Инфоурок Другое Рабочие программыРабочая программа по татарскому языку 4 класс

Рабочая программа по татарскому языку 4 класс

Скачать материал

Аңлатма язуы. 4 сыйныф татар теле  (рус төркемнәре)

Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелә:                                                                                                                             1.Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы “Татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты”, Казан, 2008.(Белем бирүнең вакытлы дәүләт стандартларын раслау турында Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән мнистрлыгы боерыгы № 499/09  4 март 2009 ел.)

  2. Татарстан  Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән “Рус  телле балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасы” 1-11 нче сыйныфлар,”  / Төз. Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева.  – Казан: Татар.кит.нәшр., 2011                                                                                                                                                                                                                                                                                 3. Дәреслек:  “Татар теле ” Р.З Хәйдәрова. Рус телендә  белем бирүче  дүртьеелык  башлангыч мәктәпнең 4 нче сыйныфы өчен дәреслек, Казан: Мәгариф, 2010.                                                                                                                                                                                                                                     Татар теленә өйрәтүнең төп максаты –гамәли  максат : телне аралашу чарасы буларак  үзләштерү өчен, укучыларга гаилә-көнкүрешкә, уку хезмәтенә бәйле сөйләм ситуацияләре кысаларында белем бирү һәм күнекмәләрен үстерү. Гомуми белем бирү максаты: укучыларның акыл эшчәнлеген активлаштыру, логик фикерләү сәләтен камилләштерү, сөйләм культурасын     үстерү. Тәрбияви  максат: балаларның рухи дөньяларын баету, татар халкының  мәдәнияте, сәнгате белән таныштыру, төрле милләт вәкилләре арасында дуслык hәм хөрмәт хисе тәрбияләү.  Төп бурычлар: өйрәнелгән материалга нигезләнгән татар сөйләмен укытучыдан яки башка укучылардан ишетеп аңлау; диалогик, монологик сөйләм күнекмәләрен формалаштыру; текстларны сәнгатьле итеп, аңлап укый белү күнекмәләрен булдыру; татар телендәге сөйләмне фонетик, лексик, грамматик яктан дөрес төзергә күнектерү.                                                                                                                                                                                                                                                                                 Укыту  эшчәнлеген оештыру гадидән катлаулыга таба юнәлтелә, алдагы сыйныфларда өйрәнелгән  грамматик материалны системалаштыру, ныгыту, тирәнәйтү бурычы күздә тотыла, укыту балаларның шәхси –психологик үзенчәлекләрен исәпкә алып оештырыла. Программада сөйләмнең  интонацион, орфографик ягын, лексик ягын, грамматик ягын үзләштерүгә таләпләр куелган. 4 нче  сыйныфта  грамматик материал элек өйрәнелгәннәрне кабатлауга корылган, ләкин тулыландырыла, кызыклы мәгълүматлар белән баетыла.

         Уңышка ирешү өчен тел дәресләрен уку дәресләре белән дә  тыгыз алып бару отышлы. Татар теле дәресләрендә өйрәнгән грамматик структуралар  әдәби уку дәресләрендә сөйләмдә ныгытыла, лексик материал активлаштырыла. Грамматик категорияләр белән таныштырганда  рус теле белән янәшә куеп (сопостовительная грамматика ) аңлатыла.

Дәреслек рус телле балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасына  нигезләнеп төзелгән. Татар  теле һәм әдәби уку буенча 170 сәгать бирелгән шуның 70ен әдәби укуга бирдем . Мәктәпнең   укыту программасына буенча татар теленнән атнага 3 сәгать, елга  105 дәрес   шунлыктан  яңа уку елы темасына 5 сәгать  өстәдем. Татар теленнән контроль төрләре: 5 контроль эш  (1се кереш), 4  сүзлек диктанты. Өйрәтү характерындагы  язма эшләр (изложение) - 1. сүзлек диктанты -4

 

Укучыларның белем дәрәҗәсенә таләпләр.

 

1.     Татар телендәге хәреф – аваз системасына анализ бирә белү.

2.     Исемнәрнең килеш кушымчаларын сөйләмдә дөрес куллана белү.

3.     Чагыштыру, артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатларның мәгънәләрен аңлап, сөйләмдә куллану.

4.     Монда, анда күрсәтү алмашлыкларын сөйләмдә куллану.

5.      Татар һәм рус телләрендә җөмләдәге сүз тәртибе белән таныштыру.

6.      Сүз басымын дөрес куя белүгә ирешү, рус сүзләре белән чагыштырып күрсәтү.

7.     Җөмлә ахырында нокта, сорау, өндәү билгеләрен куеп, язу күнекмәләрен гомумиләштерү.

8.     Орфоэпик һәм орфографик яктан сөйләмне оештыру эшен тирәнәйтү.

 

 

Башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә әдәби укуга өйрәтүнең  төп максатлары.

 

1.     Гамәли үзләштерелгән белемнәрне әдәби әсәрләр уку аша ныгыту һәм сөйләмдә куллануга ирешү.

2.      Укучыларның татар телендә аралашу осталыкларын үстерү.

3.     Татар балалар әдәбиятының күренекле вәкилләре, аларның иҗаты турында беренчел мәгълүмат бирү.

4.     Әдәби әйтелеш номаларын саклап, дөрес, йөгерек, аңлап, сәнгатьле итеп укырга һәм уку тизлеге нормаларын үтәргә өйрәтү.

5.     Халык әкиятләрен һәм кече фольклор жанрларын, автор әкиятләрен, хикәя, шигырь, мәсәлләрне әдәби жанр буларак кабул итәргә күнектерү.

6.     Укучыларда әхлакый – эстетик сыйфатлар, төрле милләт вәкилләре арасында дуслык хисе тәрбияләү.

7.     Әсәрнең темасын һәм төп геройның характерын, гамәлләре, әсәрдәге вакыйгаларга, гройларга карата үз фикереңне  белдерергә өйрәтү

8.     Әдәби уку тәҗрибәсе булдыру, әдәби зәвык тәрбияләү.

 

                                                                 

Программаның эчтәлеге

               Бүлекләр, темалар

Сәгать саны

Темага караган төп төшенчәләр

 

1.            

 Яңа уку елы котлы булсын!

14

Татар теленең тартык һәм сузык авазлары,к, г хәрефләренең ике аваз  белдерүе, о, э, ы  хәрефләренең икешәр аваз белдерүе,  сорау алмашлыклары, саннарның төркемчәләре,

чөнки, шуңа күрә  теркәгечләренең кушма җөмләдә кулланылышы

2.

Көзге табигать

8

Үткән заман хикәя фигыль, исемнең төшем килеш кушымчасы

3.

 Без кошларга ярдәм итәбез

11

Хәзерге һәм үткән заман хикәя фигыльнең барлык һәм юклык формасы,   бәйлек сүзләр, исемнәрнең берлек һәм күплек санда тартым белән  төрләнеше,

кушымчаларның  нигезгә ялгану тәртибе

4.

 Хайваннар дөньясында

10

 

Билгесез үткән заман хикәя фигыль,сыйфатның чагыштыру һәм артыклык дәрәҗәләре, -мы/ -ме сорау кисәкчәсе 

5.

 Кышкы уеннар

9

... эшли белә төзелмәсен куллану, кебек, шикелле бәйлекләренең  кулланылышы, вакыт рәвешләре

6.

Минем дусларым

10

Инфинитив + исем төзелмәсе,сан + исем  төзелмәсе, сүз ясагыч –чы/ -че кушымчасы, фигыльнең  заман формалары, билгесез киләчәк заман хикәя фигыль, аның зат –сан белән төрләнеше,

 -дыр – дер билгесезлек кисәкчәсе   

7.

 Яз килә

13

фигыльнең заман формалары, инфинитив +ярый, инфинитив + телим  төзелмәләре, кушма һәм парлы сүзләр, бирегезче, бирегез  әле, бирегез зинһар формалары, кушма саннарның дөрес язылышы  

8.

 Дүрт аяклы дусларыбыз

9

-мый/ -ми аффиксы, -сыз/ -сез аффиксы,хәзерге һәм үткән заман хикәя фигыльләрнең зат –сан белән төрләнеше,

буе бәйлек сүзенең килеш белән төрләнеше 

9.

 Татарстан – туган ягым

6

 Килеш кушымчаларының кулланылышын ныгыту, тезмә сүзләрнең  дөрес язылышы

10.

 Кояшлы җәй, ямьле җәй

12

чөнки, шуңа күрә  теркәгечләренең кушма җөмләдә кулланылышы, сыйфатларның кулланылышын ныгыту,

татар телендә сүз тәртибе

 

Барлыгы

102

 

 

 

Өйрәнелә торган бүлек, уку материалының темасы

Сәгать

саны

 

Үткәрү

Вакыты

 

 

Көтелгән нәтиҗәләр

КИМ

Махсус белем һәм  күнекмәләр

Гомумкүнекмәләр

Һәм уку эшчәнлеге ысуллары

 

Прогр

фактик

белем

 күнекмә

  

                                                                                                 Яңа уку елы котлы булсын! (13сәг.)

1

  Яңа уку елы котлы булсын!

1

 

 

 Уку – язу әсбапларының дөрес язылышы 

 Уку – язу әсбапларының исемнәрен   җөмләдә   куллана белү

 Үз хезмәтеңне оештыру           

 

2

 Татар алфавиты

1

 

 

 Татар алфавитында сузык һәм тартык авазларның бирелеше

 Татар теленең үзенчәлекле авазларын аера белү

Таблица белән эшләү

 

3

Киң әйтелешле, тар әйтелешле о, ы, э авазлары

1

 

 

 О, ы, э хәрефләренең ике авазга билге булып йөрүе

  Киң әйтелешле, тар әйтелешле о, ы, э авазларын аера белү

Үз фикереңне әйтә белү күнекмәләре

 

4

 Кая? кайда? кайдан? сораулары

1

 

 

 Кая? кайда? кайдан? сорауларының җөмләдә кулланылышы

 Тиешле кушымчалар ялгап сорауларга җавап бирү

Үрнәк белән куллана белү

 

5

Кая? кайда? кайдан? сорауларын ныгыту

1

 

 

Кая? кайда? кайдан? сорауларының җөмләдә кулланылышы

Кая? кайда? кайдан? сорауларын диалогик һәм монологик сөйләмдә куллана белү

Мөстәкыйль эшли белү

 

6

 Кереш контроль эш

1

 

 

 Алдагы сыйныфта үтелгән грамматик материалны искә төшерү

 

 Үтелгән кагыйдәләрне куллана белү

Матур язуны камилләштерү

К.эш№1

7

 Хаталар өстендә эш

1

 

 

 Грамматик кагыйдәләрне кабатлау

  кагыйдәләрне гамәлдә куллану

Индивидуаль карточкалар белән эшли белү

 

8

 Сан. Сан төркемчәләре

1

 

 

 Сан һәм аның төркемчәләре турында төшенчә бирү

Сан төркемчәләрен сөйләмдә дөрес куллану   

Кагыйдәләрне куллана белү

 

9

Саннарның җөмләдә кулланылышы

 

1

 

 

Саннарның җөмләдә дөрес кулланылышын үзләштерү

 

Саннар белән җөмләләр төзи белү

Үз фикереңне әйтә белү

 

10

Вакыт берәмлекләре

1

 

 

 Вакыт берәмлекләре  белән танышу

 Вакытны әйтә белү

Сүзлек дәфтәрләре белән эшли белү

 

11

 Чөнки, шуңа күрә  теркәгечләре

1

 

 

 Чөнки, шуңа күрә  теркәгечләрен кушма җөмләдә куллану

кушма җөмләләр төзи белү

Чиста язуны камилләштерү

 

12

 Үткән заман хикәя фигыльнең юклык формасы

1

 

 

 Үткән заман хикәя фигыльнең юклык формасын белдерү  чаралары

 юклык формалы фигыльләрне җөмләдә куллану

Үз-үзеңә контроль ясый белү күнекмәләре формалаштыру

 

13

Инфинитив + кирәк төзелмәсе

 

1

 

 

Инфинитив + кирәк төзелмәсен үзләштерү

 

Җөмләдә дөрес куллана  белү

Дәреслек белән эшли белү

 

14

 Сүзлек диктанты.

“Яңа уку елы “ темасын кабатлау дәресе

1

 

 

 Актив үзләштерелгән лексик берәмлекләрне дөрес язу күнекмәләрен ныгыту

 Күнекмәләрне гамәлдә дөрес куллану

Дөрес яза белү күнекмәләре

С.д

№1

Көзге табигать (8cәг.)

15

  Үткән заман хикәя фигыль

1

 

 

 Билгеле үткән заман хикәя фигыль  кушымчалары белән танышу

 Билгеле үткән заман хикәя фигыльләрне танып белү

Охшатып эшли белү

 

 16

 Һава торышы

1

 

 

Яңа лексик күнекмәләр формалаштыру

 

Яңа лексиканы кулланып җөмләләр төзи белү

Сүзлек белән эшли белү

 

17

 Бик, иң кисәкчәләре

1

 

 

 Бик, иң кисәкчәләренең җөмләдә кулланылышын үзләштерү

  Җөмләдә куллана белү

Кагыйдәне аңлап кабул итү күнекмәләрен формалаштыру

 

18

  Җыйнак һәм җәенке җөмләләр

1

 

 

 Җыйнак һәм җәенке җөмләләр турында төшенчә бирү

 Сөйләмдә җыйнак һәм җәенке җөмләләрне куллана белү

Дәреслек белән эшли белү

 

19

 Исемнәрнең төшем килеше 

1

 

 

 Төшем килешендәге исемнәрне сөйләмдә ныгыту

Төшем килеше соравын кулланып җөмләләр төзи белү

Кагыйдәләрне куллана белү күнекмәләрен формалаштыру

 

20

“Көзге табигать” темасын кабатлау дәресе

1

 

 

 Лексик – грамматик күнекмәләрне камилләштерү

Диалогик һәм монологик сөйләмдә куллана  белү

Сорауларны дөрес формалаштыра белү

 

21

 Чиреклек контроль  эш

1

 

 

1 чиректә өйрәнелгән лексик-грамматик материалның үзләштерелү дәрәҗәсен тикшерү

 Алган белем һәм күнекмәләрне  гамәлдә дөрес куллану

Кагыйдәләрне аңлап куллану күнекмәләрен формалаштыру

К.эш

№2

22

 Хаталар өстендә эш

1

 

 

Язма эшләргә анализ ясау , типик һәм индивидуль хаталарны ачыклау ,хаталарны төзәтү өстендә эшләү

 Үрнәк буенча мисаллар эшләү

Охшатып эшли белү күнекмәләре булдыру

 

Без кошларга ярдәм итәбез (11 сәг.)

23

  Кош исемнәренең дөрес язылышы

1

 

 

Яңа лексик берәмлекләр үзләштерү

 Дөрес итеп яза белү

Сүзлек белән эшли белү

 

24

  Исемнәрдә килеш кушымчалары

1

 

 

 Исемнәрне төрле килешләрдә куллану күнекмәләрен камилләштерү 

 Килеш кушымчаларын сүзтезмәләрдә һәм җөмләләрдә дөрес куллана белү

Грамматик категорияләрне сөйләмдә куллана белү

 

25

 Чөнки, шуңа күрә  теркәгечле кушма җөмләләр

 

1

 

 

 Чөнки, шуңа күрә  теркәгечләрен кушма җөмләдә куллануны камилләштерү

кушма җөмләләр төзи белү

Үрнәк буенча эшли белү

 

26

Хикәя фигыльнең юклык формасы

1

 

 

Хикәя фигыльнең юклык формасын камилләштерү

 Юклык формада җөмләләр төзи белү

Белемнәрне практикада куллану

 

27

Алдында, артында, астында, өстендә бәйлек сүзләре

1

 

 

Бәйлек сүзләрне җөмләдә куллану күнекмәләре формалаштыру

Бәйлек сүзләр файдаланып, сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзү

Матур язуны камилләштерү

 

28

 Инфинитив + ярата төзелмәсе

1

 

 

Инфинитив + ярата төзелмәсен үзләштерү

 

Җөмләдә дөрес куллана  белү

Дәреслек белән эшли белү

 

29

Инфинитив + ярата төзелмәсен ныгыту

1

 

 

Инфинитив + ярата төзелмәсен куллануны камилләштерү

Инфинитив + ярата төзелмәсе булган җөмләләрне дөрес тәрҗемә  итү

Тәрҗемә итү күнекмәсен ныгыту

 

30

 Исемнәрнең тартым белән төрләнеше

1

 

 

 Исемнәрнең тартым белән төрләнеше турында төшенчә бирү

Тартымлы исемнәрне сөйләмдә куллана белү

Таблица  белән эшли белү

 

31

 Исемнәргә аффикслар ялгану тәртибе

1

 

 

 Нигезгә аффиксларның ялгану тәртибе белән танышу

 Аффиксларны нигезгә дөрес ялгый белү

Кагыйдә белән эшли белү

 

32

 Килеш кушымчаларын җөмләдә куллану

1

 

 

Килеш кушымчаларын җөмләдә куллану күнекмәләрен активлаштыру

 Җөмләдә дөрес куллана  белү

Кагыйдәләрне куллана белү

 

33

Сүзлек диктанты.

 “Без кошларга ярдәм итәбез” темасын кабатлау дәресе

1

 

 

 Актив үзләштерелгән лексик берәмлекләрне дөрес язу күнекмәләрен ныгыту

 Күнекмәләрне гамәлдә дөрес куллану

Дөрес язу күнекмәләрен ныгыту

С.д

№2

 

Хайваннар дөньясында ( 10 сәг.)

34

 Билгесез үткән заман хикәя фигыль

1

 

 

 Билгесез үткән заман хикәя фигыльне белдерү чараларын үзләштерү, аларны тексттан танып белү

 Билгесез үткән заман хикәя фигыльне җөмләдә куллану

Грамматик категорияләрне сөйләмдә куллана белү

 

35

 Сыйфат дәрәҗәләре

1

 

 

Сыйфат дәрәҗәләре турында төшенчә бирү

Сыйфатларны төрле дәрәҗәдә кулланып җөмләләр төзү

Дәреслек белән эшли белү

 

36

 Билгесез үткән заман хикәя фигыль формасын кулланып  сорау бирү

1

 

 

 Билгесез үткән заман хикәя фигыль формасын кулланып  сорау бирү күнекмәләрен камилләштерү

Күнекмәләрне гамәлдә дөрес куллану

Тәрҗемә итү күнекмәсен ныгыту

 

37

  Кайда? кая? кайдан? сораулары

1

 

 

Кая? кайда? кайдан? сорауларының җөмләдә кулланылышы

Кая? кайда? кайдан? сорауларын диалогик һәм монологик сөйләмдә куллана белү

Сорауларны дөрес формалаштыра белү

 

38

 Билгесез үткән заман хикәя фигыльне ныгыту

1

 

 

 Билгесез үткән заман хикәя фигыльнең җөмләдә кулланылышын  ныгыту

 Фигыльнең билгесез үткән заман формасын дөрес тәрҗемә итү

Тәрҗемә итү күнекмәсен ныгыту

 

39

Алдында, янында, артында,  каршында бәйлек сүзләре

1

 

 

Бәйлек сүзләрне җөмләдә куллану күнекмәләре формалаштыру

Бәйлек сүзләр файдаланып, сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзү

Кагыйдәләрне аңлап кабул итү күнекмәләрен булдыру

 

40

 Хәзерге заман хикәя фигыль  формаларын ныгыту

1

 

 

Хәзерге заман хикәя фигыль  формаларын  сөйләмдә ныгыту

Фигыльнең  хәзерге заман формасын кулланып җөмләләр төзү

Гомумиләштерү , нәтиҗә ясау күнекмәләрен ныгыту

 

41

 “Хайваннар дөньясында” темасы буенча кабатлау дәресе

1

 

 

 Актив үзләштергән лексик берәмлекләрне  камилләштерү

 Грамматик категорияләрне язуда куллана белү

Лексик-грамматик нормаларның кулланышын үзләштерү

 

42

Чиреклек контроль эш

1

 

 

Өйрәнелгән лексик-грамматик материалның үзләштерелү дәрәҗәсен тикшерү

Грамматик кагыйдәләрне  дөрес куллана белү

Мөстәкыйль  эшли белү

К.эш

№3

43

Хаталар  өстендә эш

1

 

 

Язма эшләргә анализ ясау, хаталар өстендә эшләү

Үрнәк буенча аңлап эшли белү

Сүзлек, кагыйдәләр белән системалы эшләү

 

Кышкы уеннар (9 сәг.)

44

 Кыш билгеләре

1

 

 

 Яңа лексик берәмлекләр үзләштерү

 Кыш билгеләрен кулланып, сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзи белү

Өйрәнгән грамматик сруктураларны бәйләнешле сөйләмдә файдалану күнекмәләре булдыру

 

45

 Эшли белә төзелмәсе

1

 

 

 Эшли белә төзелмәсен үзләштерү

 Җөмләдә дөрес куллана белү

Охшатып эшли белү

 

46

Кебек, шикелле  бәйлекләрен  ныгыту

1

 

 

Бәйлекләр  белән җөмлә төзү күнекмәләрен ныгыту

 Бәйлекләрне җөмләдә дөрес кулану

Дәреслек белән эшли белү

 

47

  Таба, янына бәйлек сүзләре

1

 

 

Таба, янына бәйлек сүзләрен  үзләштерү

 Җөмләдә дөрес куллана  белү

Үз фикереңне әйтә белү

 

48

 Антоним сыйфатлар

1

 

 

 Антоним сыйфатларны аера белү

 Антоним сыйфатларны сөйләмдә дөрес куллану

Алган белемнәрне куллана белү

 

49

  Вакыт рәвешләре 

1

 

 

Яңа лексик берәмлекләр үзләштерү

 Русчадан татарчага дөрес тәрҗемә итү

Сүзлек белән эшли белү

 

50

  Яңа ел котлавы язу

1

 

 

 Грамматик күнекмәләр  активлаштыру

 Грамматик категорияләрне язуда куллана белү

Матур яза белү күнекмәләре

 

51

  Безнең мәктәптә Яңа ел бәйрәме

 

1

 

 

Лексик – грамматик күнекмәләрне камилләштерү,бәйләнешле сөйләм телен үстерү

Өйрәнгән грамматик категорияләрне диалогик һәм монологик сөйләмдә куллана белү

 Татар телендә  сүз басымы һәм хикәя ,сорау интонацияләрен  камилләштерү

 

52

 “Кышкы уеннар” темасы буенча кабатлау дәресе

1

 

 

 Актив үзләштерелгән лексик берәмлекләрне  камилләштерү

 Күнекмәләрне гамәлдә дөрес куллану

Өйрәнгән грамматик,лексик материаллар нигезендә мөстәкыйль рәвештә күнегүләр эшли белү

 

Минем дусларым (10 сәг.)

53

   Инфинитив + телим төзелмәсе

1

 

 

Инфинитив + телим төзелмәсен үзләштерү

 Җөмләдә дөрес куллана  белү

Сүзлек белән эш күнекмәләрен ныгыту

 

54

  Теләк белдерү формалары

1

 

 

 Теләк белдерү формаларын куллануны камилләштерү

  Теләк белдерү формаларын кулланып җөмләләр төзү

Кагыйдәне аңлап кабул итү күнекмәсен камилләштерү

 

55

 Җыю саны

1

 

 

 Җыю санының ясалышы белән танышу

 Җыю санын кулланып, җөмләләр төзү

Чагыштыру,нәтиҗә ясый белү

 

56

- чы/ -че сүз ясагыч кушымчалары

1

 

 

 Сүз ясагыч  - чы/ -че кушымчасын үзләштерү

 Яңа сүзләр ясый белү

Үрнәк буенча эшли белү

 

57

 Сорау җөмләләр

1

 

 

 Сорау җөмләләр төзү күнекмәләрен камилләштерү

 Күнекмәләрне гамәлдә дөрес куллану

Танып белү активлыгын үстерү

 

58

 Фигыльнең заман белән төрләнеше

1

 

 

Фигыльнең заман белән төрләнешен ныгыту

 Фигыльнең заман формаларын дөрес кулланып, җөмләләр төзү

Сүзлек белән системалы эшләү

 

59

Билгесез  киләчәк заман хикәя фигыльнең  зат – сан белән белән төрләнеше

1

 

 

 Билгесез  киләчәк заман хикәя фигыльнең  зат – сан белән белән төрләнешен үзләштерү

 Билгесез  киләчәк заман хикәя фигыльне төрле затта кулланып, җөмләләр төзү 

Дәреслек белән эшли белү күнекмәләрен ныгыту

 

60

  Кемдер, нидер, нәрсәдер билгесезлек алмашлыклары

1

 

 

 билгесезлек алмашлыкларын үзләштерү

 билгесезлек алмашлыклары булган җөмләләрне дөрес тәрҗемә итү

Тәрҗемә итү күнекмәсен ныгыту

 

61

Изложение

1

 

 

Орфографик,грамматик дөрес язу күнекмәләрен һәм бәйләнешле сөйләм телен үстерү

 Терәк сүзләр ярдәмендә текстның кыскача эчтәлеген яза белү

 

Эзлекле фикер йөртү

Изл.

№1

62

 Хаталар өстендә эш.

“Минем дусларым” темасы буенча кабатлау дәресе

1

 

 

Язма эшләргә анализ ясау һәм хаталар өстендә эшләү, өйрәнелгән яңа лексиканы активлаштыру

 Өйрәнгән грамматик структураларны күнегүләр эшләгәндә куллану

Кагыйдәләр белән эшли белү

 

Яз килә (12 сәг.)

 

63

 Фигыльнең заман белән төрләнешен

активлаштыру

1

 

 

 Фигыльнең заман белән төрләнешен ныгыту

 

Фигыльнең заман формаларын сөйләмдә куллана

белү

Лексик-грамматик нормаларның кулланышын үзләштерү

 

64

 Чөнки теркәгечле кушма җөмләләр

1

 

 

 Чөнки теркәгечен кушма җөмләдә куллану

кушма җөмләләр төзи белү

Үрнәк буенча эшли белү

 

65

 Инфинитив + ярый, инфинитив + ярамый  формалары

1

 

 

  Инфинитив + ярый, инфинитив + ярамый  формаларын үзләштерү

 Җөмләдә дөрес куллана  белү

Дәреслек һәм сүзлек белән системалы эшләү

 

66

8 нче март бәйрәме белән котлау язу

 

1

 

 

 Грамматик күнекмәләрне    камилләштерү

 Грамматик категорияләрне һәм яңа лексиканы язуда куллана белү

Матур язуны камилләштерү

 

67

Тезмә фигыльләр

1

 

 

 Тезмә фигыльләр турында төшенчә бирү

 Тезмә фигыльләр кулланып җөмләләр төзү

Алган белемнәрне гомумиләштерү

 

68

 Сүзлек диктанты (биремле)

1

 

 

 Актив үзләштерелгән лексик берәмлекләрне дөрес язу күнекмәләрен ныгыту

 Күнекмәләрне гамәлдә дөрес куллану

Дөрес язу күнекмәләре

С.д.

№3

69

 Кушма сүзләр, парлы сүзләр

1

 

 

 Кушма сүзләр, парлы сүзләр турында төшенчә бирү

 Кушма һәм парлы сүзләрне җөмләдә дөрес куллану

Танып белү активлыгын үстерү

 

70

 Фигыльләрнең зат –сан белән төрләнешен ныгыту

 

1

 

 

 Фигыльләрнең зат –сан белән төрләнешен ныгыту

 Җөмләдә дөрес куллана  белү

Мөстәкыйль рәвештә күнегүләр эшли белү

 

71

 Үтенечне белдерү формалары

1

 

 

Үтенечне белдерү формалары белән танышу

 Үтенечне белдерү формаларын кулланып  җөмләләр төзү

Төшенчә кагыйдә,закончалык-ларны аңлап кабул итү күнекмәләре

 

72

 Үтенечне белдерү формаларын ныгыту

 

1

 

 

 Үтенечне белдерү формаларын ныгыту

 

 Үтенечне белдерү формаларын җөмләдә куллану

Кагыйдә белән эшли белү

 

73

 “Яз килә” темасы буенча кабатлау дәресе

1

 

 

  Актив үзләштерелгән лексик берәмлекләрне камилләштерү

 Күнекмәләрне гамәлдә дөрес куллану

Яңа лексик материаллар нигезендә мөстәкыйль эшли белү осталыкларын булдыру

 

74

 Чиреклек контроль  эш

1

 

 

  Өйрәнелгән лексик,грамматик материалның үзләштерелү дәрәҗәсен тикшерү

Алган белемнәрне мөстәкыйль куллана белү

Кагыйдәләр белән эшли белү

К.эш

№4

75

Хаталар өстендә эш

1

 

 

 Контроль язма эшләргә анализ ясау,хаталар өстендә эшләү

 Грамматик кагыйдәләрне аңлап куллану

 

Үз-үзеңә контроль ясый белү күнекмәләре

 

Дүрт аяклы дусларыбыз (8 сәг.)

76

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы

1

 

 

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасын ныгыту

 Юклык формадагы

хәзерге заман хикәя фигыльне  җөмләдә дөрес куллану

Дәреслек белән эшли белү

 

77

 –сыз/ -сез аффикслары

 

1

 

 

 –сыз/ -сез аффиксларын үзләштерү

–сыз/ -сез аффикслы сүзләрне  дөрес тәрҗемә итү

Сүзлек белән эш күнек- мәләре

 

78

 Фигыльнең хәзерге һәм үткән заман формаларын активлаштыру

1

 

 

Фигыльнең хәзерге һәм үткән заман формаларын активлаштыру

 хәзерге һәм үткән заман фигыль формаларын диалогик һәм монологик сөйләмдә куллана белү  

Өйрәнгән грамматик структураларны бәйләнешле сөйләмдә  файдалану күнекмәләрен булдыру

 

79

 Кая? кайдан? кайда? сорауларын  ныгыту

1

 

 

Кая? кайда? кайдан? сорауларының җөмләдә кулланылышы

Кая? кайда? кайдан? сорауларын  кулланып , җөмләләр төзү

Сорауны дөрес төзи белү күнекмәләре

 

80

Буе  бәйлек сүзенең    килеш белән төрләнеше

1

 

 

 Буе  бәйлек сүзенең    килеш белән төрләнешен үзләштерү

 Буе  бәйлек сүзен    җөмлә төзүдә куллана белү

Кагыйдәләрне куллана белү

 

81

 Сорау җөмләләр төзи белү

 

1

 

 

Сорау җөмләләр төзи белү

күнекмәләрен камилләштерү

 Сорау җөмләләр төзү

 

Сорау интонациясен дөрес куллану

 

82

  Минем дүрт аяклы дустым. Хикәя төзеп язу

1

 

 

 Хикәя төзү күнекмәләрен камилләштерү

 Сүз тәртибен дөрес кулланып  җөмләләр төзү

Алган белемнәрне гомумиләштерү

 

83

 Дүрт аяклы дусларыбыз” темасы буенча кабатлау дәресе

1

 

 

 Лексик – грамматик күнекмәләрне камилләштерү

Диалогик һәм монологик сөйләмдә куллана  белү

Үз фикереңне әйтә белү кунекмәләре

 

Татарстан – туган ягым ( 6 сәг.)

84

 Татарстан Республикасының Дәүләт символлары

1

 

 

 Татарстан Республикасының Дәүләт символлары белән танышу

 Аларны кулланып җөмләләр төзү

Дәреслек белән эш күнекмәләре

 

85

 Ялгызлык  исемнәр

 

1

 

 

 Ялгызлык  исемнәр белән танышу

 Ялгызлык  исемнәрнең язылышын истә калдыру

Дөрес язу күнекмәләре

 

86

 Дәүләт музее структурасы

1

 

 

 Дәүләт музее структурасын үзләштерү

   Җөмләдә дөрес куллана  белү

Тәрҗемә итү күнекмәсен ныгыту

 

87

Исем + исем сүзтезмәсе

 

1

 

 

  Исем + исем сүзтезмәсен дөрес куллану күнекмәләрен камилләштерү

 

  Сүзтезмәләр төзи белү

Кагыйдәне аңлап кабул итү

 

88

 Сүзлек диктанты (биремле)

1

 

 

 Актив үзләштерелгән лексик берәмлекләрне дөрес язу күнекмәләрен ныгыту

 Күнекмәләрне гамәлдә дөрес куллану

Сүзлек белән системалы эшләү

С.д.

№4

89

 “Татарстан – туган ягым” темасы буенча кабатлау дәресе

1

 

 

 Тема буенча өйрәнелгән лексик-грамматик материалны  системалаштыру

 Диалогик һәм монологик сөйләмдә яңа өйрәнелгән лексиканы куллану

Сорауны дөрес итеп төзи белү,аңа тулы җаваплар бирү

 

Кояшлы җәй, ямьле җәй (13 сәг.)

90

  Җәй билгеләре

1

 

 

 Җәй билгеләрен белдергән лексиканы сөйләмдә активлаштыру

Сөйләмдә куллана

белү

Сүзлек белән системалы эшләү

 

91

 “Җәйге урманда” темасы буенча хикәя  төзү

1

 

 

 Җәй билгеләрен кулланып, хикәя язуга ирешү

 Сүз тәртибен дөрес кулланып , җөмләләр төзү

Эзлекле фикер йөртү күнекмәләрен үстерү

 

92

 Фигыльнең заман   формаларын ныгыту

1

 

 

 Фигыльнең заман  формаларын  күнегүләр өстендә ныгыту

фигыль формаларын диалогик һәм монологик сөйләмдә куллана белү  

Грамматик категорияләрне сөйләмдә куллана белү

 

93

  - ча, - чә кушымчалары

1

 

 

 - ча, - чә кушымчалы сүзләрне сөйләмдә ныгыту

   Җөмләдә дөрес куллана  белү

Кагыйдәне аңлап кабул итү

 

94

 Еллык контроль эш

1

 

 

 1-4 сыйныфларда өйрәнгән лексик-грамматик материалның үзләштерелү дәрәҗәсен тикшерү

 Грамматик кагыйдәләрне  дөрес куллана белү

Мөстәкыйль  эш күнекмәләре

К.эш

№5

95

 Хаталар өстендә эш

1

 

 

 Контроль язма эшләргә анализ,типик һәм индивидуаль хаталарны ачыклау,хаталар өстендә эшләү

Грамматик кагыйдәләрне аңлап,хаталарны төзәтү

Эшчәнлеккә үзбәя куя белү

 

96

 Киләчәк заман хикәя фигыль формаларын ныгыту

1

 

 

 Киләчәк заман хикәя фигыль формаларын ныгыту

 Фигыльнең киләчәк заман формасын җөмләдә ныгыту

Гомумиләштерү күнекмәләре булдыру

 

97

“Минем дусларым”. Фигыль формаларын монолог аша ныгыту

1

 

 

Фигыль формаларын монолог аша ныгыту

фигыль формаларын   монологик сөйләмдә куллана белү  

Кагыйдәләрне бәйләнешле сөйләмдә куллану

 

98

“ Кояшлы җәй, ямьле җәй” темасы буеча кабатлау дәресе

1

 

 

Лексик – грамматик күнекмәләрне камилләштерү

 Күнекмәләрне гамәлдә дөрес куллану

Үз фикереңне эзлекле һәм тулы итеп әйтә белү

 

99

 Өйрәнгән грамматик структураларны ныгыту

1

 

 

 Грамматик  берәмлекләрне  ныгыту

 Грамматик категорияләрне язуда куллана белү

Белемнәрне системалаштыру күнекмәләре булдыру

 

100

Өйрәнгән лексик –грамматик материалны ныгыту

1

 

 

 Лексик –грамматик материалны ныгыту

 Җөмләдә дөрес куллана  белү

Лексик- грамматик нормаларның кулланышын үзләштерү

 

101-102

 Кабатлау, йомгаклау дәресләре

1

 

 

 Үтелгәннәрне гомумиләштереп кабатлау

 Өйрәнгән грамматик структураларны күнегүләр эшләү барышында  һәм диалогик,  монологик сөйләмдә куллану

 Өйрәнгән грамматик,лексик материалларга таянып,мөстәкыйль рәвештә күнегүләр эшли белү

 

 

                                                                 Белем бирү эчтәлегенең мәҗбүри минимумы.
                                                          Грамматик минимум.   

 

9.      Татар телендәге хәреф – аваз системасына анализ бирә белү.

10.  Исемнәрнең килеш кушымчаларын сөйләмдә дөрес куллана белү.

11.  Исемнәрне күплек санда тартым белән төрләндерү.

12.  Маратның китабы төзелмәсен сөйләмдә куллану.

13.  Кушма парлы исемнәрнәрнең  мәгънәләрен аңлап, сөйләмдә куллану.

14.  Кадәр,соң бәйлекләре белән таныштыру.

15.  Чагыштыру, артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатларның мәгънәләрен аңлап, сөйләмдә куллану.

16.  Монда, анда күрсәтү алмашлыкларын сөйләмдә куллану.

17.  Мин, син, ул зат алмашлыкларын иялек,юнәлеш, урын-вакыт килешендә төрләнешен сөйләмдә куллану.

18.  Билгесез үткән заман хикәя фигыльне III зат берлек санда сөйләмдә куллану.

19.   Татар һәм рус телләрендә җөмләдәге сүз тәртибе белән таныштыру.

20.  Иртәгә эшлим конструкциясе белән таныштыру.

 

 

 

Орфографик һәм орфоэпик минимум.

1.      Сүз басымын дөрес куя белүгә ирешү, рус сүзләре белән чагыштырып күрсәтү.Басымлы иҗекләрне һәм сүзләрне дөрес уку һәм матур язу күнекмәләре булдыру.Басымның үзенчәлекле очракларын белү.

2.      Җөмлә ахырында нокта, сорау, өндәү билгеләрен куеп, язу күнекмәләрен гомумиләштерү.

3.      Орфоэпик һәм орфографик яктан сөйләмне оештыру эшен тирәнәйтү

 

                                                                           Тыңлап аңлау.                                                                        

Укытучының дәрес, уен ситуацияләре  белән бәйле сорауларын, күрсәтмәләрен аңлау;

тыңлаганда  җөмлә.сүз чикләрен билгеләү,интонацияне аеру;
сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, грамматик формаларны бер-берсеннән ишетү аша аера белү;
 сүзләрне, җөмләләрне тыңлап, тәрҗемә итә белү;

ишеткән сөйләмнең, җөмләнең эчтәлегенә төшенү.
                                               
                              Диалогик сөйләм.
Өйрәнелгән эчтәлек нигезендә әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, сорау куя, җавап бирә, кире кага, раслый белү;

күрсәтелгән темалар буенча укытучының сорауларына җавап бирү һәм сораулар куя белү;

дәреслектә бирелгән үрнәк диалогларны сәнгатьле итеп уку,сөйләү һәм охшаш диалоглар төзү, программада күрсәтелгән  коммуникатив максатлар буенча әңгәмәдә катнаша алу.

                                                                                 Монологик сөйләм.

Җанлы һәм җансыз предметларны сурәтләп сөйли белү;

тәкъдим ителгән план, терәк сүзләр ярдәмендә укылган өзек яисә караган рәсем буенча,өйрәнелгән  җөмлә төрләрен файдаланып, хикәя төзү;

укыган хикәяләрнең эчтәлеген сөйли белү;

үзе, гаиләсе һәм дуслары турында кечкенә информация бирү.

                                                                                 Уку

Татар алфавитындагы хәрефләрне таный белү;

 хәреф-аваз системасын аер, татар теленә генә хас булган авазларны дөрес әйтеп  укый белү;

дәреслектә уку өчен бирелгән җөмләләрне , текстларны дөрес интонация белән укый белү;

текстагы тыныш билгеләренә карата тиешле пауза һәм интонацияләрне үтәү, өтерләр янындагы сүзләрне тиңдәшлек, эндәшү интонацияләре белән уку;

кечкенә күләмле шигырьләрне яттан сөйләү;

укыганда сүзлекләр куллана белү.

 

                                                                                   Язу .

Татар алфавитындагы хәрефләрне дөрес матур яза белү;                                                                                                                                                                  

 дөрес күчереп язу күнекмәсен булдыру;                                                                                                                                                                                                  бәйрәмнәр белән котлау, чакыру кәгазьләре язу;                                                                                                                                                                                              конверт һәм дәфтәр тышына яза белү,                                                                                                                                                                                              программада күрсәтелгән темалар буенча, терәк сүзләр кулланып, хикәя күнекмәләре формалаштыру                                                                                                                                                     

 

 

 

                                                          Гомумбелем күнекмәләрен бәяләүнең критерийлары һәм нормалары

                                                                 Язма һәм телдән эшләрнең күләме һәм аларны бәяләү:

 

 

 

Эш төре

4 нче сыйныф

       1

Тыңлап аңлау (минутларда)

0.3-0,5 минут

       2

Диалогик сөйләм (репликалар саны)

6 реплика

       3

Монологик сөйләм (фразалар саны)

7фраза

4

Уку

45-55 сүз

5

      

Язу:

 

Күчереп язу

5-6 җөмлә

Сүзлек диктанты

8-9 сүз

Сочинение өйрәтү характерында

5-6 җөмлә

 

                                                                                Сүзлек диктантын бәяләү

Пөхтә язылган, хатасы булмаган эшкә “5” ле куела.

Бер-ике орфографик хаталы яки бер-өч төзәтүе булган эшкә “4” ле куела.

Өч-биш орфографик хаталы яки 4-5 төзәтүе булган эшкә “3” ле куела.

Алты яки артыграк орфографик хаталы эшкә “2” ле куела.

 

                                                                               Диалогик сөйләмне бәяләү.

Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзегәндә, “5” ле куела.

Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әмма репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2-3 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлекле диалогик сөйләм төзегәндә,”4” ле куела.

Өстәмә сораулар нигезендә генә әңгәмә кора алганда, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында 4-6 хата җибәреп, эчтәлеген бозып диалогик сөйләм төзегәндә, “3” ле куела.

 Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча диалог төзи алмаганда, “2” ле куела.

                                                                               Монологик сөйләмне бәяләү.

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча әйтелеше, грамматик төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле булган монологик сөйләм өчен “5” ле куела.

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелгән, әмма аерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формаларында яки җөмлә төзелешендә 2-3 хатасы булган монологик сөйләм өчен “4” ле куела.

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелмәгән, сүзләрнең әйтелешендә, җөмлә төзелешендә 4-7 хатасы булган монологик сөйләм өчен “3”ле куела.

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча монолог төзи алмаганда, “2” ле куела.

                                                                                   Укуны бәяләү.

Сүзләр саны- 45-55,  Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген тулаем аңлап, авазларны һәм сүзләрне дөрес әйтеп, басымны дөрес куеп, сәнгатьле һәм аңлаешлы тизлектә укыганда, “5” ле куела.

Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген тулаем аңлап, авазларны һәм сүзләрне дөрес әйтеп, басымны дөрес куеп, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп, әмма 2-3 орфоэпик хата җибәреп укыганда, “4” ле куела.

Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген өлешчә аңлап,4-6 тупас орфоэпик хата җибәреп укыганда һәм уку тизлеге акрын булганда, “3” ле куела.

Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген бөтенләй аңламыйча, орфоэпик кагыйдәләрне бозып, 7дән артык әйтелеш хатасы җибәреп һәм уку тизлегенә куелган таләпләрне сакламыйча укыганда, “2 ле куела.       

                                                                       Тыңланган текстның эчтәлеге буенча

                                                                     сорауларга язмача җавап бирүне бәяләү.

Тыңланган текстның эчтәлеген тулаем аңлап, тәкъдим ителгән барлык сорауларга язмача дөрес җавап бирелгән, 1 орфографик хатасы яки эчтәлеккә караган 1 хатасы булган эшкә “5”ле куела.

Тыңланган текстның эчтәлеген аңлап, тәкъдим ителгән барлык сорауларга дөрес җавап бирелгән, әмма 2-3 орфографик, 3 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 2-3 хатасы булган эшкә “4”ле куела.

Тыңланган текстның эчтәлеген өлешчә аңлап, тәкъдим ителгән сорауларга төгәл җавап бирелмәгән, 5 орфографик, 5 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 4-5 хатасы булган эшкә “3”ле куела.

Тыңланган текстның эчтәлеге буенча тәкъдим ителгән сорауларга бирелгән җавапларның яртысы дөрес булмаса, 6 орфографик, 6 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 5тән артык  хатасы булган эшкә “2”ле куела.

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Рабочая программа по татарскому языку 4 класс"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Товаровед-эксперт

Получите профессию

Секретарь-администратор

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

 "Описание материала:

Рус телендә белем бирүче дуртьеллык башлангыч мәктәпнең 4 нче сыйныфы өчен татар теленнән эш программасы (Хәйдарова Р.З.) Эш программасы аңлатма язуыннан һәм эчтәлектән тора..Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелә:

1.Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы “Татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты”, Казан, 2008.(Белем бирүнең вакытлы дәүләт стандартларын раслау турында Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән мнистрлыгы боерыгы № 499/09 4 март 2009 ел.)

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 661 775 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 19.11.2013 1348
    • DOCX 245 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Шарипова Фания Саетгараевна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Шарипова Фания Саетгараевна
    Шарипова Фания Саетгараевна
    • На сайте: 8 лет и 9 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 15572
    • Всего материалов: 16

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Няня

Няня

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 282 человека из 66 регионов
  • Этот курс уже прошли 849 человек

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 33 человека из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 153 человека

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 483 человека из 70 регионов
  • Этот курс уже прошли 2 326 человек

Мини-курс

Психологические концепции и практики

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 23 человека из 16 регионов

Мини-курс

GR: аспекты коммуникации и взаимодействия с государственными органами

2 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Социальная и поведенческая психология

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 29 человек из 17 регионов