Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Урок на тему «Татар теле- дуслык теле»
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Другое

Урок на тему «Татар теле- дуслык теле»

библиотека
материалов



Яр Чаллы шәһәре 51 нче урта мәктәбе

Татар теле – дуслык теле

(Әдәби музыкаль кичә)

Салмак кына татар көе яңгырый. Сәхнәгә 2 алып баручы чыга.


1 а.б. – Хәерле көн хөрмәтле килгән кунаклар, укытучылар, укучылар!

Хәерле” дип бала битен юган,

Хәерле” дип туйлар уздырган.

Шуңа күрә йөзе иман нурлы

Ә эшләре һәрчак уң булган.

2 а.б.Әби – бабай гадәтләре белән

Хәерле” дип башлыйк эшләрне.

Хәерле иртә”, “Хәерле көн” телик

Хәерле” дип башлыйк –

Татар теле - дуслык кичәне.


1а.б. – Тел, тел дибез, нәрсә соң ул тел?

2 а.б. “Авыз күрке – тел, тел күрке – сүз, - ди халык.

1 а.б. Тел кешеләрнең аралашуы өчен бик әһәмиятле чара.

2 а.б. “ И туган тел, и матур тел әткәм - әнкәмнең теле...” – дигән бөек Тукаебыз, һәм ул мең тапкыр хаклы. Ни өчен дип уйлыйсың ....?

1 а.б. Туган тел төшенчәсенә зур мәгънә салынган. Чөнки ул – Ватан, туган җир, ата – ана сүзләре белән бер үк дәрәҗәдә торучы бөек, изге һәм кадерле сүз. Ул телгә баланы аның иң газиз,иң якын кешесе – анасы өйрәтә, шул телдә аңа бишек җырларын җырлый, иркәли, юата. Шуңа күрә ана теле дип атый, шулаймы ,....?

2 а.б. Әйе, ...... , бик дөрес.


Т.Миңнуллиннның “Тал бишек” җыры яңгырый.

Сәхнәгә татар хатын кызы киеменнән бала тотып 1 укучы кыз чыга. Музыка туктый. Бала тоткан ана урындыкка барып утыра. “Бишек җырын” җырлый.

Әлли-бәлли итәр бу,

Йокыларга китәр бу,

Бәү-бәү итеп, күз йомып,

Изрәп кенә китәр бу.

Әлли итәр бу бала,

Бәлли итәр бу бала,

Үз халкына, иленә

Хезмәт итәр бу бала.


Ак озын күлмәктән фәрештәләр (4 кыз) “Тал бишек” көенә биеп чыга. Ана һәм баланы уратып алып бииләр. 1нче фәрештә анадан баланы алып, балага теләк тели һәм икенчесенә бирә.

1ф. Нәсел агачын дәвам итүче бул, улым!

2ф. Сау – сәламәт, миһербанлы, зирәк акыллы бул!

3ф. Әти - әниеңә сөенечләр китереп яшә! Олыны олы ит, кечене кече ит!

4ф. Якты йолдыз булып балкы, туган телеңне яклаучы һәм саклаучы бул, балам!

Анага баланы биреп, ана һәм баланы уратып әкрен генә биеп чыгалар.


Сәхнәгә алып баручылар чыга.

1 а.б. Тел халыкның рухи байлыгы. Ул милләт белән туа, үсә, камилләшә. Татар теле аралашу өчен иң камил һәм иң җайлы телләрнең берсе.

Татарча да яхшы бел,

Русча да яхшы бел...

дип яза бит шагыйрь Шәйхи Маннур.

2 а.б. Әйе, элек башка милләтләр белән аралашу теле булып – рус теле санала иде. Ә хәзер безнең дәүләт теле булып – татар һәм рус теле санала. Татарстанда яшәүче барлык милләт балалары татар телен өйрәнәләр. Безнең шәһәребездә дә төрле милләт балалары белем ала. Алар татар телен теләп өйрәнә һәм сөйләшә.

1 а.б. Татар халкы гомер гомергә башка млләт вәкилләре белән дус тату яшәгән.

2 а.б. Әйе, бу Т.Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр” пьесасында да чагылыш тапкан.Әлмәндәр карт күрше рус карты Евстигней белән дус булып яши.

Сәхнә артыннан : “Альмандар! ай Альмандар! - дип кычкырган Евстигней тавышы ишетелә.

1 а.б. Әнә үзләре дә чыга. Сезнең каршыда Кадер мәктәбе укучылары.

Әлмәндәр. Здич мин, Ястәгнәй.

Евстигней. Син – шайтан, Альмандар. Кая качтың? Бакча чыгам – син юк. Аптыраш. Бригадирга барам, ат бир айтам, Альмандар барам. Начар. Альмандар. Дус качкан, начар. Килям. Ызба керям – юк. Тыңлыйм – гур – гур – гур – син тавыш.

Әлмәндәр. Садис, Ястәгнәй. Малы – малы балакаем. Сын, сноха, дучка Хәмдебану сидим балакаем, хураша. День идет, сулныцы идет.

Сәхнәгә Хәмдебану чыга.

Евстигней. Яхшимисез?

Хәмдебану. Зрастуй, Ястәгнәй дәдәй, зрастуй. Старик ни слушай. Маклашка давай. Один сад ходит, писнә пают.

Әлмәндәр. Сез генә оста инде.

Евстигней. Ничево! Якши, якши, якши, килин. Ну, как кайткан? Мин курыккан.

Хәмдебану. Әйдә әти, әйдә Ястәгнәй дәдәй в дум чәй пит.

Әлмәндәр. Әйдә Ястәгнәй.

Ястигней. Ну айда, айда.

2 а.б. Сәнгатьне яратмаган, җырламаган, биемәгән халык булмый инде ул. Безнең халык элек – электән җырлап, биеп, күңел ачып яшәгән. Әйдәгез 5 нче мәктәп кызлары башкаруында татар халык биюен карап үтик.

Сәхнәгә ана белән кечкенә улы чыга.

Әнисе : “ Әйдә инде, улым, тизрәк, садикка соңга калабыз бит.

Улы : Хәзер, әнием.

Әнисе. Тагын ни булды?

Улы : Син дөрес әйтмисең, әнием. Без бит садикка түгел, бакчага соңга калабыз. Дөрес әйт, әнием. Мин бит татар малае.

(Г.Гыйльманов «Татар малае»)

Чатнатып сөйләшәм

Үз ана телемдә.

Башымда – чигүле,

Каюлы түбәтәй.

Догалар укырга өйрәтә дәү әтәй.

Тәүфыйклы булырга

Кирәген беләм мин.

Чын татар малае

Йөрәгем белән мин!

1 а.б. ...... , бөек шәхесләребез турында уйлыйбыз да: “ Алар каян

көч алган?”- дип куябыз.

2 а. б. ....... , ул көч – халыкта, туган җирдә, туган телдә...

Ул көч –халык көйләрендә, халык моңнарында.

Татар җыры ерак тарихлардан

Алып килә халык хәтерен.

Оялчан да, моңлы, ягымлы да,

Үзе салмак, үзе дәртле ул.

Иң җылы хисләр, иң матур тойгылар татар җырлары, татар моңнары аша безнең күңелләребезгә үтеп керә..

1 а.б. Сезнең каршыда татар гимназиясе укучылары (Җыр)


2 а.б. ......, безнең мәктәпләребез арасында татар –рус телләреннән тыш тагын үз туган телен – чуваш телен өйрәнүче мәктәп тә бар икән.

1 а.б. Шулаймыни, кайсы мәктәп ул?

2 а.б. Әйдә бирегә аларны чакырыйк.

1 а.б. Басыгыз, дуслар, басыгыз

Биегәнне күрсеннәр.

Баскан җирдә ут чыгара

Безнең кызлар дисеннәр.

2 а.б. Бие әйдә, бие әйдә,

Аякларың талмасын!

Яшь вакытта биеп калыйк

Үкенечкә калмасын, - дип такмаклаган безнең халык.

Әйдә , ...., без дә мәктәп кызларының биюен карап китик.

1 а.б. Һәр халыкның туган теле – аның мәдәнияты, тарихы көзгесе. Шуңа да телебез сафлыгы, матурлыгы, аһәңлеге өчен барыбыз да армый – талмый көрәшергә, эшләргә кирәк. Бары тик шул очракта гына без телебезне саклап кала алачакбыз.

2 а.б. Хөрмәтле килгән кунаклар,кадерле укытучыларыбыз һәм укучылар! Безнең “Татар теле – дуслык теле” дип исемләнгән кичәбез ахырына да якынлашты. Кичәне шундый шигъри юллар белән тәмамлыйсы килә :

Тел ачылгач әйтә алсаң : “Әни!” – дип,

Тел ачылгач әйтә алсаң : “Әти!” – дип,

Күзләреңә яшьләр тыгылмас,

Туган телең әле бу булмас.

Соң минутта әйтә алсаң : “Әни!” – дип,

Соң минутта әйтә алсаң : “Әти!” – дип,

Күзләреңә яшьләр тыгылыр,

Туган телең әнә шул булыр...

Кичә Г.Тукайның “Туган тел” тел җыры белән тәмамлана. Барлык катнашкан укучылар сәхнәгә чыга.





Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хафизова Рәсимә Шәйхетдин кызы




Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Краткое описание документа:

"Описание материала:

«Телләр турында»

Закон нигезендә җөмһүриятебездә барлык милләт балаларына да татар телен өйрәтү бурычы куелды. Баксаң, башка милләт вәкилләренә татар теле Болгар дәүләте вакытында ук укытылган икән.Рус хөкүмәтенә тел белүчеләр төрки дәүләтләр белән икътисади элемтәләр урнаштыру өчен кирәк булган. Татар теле дипломатия өлкәсендә дә уңышлы файдаланылган.17 гасырда исә русларга татар телен өйрәтүдә Хәлфиннәр династиясе мәртәбәле урын алып торган.Күренекле мәгърифәтче Каюм Насыйриның да бу өлкәдә эшчәнлеге игътибарга лаек.Татар телен укытуның озын тарихы бар һәм ул бүгенге көннәргә дә килеп тоташа. Шунысы да куанычлы, хәзер мәктәпләрдә татар теле укытыла.Укытучылар да тәҗрибә уртаклашып торалар.

Тел турында күренекле шәхесләр тарафыннан әйтелгән тирән фикерләр, шагыйрьләр тарафыннан язылган йөзләрчә шигырьләр бар. Тәкъдим ителә торган бу материал- туган телебез-татар теле турында. Тел, тел дибез, нәрсә соң ул тел? “Авыз күрке – тел, тел күрке – сүз, - ди халык. Тел кешеләрнең аралашуы өчен бик әһәмиятле чара. “ И туган тел, и матур тел әткәм - әнкәмнең теле...” – дигән бөек Тукаебыз, һәм ул мең тапкыр хаклы. Ни өчен дип уйлыйсың ....? Туган тел төшенчәсенә зур мәгънә салынган. Чөнки ул – Ватан, туган җир, ата – ана сүзләре белән бер үк дәрәҗәдә торучы бөек, изге һәм кадерле сүз. Ул телгә баланы аның иң газиз,иң якын кешесе – анасы өйрәтә, шул телдә аңа бишек җырларын җырлый, иркәли, юата. Шуңа күрә ана теле дип атый. Татар телен - дуслык теле дибез, чөнки татар халкы үзе дә гомер- гомергә дус тату яшәргә тырышкан, ярдәмләшеп яшәгән. Татар халкының «Күрше хакы- Аллаһ хакы» дигән әйтеме дә моңа туры килә. Татар теле - бик матур телләрнең берсе. Аның байлыгы, тапкырлыгы, могҗизасы, җорлыгы, гүзәллеге, фикри тирәнлеге халкым әсәрләрендә чагыла.

Телнең тылсымлы көче аның сүзендә.Тел халык белән, аның тарихы белән аерылгысыз. Сибгат Хәкимнең «Тел - ил белән икән» дигән канатлы сүзләрен тагын бер кат искә төшерик. Тел турында күпме җырлар җырлана. Габдулла Тукайның «Туган тел» е мәңге үлмәс җыр, ул һәр баланың телендә, һәр татарның күңелендә саклана. Тел ачылгач әйтә алсаң : “Әни!” – дип, Тел ачылгач әйтә алсаң : “Әти!” – дип, Күзләреңә яшьләр тыгылмас, Туган телең әле бу булмас. Соң минутта әйтә алсаң : “Әни!” – дип, Соң минутта әйтә алсаң : “Әти!” – дип, Күзләреңә яшьләр тыгылыр, Туган телең әнә шул булыр... Тагын берсе болай дип тә өсти: Чатнатып сөйләшәм Үз ана телемдә. Башымда – чигүле, Каюлы түбәтәй. Догалар укырга өйрәтә дәү әтәй. Тәүфыйклы булырга Кирәген беләм мин. Чын татар малае Йөрәгем белән мин! Бөек шәхесләребез турында уйлыйбыз да: “ Алар каян көч алган?”- дип куябыз.

Ул көч – халыкта, туган җирдә, туган телдә... Ул көч –халык көйләрендә, халык моңнарында. Татар җыры ерак тарихлардан Алып килә халык хәтерен. Оялчан да, моңлы, ягымлы да, Үзе салмак, үзе дәртле ул. Тел халыкның рухи байлыгы. Ул милләт белән туа, үсә, камилләшә. Татар теле аралашу өчен иң камил һәм иң җайлы телләрнең берсе. Татарча да яхшы бел, Русча да яхшы бел... дип яза бит шагыйрь Шәйхи Маннур. Һәр халыкның туган теле – аның мәдәнияты, тарихы көзгесе. Шуңа да телебез сафлыгы, матурлыгы, аһәңлеге өчен барыбыз да армый – талмый көрәшергә, эшләргә кирәк. Бары тик шул очракта гына без телебезне саклап кала алачакбыз.

Автор
Дата добавления 21.11.2013
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров804
Номер материала 21430112112
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх