Инфоурок Начальные классы КонспектыКонспект логопедического занятия «Я готов к школе»

Конспект логопедического занятия «Я готов к школе»

Скачать материал

Төзүче: Гәрәева Фәния Шәүкәт кызы

Яр Чаллы шәһәренен 89нчы санлы – v төр махсус (коррекцияләү) Башлангыч белем бирү мәктәбе - балалар бакчасында эшләүче укытучы-логопед

 

Мәктәпкә әзерлек төркемендә аваз әйтелешен формалаштыру һәм грамотага өйрәтү буенча йомгаклау шөгыле.

 

Логопед төркемендә шөгыльләнүче балаларның барысы да мәктәпкә тулаем әзер булып бетә алмый. Тел үсешендә кимчелекләрнең җитди булуы сәбәпле кайбер балаларда аваз әйтелеше, лексик-грамматик категрияләр, бәйләнешле сөйләм үсеше формалашып җитми. Шуңа күрә мәктәп белән балалар бакчасы арасында дәвамчанлык булырга тиеш. Шуны истә тотып, сезнең игътибарыгызга уен-шөгыльнең план-конспектын тәкъдим итәбез.

  Мондый эш төре мәктәпкә киләсе балаларның мөмкинлекләрен, аларда булган үзенчәлекларне өйрәнеп, коррекцияне эзлекле дәвам итәргә, балаларда мәктәпкә бару теләге уятырга ярдәм итә.

 

 

 

Максат:     

балаларның ел буе үзләштергән белем һәм күнекмәләрен                                                                        аныклау:  авазларны дөрес әйтү; сүзгә иҗек-аваз анализы ясау; грамматик яктан дөрес җөмлә төзү; дөрес, матур сөйләргә омтылыш; уку-язу күнекмәләрен ныгыту; мәктәпкә бару теләген уятырга ярдәм итү.

 

Җиһазлау: хат, билетлар, карточкалар, уенчыклар (кыргый һәм йорт хайваннары), җөмләләр язылган карточкалар, ел фасыллары сүрәтләнгән рәсем, аваз схемалары, “Нәни чебиләр” җыры, магнитофон.

 

Шөгыль барышы.

Оештыру (Дәрес башланганда балалар урындыкларда утырып торалар).

 

Л: Хәерле көн, балалар!

Б: Хәерле көн!

Л: Кәефләрегез ничек?

Б: Әйбәт!

Л: Бүген атнаның нинди көне?

Б: Бүген пәнҗешәмбе.

Л: Иртәгә нинди көн була?

Б: Иртәгә җомга.

Л: Ә кичә нинди көн иде?

Б: Кичә чәршәмбе иде.

(Ишек шакыйлар. Почтальон хат бирә.)

П: Сезгә хат килде.

Л: Безгә хат бар? Әйдәгез укыйбыз!

(Логопед хатны балалардан укыта)

 

Без сезне кунакка көтәбез!

1А сыйныфы укучылары.

 

Л:(Хатның бер өлешен күрсәтә). Бу нәрсә?

Б: Җөмлә.

Л: Җөмләнең башы кайда? Күрсәтегез. Җөмлә нинди хәрефтән башлана?

Б: Җөмлә баш хәрефтән башлана.

Л: Җөмлә беткәч нәрсә куела?

Б: Җөмлә беткәч нокта куела.

Л: Бу җөмләдә ничә сүз?

Б: Бу җөмләдә 4 сүз.

Л: Балалар, безне  мәктәп укучылары кунакка чакырганнар. Барабызмы?

Б: Барабыз.

Л: Без сенең белән сәяхәткә тылсымлы келәмгә утырып барырбыз. Анда утырыр өчен билетлар куелган. Ул билетларда биремнәр язылган. Биремнәрне уңышлы үтәсәк, келәмгә утыра алырбыз. (Логопед һәр балага билетлар тарата. Анда иҗек схемасы ясалган). Схемага карап, уенчыклар арасыннан дуслар сайлагыз. Без аларны да үзебез белән алырбыз. (Музыка астында балалар дуслар эзлиләр, тапкан бере килеп утыра).

 

Л: Балалар, дусларыгызны күтәреп күрсәтегез әле. Бер сүз белән әйтсәк, болар нәрсәләр?

Б: Хайваннар.

Л: Нинди хайваннар?

Б: Йорт хайваннары. Кыргый хайваннар.

Л: Кемнәрдә йорт хайваннары - алар уң  якка утыралар, кемнәрдә кыргый хайваннар – сул якка утыралар.

 

 

Л: Келәм-очкычны кабызабыз.

Б: Др-р-р-р-р-р-р-р-р-р

(Очып китәләр,музыка көчәя)

Л: Балалар, тыңлыйк әле, җил ничек сызгыра? Без дә сызгырып күрсәтик.

Б: С-с-с-с-с-с-с-с

Л: Ә хәзер диңгез өстеннән узабыз. Диңгез ничек шаулый?

Б: Ш-ш-ш-ш-ш-ш-ш

(Уенчыкларны келәмдә калдырып, төшәләр)

Л: Килеп җиттек. Ләкин кая җиттек соң без?

(Каршыда рәсемнәр тора)

 

машина,     әтәч,      китап,      туп,      әтәч,           песи

 

Л: Рәсем исемнәренең беренче хәрефләрен язсак, кайда икәнлегебезне белербез. (Язалар)

 

 

Л: Укыйбыз.

Б: Мәктәп.

У: Исәнмесез, дуслар!

Б: Исәнмесез!

У: 52-нче мәктәпкә рәхим итегез!

У: (Мәктәп турында сөйли). Без дә бу бакчага йөрдек. Ә хәзер мәктәптә укыйбыз. Без мәктәптә укырга,язарга, санарга өйрәнәбез. Тәнәфесләрдә кызыклы уеннар уйныйбыз. Төрле түгәрәкләргә, бассейнга, театрга, музейларга йөрибез. Безгә мәктәптә бик ошый.

У: Сезне бик тырыш,акыллы балалар диделәр. Сез мәктәпкә барырга әзерме? Тикшереп карыйк. (Укучылар табышмаклар әйтәләр, балалар җавап бирәләр. Тактага ел фасыллары рәсемнәре эленә)

У: Боз Һәм кар эреде,

     Сулар йөгерде,

     Елап елгалар,

     Яшьләр түгелде.

     Көннәр озая,

     Төннәр кыскара,-

     Бу кайсы вакыт?

     Я, әйтеп кара.

У: Ашлыклар үсте,

     Башаклар пеште,

      Кояш пешерә,

     Тиргә төшерә.

     Халык ашыга,

     Китә басуга,

     Урагын ура,-

     Бу кай чак була?

У: Кырлар буш кала,

     Яңгырлар ява,

     Яфрак саргая.

     Бу кай чак була?

У: Һәр җир карланган,

     Сулар бозланган,

     Уйный җил, буран,-

     Бу кай чак, туган?

У: Мин сезгә “дүртенчесе артык” уенын уйнатам. (Алдан язылган кәгазьләрне берәм-берәм ябыштыра)

 

А,У,П,О

 

Б: П артык, чөнки ул тартык, ә калганнары сузыклар.

 

Ф,Б,В,З

Б: Ф артык,чөнки ул саңгырау.

 

А,О,У,Ә

 

Б: Ә артык, чөнки ул нечкә сузык.

У: Әйдәгез ял итәбез. (Ике укучы “Нәни чебиләр” көенә ял минуты уздыралар)

У: Бирелгән сүзләр белән матур җөмләләр төзегез.

 

йөриләр, бакчага, Балалар

 

уйныйлар, бакчада, Алар

 

мәктәп, көтә, Балаларны

 

 

Мәктәп логопеды:    Сез, балалар, чыннан да, бик тырыш, акыллы Һәм белемле икән. Сез авазлар аера беләсез, сүзләрне иҗеккә дә бүлә беләсез, сүз байлыгыгыз да бар, матур җөмләләр дә төзи беләсез, укый да, яза да беләсез.

Менә шушы булган белемнәрегезне тирәнәйтү өчен, тагын да күбрәк белү өчен сезгә мәктәп кирәк. Без сезне үзебезнең мәктәпкә чакырабыз. Мәктәп – белем чишмәсе. Аның ишекләрен ачар өчен сезгә белем ачкычы тапшырам һәм мәктәпкә көтеп калам.

 

Л: Ә менә бу кәламнәр - матур язарга, гел бишлеләр генә алырга ярдәм итә торган тылсымлы каләмнәр булсын. (Ручкалар өләшә, музыка яңгырый).

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Конспект логопедического занятия «Я готов к школе»"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

PR-менеджер

Получите профессию

Бухгалтер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

"Описание материала:

Занятие проводилось с детьми подготовительной логопедической группой и учениками первого класса.

В последнее время, мало уделяется внимание на преемственность между работы дошкольных образовательных учреждений и школ.

Детям с нарушениями речи очень сложно адаптироваться в первом классе. 

Проблема заключается в том, что и в теории, и практике в недостаточной мере прослежены основания двусторонней преемственности детского сада и школы.

Учитывая эту проблему, я постаралась в своей работе показать  это.

Цель - создание условий, обеспечивающих сотрудничество ДОУ со школой и с учетом внедрения ФГТ И ФГОС. 

Единая система логопедической работы по устранению речевых нарушений в детском саду и начальных классах массовой школы позволила бы в значительной мере повысить эффективность коррекционного обучения, направленного на повышение грамотности. 

Работа по преемственности позволяет, не травмируя психику ребенка, осуществить плавный переход от дошкольной жизни к обучению в школе

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 663 155 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 29.01.2014 840
    • DOCX 6.4 мбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Гараева Фания Шавкатовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Гараева Фания Шавкатовна
    Гараева Фания Шавкатовна
    • На сайте: 8 лет и 9 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 762
    • Всего материалов: 1

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Экскурсовод

Экскурсовод (гид)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Возрастные особенности детей младшего школьного возраста

36 ч.

1700 руб. 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 128 человек из 51 региона
  • Этот курс уже прошли 2 092 человека

Курс повышения квалификации

Каллиграфия. Искусство красивого почерка

36/72 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 1472 человека из 84 регионов
  • Этот курс уже прошли 4 794 человека

Курс повышения квалификации

Развитие критического мышления у младших школьников в условиях обновленного ФГОС НОО

36/72 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 73 человека из 27 регионов
  • Этот курс уже прошли 719 человек

Мини-курс

Искусственный интеллект: тексты и креативы

7 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 241 человек из 62 регионов
  • Этот курс уже прошли 28 человек

Мини-курс

Судебные процессы и взыскание убытков: правовые аспекты и процедуры

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 23 человека из 14 регионов
  • Этот курс уже прошли 12 человек

Мини-курс

Развитие дошкольного мышления

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 20 человек