Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015

Опубликуйте свой материал в официальном Печатном сборнике методических разработок проекта «Инфоурок»

(с присвоением ISBN)

Выберите любой материал на Вашем учительском сайте или загрузите новый

Оформите заявку на публикацию в сборник(займет не более 3 минут)

+

Получите свой экземпляр сборника и свидетельство о публикации в нем

Инфоурок / Другое / Конспекты / Урок + презентация по татарской литературе для 10 класса
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 24 мая.

Подать заявку на курс
  • Другое

Урок + презентация по татарской литературе для 10 класса

Выбранный для просмотра документ Б.Урманче.pptx

библиотека
материалов
Бакыйларның исеме мәңгелек Максат: 1. Б.Урманченың тормыш юлы һәм иҗаты турын...
Мәрмәр сыннар сөйли башлар менә... Белмәгәнмен икән мин элек... Бакый дигән...
Бакыйның балачагы “Үземнең кайчан рәсем ясый башлаганымны хәтерләмим. Ә 1905...
Яшьлек еллары Егет тә чакларым бар иде, Киң урамнар гына лай тар иде. Егет тә...
Идел, Хәзәр буйларында әллә кайчан Чәчкәләрдер. Әмма монда Кордлар астында к...
СҮЗЛЕК Бакый Сәнгать Сын Скульптура Сынчы Триптих Эскиз - мәңгелек, мәңге сак...
Бакый Урманче һәм Тукай
Бакый Урманче һәм СӨЕМБИКӘ
Б.Урманченың иң әһәмиятле хезмәтләреннән берсе – “Татарстан”дип аталган трипт...
Б.Урманченың сынлы сәнгатьтә башкарган хезмәте аеруча зур. Ул Г.Тукай, Ф.Әми...
ӘДӘБИ СӘХИФӘ Үзе бакый, Эше бакый, Исеме дә Бакый... Бакыйлыкның җимешен ул Г...
Куркыныч түгел үлем. Тынычлык бирер тәнемә гүрем. Ләкин нинди матур Табигать...
12 1

Описание презентации по отдельным слайдам:

№ слайда 1 Бакыйларның исеме мәңгелек Максат: 1. Б.Урманченың тормыш юлы һәм иҗаты турын
Описание слайда:

Бакыйларның исеме мәңгелек Максат: 1. Б.Урманченың тормыш юлы һәм иҗаты турында күбрәк мәгълүмат бирү; 2. Б.Урманче иҗатына кызыксыну уяту; 3. Укучыларда милләтебезнең асыл кешеләре белән горурлану хисләре тәрбияләү.

№ слайда 2 Мәрмәр сыннар сөйли башлар менә... Белмәгәнмен икән мин элек... Бакый дигән
Описание слайда:

Мәрмәр сыннар сөйли башлар менә... Белмәгәнмен икән мин элек... Бакый дигән идем ташлар гына... Ул үзе дә бакый- мәңгелек! И.Юзеев

№ слайда 3 Бакыйның балачагы “Үземнең кайчан рәсем ясый башлаганымны хәтерләмим. Ә 1905
Описание слайда:

Бакыйның балачагы “Үземнең кайчан рәсем ясый башлаганымны хәтерләмим. Ә 1905 нче елда мин рус газеталарыннан күчереп хәрби корабльләр ясый башладым...” Бакый Урманче

№ слайда 4 Яшьлек еллары Егет тә чакларым бар иде, Киң урамнар гына лай тар иде. Егет тә
Описание слайда:

Яшьлек еллары Егет тә чакларым бар иде, Киң урамнар гына лай тар иде. Егет тә булып лай йөргән чакларымда Шәһәрләр саен ярларым бар иле лай. “ Ончы Фәхри” җыры

№ слайда 5 Идел, Хәзәр буйларында әллә кайчан Чәчкәләрдер. Әмма монда Кордлар астында к
Описание слайда:

Идел, Хәзәр буйларында әллә кайчан Чәчкәләрдер. Әмма монда Кордлар астында кәфенле- гүрләнгән “Атауның” гранит ярлары. Күңелемдә, күңелемдә һаман Алмагач чәчәкләренә күмелгән Идел ярлары. Б.Урманче. 1930, Соловки Б.Урманче сеңелләре белән Соловкидан кайткач, 1934

№ слайда 6 СҮЗЛЕК Бакый Сәнгать Сын Скульптура Сынчы Триптих Эскиз - мәңгелек, мәңге сак
Описание слайда:

СҮЗЛЕК Бакый Сәнгать Сын Скульптура Сынчы Триптих Эскиз - мәңгелек, мәңге сакланучы иҗади эшчәнлекнең бер төре кешегә яки башка җан иясенә охшатып эшләнгән скульптура сынлы сәнгатьнең бер төре скульптура әсәрләрен ясаучы уртак бер идея белән берләшкән өч картина, өч рәсемнән торган композиция картинаның яки аның бер өлешенең караламасы

№ слайда 7 Бакый Урманче һәм Тукай
Описание слайда:

Бакый Урманче һәм Тукай

№ слайда 8 Бакый Урманче һәм СӨЕМБИКӘ
Описание слайда:

Бакый Урманче һәм СӨЕМБИКӘ

№ слайда 9 Б.Урманченың иң әһәмиятле хезмәтләреннән берсе – “Татарстан”дип аталган трипт
Описание слайда:

Б.Урманченың иң әһәмиятле хезмәтләреннән берсе – “Татарстан”дип аталган триптихы тора.

№ слайда 10 Б.Урманченың сынлы сәнгатьтә башкарган хезмәте аеруча зур. Ул Г.Тукай, Ф.Әми
Описание слайда:

Б.Урманченың сынлы сәнгатьтә башкарган хезмәте аеруча зур. Ул Г.Тукай, Ф.Әмирхан, Г.Ибраһимов, К.Насыйри, М.Гафури кебек атаклы кешеләребезнең тулы бер сынлы портретлары галереясын иҗат итте. Бу бөек хезмәте өчен ул Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булды.

№ слайда 11 ӘДӘБИ СӘХИФӘ Үзе бакый, Эше бакый, Исеме дә Бакый... Бакыйлыкның җимешен ул Г
Описание слайда:

ӘДӘБИ СӘХИФӘ Үзе бакый, Эше бакый, Исеме дә Бакый... Бакыйлыкның җимешен ул Гомере буе татый. М.Әгъләмов

№ слайда 12 Куркыныч түгел үлем. Тынычлык бирер тәнемә гүрем. Ләкин нинди матур Табигать
Описание слайда:

Куркыныч түгел үлем. Тынычлык бирер тәнемә гүрем. Ләкин нинди матур Табигать вә дөнья кала, Никадәр тәмле теләкләр, Ясамаган эшләр кала. Б.Урманче

Выбранный для просмотра документ Бакыйларның исеме мәңгелек дәрес.docx

библиотека
материалов

Тема: Бакыйларның исеме мәңгелек... (дәрес-панорама)

Максат: 1. Б.Урманченың тормыш юлы һәм иҗаты турында күбрәк мәгълүмат бирү;

2. Б.Урманче иҗатына кызыксыну уяту;

3. Укучыларда милләтебезнең асыл кешеләре белән

горурлану хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: Дәреслек; «Б.Урманченың рухи дөньясы», Казан 2005; «Б.Урманче» Казан 1982, «Казан» журналы № 10-11/1997, «Сөембикә»журналы 97/2, видеопроектор, компьютер.

ДӘРЕС БАРЫШЫ

1. Актуальләштерү.

Кечкенәме, зурмы — һәрбер халыкның күренекле шәхесләре, талантлы уллары, кызлары бар. Татар халкының да исемнәре тарих битләренә алтын хәрефләр белән язылып куелырга хаклы, милли горурлыгыбыз булган дистәләрчә талантлы шәхесләре бар. Шулар арасында сынчы-рәссам Бакый ага Урманченың да үз урыны бар. Аның исеме дә татар халкының рухи үсеше, мәдәнияте, сәнгате тарихына алтын хәрефләр белән язылып куелырга тиеш, ул татар сәнгате күгендә балкыган, һәрчак якты янып торачак йолдызларның берсе.

Укучылар, сезгә өй эше итеп Б.Урманче биографиясе белән танышып килергә кушылган иде.

2. Яңа тема өстендә эш.

Бүгенге дәресебезне без, башка дәресләрдән аермалы буларак, журнал рәвешендә алып барачакбыз ( материалларны папкада журнал формасында да эшләргә була.) Журналыбызның битләре төрле темаларга бүленгән.

Журналыбызның 1 нче битен ачабыз. Ул «Бакыйның балачагы» дип атала.

Укучы: Б.Урманче 1897 елның 23 февралендә Буа районы Күл Черкене авылында Идрис мулла һәм Мәгъҗүбә абыстай гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килә. Аның тагын өч апасы, өч сеңлесе, ике энесе була. Әнисе дә, апалары, сеңелләре дә, башка татар хатын-кызлары кебек, чигү-туку эшләрен яратканнар. Өйдә һәр нәрсә чигү белән бизәлгән. Бабасы Хәсән буяучы хезмәте белән көн күргән. Рәссам үз гомеренең беренче истә калган көннәреннән бирле әле рәсем , әле балчыктан һәр төрле уенчыклар ясавын хәтерли.

Үземнең кайчан рәсем ясый башлаганымны хәтерләмим. Ә 1905 нче елда мин рус газеталарыннан күчереп хәрби корабльләр ясый башладым...”, дип искә ала Б.Урманче. (Укучылар сөйләгәндә слайдлар күрсәтелә).

-Яшьлек еллары. (1-2 укучының җавабы тыңланыла).

Беренче укучы: Рәссам камыштан уенчык өй ясауларын бик рәхәтләнеп искә ала. Соңрак ул өй эчендә кирәкле эскәмия, урындык кебек нәрсәләрне, умарталарны үзе ясый. Агач белән эш итүне ихлас ярата. Ә инде скрипка уйныйсы килгәч, скрипка ясауга да ирешә. Җырлый, шигырь яза.

1907 нче елда Казанга килеп, Мөхәммәдия мәдрәсәсенә укырга керә. Казан сәнгать мәктәбендә уку теләге туа. Ләкин татар авылыннан килгән малайны ул мәктәпкә якын да җибәрмиләр. Ул бу теләгенә 1919 нчы елда гына ирешә. 22 яшьлек Б.Урманче – сәнгать мәктәбенең беренче татар студенты була. Шул ук елны Б.Урманче, Кызыл Армия сафларына басып, Мөселман хәрби коллегия комиссариатында хезмәт итә башлый.1920-26 елларда Мәскәүдә ( ВХУТЕМАС- Высшее художественно- технические мастерские) белемен дәвам итә.

1926 нчы елда Казанга кайтып, сәнгать техникумында укыта башлый.

Икенче укучы: Илдә барган канлы репрессияләр дулкыны Б.Урманчены да читләтеп үтми. 1929-1933 елларда ул тоткынлыкның авыр газапларын татый.

Бу турыда рәссам болай дип искә ала:“ Соловкига мине 1929 елның 13 августында алалар. Соловки - бик зур архипелаг. Минем ашау-эчү яхшы иде. Мин анда төлке карадым. Аларның тиреләре әйбәт булырга тиеш.Без аларга бирелгән иттән качып ашаштыра идек”.

Азат ителгәннән соң ул Мәскәүдә , Алма-Атада , Сәмәркандта яшәп иҗат итә.

Укытучы сүзе:

1958 нче елда, Татарстан хөкүмәте чакыруы буенча, Б.Урманче Казанга кайта һәм гомеренең соңгы көннәренә кадәр шунда яши, 30 елдан артык вакытны үз эченә алган бу дәвердә Останың күп кенә иң күренекле, татар халкы рухи мәдәниятенең мәңгелек хәзинәсен тәшкил итә алырдай әсәрләре туа.

Останың иҗаты белән танышканчы, сүзлек өстендә эш алып барыла.

Бакый – мәңгелек, мәңге сакланучы

Сәнгать- иҗади эшчәнлекнең бер төре

Сын- кешегә яки башка җан иясенә охшатып эшләнгән скульптура

Скульптура- сынлы сәнгатьнең бер төре

Сынчы- скульптура әсәрләрен ясаучы

Триптих- уртак бер идея белән берләшкән өч картина, өч рәсемнән торган композиция

Эскиз – картинаның яки аның бер өлешенең караламасы

Журнал белән танышуны дәвам итәбез. «Б.Урманче һәм Тукай».

(Г.Тукайның биографиясен искә төшереп китү).

Укытучы сүзе: Б.Урманче иҗатының гаять зур әһәмиятле ягы шунда: ул, рәссам һәм сынчы буларак, Г.Тукайның үзен һәм шулай ук әдәби образларын мәңгеләштерүдә гомере буе эшләде. Аның «Печән базары», «Кисекбаш», «Су анасы һәм малай» һ.б. картиналары, шүрәлеләргә багышланган йөзләрчә сурәт, Тукайның зур һәм кечкенә бюстлары бөек шагыйребезгә дан җырлый. Арча районының Яңа Кырлай авылындагы Тукай мемориалы, андагы музей, парк, буа, шагыйрь һәйкәле, урта хәлле крестьян Сәгъди абзый йорты Б.Урманче проекты нигезендә эшләнгән.

(Укучыларга Останың Тукайга багышланган хезмәтләре күрсәтелә).

  • Б.Урманче һәм Сөембикә,

(Сөембикә кем ул? — дигән сорауга җавап биреп кителә. «Сөембикә» журналлары, «Сөембикә ханбикә» китабы күрсәтелә).

- Сөембикә образы ничек сурәтләнгән? (гүзәл, моңсу итеп, моңсу — грусть, печаль).

- Әйе, Б.Урманче иҗатына нәзек камиллек, киеренке-сизгер рухлылык хас.

Укытучы: Б.Урманченың әһәмиятле эшләреннән берсе — «Татарстан» дип аталган триптихы тора.

(Укучыларга һәрбер партага «Татарстан» триптихының китап битендәге рәсемнәре бирелә)

Хезмәт буенча әңгәмә үткәрелә, нәтиҗә ясала.

- Бу хезмәте белән рәссам нәрсә әйтергә тели?

- Рәссам бу хезмәтендә туган халкының киләчәге, аның бердәмлегенә ирешү турындагы уй-фикерләрен гәүдәләндерә.

- Без монда тормышның дәвам итүен күрәбез: суда теплоходлар йөзә, юлда машиналар йөри, күктә вертолет оча, кырда комбайннар эшли һ.б.

Журнал белән танышуыбызны дәвам итәбез.

Укытучы:Б.Урманченың сынлы сәнгатьтә башкарган хезмәте аеруча зур. Ул Г.Тукай, Ф.Әмирхан, Г.Ибраһимов, К.Насыйри, М.Гафури кебек атаклы кешеләребезнең тулы бер сынлы портретлары галереясын иҗат итте, Бу бөек хезмәте өчен ул Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булды. Татар Дәүләт опера һәм балет театрына килүчеләр фойедагы М.Җәлилнең зур мәрмәр бюстына игътибар итми калмыйлардыр, ә К.Насыйриның мәрмәр сыны КДУын, Г.Кариев сыны Татар Дәүләт академия театрын бизи.

Укучылар, бер дәрестә генә Бакый ага Урманченың иҗатын, эшчәнлеген өйрәнеп бетереп булмый.

(Аның рәссам-сынчы булудан тыш, шигырь язуы, бик матур җырлавы да әйтеп узыла.)

Журналыбызның соңгы бите. Б.Урманченың үз шигыре укып кителә.

Куркыныч түгел үлем.

Тынычлык бирер тәнемә гүрем.

Ләкин нинди матур

Табигать вә дөнья кала,

Никадәр тәмле теләкләр,

Ясалмаган эшләр кала.

(гүрем — кабер, кабернең эчке өлеше).

Бакый Урманче 1990 елның 6 августында 93 яшендә вафат булды. Казанның Зур Кызыл урамында Б.Урманчега һәйкәл куелган.

Дәрес ахырында 5 минутка укучыларга тест бирелә.

3. Йомгаклау.

Укучыларга билгеләр кую. Өй эше бирелә: Б.Урманченың берәр охшаган рәсеме буенча үз фикерләреңне әзерләп килергә.






Выбранный для просмотра документ Тест.docx

библиотека
материалов

1. Бакый ага Урманче ничәнче елда, кайда туа?

1.1897 ел, Буа районы

2.1897 ел, Баулы районы

3.1896 ел, Биектау районы



2. Б.Урманче, 1929 - 33 елларда милләтчелектә гаепләнеп, нинди утрауда була?

1. Свияжск утравында

2. Соловки утравында

3. Сахалин утрауларында



3. Б.Урманче Казанга ничәнче елда кайта ?

1. 1956 нчы елда

2.1957 нче елда

3.1958 нче елда



4. Татар Дәүләт академия театрын кем сыны бизи?

1. Габдулла Кариев

2. Галиәсгар Камал

3. Габдулла Тукай



5. Б.Урманчега Казанда нинди урамда һәйкәл куелган ?

1.Кызыл Позиция урамында

2.3ур Кызыл урамда

3.Максим Горький урамында

































Краткое описание документа:

"Описание материала:

Дәреснең темасы : «Бакыйларның исеме мәңгелек...».

Бу дәрестә минем максатым :татар халкының күренекле шәхесе, рәссам,скулпьтор Бакый Урманче турында күбрәк мәгълүмат бирү.Аның тормыш юлы, иҗаты һәркемне сокландырырлык. Шуңа күрә дә рус мәктәбендә укучы балалар татар халкының күренекле язучылары, шагыйрьләре турында гына түгел. ә исеме тарих битләренә алтын хәрефләр белән язылырга хаклы рәссамыбыз Б.

Урманчены да белсеннәр иде. Ул иҗатка, авыр тормыш юлы узып. килә. Дәрестә кыскача гына булса да, аның тормышына күзәтү ясала. (Бу бигрәк тә, презентациядә ачык чагыла).

Сәнгатькә гашыйк кешеләр аның хезмәтләрен олы бер дулкынлану белән карыйлар.Укучылар да , шушы дәрестә алган мәгълүматлар аша гына булса да,Б.Урманче кебек күренекле шәхесебез барын онытмасыннар иде. Аның исеме дә , җисеменә туры килә бит. (Бакый - мәңгелек дигән сүз).

Минем теләгем шул: күренекле шәхесләребезне халкыбыз онытмасын иде!

"Выдержка из материала:

Тема: Бакыйларның исеме мәңгелек... (дәрес-панорама)

Максат:

1. Б.Урманченың тормыш юлы һәм иҗаты турында күбрәк мәгълүмат бирү;
2. Б.Урманче иҗатына кызыксыну уяту;
3. Укучыларда милләтебезнең асыл кешеләре беләнгорурлану хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: Дәреслек; «Б.Урманченың рухи дөньясы», Казан 2005; «Б.Урманче» Казан 1982, «Казан» журналы № 10-11/1997, «Сөембикә»журналы 97/2, видеопроектор, компьютер.

ДӘРЕС БАРЫШЫ

1. Актуальләштерү.Кечкенәме, зурмы — һәрбер халыкның күренекле шәхесләре, талантлы уллары, кызлары бар. Татар халкының да исемнәре тарих битләренә алтын хәрефләр белән язылып куелырга хаклы, милли горурлыгыбыз булган дистәләрчә талантлы шәхесләре бар. Шулар арасында сынчы-рәссам Бакый ага Урманченың да үз урыны бар. Аның исеме дә татар халкының рухи үсеше, мәдәнияте, сәнгате тарихына алтын хәрефләр белән язылып куелырга тиеш, ул татар сәнгате күгендә балкыган, һәрчак якты янып торачак йолдызларның берсе.Укучылар, сезгә өй эше итеп Б.Урманче биографиясе белән танышып килергә кушылган иде.

2. Яңа тема өстендә эш. Бүгенге дәресебезне без, башка дәресләрдән аермалы буларак, журнал рәвешендә алып барачакбыз ( материалларны папкада журнал формасында да эшләргә була.) Журналыбызның битләре төрле темаларга бүленгән.Журналыбызның 1 нче битен ачабыз.

tatar_liter.jpg

Ул «Бакыйның балачагы» дип атала.Укучы: Б.Урманче 1897 елның 23 февралендә Буа районы Күл Черкене авылында Идрис мулла һәм Мәгъҗүбә абыстай гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килә. Аның тагын өч апасы, өч сеңлесе, ике энесе була. Әнисе дә, апалары, сеңелләре дә, башка татар хатын-кызлары кебек, чигү-туку эшләрен яратканнар. Өйдә һәр нәрсә чигү белән бизәлгән. Бабасы Хәсән буяучы хезмәте белән көн күргән.

Рәссам үз гомеренең беренче истә калган көннәреннән бирле әле рәсем , әле балчыктан һәр төрле уенчыклар ясавын хәтерли. “Үземнең кайчан рәсем ясый башлаганымны хәтерләмим. Ә 1905 нче елда мин рус газеталарыннан күчереп хәрби  корабльләр ясый башладым...”, дип искә ала Б.Урманче. (Укучылар сөйләгәндә слайдлар күрсәтелә).

-Яшьлек еллары. (1-2 укучының җавабы тыңланыла).Беренче укучы: Рәссам камыштан уенчык өй ясауларын бик рәхәтләнеп искә ала. Соңрак ул өй эчендә кирәкле эскәмия, урындык кебек нәрсәләрне, умарталарны үзе ясый. Агач белән эш итүне ихлас ярата. Ә инде скрипка уйныйсы килгәч, скрипка ясауга да ирешә. Җырлый, шигырь яза.1907 нче елда Казанга килеп, Мөхәммәдия мәдрәсәсенә укырга керә.

Казан сәнгать мәктәбендә уку теләге туа. Ләкин татар авылыннан килгән малайны ул мәктәпкә якын да җибәрмиләр. Ул бу теләгенә 1919 нчы елда гына ирешә. 22 яшьлек Б.Урманче – сәнгать мәктәбенең беренче татар студенты була. Шул ук елны Б.Урманче, Кызыл Армия сафларына басып, Мөселман хәрби коллегия комиссариатында хезмәт итә башлый.1920-26 елларда Мәскәүдә (

ВХУТЕМАС-

Высшее художественно- технические мастерские) белемен дәвам итә. 1926 нчы елда Казанга кайтып, сәнгать техникумында укыта башлый.Икенче укучы: Илдә барган канлы репрессияләр дулкыны Б.Урманчены да читләтеп үтми. 1929-1933 елларда ул тоткынлыкның авыр газапларын татый.Бу турыда рәссам болай дип искә ала:“ Соловкига мине 1929 елның 13 августында алалар. Соловки - бик зур архипелаг. Минем ашау-эчү яхшы иде. Мин анда төлке карадым. Аларның тиреләре әйбәт булырга тиеш.Без аларга бирелгән иттән качып ашаштыра идек”.

Азат ителгәннән соң ул Мәскәүдә , Алма-Атада , Сәмәркандта яшәп иҗат итә.Укытучы сүзе:1958 нче елда, Татарстан хөкүмәте чакыруы буенча, Б.Урманче Казанга кайта һәм гомеренең соңгы көннәренә кадәр шунда яши, 30 елдан артык вакытны үз эченә алган бу дәвердә Останың күп кенә иң күренекле, татар халкы рухи мәдәниятенең мәңгелек хәзинәсен тәшкил итә алырдай әсәрләре туа.Останың иҗаты белән танышканчы, сүзлек өстендә эш алып барыла. Бакый – мәңгелек, мәңге сакланучыСәнгать- иҗади эшчәнлекнең бер төреСын- кешегә яки башка җан иясенә охшатып эшләнгән скульптура

Скульптура- сынлы сәнгатьнең бер төре Сынчы- скульптура әсәрләрен ясаучыТриптих- уртак бер идея белән берләшкән өч картина, өч рәсемнән торган композицияЭскиз – картинаның яки аның бер өлешенең караламасыЖурнал белән танышуны дәвам итәбез. «Б.Урманче һәм Тукай».(Г.Тукайның биографиясен искә төшереп китү).Укытучы сүзе: Б.Урманче иҗатының гаять зур әһәмиятле ягы шунда: ул, рәссам һәм сынчы буларак, Г.Тукайның үзен һәм шулай ук әдәби образларын мәңгеләштерүдә гомере буе эшләде. Аның «Печән базары», «Кисекбаш», «Су анасы һәм малай»

һ.б. картиналары, шүрәлеләргә багышланган йөзләрчә сурәт, Тукайның зур һәм кечкенә бюстлары бөек шагыйребезгә дан җырлый. Арча районының Яңа Кырлай авылындагы Тукай мемориалы, андагы музей, парк, буа, шагыйрь һәйкәле, урта хәлле крестьян Сәгъди абзый йорты Б.Урманче проекты нигезендә эшләнгән.(Укучыларга Останың Тукайга багышланган хезмәтләре күрсәтелә).- Б.Урманче һәм Сөембикә,(Сөембикә кем ул? — дигән сорауга җавап биреп кителә. «Сөембикә» журналлары, «Сөембикә ханбикә» китабы күрсәтелә).- Сөембикә образы ничек сурәтләнгән? (гүзәл, моңсу итеп, моңсу — грусть, печаль).

- Әйе, Б.Урманче иҗатына нәзек камиллек, киеренке-сизгер рухлылык хас.Укытучы: Б.Урманченың әһәмиятле эшләреннән берсе — «Татарстан» дип аталган триптихы тора.(Укучыларга һәрбер партага «Татарстан» триптихының китап битендәге рәсемнәре бирелә)Хезмәт буенча әңгәмә үткәрелә, нәтиҗә ясала.- Бу хезмәте белән рәссам нәрсә әйтергә тели?- Рәссам бу хезмәтендә туган халкының киләчәге, аның бердәмлегенә ирешү турындагы уй-фикерләрен гәүдәләндерә.- Без монда тормышның дәвам итүен күрәбез: суда теплоходлар йөзә, юлда машиналар йөри, күктә вертолет оча, кырда комбайннар эшли һ.б.Журнал белән танышуыбызны дәвам итәбез.

Укытучы:Б.Урманченың сынлы сәнгатьтә башкарган хезмәте аеруча зур. Ул Г.Тукай, Ф.Әмирхан, Г.Ибраһимов, К.Насыйри, М.Гафури кебек атаклы кешеләребезнең тулы бер сынлы портретлары галереясын иҗат итте, Бу бөек хезмәте өчен ул Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булды.

Татар Дәүләт опера һәм балет театрына килүчеләр фойедагы М.Җәлилнең зур мәрмәр бюстына игътибар итми калмыйлардыр, ә К.Насыйриның мәрмәр сыны КДУын, Г.Кариев сыны Татар Дәүләт академия театрын бизи.Укучылар, бер дәрестә генә Бакый ага Урманченың иҗатын, эшчәнлеген өйрәнеп бетереп булмый.(Аның рәссам-сынчы булудан тыш, шигырь язуы, бик матур җырлавы да әйтеп узыла.)Журналыбызның соңгы бите. Б.Урманченың үз шигыре укып кителә.Куркыныч түгел үлем.Тынычлык бирер тәнемә гүрем.Ләкин нинди матур

Табигать вә дөнья кала,Никадәр тәмле теләкләр,Ясалмаган эшләр кала.(гүрем — кабер, кабернең эчке өлеше).Бакый Урманче 1990 елның 6 августында 93 яшендә вафат булды. Казанның Зур Кызыл урамында Б.Урманчега һәйкәл куелган.Дәрес ахырында 5 минутка укучыларга тест бирелә.3. Йомгаклау.Укучыларга билгеләр кую. Өй эше бирелә: Б.Урманченың берәр охшаган рәсеме буенча үз фикерләреңне әзерләп килергә.

Автор
Дата добавления 28.12.2013
Раздел Другое
Подраздел Конспекты
Просмотров941
Номер материала 23984122802
Получить свидетельство о публикации

Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх