Урок + презентация «Абдулла Алиш әкиятләре»

    RAR

Документы из архива для просмотра:

  • PPT

    Абдулла Алиш.ppt

  • DOC

    А. Алиш әкиятләре.doc

  • Описание презентации по слайдам:

    • 1 слайд

    • 2 слайд

    • Зур колаклы, бик иркә кыз икән ул әнисенә...Берсе ак, берсе кара, үзләре ге...

      3 слайд

      Зур колаклы, бик иркә кыз икән ул әнисенә...

      Берсе ак, берсе кара, үзләре гел сугышалар.
      Татлыдан татлы бал җыялар,
      шәмгә яраклы балавыз коялар.
      Куян кызы
      Чукмар белән Тукмар
      Нечкәбил

    • Сатмас егет илен алтын-                    көмешләргә, Әгәр югалтмаса...

      4 слайд

      Сатмас егет илен алтын-
      көмешләргә,
      Әгәр югалтмаса
      вөҗданын;
      Алтынны ул чүпкә санар,
      Иң кыйммәтле күрер
      Ватанын.


    • Алишевлар гаиләсе

      5 слайд

      Алишевлар гаиләсе

    • “...Табыш булып кайтыйм илемә”
Көек авылында А.Алишның бабасы Нурулланың нигезе

      6 слайд

      “...Табыш булып кайтыйм илемә”

      Көек авылында А.Алишның бабасы Нурулланың нигезе

    • А.Алиш гаиләсе һәм туганнары белән1. Кечкенә Илсөяр Абдулла абыйсы һәм әти-...

      7 слайд

      А.Алиш гаиләсе һәм туганнары белән

      1. Кечкенә Илсөяр Абдулла абыйсы һәм әти-әнисе белән.
      2. Абдулла Алиш хатыны һәм уллары белән. 1941 ел.
      3. Рокыя ханым уллары Алмаз (уртада) һәм Айваз белән.

    • Газизә АлишеваБалам – Габдуллаҗаныма

Габдуллаҗаным бәбкәмне күзем туеп к...

      8 слайд

      Газизә Алишева
      Балам – Габдуллаҗаныма

      Габдуллаҗаным бәбкәмне күзем туеп күрмәдем,
      Әллә кай җирләргә барып югаласын белмәдем.
      И бәбкәем, бәгыркәем, әрнидер бәгырьләрем,
      Әллә кай җирләрдә шул булды ла каберләрең.
      Каберең өсләрендә кызыл гөлләр үссә иде,
      Сине үтергән гитлерчылар каты җәза күрсә иде.
      И бәбкәем, синең өчен өзелә үзәкләрем,
      Шәһитләрдән булсын дип телимен теләкләрем...

    • Көек авылында А.Алиш музее

      9 слайд

      Көек авылында А.Алиш музее

    • 10 слайд

    • Алишевлар гаиләсенең шәмаиле һәм Коръән тәфсире

      11 слайд

      Алишевлар гаиләсенең шәмаиле һәм Коръән тәфсире

    •  Алишларның шәхси әйберләре

      12 слайд

      Алишларның
      шәхси әйберләре

    • 1. “Кабан җиңелде”. Казан “ТЭЦ-1” төзелешендә эшчеләрнең хезмәт батырлыгы тур...

      13 слайд

      1. “Кабан җиңелде”. Казан “ТЭЦ-1” төзелешендә эшчеләрнең хезмәт батырлыгы турында А.Алиш әсәре.
      2. А.Алиш 1933-1936 елларда эшләгән “Техника” журналының тышлыгы.
      3-4. “Пионер каләме” журналы.

    • 14 слайд

    • Әдип гомерен үлем чикләми. Аның гомере әсәрләрендә һәм Ватаны, халкы хакы...

      15 слайд

      Әдип гомерен үлем чикләми. Аның гомере әсәрләрендә һәм Ватаны, халкы хакына, аның иреге һәм бәхете хакына күрсәткән шәхси батырлыгында дәвам итә. Абдулла Алиш, көрәштәше Муса Җәлил кебек үк, туган халкы белән бергә киләчәккә горур атлап бара.

    • Кем эшләми,...Маңгай тире эшнең...Хезмәт төбе-...Хезмәте каты-...

      16 слайд

      Кем эшләми,...
      Маңгай тире эшнең...
      Хезмәт төбе-...
      Хезмәте каты-...

  •  

    Дәрес планы.

     

    Тема: А.Алиш әкиятләре.

                                                Максат: Максат: А.Алишның тормышы һәм иҗаты белән кыскача таныштыру; аның әкиятләре буенча фикер алышу, уңай һәм тискәре гадәтләрне аера белергә өйрәтү; бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү; китап укуга кызыксыну тәрбияләү.

    Җиһазлау: А. Алиш портреты, китапларыннан күргәзмә, презентация,                                проектор, әкиятләргә ясалган рәсемнәр.

                           

    Төре:         Катнаш.

    Методы:   Әңгәмә өлешчә-эзләнүле.

     

    Дәрес барышы:

     

    I.            Оештыру өлеше. Психологик уңай халәт тудыру  ( 1 слайд)

    5 минутлык уку: күз белән, пышылдап, кычкырып уку.

     

    II.         Белемнәрне актуальләштерү.

    1.           Әкиятләр турында әңгәмә. (2 слайд)

    III.       Уку мәсьәләсен кую.

    1.     А. Алиш әкиятләреннән өзекләр уку, нинди әкияттән икәнен ачыклау.

    2.     –Бу әкиятләрне кем язган? Соравына җавап алу.

    IV.      Уку мәсьәләсен чишү.

    1. А. Алишның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу. (4 слайд- 15 слайд)

    2. Әкиятләрен искә төшерү.

     Бала  килеп керә. (Бала балаларга үрдәк, ак һәм кара әтәч, төлке, песи, аю, бүре, рәсемнәрен күрсәтә. Балалар югалган әйберләрнең кайсы әкиятләрдән булуын әйтәләр).

    -Бу әкиятләрне кем язган соң?

        3.    “Сертотмас үрдәк”, “Бикбатыр һәм Биккуркак” “Чукмар белән Тукмар” әсәрләренең эчтәлеген кыскача сөйләү

    - Абдулла Алишның әкиятләре безне нәрсәгә өйрәтә?

    4. Табышмак әйтү, җавабын табу.

    5. “Бала” китапханәсеннән “Бал корты һәм шөпшә” әкиятен карау.

    6. Фикерләр алмашу.

    7. Сорауларга җавап бирү. (Бала китапханәсеннән)

    8. Мәкальләр уку ахырын табу, 16 слайд )                                            

    9. Тест үткәрү.( Экрандагы тестны үтү)

    10. Әкиятнең эчтәлеген сөйләү

    V.               Йомгаклау.

    VI.           Өй эше.

     

     

     

     

    Дәрес эшкәртмәсе.

     

    Тема: А.Алиш әкиятләре.

                                                Максат: Максат: А.Алишның тормышы һәм иҗаты белән кыскача таныштыру; аның әкиятләре буенча фикер алышу, уңай һәм тискәре гадәтләрне аера белергә өйрәтү; бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү; китап укуга кызыксыну тәрбияләү.

    Җиһазлау: А. Алиш портреты, китапларыннан күргәзмә, презентация,                                проектор, әкиятләргә ясалган рәсемнәр.

                           

    Төре:         Катнаш.

    Методы:   Әңгәмә өлешчә-эзләнүле.

     

    Дәрес барышы:

     

                I.      Оештыру өлеше. Психологик уңай халәт тудыру

    -               Хәерле көн, укучылар. Кәефләрегез ничек?

    -                Кояшлы көн кебек! ( 1 слайд)

    -               Бик яхшы. Кояшлы көнне без бер- беребезгә карап елмаеп, тагын да балкытып җибәрик. Бу күтәренке күңел дәрес ахырына кадәр дәвам итсен.

     

    5 минутлык уку: күз белән, пышылдап, кычкырып уку.

     

             II.      Белемнәрне актуальләштерү.

    1.Әкиятләр турында әңгәмә. (2 слайд)

    -               Балалар, экрандагы рәсемнәргә карагыз әле. Аларны нәрсә берләштерә?

    -               Рәсемнәрдә әкиятләр ясалган.

    -               Бу әкиятләр турында нәрсә әйтә аласыз??

    -               Беренче рәсем- тормыш- көнкүреш турындагы әкияткә рәсем, икенчесе- хайваннар турында  әкият, өченчесе рәсем- тылсымлы әкият .

    -                Бик дөрес. Ә аларны кем язган?

    -               Бу әкиятләр татар халык әкиятләре.

    -               Ни өчен аларны татар халык әкиятләре дип атыйлар?

    -               ..

    -               Әкиятләр безне нәрсәгә өйрәтә?

    -               ...

           III.      Уку мәсьәләсен кую.

    -Балалар, татар халык әкиятләреннән башка тагын нинди әкиятләр бар?

    - Авторлары булган әкиятләр.

    - Әкият язучы нинди авторларны беләсез?

    - Г. Тукай, Р. Батулла, Ф. Яруллин,...

    - Бик дөрес. Балалар өчен әкиятләр язучы авторлар бик күп.

    -  Хәзер, мин сезгә әкиятләрдән өзекләр укыйм, сез аларның нәрсә турында язылганын әйтерсез. ( 3 слайд)

    -Бу әкият исемнәрен нәрсә берләштерә?

    - Аларны Абдулла Алиш язган.

    -Кем соң ул Абдулла Алиш?

    -...

    -Алишның тагын нинди әкиятләрен беләсез?

    -...

    - Димәк, бүген без дәрестә нәрсә турында сөйләшербез?

     

          IV.      Уку мәсьәләсен чишү.

    1. А. Алишның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу. (4 слайд)   

    - А.Алиш дөньяда аз гына яшәсә дә, үзенең гүзәл тормыш юлы, фидакарь хезмәте, кешеләрне, балаларны, гомумән, тормышны яратуы, ялкынлы хезмәт дәрте белән кешеләр күңеленә нык кереп калды. Әйдәгез, аның тормыш юлы һәм иҗаты белән кыскача танышып китик.

    1) Тормыш юлы белән безне ... таныштыра.(Алдан әзерләнеп килгән укучы сөйли- 5-15 слайд)

    2)Әдәби эшчәнлеге белән дә алдан әзерләнеп килгән укучы таныштыра.( 1 укучы сөйли)

     

    2. Әкиятләрен искә төшерү.

     Бала  килеп керә. Ул рюкзак  аскан. Рюкзагында А.Алиш әкиятләре геройларының рәсемнәре.

    -Исәнмесез, балалар.Минем исемем Бала. Мин әкиятләр илендә яшим. Миңа сезнең ярдәм кирәк. Менә әкиятләрдән “качкан” әйберләрнең хуҗаларын табарга булышыгызчы. Әйберләрнең хуҗалары табылмаса, ул китапларны китапханә киштәләренә куеп булмый бит. (Бала балаларга  үрдәк, ак һәм кара әтәч, песи, төлке, аю, бүре,  рәсемнәрен күрсәтә. Балалар югалган әйберләрнең кайсы әкиятләрдән булуын әйтәләр).

     

     - Рәхмәт, балалар. Бу әкиятләрне кем язган соң?

    -

    -Ә сез ул әкиятләрне беләсезме?

    -

    -Миңа берничәсен сөйләп күрсәтсәгез, мин дә сезгә бер әкият бүләк итәм.

     

    (Алдан укып килгән укучылар  “Сертотмас үрдәк”, “Бикбатыр һәм Биккуркак” “Чукмар белән Тукмар”. әсәрләренең эчтәлеген кыскача сөйлиләр)

    -Рәхмәт, балалар. Абдулла Алишның әкиятләре безне нәрсәгә өйрәтә?

    - Бик дөрес әйттегез. Алиш үзенең әкиятләре аша безгә батыр булырга, сер саклый белергә, дус яшәргә куша.

    3. Табышмак әйтү, җавабын табу.

    Бала:

    - Балалар, мин сезгә, хәзер, бер табышмак әйтәм. Җавабын белсәгез, мин алып килгән әкиятнең дә исемен белерсез.

    Кош түгел – оча,

     Елан түгел – чага.

     Чәчкәләргә кунып,

     Татлы азык таба.

     

    - Бал корты , шөпшә.

    -         Дөрес, балалар. Бал кортлары һәм шөпшә турында ни әйтә аласыз?

    Алар бөҗәкләр.....

    4. “Бала” китапханәсеннән “Бал корты һәм шөпшә” әкиятен карау.

    -         Дөрес, балалар.Әйдәгез, шул бөҗәкләр турында әкият карап китик.

    5. Фикерләр алмашу.

    - Балалар, әкият ошадымы?

    -

    - Әкиятнең төп геройлары кемнәр?

    -

    - Алар турында нәрсәләр әйтә аласыз?

    6. Сорауларга җавап бирү.

    Бала: Мин сезгә  әкият буенча сораулар да алып килдем. Җавап бирәбезме?

    -

    Әйдәгез, бирелгән сорауларга җавап табыйк. ( Экрандагы сорауларга җавап табу)

    - Абдулла Алиш бу әкияте белән нәрсә әйтергә тели?

    - Тырыш булырга, ялкауланмаска. Башлаган эшеңне төгәл эшләргә, ....

    - Укучылар, ялкаулык хезмәт сөючәнлек турында халкыбыз да бик матур мәкальләр чыгарган. Сез бу мәкальләрне ничегрәк беләсез икән, хәзер шуны тикшереп карарбыз. (күпнокталар урынына төшеп калган сүзләрне куярга, (16 слайд )                                           

    7. Тест үткәрү.

    Бала:

    -         Сез игътибар белән карагансызмы икән, тикшереп китик.( Экрандагы тестны үтү)

    8. Әкиятнең эчтәлеген сөйләү

    -         -Балалар, рәхмәт сезгә. Бик игътибарлы икәнсез. Ә хәтерегез ничек икән? Миңа шушы әкиятне сөйләп бирә аласызмы? ( 1-2 укучыдан әкиятне сөйләтү.

             V.      Йомгаклау.

    -Балалар, ничек уйлыйсыз, без Абдулла Алишның әсәрләрен өйрәнеп, укып үзебез өчен нәрсә алабыз, нәрсәгә ирешәбез?

    -А.Алиш әкиятләре безне уңай һәм тискәре гадәтләрне аера белергә, тырыш, зирәк, тыңлаучан, тыйнак, сер саклый белергә өйрәтә.

     

          VI.      Өй эше.

    - Алишның бер әкиятен укып, эчтәлеген сөйләргә, рәсем ясарга.

         Бәяләү.

     

     

     

Краткое описание материала

"Описание материала:

“Абдулла Алиш әкиятләре” темасы буенча уку дәресе 4 сыйныфның татар төркемендә үткәрелде.

Төркемдә 18 укучы. Дәрес психологик уңай халәт тудыру белән башланып китте. Алдагы дәрестә татар халык әкиятләре турында сөйләшкәнлектән, дәреснең актуальләштерү этабында әкиятләр турында әңгәмә үткәрелде. Уку мәсьәләсен кую өчен Абдулла Алишның әкиятләреннән өзекләр укылды, аларның исемнәре таптырылды. Балалардан дәреснең темасы әйттерелде.

Абдулла Алишның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу алдан әзерләнеп килгән балалар ярдәмендә үтте. Алга таба дәрес кунагы булып “Бала” керде. Бала биремнәре ярдәмендә Алиш әкиятләренең исемнәре ачыкланды. Укучылар язучының берничә әкиятен сөйләп тә күрсәттеләр.

Ала таба Бала үзе алып килгән “Бал корты һәм шөпшә” әкиятенең исемен таптыру өчен табышмак әйтте һәм балаларга шул әкиятне карарга тәкъдим итте. Бала тарафыннан сорауларга җавап алынды, тест үткәрелде. Укучылар хезмәт турында мәкальләр искә төшерделәр. Әкиятнең эчтәлеген сөйләделәр. Дәреснең йомгаклау өлешендә укучылар сорауларга җавап бирделәр.

- А. Алишның әкиятләре нәрсәгә өйрәтә?

- дигән сорауга җавап табылды.

Дәрес ахырында йомгак ясалды, балаларның хезмәте бәяләнде. Дәрес бик җанлы һәм күңелле үтте.

"Выдержка из материала:

II. Белемнәрне актуальләштерү.

1.Әкиятләр турында әңгәмә. (2 слайд)

- Балалар, экрандагы рәсемнәргә карагыз әле. Аларны нәрсә берләштерә?

- Рәсемнәрдә әкиятләр ясалган.-

Бу әкиятләр турында нәрсә әйтә аласыз??

- Беренче рәсем- тормыш- көнкүреш турындагы әкияткә рәсем, икенчесе- хайваннар турында әкият, өченчесе рәсем- тылсымлы әкият .

- Бик дөрес. Ә аларны кем язган?

- Бу әкиятләр татар халык әкиятләре.- Ни өчен аларны татар халык әкиятләре дип атыйлар?

- ..- Әкиятләр безне нәрсәгә өйрәтә?- ...

III. Уку мәсьәләсен кую.

-Балалар, татар халык әкиятләреннән башка тагын нинди әкиятләр бар?

- Авторлары булган әкиятләр.- Әкият язучы нинди авторларны беләсез?- Г. Тукай, Р. Батулла, Ф. Яруллин,...

- Бик дөрес. Балалар өчен әкиятләр язучы авторлар бик күп.

- Хәзер, мин сезгә әкиятләрдән өзекләр укыйм, сез аларның нәрсә турында язылганын әйтерсез. ( 3 слайд)

-Бу әкият исемнәрен нәрсә берләштерә?

- Аларны Абдулла Алиш язган.-Кем соң ул Абдулла Алиш?

-...-Алишның тагын нинди әкиятләрен беләсез? -...- Димәк, бүген без дәрестә нәрсә турында сөйләшербез?

--Ә сез ул әкиятләрне беләсезме? --Миңа берничәсен сөйләп күрсәтсәгез, мин дә сезгә бер әкият бүләк итәм. 

abdula_alish.jpg
(Алдан укып килгән укучылар “Сертотмас үрдәк”, “Бикбатыр һәм Биккуркак” “Чукмар белән Тукмар”. әсәрләренең эчтәлеген кыскача сөйлиләр) 

-Рәхмәт, балалар. Абдулла Алишның әкиятләре безне нәрсәгә өйрәтә?- Бик дөрес әйттегез. Алиш үзенең әкиятләре аша безгә батыр булырга, сер саклый белергә, дус яшәргә куша. 

3. Табышмак әйтү, җавабын табу.

Бала:- Балалар, мин сезгә, хәзер, бер табышмак әйтәм. Җавабын белсәгез, мин алып килгән әкиятнең дә исемен белерсез.Кош түгел – оча,Елан түгел – чага.Чәчкәләргә кунып,Татлы азык таба.

- Бал корты , шөпшә.- Дөрес, балалар. Бал кортлары һәм шөпшә турында ни әйтә аласыз?Алар бөҗәкләр..... 

4. “Бала” китапханәсеннән “Бал корты һәм шөпшә” әкиятен карау.

- Дөрес, балалар.Әйдәгез, шул бөҗәкләр турында әкият карап китик.

5. Фикерләр алмашу.

- Балалар, әкият ошадымы?-

- Әкиятнең төп геройлары кемнәр?

-- Алар турында нәрсәләр әйтә аласыз?

6. Сорауларга җавап бирү.

Бала: Мин сезгә әкият буенча сораулар да алып килдем. Җавап бирәбезме?-Әйдәгез, бирелгән сорауларга җавап табыйк. ( Экрандагы сорауларга җавап табу)

- Абдулла Алиш бу әкияте белән нәрсә әйтергә тели?- Тырыш булырга, ялкауланмаска. Башлаган эшеңне төгәл эшләргә, ....

- Укучылар, ялкаулык хезмәт сөючәнлек турында халкыбыз да бик матур мәкальләр чыгарган. Сез бу мәкальләрне ничегрәк беләсез икән, хәзер шуны тикшереп карарбыз. (күпнокталар урынына төшеп калган сүзләрне куярга, (16 слайд ) 

7. Тест үткәрү.

Бала:- Сез игътибар белән карагансызмы икән, тикшереп китик.( Экрандагы тестны үтү)

8. Әкиятнең эчтәлеген сөйләү

- -Балалар, рәхмәт сезгә. Бик игътибарлы икәнсез. Ә хәтерегез ничек икән? Миңа шушы әкиятне сөйләп бирә аласызмы? ( 1-2 укучыдан әкиятне сөйләтү.

V. Йомгаклау.

-Балалар, ничек уйлыйсыз, без Абдулла Алишның әсәрләрен өйрәнеп, укып үзебез өчен нәрсә алабыз, нәрсәгә ирешәбез?

VI. Өй эше.

- Алишның бер әкиятен укып, эчтәлеген сөйләргә, рәсем ясарга.Бәяләү.

Урок + презентация «Абдулла Алиш әкиятләре»

3

(2 оценки)

Файл будет скачан в формате:

    RAR

Автор материала

Арсланова Гульчачак Кадировна

учитель начальных классов

  • На сайте: 10 лет и 5 месяцев
  • Всего просмотров: 61583
  • Подписчики: 0
  • Всего материалов: 30
  • 61583
    просмотров
  • 30
    материалов
  • 0
    подписчиков

Настоящий материал опубликован пользователем Арсланова Гульчачак Кадировна.
Инфоурок является информационным посредником. Всю ответственность за опубликованные материалы несут пользователи, загрузившие материал на сайт. Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы: