Инфоурок Другое КонспектыКонспект урока «Ике составлы җөмләләр турында гомуми төшенчә. Җыйнак һәм җәенке җөмләләр»

Конспект урока «Ике составлы җөмләләр турында гомуми төшенчә. Җыйнак һәм җәенке җөмләләр»

Скачать материал

 

 

 

Тема: Ике составлы җөмләләр турында гомуми төшенчә. Җыйнак һәм җәенке җөмләләр.

 

 

 

 

 

Буа шәһәре Лицей-интернатның

( сәләтле балалар мәктәбе)

татар теле һәм әдәбияты

укытучысы Хисамова Рамилә

Рамис кызының дәрес эшкәртмәсе.

 

Тема: Ике составлы җөмләләр турында гомуми төшенчә. Җыйнак һәм җәенке җөмләләр.

Максат: 1) укучыларның ике составлы җөмләләр турында белемнәрен

                        тирәнәйтү;

                      2) җыйнак һәм җәенке җөмләләр турында гомуми мәгълүмат

                       бирү;

                      3) укучыларның сүзлек составын баету;

                      4) танып-белү активлыгын һәм мөстәкыйльлекне үстерү;

Җиһазлау: плакат, таблица, индивидуаль-дифференциаль карточкалар,

                           перфокарта, тест.

Әдәбият исемлеге:

1.     Тумашева Д.Г. “Хәзерге татар әдәби теле” / Д.Г.Тумашева.-Казан: Казан дәүләт университеты, 1978-200б.

2.     Б.М.Мифтахов “7нче сыйныфта татар теле дәресләре” (укытучылар өчен методик кулланма ).-Казан: “Мәгариф” нәшр.1995-80б.

3.     Б.М.Мифтахов, Г.М Сөнгатов “Татар теле”, (Татар урта гомуми белем мәктәбенең 7нче сыйныфы өчен дәреслек ).-Казан: “Мәгариф”нәшр. 2002-143б.

Укыту принциплары:

1.     Дидактик принциплар:

а) фәннилек;

б) системалылык, эзлеклелек;

в) дәвамчылык;

г) теорияне гамәл белән бәйләү;

д) укучыларга дифференциаль якын килү;

е) күрсәтмәлелек.

 Укыту ысуллары:

1.     Репродуктив ысул:

а) күрсәтмәле аңлату;

б) хәбәр итү төсендә аңлату;

в) тест өстендә эшләү;

г) перфокарталар белән эшләү.

Иҗади характердагы ысуллар:

а) проблемалы укыту;

б) өлешчә эзләнү.

  Укыту алымнары: аңлату, сөйләү-лекция, дәреслек белән эшләү, сайланма диктант, грамматик биремле уен, перфокарталар белән эшләү, таблица белән эшләү, тест эшләү.

  Дәреснең төре: кабатлау дәресе.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Дәрес планы.

I.                 Актуальләштерү.

1)    укучыларда уңай хисси халәт булдыру. Тема, максат һәм дәреснең эчтәлеге белән таныштыру.

2)    диктант.

3)    проблемалы ситуация тудыру, проблеманы формалаштыру.

а) дәфтәрдә язылган җөмләләргә таянып фараз итүләр, гипотезолар кую, шуларны исбатлау;

б) проблеманы чишү һәм нәтиҗәгә килү;

в) дәреслектәге параграфны уку (проблеманы хәл итүнең дөреслеген тикшерү ).

   II. Ике составлы җөмләләр турында белемнәрне барлау һәм тирәнәйтү   (кабатлау, искә төшерү ). Җыйнак һәм җәенке җөмләләр турында   сөйләшү.

1)    плакат белән эшләү;

2)    дәреслектәге (30нчы бит ) сорауларга җавап бирү.

а) нәрсәгә нигезләнеп, җөмләләрне җыйнак һәм җәенке җөмлә төрләренә бүләләр?

ә) нинди җөмлә җыйнак җөмлә дип атала?

б) нинди җөмлә җәенке җөмлә була?

в) нәрсәдән чыгып, җөмләләр бер яки ике составлы җөмләләргә бүленә?

    г) нәтиҗә чыгару (дәреслектәге кагыйдәне уку ).

  III. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

    1. Дәреслек белән эшләү.

    а) 41нче күнегү. Тексттан ия белән хәбәрне парлап әйтергә. Аларны төп варианты белән чагыштырырга (телдән ).

    б) 42нче күнегү (язма ). Җыйнак җөмләләрне җәенкеләндереп язарга.

    в) грамматик уен ( беренче укучы җөмләдә иясе дә хәбәре дә булган ике составлы җөмлә әйтә, икенчесе бер кисәге төшеп калган, ләкин сүз сөрешеннән аңлашылган җөмлә әйтә ).

    г) перфокарталар белән эш. (көчле укучылар җөмләне җөмлә кисәкләре ягыннан да сүз төркемнәре ягыннан да тикшерәләр ).Икенче төркем сүз төркемнәре ягыннан тикшерә.

   Без табигать хәзинәләрен, кеше кулы белән тудырылган матди һәм рухи байлыкларны сакларга тырышабыз.

Ия ( исем )                  . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . .  . . . . . . .

Аергыч (алмашлык ) . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . .  . . . . . . .    

Тәмамлык (фигыль ) . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . .  . . . . . . .

Хәл (сыйфат )            . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . .  . . . . . . .                                                        

Хәбәр (бәйлек )        . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . .  . . . . . . . . .                                                                   

           (теркәгеч )     . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . .  . . . . . . . . .

 

 

 

Исем                  . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . .

Алмашлык        . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . .                                                                              

Фигыль             . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . .

Сыйфат             . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . .

Бәйлек               . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . .

Теркәгеч            . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . .

  д) сайланма диктант ( җыйнак җөмләләрне генә сайлап алып язарга ).

  IV. Өйгә эш . 43нче күнегү “Сәламәт тәндә-сәламәт акыл” темасына миниатюр сочинение язып килергә (җыйнак һәм җәенке җөмләләр кулланып).

  V. Йомгаклау.

  а)  ике составлы җөмләләр дип нинди җөмләләргә әйтәбез?

  б) нәрсәгә нигезләнеп, җөмләләрне җыйнак һәм җәенке җөмлә төрләренә            

     бүләләр?

  в) тест эшләү.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Дәрес барышы.

I. Актуальләштерү.

-         Исәнмесез,укучылар!

-         Исәнмесез!

-         Бүген без сезнең белән алтынчы сыйныфта үткәннәрне искә төшереп китәчәкбез. Дәресебезнең темасы “Ике составлы җөмләләр”. Без аны диктант язу белән башлап җибәрәчәкбез. Моның өчен дәфтәрләрне ике өлешкә бүләргә кирәк булачак. Беренче җөмләне язабыз.

1. Батыр яуда беленер.                               1. Кич. Салкынайтып җибәрде.

2. Тау башына салынгандыр                     2. Тизрәк өйгә кайтырга кирәк.

     безнең авыл

-         Хәзер тикшереп чыгабыз, аннан соң баш кисәкләрне табабыз.

-         Беренче баганадагы баш кисәкләрне Рифат әйтә.

-         Батыр -иясе, беленер -хәбәре. Авыл- иясе, салынгандыр- хәбәре.

-         Бик дөрес. Икенче баганадагы баш кисәкләрне Гөлнара әйтә.

-         Кич-ия.Салкынайтып җибәрде -хәбәр. Кайтырга кирәк-хәбәр.

-         Бик дөрес. Ә хәзер ике баганадагы баш кисәкләрне чагыштырып карыйк. Алар турында нәрсә әйтә аласыз?

-         Беренче баганадагы җөмләләрдә ия дә хәбәр дә бар. Икенче баганадагы җөмләләр ия яки хәбәрдән генә торалар.

-         Бик дөрес. Шуннан чыгып бу җөмләләр турында нәрсә әйтә алабыз?

-         Беренче баганадагы җөмләләр ике составлы, икенче баганадагы җөмләләр бер составлы.

-         Бик дөрес. Баш кисәкләрнең (оештыручы үзәкнең ) икесе дә яки берсе генә булудан чыгып, җөмләләр ике төрле була: ике составлы җөмләләр һәм бер составлы җөмләләр.  

   Иясе һәм хәбәре булган яки алар сүз сөрешеннән беленә торган җөмлә ике составлы җөмлә була.

  Мәсәлән:  - Ренат син бүген китапханәгә барасыңмы?

-         Барам.

Беренче җөмләдә ия белән хәбәр күренеп тора, икенчесендә ия әйтелмәгән. Шулай да аны сүз сөрешеннән белеп була ( Мин барам ).

Баш кисәкләрнең берсе генә булып, икенчесе сүз сөрешеннән дә беленмәсә, андый җөмлә бер составлы була.

Мәсәлән: Кояшлы иртә. Әлегә салкынча.

Беренче җөмләдә ия, икенчесендә хәбәр генә бар, ә икенче баш кисәкләр сүз сөрешеннән дә беленми, сөйләм дә аларны таләп итми.

-         Ә хәзер дәфтәрләргә язылган җөмләләргә таянып, нәрсә әйтә алабыз? Нинди нәтиҗәгә киләбез?

-         Баш кисәкләрнең икесе дә булган яки алар сүз сөрешеннән аңлашылса, мондый җөмләләр ике составлы җөмләләр дип аталалар.

Баш кисәкләренең берсе генә булып, алар сүз сөрешеннән дә аңлашылмаса, бер составлы җөмләләр дип аталалар.

-         Бик дөрес. Ә хәзер, әйткәннәребезне дәлилләү максатыннан, дәреслектәге кагыйдәләр белән танышып китәрбез. ( Бер укучы кычкырып укый. 30нчы бит).

I.                - Ә хәзер укучылар тактага эленгән плакатка күз төшерик әле. Анда нинди җөмләләр язылган икән. ( Бер укучы кычкырып укый).

     Алар автобус тукталышына килеп җитте. Кәбир Иске Зәй ягына карап алды .

-         Автобус әле чыкмаган да, күрәсең.

-         Күренми ( ия әйтелмәгән).

-         Ашыгасызмы, Гәүһәрия? ( Шулай ук иясе төшерелгән).

-         Юк, ашыкмыйм ( ия күрсәтелмәгән).

-         Әйдәгез, җәяү генә (иясе дә, хәбәр дә әйтелмәгән).

-         Китик,- диде Гәүһәрия. ( А. Г. )

-         Бу җөмләләр турында нәрсә әйтә аласыз?

-         Бу җөмләләрдә я иясе генә, я хәбәре генә бар, яки икесе дә юк.

-         Бик дөрес. Сүз сөрешеннән җиңел аңлашыла торган һәм баш кисәкләренең берсе генә яки икесе дә төшеп калган җөмләләр дә ике составлы җөмлә була алалар. Димәк, безнең мисалыбыздагы җөмләләр дә ике составлы. Ике составлы җөмләләр җыйнак һәм җәенке булалар.

     Нәрсәгә нигезләнеп, җөмләләрне җыйнак һәм җәенке җөмлә төрләренә                         бүләләр?

-         Баш һәм иярчен кисәкләргә нигезләнеп.

-         Нинди җөмлә җыйнак җөмлә дип атала?

-         Баш кисәкләрдән генә торган җөмлә җыйнак җөмлә дип атала.

-         Ниндие җәенке җөмлә була?

-         Баш кисәкләрдән башка иярчен кисәкләре дә булган җөмлә җәенке җөмлә дип атала.

-         Нәрсәдән чыгып, җөмләләр бер яки ике составлы җөмләләргә бүленәләр?

-         Баш кисәкләрнең икесе дә булган яки сүз сөрешеннән аңлашылса ике составлы җөмлә, баш кисәкләрнең берсе генә булып, сүз сөрешеннән дә аңлашылмаса бер составлы җөмләләр дип аталалар.

-        Бик дөрес. Ә хәзер дәреслектәге кагыйдә белән танышып китәрбез. Җыйнак һәм җәенке җөмләләргә мисаллар китерәбез. Ринат укый. Ринат мәктәптә укый. Кояш кыздыра. Иртәдән бирле кояш кыздыра.

II.           Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

1.  Дәреслек белән эш.

      а) 41нче күнегү. Тексттан ия белән хәбәрне парлап әйтергә. Аларны төп варианты белән чагыштырырга (телдән ).

   Кыш юмарт булды. Кар тигезләп чыкты. Кар ятты. Март ае алып килде. Кар эри башлады. Күлләр җәелде. Ерганаклар акты. Торналар, кыр казлары кайта башладылар.Картлары юрадылар. Бабай кайтты. Ашы әзер иде. Бабай утырды, сузды. Кашык уйный башлады. Габдулла килеп керде.

   - Төп варианты белән чагыштырып нәрсә әйтә аласыз?

   - Без әйткән җөмләләр җыйнак, төп варианттагы җөмләләр җәенке.

    б) 42нче күнегү. Җыйнак җөмләләрне җәенкеләндереп язарга.

  Менә алтын көз дә килеп җитте. Без җиденче сыйныфта укыйбыз инде. Беренче якшәмбе көнен  түземсезлек белән көтеп алдык. Без көзге урманга сәяхәткә киттек. Бик озак барганнан соң, барып җиттек. Көзге урман бик матур.

    в) грамматик уен (беренче укучы җөмләдә иясе дә хәбәре дә булган ике составлы җөмлә әйтә, икенчесе бер кисәге төшеп калган, ләкин сүз сөрешеннән аңлашылган җөмлә әйтә ).

  - Ринат син бүген кая барасың?         - Кинога барам.

  - Син анда кем белән барасың?      - Дустым белән.

   г) перфокарталар белән эш. ( көчле укучылар җөмләне җөмлә кисәкләре ягыннан да сүз төркемнәре ягыннан да тикшерә. Икенче төркем сүз төркемнәре ягыннан ).

    Без табигать хәзинәләрен, кеше кулы белән тудырылган матди һәм рухи байлыкларны сакларга тырышабыз.

Ия ( исем )                  . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . .  . . . . . . .

Аергыч (алмашлык ) . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . .  . . . . . . .   

Тәмамлык (фигыль ) . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . .  . . . . . . .

Хәл (сыйфат )            . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . .  . . . . . . .                                                        

Хәбәр (бәйлек )        . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . .  . . . . . . . . .                                                                   

           (теркәгеч )     . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . .  . . . . . . . . .

Исем                  . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . .

Алмашлык        . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . .                                                                               

Фигыль             . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . .

Сыйфат             . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . .

Бәйлек               . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . .

Теркәгеч            . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . .

 

д) сайланма диктант. ( Җыйнак җөмләләрне генә сайлап алып язарга ).

Бераздан Тамчы  тагын борчыла, тынгысызлана башлый, аның күңеле   яңадан  каядыр еракларга ашкына. Бу турыда ул әнкәсе Чишмәгә дә сөйләп   бирә.

-         Бер дә исең китмәсен!-ди Чишмә кызына.-Бу-табигый хәл. Син буйсынырга тиеш. Чөнки син- бәләкәй генә Тамчы, синең язмышың-мәңгелек хәрәкәт, балам. Әгәр син хәрәкәтләнүдән туктасаң, барлык табигать моны шунда ук сизеп алыр, агач-куаклар корыр, гөлләр шиңәр, җәнлекләр кырылыр, дөнья, корылыктан интегеп, ком чүленә әверелер. Ә син хәрәкәттә булганда, табигать тә, барлык тереклек ияләре дә мәңге яшәр, мәңге яшь булыр.

III.     Өйгә эш.

43нче күнегү. “Сәламәт  тәндә- сәламәт акыл” темасына миниатюр сочинение язып килергә. ( Җыйнак һәм җәенке җөмләләр кулланып ).

IV.      Нәтиҗә чыгару.

1.     Җыйнак җөмләнең ияләре, яки хәбәрләре, яисә баш кисәкләренең икесе дә тиңдәш булырга мөмкин.

2.    Баш кисәкләре тезмә сүзләр белән дә белдерелергә мөмкин. Мәсәлән: Ак төлке – җәнлек. Бу – кызыл түшле тукран.

V.           Йомгаклау.

-         Ике составлы җөмләләр дип нинди җөмләләргә әйтәбез?

-         Иясе  һәм хәбәре булган яки алар сүз сөрешеннән беленә торган җөмлә ике составлы җөмлә була.

-         Нәрсәгә нигезләнеп, җөмләләрне җыйнак һәм җәенке  җөмлә төрләренә бүләләр?

-         Баш һәм иярчен кисәкләргә нигезләнеп.

Тест эшләү.

1.     Ике составлы җөмләләр дип

а) иясе генә булган җөмләләр;

б) иясе дә хәбәре дә булган җөмләләр;

в) хәбәре генә булган җөмләләр атала.

2. Нәрсәгә нигезләнеп җөмләләрне җыйнак һәм җәенке җөмлә төрләренә бүләләр?

а) баш һәм иярчен кисәкләргә;

б) иярчен кисәкләргә;

в) баш кисәкләргә.

3. Нинди җөмлә җыйнак җөмлә дип атала?

а) иярчен кисәкләрдән торган;

б) баш һәм иярчен кисәкләрдән торган;

в) баш кисәкләрдән торган.

4. Без укыйбыз инде. Бу нинди җөмлә?

а) җәенке;

б) бер составлы;

в) җыйнак.

5. Сүз сөрешеннән җиңел аңлашыла торган һәм баш кисәкләрнең икесе дә төшеп калган җөмләләр ике составлы җөмлә була алалармы?

а) юк;

б) әйе.                                 

Тестларны тикшереп, билгеләр кую.

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Конспект урока «Ике составлы җөмләләр турында гомуми төшенчә. Җыйнак һәм җәенке җөмләләр»"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Эксперт по оценке имущества

Получите профессию

Фитнес-тренер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Ике составлы җөмләләр турында гомуми төшенчә. Җыйнак һәм җәенке җөмләләр.Тема: Ике составлы җөмләләр турында гомуми төшенчә. Җыйнак һәм җәенке җөмләләр. Максат: 1) укучыларның ике составлы җөмләләр турында белемнәрен тирәнәйтү; 2) җыйнак һәм җәенке җөмләләр турында гомуми мәгълүмат бирү; 3) укучыларның сүзлек составын баету; 4) танып-белү активлыгын һәм мөстәкыйльлекне үстерү; Җиһазлау: плакат, таблица, индивидуаль-дифференциаль карточкалар, перфокарта, тест. Әдәбият исемлеге: 1. Тумашева Д.Г. “Хәзерге татар әдәби теле” / Д.Г.Тумашева.-Казан: Казан дәүләт университеты, 1978-200б. 2. Б.М.Мифтахов “7нче сыйныфта татар теле дәресләре” (укытучылар өчен методик кулланма ).-Казан: “Мәгариф” нәшр.1995-80б. 3. Б.М.Мифтахов, Г.М Сөнгатов “Татар теле”, (Татар урта гомуми белем мәктәбенең 7нче сыйныфы өчен дәреслек ).-Казан: “Мәгариф”нәшр. 2002-143б. Укыту принциплары: 1. Дидактик принциплар: а) фәннилек; б) системалылык, эзлеклелек; в) дәвамчылык; г) теорияне гамәл белән бәйләү; д) укучыларга дифференциаль якын килү; е) күрсәтмәлелек.

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 609 866 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 03.12.2012 1591
    • DOCX 82.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Хисамова Рамиля Рамисовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Хисамова Рамиля Рамисовна
    Хисамова Рамиля Рамисовна
    • На сайте: 9 лет и 1 месяц
    • Подписчики: 1
    • Всего просмотров: 28362
    • Всего материалов: 3

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

HR-менеджер

Специалист по управлению персоналом (HR- менеджер)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 455 человек из 66 регионов

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

4920 руб. 2950 руб.
Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 279 человек из 66 регионов

Мини-курс

Жизненный цикл продукта и методология управления проектами

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Методы сохранения баланса в жизни

2 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Эффективная корпоративная коммуникация

8 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе