Инфоурок / Начальные классы / Конспекты / 3 сыйныйта татар теле дәресе. Тема: «Кушма һәм парлы сүзләр»

3 сыйныйта татар теле дәресе. Тема: «Кушма һәм парлы сүзләр»

Курсы профессиональной переподготовки
124 курса

Выдаем дипломы установленного образца

Заочное обучение - на сайте «Инфоурок»
(в дипломе форма обучения не указывается)

Начало обучения: 29 ноября
(набор групп каждую неделю)

Лицензия на образовательную деятельность
(№5201 выдана ООО «Инфоурок» 20.05.2016)


Скидка 50%

от 13 800  6 900 руб. / 300 часов

от 17 800  8 900 руб. / 600 часов

Выберите квалификацию, которая должна быть указана в Вашем дипломе:
... и ещё 87 других квалификаций, которые Вы можете получить

Получите наградные документы сразу с 38 конкурсов за один орг.взнос: Подробнее ->>

библиотека
материалов



Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Коркачык башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе










3 нче сыйныфта татар теле дәресе.


Тема: Кушма һәм парлы сүзләр.

























1 категорияле башлангыч сыйныф укытучысы Ахметова Гульфия Мухаметовна














Тема. Кушма һәм парлы сүзләр.



Максат. Кушма һәм парлы сүзләрне аера, дөрес яза белергә өйрәтү.

Укучыларның үз фикерләрен әйтә, дәлилли, шулардан чыгып, нәтиҗә

ясый белүләренә ирешү. Белем алуга омтылыш,табигатькә,үсемлекләргә сакчыл караш тәрбияләүне дәвам итү.

Материал. З.И.Җамалетдинова “Татар теле” 3 класс.

Мәгариф” журналы №8 2000, №3 2000, №3 2001

А.Х.Нуриева “Татар теленнән дидактик материаллар”- 3 класс


Җиһазлау. Тест биремнәре (аерым битләрдә)

Индивидуаль карточкалар (кушма сүзләр)

Оя рәсемнәре. Ноутбук

Мөстәкыйль эш өчен таблица


Дәрес барышы.

1.Оештыру өлеше.

Исәнмесез,укучылар,утырыгыз.Татар теле дәресен башлыйбыз.

Рәсемле рефлексия.



Менә сезнең алдыгызда өч рәсем. Сезнең бүген кәефләрегез ничек? Үз кәефегезне чагылдырган рәсемне сайлыйк әле. Бик яхшы.(рәсемне такта кырыена беркетү) Ул көн буена сезнең кәефегезне күтәреп торсын.

Без бүген кушма һәм парлы сүзләр турында белемнәрне ныгытырбыз.


2.Актуальләштерү.

- Безнең халыкта “ Беләге юан берне егар, белеме юан меңне егар” дигән мәкаль бар.

Әйдәгез әле .укучылар,искә төшереп үтик.

-Нинди сүзләр кушма сүзләр дип атала?(Бер төшенчәне белдерү өчен ике сүздән кушылып ясалган сүзләр кушма сүзләр дип атала.Кушма сүзләр кушылып языла.

-Нинди сүзләр парлы сүзләр дип атала? Бер төшенчәне белдерү өчен ике сүз парлашып килгән сүзләр парлы сүзләр дип атала. Парлы сүзләр сызыкча аша языла.

-Мин сезгә табышмаклар әйтәм. Җавабын тапкан укучы карточкадагы сүзләрдән җавап сүзен төзи. Икенче укучы ул сүзнең ничек ясалуын һәм дөрес язылышын аңлата. Парларда эшләү.


Табышмак әйтәм” уены.

А) Аягын-башын яшерә җил гөл

Таш күлмәге эченә. җимеш

(Ташбака) яр төн

Б)Үзе күренми, үзе сызгыра, боек

Үзе бар нәрсәне пыр туздыра.( җил- давыл)

В)Тышы кабык, эче мамык. (гөлҗимеш) канат таш

Г)Су өстендә сары май.( төнбоек)

Д) Төнлә очарга ярата, бака давыл

Көндез очмый, йокыга ята.( ярканат)


Бер укучы карточкадан сүз төзи.(Ташбака)

Икенче укучы ясалышын һәм дөрес язылышын аңлата.(Ташбака-бу кушма сүз,таш һәм бака сүзләре кушылып ясалган.Бу сүз кушылып языла.

3.Презентация.Рәсемдә сурәтләнгән предметларга парлы сүзләр уйлап әйт.

1 слайд.җиләк-җимеш.

2 слайд. Савыт-саба.

3 слайд. Бала-чага.

4 слайд. Хатын-кыз

5.слайд. ипи- тоз

6 слайд. Малай-шалай.


4.Дәреслек буенча эшләү.

97 нче күнегү,36 бит.

Күнегүне башта эчтән, аннары язып эшләү.

5. Физкультминутка.

Күзләрне ял иттерү.





Балалар күз алдыгызга китерегез әле, сез кечкенә орлыклар ди. (Башларын тотып утыралар)

Бакчачы орлыкларны саклык белән тәрбияли,сулар сибә (укытучы балаларның башларыннан сыйпап йөри)

Кояш нурлары җылысында орлыклар үсә, беренче яфраклар күренә башлый.(балалар кулларын күтәреп,өскә күтәреләләр)

Сабак үсә(балалар тартылалар,җилкәләрен турайталар)

Ниһаять беренче чәчәкләр күренә.(куллары белән чәчәк таҗлары ясыйлар)

Чәчәкләр матурланганнан матураялар(кулларын билгә куеп, бер-берләренә елмаялар)

Чәчәкләр кояшка тартыла.(аяк очларына күтәреләләр, утыралар)


Чәчәкләр кояш яктысына тартылган кебек, кешеләр дә белемгә омтыла.

Без дә дәресебезне дәвам итәбез.


6.”Сүзләр чылбыры” уены. телдән

Укучылар гөл сүзеннән кушма сүзләр төзеп әйтәләр. Кем күбрәк сүз төзи, шул җиңүче була. Мәсәлән: Гөлүсә, Гөлнур, Гөлбикә, Гөлниса, Гөлзәйнәп, Гөлбану, Гөлхәбирә, Гөлҗәүһәр, Гөлназирә,....


7. “Кем дөрес яза” уены

Тактага сүзләр язылган: төн...як, йөз...яшәр,тигез...янлы,аш...яулык, мең...яфрак,кул...язма,ал...япкыч,шәл...яулык, бер...юлы, дөн...я, ар...як, Кызыл...яр

Нокталар урынына ъ, ь дөрес куеп язарга. Ике сүз белән җөмлә төзергә.



8. “Оя” уены.

Укучыларга көньяк, башкала, балачак дус-иш, аллы-гөлле,исән-сау, ипи-тоз, өчпочмак,аккош,көн-төн сүзләре язылган карточкалар өләшенә. Такта янына чыгып укучылар шул сүзләрне “Кушма сүзләр, “ Парлы сүзләр” дигән ояларга тутыра.


9. Тест эшләү. Укучыларның белемнәрен тикшерү.


1.Тамыр һәм ясагыч кушымчадан торган сүзне тап:

1-в.

А) кар

Б) эшче

В) бакчага

Г) аккош


2. Тамыр һәм төрләндергеч кушымчадан торган сүзне тап:

А) дәреслек

Б) китап

В) кешене

Г) балыкчы

3. Тамырдан гына торган сүзне тап:

А) очучы

Б) йорт

В) бәйрәмдә

Г) укучы

4. Төлке сүзенә түбәндәге кушымчаларның кайсысын ялгарга кирәк?

А) –дан

Б) -дән

В) – тан

Г) –тән

5. Түбәндәге сүзләрнең кайсысы кушма сүз?

А) унтугыз

Б) савыт- саба

В) сазлык

Г) авыл

6. Түбәндәге сүзләрнең кайсысы парлы сүз?

А) төньяк

Б) дәреслек

В) укытучы

Г) җиләк- җимеш


10. Дәрескә йомгак ясау. рефлексия

- Кушма сүзләр ничек ясала?

- Алар ничек языла?

- Нәрсә ул парлы сүз?

- Парлы сүз ничек языла? (Сорауларга җавап бирү)


11. Өйгә эш.

1) 99 нчы күнегү.

2) Кушма һәм парлы сүзләр кергән 6 мәкаль язып килергә.


Укучыларның дәрестә катнашуларыннан чыгып, белемнәре бәяләнә.


Самые низкие цены на курсы переподготовки

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 50% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок", но в дипломе форма обучения не указывается.

Начало обучения ближайшей группы: 29 ноября. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (10% в начале обучения и 90% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru


Краткое описание документа:

"Описание материала:

Бу дәресем- ныгыту дәресе.

Ул ФГОС таләпләренә туры китереп төзелде.Дәресемә түбәндәге максатлар куйдым. Кушма һәм парлы сүзләрне аера,дөрес яза белергә өйрәтү.

Укучыларның үз фикерләрен әйтә,дәлилли,шулардан чыгып нәтиҗә ясый белүлүренә ирешү. Белем алуга омтылыш,Табигатькә,үсемлекләргә сакчыл караш тәрбияләүне дәвам итү.  

Дәрестә куйган максатыма ирештем дип уйлыйм..

"Выдержка из материала:

Тема. Кушма һәм парлы сүзләр.

Максат. Кушма һәм парлы сүзләрне аера, дөрес яза белергә өйрәтү.Укучыларның үз фикерләрен әйтә, дәлилли, шулардан чыгып, нәтиҗә ясый белүләренә ирешү. Белем алуга омтылыш,табигатькә,үсемлекләргә сакчыл караш тәрбияләүне дәвам итү.Материал. З.И.Җамалетдинова “Татар теле” 3 класс.“Мәгариф” журналы №8 2000, №3 2000, №3 2001А.Х.Нуриева “Татар теленнән дидактик материаллар”- 3 класс

Җиһазлау. Тест биремнәре (аерым битләрдә)Индивидуаль карточкалар (кушма сүзләр)Оя рәсемнәре. НоутбукМөстәкыйль эш өчен таблица

Дәрес барышы.

"1.Оештыру өлеше.

Исәнмесез,укучылар,утырыгыз.Татар теле дәресен башлыйбыз.Рәсемле рефлексия.

Менә сезнең алдыгызда өч рәсем. Сезнең бүген кәефләрегез ничек? Үз кәефегезне чагылдырган рәсемне сайлыйк әле. Бик яхшы.(рәсемне такта кырыена беркетү) Ул көн буена сезнең кәефегезне күтәреп торсын.Без бүген кушма һәм парлы сүзләр турында белемнәрне ныгытырбыз.

"2.Актуальләштерү.

- Безнең халыкта “ Беләге юан берне егар, белеме юан меңне егар” дигән мәкаль бар.
“ Табышмак әйтәм” уены.А) Аягын-башын яшерә җил гөлТаш күлмәге эченә. җимеш(Ташбака) яр төн

Б)Үзе күренми, үзе сызгыра, боекҮзе бар нәрсәне пыр туздыра.( җил- давыл)В)Тышы кабык, эче мамык. (гөлҗимеш) канат ташГ)Су өстендә сары май.( төнбоек) Д) Төнлә очарга ярата, бака давылКөндез очмый, йокыга ята.( ярканат)

Бер укучы карточкадан сүз төзи.(Ташбака)Икенче укучы ясалышын һәм дөрес язылышын аңлата.(Ташбака-бу кушма сүз,таш һәм бака сүзләре кушылып ясалган.Бу сүз кушылып языла.3.Презентация.Рәсемдә сурәтләнгән предметларга парлы сүзләр уйлап әйт.1 слайд.җиләк-җимеш.2 слайд. Савыт-саба.3 слайд. Бала-чага.4 слайд. Хатын-кыз5.слайд. ипи- тоз6 слайд. Малай-шалай.

"4.Дәреслек буенча эшләү.

97 нче күнегү,36 бит.Күнегүне башта эчтән, аннары язып эшләү. 5. Физкультминутка. Күзләрне ял иттерү.

"6.”Сүзләр чылбыры” уены.

телдән Укучылар гөл сүзеннән кушма сүзләр төзеп әйтәләр. Кем күбрәк сүз төзи, шул җиңүче була. Мәсәлән: Гөлүсә, Гөлнур, Гөлбикә, Гөлниса, Гөлзәйнәп, Гөлбану, Гөлхәбирә, Гөлҗәүһәр, Гөлназирә,....

"7. “Кем дөрес яза” уены

Тактага сүзләр язылган: төн...як, йөз...яшәр,тигез...янлы,аш...яулык, мең...яфрак,кул...язма,ал...япкыч,шәл...яулык, бер...юлы, дөн...я, ар...як, Кызыл...ярНокталар урынына ъ, ь дөрес куеп язарга. Ике сүз белән җөмлә төзергә.

"8. “Оя” уены.

Укучыларга көньяк, башкала, балачак дус-иш, аллы-гөлле,исән-сау, ипи-тоз, өчпочмак,аккош,көн-төн сүзләре язылган карточкалар өләшенә. Такта янына чыгып укучылар шул сүзләрне “Кушма сүзләр, “ Парлы сүзләр” дигән ояларга тутыра.

"9. Тест эшләү.

Укучыларның белемнәрен тикшерү.

"10. Дәрескә йомгак ясау. рефлексия

- Кушма сүзләр ничек ясала? - Алар ничек языла? - Нәрсә ул парлы сүз?- Парлы сүз ничек языла? (Сорауларга җавап бирү)

"11. Өйгә эш.

1) 99 нчы күнегү. 

2) Кушма һәм парлы сүзләр кергән 6 мәкаль язып килергә.

Укучыларның дәрестә катнашуларыннан чыгып, белемнәре бәяләнә. 

Общая информация

Номер материала: 24985010916
Курсы профессиональной переподготовки
124 курса

Выдаем дипломы установленного образца

Заочное обучение - на сайте «Инфоурок»
(в дипломе форма обучения не указывается)

Начало обучения: 29 ноября
(набор групп каждую неделю)

Лицензия на образовательную деятельность
(№5201 выдана ООО «Инфоурок» 20.05.2016)


Скидка 50%

от 13 800  6 900 руб. / 300 часов

от 17 800  8 900 руб. / 600 часов

Выберите квалификацию, которая должна быть указана в Вашем дипломе:
... и ещё 87 других квалификаций, которые Вы можете получить

Похожие материалы

Получите наградные документы сразу с 38 конкурсов за один орг.взнос: Подробнее ->>