Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Исследовательская работа ученицы 8 класса по теме «Образ Мусы Джалиля в произведениях Хасана Туфана»

Исследовательская работа ученицы 8 класса по теме «Образ Мусы Джалиля в произведениях Хасана Туфана»



Московские документы для аттестации!

124 курса профессиональной переподготовки от 4 795 руб.
274 курса повышения квалификации от 1 225 руб.

Для выбора курса воспользуйтесь поиском на сайте KURSY.ORG


Вы получите официальный Диплом или Удостоверение установленного образца в соответствии с требованиями государства (образовательная Лицензия № 038767 выдана ООО "Столичный учебный центр" Департаментом образования города МОСКВА).

ДИПЛОМ от Столичного учебного центра: KURSY.ORG


библиотека
материалов

Татарстан Республикасы

Казан шәһәре

Яңа Савин районы

89 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе







Хәсән Туфан шигырьләрендә

Җәлил образы





Башкарды:

89 нчы урта мәктәпнең

8а класс укучысы

Җәләева Алинә


Җитәкче:

89 нчы урта мәктәпнең  

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Гәрәева Рида Тәлгать кызы




















Казан, 2013 ел

Кереш

Муса Җәлил халкыбызның горурлыгы, күп милләтле әдәбиятның, барлык прогрессив кешелек культурасының мактанычы. Аның “Моабит дәфтәре” циклы шигырьләрендә батырлык рухы һәм ихтыяр көче ташып тора. Алар Ватанга, халыкка тирән мәхәббәт, хак эшнең тантана итәчәгенә ышаныч белән сугарылганнар. Тирән мәгънәле, искиткеч нәфис, ялкынлы бу шигырьләрне укыганда, Муса Җәлилнең батырлыгына, рухи сафлыгына, намуслылыгына сокланмый мөмкин түгел! Ул миллионнар өчен яшәү үрнәге булып әверелде.

Муса Җәлилнең батырлыгы тирәнтен интернациональ рухта булганга күрә дә, азербайҗанлылар аны чорыбыз Фәрһады, немецлар якын дустыбыз, чехлар татар Фучигы дип атыйлар.

Безнең язучыларырыбыз Муса образын чагылдырган әсәрләр – шигырьләр, поэма, драма, романнар яздылар. Композиторларыбыз җырлар, симфонияләр, опера, рәссамнарыбыз картиналар иҗат иттеләр.

Әйе, Муса Җәлил исеменең синонимнары булып батырлык, кыюлык, каһарманлык, талантлылык, фидакарьлелек кебек сүзләр тора.   Ул чыннан да бу сүзләрнең һәммәсенә дә лаек кеше.

Иң элек кыскача гына Муса Җәлил тормыш юлына тукталыйк. Муса Җәлил Ырынбур өлкәсе Мостафа авылында туа. Муса Ырынбурда «Хөсәения» мәдрәсәсендә укый. Җәйне туган авылында үткәрә. Муса 10-11 яшьләрендә шигырьләр язып карый. Ләкин алар югала. Матбугатта иң беренче булып унөч яшендә язылган «Бәхет» шигыре (1919) басыла. 1922 нче елда ул Казанга килә һәм 1923-1925 елларда Казан педагогия институтының рабфагында укый. 1925 нче елда Җәлилнең «Барабыз» исемле беренче китабы чыга. «Иптәшкә» (1929) дигән шигырь җыентыгы аның шагыйрь булып җитлегеп килүен тагын бер тапкыр раслый. Ул 1931 нче елда Мәскәү университетының әдәбият бүлеген тәмамлый. 1939 нчы елда Җәлилне Татарстан Язучылар берлегенең җитәкчесе итеп сайлыйлар. Сугышка кадәрге елларда шагыйрь бик күп шигырьләр, җырлар, «Хат ташучы» поэмасын, «Алтынчәч», «Илдар» исемле опера либреттоларын яза.

Бөек Ватан сугышы башлану белән, ул үзен фронтка җибәрүләрен сорый. Аның үтенече канәгатьләндерелә. Ләкин 1942 нче елның җәендә Волхов фронтында, дошман чолганышында калып, авыр яраланган хәлдә, фашистлар кулына әсирлеккә эләгә. Әнә шулай аның лагерь тормышы башлана. Шагыйрь әсирлектә дә көрәшне туктатмый. Яшерен оешмага керә, аның җитәкчеләреннән берсе була, бик күп әсирләр белән лагерьдан качу һәм партизаннарга барып кушылу ниятен тормышка ашырырга уйлый. Бер хыянәтче аларның серләрен фашистларга хәбәр итә. Шуннан соң Җәлилне һәм аның иптәшләрен Берлиндагы Моабит төрмәсенә ябалар. Шагыйрь анда да туган иленә тугрылыклы булып кала. Искиткеч рухи ныклык күрсәтә. Үлем җәзасы көтеп торганда да, туган илгә, халыкка тирән мәхәббәт белән сугарылган, фашистларга көчле нәфрәтен белдергән шигырьләр язып, аларны үзе ясаган кечкенә дәфтәрләргә теркәп бара.

Җәлилнең әсирлектә язган шигырьләре бөтен дөньяга билгеле. Татарстанга аның ике дәфтәре кайтты. Аларны бөтен дөньяда «Моабит дәфтәрләре» дигән исем белән беләләр. Беренче дәфтәренә Муса Җәлилнең алтмыш шигыре теркәлгән һәм дәфтәрнең соңгы битенә васыять язылган: «Моны язды татарның билгеле шагыйре М. Җәлил. 1942 елны сугышка килде һәм әсир төште. Әсирлектә күп газаплар чигеп, сәяси яшерен оешмага катнашуда гаепләнеп кулга алынды, төрмәгә ябылды. Бәлкем, аны үлем җәзасына хөкем итәрләр».




Хезмәтнең максаты – әдәбиятта Муса Җәлил һәм җәлилчеләрнең образларының чагылуы.

        Әлеге максатка ирешү юлында түбәндәге бурычларны чишү өстендә эш алып барылды:

  1. Х.Туфан шигырьләрендә М.Җәлил образының чагылышы;

  2. Туфан һәм Җәлилнең уртак язмышларының бирелеше.

Безнең тикшеренү объекты итеп шигърияттә Муса Җәлил образы алынды. Аерым алганда,  Хәсән Туфан иҗатында Муса Җәлил образы. аның чагылышы.

Эшне  язу барышында теоретик нигез итеп Р.Р.Сабировның “Шигырьләрдә минем йөрәгем” , Т.Галиуллинның “Шагыйрьләр һәм шигырьләр” , “Татар әдәбияты тарихы”

(5 том)  җыентыклары алынды.

    Эшебез кереш, төп һәм йомгаклау өлешләреннән тора.



1 бүлек

    Хәсән Туфанның М.Җәлил  һәм җәлилчеләр истәлегенә, аларның батырлыгына багышлап язылган шигырьләре  бар. Җәлил циклы дип атап булырлык әлеге әсәрләрдә Туфан герой-шагыйрьнең образын тудыру белән чикләнми, шуңа бәйле рәвештә мөһим фәлсәфи, сәяси-иҗтимагый, этик мәсьәләләрне күтәрә. Шуңа күрә аларда сугыш кебек афәтне китереп чыгаручыларның вәхшилеген фаш итү максаты гына куелмый, ә гомуми һәм , масштаблы проблемалар күтәрелә.

Муса образы Туфан иҗатының очраклы гына керми. Беренчедән, ике шагыйрь дә сугышка кадәр дустанә яшәгәннәр. Икенчедән, Туфанга Җәлил язмышы якын, икесе дә – мәхбүс, фаҗигаләре дә уртак. Туфан, тоткынлык шартларында яшәгән кеше буларак, иптәше кичергән газапларны ачыграк итеп күз алдына китерә ала. Моның үрнәк мисалы булып “Моабитны күрдем төшемдә” (1947) шигыре тора. Әсәрнең төп сюжет линиясе лирик “мин” күргән төштә бирелә. Әмма бу авторның үз фаҗигасен, үз фикерен әйтү өчен пәрдә генә.  Асылда, төштә күрелгән нәрсәләр бар да өндә һәм лирик герой (ягъни тоткынлыктагы Хәсән Туфан) төрмә тормышын үз күзләре белән күреп белә. Дөрес, үз фикерен яшерү өчен мондый тормышның бары төштә генә булып калуына теләк белдерә:


Моабитны күрдем төшемдә мин,

Фашистларны күрдем төшемдә.

Күрмәсәңче, дөнья, беркайчан да,

Күрмәсәңче моны

Өнеңдә.

          Автор әлеге юлларны дөньяга риторик эндәш, фаҗигале мөрәҗәгать рәвешендә ике тапкыр кабатлый. Шуның белән ул укучыны искәртә күк: юк, болар бар да төштә генә түгел, ә өндә; фашистныкына тиң явызлык белән совет иле инде күптән очрашкан. Шагыйрь хыялларында  бирелгән  төрмәне бөтен детальләре белән күз алдына бастырып, җир йөзендәге  явызлыларның азатлыкны, ирекне буу юлына басуына фаш итүгә  алына. Тимер пәрәвәзле  тәрәзәләр, кат-кат йозаклы ишекләр, урта гасыр  инквизициясе допросларын яңарту, керсез җанына исерек кулын тыгып, адәм баласының иң саф “алмаз”ын – тормышка мәхәббәтен үтерергә омтылу – фашизмның кешелек дөньясын бетерүгә керткән өлеше ул. Лирик герой тупас сүзләрдән дә курыкмый: мифик, дини образларны кулланып, вәхшиләрнее “үрмәкүч”, “мародер” дип атый.

    Туфанның явызлыкка нәфрәт белдереп, яшәүгә дан җырлаган, җир йөзендә үз үлемеңнән соң да исемеңне калдыру мәсьәләсен күтәргән  әсәрләреннән берсе  – “ Чәчәк сибелә җирдә” (1947) шигыре дә Җәлилгә багышланган иҗат бәйләменә кертәбез. Шигырьдә  Мусаны һәлак итү күренеше тасвирлана. Аны атарга алып баралар. Ике кулын артка куеп, тыныч кына,эштән кайткан кебек кенә үлемнән курыкмыйча  атлый ул. Күңелендә – “табигатькә- тере мәңгелеккә  азаккы кат өзелеп соклану”, соңгы тапкыр якты дөнья белән саубулашу.  Үтерүчеләрнең максаты бер генә – кешене яшерен юк итү. Әмма моның белән табигать килешми. Бөтен әйләнә-тирә бу җинаятькә үз мөнәсәбәтен күрсәтә, шул ук вакытта тоткынга теләктәшлек тә белдерә. Моңсу ай аның соңгы юлын яктырта, үксеп искән җил юлына чәчәкләр сибә, урман да “үтерә бит кешене” дигәндәй үкереп куя, бәхилләшергә офыктан кояш килеп чыга. Табигать сурәтләре фаҗигане куерта, алар автор мөнәсәбәтен чагылдыра, аныд кичереш дәрәҗәсен бирүгә буйсындыра. Юк, кешенең үлеме яшерен кала алчый, җинаятьненең мәңгелек шаһитлары кала.

Баш иеп уза имән картка,

Сеңелләр күк сылу каенга.

Горизонтлар кояш килеп чыга

Бәхилләшеп, күреп калырга.

Хикәяләүче роленә кереп, автор кешене  дә табигатьнең аерылмас кисәге дип саный. Аның идеясе ачык: әгәр дә кеше дөньяда вакытта изгелек кылган икән, аның эш-гамәлләре эзсез югалмый: “җир барыбер аның төсе итеп алып кала соңгы эзләрен”.

        Мусаның яраткан хатыны Әминә Җәлилова да Туфан игътибарынна читтә калмый. “Иртәләр җитте исә” (1945) шигырен Хәсән Туфан төрмәдә чакта яза, бу вакытта исә хатыны Луизаның гомере, төннәре һәм иртәләре өмет, хәсрәт эчендә уза. Аларга да очрашу насыйп булмый.

   “Шигъри пөхтәлекнең, композицион җыйнаклыкның үрнәге – “Иртәләр җитте исә” әсәренең игътибар үзәгендә ике төс – ике капма-каршы көч арасында тартыш бара. Шатлык, мәхәббәт, бәхет символы ак төстә үлем, сүнү, өметсезлек, алдану тоткасы – кара төс каршы чыга. Шагыйрь ихластан үзенең каһарманнарына бәхетле очрашу, кавышу теләсә дә, тормышның аерым шәхес теләгенә буйсынмый торган үз кануннары барлыгын онытмый. Сагынып көтелгән  сөекле кеше илен, халкын яклап һәлак булганмы, әллә тоткынлыкта утырамы – монысы билгесез. Бу хакта хәбәре дә булмаган ханым очрашу өмете белән яши, күлмәгенең карасын кими, әлегә аклысын кия. Аклысын кию – көтү, ышаныч катыш сагыш, рухи пакьлек, сөйгәненә тугрылык билгесе дә: “...аклысын кия ярың, карасын кими әле”...

    Шигырьнең төгәл адресаты билгеле – реаль шәхес (Әминә Җәлилгә дигән багышлау моңа дәлил).  Автор – хикәяләүче дөресен әйтә алмавына борчыла, сөеклеләрнең өметен саклау теләге хиснең дәрәҗәсен тагын да көчәйтә:

Иртәләр җитте исә,

Уян да, терел дә син,

Кайт әле өеңә син, -

Күр, гомере ничек кичә,

Иртәләр җитте исә.

     Лирик герой алдагы көнгә очрашу өмете , шатлыгы белән янып яши. Әлеге ышаныч аның йөрәген җылыта, яшәвенә ямь өсти .  Шигырьнең башы белән ахыры берләшеп, яңа эчтәлек туа: өметләр чынбарлык белән туры килми.

Йомгак.

    Туфан М.Җәлил һәм аның иптәшләренә багышланган шигъри бәйләмен соңрак чор иҗатында да дәвам итә. “Россияннәр”, “Без уникеү идек”, “ Без Җәлилгә бардык” (1956) кебек шигырьләрендә Туфан җәлилчеләр батырлыгының очраклы булмаганлыгын, татар халкының күпчелек уллары шундый батырлыкка сәләтле икәнлекләрен ассызыклый.  

Җәлилгә һәм аның хатынына багышланган шигырьләрендә ул шәфкатьлелекне, миһербанлыкны байрак итеп күтәреп, гомумән, иҗтимагый явызлыкка, кара көчләргә каршы чыга, тирән бер хис белән тормышка, аның шатлык-кайгыларына, мәхәббәт-нәфрәтләренә яңача карарга, кешене яшәешне яратырга өйрәтә.

                 



















Кулланылган әдәбият исемлеге.

  1. Галиуллин Т. Шагыйрьләр һәм шигырьләр. – Казан: Тат.кит.нәшер., 1985.- 208 б.

  2.  Җәлил М. Әсәрләр. – Казан: Мәгариф,2004. – 271 б.

  3. Җәлил М. Сайланма әсәрләр. Шагыйрь турында истәлекләр. – Казан? ТР “Хәтер” нәшритяы (ТаРИХ), 2004.- 575 б.

  4. Сабиров Р.Р. Шигырьләрдә – минем йөрәгем.- Казан: РИЦ “Школа”, 2006.-188 б.

  5. Татар әдәбияты тарихы: 6 томда. Т.5. – Казан: Тат.кит.нәшер., 1989,- 544б.

  6. Туфан Х. Шигырьләре Поэма, лирика. – 1 кис.- Казан: Яңалиф, 1929.- 38б.

  7. Туфан Х. Сайланма әсәрләр: 2 томда. Т.1. / Х.Туфан.- Казан: Тат.кит.нәшер., 1975.- 366б.









Очень низкие цены на курсы переподготовки от Московского учебного центра для педагогов

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 65% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: KURSY.ORG


Краткое описание документа:

"Описание материала:

Исследовательская работа ученицы 8 класса МБОУ «Школа №89» по теме «Образ Мусы Джалиля в произведениях Хасана Туфана».

Анализ жизни и творчества Мусы Джалиля, Хасана Туфана. Работа состоит из вступления, основной части и заключения.

В конце приведена использованная литература. Жизнь Джалиля и Туфана созвучны. Джалиль был в плену у немцев, а Туфан был отправлен в ссылку у себя на родине.

Состояние Джалилия, чье имя было запятнано(считали предателем) хорошо мог понять и прочувствовать Туфан, который также был назван «врагом народа».

Общая информация

Номер материала: 23514122414

Похожие материалы

Получите наградные документы сразу с 38 конкурсов за один орг.взнос: Подробнее ->>