икътисади элемтәләр урнаша, халыкара сәүдә күләме үсә. Болар Татарстан Республикасының дәүләт буларак ныгуын күрсәтә.

"6 нчы укучы. Чын батырлар иле, диеп,
Мактау ява барлык дустан.
Кайда гына, кемнәр генә
Белми, Татарстан!
Кара алтын вышкаларын
Кулларына тотып барган
Сабыр җанлы батыр кебек
Күренәсең ераклардан...
Ә иңендә шул батырның
Дулкынлана арыш кыры.
Офыкларга кадәр яңгырый
Көрәш җыры, ярыш җыры.
Бу җирләрдә бар кешелек
Бәхте өчен көрәш бара.
Туганнарын чакыра ул
Хезмәт тулы мәйданнарга.

"7нче укучы. Татарстанның үз туграсы бар. Туградагы кояшсыман түгәрәк эчендә ак барс рәсеме. Халыкның үткәненә хөрмәт, дәүләтнең элеккеге символикасына тугрылык йөзеннән шулай сурәтләнгән. Кызыл җирлектә болытсыз яктылык пакълек, илһамлылык. Канатлар – акыл һәм күтәренке рух чагылышы; калкан, кашкарыйның сигез таҗы – хатын-кыз ыру башы – тормышның мәңгелек чыганагы, озын гомер теләү. Барсның күтәрелгән алгы аягы үзәк власть, олуглык. Теш-тырнаклар – үз-үзен яклый алу сәләте. Тирә-юньдәге яшел җирлек Татарстанның уңдырышлы туфрагын сурәтли, үсемлек бизәкләре – матурлык билгесе. Ләлә – төрки халыкларның яраткан чәчәге.

"8 нче укучы. Нинди бәхет безнең өчен бу көн,
Үз гербыбыз бар бит күрегез!
Ак барслы герб бәхет тели;
Чәчәк атар туган илебез.

"9 нчы укучы. Ватаныбыз Татарстан,
Чәчәк атсын. Нур сипсен.
Байрагы һәм гербы безне
Киләчәк көнгә илтсен!

"1 нче укучы Дәүләтебезнең үз флагы бар. Флаг – өч төстә. Яшел төс – табигать, яз өмет, яңару төсе. Ак төс – вәгъдәле, эчке һәм тышкы дөньның дөрес булуы, тугърылык билгесе. Кызыл төс – дәүләтнең яңадан тууы, көрәш, бәйсезлек, ирек төсе.

"2 нче укучы. 1993 нче елның 14 нче июлендә Югары Совет сессиясендә композитор Р. Яхинның “Туган ягым” җырына язган музыкасы Татарстан Республикасының Гимны буларак кабул ителде. “Кояшлы ил” җыры белән кичә тәмамлана.

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 625 349 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 11.11.2013 1644
    • DOCX 30.9 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Вафина Гулия Илдусовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Вафина Гулия Илдусовна
    Вафина Гулия Илдусовна
    • На сайте: 8 лет и 8 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 7325
    • Всего материалов: 3

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Интернет-маркетолог

Интернет-маркетолог

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Организация профориентационной работы в школе

36/72/108 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 211 человек из 52 регионов

Курс повышения квалификации

Медиаграмотность как форма работы с современным родителем

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 38 человек из 22 регионов

Курс повышения квалификации

Организация работы с молодежью

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 78 человек из 33 регионов

Мини-курс

Организация и планирование воспитательной работы в СПО

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Педагогические аспекты работы с баснями Эзопа

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Преодоление расстройств: путь к психическому здоровью"

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе