131655
столько раз учителя, ученики и родители
посетили сайт «Инфоурок»
за прошедшие 24 часа
+Добавить материал
и получить бесплатное
свидетельство о публикации
в СМИ №ФС77-60625 от 20.01.2015
Дистанционные курсы профессиональной переподготовки и повышения квалификации для педагогов

Дистанционные курсы для педагогов - курсы профессиональной переподготовки от 6.900 руб.;
- курсы повышения квалификации от 1.500 руб.
Престижные документы для аттестации

ВЫБРАТЬ КУРС СО СКИДКОЙ 50%

ВНИМАНИЕ: Скидка действует ТОЛЬКО сейчас!

(Лицензия на осуществление образовательной деятельности № 5201 выдана ООО "Инфоурок")

ИнфоурокДругоеКонспектыУрок по татарской литературе для 6 класса «Хикәя сюжеты»

Урок по татарской литературе для 6 класса «Хикәя сюжеты»

библиотека
материалов
Скачать материал целиком можно бесплатно по ссылке внизу страницы.

hello_html_4a7aaa1e.gifhello_html_77a137d6.gifhello_html_m4315af4b.gifhello_html_m3de8704e.gifТема: Хикәя сюжеты (татар мәктәбенең 6нчы сыйныфында татар әдәбияты дәресе)

Максат: Хикәя сюжетының үзенчәлеген өйрәнү.

Кулланыла торган әсәрләр: Һ. Такташның “Хикәяне ничек язарга?” мәкаләсе, Нәбирә Гыйматдинованың “Төнбоек” хикәясе.

Дәрес барышы:

I. Ориентлашу, мотивлаштыру этабы.

1. Белемнәрне актуальләштерү.

Укытучы: Алдагы дәрестә нинди УМ чиштек? Ниләр үзләштердек?

Көтелгән җ: Чәчмә әсәрләр үзенчәлеге белән таныштык. Алар сөйләм теле белән язылганнар, аларда рифма да, иҗек саны да, строфа да юк. Чәчмә әсәрләрнең жанрлары: әкият, хикәя, повесть, роман һ.б., әкиятләрнең сюжет үзенчәлекләре, сюжетта вакыйгалар хәрәкәте турында белдек. . Сюжетның үстерелеш, кульминация, чишелеш өлешләреннән торуын белдек.Әкиятләрдә икенче өлеш беренчесенең киресе була, дигән нәтиҗәгә килдек. Чөнки әкиятләрнең беренче өлешендә кара көч әкият каһарманнарын нинди дә булса юл белән җиңә. Икенче өлешендә исә әкият каһарманы кара көчне җиңә, аңа җәза бирә. Югалган нәрсәне таба һәм, аңа өстәп, башка нигъмәтләргә дә ия була.

2. Иҗади өй эшләренә анализ. Өй эшләрен тикшерү: чәчмә төр әсәр жанрлары, чәчмә төр әсәрләр сюжетында вакыйгалар хәрәкәте, әкиятләрнең сюжет төзелеше үзенчәлекләре турында сөйләү..

Үзбәя.

3.УМ кую ситуциясе.

Укытучы: Үткән дәрестә төзегән модельне искә төшерик әле, әкият жанрыннан кала безнең өчен иң таныш булганы кайсы?

Көтелгән җавап: Хикәя жанры. Димәк, бүгенге дәрестә без хикәя сюжеты турында сөйләшербез.

II. УМ чишү этабы.

1.Чәчмә әсәрләр сюжеты үзенчәлеге турында искә төшерү.

Көтелгән җавап: Сюжеттагы вакыйгалар хәрәкәтенең атамалары бар: үстерелеш, кульминацион нокта, чишелеш.

Укытучы: Татар халкының бөек шагыйре Һади Такташ пьесалар да, шигырьләр дә, хикәяләр дә иҗат иткән. “Хикәя нинди булырга тиеш?” дигән сорауга ул зур мәкалә белән җавап биргән.

2.Бер укучыдан мәкаләне укыту.

3.Һ.Такташ хикәясен кыскартып язып алу, аны модельдә күрсәтү (55 б.)

Көтелгән җавап: Хикәянең эчке төзелеше



Хикәянең герое, аның характеры, тормышка карашы

Хикәянең сюжеты

Авторның төп теләге

(идея)

Буявы

Геройларның эчке тормышларын ачу өчен бирелгән вакыйга сюжет дип атала. Хикәя язуда сюжет зур роль уйный. Геройның сюжетка кадәр булган тыныч, гади тормышы, гадәттә, хикәянең эченә төп материал булып керми. Хикәяләр тормышта булган вакыйгалардан алып языла. Ләкин язучы үзеннән кайбер якларны арттыра яки матурлый. Бу -хикәянең буявы дип атала.

Укытучы:Һади Такташ идея тумый торып, әсәр язылмый, дип безгә бик матур киңәш бирә.Әсәрнең буявы дип ул сәнгать алымнарын атый.

4.Язып алынганны үз-үзләренә, бер –берләренә кабатлау, истә калганча сөйләү.

Үзбәя.

5.Укытучы: әйдәгез, шагыйрь язганнарны ”Төнбоек” хикәясе мисалында аңлатырга тырышып карыйк.

- Хикәянең сюжетын сөйләтү.

-Хикәяне сюжет өлешләренә бүлеп сөйләтү.

Көтелгән җавап: Балаларның көтүне күл буена алып килүләре һәм чәчәк артыннан күл уртасына керү вакыйгасы – сюжетның төенләнү өлеше. Бу вакытта әле балалар тыныч, киеренкелек тә, конфликт та юк. Балаларның көймә бата дип куркуы турындагы вакыйга–кульминация ноктасы. Татулык бетте. Балалар чәчәк сораган кыз белән конфликтка керәләр. Дуслары бата дип куркалар. Малайның батмыйча кире чыгуы, курку бетү – вакыйганың чишелеше.

Үзбәя.

6.Укытучы: без хикәянең сюжеты турында сөйләштек. Сюжет булсын өчен нәрсә булуы шарт?

Көтелгән җавап: төп геройлар һәм алар башкарган хәрәкәт ( гамәлләр, сүзләре, хисләре).

Укытучы: Әйдәгез, хикәянең төп геройларын ачыклап, аларга характеристика биреп карыйк әле.

Көтелгән җавап: Төп геройлар – хикәяләүче кыз белән малай. Хикәянең башында кызның тискәре сыйфатларын күрәбез:ул кыланчык. Башкалар алдында үзенең өстенлеген – чибәрлеген ничек тә булса күрсәтергә тырыша. Ул, мөгаен, чәчәк өзүче малайның үзенә күзе төшүен белгәндер. Нәкъ менә шул малайның, батудан курыкмыйча, тишек көймә белән суга йөзеп керәчәгенә ышангандыр. Хикәянең ахырында кызның уңай сыйфаты да ачыла: ул үзенең хатасын соң булса да аңлый.Ә малайга хас сыйфатлар – кыюлык, батырлык, үзсүзлелек, үҗәтлек. Шул ук вакытта ул үзенең бу адымы белән җиңел акыллылык күрсәтте. Чөнки эшнең ахыры бөтенләй башкача тәмамланырга мөмкин иде.

Үзбәя.

Укытучы: Шагыйрь хикәя язу өчен тагын нәрсәләр кирәк, ди?

Көтелгән җавап: хикәя язу өчен баштан укучыга җиткерелергә тиешле төп фикер аерып алына, аннан соң герой хәрәкәткә китерелә, герой катнашкан вакыйга сәнгать алымнарына төрелә. Авторның төп теләге – безгә - укучысына (читатель) әйтергә теләгән фикере.

Укытучы: Бу очракта авторның төп теләге нидән гыйбарәт икән соң? Нинди фикер әйтергә тели ул безгә?

Көтелгән җавап: үзеңне башка кешеләрдән өстен куеп масаймаска, үзеңнең һәм кешеләр тормышын куркыныч астына куймаска, сак булырга өнди. Малайның үз гомерен куркыныч астына куюын аклап булмый.Чөнки кешегә гомере бер генә бирелә һәм ул бар нәрсәдән дә кыйммәт. Һәркем сәламәтлегенә һәм гомеренә зыян китерердәй эшләрдән читтә торырга тиеш.

Укытучы: хикәянең буявы дигәндә, автор нәрсәне күз алдында тота?

Көтелгән җавап: вакыйгаларны матурлап, бизәкләп язуны.

III.Рефлексия, бәяләү этабы .

1.Рефлексия .“Дәрескә нинди УМ куйган идек? ? Ничек эшләдек? Нинди нәтиҗәгә килдек?” сорауларына җавап бирү. Көтелгән җавап: Без хикәя сюжеты төзелешен өйрәндек. Һ Такташның “Хикәяне ничек язарга?” мәкаләсе һәм Н. Гыйматдинованың “Төнбоек” хикәяләре мисалында уку мәсьәләсен чиштек. 2.Дәрескә гомуми бәя кую. 3.Өй эше алу: 1) мәҗбүри өй эше: теоретик материалны ( хикәя сюжетының үзенчәлеге) кабатларга (56б.) Сайлап алырга: 2) А. Платоновның “Аллы – гөлле күбәләк” хикәясенең сюжет эчтәлеген сөйләргә 3) хикәя иҗат итәргә

Кулланылган әдәбиятның исемлеге:

1. Фундаментальное ядро содержания общего образования: / под ред. В.В.Козлова, А.М.Кондакова. – М.: Просвещение, 2009 – 48 с.

2. I –IV сыйныфларда «Әдәбият» укыту программасы. А.Г.Яхин. – Казан: «Мәгариф» нәшрияты, 2010. 3.V– XI сыйныфларда «Әдәбият» укыту программасы. А.Г.Яхин. – Казан: «Мәгариф» нәшрияты, 2008. 4. Яхин А.Г. «Әдәбият » I –XI сыйныфлар өчен дәреслекләр һәм укытучылар өчен методик кулланмалар.









































































Краткое описание документа:

"Описание материала:

Татар әдәбиятыннан дәрес эшкәртмәсе ( татар әдәбиятын укытуда федераль дәүләт стандартлары таләпләрен тәэмин итү тәҗрибәсеннән)

Тема: Хикәя сюжеты (татар мәктәбенең 6нчы сыйныфында татар әдәбияты дәресе)

Максат: Хикәя сюжетының үзенчәлеген өйрәнү, укучыларның иҗади фикерләү сәләтләрен үстерү. Укучыларның иҗади фикер эшчәнлеге һәм белем алуда универсаль гамәлләр үсеше өчен җирлек булдыру - һәр дәрес өчен уртак максат. Дәрес эшкәртмәсе А. Г. Яхинның татар әдәбиятын укыту концепциясе һәм укучыларның уку эшчәнлегеноештыру механизмы - иҗади үсеш технологиясе нигезендә эшләнде.

"Выдержка из материала:

Алар сөйләм теле белән язылганнар, аларда рифма да, иҗек саны да, строфа да юк.

Чәчмә әсәрләрнең жанрлары: әкият, хикәя, повесть, роман һ.б., әкиятләрнең сюжет үзенчәлекләре, сюжетта вакыйгалар хәрәкәте турында белдек. .

Сюжетның үстерелеш, кульминация, чишелеш өлешләреннән торуын белдек.Әкиятләрдә икенче өлеш беренчесенең киресе була, дигән нәтиҗәгә килдек. Чөнки әкиятләрнең беренче өлешендә кара көч әкият каһарманнарын нинди дә булса юл белән җиңә. Икенче өлешендә исә әкият каһарманы кара көчне җиңә, аңа җәза бирә. Югалган нәрсәне таба һәм, аңа өстәп, башка нигъмәтләргә дә ия була.

2. Иҗади өй эшләренә анализ. Өй эшләрен тикшерү: чәчмә төр әсәр жанрлары, чәчмә төр әсәрләр сюжетында вакыйгалар хәрәкәте, әкиятләрнең сюжет төзелеше үзенчәлекләре турында сөйләү.. Үзбәя.

3.УМ кую ситуциясе.Укытучы: Үткән дәрестә төзегән модельне искә төшерик әле, әкият жанрыннан кала безнең өчен иң таныш булганы кайсы?

1.Чәчмә әсәрләр сюжеты үзенчәлеге турында искә төшерү.Көтелгән җавап: Сюжеттагы вакыйгалар хәрәкәтенең атамалары бар: үстерелеш, кульминацион нокта, чишелеш.Укытучы: Татар халкының бөек шагыйре Һади Такташ пьесалар да, шигырьләр дә, хикәяләр дә иҗат иткән. “Хикәя нинди булырга тиеш?” дигән сорауга ул зур мәкалә белән җавап биргән.2.Бер укучыдан мәкаләне укыту. 3.Һ.Такташ хикәясен кыскартып язып алу, аны модельдә күрсәтү (55 б.)Көтелгән җавап: Хикәянең эчке төзелеше

Хикәя язуда сюжет зур роль уйный. Геройның сюжетка кадәр булган тыныч, гади тормышы, гадәттә, хикәянең эченә төп материал булып керми. Хикәяләр тормышта булган вакыйгалардан алып языла. Ләкин язучы үзеннән кайбер якларны арттыра яки матурлый. Бу -хикәянең буявы дип атала. 

Укытучы:Һади Такташ идея тумый торып, әсәр язылмый, дип безгә бик матур киңәш бирә.Әсәрнең буявы дип ул сәнгать алымнарын атый.4.Язып алынганны үз-үзләренә, бер –берләренә кабатлау, истә калганча сөйләү.Үзбәя.5.Укытучы: әйдәгез, шагыйрь язганнарны ”Төнбоек” хикәясе мисалында аңлатырга тырышып карыйк. - Хикәянең сюжетын сөйләтү.

6.Укытучы: без хикәянең сюжеты турында сөйләштек. Сюжет булсын өчен нәрсә булуы шарт?Көтелгән җавап: төп геройлар һәм алар башкарган хәрәкәт ( гамәлләр, сүзләре, хисләре).Укытучы: Әйдәгез, хикәянең төп геройларын ачыклап, аларга характеристика биреп карыйк әле.Ул, мөгаен, чәчәк өзүче малайның үзенә күзе төшүен белгәндер. Нәкъ менә шул малайның, батудан курыкмыйча, тишек көймә белән суга йөзеп керәчәгенә ышангандыр. Хикәянең ахырында кызның уңай сыйфаты да ачыла: ул үзенең хатасын соң булса да аңлый.

Ә малайга хас сыйфатлар – кыюлык, батырлык, үзсүзлелек, үҗәтлек. Шул ук вакытта ул үзенең бу адымы белән җиңел акыллылык күрсәтте. Чөнки эшнең ахыры бөтенләй башкача тәмамланырга мөмкин иде. Үзбәя.Укытучы: Шагыйрь хикәя язу өчен тагын нәрсәләр кирәк, ди?Көтелгән җавап: хикәя язу өчен баштан укучыга җиткерелергә тиешле төп фикер аерып алына, аннан соң герой хәрәкәткә китерелә, герой катнашкан вакыйга сәнгать алымнарына төрелә. Авторның төп теләге – безгә - укучысына (читатель) әйтергә теләгән фикере.

Укытучы: Бу очракта авторның төп теләге нидән гыйбарәт икән соң? Нинди фикер әйтергә тели ул безгә?Көтелгән җавап: үзеңне башка кешеләрдән өстен куеп масаймаска, үзеңнең һәм кешеләр тормышын куркыныч астына куймаска, сак булырга өнди.

Малайның үз гомерен куркыныч астына куюын аклап булмый.Чөнки кешегә гомере бер генә бирелә һәм ул бар нәрсәдән дә кыйммәт. Һәркем сәламәтлегенә һәм гомеренә зыян китерердәй эшләрдән читтә торырга тиеш.Укытучы: хикәянең буявы дигәндә, автор нәрсәне күз алдында тота?Көтелгән җавап: вакыйгаларны матурлап, бизәкләп язуны.

Общая информация

Номер материала: 23405122328

Вам будут интересны эти курсы:

Курс профессиональной переподготовки «Основы религиозных культур и светской этики: теория и методика преподавания в образовательной организации»
Курс «Менеджер по продажам»
Курс профессиональной переподготовки «Маркетинг: теория и методика обучения в образовательной организации»
Курс повышения квалификации «Правовое обеспечение деятельности коммерческой организации и индивидуальных предпринимателей»
Курс повышения квалификации «Основы местного самоуправления и муниципальной службы»
Курс «Инспектор по кадрам»
Курс профессиональной переподготовки «Организация и предоставление туристских услуг»
Курс повышения квалификации «Организация практики студентов в соответствии с требованиями ФГОС педагогических направлений подготовки»
Курс профессиональной переподготовки «Организация деятельности экономиста-аналитика производственно-хозяйственной деятельности организации»
Курс повышения квалификации «Маркетинг в организации, как средство привлечения новых клиентов»
Курс профессиональной переподготовки «Корпоративная культура как фактор эффективности современной организации»
Курс профессиональной переподготовки «Деятельность по хранению музейных предметов и музейных коллекций в музеях всех видов»
Курс профессиональной переподготовки «Гостиничный менеджмент: организация управления текущей деятельностью»
Курс профессиональной переподготовки «Технический контроль и техническая подготовка сварочного процесса»
Курс профессиональной переподготовки «Стандартизация и метрология»
Оставьте свой комментарий
Для того чтобы задавать вопросы нужно авторизироватся.
Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.