Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Химия / Конспекты / Урок химии для 8 класса по теме «Растворы. Растворимость»
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 24 мая.

Подать заявку на курс
  • Химия

Урок химии для 8 класса по теме «Растворы. Растворимость»

библиотека
материалов

Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы

«Сатмыш урта гомуми белем бирү мәктәбе »

гомуми белем муниципаль бюджет учреждениясе
















Дәрес планы 8 сыйныф химиясеннән



Су-эреткеч. Эремәләр ”























I квалификацион категорияле химия укытучысы

Салахова Гөлинә Фәрит кызының

8 сыйныф химиясеннән сингапур методикасы

элементларын кулланып үткәргән ачык дәрес конспекты



Дәрес темасы: “Эремәләр. Матдәләрнең суда эрүчәнлеге”

Дәрес тибы: яңа теманы өйрәнү дәресе. “Эремәләр. Су”темасыннан беренче дәрес.

Дәреснең максаты: Эремәләр аларның составы, әһәмияте, эрү процессы , эрүчәнлек , эремәләрнең төрләре белән таныштыру.

Дәреснең бурычлары:

Үстерү: химия фәненә кызыксынучанлыкны, эксперименталь эзләнүчәнлекне үстерү, Эй-ар-Гайд, Микс Пэа Шэа , Инсайд Аутсайд Сёкл - дип аталган Сингапур структураларын кулланып укучыларның критик һәм креатив фикерләүләрен үстерү;

Белем бирү: эрүчәнлек процессы, эремәләрнең составы, төрләре , матдәләрнең төрле эрүчәнлегенең сәбәбе белән таныштыру;

Тәрбияви: сөйләм культурасын тәрбияләү.


Җиһазлар: презентция, ноутбук, су, натрий карбонаты, натрий хлориды, бакыр (II) , шикщр. Акбур, спирт, таратма (раздаточный) материал.



Дәрес барышы:

1.Оештыру моменты. Укучылар 5-әп утыралар. (барлыгы 10 ук)

Исәнмесез хөрмәтле укучылар. Әйдәгез әле бер-беребезгә бу дәрестә уңышлар телик, янәшә партнерыбызга һәм каршы партнерыбызга бишләребезне бирик.

Бик әйбәт. Әфәрин.Утырдык.


2.Белемнәрне актуальләштерү.

Укытучы: Бүген без сезнең белән яңа бүлекне өйрәнүгә күчәбез. Укучылар табигать белеменнән, физикадан алган белемнәрдән , шулай ук көндәлек тормыштан чыгып җир йөзендә нинди матдәдән башка тереклек була алмый? Ул бөтен организмнарның составына керә. Җир планетасының ¾ өлешен алып тора. Бу нинди матдә.Аңа нинди үзлек хас?

Укучы җавабы: Бу матдә су. Аның уникальлеге шунда , ул төрле матдәләрне эретә ала.

Укытучы: Рәхмәт , дөрес. Суда каты, сыек, газ хәлендәге матдәләр эри ала. Мәсәлән газландырылган су- углерод (IV) оксидының судагы эремәсе. Аш серкәсе- серкә кислотасының судагы эремәсе.

Димәк укучылар без сезнең белән бүген нәрсә турында сөйләшәчәкбез?

Укучы җавабы: Су- эреткеч, эремәләр турында.Слайд №1,2

3. Яңа теманы аңлату

Укытучы : Дәфтәрләрегезне ачыгыз. Бүгенге число һәм теманы дәфтәрегезгә язып куегыз.(укытучы тактада яза). Бүген без сезнең белән сулы эремәләр турында булган белемнәребезне тулыландырачакбыз, аларның әһәмияте, составы, классификациясе , эрүчәнлек турында , матдәләр суда эрегәндә нинди процесслар баруы турында сөйләшәчәкбез. Эремәләр белән көндәлек тормышта сез даими очрашып торасыз.

Укучылар, ә сез үзегез нинди эремәләрне беләсез?

Укучы җавабы : рассол, сироп, компот, кан, лимфа

Укытучы : Слайд №3,4 ,5,6. Эремәләр бик күп. Аларның табигатьтә һәм техникада әһәмияте бик зур: мәсәлән үсемлекләр матдәләрне бары тик эремә хәлендә генә үзләштерәләр; табигый сулыклар да эремә булып торалар, техникада һәм промышленността күп кенә матдәләрне җитештерү эремәләрдә уза (сода, удобрения, кислота , металлар, кәгазь җитештерү).Лаборатор дәресләрдә дә без сезнең белән эремәләр белән эш итәбез.Химиклар химик реакцияләрнең 99% эремәләрдә уздыралар. Эремәләр төшенчәсен гадәттә су, сулы эремәләр белән бәйлиләр. Чөнки су иң киң таралган матдә һәм яхшы эреткеч булып тора.

Ул барлык төре организмнарның күзәнәге һәм тукымасы составына керә. Организмда ул берничә функцияне башкара: аңарда эрегән матдәләр бер- берсе белән реагирлашалар; организмнан матдәләр алмашы продуктларын чыгаруда катнаша, температураны көйләүдә катнаша.Укучылар су нинди агрегат хәлләрдә була ала?

Укучы җавабы: . Сыек, каты, газ хәлендә

Укытучы : Слайд №7.Дөрес.,Сулы эремәләрдән башка эремәләр дә була. Мәсәлән спиртлы эремәләр

( дару настойкалары, иодның спирттагы эремәсе , одеколон), органик эремәләр- мәсәлән ацетон.Болар сыек эремәләр.

Шулай ук каты һәм газ хәлендәге эремәләр була.Слайд №8

Эремәләрне агрегат хәле буенча 3 группага бүлү схемасын төзибез.(Укучылар дәфтәрләренә язалар, укытучы тактада төзи).







Эремәләр

Прямая со стрелкой 1Прямая со стрелкой 2Прямая со стрелкой 3


Сыек Каты Газ хәлендә

(сыеклыкларның бер- берсендәге (каты матдәләрнең газлар катнашмасы-

эремәсе,сыеклыкларда газларның бер-берсендәге эремәсе, һава

эремәсе, сыеклыкларда каты м.эремәсе) каты матдәләрдә газ эремәсе)

Диңгез суы Эретмәләр

Иң киң таралган эремәләр – сыек хәлдәге эремәләр.

Теләсә нинди эремә эрегән матдәдән( эремә компонентыннан) һәм эреткечтән тора. Эремәнең күпчелек өлешен алып торган һәм аныкы кебек берүк агрегат хәлдә булган компонентны –эреткеч дип атыйлар


Укытучы : Ә хәзер без сезнең белән эремәләрнең составын, эрү процессының нинди процесс икәнлеген ачыклаячакбыз. Аларны өйрәнүгә күчкәнче физик һәм химик күренешләрне исегезгә төшерегез әле. Нинди күренешләрне физик күренешләр,ә ниндиләрен химик күренешләр дип атыйлар?

Укучы җавабы. Физик күренешләр вакытында бер матдәдән икенче матдә барлыкка килми, ә бары тик матдәнең агрегат хәле генә үзгәрергә мөмкин. Химик күренешләр вакытында бер матдәдән икенче матдә барлыкка килә.

Укытучы: Физикадан физик күренешләргә нинди мисал китерә аласыз.

Укучы: физик күренешләргә мәсәлән диффузия күренеше керә. Ул каты матдәләрнең сыек матдә молекулалары арасына үтеп керүе.

Укытучы :Ә кайсы очракта без химик күренеш яки химик реакция барган дип әйтә алабыз?

Укучы җавабы: Химик күренешләр вакытында утырым барлыкка килә, төсе үзгәрә, ис аерылып чыга, газ аерылып чыга , утырым барлыкка килә.

Укытучы : Дөрес укучылар, молодцы.


Эй Ар Гайд структурасын куллану .Һәрбер укучыга фикерләр белән карточка бирелә, укучылар үзендә эремәләр турында булган белемнәрен, кулланып андагы фикерләр белән килешсә “әйе”, килешмәсә “юк”, дип карточкадагы “Тәҗрибәгә кадәр” колонкасына язарга тиеш (1 минут ).







Слайд №9

Тәҗрибәгә кадәр

Фикерләр

Тәҗрибәдән

соң


Эремәләр эреткеч молекулаларыннан тора



Эремәләр эрегән матдә кисәкчекләреннән тора



Эремәләр атомнардан тора



Эремәләр реагирлашу продуктларыннан (гидратлардан) тора



Эремәләр эреткеч молекулаларыннан, эрегән матдә кисәкчекләреннән , реагирлашу продуктларыннан (гидратлардан) тора



Эрү- ул физик процесс



Эрү –ул химик процесс



Эрү –ул физик һәм химик процесс




Эрү –ул биофизик процесс



Укытучы . Укучылар карточка белән эшлибез. Сез үзегезнең эремәләр турында булган белемнәрегезне кулланып, тәҗрибәгә кадәрге колонкасына андагы фикерләр белән килешсәгез “әйе”, килешмәсәгез “юк” , яки “+” , “-” дип куясыз.. Сезгә 1 минут вакыт.

Укытучы . Укучылар фикерләр белән карточканы читкә алып торасыз. Мин сезгә хәзер ике тәҗрибә күрсәтәм . Шушы тәҗрибәләрне карап сез эремәләр нинди компонентлардан торуын, эрү процессының нинди процесс икәнен ачыкларсыз. Игътибар белән карап торыгыз

1нче тәҗрибә. Алам натрий карбонаты , аны стаканга салам, су салып болгатам. Натрий карбонаты су молекулалары арасына үтеп керә. Һәм эри.

2 нче тәҗрибә . Алам бакыр (II) сульфаты, стаканга салам, су салып болгатам.Нәтиҗәдә эремәнең төсе үзгәрә. Бу нинди процесс.

Укытучы : бакыр (II) сульфаты су белән тәэсир итешкәндә гидратлар яки кристаллогидратлар дип аталган матдәләр барлыкка килә. Тактада тигезләмәсен яза: слайд 10


CПрямая со стрелкой 13uSО42О CuSО4 х Н2О.

Реакция нәтиҗәсендә бакыр (II) кристаллогидраты яки бакыр купоросы барлыкка килә. Аны бакчачылар төрле корткычлардан арыну өчен бакчаларга сибәләр.

Тәҗрибәләрне караганнан соң яңадан фикерләр белән булган карточканы аласыз.Бөтен фикерләрне яңадан укып чыгыгыз. Тәҗрибә эшләгәннән соң ясаган нәтиҗәләрегезне кулланып “Тәҗрибәдән соң”колонкасына фикерләр белән килешсәгез “әйе”, килешмәсәгез “юк”, яки “+” , “-”дип язарга тиеш буласыз. Сезгә 1 минут вакыт.

«Тәҗрибәгә кадәр и «Тәҗрибәдән соң»колонкаларын чагыштырыгыз.

Сезнең фикерләрегез үзгәрдеме? Ни өчен?. Бу фикерләрнең кайсысы сезнең өчен эремәләрнең составын һәм эрү процессын характерлаганда иң мөһиме?

Уйлагыз (10 сек).

Шуларны дәфтәрләрегезгә язып аласыз.Сезгә моның өчен 30 сек вакыт бирелә.

Вакыт беткәч һәр укучы үз фикерен әйтә, әйләнә буенча ( һәр укучыга 30 сек вакыт бирелә). Укчылар җавабы

Укытучы : Молодцы. Димәк укучылар эремә-ул эреткеч молекуласыннан, эрегән матдә кисәкчегеннән, реагирлашу продуктларыннан (гидратлардан) торучы беришле система. Слайд11


Укытучы: Нинди системаларны беришле система дип атыйлар?

Укучы җавбы: Әгәрдә системаны тәшкил итүче эрегән матдә кисәкчекләрен микроскоп белән дә күреп булмаса мондый системаларны беришле системалар д.а.

Укытучы: Дөрес укучылар.

Слайд №12 буенча әңгәмә

«Эремәләр теориясе»

Физик теория


Химик теория

Эрү диффузия результаты (Су молекуларына эрегән матдәнең үтеп керүе)

Эрү-эрегән матдәнең су молекулалары белән химик тәэсир итешүе (гидратация)

Эремәләр – беришле катнашмалар

Эремәләр – химик кушылмалар - гидратлар

Сторонники: Вант-Гофф, Аррениус, Оствальд

Сторонники: Менделеев, Каблуков, Кистяковский, Коновалов




Кайбер матдәләрне су белән катнаштырганда, эремәләр түгел, ә болганчык катнашмалар барлыкка килә.Аларны йөзмәләр дип атыйлар. (Дәфтәргә язып куялар схеманы). Слайд №13



Йөзмәләр

Прямая со стрелкой 4Прямая со стрелкой 7



Суспензияләр Эмульсияләр

(балчыкның су б/н, комның (керосинның су б/н, бензинның су )

су белән катнашмасы ) б/н, үсемлек маеның су б/н кат-сы)


Су молекулалары арасында каты матдәнең вак кисәкчекләре тигез аралашкан йөзмәләр суспензияләр д.а.


Нинди дә булса бер сыеклыкның молекулалары арасында икенче бер сыеклыкның вак тамчылары тигез аралашкан йөзмәләр- эмульсияләр д.а.


Эремәләрдән аермалы буларак йөзмәләр вакыт узу б/н тоналар. Шунлыктан суспензия һәм эмульсия хәлендәге даруларны куллану алдыннан болгаталар.Эремәләрдән аермалы буларак катнашмалар –болганчык ,төрле ишле системалар. Укучылар нинди системаларны төрле ишле системалар дип атыйлар.


Укучы җавабы: Әгәрдә катнашманы тәшкил итүче эрегән матдә кисәкчекләрен гади күз белән күреп булса мондый катнашмаларны – төрле ишле катнашмалар д.а.


Укытучы : Менә сезнең алдыгызда 3 стакан. Шуларның кайсысында йөзмә, кайсысында эремә. Йөзмә булган стаканнарның кайсысы суспензия, кайсысы- эмульсия .

Укучылар җавабы : 1 стаканда эремә. Ә калган икесендә йөзмәләр. Ком салынган йөзмә- суспензия, сыек май салынган йөзмә- эмульсия.

Укытучы. Молодцы укучылар. Ә хәзер эремәләрнең классификациясен карап китик.

Дәфтәрләргә эремәләрнең классификациясе дип язып куегыз. Слайд №14

ЭПрямая со стрелкой 9Прямая со стрелкой 10ремәләр



Туендырылган Туендырылмаган


Бирелгән матдә билгеле бер температурада эремәдә артык эри алмаса, мондый эремәләрне – туендырылган эремә дип, ә өстәмә рәвештә бирелгән матдә тагын да эри алса, мондый эремә- туендырылмаган эремә дип атыйлар.

Мәсәлән: Бүлмә температурасында 100 г суда бары 35 г тоз(калий хлориды) эри ала. Әгәрдә без 35 г артык тоз салабыз икән, ул башка эремәячәк, чөнки бирелгән температурада эремә бу тоз белән туендырылган. Шул ук температурада 100 г суда 35 г әзрәк тоз эретсәк. Бу эремә туендырылмаган булачак.


Слайд №15


Шулай ук эремәләрне куертылган һәм сыегайтылган эремәләргә бүләләр.( схеманы дәфтәргә язалар)


Эремәләр

Прямая со стрелкой 11Прямая со стрелкой 12


Куертылган Сыегайтылган


Әгәр эремәнең билгеле бер күләмендә эрегән матдә аз булса, мондый эремәләрне сыегайтылган эремәләр дип,эрегән матдә күп булса куертылган эремәләр д.а. Сезнең алдыгызда ике стакан. Аларның икесендәдә бер үк күләмдә су. Шуларның берсендә 30 г тоз, ә берсендә 15 г тоз. Кайсы стаканда эремә куертылган, кайсысында сыегайтылган.

Укучы җавабы: 30 г тоз булган стаканда- куертылган эремә, ә 15 г тоз булган стаканда- сыегайтылган эремә. Чөнки беренче стаканда эрегән матдә (тоз) күбрәк.



Укытучы: Барлык матдәләр суда бертөрле эреми . Матдәнең эрүгә сәләтен характерлау өчен “эрүчәнлек”төшенчәсен кулланалар.Слайд №16

Эрүчәнлек ул-матдәнең бирелгән температурада 100 г эреткечтә эри ала торган максималь граммнар саны.

Эрүчәнлеккә йогынты ясаучы факторлар Слайд №17

МИКС-ПЭА-ШЭА структурасын куллану .

Укучылар музыкага бииләр, парлашалар,музыка туктагач укытучы биргән сорауны уйлыйлар, битләргә язалар, җаваплары буенча фикер алышалар.

Укытучы: Балалар, әйдәгез әзрәк ял итеп алыйк. Сезнең алдыгызда ак битләр. Шуны ручка белән 4-кә бүләсез. Ручка һәм битләрегезне алып басасыз. Урындыкларыгызны эчкә этеп куясыз. Мин сезгә музыка куям, сез музыкага биисез.

Музыка туктагач үзегезгә пар табасыз. Кул бирешәсез. Мин сезгә хәзер сорау бирәм.

Сез бу сорауга җавапны уйлыйсыз .

Җавапны битегезнең беренче графасына язасыз (10сек.).

Вакыт узгач парларыгыз белән фикерләшәсез (10 сек). Аннары берәрегез җавап бирерсез.

1 нче сорау: Матдәнең бирелгән температурада 100 г эреткечтә эри ала торган максималь граммнар саны ничек атала? ( җавап Эрүчәнлек)

Кемнең киеме аксыл шул укучы җавап бирә.

Музыка уйный, укучылар бииләр. Музыка туктагач парлашалар. Бер- берсен сәламлиләр.

Укытучы: Ә хәзер мин сезгә тәҗрибә күрсәтәм.Шул тәҗрибәдән чыгып сорауга җавапны уйларсыз.

1 тәҗрибә. Ике пробирканың берсенә шикәр комы салабыз, икенчесенә акбур кисәге салабыз. Су салып болгатабыз. Кайсы пробиркада эрү тизрәк бара? Ни өчен?

Уйлыйсыз, битегезнең икенче графасына җавабыгызны язасыз (таймер 10 сек).

Парларыгыз белән фикер алышасыз (10 сек) .

Кемнең чәче кыска шул бала җавап бирә.

Укытучы: Рәхмәт .Димәк эрүчәнлек эрегән матдәнең табигатенә бәйле


Укучылар музыка астында биеп өченче пар ясыйлар.

Укытучы:Мин сезгә хәзер икенче тәҗрибәне күрсәтәм

2 тәҗрибә: ике пробиркага да бакыр (II) сульфаты салабыз. Беренче пробиркага 10 мл су, икенче пробиркага 10 мл спирт салабыз. Кайсы пробиркада эрү күзәтелә ? Ни өчен ?

Уйлыйсыз, битегезнең өченче графасына җавабыгызны язасыз (таймер 10 сек).

Парларыгыз белән фикер алышасыз (10 сек) .

Кемнең исемендә хәрефләр аз шул җавап бирә.

Укытучы : Димәк эрүчәнлек эреткеч молекулаларының табигатенә бәйле.

Укучылар музыка астында биеп дүртенче пар ясыйлар.

Укытучы: Мин сезгә хәзер өченче тәҗрибәне күрсәтәм

3 тәҗрибә : Ике пробиркага да шикәр комы салабыз. Беренче пробиркага кайнар су салабыз, икенче пробиркага салкын су салабыз. Кайсы пробиркада эрү тизрәк бара? Ни өчен?

Уйлыйсыз, битегезнең дүртенче графасына җавабыгызны язасыз (таймер 10 сек).

Парларыгыз белән фикер алышасыз (10 сек) .

Кемнең буе озын шул җавап бирә.

Укытучы: димәк эрүчәнлек температурага бәйле. Рәхмәт укучылар, урыннарыгызга утырыгыз. Дәфтәрләрегезгә шушы нәтиҗәләрне язып куясыз.

Слайд 18 Эрүчәнлеккә йогынты ясаучы факторлар :

  1. Эрегән матдәнең табигате

  2. Эреткеч молекуласының табигате

  3. Температура



Матдәләрнең эрүчәнлеге төрле. Матдәләрне 20 Ста эрүчәнлеге буенча 3 төркемгә бүләләр. Слайд №19


МПрямая со стрелкой 8атдәләр

Прямая со стрелкой 5Прямая со стрелкой 6


Яхшы эрүчән аз эрүчән практик яктан эремәүчән

Әгәрдә бүлмә температурасында 100г суда 1 граммнан артык матдә эри алса , андый матдәләрне яхшы эрүчән матдәләр, 1 граммнан әзрәк матдә эресә- аз эрүчән, 0,01 граммнан әзрәк эресә- практик яктан эремәүчән матдәләр дип атыйлар.Ләкин эремәүчән матдәләр булмый. Хаттә иң начар эрүчән матдәнең дә ниндидер минималь эрүчәнлеге бар.(алтын, көмеш).Суда алтын һәм көмеш эремәләре микробларны үтерәләр


Каты матдәләрнең эрүчәнлеге температура күтәрелгәндә, ә газ хәлендәге матдәләрнең эрүчәнлеге температура төшкәндә һәм басым күтәрелгәндә арта.


4. Ныгыту. Слайд №20


Инсайд-Аутсайд Сёкл структурасын куллану ­­­­-"тышкы һәм эчке әйләнә

Укытучы: Укучылар безнең дәресебез ахырына якынлаша. Әйдәгез бүгенге дәрестә алган белемнәребезне кабатлыйк.

Бер- берегезнең каршы күршеләрегезгә карагыз.Аны исегездә калдырыгыз.

В хәрефендәге укучылар тышкы әйләнә ясап басасыз.

А хәрефендәге укучылар каршы күршеләрегезне табасыз . Аның алдына басып эчке әйләнә барлыкка китерәсез.

Бер- берегезне сәламлисез.

Мин сезгә беренче сорауны бирәм, сез сорауны уйлыйсыз ( 5 сек).

Тышкы әйләнәдәге укучылар үзләренең партнерына җавап бирәләр (1 мин).

Вакыт узгач бер парның озын буйлы укучысыннан укытучы сорый.

1 нче сорау: эремәләр нинди компонентлардан торалар

Ә хәзер укчылар партнерларыбыз белән саубуллашабыз, сулга борылабыз.

Мин сезгә сорау бирәм, шушы сорауның җавабына туры килгән сан буенча атларга тиеш буласыз.

Сорау: су ничә агрегат хәлдә була ала? ( җавап 3)

Укучылар 3 адым алга атлыйлар. Яңа пар табалар. Бер- берсен сәламлиләр.

Укытучы сорау бирә: 2 сорау) Эремәләр йөзмәләрдән нәрсәсе белән аерыла?

Укучылар уйлыйлар (5 сек).Эчке әйләнәдәге укучылар үзләренең партнерларына җавап бирә (1 минут). Укытучы бер парның зәңгәр күзле укучысыннан сорый.

Укытучы : парларыбыз белән саубуллашабыз, сулга борылабыз.

Сорау: йөзмәләрнең ничә төре бар ? ( җавап -2)

Укучылар 2 адым алга атлыйлар. Яңа пар табалар. Бер- берсен сәламлиләр. Укытучының соравын тыңлыйлар .

Укытучы : 3 сорау)Эмульсияләргә һәм суспензияләргә мисаллар китерегез?

Укучылар уйлыйлар (5 сек), тышкы әйләнәдәге укучы үзенең парына җавап бирә.(1 мин). Укытучы бер парның киемендә сәдәпләр күп булган укучысыннан сорый.

Алга атлар өчен сорау: Матдәләрне эрүчәнлек буенча ничә төркемгә бүләләр? (җавап -3)

Укучылар 3 адым алга атлыйлар. Яңа пар табалар. Бер- берсен сәламлиләр.

Укытучы : 4 сорау Нәрсә ул эрүчәнлек, аңа нинди факторлар йогынты ясый?

Укучылар уйлыйлар (5 сек), эчке әйләнәдәге укучы үзенең парына җавап бирә.(1 мин). Укытучы бер парның озын чәчле укучысыннан сорый.

Алга атлар өчен сорау: Эремәләрне эрегән матдәнең микъдары буенча ничә төркемгә бүләләр? (җавап -2)

Укучылар 2 адым алга атлыйлар. Яңа пар табалар. Бер- берсен сәламлиләр.

Укытучы : 5 сорау: Нинди эремәләрне туендырылган , туендырылмаган эремәләр дип атыйлар?

Укучылар уйлыйлар (5 сек), тышкы әйләнәдәге укучы үзенең парына җавап бирә.(1 мин). Укытучы бер парның кыска чәчле укучысыннан сорый.

Укытучы : укучылар барыгызга рәхмәт. Урыннарыгызга утырыгыз.

5.Дәресне йомгаклау. Парковка

Укучылар безнең дәресебез ахырына якынлашты.


Слайд 21

Өй эше П.28, 78-79 битләр.Сүзлек дәфтәренә китапта язылган билгеләмәләрне язып һәм ятлап киләсез. Эш дәфтәрегездәге билгеләмәләрне дә ятлыйсыз.

Ә хәзер сезнең алдыгызда стикерлар бар.Шуларга дәрес буенча булган фикерләрегезне языгыз.

Сезгә дәреснең кайсы өлеше ошады?

Дәреснең кайсы өлеше ошамады?

Кайсы өлеше аңлашылмады?

Шуларны стикерларга языгыз һәм стенадагы парковкага ябыштырыгыз. Слайд 22

Миңа сезнең белән эшләве бик ошады. Кәгазьләрегезгә язылган сорауларга икенче дәрестә җавап бирермен.Сау булыгыз.
















Краткое описание документа:

"Выдержка из материала:

Конспект урока по химии для 8 класса с применением Сингапурской методики 

"Дәрес темасы: “Эремәләр. Матдәләрнең суда эрүчәнлеге”Дәрес тибы: яңа теманы өйрәнү дәресе. “Эремәләр. Су”темасыннан беренче дәрес.Дәреснең максаты: Эремәләр аларның составы, әһәмияте, эрү процессы , эрүчәнлек , эремәләрнең төрләре белән таныштыру.

"Дәреснең бурычлары:

Үстерү: химия фәненә кызыксынучанлыкны, эксперименталь эзләнүчәнлекне үстерү, Эй-ар-Гайд, Микс Пэа Шэа , Инсайд Аутсайд Сёкл - дип аталган Сингапур структураларын кулланып укучыларның критик һәм креатив фикерләүләрен үстерү;

Белем бирү: эрүчәнлек процессы, эремәләрнең составы, төрләре , матдәләрнең төрле эрүчәнлегенең сәбәбе белән таныштыру;

Тәрбияви: сөйләм культурасын тәрбияләү. 

"Җиһазлар: презентция, ноутбук, су, натрий карбонаты, натрий хлориды, бакыр (II) , шикщр. Акбур, спирт, таратма (раздаточный) материал.

Дәрес барышы:

1.Оештыру моменты.

Укучылар 5-әп утыралар. (барлыгы 10 ук)Исәнмесез хөрмәтле укучылар. Әйдәгез әле бер-беребезгә бу дәрестә уңышлар телик, янәшә партнерыбызга һәм каршы партнерыбызга бишләребезне бирик.Бик әйбәт. Әфәрин.Утырдык. 

2.Белемнәрне актуальләштерү. 

Укытучы: Бүген без сезнең белән яңа бүлекне өйрәнүгә күчәбез. Укучылар табигать белеменнән, физикадан алган белемнәрдән , шулай ук көндәлек тормыштан чыгып җир йөзендә нинди матдәдән башка тереклек була алмый? Ул бөтен организмнарның составына керә. Җир планетасының ¾ өлешен алып тора. Бу нинди матдә.Аңа нинди үзлек хас?

Укучы җавабы: Бу матдә су. Аның уникальлеге шунда , ул төрле матдәләрне эретә ала.Укытучы: Рәхмәт , дөрес. Суда каты, сыек, газ хәлендәге матдәләр эри ала. Мәсәлән газландырылган су- углерод (IV) оксидының судагы эремәсе. Аш серкәсе- серкә кислотасының судагы эремәсе.Димәк укучылар без сезнең белән бүген нәрсә турында сөйләшәчәкбез?Укучы җавабы: Су- эреткеч, эремәләр турында.Слайд №1,23. Яңа теманы аңлату У

кытучы : Дәфтәрләрегезне ачыгыз. Бүгенге число һәм теманы дәфтәрегезгә язып куегыз.(укытучы тактада яза). Бүген без сезнең белән сулы эремәләр турында булган белемнәребезне тулыландырачакбыз, аларның әһәмияте, составы, классификациясе , эрүчәнлек турында , матдәләр суда эрегәндә нинди процесслар баруы турында сөйләшәчәкбез. Эремәләр белән көндәлек тормышта сез даими очрашып торасыз.Укучылар, ә сез үзегез нинди эремәләрне беләсез? 

Укучы җавабы : рассол, сироп, компот, кан, лимфаУкытучы : Слайд №3,4 ,5,6. Эремәләр бик күп. Аларның табигатьтә һәм техникада әһәмияте бик зур: мәсәлән үсемлекләр матдәләрне бары тик эремә хәлендә генә үзләштерәләр; табигый сулыклар да эремә булып торалар, техникада һәм промышленността күп кенә матдәләрне җитештерү эремәләрдә уза (сода, удобрения, кислота , металлар, кәгазь җитештерү).Лаборатор дәресләрдә дә без сезнең белән эремәләр белән эш итәбез.Химиклар химик реакцияләрнең 99% эремәләрдә уздыралар.

Эремәләр төшенчәсен гадәттә су, сулы эремәләр белән бәйлиләр. Чөнки су иң киң таралган матдә һәм яхшы эреткеч булып тора. Ул барлык төре организмнарның күзәнәге һәм тукымасы составына керә. Организмда ул берничә функцияне башкара: аңарда эрегән матдәләр бер- берсе белән реагирлашалар; организмнан матдәләр алмашы продуктларын чыгаруда катнаша, температураны көйләүдә катнаша.Укучылар су нинди агрегат хәлләрдә була ала?

Укучы җавабы: . Сыек, каты, газ хәлендә

Укытучы : Слайд №7.Дөрес.,Сулы эремәләрдән башка эремәләр дә була. Мәсәлән спиртлы эремәләр( дару настойкалары, иодның спирттагы эремәсе , одеколон), органик эремәләр- мәсәлән ацетон.Болар сыек эремәләр. Шулай ук каты һәм газ хәлендәге эремәләр була.Слайд №8Эремәләрне агрегат хәле буенча 3 группага бүлү схемасын төзибез.(Укучылар дәфтәрләренә язалар, укытучы тактада төзи).

Эремәләр

Сыек Каты Газ хәлендә(сыеклыкларның бер- берсендәге (каты матдәләрнең газлар катнашмасы-эремәсе,сыеклыкларда газларның бер-берсендәге эремәсе, һаваэремәсе, сыеклыкларда каты м.эремәсе) каты матдәләрдә газ эремәсе)Диңгез суы ЭретмәләрИң киң таралган эремәләр – сыек хәлдәге эремәләр. Теләсә нинди эремә эрегән матдәдән( эремә компонентыннан) һәм эреткечтән тора. Эремәнең күпчелек өлешен алып торган һәм аныкы кебек берүк агрегат хәлдә булган компонентны –эреткеч дип атыйлар

Укытучы : Ә хәзер без сезнең белән эремәләрнең составын, эрү процессының нинди процесс икәнлеген ачыклаячакбыз. Аларны өйрәнүгә күчкәнче физик һәм химик күренешләрне исегезгә төшерегез әле. Нинди күренешләрне физик күренешләр,ә ниндиләрен химик күренешләр дип атыйлар?Укучы җавабы. Физик күренешләр вакытында бер матдәдән икенче матдә барлыкка килми, ә бары тик матдәнең агрегат хәле генә үзгәрергә мөмкин. Химик күренешләр вакытында бер матдәдән икенче матдә барлыкка килә.Укытучы:

Физикадан физик күренешләргә нинди мисал китерә аласыз.

Укучы: физик күренешләргә мәсәлән диффузия күренеше керә. Ул каты матдәләрнең сыек матдә молекулалары арасына үтеп керүе.Укытучы :Ә кайсы очракта без химик күренеш яки химик реакция барган дип әйтә алабыз?Укучы җавабы: Химик күренешләр вакытында утырым барлыкка килә, төсе үзгәрә, ис аерылып чыга, газ аерылып чыга , утырым барлыкка килә.Укытучы : Дөрес укучылар, молодцы. 

Эй Ар Гайд структурасын куллану .Һәрбер укучыга фикерләр белән карточка бирелә, укучылар үзендә эремәләр турында булган белемнәрен, кулланып андагы фикерләр белән килешсә “әйе”, килешмәсә “юк”, дип карточкадагы “Тәҗрибәгә кадәр” колонкасына язарга тиеш (1 минут ).Укытучы . Укучылар карточка белән эшлибез. Сез үзегезнең эремәләр турында булган белемнәрегезне кулланып, тәҗрибәгә кадәрге колонкасына андагы фикерләр белән килешсәгез “әйе”, килешмәсәгез “юк” , яки “+” , “-” дип куясыз.. Сезгә 1 минут вакыт.Укытучы .

Укучылар фикерләр белән карточканы читкә алып торасыз. Мин сезгә хәзер ике тәҗрибә күрсәтәм . Шушы тәҗрибәләрне карап сез эремәләр нинди компонентлардан торуын, эрү процессының нинди процесс икәнен ачыкларсыз. Игътибар белән карап торыгыз 1нче тәҗрибә. Алам натрий карбонаты , аны стаканга салам, су салып болгатам. Натрий карбонаты су молекулалары арасына үтеп керә. Һәм эри.2 нче тәҗрибә .

Алам бакыр (II) сульфаты, стаканга салам, су салып болгатам.Нәтиҗәдә эремәнең төсе үзгәрә. Бу нинди процесс. Укытучы : бакыр (II) сульфаты су белән тәэсир итешкәндә гидратлар яки кристаллогидратлар дип аталган матдәләр барлыкка килә. Тактада тигезләмәсен яза: слайд 10

CuSО4+Н2О CuSО4 х Н2О.Реакция нәтиҗәсендә бакыр (II) кристаллогидраты яки бакыр купоросы барлыкка килә. Аны бакчачылар төрле корткычлардан арыну өчен бакчаларга сибәләр.Тәҗрибәләрне караганнан соң яңадан фикерләр белән булган карточканы аласыз.Бөтен фикерләрне яңадан укып чыгыгыз. Тәҗрибә эшләгәннән соң ясаган нәтиҗәләрегезне кулланып “Тәҗрибәдән соң”колонкасына фикерләр белән килешсәгез “әйе”, килешмәсәгез “юк”, яки “+” , “-”дип язарга тиеш буласыз. С

езгә 1 минут вакыт.«Тәҗрибәгә кадәр и «Тәҗрибәдән соң»колонкаларын чагыштырыгыз. Сезнең фикерләрегез үзгәрдеме? Ни өчен?. Бу фикерләрнең кайсысы сезнең өчен эремәләрнең составын һәм эрү процессын характерлаганда иң мөһиме? Уйлагыз (10 сек).Шуларны дәфтәрләрегезгә язып аласыз.

Сезгә моның өчен 30 сек вакыт бирелә.Вакыт беткәч һәр укучы үз фикерен әйтә, әйләнә буенча ( һәр укучыга 30 сек вакыт бирелә). Укчылар җавабы

Укытучы : Молодцы. Димәк укучылар эремә-ул эреткеч молекуласыннан, эрегән матдә кисәкчегеннән, реагирлашу продуктларыннан (гидратлардан) торучы беришле система. Слайд11

Укытучы: Нинди системаларны беришле система дип атыйлар?Укучы җавбы: Әгәрдә системаны тәшкил итүче эрегән матдә кисәкчекләрен микроскоп белән дә күреп булмаса мондый системаларны беришле системалар д.а.

Автор
Дата добавления 10.01.2014
Раздел Химия
Подраздел Конспекты
Просмотров714
Номер материала 25171011038
Получить свидетельство о публикации

Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх