Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Начальные классы / Другие методич. материалы / Рабочая программа для 4 класса
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 26 апреля.

Подать заявку на курс
  • Начальные классы

Рабочая программа для 4 класса

библиотека
материалов

Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе.




Килешенде Килешенде: Расланды:

башлангыч сыйныфлар укыту- тәрбия эшләре мәктәп директоры

методик берләшмәсендә буенча директор урынбасары: ___________А.Г.Хәсәнов

август 2013ел __________ Хәсәнова Э.Г. .2013ел .Приказ №



Татар теленнән эш программасы

IY сыйныф

атнага 3 сәгать исәбеннән

2013- 2014 нче уку елы


Укытучы: Булатова Гөлия Алкин кызы













Аңлатма язуы

Татар теле буенча эш программасы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган “Урта мәктәп программалары.Башлангыч сыйныфлар”программасына нигезләнеп төзелде.

Программа атнага 3 сәгатькә, елга 102 сәгать итеп төзелде.

Тел дәресләре балаларны халкыбызның рухи- әхлакый идеалларына китерергә, аларда югары сөйләм культурасы формалаштырырга, иҗади сәләтләрен үстерергә, мөстәкыйль уйларга һәм эшләргә өйрәтергә тиеш.

Укытуның эчтәлеге һәм методикасы түбәндәге бурычларны хәл итүгә юнәлтелә:

- укучыларда сөйләм эшчәнлегенең барлык үрләрен үстерү һәм телне аралашу чарасы буларак барлык ситуацияләрдә кулланырга өйрәтү;

- аралашу һәм танып белү чарасы булган телне аңлы үзләштерүгә ирешү;

- балаларны текст, китап белән эш итү алымнарына өйрәтү;

- коммуникатив сөйләм осталыгы һәм иҗади сәләт арасында бәйләнеш булдыру;

- укучыларның образлы, логик фикерләвен үстерү, аларда аралашу культурасы күнекмәләрен тәрбияләү.

Татар теле фәне курсының темалары эчтәлеге

Авазлар һәм хәрефләр. Иҗек. (3 сәгать)

Авазлар һәм хәрефләр. сузык һәм тартык авазлар. Калын һәм нечкә сузыклар һәм аларның хәрефләре. Э, о, ө, е, ю, я хәрефләренең сүздә дөрес язу кагыйдәләре.

Иҗекләр. Сүзләрне иҗекләргә бүлү.Сүзгә аваз-хәреф анализы.

Яңгырау һәм саңгырау тартык авазлар. Парлы тартык авазлар. Парсыз тартык авазлар. Сүздә й, в, к, г, м, л, н, ң, х, һ хәрефләрен язу һәм дөрес уку. Сүзләрдә янәшә килгән бертөрле аваз хәрефләрен төшереп калдырмыйча язу.

Калынлык, нечкәлек һәм аеру билгеләре буларак ъ, ь хәрефләре булган сүзләрне дөрес уку һәм язу.

Алфавит. Алфавитны белүнең әһәмияте.

Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы (5 сәгать)

Сүз ясалышы. Тамыр, ясалма кушма, парлы сүзләр. Аларның ясалышы язылышы.Алынма сүзләр.Сүз төзелешенә анализ ясау.

Сүз ( 6 сәгать)

Сүзнең лексик мәгънәсе.Күп мәгънәле сүзләр.Синоним, антоним, омоним. Искергән, яңа сүзләр.

Сүз төркемнәре (54 сәгать)

Исем, килеш белән төрләнеше.-12

Фигыль, төркемчәләре, зат-сан белән төрләнеше.-15

Сыйфат, дәрәҗәләре, дәрәҗә формаларының ясалышы, язылышы.-10

Алмашлык, килеш белән төрләнеше, дөрес язылышы.Бәйлекләр белән килүе.Җөмләдәге роле.-8-1=7 (1 сәгатьне үткәннәрне ныгытуга алына)

Кисәкчә, сөйләмдәге роле, дөрес язылышы.-4

Бәйлек, сөйләмдәге роле, дөрес язылышы.-3

Рәвеш-2

Җөмлә ( 15 сәгать)-5сәгатьне кабатлауга алам

Җөмләнең баш, иярчен кисәкләре. Гади җөмлә, тезмә кушма җөмлә.

Тиңдәш кисәкләр, теркәгечләр,алар янында тыныш билгеләре.

Сүтезмә, сүтезмәдә сүзләр бәйләнеш- 4е.

Бәйләнешле сөйләм ( 18 сәгать)

Текст. Тексттагы терәк сүзләрне аерып күрсәтү. Текстны кисәкләргә бүлү.

Текстларның төрләре.Текстларның эчтәлеген тулысынча, кыскартып сөйләү.

Матур язу

Хәрефләрнең дөрес язылышын, аларның сүзләрдә рациональтоташтырылуын үзләштерү, камилләштерү.

Язу тизлеген үстерү.

Йомгаклау контроль язма эшләрнең сан ягыннан нормасы


Контроль эш төрләре

I яртыеллык


2 яртыеллык

Грамматик биремле диктант

3

3

Күчереп язу

1

1

Изложение

1

1

Укучылар белергә тиеш:

-кушма һәм парлы сүз; тамыр һәм ясалма сүз;

-сүз төркемнәре: исем, сыйфат, фигыль, зат алмашлыклары, кисәкчә,бәйлек;

-җөмләкисәкләренең тиңдәшләнеп килү.

Укучылар башкара алырга тиеш:

-сүзләрдәге орфограммаларны таба, аларның язылышын кагыйдәләргә нигезләнеп аңлата белү;

-үтелгән орфограммалар кергән 75-80 үзле текстны хатасыз, каллиграфик итеп күчереп һәм ишетеп, тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләрен дөрес куеп язу;

-дөнья, болыт тибындагы сүзләргә фонетик анализ ясау;

-сүзләрне төзелешләре ягыннан тикшерү;

-кушма һәм парлы сүзләрне билгеләү;

- сүзләрне сүз төркеме булу ягыннан тикшерү;

-сыйфатның дәрәҗәләрен аеру;

-фигыльнең зат-сан,заманын күрсәтү;

- тиңдәш кисәкле җөмләгә синтаксик анализ ясау;

- тиңдәш кисәкле җөмләне сөйләмдә куллану;

-текстның темасын, төп фикерен билгеләү;

-текстның планын төзү;

-текстларның төрләрен аера белү;

-тасвирлау , фикер йөртү элементлары кергә 90-95 сүзле хикәяне изложение итеп язу;

-хикәяләү характерындагы сочинение язу.

Татар теленнән тематик планлаштыру





Бүлек



Темалар


Дәрес тибы




Сәг.

саны.


Үзләштерелергә яки камилләштерелергә тиешле махсус белем һәм күнекмәләр


Контроль төре

Үткәрү вакыты

план

факт


1\1





3 нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау

3 сәг









Аваз hәм хәреф. Сузык hәм тартык авазлар.


Иҗек. Дифтонг.



Кабатлау




1


1




Татар телендә авазлар ике төркемгә бүленә: сузык, тартык. Сузык авазлар калын һәм нечкә була.Тартык авазлар яңгырау һәм саңгырау була. Иҗек-әйтелешнең иң кечкенә берәмлеге.Сузыклар. Иҗек ясаучы авазлар






2\2


Алфавит.

В, к, г хәрефләре, аларның авазлары



Кабатлау




1



.Алфавит.

Татар телендә в, к, г хәрефләре ике төрле аваз белдерә.




Мөстәкыйль эш




3\3


Сүзләрне юлдан юлга күчерү.




1

Сүзләр юлдан юлга иҗекләргә бүленгән урыннан күчерелә.


Карточкада бирем үтәү




4\1




Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы

5сәг


Тамыр hәм кушымча. Кушымча төрләре.

Тамырдаш сүзләр.


Яңа белем үзләштерү


1


1

Тамыр сүзнең төп мәгънәсен белдерә.Күп вакытта сүз тамыр һәм кушымчадан тора.Бер тамырдан ясалган сүзләр тамырдаш сүзләр дип атала.Аларда мәгънә бәйләнеше саклана.




5\2


Тамыр hәм ясалма сүзләр.

Кушма сүзләр. Кушма сүзләрне язуга күнегүләр.


Яңа белем үзләштерү




1


1

Тамыр hәм ясалма сүзләр..

Кушма сүзләр ике тамыр кушылып ясала, бер күренешнең исемен белдерә. Кушма сүзләрне дөрес язу.

Сүзлек диктанты




6\3


7\4


Парлы сүзләр. Парлы сүзләрне язуга күнегүләр.

Яңа белем үзләштерү


1


Парлы сүзләр ике тамырдан тора, бер мәгънә белдерә, сызыкча аша языла.Парлы сүзләрнең ясалу

ысулларын үзләштерү, куллану күнекмәсе формалаштыру.

Тезмә сүзләр ике яки берничә сүз тезелеп ясала, бер мәгънә белдерә.





Тезмә сүзләр. Парлы ,кушма сүзләрне язуга күнегүләр.










8\5



Сүз төзелеше. Сүз ясалышытемалары буенча аңлатмалы диктант.



Белемнәрне тикшерү


1


Аңлатмалы диктант.





9\1

Сүз

6 сәг

Хаталар өстендә эш.

Сүзнең мәгънәсе.

Яңа белем үзләштерү



1

Сөйләм сүзләрдән тора. Билгеле бер мәгънәгә ия булган аваз яки авазлар тезмәсе сүз дип атала.





10\2

Бер hәм күпмәгънәле сүзләр.

Яңа белем үзләштерү



1

Бер hәм күпмәгънәле сүзләр була.








11\3

Сүзнең туры hәм күчерелмә мәгънәсе.

Яңа белем үзләштерү



1

Сүзнең туры мәгънәсе предмет яки күренешнең төп билгесен атый, күчерелмә мәгънәсе предмет, күренешнең охшашлыгы, уртак үзенчәлеге булу нигезендә барлыкка килә.





12\4

Синонимнар, антонимнар, омонимнар.


Яңа белем үзләштерү



1

Синонимнар, антонимнар, омонимнар.

Сүзлек диктанты




13\5

Искергән hәм яңа сүзләр.

Яңа белем үзләштерү



1

Телнең сүзлек составы даими үзгәреп тора.Фәнгә, техникага, көнкүрештәге үзгәрешләргә бәйле рәвештә , кайбер сүзләр кулланыштан төшеп кала яки сирәк кулланыла Шулай ук яңа сүзләр дә барлыкка килә.






14\6


Сүз ” темасы буенча контроль диктант.




Белемнәрне тикшерү


1



Контроль диктант.





15\1

Сүз төркемнәре


Исем. Ялгызлык hәм уртаклык исемнәр.

Яңа белем үзләштерү



1

Исемнәр ике төркемгә бүленә: ялгызлык, уртаклык исемнәр. Ялгызлык исемнәр һәрвакыт баш хәрефтән языла.





16\2

Исем 12















































15сәг








































10 сәг







































8 сәг-1=7















3 сәг








4 сәг

Берлек hәм күплек сандагы исемнәр.

Яңа белем үзләштерү



1

Берлек сандагы исемнәр тамырдан гына тора, күплек санда –лар, -ләр, -нар, -нәр кушымчалары ялгана.






17\3


Исемнәрнең килеш белән төрләнеше.


Яңа белем үзләштерү



1

Татар телендә 6 килеш бар.Җөмлә төзү өчен, исемне килеш кушымчалары ярдәмендә башка сүзләр белән бәйләргә кирәк.

М-ль эш



18\4


Иҗади язма эш.




1



Изложение




19\5


Баш килеш.


Яңа белем үзләштерү



1

Баш килештәге исем кем? Нәрсә? сорауларына җавап бирә. Гадәттә

баш килештәге исем җөмләнең иясе була.







20\6


Иялек килеше.


Яңа белем үзләштерү



1

Иялек килеше предметның башка бер предметка ия булуын белдерә.Иялек килешендәге исемнәр кемнең? нәрсәнең? сорауларына җавап бирә.





21\7


Юнәлеш килеше.


Яңа белем үзләштерү



1

Юнәлеш килешендәге исемнәр кемгә? нәрсәгә? сорауларына җавап бирә

Сүзлек диктанты




22\8


Төшем килеше.


Яңа белем үзләштерү



1

Төшем килешендәге исемнәр кемне? нәрсәне? сорауларына җавап бирә.






23\9


Чыгыш килеше.


Яңа белем үзләштерү



1

Чыгыш килешендәге исемнәр кемнән? нәрсәдән? кайдан? сорауларына җавап бирә.





24\10


Урын - вакыт килеше.


Яңа белем үзләштерү



1

Урын - вакыт килешендәге кемдә? нәрсәдә? кайда? сорауларына җавап бирә.








25\11

Күплек сандагы исемнәрнең килеш белән төрләнеше..


Яңа белем үзләштерү



1

Күплек сандагы исемнәр сузык авазларга һәм яңгырау тартыкларга беткән берлек сандагы исемнәр кебек төрләнәләр.

Мөстәкыйль эш




26\12

Предметны белдерә торган сүзләр” темасы буенча контроль диктант.



Белемнәрне тикшерү



1

Предметны белдерә торган сүзләр кем?нәрсә? сорауларына җавап бирә

Контроль диктант





29\1


Фигыль.


Яңа белем үзләштерү



1

Фигыль нишли? Нишләде? Нишләр? сорауларына җавап бирә.Предметның эшен, хәрәкәтен, хәлен белдерә.Заман белән төрләнә.





27\2


Фигыль төркемчәләре.


Яңа белем үзләштерү



1

Фигыльләр төркемчәләргә бүленә.: хикәя, боерык фигыльләр.





28\3


Боерык фигыль.


Яңа белем үзләштерү



1

Боерык фигыльләр эш кушуны, үтенү, өндәү, боеру, чакыруны белдерә.Юклык төре –ма, -мә кушымчалары ярдәмендә ясала.





29\4


Хикәя фигыль.


Яңа белем үзләштерү



1

Хикәя фигыль эш яки хәлнең сөйләү вакытыннан алда, сөйләү вакытында, сөйләү вакытыннан соң үтәлү-үтәлмәвен белдерә.





30-31\5-6


Хәзерге заман хикәя фигыль.


Яңа белем үзләштерү



2

Хәзерге заман хикәя фигыль сөйләү вакыты белән туры килә торган эш яки хәлне белдерә.

Аңлатмалы диктант.

(күнегү№207)




32-33\7-8



Үткән заман хикәя фигыль.

Яңа белем үзләштерү




2

Үткән заман хикәя фигыль сөйләгән вакытка кадәр үтәлгән яки үтәлмәгән эшне белдерә.





34-35\9-10


Киләчәк заман хикәя фигыль


Яңа белем үзләштерү



2

Киләчәк заман хикәя фигыль сөйләү вакытыннан соң булачак эш яки хәлне белдерә.




36-37\11-12



Хикәя фигыльнең юклык формасы.



Яңа белем үзләштерү





2

Юклыкта фигыльләр үтәлмәгән эш яки хәлне эштән тыюны белдерә.





38\13


Фигыль”темасы буенча контроль диктант.



Белемнәрне тикшерү


1


Контроль диктант.




39-40\14-15


Үткәннәрне ныгыту.Тест.


Ныгыту


2


Тест.




41\1


Сыйфат.


Яңа белем үзләштерү



1

Сыйфат предметның билгесен белдерә, нинди? Кайсы? Кайдагы? сорауларына җавап бирә.Җөмләдә аергыч, хәбәр булып килhello_html_58f5c6fa.gif.




42\2



Сыйфат дәрәҗәләре.


Яңа белем үзләштерү



1

Татар телендә 4 сыйфат дәрәҗәсе бар: төп, чагыштыру, артыклык, кимлек.





43\3


Төп дәрәҗәдәге сыйфатлар.


Яңа белем үзләштерү



1

Төп дәрәҗәдәге сыйфатлар предметның төп билгесен белдерә.





44\4


Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар.


Яңа белем үзләштерү



1

Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар бер предметтагы билгенең икенче предметтагы шундый ук билгегә караганда чагыштырмача артыграк булуын белдерә.





45\5


Артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатлар.


Яңа белем үзләштерү



1

Артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатлар бер предметтагы билгенең икенче предметтагы шундый ук билгегә караганда бик нык артык икәнлеген белдерә.





46\6


Кимлек дәрәҗәсендәге сыйфатлар.


Яңа белем үзләштерү



1

Кимлек дәрәҗәсендәге сыйфатлар предмет билгесенең гадәттәгедән кимрәк булуын белдерә.






47\7


Үткәннәрне ныгыту.Тест


Ныгыту


1



Тест




48\8


Контроль күчереп язу.



Белемнәрне тикшерү


1


Контроль күчереп язу.



49-50\9-10

Контроль диктант. Хаталар өстендә эш

Белемнәрне тикшерү

2


Контроль диктант




51-53\1-3

Алмашлык. Зат алмашлыклары


Яңа белем үзләштерү



3

Алмашлык. Зат алмашлыклары сөйләмдә исемнәрне алмаштыра.

Котлау язу




54-55\4-5

Зат алмашлыкларының ки-лешләр белән төрләнеше.

Яңа белем үзләштерү


2

Зат алмашлыклары исемнәр кебек үк ки-лешләр белән төрләнәләр.




Автобиография язу



56\6


Инша




1

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү



Инша



57\7

Хаталар өстендә эш


1






58-59\1-2


Бәйлекләр hәм бәйлек сүзләр.


Яңа белем үзләштерү



2

Бәйлекләр hәм бәйлек сүзләр җөмләдә сүзләрне бер-берсенә бәйләү өчен хезмәт итәләр.Аларның мәгънәсен аңлатып булмый, алар, кушымчалар кебек, үзләреннән алда килгән сүз белән тыгыз бәйләнештә карала.




60\3

Белемнәрен тикшерү

Белемнәрне тикшерү

1


тест




61-63\1-3


Кисәкчә. Аларның сөйләмдәге роле, аерым сүз булуы.


Яңа белем үзләштерү



3

Аерым сүзләр белән янәшә килеп, аларга көчәйтү, чикләү, тизлек, раслау,сорау төсмере бирә торган сүзләр кисәкчә дип атала.Алар күп очракта аерым языла.





64\4

Сүз төркемнәре темасы буенча” контроль диктант.



Белемнәрне тикшерү



1



контроль диктант.





65-66\1-2

2 сәг

Рәвеш.


2






67-68\1-2



Җөмлә-2сәг

+3 сәг(Ү. К.)











Җөмләнең баш hәм иярчен кисәкләре


Яңа белем үзләштерү



2

Ия белән хәбәр - җөмләнең баш кисәкләре.Баш кисәкләрне төрле яклап ачыклап килгән сүзләр иярчен кисәкләр дип атала.





69-70\3-4


Гади hәм кушма җөмлә.


Яңа белем үзләштерү



2

Бер генә җөмләдән торган җөмлә гади җөмлә була.Ике яки берничә җөмләдән торган җөмлә кушма җөмлә була.





71-72\5-6


Тиңдәш ияләр, тиңдәш. хәбәрләр.



Яңа белем үзләштерү



2

Җөмләдә бер иягә караган берничә хәбәр һәм бер хәбәргә караган берничә ия , иярчен кисәк булырга мөмкин.Алар тиңдәш ияләр, хәбәрләр, тиңдәш иярчен кисәкләр дип атала.





73-74\7-8


Тиңдәш иярчен кисәкләр



Яңа белем үзләштерү




2

Рәсем буенча хикәя язу



75\9

Диктант

Белемнәрне тикшерү

1


диктант



76\10

Хаталар өстендә эш. Тест

Ныгыту

1


тест




77-79\1-3


Сүзтезмә. Сүзтезмәдә сүзләр

бәйләнеше.


Яңа белем үзләштерү



3

Сүзтезмә ике мөстәкыйль мәгънәле сүзнең үзара бәйләнешкә керүеннән барлыкка килә. Сүзтезмә ияртүче һәм иярүче кисәктән тора.





80\3


Контроль күчереп язу.


Белемнәрне тикшерү


1


Контроль күчереп язу.




81-83\1-3

Бәйләнешле сөйләм-18сәг









Текст.Тема. План.


Кабатлау


3

Берничә җөмләдән торган, мәгънә ягыннан бер-берсенә бәйләнгән сөйләм текст була.Текстлар 3 төргә бүленә: хикәяләү, тасвирлау, фикер йөртү текстлары.





84-87\4-7


Текст төрләре.


Яңа белем үзләштерү



4




88-90\8-10

Текстка план төзү

гамәли

3

План төп эчтәлекне чагылдыра, сөйләгәндә һәм язганда, текстны эзлекле итә, теманы ача.




91-92/11-12

Текстта сурәтләү чаралары.

гамәли

2

эпитет, метафора, җанландыру, чагыштыру куллану





93\13

Контроль изложение.

Белемнәрне тикшерү


1


Контроль изложение.




94\14

Сочинение язарга әзерлек.


Кабатлау



1

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү




93\15

Туган як җәе” сочинение язу

Белемнәрне тикшерү

1

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү

133 күнегү



94\16

Сочинениеләрне анализлау

гамәли

1

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү, анализ алымнарын камилләштерү




95\17

Телдән рәсем, диафильм, кинофильм эпозодлары буенча хикәя төзү

гамәли

1

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү




96\18

Телдән җавап бирү үзенчәлекләре

гамәли

1

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү




97

Сүзгә аваз-хәреф анализы ясауны кабатлау

Ныгыту

1

Сүзгә аваз-хәреф анализы ясау күнекмәләрен кабатлау




98

Исем темасын кабатлау

Ныгыту

1





99

Еллык контроль диктант

Белемнәрне тикшерү

1


диктант



100

Фигыль темасын кабатлау

Ныгыту


Фигыль предментның эшен, хәрәкәтен белдерә




101

Сыйфат темасын кабатлау

Ныгыту


Сыйфат предметның билгесен белдерә





102


Ел буенча

алган белемнәргә йомгак ясау


Ныгыту


1


тест



Укыту-методик комплекты:

  1. Татар теле дәреслеге(ике кисәктә). Р.Х.Ягъфәрова, Р.Ә. Асылгәрәева. –Казан, “Мәгариф”, 2010

2

Краткое описание документа:

"Описание материала:

Татар теле буенча эш программасы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган “Урта мәктәп программалары.Башлангыч сыйныфлар”программасына нигезләнеп төзелде. Программа атнага 3 сәгатькә, елга 102 сәгать итеп төзелде. Тел дәресләре балаларны халкыбызның рухи- әхлакый идеалларына китерергә, аларда югары сөйләм культурасы формалаштырырга, иҗади сәләтләрен үстерергә, мөстәкыйль уйларга һәм эшләргә өйрәтергә тиеш. Укытуның эчтәлеге һәм методикасы түбәндәге бурычларны хәл итүгә юнәлтелә:

- укучыларда сөйләм эшчәнлегенең барлык үрләрен үстерү һәм телне аралашу чарасы буларак барлык ситуацияләрдә кулланырга өйрәтү;

- аралашу һәм танып белү чарасы булган телне аңлы үзләштерүгә ирешү;

- балаларны текст, китап белән эш итү алымнарына өйрәтү;

- коммуникатив сөйләм осталыгы һәм иҗади сәләт арасында бәйләнеш булдыру;

- укучыларның образлы, логик фикерләвен үстерү, аларда аралашу культурасы күнекмәләрен тәрбияләү.

Автор
Дата добавления 21.11.2013
Раздел Начальные классы
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров379
Номер материала 21456112138
Получить свидетельство о публикации

Идёт приём заявок на международный конкурс по математике "Весенний марафон" для учеников 1-11 классов и дошкольников

Уникальность конкурса в преимуществах для учителей и учеников:

1. Задания подходят для учеников с любым уровнем знаний;
2. Бесплатные наградные документы для учителей;
3. Невероятно низкий орг.взнос - всего 38 рублей;
4. Публикация рейтинга классов по итогам конкурса;
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://urokimatematiki.ru


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ


"Инфоурок" приглашает всех педагогов и детей к участию в самой массовой интернет-олимпиаде «Весна 2017» с рекордно низкой оплатой за одного ученика - всего 45 рублей

В олимпиадах "Инфоурок" лучшие условия для учителей и учеников:

1. невероятно низкий размер орг.взноса — всего 58 рублей, из которых 13 рублей остаётся учителю на компенсацию расходов;
2. подходящие по сложности для большинства учеников задания;
3. призовой фонд 1.000.000 рублей для самых активных учителей;
4. официальные наградные документы для учителей бесплатно(от организатора - ООО "Инфоурок" - имеющего образовательную лицензию и свидетельство СМИ) - при участии от 10 учеников
5. бесплатный доступ ко всем видеоурокам проекта "Инфоурок";
6. легко подать заявку, не нужно отправлять ответы в бумажном виде;
7. родителям всех учеников - благодарственные письма от «Инфоурок».
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://infourok.ru/konkurs

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх