Урок по татарскому языку для 7 класса «Бәйрәмнәр»

Предпросмотр материала:

Конспект  урока по татарскому языку в 7А классе по теме “Праздники” Формирование языковых компетенций.Урок-проект.

Составитель: учитель 1 кв.категории-Шайхутдинова Ф.Ф.

 

Дәреснең темасы:

“Бәйрәмнәр” 7а сыйныфында бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе.

Дәреснең максаты:

1.Укучыларның бәйрәмнәр турында алган белемнәрен системалаштыру.

2.Үзләштерелгән тел һәм сөйләм  материалларыннан файдаланып, укучыларның аралашу күнекмәләрен үстерү.

3.Татар һәм рус халкының милли бәйрәмнәре милли үзаңлы шәхес тәрбияләү.

Җиһазлау: Интерактив такта, терәк сүзләр . укучыларның проект эшләре, рәсемнәр, тест эшләре.

Дәреснең тибы:  алган белемнәрне, күнекмәләрне камилләштерү  дәресе.

Методлар: репродуктив (алган белемнәрне, күнекмәләрне камилләштерү )

 

Дәрес барышы:

-Исәнмесез ,укучылар!Хәерле көн!

-Хәлләрегез ничек?

-Кәефләрегез ничек?

- Кояшлы иртә кебек! Татар телен Тукеай телен өйрәнергә дип килдек.

-Бик яхшы .Шушы кәеф белән дәресебезне башлап җибәрик. Бүген бездә дәрестә кунаклар бар , әйдәгез кунаклар белән дә исәнләштк әле.

-Матур итеп утырыгыз, игтибар белән тыңлагыз һәм дәрестә актив эшләгез.

-Бүген без бәйрәмнәр турында сөйләшүне дәвам итәбез.

-Бездә бәйрәмнәр бик күп. Әйтегез әле, сез нинди бәйрәмнәр беләсез?

(Яна ел, туган көн, 8 март, 1 май, Белем көне,гашыйклар көне. әниләр бәйрәме, олылар көне, җиңү бәйрәме,  милли бәйрәмнәр һ.б)

-Әйе, бәйрәмнәр бик күп. Алар ел фасылы бәйрәмнәре һәм төрле халыклар бәйрәмнәре. Бу бәйрәмнәр арасында  дини бәйрәмнәр дә бар.

 -   Минем өстәлдә бәйрәм исемнәре язылган табличкалар, әйдәгез бу бәйрәмнәрне аерып языйк әле.

-Раштуа                                  Сөмбелә

Масленница                           Нәүрүз

Пасха                                      Нардуган

Покрау                                    Сабантуй

                                                 Корбан

 

-         Димәк,укучылар, болар нинди бәйрәмнәр?     

Татар халык һәм рус халкының милли бәйрәмнәре.

 Сезгә алдагы дәрестә бәйрәмнәр турында мәглүмат җыеп килергә кушылган иде.Сез әзерме?

 

-         Бүгенге дәрескә сез бәйрәмнәр турында проект эшләре әзерләдегез. Әйдәгез, сезне такта янына чакырам.

(Сабантуй, Масленица, Сөмбелә,Пасха, Нәүрүз)

-         Рәхмәт,укучылар. Хәзер безнең урамда кыш, без сезнең белән дәрестә ике кышкы бәйрәм турында өйрәндек. Бу- төрки халыклары бәйрәме- Нардуган һәм рус халкының дини бәйрәме- Раштуа.

-         Әйдәгез әле , бу бәйрәмнәр турында сөйләшеп алыйк.

-         Бу бәйрәмнәр нинди бәйрәмнәр?

-         Нардуган- нәрсә дигән сүз?

-         Нардуган кайчан була?

-         Ә Раштуа кайчан була?

-         Нардуганда нишлиләр?

-         Раштуа бәйрәмендә   нишлиләр?

-          Раштуа бәйрәмен кемнәр белән каршылыйлар?

Әйдәгез, терәк сүзләр ярдәмендә бу бәйрәмнәр турында сөйлик әле. 

Нардуган                                                              Раштуа

Төрки халыклар                                                  Дини бәйрәм                            

Декабрь ахыры                                                    Туганнар белән

Дәвам итә                                                              Матур теләкләр                                                             

Кояш                                                                      Бүләкләр

Аңлата                                                                   Яктылык бәйрәме

Битлек                                                                     

Такмак   

 

-Әйе,Һәр бәйрәмнең үз традицияләре бар, һәр бәйрәмдә халык үзенчә бәйрәм итә, күнел ача.

-         Өстәлләрегездә тестлар язылган битләр ята. Тест Нардуган һәм Раштуа бәйрәмнәренә кагылышлы сораулардан төзелгән, аларның өч вариантта җаваплары язылган.

-         Тест эше.

-         Йомгаклау.

-         Дәрестә без нәрсәләр турында сөйләштек?

-         (бәйрәмнәр турында)

-         Алар нәрсәгә кирәк?

-         ( төрле халыкларның гореф-гадәтләрен белү өчен, тарихын өйрәнү өчен, матурлыкны күрү өчен, дус яшәү өчен)

-         Әйе, бездә бәйрәмнәр бик күп. Күп бәйрәмнәрне русслар да , татарлар да бергә бәйрәм итә.Барлык милләт вәкилләре дә дус , тату.Сез гимназиядә инглиз теле өйрәнәсез. Бездә була торган Раштуа бәйрәме  Англиядә дә уза икән. Ул Англиядә  ничек  атала?Ул анда ничек уза икән, шуның турында мәглүмат белеп килерсез. Өй эше.

-         Билгеләр.

-         Барыгызга да рәхмәт!

                           

Краткое описание материала

Урок по татарскому языку для 7 класса «Бәйрәмнәр»

    DOCX

Файл будет скачан в формате:

    DOCX

Краткое описание материала

Автор материала

  • На сайте: 11 лет
  • Всего просмотров: 1889
  • Подписчики: 0
  • Всего материалов: 1
  • 1889
    просмотров
  • 1
    материалов
  • 0
    подписчиков

Настоящий материал опубликован пользователем Шайхутдинова Фания Фоатовна.
Инфоурок является информационным посредником. Всю ответственность за опубликованные материалы несут пользователи, загрузившие материал на сайт. Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете на материал.

ИИ для создания материалов

Создавайте материалы с ИИ

Если готовые материалы не подошли — помогут нейросети

Конспекты, тесты, презентации, рабочие листы и другие материалы по ФГОС — под ваш урок, класс и цели занятия за пару минут.

Попробовать бесплатно

Выберите инструмент

~160

Нейросети могут ошибаться. Обязательно проверяйте ответы.

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы: