Инфоурок Начальные классы Конспекты3 сыйныфта татар теленнән дәрес эшкәртмәсе «Тамыр һәм кушымча»

3 сыйныфта татар теленнән дәрес эшкәртмәсе «Тамыр һәм кушымча»

Скачать материал

 

 

 

 

 

Максаты:  1. Сүзнең тамырын табарга, тамырдаш сүзләрне аерырга , кушымчалар ярдәмендә      яңа сүзләр ясарга өйрәтү.                             

                            2. Укучыларның фикер йөртү сәләтен, игътибарлылыгын, матур һәм дөрес язу күнекмәләрен  үстерү, сүзлек составын баету.                                

                         3. Хезмәткә мәхәббәт, татар теленә хөрмәт тәрбияләү.

 

Җиһазлау: компьютер,экран, карточкалар,тест.

 Материал: 1. И.Х.Мияссарова “Татар теле”- 3 нче сыйныф   дәреслеге, 2013ел;                                                                           

                          2. И.Х.Мияссарова “Мөстәкыйль эш дәфтәре”-   3 нче сыйныф, 2013 ел.

 

                         Дәрес барышы.   

 

I. Оештыру өлеше.

  - Хәерле көн, Илүзә! Кәефләрең яхшымы? Безнең кунакларыбызның да кәефләре яхшы булсын өчен, аларга да хәерле көн теләп, дәресебезне башлап җибәрик.

  - Дәрестә безнең күзләребез - күрә,

                                Колакларыбыз - ишетә,

                                Кулларыбыз - яза,

                                 Башыбыз – эшли.

-          Ә безнең дәресебезнең девизы-

                              И сабыйлар!

                              Эшләгез сез,

                        Иң мөкатдәс нәрсә - эш. (1 нче слайд)

    - Шигырьдә нәрсә турында сүз бара?

    - Эш турында

-          Шигырьне кем язган?

-          Г.Тукай язган.

-          Бу юллар аның кайсы шигыреннән?

-          “Эшкә өндәү”

-          Бөек шагыйребез балаларны ни өчен эшкә өнди икән?

-          ...

-          Ә син әти-әниеңә булышасыңмы соң?

-          ...

-          Менә бит син нинди зур булышчы икән!

-          Мөкатдәс дигән сүзне син ничек аңлыйсың”

-          Иң кирәкле.

-          Мөхим дип тә әйтергә була.

-          Мөкатдәс, иң кирәкле,  мөхим  дигән сүзләр нинди мәгънә белдерәләр?

-          Бертөрле мәгънә белдерәләр.

-          Без андый сүзләрне ничек атадык әле?

-          Синоним сүзләр дип.

-          Дөрес.

 

II. Матур язу.

-          Хәзер дәфтәрне ачып бүгенге числоны, сыйныф эше дип язабыз..Шушы шигырь юлларын дәфтәреңә матур язу итеп язып куй.

III. Актуальләштерү.

- Илүзә, хәзер аз гына үткән темаларны кабатлап китик әле.

Сораулар (2 нче слайд):

            1. Без уй- фикерләребезне нәрсәләр ярдәмендә белдерәбез?

            2. Җөмләләр нәрсәләрдән төзелә?

            3. Сүзләр нәрсәләрдән тора?

                  4. Иң кечкенә иҗек ничә аваздан тора? Мисаллар китереп кара әле.

-          Молодец!

IV. Проблемалы ситуация тудыру.

- Илүзә, нәрсәләрнең тамырлары була?

- Үсемлекләрнең, агачларның.

-  Нәрсә соң тамыр? Ул ни өчен кирәк?

- ...

- Тамыр – 1. Үсемлекнең җиргә кереп берегеп, җирдән су һәм минераль матдәләр суыра торган өлеше.

                   2. Кеше һәм хайван тәнендә кан йөри торган каналлар. (3 нче слайд)

- Тамыр дигән сүзнең ничә мәгънәсе бар икән?

- Ике.

- Шулай булгач, тамыр дигән сүз нинди сүзләргә керә?

- Күп мәгънәле сүзләр дип атала.

- Ә менә сүзләрнең тамыры була микән?

- ...

- Без бүген сүзнең тамыры – нәрсә соң ул? дигән сорауга җавап эзләрбез.

 

    v. Яңа теманы аңлату.

 Мин сиңа бер кечкенә генә әкият сөйлим. Аның исеме “Эш агачы”дип атала. Борын- борын заманда очрашканнар ди агач тамыры белән эш тамыры.

     - Исәнме, мин – тамыр. Ә син кем? – дигән агач тамыры.

     - Мин дә тамыр ! – дигән сүз тамыры.

     - Син нинди тамыр инде? Миннән зур агачлар үсә, синнән нәрсә үсә ала соң? – дигән.

     - Миннән яңа сүзләр үсә ала,- дигән эш тамыры һәм кешеләргә эндәшкән:

Мине утыртыгыз, ә мин зур булып үсәрмен. Сезгә көч һәм дәрт биреп торырмын, - дигән. Кешеләр эшне җиргә утыртканнар. “Эш” тамыры җәелеп үсеп киткән. Кешеләр игътибар белән карасалар, аларның барысы да бер тамырдан үсеп чыкканын күргәннәр. Шуннан соң мондый сүзләрне тамырдаш сүзләр дип йөртә башлаганнар.   (4 слайд)

-          Әйдә әле, Илүзә, сүздә ничек тамыр була икән? Шуны карап китик әле. Эш тамырыннан нинди сүзләр үсеп чыккан? Укы әле.

-          Эшче, эшле,  эшчән, эшлә, эшлекле,эшчәнлек, эшмәкәр,эшләнеш.

-          Бу сүзләрдә нинди уртак кисәк бар?

-          Эш.

-          Сүзләрдә  кайсы кисәк төп мәгънәне аңлата?

-          Эш сүзе.

-          Эш сүзен тагын мәгънәле кисәкләргә бүлеп буламы?

-          Юк.

-          Сүзнең тамыры була микән?

-          Әйе.

-          Сүзнең нинди кисәге тамыр дип атала икән инде?

-          Төп мәгънәне аңлата, мәгънәле кисәкләргә бүлеп булмый торган кисәк тамыр дип атала.

-          Дөрес. Менә бу сүзләр бер үк тамырдан ясалганга күрә тамырдаш сүзләр була.

-          Ә тамырга ялганып килә торган кисәкләр ничек атала икән?

-          Кушымча.

-          Бу сүзләргә нинди кушымчалар ялганган?

-          -че, -ле, -лекле, -чән, -лә, -чәнлек,-мәкәр, - ләнеш.

-          Молодец!

-          Инде дәреслектәге  кагыйдәне укып карыйк. Андагы җөмләләрне тулыландырып укырга кирәк.

-          Калын әйтелешле сүзләргә һәрвакыт нинди кушымчалар ялганыр?

-          Калын.

-          Ә нечкә әйтелешле сүзләргә?

-          Нечкә.

-          Бакча сүзеннән дә тамырдаш сүзләр ясап карыйк әле.

-          Бакча, бакчачы, бакчалы, бакчачылык.

 

                                                      Ял вакыты

                                    “Фолоу зе лидер”(Сингапур методы)

 

VI.  Ныгыту.

1.      Дәреслек белән эш. 71 нче күнегү ( аңлату, яздырып эшләтү).

        - Дәреслекнең 44 нче битендәге 71 нче күнегүне эшлибез. Биремне укыйк  әле.

            - Син бу мәкәльнең мәгънәсен ничек  аңлыйсың?

            -...

        - Монда тамырдаш сүзләр бармы?

        - Белемдә, белемсез, белемле.

        - Хәзер шушы сүзләрне дәфтәреңә матур итеп күчереп яз.

  2. Сүзләрнең тамыр һәм кушымчасын билгеләү.(слайд 5)

      - Экранда  сүзләр бирелгән . Аларның тамырын һәм кушымчасын әйтергә кирәк.

 

VII.        Яңа белемнәрне куллану.

           1.ТИК-ТЭК-ТОУ структурасы.(Сингапур методы)

      - Хәзер парта өстендәге карточкаларны алабыз. Шул карточкаларга “Мәктәп” темасына туры килгән 1 әр сүз язып чык. Карточкаларны бутап  9 карточканы 3 рәткә 3 әр итеп тезеп чык. Горизанталь буенча 3 сүздән җөмлә төзеп яз. Хәзер вертикаль буенча төзе. Диагональ буенча җөмлә яз.

Җөмлә төзегән сүзләрне әйтеп, җөмләләрне укыту.

      - Син язган сүзләр арасында тамыр һәм кушымчадан торган сүзләр бармы?

            -...

2.      Мөстәкыйль эш дәфтәрендә эш.

      -Мөстәкыйль эш дәфтәренең 16 битен ачып 38 күнегүне эшлибез. Бу “Нинди сүз” уены дип атала. (Җөмләләрне укып җавапларын табу).

VII. Рефлексия.

     -Cин , бүген дәресне ничек үзләштердең икән? Аның өчен без хәзер тест эшлибез.Тест бик җайлы. Әйе(+) яки юк(-) дип кенә җавап бирәсе.

 

                             Сораулар

  Әйе

   (+)

  Юк

   (-)

Җөмлә сүзләрдән төзелә.

 

 

Бер тамырдан ясалган сүзләр тамырдаш сүзләр дип атала.

 

 

Сүз авазлардан тора.

 

 

Сүзнең төп мәгънәсен аңлата һәм мәгънәле башка кисәкләргә бүленми торган кисәге тамыр дип атала.

 

 

Иҗек хәрефләрдән төзелә.

 

 

Иң кечкенә иҗек бер аваздан гына тора.

 

 

Калын әйтелешле сүзгә һәрвакыт нечкә кушымча ялгана.

 

 

Тамырга ялганып килә торган кисәкләрне кушымчалар диләр.

 

 

Нечкә әйтелешле сүзләргә калын кушымча ялгана.

 

 

Балачак сүзенең тамыры бала, кушымчасы чак

 

 

Күлмәк сүзенең тамыры күл, кушымчасы мәк

 

 

 

 -Дәрестә алган белемнәр тормышта кирәк булырмы?

 -Дәрестә син нәрсәгә ирештем дип уйлыйсың?

 

VIII. Өй эше бирү.

  1. 72 нче күнегү (44 бит) - тамырдаш сүзләрне төркемләп язарга.

 

IX. Билге кую.

-          Бүгенге дәрестә син бик актив катнаштың, шуның өчен сиңа 5 ле билгесе куям.

 

 

 

 

 

 

-  

 

 

            

 

 

 

 

 

                                                 Иҗади диктант

Агач,

Каен,

Исән,

Бас,

Бал,

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "3 сыйныфта татар теленнән дәрес эшкәртмәсе «Тамыр һәм кушымча»"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

PR-менеджер

Получите профессию

Технолог-калькулятор общественного питания

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

"Описание материала:

Дәрес эшкәртмәсе сыйныфта 1 генә укучы булуын исәпкә алып төзелде.

Материал:

Татар теле дәреслеге (Авторы: И.Х.Мияссарова), татар теленнән эш дәфтәре.

Җиһазлау:

компьютер,экран, карточкалар,тест.

Дәрес тибы:

яңа материалны аңлату.

Бу дәрестә тамыр һәм кушымча белән танышалар, алардан тамырдаш сүзләр төзергә өйрәнәләр. Дәреснең оештыру өлешендә үткән темалар сораулар ярдәмендә кабатланыла. Проблемалы сорау куеп, яңа тема өйрәнелә. «Эш агачы» дигән әкият өстендә тамырның нәрсә икәне аңлатыла. Бакча сүзеннән тамырдаш сүзләр ясап карыйлар. Бәйләнешле сөйләм телен, уйлау, фикерләү сәләтен үстерү максатыннан да күнегүләр кулланылды. Шулай ук Сингапур метод алымнарын куллану балаларда кызыксыну уятты.

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 656 356 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 26.11.2013 7599
    • DOCX 66.5 кбайт
    • 25 скачиваний
    • Рейтинг: 4 из 5
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Хусаенова Рамзия Рауфовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Хусаенова Рамзия Рауфовна
    Хусаенова Рамзия Рауфовна
    • На сайте: 10 лет и 4 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 7692
    • Всего материалов: 1

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Секретарь-администратор

Секретарь-администратор (делопроизводитель)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Каллиграфия. Искусство красивого почерка

36/72 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 1479 человек из 84 регионов
  • Этот курс уже прошли 4 771 человек

Курс повышения квалификации

Психолого-педагогические аспекты развития мотивации учебной деятельности на уроках по литературному чтению у младших школьников в рамках реализации ФГОС НОО

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 166 человек

Курс повышения квалификации

Продуктивность учебной деятельности младших школьников общеобразовательного учреждения в рамках реализации ФГОС НОО

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 222 человека из 63 регионов
  • Этот курс уже прошли 6 059 человек

Мини-курс

Основы творческой фотографии

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 223 человека из 59 регионов
  • Этот курс уже прошли 30 человек

Мини-курс

Управление проектами: от планирования до реализации

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 38 человек из 22 регионов

Мини-курс

Развитие коммуникативных и здоровьесберегающих навыков

8 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе