Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Классному руководителю / Конспекты / Мероприятие на татарском языке «Общаемся по-татарски в дружной семье»
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Классному руководителю

Мероприятие на татарском языке «Общаемся по-татарски в дружной семье»

библиотека
материалов

Икенче санлы Барда урта мәктәбе






Гаилә бәйрәме

ТЕМА: “Татар телендә сөйләшәм тату гаиләмдә”







Башкаручы:

Икенче санлы

Барда урта мәктәбенең

3 а классының класс

җитәкчесе Уразова Ф.Ф.





Барда- 2009


Гаилә бәйрәме

Тема: Туган телемдә сөйләшәм тату гаиләмдә


Максаты: 1. Татар халык авыз иҗатына мәхәббәт тәрбияләү, татар телебезне яратырга, ихтирам итәргә өйрәтү.

2. Балаларны халык иҗаты -уеннар, башваткыч, табышмаклар, әкиятләр белән таныштыру, телебезнең байлыгын, матурлыгын күрсәтү һәм алар ярдәмендә күңелләрен күтәрү.

3. Үз гаиләң белән горурлану хисе тәрбияләү.


Җиһазлар: магнитофон, компьютер, экран , карточкалар, кассета (бию көйләре),сигнал карточкалар, командаларга номерлар, диск(караоке).



Бәйрәм барышы.

Укытучы (Ук.)

Хәерле көн, кадерле балалар, хөрмәтле әти-әниләр! Бүген без сезнең белән гаилә бәйрәменә җыелдык. (Укучыларның гаиләләре белән төшкән фотографияләрдән ясалган презентация кабызыла.)

Гаилә- тормышыбызның нигезе, дәүләтебезнең киләчәге. Гаилә ул –олы сүз. Без гаиләдә үзебезне иң кирәкле, иң яраткан кеше итеп тоябыз. Әти-әни, әби-бабай гаиләдә иң хөрмәтле кешеләр. Тату гаиләдә яшәү- бәхет ул. Матур гаиләдә бер- береңне хөрмәтләп, бер-береңә ярдәм итеп яшәү- һәрберебезнең бурычы.

Безнең бүгенге бәйрәмебез “Туган телемдә сөйләшәм тату гаиләмдә” дип атала. Тик тату гаиләдә генә тырыш, уңган, тәүфыйклы, акыллы балалар үсә.


1алып баручы.

-Исәнмесез,кадерле кунаклар!

Менә сез дә килеп җиткәнсез,

Мәктәпнең шау тормышын

Күреп китик дигәнсез.


2алып баручы.

-Исәнмесез,хөрмәтле ата-аналар!

Бу кичәбез үтсен әле

Истә калып гомергә.

Балачаксыз яшәп булмый

Җирнең якты йөзендә.

Балачакның узганын

Сизмичә дә калабыз.

Күңел тулган минутларда

Сагынып искә алабыз.


1а.б.

Хәерле көн,балалар!

Җирдә күп ул кояшлар.

Җирдә иң зур кояш бар-

Әти белән әни бар.

Шул кояшларның дәвамы-

Бергә:

Без- кызлар һәм малайлар!


Туган тел” җыры башкарыла. (Бергәләп җырлыйлар)



Ук.

Бүген без гаилә бәйрәмен викторина рәвешендә үткәрербез.Һәр гаилә-бер команда. Менә безнең алдыбызда иң күркәм, иң булдыклы гаиләләр.Хәзер аларны бәйрәмебез түренә чакырабыз.Рәхим итегез, хөрмәтле әти-әниләр!



(Музыка уйный. Гаиләләр тезеләләр.)

1 команда: Батыров Илнар Илнара апасы белән.

2 команда: Габдушева Алина әнисе Гөлнара белән.

3 команда: Мустаева Элина әнисе Гүзәлия белән.

4 команда: Субхангулов Илназ әнисе Тәслимә белән.

5 команда: Ибраев Ранис әнисе Фәнисә белән.

6 команда: Усаева Флюда апасы Гөлсирә белән.

( Шушы гаиләләр арасыннан командалар сайлап алына.)


1 конкурс. Уйнаучы әти-әниләргә өй эше итеп бирелгән конкурс.. (Гаиләләр үзләре белән таныштыралар. Бүләк жыр ,бию, шигырь башкаралар.)(1-5 балл)


2 конкурс. Разминка. Мин бер хикәя укыйм. Тиз укыйм. Игътибар белән тыңлагыз.


АЛМА АГАЧТА ҮСӘ. УЛ ЯШЕЛ ДӘ, КЫЗЫЛ ДА, САРЫ ДА БУЛА. КЫЗЫЛ, САРЫ АЛМА БАЛЛЫ, Ә ЯШЕЛ АЛМА АЧЫ. КӘБЕСТӘ БАКЧАДА ҮСӘ. АЛМАДАН ВАРЕНЬЕ КАЙНАТАЛАР. АНЫ КИПТЕРЕРГӘ ДӘ БУЛА. МИНЕМ ӘНИ БИК ТӘМЛЕ АЛМА БӘЛЕШЕ ПЕШЕРӘ.

-Бу хикәядә кайсы җөмлә артык?

(Кәбестә бакчада үсә.) (Дөрес җавап бирүче гаиләгә 1балл бирелә)


3 конкурс. Нәрсә кебек? ( Укытучы укып бара, командалар дөрес җавапны әйтеп баралар.) Кошлар,хайваннар белән чагыштыру:

хәйләкәр(төлке кебек), кире(ишәк), такылдык(үрдәк), тугры(эт), куркак(куян), ерткыч(бүре), көчле(фил), ялагай(песи).(1балл)


4 конкурс. Малайлар исемнәрен- кызлар,кызлар исемнәрен малайлар исемнәренә әйләндерергә. Мәсәлән: ЗӘКИ-ЗӘКИЯ, МӨНИРӘ-МӨНИР.

(Наил, Гали,Раил, Әдил; Илнара, Дамирә,Фәридә, Илгизә,Вәсимә.) (Жюри тикшерә, бер дөрес сүзгә-1балл)


Музыкаль пауза.


5 конкурс. “Ике төрле бер сүз”уены. Сүзләр төрле, ә мәгънәләре бер(синонимнар).Мәсәлән,былбыл-сандугач, өлгер-җитез.

Песи-мәче, әшәке-начар, азык-ашамлык, тату-дус, бәби-бала, сөлге-тастымал, матур-чибәр, кызу-эссе, түгәрәк-йомры, ирек-азатлык.(1 балл)


Командалар биремнәрне эшләгәнче, уйнаучы балалар өй эше итеп бирелгән шигырьләрне яттан сөйлиләр. ( Шигырьләр дидактик материаллар бүлегендә язылган.)

Конкурс җавапларын тикшерү.


6 конкурс. “Уртасын тап!” уены. Уйнаучы әти-әниләр өчен бирем.( 1 балл)

  • Ак та түгел, кара да түгел.Нинди?(соры)

  • Кыш та түгел, җәй дә түгел. Нәрсә?(көз)

  • Кайнар да түгел, салкын да түгел. Нинди?(җылы)

  • Яхшы да түгел, начар да түгел. Нинди?(уртача)

  • Коры да түгел, юеш тә түгел. Нинди?(дымлы)

  • Иртә дә түгел, кич тә түгел. Нәрсә?(Көн)

  • Матур да түгел, ямьсез дә түгел. Нинди?(сөйкемле)



7 конкурс.( 1 слайд)Бу бирем – барлык командаларга да. Мин мисал китерәм, ә сез нинди жанр икәнен әйтерсез: бу әкиятме, мәзәкме, бишек җырымы, такмакмы, табышмакмы, мәкальме? (1балл)

1. Ата-ананы тыңлаган адәм булган,

Тыңламаган әрәм булган. (Мәкаль)

  1. Әлли-бәлли бәбкәсе,

Кая киткән әнкәсе?

Каенлыкка җиләккә,

Рәисәгә бүләккә. (Бишек җыры)

  1. Борын-борын заманда яшәгән, ди, карт белән карчык. Аларның ике кызы булган. Олы кызлары усал да, ялкау да, саран да икән. Шуның өчен аны беркем дә яратмаган. Кече кыз үги булган. Үзе уңган, үзе ягымлы икән. Аңа кешеләр сокланып туя алмаганнар...(әкият)

  2. Әнә килә автомобиль,

Төягәннәр кыярлар.

Борыныңны бик күтәрмә,

Чиләк элеп куярлар. (такмак)

5. Кайвакыт ул йомшак мамык кебек,

Кайвакытта юләр тавык кебек,

Кайвакытта үткен кылыч кебек,

Кайвакытта зәһәр борыч кебек,

Кайвакытта ачы балан кебек,

Кайвакытта чага елан кебек.

Ул нәрсә? (Тел)

6.Исламның ертылып беткән, пычрак бүреген күргәч, әнисе “аһ” итте.

-Нәрсә булды?-дип сорады ул.

-Шул иптәш малайлар инде. Баштан бүрекне салдырып алдылар да аның белән футбол уйнарга тотындылар.

-Ә син кайда булдың соң?

-Капкада тордым. (Мәзәк)

(Сигнал карточкалар белән күрсәтү.)


Уен. “Дөрес сайла!” (2слайд) (Дөрес җавап туры килгән сан кадәрле кулны чәбәклибез)

Югач кулларны сөртәбез:1. сөлге, 2.кулъяулык, 3.күлмәк белән.

Өстәлгә җәябез: 1.җәймә, 2.газета,3. ашъяулык.

Ашарга утыргач әйтәбез:1. “Тыныч йокы!”, 2.“Ашыгыз тәмле булсын!”, 3.“Рәхим итегез!”

Макаронны ашыйбыз: 1.кул, 2. калак, 3.чәнечке.

Ашап туйгач әйтәбез:1. “Тәмсез булды!”,2. “Рәхмәт, тәмле булды!”,3. “Аз булды!”



8 конкурс. ( 3 слайд) Башваткыч-баш эшләткеч.

Гөлсем апаның Дилә исемле кызы, Линар исемле улы, Акбаш исемле сыеры, Сарбай исемле эте, Йомгак исемле песие бар. Гөлсем апаның ничә баласы бар?

Музыкаль пауза.

А.б. Тапкырларга,зирәкләргә

Бездә урын гел түрдән.

Кайда? Нәрсә? Кайчан була?

Әйтеп бирсен шуны белгән.

Я, дусларым, игътибар!

Тапкырлар һәм зирәкләрдән

Дөрес җавап көтәбез.


9 конкурс. Супер-табышмаклар.

Ни өчен супер? Чөнки аларның җаваплары бер генә түгел, берничә.

  1. Тешләре бар, авызы юк...(Тарак, пычкы, тырма)

  2. Бөтен кешене ашата, ә үзе ашамый. (Калак, кашык, чәнечке)

  3. Тегеп булмый бернәрсә дә, энәләре күп булса да. (Керпе, нарат, чыршы)

  4. Яза белә, ә укый белми. (Ручка, карандаш, акбур)

  5. Аяклары булмаса да, көне-төне йөгерә.(Су, сәгать)

  6. Тавышы нык, дөньяны яңгырата,

Безне иртән йокыдан уята. (Әтәч, быргы, будильник)

7. Ачыла да ябыла, җавабы тиз табыла. (Ишек, тәрәзә, күз, авыз)

8. Икесе дә вак, икесе дә ак.

Аерыйм дисәң, авызыңа кап! (Шикәр, тоз)

  1. Үзе кабыклы, үзе бик ачы, үзе файдалы. (Суган, сарымсак, лимон)


10 конкурс. (4слайд)Сүзләр эчендә нинди саннар һәм төсләр бар?

ӘфлисУН, САРЫк.

Бердәмлек, кузгалак, балачак, сикерү, күкерт, төчкерү, каралты, сигезаяк, карак, кызыллык, яшелчә, йөзек, балдак, фикер, карама, бишек, себерке,гармун.

( Сигнал карточкалар белән күрсәтәләр)


Уен. “Әйе, юк”. ( Әйе-тыныч кына утырабыз, юк- аяклар белән идәнгә тибү хәрәкәтләре ясыйбыз.)

Тиз генә җавап бирергә.

  • Ашар алдыннан кулларны юарга кирәк. (Әйе)

  • Җәй артыннан кыш килә.(Юк)

  • Куянның колаклары кыска, койрыгы озын. (Юк)

  • Китап- кешенең дусты.(Әйе)

  • Татарлар ике куллап исәнләшәләр. (Әйе)

  • Әтәч йомырка сала. (Юк)

  • Боз кардан тизрәк эри. (Юк)

Уйнаучыларга да, тамашачыларга да бирем.

Милли ашамлыкларны кем күбрәк белә? (Баллы приз тарату.)


(Жюри әгъзалары бәйрәмгә нәтиҗә ясый, урыннар билгели. Җиңүчеләрне атый. Гаиләләргә “Иң зыялы гаилә”, “Иң күркәм гаилә”, “Иң тырыш гаилә” номинацияләре бирелә.)


А.б. Йокысыннан тора кояш

Елмаеп көлеп кенә

Болыт арасына да ул

Елмаеп килеп керә.

Шушы кояштай тормышның

Кадерен белеп кенә,

Әйдәгез бер яшик әле,

Елмаеп – көлеп кенә.


Ә хәзер барыгызны да биюгә чакырабыз.

(Татар бию көе)


Ук. Бәйрәмебез ахырына якынлашты.Рәхмәт сезгә. Барыгызга да гаилә бәхете, тыныч һәм имин тормыш, якты өметләр телибез. Сау булыгыз!






















Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Краткое описание документа:

"Описание материала:

Я представляю семейный праздник «Татар телемдә сөйләшәм тату гаиләмдә”.

Этот семейный праздник учит разумному использованию свободного времени, укрепляет взаимоотношения учителя с родителями.

"Форма воспитательного мероприятия – викторина, игра в ответы на вопросы. Она создала атмосферу состязания на сообразительность, находчивость, прочность знаний. Правильность ответов на вопросы оценивает жюри.

"Её целью стало: организовать активный отдых родителей с детьми, совершенствовать и правильно применять навыки знания языка в школе и дома. Этому занятию предшествуют знания, полученные на уроке родного языка.

"Разрешалась цель по ходу решения и рассмотрения следующих задач:

1)воспитывать уважение и любовь к родному языку, татарскому фольклору и устному народному творчеству.
2) Обогащение словарного запаса учащихся..
3)Воспитывать хороших и доброжелательных отношений, чувства гордости за свою семью.

Первая задача разрешалась в ходе сценария праздника, включающего в себя богатый, интересный и занимательный материал - песни, стихи, танцы, вопросы-шутки, физкультминутки и игры, игры на сообразительность, увлекательные рифмованные упражнения, сюрпризные моменты, загадки и задачи.

Игровые технологии делают мероприятие интересным и доступным, настраивают на самостоятельное нахождение слов, решение проблемного вопроса. Дидактический материал- карточки и слайды с заданиями помогли самостоятельно приобретать знания, развивать умения, систематизировать и закреплять полученные знания, использовать полученные знания в практике.

Словарная работа, выбор слов подходящих по смыслу, синонимы - это тренировочные упражнения, позволяющие развивать словарный запас. Это систематические упражнения для приобретения или совершенствования какого-либо навыка и умения. Во время мероприятия мы видим дружелюбное отношение между родителями и детьми, понимание друг друга. Представленный праздник помог организовать для родителей и детей веселый праздник. Широкое применение и использование игр способствуют полноценному отдыху.

В начале мероприятия с песней настроила на работу детей и родителей, направила к теме. Приемы педагогического воздействия приемлемые для данного мероприятия соблюдены(успех, увлечение, похвала, игра, ответы команд оценила, ), использованы прямые воспитательные средства (правила), элементы оформления :музыка, слайды, Контакт с командами налажен.

Команды работали активно, заинтересованы, быстро включились в деловой ритм. Переход от одного задания к другой была продумана. Присутствие родителей рядом с детьми в игре пробуждает желание добиваться успеха и испытать свои силы. О ни чувствовали себя защищенными.

Выбрала удачную форму использования СОТ – это применение информационно-компьютерных технологий на уроке. Это созданные презентации “Тату гаилә”. Поэтапно показала протекающие задания-этапы конкурса.. Использовала приемы и средства, чтобы мероприятие было информативным, продуктивным и незабываемым. Все это помогло созданию благоприятной психологической атмосферы, гигиенических и эстетических условий во время праздника. Тестирующие технологии (тесты) обеспечивают контроль знаний.

Метод тестового опроса, который приобрел большую популярность, помог определить, насколько усвоен вопрос изученной темы на уроке родного языка, даёт возможность учесть и реализовать индивидуальные особенности каждого учащегося. Тесты экономят время и вносят разнообразие в используемые формы контроля. Коммуникативные технологии привлекают всех учеников к общению, свободному обсуждению, работе в парах с родителями.. Это мы видим в домашнем задании, где говорили о своей семье. в беседе, в обсуждении вопросах.

Здесь особая роль отводится учителю, для подталкивания к диалогу объясняет все задания, а карточки, компьютер служат средством информации. Преобразование информации способствовали лучшему пониманию и усвоению заданий. Игровые технологии делают мероприятие интересным и доступным, настраивают на самостоятельное нахождение слов, решение проблемного вопроса. Логическим завершением является оценка членами жюри процесса работы. Этап рефлексии позволил узнать победителей конкурса и поздравить их за успехи. Победителей выдвинули по разным номинациям и вручены грамоты и подарки( открытки, сделанные самим детьми).

"Выдержка из материала:

Гаилә бәйрәме

Тема: Туган телемдә сөйләшәм тату гаиләмдә

Максаты:

1. Татар халык авыз иҗатына мәхәббәт тәрбияләү, татар телебезне яратырга, ихтирам итәргә өйрәтү.

2. Балаларны халык иҗаты -уеннар, башваткыч, табышмаклар, әкиятләр белән таныштыру, телебезнең байлыгын, матурлыгын күрсәтү һәм алар ярдәмендә күңелләрен күтәрү. 

3. Үз гаиләң белән горурлану хисе тәрбияләү.

Җиһазлар: магнитофон, компьютер, экран , карточкалар, кассета (бию көйләре),сигнал карточкалар, командаларга номерлар, диск(караоке).

Бәйрәм барышы.Укытучы (Ук.)

1алып баручы.-Исәнмесез,кадерле кунаклар!Менә сез дә килеп җиткәнсез,Мәктәпнең шау тормышынКүреп китик дигәнсез.

2алып баручы.-Исәнмесез,хөрмәтле ата-аналар!Бу кичәбез үтсен әлеИстә калып гомергә.Балачаксыз яшәп булмыйҖирнең якты йөзендә.Балачакның узганынСизмичә дә калабыз.Күңел тулган минутлардаСагынып искә алабыз.

1а.б.Хәерле көн,балалар!Җирдә күп ул кояшлар.Җирдә иң зур кояш бар-Әти белән әни бар.Шул кояшларның дәвамы-Бергә:Без- кызлар һәм малайлар!

“Туган тел” җыры башкарыла. (Бергәләп җырлыйлар)

(Музыка уйный. Гаиләләр тезеләләр.)

  • 1 команда: Батыров Илнар Илнара апасы белән.
  • 2 команда: Габдушева Алина әнисе Гөлнара белән.
  • 3 команда: Мустаева Элина әнисе Гүзәлия белән.
  • 4 команда: Субхангулов Илназ әнисе Тәслимә белән.
  • 5 команда: Ибраев Ранис әнисе Фәнисә белән.
  • 6 команда: Усаева Флюда апасы Гөлсирә белән.

( Шушы гаиләләр арасыннан командалар сайлап алына.)

1 конкурс. Уйнаучы әти-әниләргә өй эше итеп бирелгән конкурс..

(Гаиләләр үзләре белән таныштыралар. Бүләк жыр ,бию, шигырь башкаралар.)(1-5 балл)

Ә хәзер барыгызны да биюгә чакырабыз.(Татар бию көе)

Ук. Бәйрәмебез ахырына якынлашты.Рәхмәт сезгә. Барыгызга да гаилә бәхете, тыныч һәм имин тормыш, якты өметләр телибез. Сау булыгыз! 

Автор
Дата добавления 17.01.2014
Раздел Классному руководителю
Подраздел Конспекты
Просмотров1266
Номер материала 26297011716
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх