Инфоурок / Другое / Конспекты / Урок татарской литературы «Әмирхан Еникиның «Әйтелмәгән васыять» әсәре буенча йомгаклау дәресе»

Урок татарской литературы «Әмирхан Еникиның «Әйтелмәгән васыять» әсәре буенча йомгаклау дәресе»



Московские документы для аттестации!

124 курса профессиональной переподготовки от 4 795 руб.
274 курса повышения квалификации от 1 225 руб.

Для выбора курса воспользуйтесь поиском на сайте KURSY.ORG


Вы получите официальный Диплом или Удостоверение установленного образца в соответствии с требованиями государства (образовательная Лицензия № 038767 выдана ООО "Столичный учебный центр" Департаментом образования города МОСКВА).

ДИПЛОМ от Столичного учебного центра: KURSY.ORG


библиотека
материалов


Ә.Еникинең “Әйтелмәгән васыять”

әсәре буенча

йомгаклау дәресе


Максат 1.Әдәби әсәр буенча алган белемнәрне билгеле бер

системага салу, алдагы дәресләрдә өйрәнелгәннәрне

ныгыту,сәйләм телен үстерү.

2.Халкыбызның йолалары, гореф-гадәтләре турында

белемнәрне тирәнәйтү.

3. Аналарга карата мәрхәмәтлелек сыйфатлары

тәрбияләү.


Материал Татар урта гомум белем мәктәбе 6 нчы сыйныф өчен

дәреслек,

Ачык дәрес” гәҗите №6 2006. “Мәгариф” журналы №12 2008,

Әйтелмәгән васыять” әсәре.


Җиһазлау. Дәреслек, карточкалар, презентация.


Дәреснең тибы. Йомгаклау дәресе.


Метод. Фикер алышу, әңгәмә, сорауларга җаваплар.


Техник чаралар: компьютер.


1. Оештыру өлеше.

- Исәнләшү:

Исәнмесез, укучылар,

Хәерле көннәр сезгә!

Зиһен һәм тел ачкычлары

Телимен һәммәгезгә.

- Укучылар әдәбият дәресен башлыйбыз. Үткән дәресләрдә Ә.Еникинең “Әйтелмәгән васыять”әсәре белән таныштык. Өй эше язучының биографиясен, иҗатын һәм әсәрнең эчтәлеген сөйләргә әзерләнергә иде.

2.Өй эшен тикшерү.

- Ә хәзер, аның биографиясен кайсыгыз сөйләп үтәр.

(Ә.Еники 1906 елның 2 нче мартында Башкортстанның Благовар районы Яңа Каргалы авылында дөняга килә. Әтисе Нигъмәтҗан-җитез хәрәкәтле, ачык күңелле, жор сүзле, уен –көлке яратучан кеше була. Ул матур җырлаган, гармунда уйнаган, оста биегән. Әнисе Бибихәдичә - сабыр холыклы, акыллы хатын булган. Ләкин аны тормыш иркәләмәгән. Яшьли әти-әнисез калган. Нигъмәтҗанга кияүгә чыга. Ләкин гаиләнең баладан бәхете булмый. 9 бала бер-бер артлы туып, күпмедер үскәч, я кызамыктан, я чәчәк авыруыннан үлеп китәләр. 10 нчы бала булып дөньяга Әмирхан килә.Аннан аңа 2 яшь вакытта энесе Илдархан туа.Алар Дим буена урнашкан Дәүләкәнгә күчеп китәләр белемне мәдрәсәдә ала. Анда бик бай китапханә була. Әмирхан китаплар алып укый 1925 елда Ә.Еники сәнгать мәктәбенә укырга керергә Казанга килә. 1 елдан Казан университеты каршындагы рабфакка укырга керә. 1927-1931 елларда Донбаста наданлыкны бетерү курссларында укыта. 1941-1945 елларда Ватан сугышында катнаша. Армиядән кайткач “Казан утлары”журналында әдәби хезмәткәр, радио комитетында тапшырулар бүлеге редакторы булып эшли. 1953 елда язучылык хезмәтенә күчә. Аңа Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге бирелә. Ул Татарстанның халык язучысы. Өлкән язучыбыз Ә.Еники 2000 елның 16 февралендә Казанда вафат була.

- Ярый, яхшы Алинә. Рәхмәт.

- Укучылар, сез Ә.Еникинең нинди әсәрләрен беләсез? (“Бала”, “Рәшә”, “Саз чәчәге”, “Әйтелмәгән васыять”).

- Әйе, бик дөрес. Үткән дәрестә без нинди әсәрен укыдык? (“Әйтелмәгән васыять” әсәре).

- Ә хәзер укучылар, мин сезгә бер өзек сөйләп китәм. Бу өзек кайсы әсәрдән алынган. (....)(талгын гына музыка астында)

3.Белем һәм күнекмәләр ныгыту.


- Бу өзек Ә.Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәреннән.

- Әйдәгез, хәзер әсәрнең үзенә күчәбез. Әсәрдә төп геройлар кемнәр? (Акъәби һәм аның балалары).

- Әсәрдә Акъәби болында нәрсә җыйнап йөри?

- Көмешләнеп дулкынланган кылганнар арасында ак яулык бәйләгән, алъяпкыч япкан, ябык кына бер әби кизәк җыйнап йөри. Ул шул кизәкләрне җыеп өйен җылыта, казан астына тыгып аш пешерә, ул утын урынына бик әйбәт. Акъәби авыл карты Миңлебай белән очраша. Үзенең авырый башлавын әйтә. Чыннан да, әби көннән-көн хәлсезләнә. Аны күршесе Гарифә төрле дару үсемлекләре белән чәй эчертә.

- Укучылар, Акъәбинең тормыш юлы ничегерәк хәтердә калды?

- Алар гаиләсе Юлкотлыда гади генә гомер итә, әти-әнисе дүрт бала тәрбияләп үстерә. Авыл мәктәбен тәмамлагач, дүртесе дә шәһәргә китә. Югары белем алып зур кеше булалар. Карты исән чакта әби ялгызлыкны сизми, әмма карты үлгәч бөтенләй ялгыз кала. Балаларын көтеп, көннәрен, елларын үткәрә.

- Балалары кем булалар соң?

- Олы улы Суфиян (отставкага чыккан полковник) биш бала үстерә. Кызы Гөлбикә фәнни институтларның берсендә гыйльми эштә, кияве дә җаваплы вазыйфа башкара. Тагын бер кызы Пермь өлкәсендә врач. Иң кече улы, институтны бетергәч Казахстанга җибәрелгән.

- Әйе укучылар, димәк, балалары зур кешеләр булып үсеп җиткәннәр. Билгеле инде, Акъәби балалары белән бик горурлана, ләкин шулай булса да, аңа нәрсәдер җитми: Акъәби гомер үткән саен боега бара. Моның сәбәбе нәрсәдә соң?

- Шәһәр тормышы белән яшәгән балалар әкеренләп туган авылдан, туган туфрактан бизә. Акъәби дә балалары белән аралары ераклашуын сизеп бик борчыла, аларны сагына. Шәһәр белән авыл арасы 120 километр гына булса да, дөньяның әллә кайсы почмакларына барып йөрүче уллары һәм кызлары әниләре янына кайтмыйлар.

- Укучылар, соңгы елларда аның кайсы баласының вакыты була?

- Өлкән улы Суфиян инде отставкада, аның шәхси машинасы да бар, балалары зур үскән, аның әнисе янында булырга мөмкинлеге күбрәк. Ләкин ул кайтмый йә ял итә, йә хатыны ягына урыс туганнарына Саратовка китеп бара. .

-Ни өчен Суфиян шундый ваемсыз икән? Җавап эзләп карыйк әле?

-Суфиян рус кызына өйләнә. Балаларына туган телен бөтенләй өйрәтмгән. Гаиләдә бары тик рус телендә генә аралашалар. Оныклары: Генадий, Татьяна, Светлана, Борис, Рита бик яратса да, моның өчен аның йөрәге әрни.

- Әйе, бик дөрес. Кыскасы буыннар арасында бәйләнеш өзелә.

- Әби ни өчен туган авылын, гомер иткән нигезен ташларга мәҗбүр соң!?

- Акъәби аврый башлый. Башта балаларына әйтеп борчыйсы килми. Шулай да күршеләре һәм авылның бригадиры әбинең балаларына хәбәр җибәрәләр. Кызы Гөлбикә кияве белән кайтып Акъәбине шәһәргә алып китә.

- Укучылар, менә Акъәби шәһәрдә, ул аерым бүлмәдә ята аның янына балалары килә. әбинең аңа күңеле була. Шулай да Акъәбине аңлаучы берәү табыла, ул кем укучылар?

- Кунаклар арасында шактый олы яшьтәге бер шагыйрь була. Ул килгән саен Акъәби янына кереп хәлен белешә, бик якын итеп сөйләшә. Әби аңа яшь леген туган үскән гомер иткән җире, балаларытурында сөйли, күңелен бушата. Шагыйрь аны әнисе урынына күрә.

- Ни өчен укучылар, авыл халкы әбине Акъәби дип йөртәләр?

- Чөнки, әби башта кыз чагында Аксылу, кияүгә чыккач Аккилен, аннары Акҗиңгә ә хәзер Акъәби дип йөртәләр.

- Димәк гомер буена ак кеше булган, ак күңелле, пакъ күңелле кеше. Ләкин андый кешеләр бик сирәк.

-Укучылар, Суфиянның балалары барлыгын беләбез әГөлбикәнең балалары бармы?

- Әйе, әбинең иң яраткан оныклары алты яшьлек Равилә, дүрт яшьлек Гүзәле бар. Алар әбиләре белән туган телләрендә сөйләшәләр, әбине бик яраталар.

- Ярый яхшы. Ике өч атнадан әби начарлана бара ашамый, эчми, ябыга, тавышы да бетә. Балалары аны тынычландыралар, әби балаларына нәрсә әйтергә тели?

- Акъәби үзенең сөңгы васыятен әйтергә ашыгаәмма әйтә алмый, шуңа күрә әсәрнең исеме дә “Әйтелмәгән васыять” дип атала.

- Укучылар, әбинең васыятен әсәрдән табып укыгыз әле (....)

-Укучылар, ни өчен күмдерегә тели.

- Чөнки татар халкының шундый йоласы бар. Әйе укучылар, әбинең иң зур теләге үтәлдеме соң?

- Юк шул, балалары зур кешеләр булсалар да, газиз әниләренең соңгы васыятен үтәмәделәр, алай гына да түгел өч көн гомере калаган Акъәбинең квартираларында үлмәсен, үзләренә мәшәкать булмасын дип больницага илтеп салалар. Ул шунда җан бирә. Соңгы минутларында авызына су тидерүче дә булмый.

- Соңгы юлга ничек озаталар соң әбине? Монысын инде хич кенә дә гафу итмәслек итеп башкардылар. Гомер буе мөселманча яшәгән Акъәбине юмыйча, кәфенгә төрмичә, бер чиста күлмәген кидереп, башына мөселманча иттереп ак батист яулык бәйләп гәүдәсен кызыл табутка салдылар. Табут әйләнәсенә чәчәкләр куйдылар хастаханәдән туры кабергә озаттылар.

-Акъәбинең киемнәрен кая куялар?

-Укучылар, әйтегез әле,әгәр сез Акъәби урнында булсагыз,ни эшләр идегез?Әбинең рухын рәнҗетмәскә нинди юллар бар иде соң?

-Иң дөресе-әбине мөселманча күмәргә иде. Суфиян Акъәбине үз квартирасына алып кайтырга тиеш иде. Шунда әби җан бирсен, шуннан соң гына озатырга тиеш иде.

- Минемчә, иң дөресе - әбине алар туган авылларына алып кайтып карты белән янәшә күмергә тиешләр иде.

- Әтиләре турында сүз чыкты, укучылар, алар бит әле әтиләре алдындагы бурычны да үтәмәгәннәр икән, хәтерләгез әле, Акъәби исән чакта карты турында ни әйтергә теләгән иде?

- Авыл читендә канау белән әйләндереп алынган кичкенә зиратта аның гәүдәсе ята. Баш очында ташы юк. Балалары аның каберен дә белми.

- Әйе, бик дөрес. Машиналар сатып алырга хәлләреннән килә, әтиләренең каберенә таш яздырып куярга хәлләреннән килми. Бу күңел саранлыгыннан, кешесезлектән. Ә.Еники безгә бу әсәре аша кешеләрнең күңелләре тупаслана баруын, җир йөзендә мәрһәмәтсезлекнең тамыр җибәрүен 1965 елда ук искәрткән. Без әниләр алдында барыбыз да бурычлы. Аны аңлап кына бетермибез. Ә әлегерәк ярлы яшәсәләр дә, кешеләрнең күңеле бай, ата-анага хөрмәте зур булган. Уллары булган ата-ана һич тә ялгызлык күрмәгән. Балалар да ана каргышыннан курыккан. Ни өчен шулай булган дип уйлыйсыз, укучылар?

- Минемчә, кешеләр диннән, Алладан курыкканнар. Кешеләр күбрәк авылларда яшәгәннәр, авыл кешесе мәрхәмәтле, яхшылык эшләргә тырышкан. Хәзер кеше оялмый, аналар – балаларын, балалар – аналарын ташлый. Бу бик аянычлы хәлләр. Чыннан да, безнең татар халкы балалары бик дөрес тәрбияләнгән бит. Элегрәк татар халкы эчүчелек белән шөгылләнмәгән, мәрхәмәтле булган.

Менә күп кенә язучыларыбыз, шагыйрьләребез әниләр турында әсәрләр, шигырьләр язалар. Сез нинди шигьләр, әсәрләр беләсез соң?

(...)

Укучылар, мин дә сезгә бер риваять сөйләп китим әле.

(...)

- Укучылар ә хәзер карточкалар өләшеп чыгам. Хәзер шуларны эшләп алырбыз.

4. Ныгыту:

  • Укучылар, Ә.Еники нинди темага әсәрләр язган?

  • Ни өчен язучы әсәрне әйтелмәгән васыять дип атый?

  • Балаларының әниләренә карата мөнәсәбәтләре нинди?

  • Язучы бу әсәре белән ни әйтергә тели?

5. Билгеләр кую.

6. Өй эше:Минем яраткан образым дигән темага инша.


Ярый, укучылар, яхшы. Әдәбият дәресен тәмамлыйбыз.

Сау булыгыз.




7


Очень низкие цены на курсы переподготовки от Московского учебного центра для педагогов

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 65% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: KURSY.ORG


Краткое описание документа:

 "Описание материала:

Әмирхан Еникиның «Әйтелмәгән васыять» әсәре буенча йомгаклау дәресе. Әмирхан Еникиның тормыш юлы, биографиясе кабатлап, искә төшереп кителә, әсәрләренә кабат тукталабыз. Төп игътибарны «Әйтелмәгән васыять» әсәренә юнәлтәбез. Аналар һәм балалар арасындагы проблемаларны билгелибез. Аналарга карата мәрхәмәтлелек сыйфатлары тәрбияләү- төп максатларыбызның берсе булып тора. Әсәрнең эчтәлеген кабат искә төшереп китәбез, анда күрсәтелгән проблемаларны бүгенге көндә еш очрауларын ассызыклап үтәбез, алар кабатланмасын өчен ниләр эшләргә кирәклеген төшенәбез.

Общая информация

Номер материала: 21298112002

Похожие материалы

Получите наградные документы сразу с 38 конкурсов за один орг.взнос: Подробнее ->>