Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015

Опубликуйте свой материал в официальном Печатном сборнике методических разработок проекта «Инфоурок»

(с присвоением ISBN)

Выберите любой материал на Вашем учительском сайте или загрузите новый

Оформите заявку на публикацию в сборник(займет не более 3 минут)

+

Получите свой экземпляр сборника и свидетельство о публикации в нем

Инфоурок / Другое / Конспекты / Тукай һәм мәхәббәт. Проект яклау дәресе
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 24 мая.

Подать заявку на курс
  • Другое

Тукай һәм мәхәббәт. Проект яклау дәресе

библиотека
материалов



...Җир яшәрмәс, гөл ачылмас- төшми яңгыр тамчысы;

Кайдан алсын шигъре шагыйрь, булмаса илһамчысы”

( Тукай һәм мәхәббәт. Проект яклау дәресе)


Максат: Г. Тукайны кеше һәм шагыйрь буларак өйрәнү,аның мәхәббәт хисләренә мөнәсәбәтен ачыклау, укучыларда фән белән кызыксыну уяту, проектны яклау барышында мөстәкыйль фикер йөртүләрен камилләштерү, укучыларны аудитория каршында чыгыш ясарга өйрәтү.


Материал һәм җиһазлау: Г. Тукай ның төрле елларда чыккан җыентыклары, әдәбият белгечләренең фәнни хезмәтләре, презентация ,” Г. Тукай. Тормыш юлы һәм иҗаты” интерактив китап” (фәнни редактор.Ф.Г. Җәүхәрова) XX йөз башы татар әдәбияты” интерактив дәреслеге.( проект җитәкчесе Бикташев Р.И.)


Дәрес барышы:


I .Оештыру, дәреснең максатын аңлату.

1. Уңай психологик халәт тудыру.

Менә җиребезгә яз аяк басты.Яз кешеләрнең күңеленә шатлык- сөенечләр, өметләр алып килә, табигать йокыдан уяна,яшәрә, ямьләнә. Апрель-Тукай ае.

Безнең бүгенге дәресебез дә “ Тукай һәм мәхәббәт “темасына багышланыр.

Бөек шагыйребезнең мәхәббәткә булган мөнәсәбәте сезне дә кызыксындыра торгандыр Г . Тукай… Быел шагыйрьнең дөньяга килүенә 126 ел тула.Тукайсыз узган еллар саны- 98.Әйе, күп сулар аккан, заманнар алышынган,шактый зур вакыт аралыгы аерып тора безнен чор һәм Тукай арасын.Вакыт тузаны күп исемнәрне юган, әмма Тукай бүген дә әдәбиятыбызның алгы сафында баруын дәвам итә.

Сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның тәрҗемәи хәле һәм иҗади мирасы шактый җентекле өйрәнелгән,тик шулай да без Тукайны белдек инде дип , эзләнүләрдән, тикшеренүләрдән туктап калырга ярамый. Биографиясендәге ачыкланып җитмәгән кайбер фактлар һаман да кала килә әле.Белгечләребез арасында бүгенгә кадәр “Тукай хатын –кыздан качкан” дигән фикер яши.Бу ,чыннан да, шулай микән соң? Тукай сөйгәнме? Сөйсә, кемне сөйгән ? Менә шушы сораулар безне эзләнү эшенә этәрде дә инде.

Бу сорауларга җавап эзләүдә галимнәрнең фикерләре бер төрле генә булмавы күтәрелгән мәсьәләләрнең бүгенге көндә дә актуальлеген күрсәтә.

Без үзебезнең проект эшемдә Г. Тукайны кеше һәм шагыйрь буларак

өйрәнүне ,аның мәхәббәт хисләренә мөнәсәбәтен ачыклауны максат итеп

куйдык.

Дәреснең эпиграфы (Слайд.1,2,3)

Бирем. 1.Проектны яклау барышында туган фикерләрне дәфтәргә язарга.

2.Темага караган шигырьләргә аңлатма бирергә.



Тикшерү объекты булып Тукайның иҗаты тора.

Проектта берничә бүлек карала. Бүлекләрнең исемнәре слайдта бирелә.(№4)

1.Тукай мәхәббәт утларында янганмы, мәхәббәт шигырьләрен язарга илһамландырган кыз кем ул?

2.Шагыйрьнең сөйгәне белән юллары ничек аерыла?

3. Сөю хисләре Тукай иҗатында чагылыш тапканмы?

Гипотеза куябыз : хисләре турында белдермәсә дә, Тукай мәхәббәт утларында янган,олы мәхәббәт аңа халык күңелендә сакланып калырлык шигырьләр язарга этәргеч биргән. ( слайд№5)

Бу соруларга җавап эзләү барышында алдан бирелгән биремнәр буенча сез, төркемнәргә бүленеп, бик күп китапларга, әдәби хезмәтләргә мөрәҗәгать иттегез. Г. Тукайның шигырь җыентыкларын, З. Рәсүлеваның “Тукай эзләреннән”, С.Хәкимнең Тукай турындагы язмаларын, Х. Миңнегулов, Ф. Бәшир китапларын, М. Гарифның “Мәңгелек мәхәббәт” әсәрен укып, өйрәнеп чыктыгыз.Хәзер сүзне төркемнәргә бирәбез.

Тукай һәм мәхәббәт.

XX йөз башы татар әдәбияты” интерактив дәреслеге буенча шагыйрьнең томыш юлы турында кыскача видеоязма карау.

1 нче төркем чыгышы. Тукай поэзиясе темаларга гаять бай.Иҗтимагый тормыш хәлләре генә түгел, анда табигать матурлыгын чагылдыру да, халкыбызның үткәненә караган хис- кичерешләр дә, сатира һәм юмор шигырьләре дә урын алган. Сан ягыннан күпчелекне тәшкил итмәгән , әмма сәнгати эшләнеше гаять тә югары булган, шагыйрь күңелендә кайнаган хис-кичерешләрне аеруча тәэсирле итеп гәүдәләндергән шигырьләре бар аның – болар, бер сүз белән әйтсәк, мәхәббәт шигырьләре.Әйе, мәхәббәттә дә янган шагыйрь, ләкин татлы да, шул ук вакытта газаплы да хисләрен дөньяга очырып җибәрүгә кем сәбәпче?Безне бигрәк тә Тукай шигырьләренең тормышчан нигезе, шагыйрьнең тормышына бәйле моментлары кызыксындыра.

Җаекта( Уральскида) чагында ук Тукайның күзе төшеп йөргән кызлары булганлыгы турында мәгълүматлар бар.Аның мәдрәсә каршында яшәүче бер апаның үзеннән 2-3 яшькә олырак кызына күз атып йөргәнлеге ихтимал, дип сөйлиләр. Ә. Фәйзи язуынча,Габдулланың сөеклесе Сәрбине ярлы ата-аналары, бер капчык дөге, бер капчык йөзем һәм илле сум акчага алданып, бохара байларына ияртеп җибәрәләр.Менә күпме тора татар сылуы.

И гүзәл кыз! Сезне сөюдән күп шигырь сөйләдем;

Аз гына сөйсәң, мин шиксез кабул итәм!

Безнең арабыз аерылышу пәрдәсе белән капланган

И Алла!Күтәр син бездән бу караңгы пәрдәне.

(“Юк итәрсезме? ”, 1906)

Яз җитеп, соңгы өметләре өзелгәч, Тукай җаны- тәне белән Казанга ашкына.

Казанга килгәндә инде аның егерме икенче яше киткән була.Менә ул ”И Ка-зан!Дәртле Казан!Моңлы Казан! Нурлы Казан !” дип җырлаган шәһәрендә.Әлеге “Пар ат” шигырен романтик Тукай ”монда минем нечкә билем, җәннәтем һәм монда хур...” дип тәмамлый.Җәннәт кызы, хур кызы( хур кызы- ислам дине буенча җәннәткә кергән кешеләргә вәгъдә ителгән кыз)Тукайга Казанда гашыйк була.Хур кызы образы шагыйрьгә 1906 елның көзендә Лермонтовның “К деве небесной” исемле шигырен тәрҗемә иткәндә килә.Тукай аны үзенчә киңәйтә һәм шундый юллар белән тәмамлый:

Гүзәлсең син, зөбәрҗәтсең. асылташмың,

Ләкин җир кызы төсле түгелсең.

Казанда Тукайның алты ел гомере уза,ул монда чын мәхәббәтен дә очрата.Тукайның Зәйтүнә Мәүлүдова исемле кызны яратып йөргәнлеге мәгълүм. ( слайд№ 10). Бу хактагы истәлек Г. Ибраһимов исемендәге институт архивында саклана.

Истәлекләр китабында Зәйтүнә белән Тукай нибары 3 тапкыр гына күрешәләр диелә.Беренче тапкырында Зәйтүнә Ф. Әмирханнан аларны очраштыруларын үтенә.Тукай монда да бик авырлык белән ризалаша.Зәйтүнә апасы Бәдриҗиһан белән “Әл- ислах” редакциясенә килә.Фатих Әмирхан кунак кызларны шагыйрьгә тәкъдим итә.Тукай аларга салкын гына итеп кул бирә, бер сүз дә дәшми, күз дә салмый идарәдән чыгып китә.Тик шулай да Тукай бер күрәдә үк бу кызларны ошатып кала, шул күрешү, танышу турында мәхәббәт шигыре дә яза.

Бер укучы “Кулың” дигән шигырьне яттан сөйли.

Икенче тапкырында Тукай Зәйтүнәне трамвай тәрәзәсеннән күрә.Аларның бер мизгелгә генә очрашуының шаһиты- Җан Шәрәф истәлеклекләре.”Беркөнне Тукайны да, мине дә бер иптәшебез үз туена чакырган иде. Екатеринский трамвае белән үтеп барганда, тәрәзәдән Зәйтүнә туташ килгәне күренде. Тукай аны күрү белән баш иде һәм әллә нинди сабыйлык кызаруы белән кызарып китте. 2-3 көн дә үтмәде, Тукайның , “..гә” шигыре басылып чыкты.( “Әл-ислах” газетасы, 1908 ел. 3 июнь санында “ ). ( слайд № 11)Бу шигырь кыска гына, Тукай үзенең сөюе тугрысында ачык бернәрсә дә сөйләми, ләкин бу шигырь Тукайда хәзергә үзе дә ни икәнен белмәгән бернәрсә хасил булганлыгын күрсәтә”. – дип яза ул.

Әл –ислах” гәзитендә 1908 елның 8 сентябре көнне Тукайның “Бер рәсемгә” шигыре басыла.( слайд №12)

Төркемдәге бер укучы “Бер рәсемгә” шигырен яттан сөйли

Тукай таныш булмаган кешегә яисә яңа гына очраган чибәрнең рәсеменә шундый итеп мәдхия язар идеме?

Ул көзне Тукай илһамланып иҗат итә,ләкин хисле шагыйрьгә дөньяда яшәве җиңел түгел.Шулай да авырлыкларны, ялгызлыкны җиңеп чыгарга көч табып, Тукай “Мәхәббәт” шигырен яза .( 1908 ел)

Менә нинди газаплы хисләр кичерә шагыйрь.

Зәйтүнә истәлекләреннән: “Габдулла Тукай белән без тагын әдәбият кичәсендә күрештек...Тукай үзенең “Утырышу” дигән шигырен укыды.Ул костюмнан, галстуктан иде, башында кара хәтфә кәләпүш.

...Алдан Тукай килеп чыкты.Кулымдагы конфеттидан күп кенә алып аңа сиптем... аның кулын кысып тәбрик итә башладым.Ул көлеп баш иде, рәхмәт әйтте.

  • Кайтканда бергә кайтырбыз, - дидем...Тукай ризалык белдерде.Соңыннан мин ни хәтле эзләсәм дә, Тукайны таба алмадым”.

Ул чагында,- дип яза”Хатирәләр”(113 бит)Тукайның танышы Галиәсгар Гафуров-Чыгътай,- мәрхүм бер әдәбият кичәсендә үзенең бер шигырен укырга

баргач, бер туташ аның белән танышканын вә аның кулын тотып күрешкәнен, соңында шул ук туташның янына барып, тагын бер кул тотканлыгын сөйли иде.

Бу кичәдә тоттым өч тапкыр кулың,

Әмма ак соң , әммә йомшактыр кулың,-

дигән шигыре шул мөнәсәбәт белән язылган иде. Шул шигырьне Тукай мәрхүмнең кич вә көндез көйләгәне бүгенгедәй колагымда вә күңелемдә.Үз кулы белән иң әүвәл язылган нөсхәсе хәзер дә минем үземдә”- ди .


Укытучы. Проектны яклаучы укучылар Тукайның мәхәббәт утларында янганлыгын ышандырырлык итеп аңлатырга тырыштылар.Чыгыш ясаучылар әдәби материалга, шагыйрьнең иҗатына нигезләнгәннәр.

Проект яклауны дәвам итәбез.

2 нче төркем чыгышы.

Гомерлек сагыш

Замандашлары Г. Тукай турында. Истәлекләр” китабында Тукай Зәйтүнә белән өч тапкыр гына күрешәләр дигән мәгълүмат бирелә.Ә Тукай музеенда исә Зәйтүнәнең “Бишенче һәм актыккы күрешүем” дигән язмасы саклана.Ул бу язмасында шагыйрь белән ахыргы күрешү көнен төгәл әйтә:”1908 ел, 12 июнь көнне Казаннан кире Чистайга китәргә булдык. Шул көнне тиз генә Тукай белән күрешү өчен редакциягә киттек...Үзебезнең Чистайга бөтенләй китәчәгебезне әйттек”.Кызлар шагыйрьгә хат язып торырга вәгъдә бирәләр. Бу очрашу вакытында Тукай кызларны озатырга төшәчәген әйтә.

Кызларны озатканнан соң, Тукай ,кая барып бәрелергә белмичә,кулына кәгазь алып, шигырь яза башлый.Кызларның адрес сорулары исенә төшә.Аның Зәйтүнәгә бирергә төпле генә адресы да юк бит.

Тукай сүзендә тора алмый, пристаньдә никадәр өметләнеп көтсәләр дә, ул күренми.

17 июньдә “Әл- ислах” та “Мәҗнүн” имзасы белән Тукайның “Кызык гыйшык” шигыре чыга.Бу шигырьнең башында Тукай үзен эссе көндә коенырга теләп бер чиләк суны җилкә аша читкә атып,”әл дә тәнгә тимәде” дип шатланган җүләргә охшата.”Г. Тукай” интерактив китабыннан “Кызык гыйшык” шигырен тыңлау. А. Арсланов укый.

Зәйтүнә Г. Тукай белән сукмаклары кисештерер өчен мөмкин булганны эшли, әмма язмыш үзенекен итә, тәкъдирдә язылмагач, аларның юллары аерыла.

Әле дә булса хәтеремдә,- дип яза Ф. Әмирхан,- мин Тукайга үзе мәхәббәт итә

торган бер кыздан качып йөрүемнең сәбәбен аңламаганлыгымны әйттем.Ул озак җавап бирми торганнан соң. үзенең бер күзен ишарә белән күрсәтеп:

  • Печать проклятия!- диде.Шул вакытта мин аның карашында, тавышының

аһәңендә авыр бер фаҗигави өмидсезлек сиздем ”

Тукай эчендәге серләрне кешегә күп сөйләргә яратмый, эчтән тынучан иде.Мәхәббәте хакында ул үзе бары бер кешегә “Әл- ислах” мөхәррире Вафа әфәнде Бәхтияровка гына вә сиңа гына сөйлим ди торган булган”- дип яза Җан Шәрәф үзенең истәлекләрендә.Тукайның бу мәхәббәте гомеренең актыгына кадәр дәвам иткән...Тукай ул кызга үзенең мәхәббәтен һичбер ачык белдермәгән, белдерергә дә теләмәгән..Үлгәнче үзенең әүвәлге мәхәббәтендә-“яшьрен газап, яшьрен януында калырга теләгән” ( “Мәктәп” , 1914, апрель саны”)

Биредә бер нәрсә бик үк ачык түгел. Кем кемгә мәхәббәт итә? Кыз Тукайгамы,

әллә Тукай кызгамы? Тик ничек булса да, ике яшь кеше. тойгылары турында түгел, болай гына да ялгыз калып, бер сүз дә сөйләшмәгән килеш мәңгегә

аерылышалар.

Зәйтүнә ,Казан педагогия институты бетереп, балалар укыта. Гомере буе белемгә, мәгърифәткә омтылган Зәйтүнә улы Атилланың ( Атилла Расих) аспирантурада укуын , фән кандидаты , доцент hәм язучы булуын күрү бәхетенә ирешә.( слайд № 13)

Зәйтүнә 64 яшендә вафат була. Үләр алдыннан: «Мөмкин булса, мине Тукай янынарак күмсәгез иде», - дигән үтенеч белдерә. Кабер башына Тукайның

Зәйтүнәгә багышланган беренче шигыреннән:

« Очраган юлда, сине күргән,

иелгән ул бүгенУл шуңар да шатлана бит…»,- дигән сүзләр

язылган.

Истәлекләрендә Атилла кечкенә вакыттагы тормышларын тасвирлап яза:

Безнең гаиләдә биш кеше: әти, әни, хезмәтче кыз, Мәгъмүрия апа һәм мин.БезЗәйнулла бабайдан әтигә мирас булып калган Мәгъмүриянең ( Троицк шәһәренең татар Амур ягын шулай атыйлар) иң зур урамындагы өебездә яшибез.Йокы бүлмәсенең стенасында келәм һәм Габдулла Тукаев портреты...”Мөселман дөньясында фатир диварларына портретлар элү гадәттә булмаган. Ишан улы гаиләсендә дә моны хуп күрмәгәннәрдер, ләкин Зәйтүнә Тукай сурәтен стенага келәмгә элеп куя.Ул ансыз яши алмый.Ире Кадыйр да каршы килми- ул мәхәббәтнең нинди көчле булганын аңлый, чөнки үзе Зәйтүнә-

не өзелеп ярата.

Атилла Расихның тагын бер истәлеген китермичә мөмкин түгел: “Хәтеремдә, әнием миңа әле мин бик кечкенә чакларда ук әкиятләр сөйли иде.Ул шигырь сөйләргә дә ярата. Тукайның кайсы гына шигырен яттан белмәде икән ул? Белмәсә, шул гарәп, фарсы белән чүпләнгән баштагы шигырьләрен генә белмәгәндер”

Г. Тукайның замандашы С. Гыйззәтуллина- Волжская «Сәхнә дусты» исемле истәлегендә болай яза : «Кайберәүләр аның хатын- кызны яратмавы турында сөйлиләр, ләкин бу дөрес түгел. Тукай хатын-кызны чын мәгънәсендә ихтирам итә, зурлый; шул ук вакытта ояла да. Аның яратып йөргән Зәйтүнә исемле бик матур кызы бар иде; ул шул кызга да күренмәскә тырышып йөри иде. Ә үзе аның исеменә шигырьләр язды. Үзенә күрә башка бер төрле кабатланмый торган нәфис табигатьле кеше иде ул Тукай»


Укытучы. Сезнең фикерне тыңлаганнан соң , шундый фикер әйтәсе килә: Г. Тукай халыкның теле дә, моңы да,рухы да.Шигырьләрдән күренгәнчә, шагыйрь хатын- кызларны , чыннан да, ихтирам иткән. Ә Тукайның мәхәббәте гүя иксез- чиксез диңгез һәм анда ике кеше драмасы да, шагыйрьнең язмышы да ташып тора.

Йомгаклау. Рәхмәт, укчылар. Минемчә, проект якланды. Ике төркем дә үз фикерләрен Г. Тукай иҗатына нигезләнеп бәян итте. Проект авторлары шагыйрь иҗатын шактый тирән өйрәнгәннәр.Һәркем үз фикерен әйтергә. Үзе нәтиҗә ясарга омтылды.

Күпсанлы шигырьләренә күзәтү ясаганнан соң, чыгышларны тыңлаганнан соң, бер фикергә килергә мөмкинлек туды.( слайд №14) Мәхәббәт мөнәсәбәтләрен тикшергәндә, без шуңа инандык: Тукайның бөтен халык яраткан Тукай булуына мәхәббәтнең тәэсире зур.Шушы олы мәхәббәт , гәрчә “ яратам” дип кычкырып йөрмәсә дә, аңа халык хәтерендә сакланып калырлык шигырьләр язарга этәргеч биргән.

Г. Исхакыйның бер фикеренә дә тукталып үтәсе килә:”Тукай шул мәхәббәттән шатлык күрсә дә, кайгы күрсә дә,туташның шагыйрьнең шигыренә тәэсире өчен без баш ими хәлемез юктыр” .Бәлки, шагыйрь шул хисеннән һичбер төрле рәхәт алмагандыр, бәлки, шагыйрьгә шул сөю көю- януга, кайгыдан хәсрәткә күчүгә генә сәбәп булгандыр. Ләкин шул көю- яну, ул гади кешенең көю- януы гына түгел, ул шагыйрь күңеленең асты өскә килүе,шагыйрь шигъриятенең нечкәрүе, пакьләнүе,чарлануына сәбәп була торган көю- янудыр, шагыйрьне нечкә шигырьләр сөйләргә мәҗбүр иткән яну- көюдер.

Шагыйрь үзенең язмаларында мәхәббәт мөнәсәбәтләрен язмаган, хәтта сөю хисләрен дә күңеленә яшереп йөргән, ләкин инде шигырьләрендә бу серләр чишелми кала алмаганнар.

Әйе, күренекле шәхес буларак рәсми теркәлмәсә дә, сәнгать әһелләре, әдипләр Зәйтүнә Мәүледованың Тукай язмышындагы роленә шактый бәя бирделәр инде. Р.Харис либреттосы (Р.Әхиярова музыкасы) буенча “Шагыйрь мәхәббәте” исемле опера сәхнәгә менде. Р.Батулланың “Зәйтүнәкәй”ен яшь тамашачылар театры режиссеры Ренат Әюпов сәхнәләштерде


Төркем җитәкчеләре укучыларның эшчәнлегенә бәя бирә, билгеләр аңлатыла.

Өй эше бирелә.






















Краткое описание документа:

"Дәрес 10 нчы сыйныфта Г. Тукай иҗатын өйрәнгәннән соң, проект яклау дәресе буларак үткәрелә. Дәрес төркемләп эшләү алымы белән үткәрелә. Укучылар ике төркемгә бүленә, җитәкчеләре сайлана. Проект дәрескә әзерләнү барышында укучылар тәкъдим ителгән чыганаклар, әдәби хезмәтләр белән таныша, шигырьләр ятлана. Үтеләчәк дәрестә укучыларның “Тукай һәм мәхәббәт” дигән проекты тәкъдим ителә. Тикшерү объекты булып шагыйрьнең иҗаты тора. Дәреснең этаплары слайд ларда чагылып бара. Укучыларга дәрес башында ”Г.Тукай. Тормыш юлы һәм иҗаты” интерактив китабыннан видеоязма тәкъдим ителә. Укучылар үзләренең эзләнүләре нигезендә туган нәтиҗәләре буенча чыгыш ясыйлар.

"»XX йөз башы татар әдәбияты» интерактив дәреслегеннән темага караган шигырьләр тыңлана. Дәрес ахырында төркем җитәкчеләре укучыларның эшчәнлегенә бәя бирә, билгеләр аңлатыла.

"Максат: Г. Тукайны кеше һәм шагыйрь буларак өйрәнү,аның мәхәббәт хисләренә мөнәсәбәтен ачыклау, укучыларда фән белән кызыксыну уяту, проектны яклау барышында мөстәкыйль фикер йөртүләрен камилләштерү, укучыларны аудитория каршында чыгыш ясарга өйрәтү.

"Материал һәм җиһазлау: Г. Тукай ның төрле елларда чыккан җыентыклары, әдәбият белгечләренең фәнни хезмәтләре, презентация , ”Г. Тукай. Тормыш юлы һәм иҗаты” интерактив китап ”(фәнни редактор.Ф.Г. Җәүхәрова) XX йөз башы татар әдәбияты” интерактив дәреслеге. (проект җитәкчесе Бикташев Р.И.)

"Дәрес барышы:

"I .Оештыру, дәреснең максатын аңлату.
1. Уңай психологик халәт тудыру.
Менә җиребезгә яз аяк басты. Яз кешеләрнең күңеленә шатлык-сөенечләр, өметләр алып килә, табигать йокыдан уяна, яшәрә, ямьләнә. Апрель-Тукай ае.
Безнең бүгенге дәресебез дә “Тукай һәм мәхәббәт “темасына багышланыр.

"Бөек шагыйребезнең мәхәббәткә булган мөнәсәбәте сезне дә кызыксындыра торгандыр Г. Тукай… Быел шагыйрьнең дөньяга килүенә 126 ел тула.Тукайсыз узган еллар саны- 98. Әйе, күп сулар аккан, заманнар алышынган,шактый зур вакыт аралыгы аерып тора безнен чор һәм Тукай арасын.Вакыт тузаны күп исемнәрне юган, әмма Тукай бүген дә әдәбиятыбызның алгы сафында баруын дәвам итә.

"Сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның тәрҗемәи хәле һәм иҗади мирасы шактый җентекле өйрәнелгән,тик шулай да без Тукайны белдек инде дип, эзләнүләрдән, тикшеренүләрдән туктап калырга ярамый. Биографиясендәге ачыкланып җитмәгән кайбер фактлар һаман да кала килә әле. Белгечләребез арасында бүгенгә кадәр “Тукай хатын –кыздан качкан” дигән фикер яши. Бу ,чыннан да, шулай микән соң? Тукай сөйгәнме? Сөйсә, кемне сөйгән? Менә шушы сораулар безне эзләнү эшенә этәрде дә инде.

"Бу сорауларга җавап эзләүдә галимнәрнең фикерләре бер төрле генә булмавы күтәрелгән мәсьәләләрнең бүгенге көндә дә актуальлеген күрсәтә.

"Без үзебезнең проект эшемдә Г. Тукайны кеше һәм шагыйрь буларак өйрәнүне, аның мәхәббәт хисләренә мөнәсәбәтен ачыклауны максат итеп куйдык.
Дәреснең эпиграфы (Слайд.1,2,3)

"Бирем. 1.Проектны яклау барышында туган фикерләрне дәфтәргә язарга.

"2.Темага караган шигырьләргә аңлатма бирергә.

"Тикшерү объекты булып Тукайның иҗаты тора.

"Проектта берничә бүлек карала. Бүлекләрнең исемнәре слайдта бирелә.(№4)

  1. "Тукай мәхәббәт утларында янганмы, мәхәббәт шигырьләрен язарга илһамландырган кыз кем ул?
  2. Шагыйрьнең сөйгәне белән юллары ничек аерыла?
  3. Сөю хисләре Тукай иҗатында чагылыш тапканмы?

"Гипотеза куябыз: хисләре турында белдермәсә дә, Тукай мәхәббәт утларында янган,олы мәхәббәт аңа халык күңелендә сакланып калырлык шигырьләр язарга этәргеч биргән. ( слайд№5)

"Бу соруларга җавап эзләү барышында алдан бирелгән биремнәр буенча сез, төркемнәргә бүленеп, бик күп китапларга, әдәби хезмәтләргә мөрәҗәгать иттегез. Г. Тукайның шигырь җыентыкларын,

"З. Рәсүлеваның “Тукай эзләреннән”, С.Хәкимнең Тукай турындагы язмаларын, Х. Миңнегулов, Ф. Бәшир китапларын, М. Гарифның “Мәңгелек мәхәббәт” әсәрен укып, өйрәнеп чыктыгыз.Хәзер сүзне төркемнәргә бирәбез.Тукай һәм мәхәббәт.

"“ XX йөз башы татар әдәбияты” интерактив дәреслеге буенча шагыйрьнең томыш юлы турында кыскача видеоязма карау.

"1 нче төркем чыгышы. Тукай поэзиясе темаларга гаять бай. Иҗтимагый тормыш хәлләре генә түгел, анда табигать матурлыгын чагылдыру да, халкыбызның үткәненә караган хис-кичерешләр дә, сатира һәм юмор шигырьләре дә урын алган. Сан ягыннан күпчелекне тәшкил итмәгән, әмма сәнгати эшләнеше гаять тә югары булган, шагыйрь күңелендә кайнаган хис-кичерешләрне аеруча тәэсирле итеп гәүдәләндергән шигырьләре бар аның – болар, бер сүз белән әйтсәк, мәхәббәт шигырьләре.Әйе, мәхәббәттә дә янган шагыйрь, ләкин татлы да, шул ук вакытта газаплы да хисләрен дөньяга очырып җибәрүгә кем сәбәпче? Безне бигрәк тә Тукай шигырьләренең тормышчан нигезе, шагыйрьнең тормышына бәйле моментлары кызыксындыра.

"Җаекта( Уральскида) чагында ук Тукайның күзе төшеп йөргән кызлары булганлыгы турында мәгълүматлар бар.Аның мәдрәсә каршында яшәүче бер апаның үзеннән 2-3 яшькә олырак кызына күз атып йөргәнлеге ихтимал, дип сөйлиләр. Ә. Фәйзи язуынча, Габдулланың сөеклесе Сәрбине ярлы ата-аналары, бер капчык дөге, бер капчык йөзем һәм илле сум акчага алданып, бохара байларына ияртеп җибәрәләр. Менә күпме тора татар сылуы.

"И гүзәл кыз! Сезне сөюдән күп шигырь сөйләдем;
Аз гына сөйсәң, мин шиксез кабул итәм!
Безнең арабыз аерылышу пәрдәсе белән капланган
И Алла!Күтәр син бездән бу караңгы пәрдәне.
(“Юк итәрсезме? ”, 1906)

"Яз җитеп, соңгы өметләре өзелгәч, Тукай җаны- тәне белән Казанга ашкына.

"Казанга килгәндә инде аның егерме икенче яше киткән була.Менә ул ”И Ка-зан!Дәртле Казан!Моңлы Казан! Нурлы Казан !” дип җырлаган шәһәрендә.Әлеге “Пар ат” шигырен романтик Тукай ”монда минем нечкә билем, җәннәтем һәм монда хур...” дип тәмамлый.Җәннәт кызы, хур кызы( хур кызы- ислам дине буенча җәннәткә кергән кешеләргә вәгъдә ителгән кыз)Тукайга Казанда гашыйк була.Хур кызы образы шагыйрьгә 1906 елның көзендә Лермонтовның “К деве небесной” исемле шигырен тәрҗемә иткәндә килә.Тукай аны үзенчә киңәйтә һәм шундый юллар белән тәмамлый:

"Гүзәлсең син, зөбәрҗәтсең. асылташмың,
Ләкин җир кызы төсле түгелсең.

"Казанда Тукайның алты ел гомере уза, ул монда чын мәхәббәтен дә очрата. Тукайның Зәйтүнә Мәүлүдова исемле кызны яратып йөргәнлеге мәгълүм. (слайд№ 10). Бу хактагы истәлек Г. Ибраһимов исемендәге институт архивында саклана.

"Истәлекләр китабында Зәйтүнә белән Тукай нибары 3 тапкыр гына күрешәләр диелә. Беренче тапкырында Зәйтүнә Ф. Әмирханнан аларны очраштыруларын үтенә. Тукай монда да бик авырлык белән ризалаша. Зәйтүнә апасы Бәдриҗиһан белән “Әл-ислах” редакциясенә килә.Фатих Әмирхан кунак кызларны шагыйрьгә тәкъдим итә. Тукай аларга салкын гына итеп кул бирә, бер сүз дә дәшми, күз дә салмый идарәдән чыгып китә. Тик шулай да Тукай бер күрәдә үк бу кызларны ошатып кала, шул күрешү, танышу турында мәхәббәт шигыре дә яза.

"Бер укучы “Кулың” дигән шигырьне яттан сөйли.

"Икенче тапкырында Тукай Зәйтүнәне трамвай тәрәзәсеннән күрә.Аларның бер мизгелгә генә очрашуының шаһиты- Җан Шәрәф истәлеклекләре.”Беркөнне Тукайны да, мине дә бер иптәшебез үз туена чакырган иде. Екатеринский трамвае белән үтеп барганда, тәрәзәдән Зәйтүнә туташ килгәне күренде. Тукай аны күрү белән баш иде һәм әллә нинди сабыйлык кызаруы белән кызарып китте. 2-3 көн дә үтмәде, Тукайның , “..гә” шигыре басылып чыкты. (“Әл-ислах” газетасы, 1908 ел. 3 июнь санында“). (слайд № 11) Бу шигырь кыска гына, Тукай үзенең сөюе тугрысында ачык бернәрсә дә сөйләми, ләкин бу шигырь Тукайда хәзергә үзе дә ни икәнен белмәгән бернәрсә хасил булганлыгын күрсәтә”. – дип яза ул. “Әл –ислах” гәзитендә 1908 елның 8 сентябре көнне Тукайның “Бер рәсемгә” шигыре басыла. (слайд №12)

"Төркемдәге бер укучы “Бер рәсемгә” шигырен яттан сөйли.

"Тукай таныш булмаган кешегә яисә яңа гына очраган чибәрнең рәсеменә шундый итеп мәдхия язар идеме?

"Ул көзне Тукай илһамланып иҗат итә, ләкин хисле шагыйрьгә дөньяда яшәве җиңел түгел. Шулай да авырлыкларны, ялгызлыкны җиңеп чыгарга көч табып, Тукай “Мәхәббәт” шигырен яз. (1908 ел)
Менә нинди газаплы хисләр кичерә шагыйрь.

"Зәйтүнә истәлекләреннән: “Габдулла Тукай белән без тагын әдәбият кичәсендә күрештек... Тукай үзенең “Утырышу” дигән шигырен укыды. Ул костюмнан, галстуктан иде, башында кара хәтфә кәләпүш.
...Алдан Тукай килеп чыкты.Кулымдагы конфеттидан күп кенә алып аңа сиптем... аның кулын кысып тәбрик итә башладым.Ул көлеп баш иде, рәхмәт әйтте.
- Кайтканда бергә кайтырбыз, - дидем...Тукай ризалык белдерде.Соңыннан мин ни хәтле эзләсәм дә, Тукайны таба алмадым”.

"“Ул чагында,- дип яза”Хатирәләр”(113 бит)Тукайның танышы Галиәсгар Гафуров-Чыгътай,- мәрхүм бер әдәбият кичәсендә үзенең бер шигырен укырга баргач, бер туташ аның белән танышканын вә аның кулын тотып күрешкәнен, соңында шул ук туташның янына барып, тагын бер кул тотканлыгын сөйли иде.

"Бу кичәдә тоттым өч тапкыр кулың, Әмма ак соң , әммә йомшактыр кулың,- дигән шигыре шул мөнәсәбәт белән язылган иде. Шул шигырьне Тукай мәрхүмнең кич вә көндез көйләгәне бүгенгедәй колагымда вә күңелемдә.Үз кулы белән иң әүвәл язылган нөсхәсе хәзер дә минем үземдә”- ди.

"Укытучы. Проектны яклаучы укучылар Тукайның мәхәббәт утларында янганлыгын ышандырырлык итеп аңлатырга тырыштылар.Чыгыш ясаучылар әдәби материалга, шагыйрьнең иҗатына нигезләнгәннәр.
Проект яклауны дәвам итәбез.

"2 нче төркем чыгышы.

"Гомерлек сагыш

"“Замандашлары Г. Тукай турында. Истәлекләр” китабында Тукай Зәйтүнә белән өч тапкыр гына күрешәләр дигән мәгълүмат бирелә.Ә Тукай музеенда исә Зәйтүнәнең “Бишенче һәм актыккы күрешүем” дигән язмасы саклана.Ул бу язмасында шагыйрь белән ахыргы күрешү көнен төгәл әйтә:”1908 ел, 12 июнь көнне Казаннан кире Чистайга китәргә булдык. Шул көнне тиз генә Тукай белән күрешү өчен редакциягә киттек...Үзебезнең Чистайга бөтенләй китәчәгебезне әйттек”.Кызлар шагыйрьгә хат язып торырга вәгъдә бирәләр. Бу очрашу вакытында Тукай кызларны озатырга төшәчәген әйтә.
Кызларны озатканнан соң, Тукай ,кая барып бәрелергә белмичә,кулына кәгазь алып, шигырь яза башлый.Кызларның адрес сорулары исенә төшә.Аның Зәйтүнәгә бирергә төпле генә адресы да юк бит.
Тукай сүзендә тора алмый, пристаньдә никадәр өметләнеп көтсәләр дә, ул күренми.

"17 июньдә “Әл-ислах” та “Мәҗнүн” имзасы белән Тукайның “Кызык гыйшык” шигыре чыга.Бу шигырьнең башында Тукай үзен эссе көндә коенырга теләп бер чиләк суны җилкә аша читкә атып,”әл дә тәнгә тимәде” дип шатланган җүләргә охшата.”Г. Тукай” интерактив китабыннан “Кызык гыйшык” шигырен тыңлау. А. Арсланов укый.
Зәйтүнә Г. Тукай белән сукмаклары кисештерер өчен мөмкин булганны эшли, әмма язмыш үзенекен итә, тәкъдирдә язылмагач, аларның юллары аерыла.
“Әле дә булса хәтеремдә,- дип яза Ф. Әмирхан,- мин Тукайга үзе мәхәббәт итә

"торган бер кыздан качып йөрүемнең сәбәбен аңламаганлыгымны әйттем.Ул озак җавап бирми торганнан соң. үзенең бер күзен ишарә белән күрсәтеп:
- Печать проклятия!- диде.Шул вакытта мин аның карашында, тавышының аһәңендә авыр бер фаҗигави өмидсезлек сиздем”

"“Тукай эчендәге серләрне кешегә күп сөйләргә яратмый, эчтән тынучан иде.Мәхәббәте хакында ул үзе бары бер кешегә “Әл- ислах” мөхәррире Вафа әфәнде Бәхтияровка гына вә сиңа гына сөйлим ди торган булган”- дип яза Җан Шәрәф үзенең истәлекләрендә.Тукайның бу мәхәббәте гомеренең актыгына кадәр дәвам иткән...Тукай ул кызга үзенең мәхәббәтен һичбер ачык белдермәгән, белдерергә дә теләмәгән..Үлгәнче үзенең әүвәлге мәхәббәтендә-“яшьрен газап, яшьрен януында калырга теләгән” ( “Мәктәп” , 1914, апрель саны”)

"Биредә бер нәрсә бик үк ачык түгел. Кем кемгә мәхәббәт итә? Кыз Тукайгамы, әллә Тукай кызгамы? Тик ничек булса да, ике яшь кеше. тойгылары турында түгел, болай гына да ялгыз калып, бер сүз дә сөйләшмәгән килеш мәңгегә аерылышалар.

"Истәлекләрендә Атилла кечкенә вакыттагы тормышларын тасвирлап яза: “Безнең гаиләдә биш кеше: әти, әни, хезмәтче кыз, Мәгъмүрия апа һәм мин.БезЗәйнулла бабайдан әтигә мирас булып калган Мәгъмүриянең ( Троицк шәһәренең татар Амур ягын шулай атыйлар) иң зур урамындагы өебездә яшибез.Йокы бүлмәсенең стенасында келәм һәм Габдулла Тукаев портреты...”Мөселман дөньясында фатир диварларына портретлар элү гадәттә булмаган. Ишан улы гаиләсендә дә моны хуп күрмәгәннәрдер, ләкин Зәйтүнә Тукай сурәтен стенага келәмгә элеп куя.Ул ансыз яши алмый.Ире Кадыйр да каршы килми- ул мәхәббәтнең нинди көчле булганын аңлый, чөнки үзе Зәйтүнә- не өзелеп ярата.

"Атилла Расихның тагын бер истәлеген китермичә мөмкин түгел: “Хәтеремдә, әнием миңа әле мин бик кечкенә чакларда ук әкиятләр сөйли иде.Ул шигырь сөйләргә дә ярата. Тукайның кайсы гына шигырен яттан белмәде икән ул? Белмәсә, шул гарәп, фарсы белән чүпләнгән баштагы шигырьләрен генә белмәгәндер”

"Укытучы. Сезнең фикерне тыңлаганнан соң , шундый фикер әйтәсе килә: Г. Тукай халыкның теле дә, моңы да,рухы да.Шигырьләрдән күренгәнчә, шагыйрь хатын- кызларны , чыннан да, ихтирам иткән. Ә Тукайның мәхәббәте гүя иксез- чиксез диңгез һәм анда ике кеше драмасы да, шагыйрьнең язмышы да ташып тора. Йомгаклау. Рәхмәт, укчылар. Минемчә, проект якланды. Ике төркем дә үз фикерләрен Г. Тукай иҗатына нигезләнеп бәян итте. Проект авторлары шагыйрь иҗатын шактый тирән өйрәнгәннәр.Һәркем үз фикерен әйтергә. Үзе нәтиҗә ясарга омтылды.

"Күпсанлы шигырьләренә күзәтү ясаганнан соң, чыгышларны тыңлаганнан соң, бер фикергә килергә мөмкинлек туды.( слайд №14) Мәхәббәт мөнәсәбәтләрен тикшергәндә, без шуңа инандык: Тукайның бөтен халык яраткан Тукай булуына мәхәббәтнең тәэсире зур.Шушы олы мәхәббәт , гәрчә “ яратам” дип кычкырып йөрмәсә дә, аңа халык хәтерендә сакланып калырлык шигырьләр язарга этәргеч биргән.

"Г. Исхакыйның бер фикеренә дә тукталып үтәсе килә: ”Тукай шул мәхәббәттән шатлык күрсә дә, кайгы күрсә дә,туташның шагыйрьнең шигыренә тәэсире өчен без баш ими хәлемез юктыр”. Шагыйрь үзенең язмаларында мәхәббәт мөнәсәбәтләрен язмаган, хәтта сөю хисләрен дә күңеленә яшереп йөргән, ләкин инде шигырьләрендә бу серләр чишелми кала алмаганнар.

"Әйе, күренекле шәхес буларак рәсми теркәлмәсә дә, сәнгать әһелләре, әдипләр Зәйтүнә Мәүледованың Тукай язмышындагы роленә шактый бәя бирделәр инде. Р.Харис либреттосы (Р.Әхиярова музыкасы) буенча “Шагыйрь мә-хәббәте” исемле опера сәхнәгә менде. Р.Батулланың “Зәйтүнәкәй”ен яшь тамашачылар театры режиссеры Ренат Әюпов сәхнә¬ләштерде. Төркем җитәкчеләре укучыларның эшчәнлегенә бәя бирә, билгеләр аңлатыла. Өй эше бирелә.

Автор
Дата добавления 11.11.2013
Раздел Другое
Подраздел Конспекты
Просмотров1630
Номер материала 20097111142
Получить свидетельство о публикации

Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх