Инфоурок Начальные классы Другие методич. материалыКлассный час + презентация на тему «Әдәпле бала»

Классный час + презентация на тему «Әдәпле бала»

Скачать материал

Выберите документ из архива для просмотра:

Выбранный для просмотра документ кл.час.pptx

Скачать материал "Классный час + презентация на тему «Әдәпле бала»"

Получите профессию

Бухгалтер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Ландшафтный дизайнер

Описание презентации по отдельным слайдам:

  • Күңгәр  урта  мәктәбе 
башлангыч сыйныфлар укытучысы Валиуллина Фәрдия Рафисовна

    1 слайд

    Күңгәр урта мәктәбе
    башлангыч сыйныфлар укытучысы Валиуллина Фәрдия Рафисовна

  •    Әдәпле  бала

    2 слайд

    Әдәпле бала

  • Тәмле  сүзләр

    3 слайд

    Тәмле сүзләр

  • Исәнмесез!

    4 слайд

    Исәнмесез!

  • Гафу ит!
Гафу итегез!

    5 слайд

    Гафу ит!
    Гафу итегез!

  • Рәхим итегез!

    6 слайд

    Рәхим итегез!

  • Тыныч йокы!

    7 слайд

    Тыныч йокы!

  • 8 слайд

  • Тылсымлы сүзләрТылсымлы сүзләр

    9 слайд

    Тылсымлы сүзләр
    Тылсымлы сүзләр

  • 10 слайд

  • Яхшылык эшләргә хәлеңнән килмәсә, начарлык итмә, 
бу да бер яхшылык.

    11 слайд

    Яхшылык эшләргә хәлеңнән килмәсә, начарлык итмә,
    бу да бер яхшылык.

  • 12 слайд

  • 13 слайд

  • 14 слайд

  • 15 слайд

  • 16 слайд

  • 17 слайд

  • 18 слайд

  • Кош канаты белән, ә кеше дуслары          белән көчле.

    19 слайд

    Кош канаты белән,
    ә кеше дуслары
    белән көчле.

  • -Ярдәм ит!
-Кычкырышма!
-Юл куй!
-Бер-береңә игътибарлы бул!
-Гафу үтенә бел...

    20 слайд


    -Ярдәм ит!
    -Кычкырышма!
    -Юл куй!
    -Бер-береңә игътибарлы бул!
    -Гафу үтенә бел!
    -Ачуланма!
    -Саранланма!
    -Гадел бул!
    -Әләкләмә, үзең төзәт!
    -Мактанма!

    Дуслык кагыйдәләре.

  • 21 слайд

  • Әдәплелек бизи кешене

    22 слайд

    Әдәплелек бизи кешене

Получите профессию

Методист-разработчик онлайн-курсов

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Выбранный для просмотра документ сыйныф сәг. 2кл..docx

   Күңгәр  урта  мәктәбе

 

 

 

 

 

Сыйныф сәгате

“Әдәпле  бала”

 

 

  Сыйныф җитәкчесе: Валиуллина

 Фәрдия  Рафисовна

 

 

 

 

 

Тема:            Әдәпле бала

Максат:       Укучыларда әхлак сыйфатлары тәрбияләү.

 Материал: Р.Миңнуллин “Бүтәннәр күрмәсә дә”,

                      Йолдыз “Хәерле иртә”

Җиһазлау:  презентация «Әдәпле бала”, журнал “Әдәпле бала”, музыкаль үзәк,  

                     компьютер, проектор,“Акбөртек” мультфильмы язылган диск,      

                     “Тылсымлы сүзләр” җыры язылган   касета, әкият геройлары рәсемнәре,  

                      сүзләр язылган карточкалар.

                    

                   

Дәрес конспекты

   -Исәнмесез. Укучылар.Хәерле көн! Укучылар, бүген бездә кунаклар. Әйдәгез алар белән дә исәнләшик әле. ( слайд1.)

     -Хәзер безнең сыйныф сәгате. Сыйныф сәгатенең темасын ачыклау өчен бер шигырь тыңлап китик әле. Шигырьдә кем турында сүз бара?

     (Р.Миңнуллинның “Бүтәннәр күрмәсә дә” шигыре укыла. Булат сөйли) Изображение 052.jpg 

     -Бу шигырьдә кем турында сүз бара?

     -Әдәпле бала.

     -Димәк без бүген сыйныф сәгатенәдә әдәпле бала турында сыйләшербез һәм “Әдәплелек нәрсә ул?” дигән сорауга җавап эзләрбез. Сез журналлар укырга бик яратасыз. Әйдәгез, бүген үзебез дә “Әдәпле бала” дигән телдән журнал чыгарып карыйк әле. ( слайд 2.)

      -Журналыбызның 1 нче битенең ничек аталуын ачыклау өчен Айгөлне тыңлап китик әле.

     -Әбиемнең һаман әйтә торган бер сүзе бар:

     -Балакайларым  тәмле телле, тәмле сүзле булыгыз. Тәмсез телле булсагыз, үзегезне берәү дә яратмас.

     -Нинди була икән ул тәмле сүз? Ул бит конфет та, прәннек та түгел. Аны ашап карап булмый бит. Мин үзем белгән сүзләрне әйтеп карыйм: “Әти, әни, күмәч, ипи. Бир, кил, матур, кечкенә, торт, шиколад...” Сүзләр бик күп инде ул. Зур үскән саен аларны күбрәк беләсең. Тик менә әбием әйткән тәмле сүз нинди була икән соң?

      -Димәк, журналыбызның беренче бите “Тәмле сүзләр” дип аталыр. Укучылар, әйдәгез, Айгөлгә булышыйк әле. Сез нинди тәмле сүзләр беләсез? (Әйтәләр, слайдлар күрсәтелә) ( слайд4-8.)

      -Укучылар, әйтегез әле, тәмле әйбер ашагач  нәрсәгә рәхәт була? (авызга).

      -Ә тәмле сүз ишеткәч? (күңелгә)    

     -Ашый торгач тәмле әйбер бетә, ә тәмле сүз...  Күпме генә тыңласаң да, күпме генә кабатласаң да, тәмле сүзнең кадере китми. Рәхәте әйткән кешегә дә, ишеткән кешегә дә җитә.

        -Әйдәгез тәмле сүзләр турында шигырь тыңлап китик әле.

                      Инзилә.        Иртән йокыдан торуга,

                                            “Хәерле иртә!”-дибез.

                                             Өстәл яныннан кузгалгач,

                                            “Рәхмәт” әйтә һәммәбез.

 

                       Н.Айгөл.      Ялгыш эшләр эшләгәндә

                                             “Гафу” үтенәбез без.

                                             Иптәштән китап сорасак,

                                            “Зинһар бир” – дип әйтәбез.

 

                        Гөлназ.           Бүләк биргәндә-

                                             “Кабул ит”-дибез.

                                              Дусны рәнҗетсәң,

                                             “Гафу ит!”-дибез.

 

                       Зөһрә.         Әдәпле булыйм дисәң,

                                            Шушы сүзләрне куллан!

                                            Телебезнең матурлыгы

                                            Тәмле сүздә чагылган.

                                                                                                                  

    - Тәмле сүзне тагын икенче төрле нәрсә дип әйтеп була әле? (Тылсымлы сүзләр)

( слайд 9.)  Ә хәзер “Тылсымлы сүзләр” дигән җырны җырлыйк.

   

 

сканирование0007.jpg

     -Журналыбызның 2 нче бите “Яхшыдан үрнәк ал, яманнан гыйбрәт ал”дип атала. ( слайд 10-буш.)     

    -Укучылар, нәрсә соң ул яхшылык?

     -Яхшылык ул - әйбәтлек, игелеклелек, матурлык.  

     -Ә нәрсә соң ул начарлык? Бу яхшылыкка тискәре нәрсә: бәхетсезлек, борчу, авыру... .  (Укучылар дәвам итә.)

    - Нинди кешене яхшы кеше дип атап була соң? (Җавап)

    - Яхшы кеше – ул кешеләрне ярата һәм авыр вакытта аларга ярдәмгә килә. Яхшы кеше табигатьне ярата һәм саклый. Яхшы кеше кошларны, хайваннарны ярата, аларга кышкы салкыннарда ярдәм итә. Яхшы кеше пөхтә киенә, әдәпле була, иптәшләренә һәм өлкәннәргә ихтирамлы була.

     -Сез яхшылыкны кайларда очратканыгыз бар?

      -Мин сезнең әкиятләр яратканыгызны беләм. Аларда яхшы һәм начар геройлар очрый. Әйдәгез, бер уен уйнап алыйк. Мин сезгә бер геройны күрсәтермен, ә сез аның нинди икәнен әйтерсез. Әгәр яхшы булса кул чабарсыз, ә начар, явыз икән кулларыгыз белән битегезне капларсыз. (Мальвина, Тиен, Пират, Үги кыз, Куян, Шапакляк, Әтәч.)

        -Укучылар, без сезнең белән рәсем дәресендә әкият геройлары ясаган идек. Сез кемнәрне ясадыгыз? Яхшы героймы ул, әллә начармы? Сезнең аның кебек буласыгыз киләме? (рәсемнәр күрсәтелә. укучылар әйтәләр)

    -Ә хәзер без сезнең белән бер мультфильм карап китәрбез. Геройларның кайсысын яхшы, ә кайсысы начар? (“Акбөртек” мультфильмы күрсәтелә.)

    -Рәхмәт, укучылар. Сез биремне дөрес үтәдегез. Күз алдыгызга китерегез. Сезнең һәрберегездә дә кечкенә генә кояш бар. Ул кояш – яхшылык. Ул сезгә дә, сезнең якын кешеләрегәзгә дә бик кирәк. Чөнки яхшылык кына кояш кебек җылыта.  Ә хәзер Ильнараның шигырен тыңлап китик.  

                                Яшәү безгә авыр булыр иде

                                Яхшылыктан башка.

                                Шуңа күрә яхшылыкларэшлик

                                Без үзебез башта.

        -“Яхшылык эшләргә хәлеңнән килмәсә, начарлык итмә, бу да бер яхшылык”

( слайд 11.)

дигән татар халык мәкалендә. Әйдәгез, бүгеннән гел яхшылык кына эшләргә тырышып карыйк әле. Ә хәзер экраннарга карыйбыз. Сез анда кемнәрне күрәсез? (Экранда әкият геройлары) Аларны кемнәр дип атап була? (Дуслар) ( слайд 12-17.)

      -Димәк, журналыбызның 3нче бите “Дуслык белән көчле без” дип аталыр. Татар халкында шундый мәкаль бар “Кош канаты белән, ә кеше дуслары белән көчле”.

( слайд 18.)

Ә сез нинди мәкальләр беләсез? (Әйтәләр)

100 сум акчаң булганчы 100 дустың булсын.      

Дус – акчадан кыйммәт.  

Дус килгән көн – бәйрәм көн. 

Дус серен дус белер.

Дусны табу җиңел, саклавы авыр.

Дуссыз баш – тоссыз аш кебек.

Иптәшең үзеңнән яхшырак булсын.

-Бик яхшы, укучылар. Әйдәгез “Ромашка һәм Күбәләк” исемле тамаша карап китик әле.  Геройларның кайсысы чын дус икән?

Ромашка: Исәнмесез! Мин – Ромашка. Мин монда бер үзем генә үсеп утырам. Миңа бик күңелсез. Минем кем белән булса да дуслашасым килә.  ( биеп күбәләк керә)  Ах, нинди матур күбәләк оча. Ул биегән кебек. Күбәләк, синең канатларың бик матур. Минем синең белән дуслашасым килә.

Күбәләк: Исәнме, ромашка. Мин бик ерактан очып килдем.Минем үземә генә күңелсез. Мин синең яныңа еш килермен.

Автор: Күбәләк дусты янына очып килеп аңа кызыклы хәлләр турында сөйләгән, яңалыклар белән уртаклашкан. Ә ромашка дустын елмаеп каршы алган. Менә беркөнне күбәләк юк вакытта аланга малайлар килеп чыкканнар. Берсе ромашканы күреп аның янына килгән.

Малай: Матур чәчәк, мин аны өзеп алыйм әле.

Ромашка: Малай, зинһар өчен, өзмә мине.

Малай: Юк, мин сине өзәм. Син миңа бик ошадың, Ромашка.

Ромашка: Малай, бәлки син минем урныма дустым матур күбәләкне тотарсың? Малай: Күбәләкне? Бик матурмы? Яхшы.  Качып Күбәләкне көтәргә кирәк . Килә дә бугай инде.(кача)

Ромашка: Күбәләк, Тизрәк минем яңа очып кил. Мин сине күптән көтәм. Минем сиңа бер сүз әйтәсем бар.  

Автор: Күбәләк очып килә. Шул вакыт малай аны тота. Ләкин күбәләк ничектер качып котыла.

Малай: Ах, юньсез Күбәләк. Качтыңмы? Начар чәчәк, менә сиңа. (малай күбәләкне сындыра да китә)

Күбәләк: Ах! Минем мескен дустым. Моңа мин генә гаепле. Сине минем аркамда сындырдылар. Гафу ит мине. (Елый)

-Геройларның кайсысын чын дус дип әйтеп була? Кайсысының күңеле чиста?

-Ромашка Күбәләккә карата  нинди мөнәсәбәттә булган (ямьсез, сатлыкҗан, начар)

Әгәр дә сез күбәләк булсагыз ромашка белән дуслашыр идегезме?

Тәрбия сәгатьләрендә без дуслык турында күп сыйләштек. Мин сезгә өйләрегездә дусларыгыз турында язып килергә кушкан идем. Әйдәгез, шуларны тылап китик әле. (күргәзмәдән алып укыйлар)

-Ә хәзер дуслык кагыйдәләре белән танышып китик әле. ( слайд 19.)

-Ярдәм ит!

-Кычкырышма!

-Юл куй!

-Бер-береңә игътибарлы бул!

-Гафу үтенә бел!

-Ачуланма!

-Саранланма!

-Гадел бул!

-Чакма, үзең төзәт!

-Мактанма!

-Әгәр бу кагыйдәләрне үтәсәгез, бервакытта да дустыгызны югалтмассыз.

 

-Ә хәзер дуслык турында бер шигырь тыңлап китик.

Алинә.     Егылсаң торып була,

                  Торсаң йөгереп була,

                  Йөгерсәң җитеп була-

                  Дусларың гына булсын!

Саша.      Сөйләшеп, уйнап була,

                  Күп нәрсә белеп була,

                  Шаярып, көлеп була-

                  Дусларың гына булсын.

 

     -Ә хәзер ял итеп алыйк.  

 

     -Журналыбызның 4 нче бите “Кеше холкын күзәт, үзеңнекен төзәт” дип атала.

(слайд 20-буш.) Без һәрвакыт, һәр җирдә әдәпле булырга омтылырга тиеш. Әдәпле булу җиңелме? Әйдәгез, әдәплелеккә мәсьәләләр чишеп карыйк әле. Хәзер мин сезгә карточкалар бирәм. Ә сез шуларны парлап чишеп карагыз әле. ( 2 укучыга 1 бирем бирелә)

1.Синең дустың өй эшләрен хәзерләмәгән Синнән күчерергә сорый. Нишләрсең?

2. Ләйсән барлык фәннәрне “5” легә генә укый. Ул иптәшләренең  җавапларын да бик игътибар белән тыңлый. Дөрес җавап бирмәсәләр , көлемсерәп:

       -И, шуны да белми,-дип куя.

       Менә чирек бетте. Ләйсән барлык фәннәрдән дә “5”ле алды.  Ләкин укытучы апасы аны мактамады. Ни өчен?

3. Марат иптәшләре белән уйный иде. Кинәт ул мультфильмны исенә төшерде. Марат тиз генә өйгә кайтты. Әбисе концерт карап утыра иде. Марат тиз генә килде дә  мультфильм җибәрде. Ә үзе:

    -Әби, бик кызык име? - диде.

    Ләкин әбисе дәшмәде. Ул бик күңелсез иде. Нилектән икән?

4.Урам буйлап бер карт кына бабай килә. Ул таякка таяна-таяна акрын гына бара. Аңа каршы Әдип исемле малай килә. Ул күккә карап сызгыра - сызгыра бара һщм кинәт кенә бабайга килеп бәрелә. Бабай чак кына егылмый кала. Картның ачуы чыга.  Шулвакыт Әдип бабайга ягымлы гына бер сүз әйтә. Бабай елмаеп җавап бирә. Әдип нинди сүз әйтә?

5.Мәктәпкә ашыга – ашыга барганда Саматка бер апа очрады.

   -Вакыт күпме ?- дип сорады Самат үзе апа сәгатьне караганчы китеп тә барды.

   Уйлап карагыз әле, Саматны әйбәт кеше дип әйтеп буламы?

     -Журналыбызның 5нче бите “Мин укучы” дип атала. Балалар, без әле беренче чиратта укучылар. Шуңа күрә дә без укучылар өчен кагыйдәләрне белергә һәм аларны үтәргә дә тиешбез.  Әйдәгез, үрнәк укучы портретын төзеп карыйк.

( укучылар җавап бирә, укытучы тактага беркетеп бара)

-Тырышып укый.

-Тырышып эшли.

-Табигатьне саклый.

-Көндәлек режимны үти.

-Өлкәннәрне тыңлый.

-Үз-үзен үрнәк тота.

-Пөхтә.

-Юлда йөрү кагыйдәләрен үти.

 

     -Журналыбызның соңгы битенә дә килеп җиттек. Ул “Әдәплелек бизи кешене “ дип атала. ( слайд 21.) Әйдәгез. Бүгенге сөйләшүләргә йомгак ясап әйтегез әле, әдәпле бала нинди була ул?

-Әдәпле баланы һәркем ярата, хөрмәт итә.

-Әдәпле бала дуслары турында кайгыртып яши.

-Әдәпле бала матур итеп сөйләшә.

-Әдәпле бала  яхшылыклар эшли.

-Әдәпле бала тәртип бозмый.

- Әдәпле бала тәмле сүзләр әйтә белә.

- Әдәпле бала табигатьне саклый.

-Әйдәгез, “Әдәпле бала” дигән җыр белән сыйныф сәгатен тәмамлыйк. (“Елмай” көенә)

 


1.Һәркөнне дә әдәпле бул:

Сине бар да яратыр.

Дусларыңа яхшылык кыл,

Үзеңә әйбәт булыр.

 

Әхлаклы бул, әдәпле бул:

Яратыр олы, кече.

Дөньяда иң әйбәт кеше

Яхшылык кылган кеше.

 

2.Матур сөйләш һәркем белән

Көнең күңелле үтәр.

Укытучылар да сиңа

Мактаулы сүзләр сөйләр.

 

3.Авыр булганда дустыңа

Ярдәм итәргә ашык.

Шатлыклары булганда да ,

Куан син дә кушылып.


 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Классный час + презентация на тему «Әдәпле бала»"

Получите профессию

HR-менеджер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Получите профессию

HR-менеджер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

"Описание материала:

Сыйныф сәгатендә укучыларда әхлак сыйфатлары тәрбияләнә.

Ул телдән журнал формасында үткәрелә. “Тәмле сүзләр”, “Яхшыдан үрнәк ал, яманнан гыйбрәт ал”, “Дуслык белән көчле без”, “ Кеше холкын күзәт, үзеңнекен төзәт” , “Әдәплелек бизи кешене “ темасына әңгәмә үткәрелә. Өзекләр карап, фикер алышына.Үзләре дә театральләшкән күренешләр күрсәтәләр.

Тәрбия сәгатендә матур җырлар тыңлана һәм укучылар үзләре дә җырлыйлар, шигырьләр сөйлиләр. Әдәплелек мәсьәләләрен чишү бик отышлы. Укучылар мәкальләр әйтәләр.

Укучы бала портретын төзү дә укучыларда әхлак сыйфатлары тәрбияли. Тәрбия сәгате презентация ярдәмендә алып барыла.

"Выдержка из материала:

Тема: Әдәпле бала

Максат: Укучыларда әхлак сыйфатлары тәрбияләү.

Материал: Р.Миңнуллин “Бүтәннәр күрмәсә дә”,Йолдыз “Хәерле иртә”

Җиһазлау: презентация «Әдәпле бала”, журнал “Әдәпле бала”, музыкаль үзәк, компьютер, проектор,“Акбөртек” мультфильмы язылган диск, “Тылсымлы сүзләр” җыры язылган касета, әкият геройлары рәсемнәре, сүзләр язылган карточкалар. 

Дәрес конспекты

-Исәнмесез. Укучылар.Хәерле көн! Укучылар, бүген бездә кунаклар. Әйдәгез алар белән дә исәнләшик әле. ( слайд1.)

-Хәзер безнең сыйныф сәгате. Сыйныф сәгатенең темасын ачыклау өчен бер шигырь тыңлап китик әле. Шигырьдә кем турында сүз бара?(Р.Миңнуллинның “Бүтәннәр күрмәсә дә” шигыре укыла. Булат сөйли) 

-Бу шигырьдә кем турында сүз бара?

-Әдәпле бала. -Димәк без бүген сыйныф сәгатенәдә әдәпле бала турында сыйләшербез һәм “Әдәплелек нәрсә ул?” дигән сорауга җавап эзләрбез. Сез журналлар укырга бик яратасыз. Әйдәгез, бүген үзебез дә “Әдәпле бала” дигән телдән журнал чыгарып карыйк әле. ( слайд 2.)

-Журналыбызның 1 нче битенең ничек аталуын ачыклау өчен Айгөлне тыңлап китик әле. 

- Тәмле сүзне тагын икенче төрле нәрсә дип әйтеп була әле? (Тылсымлы сүзләр) ( слайд 9.)

 

Ә хәзер “Тылсымлы сүзләр” дигән җырны җырлыйк.-Журналыбызның 2 нче бите “Яхшыдан үрнәк ал, яманнан гыйбрәт ал”дип атала. ( слайд 10-буш.) 

-Укучылар, нәрсә соң ул яхшылык?-Яхшылык ул - әйбәтлек, игелеклелек, матурлык. -Ә нәрсә соң ул начарлык? Бу яхшылыкка тискәре нәрсә: бәхетсезлек, борчу, авыру... . (Укучылар дәвам итә.)

- Нинди кешене яхшы кеше дип атап була соң? (Җавап)

- Яхшы кеше – ул кешеләрне ярата һәм авыр вакытта аларга ярдәмгә килә. Яхшы кеше табигатьне ярата һәм саклый. Яхшы кеше кошларны, хайваннарны ярата, аларга кышкы салкыннарда ярдәм итә. Яхшы кеше пөхтә киенә, әдәпле була, иптәшләренә һәм өлкәннәргә ихтирамлы була.

-Сез яхшылыкны кайларда очратканыгыз бар?-Мин сезнең әкиятләр яратканыгызны беләм. Аларда яхшы һәм начар геройлар очрый. Әйдәгез, бер уен уйнап алыйк. Мин сезгә бер геройны күрсәтермен, ә сез аның нинди икәнен әйтерсез. Әгәр яхшы булса кул чабарсыз, ә начар, явыз икән кулларыгыз белән битегезне капларсыз. (Мальвина, Тиен, Пират, Үги кыз, Куян, Шапакляк, Әтәч.) 

-Укучылар, без сезнең белән рәсем дәресендә әкият геройлары ясаган идек. Сез кемнәрне ясадыгыз? Яхшы героймы ул, әллә начармы? Сезнең аның кебек буласыгыз киләме? (рәсемнәр күрсәтелә. укучылар әйтәләр)-Ә хәзер без сезнең белән бер мультфильм карап китәрбез. Геройларның кайсысын яхшы, ә кайсысы начар? (“Акбөртек” мультфильмы күрсәтелә.)

-Рәхмәт, укучылар. Сез биремне дөрес үтәдегез. Күз алдыгызга китерегез. Сезнең һәрберегездә дә кечкенә генә кояш бар. Ул кояш – яхшылык. Ул сезгә дә, сезнең якын кешеләрегәзгә дә бик кирәк. Чөнки яхшылык кына кояш кебек җылыта. Ә хәзер Ильнараның шигырен тыңлап китик. Яшәү безгә авыр булыр идеЯхшылыктан башка.Шуңа күрә яхшылыкларэшлик Без үзебез башта.-“Яхшылык эшләргә хәлеңнән килмәсә, начарлык итмә, бу да бер яхшылык” ( слайд 11.)дигән татар халык мәкалендә. Әйдәгез, бүгеннән гел яхшылык кына эшләргә тырышып карыйк әле. Ә хәзер экраннарга карыйбыз.

Сез анда кемнәрне күрәсез? (Экранда әкият геройлары) Аларны кемнәр дип атап була? (Дуслар) ( слайд 12-17.)-Димәк, журналыбызның 3нче бите “Дуслык белән көчле без” дип аталыр. Татар халкында шундый мәкаль бар “Кош канаты белән, ә кеше дуслары белән көчле”.( слайд 18.)Ә сез нинди мәкальләр беләсез? (Әйтәләр) 100 сум акчаң булганчы 100 дустың булсын. Дус – акчадан кыйммәт. Дус килгән көн – бәйрәм көн. Дус серен дус белер.Дусны табу җиңел, саклавы авыр.Дуссыз баш – тоссыз аш кебек.Иптәшең үзеңнән яхшырак булсын. 

-Бик яхшы, укучылар. Әйдәгез “Ромашка һәм Күбәләк” исемле тамаша карап китик әле. Геройларның кайсысы чын дус икән? Ромашка: Исәнмесез! Мин – Ромашка. Мин монда бер үзем генә үсеп утырам. Миңа бик күңелсез. Минем кем белән булса да дуслашасым килә. ( биеп күбәләк керә) Ах, нинди матур күбәләк оча. Ул биегән кебек. Күбәләк, синең канатларың бик матур. Минем синең белән дуслашасым килә. Күбәләк: Исәнме, ромашка. Мин бик ерактан очып килдем.Минем үземә генә күңелсез. Мин синең яныңа еш килермен. 

Автор: Күбәләк дусты янына очып килеп аңа кызыклы хәлләр турында сөйләгән, яңалыклар белән уртаклашкан. Ә ромашка дустын елмаеп каршы алган. Менә беркөнне күбәләк юк вакытта аланга малайлар килеп чыкканнар. Берсе ромашканы күреп аның янына килгән. 

Малай: Матур чәчәк, мин аны өзеп алыйм әле.Ромашка: Малай, зинһар өчен, өзмә мине. Малай: Юк, мин сине өзәм. Син миңа бик ошадың, Ромашка.Ромашка: Малай, бәлки син минем урныма дустым матур күбәләкне тотарсың? Малай: Күбәләкне? Бик матурмы? Яхшы. Качып Күбәләкне көтәргә кирәк . Килә дә бугай инде.(кача)Ромашка: Күбәләк, Тизрәк минем яңа очып кил. Мин сине күптән көтәм. Минем сиңа бер сүз әйтәсем бар. Автор: Күбәләк очып килә. Шул вакыт малай аны тота. Ләкин күбәләк ничектер качып котыла. Малай:

Ах, юньсез Күбәләк. Качтыңмы? Начар чәчәк, менә сиңа. (малай күбәләкне сындыра да китә)Күбәләк: Ах! Минем мескен дустым. Моңа мин генә гаепле. Сине минем аркамда сындырдылар. Гафу ит мине. (Елый) -Геройларның кайсысын чын дус дип әйтеп була?

Кайсысының күңеле чиста? 

-Ромашка Күбәләккә карата нинди мөнәсәбәттә булган (ямьсез, сатлыкҗан, начар)Әгәр дә сез күбәләк булсагыз ромашка белән дуслашыр идегезме?Тәрбия сәгатьләрендә без дуслык турында күп сыйләштек. Мин сезгә өйләрегездә дусларыгыз турында язып килергә кушкан идем. Әйдәгез, шуларны тылап китик әле. (күргәзмәдән алып укыйлар)-Ә хәзер дуслык кагыйдәләре белән танышып китик әле. ( слайд 19.)

-Ә хәзер дуслык турында бер шигырь тыңлап китик.

-Журналыбызның 4 нче бите “Кеше холкын күзәт, үзеңнекен төзәт” дип атала. (слайд 20-буш.) Без һәрвакыт, һәр җирдә әдәпле булырга омтылырга тиеш. Әдәпле булу җиңелме? Әйдәгез, әдәплелеккә мәсьәләләр чишеп карыйк әле. Хәзер мин сезгә карточкалар бирәм. Ә сез шуларны парлап чишеп карагыз әле. ( 2 укучыга 1 бирем бирелә)

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 660 828 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 19.12.2013 6841
    • RAR 8.3 мбайт
    • 52 скачивания
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Валиуллина Фардия Рафисовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Валиуллина Фардия Рафисовна
    Валиуллина Фардия Рафисовна
    • На сайте: 8 лет и 9 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 18444
    • Всего материалов: 4

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Менеджер по туризму

Менеджер по туризму

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Психолого-педагогические аспекты развития мотивации на уроках по продуктивно-творческой деятельности у младших школьников в рамках реализации ФГОС НОО

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 134 человека

Курс повышения квалификации

Инновационные технологии управления профессионально-педагогической деятельностью учителей начальной и средней школы в условиях реализации ФГОС

72/144/180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 84 человека

Курс повышения квалификации

Теория, методика и практика обучения младших школьников основам шахматной игры в условиях реализации ФГОС НОО

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 48 человек из 24 регионов
  • Этот курс уже прошли 188 человек

Мини-курс

Управление техническими ресурсами и экономикой предприятия

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Развитие детей: сенсорика, самостоятельность и моторика

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 24 человека из 13 регионов
  • Этот курс уже прошли 12 человек

Мини-курс

Детские и взрослые эмоции

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
Сейчас в эфире

Арт-педагогика как метод профилактики детских неврозов

Перейти к трансляции