Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Начальные классы / Конспекты / Сценарий к театрализованному мероприятию по окружающему миру «Кешеләр, саклагыз җиремне»
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 24 мая.

Подать заявку на курс
  • Начальные классы

Сценарий к театрализованному мероприятию по окружающему миру «Кешеләр, саклагыз җиремне»

библиотека
материалов

Татарстан Республикасы Буа районы

Әлки төп гомуми белем мәктәбе





Кешеләр, саклагыз җиремне!”

(Әйләнә-тирә дөнья белән танышу фәненнән табигатькә экскурсия рәвешендәге театральләштерелгән чара эшкәртмәсе)









Төзеде: Гинаятуллина Тәгъзимә Шәйхелислам кызы -

Югары квалификацион категорияле башлангыч сыйныф укытучысы;







Максат: 1. Укучыларның әйләнә тирәбездәге дөнья турындагы экологик белемнәрен ныгыту.

2. Алган белемнәрне тормышта куллана белү һәм күзәтү күнекмәләрен үстерү.

3. Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

Җиһазлау: Залны табигать кочагын чагылдырган сыман бизәү, магнитофон, киемнәр.

Барышы .

Укытучы . Укучылар, бүген без экскурсиягә иртәрәк җыелдык. Чөнки иртәнге саф һавада кош, җәнлек тавышлары тагы да ачыграк ишетелә. Табигать белән ничек аралашырга, дуслашырга, ярдәмләшергә кирәген бүген тагы да яхшырак аңларсыз. Куз-гал-дык!

1 бала. Әнә, кояш та чыга!

2 бала. Авылым турындагы җыр искә төште. Әйдәгез, җырлап барабыз.

3 бала. Әйдәгез!

Сокландыргыч була авылым

Алсу таңнар атканда.

Ачык йөзле, киң күңелле

Кешеләр яши анда.

Кушымта :

Ямьләнә Бола буйлары

Язгы ташулар төшсә.

Өзелер әле үзәгең

Әлкиең искә төшсә.

( “Әлкием” җырыЗ.Гарифуллина сүз., Т.Гинаятуллина көе )

Укытучы. Китмәс борын сагына да башладыгызмы? Без төшке ашка кайтып җитәбез, борчылмагыз!

1 бала. Борчылмыйбыз , апа!

2 бала. Карагыз , нинди матур алан!

3 бала. Карагыз , нинди матур күбәләк?!(тотмакчы була)

1 бала. Күбәләкләргә тияргә ярамый. Алар дөньяны матурлап кына калмый, чәчәкләрне серкәләндерергә дә булыша.

3 бала. Мин тотып кына карыйм!

2 бала. Син тоткач аның канаты ертылыр һәм оча алмас, тимә яшәсен!

3 бала. Бала белән күбәләк җыры искә төште.

Әйт әле, Күбәләк,

Сөйләшик бергәләп;

Бу кадәр күп очып

Армыйсың син ничек?

Ничек соң тормышың?

Ничек көн күрмешең?

Сөйләп бирче тезеп,

Табаламсың ризык?

2 бала. Мин торам кырларда,

Болында, урманда,

Уйныймын, очамын

Якты көн булганда.

Иркәли һәм сөя

Кояшның яктысы;

Аш буладыр миңа

Чәчәкләр хуш исе.

Тик гомерем бик кыска:

Бары тик бер көн генә,—

Бул яхшы рәнҗетмә

Һәм тимә син миңа!

( “Бала белән Күбәләк” Г.Тукай)

1 бала. Карагыз, нинди зур кырмыскалар!

Җәйнең матур көнендә

Күзәт әле, иренмә—

Көне буе эш кайный

Кырмыскалар илендә.

Ничек төзи белгәннәр:

Өйләре катлы—катлы.

Озын урау юллардан

Чабалар бер—бер артлы.

Нәни генә кырмыска

Ямьнәр өсти тормышка,

Җәй эшләсә, ял итәр—

Ерак калмады кышка.

(Ф.Әмәк “Кырмыскалар илендә” )

Укытучы. Укучылар , кырмыскалар дөньяны ямьләп кенә калмыйлар, ә урманны корткыч бөҗәкләрдән дә саклыйлар. Бер кырмыска оясы 1 сәгать эчендә— мең ярым, көненә—20 мең, җәй буена берничә миллион бөҗәк алып кайта. (йомырка төшеп ватыла)

3бала. Тоттым бит йомырка булын!

2 бала. Мин аны карарга гына теләгән идем...Анда 4 йомырка бар. Берсе зур иде, төшеп китте..

Укытучы. Әнәс, кош ояларына тияргә ярамый. Бер зурысы төшеп ватылган икән, димәк, ул күке йомыркасы.

3 бала. Әйбәт булган! Башкаларның оясына салмас! Үзе оя ясасын!

Укытучы. Оя ясап бала чыгарырга аның тән температурасы җитми. Ә күке агулы, йонлач бөҗәкләрне юк итүче бердәнбер кош. Аларны сакларга кирәк!

2 бала. Башка алай эшләмәм, гафу итегез!

(Елга буенда җыр ишетелә)

1 бала. Менә чиртә, менә каба

Диеп ярда утырам.

Тартып алдым кармагымны

Ах, җимемне умырган.

Кушымта:

Шаярма балык, шаярма

Хәзер тотам үзеңне

Күрдем инде койрыгыңны

Хәзер күрәм күзеңне.

Кушымта шул ук.

Төзәтәмдә җимне кабат

Суга атам кармакны

Ах, урлаган инде тагын

Тоталмадым каракны.

Кушымта шул ук.

Өстерәлеп кереп китте

Берзаман калкавычым.

Тартып алдым зур бер үлән

Шул булды куанычым.

(“Балык” җыры Ф.Мортазин көе, А.Хәмзин сүз.)

3 бала. Илгизәр, син монда нишләп утырасың?

1 бала. Күрмисеңмени? Никадәр балык тоттым! Әни сөенер инде.

2 бала. Илгизәр, яз көне балыкларны күпләп тотарга рөхсәт ителми. Алар уылдык чәчә. Син тоткач, безнең буада балыклар аз үрчер инде.

1 бала. Ачуланмагыз, мин аларны җибәрәм!

3 бала. Карагыз, камка суга төшкән!

Иделгә төшкән камка

Бер бата да бер калка—

Иделдә камка бата!

Йөзеп янына бардым,

Сөзеп кулыма алдым—

Камканы мин коткардым.

Ярга чыккач кипшенде,

Чистарынды, җилпенде,

Ашыгып китеп бара—

Корткычлар бар бакчада!

Инде камка коткара.

Укытучы. Укучылар, камка нинди зарарлы бөҗәкләрне юк итә.

2 бала. Теләләрне ашый.

Укытучы. Дөрес, камка бик файдалы бөҗәк, кызганыч, алар елдан—ел кими бара. Камка —урман һәм авыл хуҗалыгына бик күп файда китерүче бөҗәк. Сусадыгызмы? Әнә, чишмәгә дә килеп җиткәнбез.

( “Салкын чишмә” җырын башкару А.Хәмзин сүз., Ф.Мортазин көе)

Тау астында салкын чишмә

Челтер—челтер агадыр

Талкын гына агышлары—

Сагыш—моңга саладыр.

Тирәләре ул чишмәнең—

Челтәрле койма корган.

Куе чирәм үсә суда—

Әйтерсең, калын юрган.

Чишмәләргә сукмак төшә

Баскычлы кайбер җире.

Ераклардан сагынып кайтып

Киләбез аңа кире.

2 бала. ( Стакан алып якынрак килә. Су ала.)

Нихәл инешкәй,

Ничек хәлләрең?

Ничекләр үтә

Кышың, җәйләрең?

Рәнҗетмиләрме

Сине кешеләр,

Табигать корткыч

Шуның ишеләр?

Юлыңны синең

Чүп—чар бумыймы?

Бармы ярдәмчең?

Үзем булыйммы?

Дусларымны да

Чакырып килим—

Кызлар, малайлар,

Әйдәгез!—диим.

Нитрат агулар

Агып төшмәсен,

Һәркем сакласын

Туган чишмәсен.

Кирәкми кала—

Син юкка чыккач,

Кирәкми завод—

Мин юкка чыккач.

Нихәл инешкәй,

Ничек хәлләрең?

Ничекләр үтә

Кышың, җәйләрең?

( Б.Рәхимова “ Нихәл, инешкәй?”)

Укытучы. Ярый, балалар, кайтырга да вакыт җитте. Көнегез файдасызга үтмәдеме?

3 бала. Юк!

1 бала. Файдалы булды!

2 бала. Күңелле булды!

Укытучы. Ә сез нәни дусларым, ниләр белеп калдыгыз?

3 бала. Туган як күгендә йолдызлар

Тоныкланса бер көн, нишләрмен?

Мин үскәч корыса соңгы тал,

Серемне кемнәргә сөйләрмен?

1 бала. Сандугачлар бизсә бакчамнан

Ят күрсә җиремне торналар,

Нишләрмен кипсәләр күлләрем,

Корыса күкеле урманнар?

2 бала. Тургайлар очмаса биектә,

Тозланса саф сулы чишмәләр.

Саекса илемдә елгалар,

Киләчәк буыннар нишләрләр?

3 бала. Саф җилләр сыйпасын чәчемнән,

Саф һава аллатсын битемне,

Юлымда чирәмнәр үссеннәр,

Бергә. Кешеләр, саклагыз җиремне!

(җыр “Әбием әкиятләре”)

Син сөйләгән әкиятләрдә

Чәчәкләр җирдә иде.

Балык сурәтләрдә түгел

Елгада, күлдә иде.

Кушымта . Кирәксенмибез шифасын

Яңгырын, чиста карын.

Кайсы әкият сыендырыр

Без яшәгән җир шарын.

Син сөйләгән әкиятләрдә

Диңгезләр зәңгәр иде.

Юл буйлары бәбкә үлән

Егетләр мәргән иде.

Син сөйләгән әкиятләрдә

Изгелек—савап иде.

Әкиятеңне агулады

Ким(е)де җирнең челлеге.

(көйсез генә)

Бергә. Кайсы әкият сыендырыр

Без яшәгән җир шарын!?
















Краткое описание документа:

"Описание материала:

Әйләнә-тирә дөнья белән танышу фәненнән табигатькә экскурсия рәвешендәге театральләштерелгән чара эшкәртмәсе. Эшкәртмә экология темасына кагылышлы. Башлангыч сыйныфлар атналыгында да, дәрестә дә файдаланырга була. Милли-төбәк компоненты кулланып, үзегезнең туган якларыгызга аталган җырлар белән тулыландыра аласыз. Максат: 1. Укучыларның әйләнә тирәбездәге дөнья турындагы экологик белемнәрен ныгыту. 2. Алган белемнәрне тормышта куллана белү һәм күзәтү күнекмәләрен үстерү. 3. Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

"Выдержка из материала:

Максат:

1. Укучыларның әйләнә тирәбездәге дөнья турындагы экологик белемнәрен ныгыту.

2. Алган белемнәрне тормышта куллана белү һәм күзәтү күнекмәләрен үстерү. Ачык йөзле, киң күңелле Кешеләр яши анда. Кушымта Ямьләнә Бола буйлары Язгы ташулар төшсә. Өзелер әле үзәгең Әлкиең искә төшсә. “Әлкием” җыры

З. Гарифуллина сүз. Бала белән күбәләк җыры искә төште.

Әйт әле, Күбәләк, Сөйләшик бергәләп; Бу кадәр күп очып Армыйсың син ничек? Ничек соң тормышың? Ничек көн күрмешең? Сөйләп бирче тезеп, Табаламсың ризык?Җәйнең матур көнендә Күзәт әле, иренмә— Көне буе эш кайный Кырмыскалар илендә. Ничек төзи белгәннәр: Өйләре катлы—катлы. Озын урау юллардан Чабалар бер—бер артлы. Бер зурысы төшеп ватылган икән, димәк, ул күке йомыркасы.

Саф җилләр сыйпасын чәчемнән, Саф һава аллатсын битемне, Юлымда чирәмнәр үссеннәр, Бергә. Кешеләр, саклагыз җиремне! (җыр “Әбием әкиятләре”) Син сөйләгән әкиятләрдә Чәчәкләр җирдә иде. 

Автор
Дата добавления 13.11.2013
Раздел Начальные классы
Подраздел Конспекты
Просмотров479
Номер материала 20339111357
Получить свидетельство о публикации

Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх