1252195
столько раз учителя, ученики и родители
посетили сайт «Инфоурок»
за прошедшие 24 часа
Добавить материал и получить бесплатное
свидетельство о публикации
в СМИ №ФС77-60625 от 20.01.2015
Манифест «Инфоурок»
ИнфоурокТехнологияПрезентацииПрезентация «Үткәннәргә сәяхәт» (Хезәт кеше канаты, канатлы ул канатлы)

Презентация «Үткәннәргә сәяхәт» (Хезәт кеше канаты, канатлы ул канатлы)

библиотека
материалов
Республикасы Әтнә муниципаль районы “Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктә...
Кешенең канаты - тырыш хезмәт Кешенең үткәне белән киләчәге көн һәм төн, кыш...
Тырышлык бәхет китерер, Ялкаулык ачтан үтерер. Ялган ул-”юк” дигән сүз Туры ,...
Үткәннәргә сәяхәт Минем уйлавымча, ата- бабаларыбыздан калган рухи мирас белә...
Ничек яхшы булырга Ничек яхшы булырга? Аны сезгә әйтә алам: Уйла син-һәр мину...
Кешенең кешелеге сүзе белән түгел, эше белән матур Халкыбызның кабатланмас иҗ...
Эш сөйгәнне ил сөйгән Агач җимеше белән матур булган кебек, без нинди матурлар!
Оста кулда һөнәр бар. Чулпы-беләзекләре белән, калфаклары белән, читекләре бе...
В.А.Сухомлинский хезмәт тәрбиясен өч башлангыч гармониясе дип атый: кирәк, ав...
Мәкальләр,әйтемнәр Авыр эш калач ашата. Аз сөйлә, күп эшлә. Ашаганың белән ма...
Кулланган әдәбият Балаларга үгет нәсихәт. Татар халык әйтемнәре. Мәктәптә хез...

Описание презентации по отдельным слайдам:

1 слайд Республикасы Әтнә муниципаль районы “Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктә
Описание слайда:

Республикасы Әтнә муниципаль районы “Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет белем учреждениесе Хезмәт –кеше канаты, Канатлы бул,канатлы. Эшләде ; 7сыйныф укучылары; Аскарова Диләрә илсур кызы, Галиахетова Дилә Дамир кызы 2 кв категорияле технология укытучысы: Зарипова Рүзия Сәлих кызы җитәкчелегендә 2012 ел

2 слайд Кешенең канаты - тырыш хезмәт Кешенең үткәне белән киләчәге көн һәм төн, кыш
Описание слайда:

Кешенең канаты - тырыш хезмәт Кешенең үткәне белән киләчәге көн һәм төн, кыш һәм җәй алмашынган төренә керә. “Алтыда кермәгән, алтмышта кермәс” дигән әби-бабаларыбыз.Алты яшкә кадәрге вакыт бала өчен әһәмиятле чор. Галимнәр раславынча, кеше үзе аласы белем һәм тәрбиянең 70% ын 6 яшкә кадәр үзләштерә,калганын гомере буе тулыландыра гына. Кешедә ничә канат бар? Ике канат-ул куллар.Кошларга яшәр өчен канат кирәк булган кебек, безгә дә куллар кирәк.Кулы эш белгән кеше тормышта һәрвакытта да үз урынын таба. “Кечкенә генә эш зур эшсезлектән яхшырак.” “Кешенең акылын үлчи торган үлчәү-аның эше.”

3 слайд Тырышлык бәхет китерер, Ялкаулык ачтан үтерер. Ялган ул-”юк” дигән сүз Туры ,
Описание слайда:

Тырышлык бәхет китерер, Ялкаулык ачтан үтерер. Ялган ул-”юк” дигән сүз Туры ,туры димичә Кәкре, кыек дигән сүз. Ялган ул кемнәрдә була? Ялган ул ялкауларда, Куркакларда,иренчәктә, алдакчы,таркауларда. Нинди төстә икән соң ул әшәке ялган,ялган? Матур төсләр аңа хәрам,ул карага буялган. -Бер ялганны кайтарып алыр өчен кырык дөреслек эшләргә кирәк!

4 слайд Үткәннәргә сәяхәт Минем уйлавымча, ата- бабаларыбыздан калган рухи мирас белә
Описание слайда:

Үткәннәргә сәяхәт Минем уйлавымча, ата- бабаларыбыздан калган рухи мирас белән гел янәшә яшәп килгән тагын бер мирас бар әле. Ул мирасның галимнәр теле белән әйтсәк, матди мәдәният өлкәсенә караганы — халкымның өс киеме!

5 слайд Ничек яхшы булырга Ничек яхшы булырга? Аны сезгә әйтә алам: Уйла син-һәр мину
Описание слайда:

Ничек яхшы булырга Ничек яхшы булырга? Аны сезгә әйтә алам: Уйла син-һәр минутта,һәрбер төштә,атлаган һәр адымыңны ,күреп тора дип Анаң! Йә булмаса,класстагы матур күзле кыз бала... Шуннан инде нишлисең? Билгеле инде нишлисе-гел яхшы эш эшлисең! Ә эш эшләгән кеше-була бик яхшы кеше! (Равил Фәйзуллин) Татар барда-хәтәр бар,ди, кемдер. Хәтәр түгел, татар көчле ул. Әдәп,намус,акыл,белем, вөҗдан – Татар кешесенең йөзе ул (Д,Каюмова.”Татар рухы”) “Яратып эшләгән эш кенә куаныч китерә” Нәрсә соң ул эш яки хезмәт? Хезмәт-кешедән акыл яки физик көч таләп итә торган максатлы эшчәнлек. Акыл хезмәте –ул ми эшчәнлеген таләп итә,аның өчен фикерләү,башны эшләтү кирәк. Халкыбызның”Уку энә белән кое казу “дигән мәкален һәркайсыбыз белә. Уку җиңел эш түгел, ул бик күп көч һәм тырышлык таләп итә. Физик эш - ул төрле эшләрне көч белән башкару. “Агач җимеше белән, кеше эше белән матур”, Кешенең кешелеге сүз белән түгел, эше белән матур булуын халык әйтеме аңлата да инде.

6 слайд Кешенең кешелеге сүзе белән түгел, эше белән матур Халкыбызның кабатланмас иҗ
Описание слайда:

Кешенең кешелеге сүзе белән түгел, эше белән матур Халкыбызның кабатланмас иҗади көченә ия булган бу истәлекләр Ефәк шәл искә төшергән бу мирасның бер өлеше, әлбәттә, Ак әбием – Дәү әнием сандыгы төбендә әле дә сакланалар.

7 слайд Эш сөйгәнне ил сөйгән Агач җимеше белән матур булган кебек, без нинди матурлар!
Описание слайда:

Эш сөйгәнне ил сөйгән Агач җимеше белән матур булган кебек, без нинди матурлар!

8 слайд Оста кулда һөнәр бар. Чулпы-беләзекләре белән, калфаклары белән, читекләре бе
Описание слайда:

Оста кулда һөнәр бар. Чулпы-беләзекләре белән, калфаклары белән, читекләре белән һәм сөлгеләре белән элек-электән дан тоткан безнең халык. Әмма аларны эшләү бик зур зәвык, бик олы тырышлык, осталык һәм түземлелек таләп иткән. Бизәкле сөлгеләр сугуны, мәсьәлән, кыз балалар бик яшьли өйрәнгәннәр. Һәр өйдә булмаса да, ун йортлыкның берсендә бу һөнәрнең җайланма-корылмалары булган.

9 слайд В.А.Сухомлинский хезмәт тәрбиясен өч башлангыч гармониясе дип атый: кирәк, ав
Описание слайда:

В.А.Сухомлинский хезмәт тәрбиясен өч башлангыч гармониясе дип атый: кирәк, авыр, бик яхшы. Кирәк... Ничек кенә әле! Зарури нәрсә ул. Хезмәтне яратмаган кеше шәхес буларак формалашып җитә алмый.Бары тик хезмәт сөючәнлек һәм аның тыгыз бәйләнгән максатчанлык, ныклык кебек ихтыяр сыйфатлары гына алга куелган максатны тормышка ашырырга ярдәм итә. Авыр... Әлбәттә ата-аналар әзер булырга тиешләр.Балада хезмәт сөючәнлекне тәрбияләү – бездән,үзебездән нык торуны, бик зур түземлелек һәм вакыт таләп итә.Баланы үз үрнәгендә тәрбияләү җиңел түгел. Бик яхшы... Әйе,чөнки авырлыкның җиңелүен,максатка ирешүне тою кешегә иң зур әхлак канәгатьлеге бирә. Бу шатлыкка бары хезмәт яратучы кешеләр генә лаек.

10 слайд Мәкальләр,әйтемнәр Авыр эш калач ашата. Аз сөйлә, күп эшлә. Ашаганың белән ма
Описание слайда:

Мәкальләр,әйтемнәр Авыр эш калач ашата. Аз сөйлә, күп эшлә. Ашаганың белән мактанма,эшең белән мактан. Бүгенге эшне иртәгә калдырма. Ике уйла, бер эшлә. Калган эшкә кар ява. Кем эшләми, шул ашамый Киңәшле эш таркалмый. Күмәк эш үрчемле булыр. Плансыз эш - тозсыз аш. Син эшне сөйсәң,эш тә сине сөяр. Сүз күп җирдә эш аз була. Эш беләктә түгел- теләктә. Эш майлы бәлеш түгел. Эш сөйгәнне ил сөйгән. Эше күпнең ашы күп,эше юкның ашы юк. Эшләгәнең- өеңә,өйрәнгәнең-үзеңә. Эшне ярты юлда калдырганчы,башламаганың яхшы. Эшнең ояты юк. Эш кешене төзәтә, ялкаулык боза. Һөнәрсез кеше - кулсыз кеше. Хезмәт төбе - хәзинә. Хезмәте каты-җимеше татлы. Һөнәрле кеше-хөрмәткә лаек. Һөнәре бар үргә йөзәр. Хәрәкәттә бәрәкәт. Тырыш бала-эх яхшы; ялкау бала-фу,шакшы. Кайда йөрсәң дә, тырыш бул,тырыш кеше хур булмас. Тырышлык бәхет китерер, ялкаулык ачтан үтерер. Эш - акчада, гөл – бакчада. “А к ы л - тезген, б е л е м - ат, тезгенеңне белеп тарт!”

11 слайд Кулланган әдәбият Балаларга үгет нәсихәт. Татар халык әйтемнәре. Мәктәптә хез
Описание слайда:

Кулланган әдәбият Балаларга үгет нәсихәт. Татар халык әйтемнәре. Мәктәптә хезмәт тәрбиясе.

Найдите материал к любому уроку,
указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:
также Вы можете выбрать тип материала:
Краткое описание документа:

"Описание материала:

Минем уйлавымча, ата- бабаларыбыздан калган рухи мирас белән гел янәшә яшәп килгән тагын бер мирас бар әле.

Ул мирасның галимнәр теле белән әйтсәк, матди мәдәният өлкәсенә караганы — халкымның өс киеме! Үземне белә башлаганнан бирле мине ниндидер көч шул киемнәргә тарта. ӘӘӘӘӘ! Кызык булып киттеме? Хәзер сөйлим. Сүз башымда аз гына күргәннәрем, белгәннәрем, ишеткәннәрем хакында сөйләп үтәм. Тау башына салынмаса да, безнең Түбән Көек авылы бик кечкенә түгел, урта зурлыкта.

Ә менә яраткан суы – Кала Тау астыннан аккан су, Казансу кушылдыгы, гади генә бер елга – Ашыт кына.

Вакытында, нәкъ менә шул Кала тау ерымнарында иртә таңда каен тырысын иптәш кызларын уздырып кып-кызыл җиләкләр белән беренче булып тутырган, эссе җәйдә

Ашыт тугаенда ирләр белән беррәттән колач җәеп печәп чапкан, көзе җиткәч, урагыннан калмаган, буранлы кышында мари урманында кочагы да җитмәгән чи агачларны “ә” дигәнче кисеп аударган, язгы чәчү вакытында беренчеләрдән булган, сугыштан иң беренче булып үлем хәбәре алып та сыгылмаган, сабыр булып кала алган, һәрвакыт күз алдымда ап-ак яулыклы, ап-ак күлмәкле ягымлы карашлы, көләч йөзле бишвакыт намазын калдырмаган, уразасын ел саен җиренә җиткереп тоткан

Дәү әнием белән үстем мин. Аның куштанлы, бала итәкле,озын буйлы, вак чәчәкле ак күлмәге, күлмәк өстеннән киелгән, һәрвакыт пөхтә итеп юылган ак җирлеккә ал чәчәкләр төшкән аркалы, култыклы, вак-вак атлатып җыеп,чама белән бөреп тегелгән канатлы алъяпкычы,маңгай чәчләре калмаслык итеп киелгән, алгы өлеше матур итеп ак ефәк җепләр белән чигелгән чәчкабы, бөтенләп бәйләп куелган ак яулыгы минем әле дә булса күз алдымда.

Акрын, ләкин бик йомшак һәм җиңел итеп атлап йөргәндә үзенә бер моң таратучы чәч тәңкәләренең сихрилеге мине гел каядыр чакыра. Мин янәдән Ак Дәү әниемнең сандыгын ачам. Андагы миңа бик кадерле булган гаиләм мирасы булып калган истәлекләрне барлыйм...

Общая информация
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.
Благодарность за вклад в методическое обеспечение учебного процесса по преподаваемой дисциплине

Опубликуйте 3 материала, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данную благодарность

Добавить материал
Сертификат о создании персонального учительского сайта

Опубликуйте 5 материалов, чтобы БЕСПЛАТНО получить сертификат о создании сайта

Добавить материал
Грамота за высокий уровень сформированности информационно-коммуникационной компетентности

Опубликуйте 10 материалов, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данную грамоту

Добавить материал
Свидетельство за транслирование результатов своей профессиональной деятельности

Опубликуйте 15 материалов, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данное cвидетельство

Добавить материал
Грамота за личный вклад в повышение качества образования

Опубликуйте 20 материалов, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данную грамоту

Добавить материал
Почётная грамота за высокий уровень профессионализма

Опубликуйте 25 материалов, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данную грамоту

Добавить материал
Золотая грамота за современный подход к преподаванию и повышение качества педагогического труда

Опубликуйте 40 материалов, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данную золотую грамоту

Добавить материал
Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.