Инфоурок / Другое / Конспекты / Ике составлы җөмләләр турында гомуми төшенчә. Җыйнак һәм җәенке җөмләләр.

Ике составлы җөмләләр турында гомуми төшенчә. Җыйнак һәм җәенке җөмләләр.



Московские документы для аттестации!

124 курса профессиональной переподготовки от 4 795 руб.
274 курса повышения квалификации от 1 225 руб.

Для выбора курса воспользуйтесь поиском на сайте KURSY.ORG


Вы получите официальный Диплом или Удостоверение установленного образца в соответствии с требованиями государства (образовательная Лицензия № 038767 выдана ООО "Столичный учебный центр" Департаментом образования города МОСКВА).

ДИПЛОМ от Столичного учебного центра: KURSY.ORG


библиотека
материалов





Тема: Ике составлы җөмләләр турында гомуми төшенчә. Җыйнак һәм җәенке җөмләләр.






Буа шәһәре Лицей-интернатның

( сәләтле балалар мәктәбе)

татар теле һәм әдәбияты

укытучысы Хисамова Рамилә

Рамис кызының дәрес эшкәртмәсе.


Тема: Ике составлы җөмләләр турында гомуми төшенчә. Җыйнак һәм җәенке җөмләләр.

Максат: 1) укучыларның ике составлы җөмләләр турында белемнәрен

тирәнәйтү;

2) җыйнак һәм җәенке җөмләләр турында гомуми мәгълүмат

бирү;

3) укучыларның сүзлек составын баету;

4) танып-белү активлыгын һәм мөстәкыйльлекне үстерү;

Җиһазлау: плакат, таблица, индивидуаль-дифференциаль карточкалар,

перфокарта, тест.

Әдәбият исемлеге:

  1. Тумашева Д.Г. “Хәзерге татар әдәби теле” / Д.Г.Тумашева.-Казан: Казан дәүләт университеты, 1978-200б.

  2. Б.М.Мифтахов “7нче сыйныфта татар теле дәресләре” (укытучылар өчен методик кулланма ).-Казан: “Мәгариф” нәшр.1995-80б.

  3. Б.М.Мифтахов, Г.М Сөнгатов “Татар теле”, (Татар урта гомуми белем мәктәбенең 7нче сыйныфы өчен дәреслек ).-Казан: “Мәгариф”нәшр. 2002-143б.

Укыту принциплары:

  1. Дидактик принциплар:

а) фәннилек;

б) системалылык, эзлеклелек;

в) дәвамчылык;

г) теорияне гамәл белән бәйләү;

д) укучыларга дифференциаль якын килү;

е) күрсәтмәлелек.

Укыту ысуллары:

  1. Репродуктив ысул:

а) күрсәтмәле аңлату;

б) хәбәр итү төсендә аңлату;

в) тест өстендә эшләү;

г) перфокарталар белән эшләү.

Иҗади характердагы ысуллар:

а) проблемалы укыту;

б) өлешчә эзләнү.

Укыту алымнары: аңлату, сөйләү-лекция, дәреслек белән эшләү, сайланма диктант, грамматик биремле уен, перфокарталар белән эшләү, таблица белән эшләү, тест эшләү.

Дәреснең төре: кабатлау дәресе.


















Дәрес планы.

  1. Актуальләштерү.

    1. укучыларда уңай хисси халәт булдыру. Тема, максат һәм дәреснең эчтәлеге белән таныштыру.

    2. диктант.

    3. проблемалы ситуация тудыру, проблеманы формалаштыру.

а) дәфтәрдә язылган җөмләләргә таянып фараз итүләр, гипотезолар кую, шуларны исбатлау;

б) проблеманы чишү һәм нәтиҗәгә килү;

в) дәреслектәге параграфны уку (проблеманы хәл итүнең дөреслеген тикшерү ).

II. Ике составлы җөмләләр турында белемнәрне барлау һәм тирәнәйтү (кабатлау, искә төшерү ). Җыйнак һәм җәенке җөмләләр турында сөйләшү.

  1. плакат белән эшләү;

  2. дәреслектәге (30нчы бит ) сорауларга җавап бирү.

а) нәрсәгә нигезләнеп, җөмләләрне җыйнак һәм җәенке җөмлә төрләренә бүләләр?

ә) нинди җөмлә җыйнак җөмлә дип атала?

б) нинди җөмлә җәенке җөмлә була?

в) нәрсәдән чыгып, җөмләләр бер яки ике составлы җөмләләргә бүленә?

г) нәтиҗә чыгару (дәреслектәге кагыйдәне уку ).

III. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

1. Дәреслек белән эшләү.

а) 41нче күнегү. Тексттан ия белән хәбәрне парлап әйтергә. Аларны төп варианты белән чагыштырырга (телдән ).

б) 42нче күнегү (язма ). Җыйнак җөмләләрне җәенкеләндереп язарга.

в) грамматик уен ( беренче укучы җөмләдә иясе дә хәбәре дә булган ике составлы җөмлә әйтә, икенчесе бер кисәге төшеп калган, ләкин сүз сөрешеннән аңлашылган җөмлә әйтә ).

г) перфокарталар белән эш. (көчле укучылар җөмләне җөмлә кисәкләре ягыннан да сүз төркемнәре ягыннан да тикшерәләр ).Икенче төркем сүз төркемнәре ягыннан тикшерә.

Без табигать хәзинәләрен, кеше кулы белән тудырылган матди һәм рухи байлыкларны сакларга тырышабыз.

Ия ( исем ) . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . .

Аергыч (алмашлык ) . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . .

Тәмамлык (фигыль ) . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . .

Хәл (сыйфат ) . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . .

Хәбәр (бәйлек ) . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . .

(теркәгеч ) . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . .




Исем . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . .

Алмашлык . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . .

Фигыль . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . .

Сыйфат . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . .

Бәйлек . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . .

Теркәгеч . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . .

д) сайланма диктант ( җыйнак җөмләләрне генә сайлап алып язарга ).

IV. Өйгә эш . 43нче күнегү “Сәламәт тәндә-сәламәт акыл” темасына миниатюр сочинение язып килергә (җыйнак һәм җәенке җөмләләр кулланып).

V. Йомгаклау.

а) ике составлы җөмләләр дип нинди җөмләләргә әйтәбез?

б) нәрсәгә нигезләнеп, җөмләләрне җыйнак һәм җәенке җөмлә төрләренә

бүләләр?

в) тест эшләү.
















Дәрес барышы.

I. Актуальләштерү.

  • Исәнмесез,укучылар!

  • Исәнмесез!

  • Бүген без сезнең белән алтынчы сыйныфта үткәннәрне искә төшереп китәчәкбез. Дәресебезнең темасы “Ике составлы җөмләләр”. Без аны диктант язу белән башлап җибәрәчәкбез. Моның өчен дәфтәрләрне ике өлешкә бүләргә кирәк булачак. Беренче җөмләне язабыз.

1. Батыр яуда беленер. 1. Кич. Салкынайтып җибәрде.

2. Тау башына салынгандыр 2. Тизрәк өйгә кайтырга кирәк.

безнең авыл

  • Хәзер тикшереп чыгабыз, аннан соң баш кисәкләрне табабыз.

  • Беренче баганадагы баш кисәкләрне Рифат әйтә.

  • Батыр -иясе, беленер -хәбәре. Авыл- иясе, салынгандыр- хәбәре.

  • Бик дөрес. Икенче баганадагы баш кисәкләрне Гөлнара әйтә.

  • Кич-ия.Салкынайтып җибәрде -хәбәр. Кайтырга кирәк-хәбәр.

  • Бик дөрес. Ә хәзер ике баганадагы баш кисәкләрне чагыштырып карыйк. Алар турында нәрсә әйтә аласыз?

  • Беренче баганадагы җөмләләрдә ия дә хәбәр дә бар. Икенче баганадагы җөмләләр ия яки хәбәрдән генә торалар.

  • Бик дөрес. Шуннан чыгып бу җөмләләр турында нәрсә әйтә алабыз?

  • Беренче баганадагы җөмләләр ике составлы, икенче баганадагы җөмләләр бер составлы.

  • Бик дөрес. Баш кисәкләрнең (оештыручы үзәкнең ) икесе дә яки берсе генә булудан чыгып, җөмләләр ике төрле була: ике составлы җөмләләр һәм бер составлы җөмләләр.

Иясе һәм хәбәре булган яки алар сүз сөрешеннән беленә торган җөмлә ике составлы җөмлә була.

Мәсәлән: - Ренат син бүген китапханәгә барасыңмы?

  • Барам.

Беренче җөмләдә ия белән хәбәр күренеп тора, икенчесендә ия әйтелмәгән. Шулай да аны сүз сөрешеннән белеп була ( Мин барам ).

Баш кисәкләрнең берсе генә булып, икенчесе сүз сөрешеннән дә беленмәсә, андый җөмлә бер составлы була.

Мәсәлән: Кояшлы иртә. Әлегә салкынча.

Беренче җөмләдә ия, икенчесендә хәбәр генә бар, ә икенче баш кисәкләр сүз сөрешеннән дә беленми, сөйләм дә аларны таләп итми.

  • Ә хәзер дәфтәрләргә язылган җөмләләргә таянып, нәрсә әйтә алабыз? Нинди нәтиҗәгә киләбез?

  • Баш кисәкләрнең икесе дә булган яки алар сүз сөрешеннән аңлашылса, мондый җөмләләр ике составлы җөмләләр дип аталалар.

Баш кисәкләренең берсе генә булып, алар сүз сөрешеннән дә аңлашылмаса, бер составлы җөмләләр дип аталалар.

  • Бик дөрес. Ә хәзер, әйткәннәребезне дәлилләү максатыннан, дәреслектәге кагыйдәләр белән танышып китәрбез. ( Бер укучы кычкырып укый. 30нчы бит).

  1. - Ә хәзер укучылар тактага эленгән плакатка күз төшерик әле. Анда нинди җөмләләр язылган икән. ( Бер укучы кычкырып укый).

Алар автобус тукталышына килеп җитте. Кәбир Иске Зәй ягына карап алды .

  • Автобус әле чыкмаган да, күрәсең.

  • Күренми ( ия әйтелмәгән).

  • Ашыгасызмы, Гәүһәрия? ( Шулай ук иясе төшерелгән).

  • Юк, ашыкмыйм ( ия күрсәтелмәгән).

  • Әйдәгез, җәяү генә (иясе дә, хәбәр дә әйтелмәгән).

  • Китик,- диде Гәүһәрия. ( А. Г. )

  • Бу җөмләләр турында нәрсә әйтә аласыз?

  • Бу җөмләләрдә я иясе генә, я хәбәре генә бар, яки икесе дә юк.

  • Бик дөрес. Сүз сөрешеннән җиңел аңлашыла торган һәм баш кисәкләренең берсе генә яки икесе дә төшеп калган җөмләләр дә ике составлы җөмлә була алалар. Димәк, безнең мисалыбыздагы җөмләләр дә ике составлы. Ике составлы җөмләләр җыйнак һәм җәенке булалар.

Нәрсәгә нигезләнеп, җөмләләрне җыйнак һәм җәенке җөмлә төрләренә бүләләр?

  • Баш һәм иярчен кисәкләргә нигезләнеп.

  • Нинди җөмлә җыйнак җөмлә дип атала?

  • Баш кисәкләрдән генә торган җөмлә җыйнак җөмлә дип атала.

  • Ниндие җәенке җөмлә була?

  • Баш кисәкләрдән башка иярчен кисәкләре дә булган җөмлә җәенке җөмлә дип атала.

  • Нәрсәдән чыгып, җөмләләр бер яки ике составлы җөмләләргә бүленәләр?

  • Баш кисәкләрнең икесе дә булган яки сүз сөрешеннән аңлашылса ике составлы җөмлә, баш кисәкләрнең берсе генә булып, сүз сөрешеннән дә аңлашылмаса бер составлы җөмләләр дип аталалар.

  • Бик дөрес. Ә хәзер дәреслектәге кагыйдә белән танышып китәрбез. Җыйнак һәм җәенке җөмләләргә мисаллар китерәбез. Ринат укый. Ринат мәктәптә укый. Кояш кыздыра. Иртәдән бирле кояш кыздыра.

  1. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

1. Дәреслек белән эш.

а) 41нче күнегү. Тексттан ия белән хәбәрне парлап әйтергә. Аларны төп варианты белән чагыштырырга (телдән ).

Кыш юмарт булды. Кар тигезләп чыкты. Кар ятты. Март ае алып килде. Кар эри башлады. Күлләр җәелде. Ерганаклар акты. Торналар, кыр казлары кайта башладылар.Картлары юрадылар. Бабай кайтты. Ашы әзер иде. Бабай утырды, сузды. Кашык уйный башлады. Габдулла килеп керде.

- Төп варианты белән чагыштырып нәрсә әйтә аласыз?

- Без әйткән җөмләләр җыйнак, төп варианттагы җөмләләр җәенке.

б) 42нче күнегү. Җыйнак җөмләләрне җәенкеләндереп язарга.

Менә алтын көз дә килеп җитте. Без җиденче сыйныфта укыйбыз инде. Беренче якшәмбе көнен түземсезлек белән көтеп алдык. Без көзге урманга сәяхәткә киттек. Бик озак барганнан соң, барып җиттек. Көзге урман бик матур.

в) грамматик уен (беренче укучы җөмләдә иясе дә хәбәре дә булган ике составлы җөмлә әйтә, икенчесе бер кисәге төшеп калган, ләкин сүз сөрешеннән аңлашылган җөмлә әйтә ).

- Ринат син бүген кая барасың? - Кинога барам.

- Син анда кем белән барасың? - Дустым белән.

г) перфокарталар белән эш. ( көчле укучылар җөмләне җөмлә кисәкләре ягыннан да сүз төркемнәре ягыннан да тикшерә. Икенче төркем сүз төркемнәре ягыннан ).

Без табигать хәзинәләрен, кеше кулы белән тудырылган матди һәм рухи байлыкларны сакларга тырышабыз.

Ия ( исем ) . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . .

Аергыч (алмашлык ) . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . .

Тәмамлык (фигыль ) . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . .

Хәл (сыйфат ) . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . .

Хәбәр (бәйлек ) . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . .

(теркәгеч ) . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . .

Исем . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . .

Алмашлык . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . .

Фигыль . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . .

Сыйфат . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . .

Бәйлек . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . .

Теркәгеч . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . .


д) сайланма диктант. ( Җыйнак җөмләләрне генә сайлап алып язарга ).

Бераздан Тамчы тагын борчыла, тынгысызлана башлый, аның күңеле яңадан каядыр еракларга ашкына. Бу турыда ул әнкәсе Чишмәгә дә сөйләп бирә.

  • Бер дә исең китмәсен!-ди Чишмә кызына.-Бу-табигый хәл. Син буйсынырга тиеш. Чөнки син- бәләкәй генә Тамчы, синең язмышың-мәңгелек хәрәкәт, балам. Әгәр син хәрәкәтләнүдән туктасаң, барлык табигать моны шунда ук сизеп алыр, агач-куаклар корыр, гөлләр шиңәр, җәнлекләр кырылыр, дөнья, корылыктан интегеп, ком чүленә әверелер. Ә син хәрәкәттә булганда, табигать тә, барлык тереклек ияләре дә мәңге яшәр, мәңге яшь булыр.

  1. Өйгә эш.

43нче күнегү. “Сәламәт тәндә- сәламәт акыл” темасына миниатюр сочинение язып килергә. ( Җыйнак һәм җәенке җөмләләр кулланып ).

  1. Нәтиҗә чыгару.

  1. Җыйнак җөмләнең ияләре, яки хәбәрләре, яисә баш кисәкләренең икесе дә тиңдәш булырга мөмкин.

  2. Баш кисәкләре тезмә сүзләр белән дә белдерелергә мөмкин. Мәсәлән: Ак төлке – җәнлек. Бу – кызыл түшле тукран.

  1. Йомгаклау.

  • Ике составлы җөмләләр дип нинди җөмләләргә әйтәбез?

  • Иясе һәм хәбәре булган яки алар сүз сөрешеннән беленә торган җөмлә ике составлы җөмлә була.

  • Нәрсәгә нигезләнеп, җөмләләрне җыйнак һәм җәенке җөмлә төрләренә бүләләр?

  • Баш һәм иярчен кисәкләргә нигезләнеп.

Тест эшләү.

  1. Ике составлы җөмләләр дип

а) иясе генә булган җөмләләр;

б) иясе дә хәбәре дә булган җөмләләр;

в) хәбәре генә булган җөмләләр атала.

2. Нәрсәгә нигезләнеп җөмләләрне җыйнак һәм җәенке җөмлә төрләренә бүләләр?

а) баш һәм иярчен кисәкләргә;

б) иярчен кисәкләргә;

в) баш кисәкләргә.

3. Нинди җөмлә җыйнак җөмлә дип атала?

а) иярчен кисәкләрдән торган;

б) баш һәм иярчен кисәкләрдән торган;

в) баш кисәкләрдән торган.

4. Без укыйбыз инде. Бу нинди җөмлә?

а) җәенке;

б) бер составлы;

в) җыйнак.

5. Сүз сөрешеннән җиңел аңлашыла торган һәм баш кисәкләрнең икесе дә төшеп калган җөмләләр ике составлы җөмлә була алалармы?

а) юк;

б) әйе.

Тестларны тикшереп, билгеләр кую.


Очень низкие цены на курсы переподготовки от Московского учебного центра для педагогов

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 65% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: KURSY.ORG


Краткое описание документа:

"Дәреснең планы.
I Оештыру. Дәресне оештыру (исәнләшү, укчыларны барлау).
II Актуальләштерү.
1. Өй эшен тикшерү.
2. Дәрес-сәяхәтнең планы белән таныштыру.


III Ныгыту.
1. Рәвеш билгеләмәсен искә төшерү.
2. Чәчәк таҗларына язылган табышмаклар ярдәмендә рәвеш төркемчәләрен кабатлау.
3. Дәреслектәге 277 нче күнегүне башкару.
4. Дәреслектәге 278 нче күнегүнең сорауларына җавап бирү.
5. “Бер сүз белән генә әйтергә” дигән биремне башкару. Берничә сүз яки фразеологик сүзтезмә белән бирелгән рәвешләрнең мәгънәсен бер сүз, ягъни рәвеш белән генә әйтеп, төркемчәсен билгеләү.
6. “Шүрәле” әкиятеннән рәвешләрне табып, таблицадагы графаларга дөрес итеп урнаштыру.
III Өй эше бирү.
1. Рәвеш төркемчәләрен кабатларга.
2. Дәфтәрләргә матур әдәбият әсәрләреннән һәр рәвеш төркемчәсе кергән икешәр мисал язарга.


IV Йомгаклау.
1. Гомуми нәтиҗәләр чыгару.
2. Билгеләр кую.
Дәрес барышы.


Укытучы: Якты чырай, яхшы кәеф
Күрәм сезнең йөзегездә.
Исәнмесез!Хәерле көн
Телим һәрберегезгә дә.

Ни юлы өзелмәде, ни үзе өзелмәде. (Елга. Кичә-көндез – вакыт рәвешләре.)
4. Күп энәле, сукыр күзле. (Чыршы яки нарат. Күп – күләм – чама рәвеше)
5. Кышын ята таштай,
Язын чаба аттай. (Боз. Кышын, язын – вакыт, таштай, аттай – охшату-чагыштыру рәвешләре)
6. Төнлә өйдә, көндез биләмдә. (Ай. Төнлә, көндез – вакыт рәвешләре )
7. Кышын ката:
Көмеш сандыкка
Керә дә ята. (Боз. Кышын – вакыт рәвеше)
8. Соскы борын бакылдык,
Күп сөйләшә такылдык. (Үрдәк. Күп – күләм чама рәвеше)
9. Язын ямь бирә,
Җәй салкын бирә,
Көзен тәм бирә,
Кышын тун бирә. (Агач. Язын, көзен, кышын – вакыт рәвешләре)
10. Иртән дә килә Җәмилә,
Кич тә килә Җәмилә,
Калын шәленә төренеп,
Тагын килә Җәмилә. (Болыт. Иртән – вакыт рәвеше)
Укытучы: Молодцы, укучылар! Булдырдыгыз! Чәчәк таҗларындагы табышмакларның җавапларын дөрес таптыгыз! Инде сәяхәтебезне дәвам итик. Карагыз әле, явыз болытлар Таңсылуның юлын яктыртучы кояшны капларга омтылалар. Без кояшны болытлардан азат итәргә тиеш. Моның өчен дәреслекнең 172 нче битендәге 277 нче күнегүне үтәргә кирәк. Әйдә, Алинә биремне кычкырып укып кит әле.
Укытучы: Рәхмәт, Алинә. Укучылар, бирем аңлашыламы?
Укучы: Әйе, аңлашыла.
Укытучы: Алайса, әйдәгез, башта текстны укып чыгыйк (текстны укыйлар).
Текстка нинди исем бирер идегез?
Укучы: “Хушлашу”, “Мәк чәчәге”, “Хәерле юл”.
Укытучы: Җавапларыгызга рәхмәт. Бик матур исемнәр уйлап тапкансыз. Бу өзек, укучылар, күренекле язучы Ә.Еникинең “Мәк чәчәге” әсәреннән алынган. Сез әлеге әсәр белән өлкәнрәк сыйныфларда танышырсыз. Инде биремне эшләүне дәвам итик. Дәфтәрләрегезне ачып, бүгенге числоны, сыйныф эшен, күнегү номерын язып куябыз һәм рәвешләрне үзләре ачыклаган сүзләр белән күчереп алабыз, җәя эченә төркемчәсен, синонимын билгелибез (укучылар биремне башкаралар).
Укытучы: Күрәм, биремне башкарып бетердегез, инде дөреслеген тикшерик. Таңсылу да безне көтеп тора. Әйдәгез, кайсыгыз җавабы белән таныштыра? (бер укучы кул күтәреп җавап бирә, калганнар дөреслеген тикшереп баралар, хаталары булса, төзәтәләр).
Укучы: Мәңге бетмәү (вакыт рәвеше, синонимнар – беркайчан, һаман (бетмәү), бервакытта да аерылмау (вакыт рәвеше, синонимнар – беркайчан (аерылмау), еракка китү (урын рәвеше, синонимнар - әллә кая, күз күрмәгән якка (китү), ерак юл (урын рәвеше, синонимнар - ), гаять матур (күләм-чама рәвеше, синонимнары – шактый, бик, чамасыз (матур).
Укытучы: Молодец, Илнур, бик дөрес эшләгәнсең. Җавабыңны да матур, тулы итеп аңлаттың. Күрәсезме, Таңсылу да ничек шатлана. Тик карагыз әле, укучылар, болытлар һаман да кояшны каплаганнар бит. Нишләргә инде безгә? Ә, алар безгә 278 нче күнегүне башкарырга кушалар икән, чөнки әлеге күнегүдә без әле генә танышкан текст буенча сораулар бирелгән, без шул сорауларга җавап бирергә тиеш. Әйдә әле, Гөлназ, биремне укып кит.

Укытучы: Әйе, бик дөрес. Ул кем икән? Ничек уйлыйсыз?
Укучы: Бу кеше солдат дип уйлыйм.
Укытучы: Әйе. Ул кая бара?
Укучы: Текстан аңлашылганча, солдат Бөек Ватан сугышына туган илен, әти-әнисен фашистлардан сакларга бара.
Укытучы: Бик дөрес. Инде соңгы сорауга да җавап бирик. Ни өчен Кеше сүзе баш хәрефтән язылган?
Укучы: Минем уйлавымча, Кеше әлеге текстта җыелма образ. Ул туган илен яклап көрәшкән барлык батырларны үз эченә ала. Мәк чәчәге Аңа зур өметләр баглый, фашистларны җиңәсенә ышана. Шуңа күрә дә ул баш хәрефтән язылган.
Укытучы: Булдырдыгыз, укучылар! Әйткәнемчә, бу әсәр белән сез өлкән сыйныфларда яхшылабрак танышачаксыз әле. Күрәсезме, сезнең матур, тулы җаваплардан күк йөзендәге болытлар да юкка чыктылар, кояш көлә башлады. Инде Таңсылуга ияреп алга таба китик. Монда Таңсылуны явыз бүре сагалап тора. Без, әлбәттә, аңа ярдәм итәчәкбез, шулай бит?
1. Үткән көн (кичә)
2. Бик биектә (югарыда)
3. Көтелмәгәндә, уйламаганда (кинәт)
4. Күз ачып йомганчы (тиз)
5. Шушы елда (быел)
6. Бернәрсәгә дә утырмыйча бару (аягүрә)
7. Ашыкмыйча гына, үз көенә (әкрен)
8. Санап бетергесез (күп)
9. Минем уйлавымча (минемчә)
10. Китаптагы кебек (китапча)
11. Ахырына кадәр, беткәнче (ахырынача)
12. Яшен тизлеге белән (бик тиз)
13. Акча белән, акча килеш, натуралата түгел (акчалата)
14. Ашыкмыйча эшләү (әкрен)
15. Кешеләргә хас булганча, яхшы гына, тәртипле итеп (кешечә)
Укытучы: Молодцы, булдырдыгыз! Таңсылу безнең ярдәм белән бу сынауны да үтеп чыкты. Хәзер, укучылар, игътибарны яңадан тактага юнәлтик әле. Таңсылу каршында кем ул, таныйсызмы? Ул кайсы әсәрдән?
Укучы: Әйе, әйе. Бу бит Шүрәле.Ул безгә Г.Тукайның “Шүрәле” әкиятеннән килгән.
Укытучы: Әйе, дөрес, укучылар! Чынлап та бу нәкъ Тукай әкиятеннән килгән Шүрәле. Ул да Таңсылуга үзенең биремен әзерләгән. Хәзер мин сезгә “Шүрәле” әкиятеннән өзекләр укыйм, ә сез анда очраган рәвешләрне дөрес итеп әлеге таблицага урнаштырырга тиеш буласыз (укучыларга алдан әзерләнгән таблица таратыла). Бирем аңлашыламы?

Укытучы: Булдырдыгыз, укучылар! Хәзер эшләрне җыеп алдык. Алар өчен сезгә билге куелачак. Шулай итеп без бүген Таңсылуга рәвеш буенча нинди белемнәребезне кулланып ярдәм иттек?
Укучы: Без Таңсылуга рәвешләрнең төркемчәләрен искә төшереп ярдәм иттек.
Укытучы: Менә сезнең ярдәм белән Таңсылу өенә кайтып та җитте. Ул сезгә бик тә рәхмәтле. Шулай итеп, без бүген алган белемнәребезне ныгыттык. Сез барысын тыңлап, аңлап утыргансыз. Дәрестә бик актив катнаштыгыз. Мин сездән бик канәгать. Молодцы, укучылар! Бүгенге дәрестә Алинәгә, Айдарга, Лилиягә “5”ле билгесе куйдым, чөнки алар Таңсылуга ярдәм итү өчен барлык көчләрен куйдылар, барлык җаваплары да дөрес, тулы иде, ә Гөлия, Илнур, Гүзәлгә “4”ле билгеләре куйдым, чөнки җавапларында бераз төгәлсезлекләр булды.
Хәзер көндәлекләрне ачып, өй эшен язып куябыз: дәфтәрләрегезгә матур әдәбият әсәрләреннән һәр рәвеш төркемчәсе кергән икешәр мисал язарга. Өй эше буенча сораулар бармы? Булмаса, бүгенге дәресебез тәмам. Алга таба да шулай уңган, тырыш булыгыз. Сау булыгыз, укучылар! Чыгарга мөмкин.

Общая информация

Номер материала: 2628120301

Похожие материалы

Получите наградные документы сразу с 38 конкурсов за один орг.взнос: Подробнее ->>