Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Начальные классы / Конспекты / “Бул син тапкыр, бул зирәк!” бәйгесе
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 24 мая.

Подать заявку на курс
  • Начальные классы

“Бул син тапкыр, бул зирәк!” бәйгесе

библиотека
материалов

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ МӘГАРИФ ҺӘМ ФӘН МИНИСТРЛЫГЫ

Г.Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе



hello_html_m3f5fc595.gif

hello_html_3f4e9c5e.jpg

рча районы Г.Тукай исемендәге

Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе-

нең башлангыч класслар укытучысы

Ибраһимова Люция Фәрид кызының

Башлагыч класслар атналыгында”

уздырган бәйге эшкәртмәсе.



Бул син тапкыр, бул зирәк!” бәйгесе

Максат: 2-4 нче класс укучылары арасында татар теле, рус теле һәм

математика буенча иң тапкыр һәм иң зирәк укучыны

билгеләү;

укучыларның фикерләү сәләтен үстерү;

китап укуга, белем алуга кызыксыну сыйфаты тәрбияләү.

Җиһазлау: биремнәр язылган карточка.

Бәйге барышы.

  1. Оештыру өлеше.

  2. Укучыларны биремнәр белән таныштыру.

  3. Бланкаларны тутыру.

  4. Укучылар эшен оештыру.

  5. Эшләрне җыю, тикшерү-бәяләү.

  6. Һәр класстан тапкыр һәм зирәк укучыны билгеләү.

  7. 2-4 нче класс укучылары арасында тапкыр һәм зирәк укучыны билгеләү.

  8. Җиңүчеләрне бүләкләү


Татар теле һәм әдәби уку

1. Бу әкиятләрнең авторы кем ?

Койрыклар”

Нечкәбил”

Чукмар белән Тукмар”

Сертотмас үрдәк” ______________

2. Һәр хәрефе бер иҗек, исеме була ничек?

А) куян Ә) төлке Б) аю В) бүре Г) тиен

3. Кыш уртасында нәрсә бар?

А) кар Ә) салкын Б) “ы” хәрефе В) буран Г) боз

4. Тормыш сүзенең дөрес әйтелешен күрсәтегез:

А)[тормыш] Ә)[тормош] Б)[тырмыш] В)[тырмош] Г)[трмыш]

5. “Булганнан бар да була” :

Татарстан флагында ничә төс бар , ниндиләр? ______________________

Көзге тоташтан аяз берничә көн ничек атала?_______________________

Әкияттәге Сокның туганы – _____________________________________

Моабит” дәфтәренең авторы – __________________________________

Казан ханбикәсе - _____________________________________________

Русский язык

1. Так нельзя переносить:

1) мале-нький 2) ма-ленький 3) мален­ь-кий

2. Местоимение она может заменить группу слов:

1) дядя, папенька, путь, юноша;

2) аллея, ель, лошадь, лень;

3) дождь, князь, февраль, олень.

3. В русском алфавите:

1) 39 букв 2) 36 букв 3) 33 буквы

4. Эти слова отвечают на вопрос какой?

1) зелень, краснота, теплица, темнота;

2) зелёненький, тёмный, тёплый, красный;

3) зазеленеет, теплеет, темнеет, краснеют.

5. В слове июнь:

1) 4 звука, 4 буквы; 2) 3 звука, 4 буквы; 3) 5 звуков, 4 буквы.

6. В каком ряду Я, Ю, Е, Ё во всех словах обозначают по 2 звука:

1) овёс, мягкий, плюс, реки;

2) пояс, поют, въезд, льёт;

3) сюда, пляс, везде, лёд.

Математика

  1. 8 таякның дүртесен сындыргач ничә таяк кала? ________________

  2. Агачка унике карга кунган. Аучы килеп, икесен аткан. Агачта ничә карга калган?______________________________________________

  3. Бер гаиләдә ике ата һәм ике ул бар. Болар барлыгы ничә кеше?____

  4. Биш таякның ничә очы бар?_________________________________

  5. Нәрсәнең башы да, ахыры да юк?_____________________________

  6. 6 метрлы агачны тигез өлешләргә бүлгәннәр һәм 5 урыннан кискәннәр. Һәр өлеш нинди озынлыкта булыр?______________________________






ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ МӘГАРИФ ҺӘМ ФӘН МИНИСТРЛЫГЫ

Г.Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе



hello_html_m6e4bbf9.gif



hello_html_m3804d2a0.jpg

Арча районы Г.Тукай исемендәге

Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе-

нең башлангыч класслар укытучысы

Ибраһимова Люция Фәрид кызының

3 нче класста уздырган “Тамчы шоу”

эшкәртмәсе.




Тамчы шоу

Тема: Туган ягым Татарстан

Максат: Туган илебез турында белемнәрен ныгыту, камилләштерү;

Сәнгатьле сөйләм телен үстерү;

Игътибарлылыкны арттыру;

Туган ягыбызны ярату, саклау кебек сыйфатлар тзәрбияләү.

Җиһазлау: Артышлык сүзе язылган карточка, туган ил турында

мәкальләр, ноутбук, проектор

Барышы.

Бүген бездә “Тамчы шоу”

Гаҗәеп күңелле шоу.

Кызлар һәм егетләр ярыша

Менә була тамаша.

- Бүген без сезнең белән тамчы шоу уен-ярышына җыйналдык. Ярышта ике команда катнаша: “Тапкырлар” һәм “Зирәкләр”. Ә хәзер сүзне укучыларга бирик.

Командалар белән танышу.

Тапкырлар командасы:

hello_html_m3a3293da.jpgТапкыр җиңәр, оттырмас,

Сезгә куып тоттырмас.

Минем исемем – Дилүс,

Кулымннан килә бар эш.

Бик яратам җырларга,

Тырышам шәп укырга.

Ә мин, Стас, бик күп укыйм

Быел бик тә тырышам.

Отличник укучылардан

Чуть-чуть кенә калышам.

Ә мин, Динар, шук малай,

Өлгер малай, ут малай.

Кайчак мине кисәтәләр

Аңламыймын, ник алай.


Барыбыз да дус һәм тату

Командада өч бала.

Сер бирмәскә тырышырбыз –

Тапкырлар” сезнең алда.

Зирәкләр командасы:

Зhello_html_f79373b.jpgирәк һәр җирдә кирәк,

Тик чын зирәк бик сирәк.

Мин, Люзия, бик тырышам,

Һәр көн саен алга барам.

Иптәшләрне дә калдырмыйм,

Үзем белән бергә алам.

Исәнмесез, барыгыз да!

Минем исемем – Зилә.

Китап укырга яратам

Тапкыр буласым килә.

Мин Назгөлмен, һәрвакытта

Девизымны һич онытмыйм.

Чиста, пөхтә, тиз язам

Өлгер белән дуслашам.

Без дә бик тырыш балалар

Командада өч кенә.

Көч сынашырга әзер без

Өч булсак та төш кенә.

- Карлыгачларның туган ил буйлап сәяхәтендә январь ае “Туган ягым Татарстан” исеме астында үтте. Шуңа күрә дә бүгенге бәйгебез шушы темага багышланыр.

-Ярышыбызны башлыйбыз. Беренче тур “Булсаң зирәк, әйт тизрәк!” дип атала. Командалар чиратлашып сорауларга җавап бирә.

Сораулар:

Татарстан Республикасы президенты (Р.Минниханов)

Татарстан гербында нәрсә сурәтләнгән? (Канатлы ак барс)

Татарстан флагында нинди төсләр? ( яшел, ак, кызыл)


Татарстан Республикасы башкаласы (Казан)

Казан уртасында нәрсә бар? (З хәрефе)

Үзе шәһәр, үзе балык (Алабуга)

Сәгать эшләнә торган шәһәр (Чистай)

Татарстандагы иң зур елга (Идел)

Опера һәм балет театры кем исемен йөртә? (М.Җәлил)

Казанның хоккей командасы исеме (Ак барс)

Казанның футбол командасы (Рубин)

Татар кызының милли баш киеме (калфак)

Районыбыз исеме (Арча)

Мәктәп урнашкан урам ( Пионер)

Безнең мәктәп директоры ( Р.Р.Кавиева)

Җәй башында үткәрелә торган милли бәйрәм (Сабантуй)

Ашыт елгасы башында урнашкан авыл (Ашытбаш)

Татар халкының ханбикәсе (Сөембикә)

Ханбикәнең 7 катлы манарасы (Сөембикә)

Зур рус драма театры кем исемен йөртә? (Качалов)

Татарстан Республикасында нинди телләр Дәүләт телләре дип кабул ителгән? (татар һәм рус)

30 август нинди көн? (Татарстан көне)

-Икенче тур “Игътибарлылык” дип атала. Сезгә рәсемнәр күрсәтелә, аларны игътибар белән карарга һәм нәрсә сурәтләнгәнен әйтергә кирәк була.

Тапкырлар” командасына

- 2 нче рәсемдә нәрсә сурәтләнгән? Алар ничә? Нишлиләр?

(2 юлбарыс, ята)

Зирәкләр” командасына

- 4 нче рәсемдә нәрсә сурәтләнгән? Алар ничә? Нишлиләр?

(5 ат, чаба)

-Өченче тур. “Дәвам ит!” дип атала. Сезгә мәкальне дәвам итәргә кирәк. Командалар чиратлашып җавап бирә.

Алтын-көмеш яуган җирдән

Туган-үскән ил артык.


Ат туйган җиренә,

Ир туган иленә тартыр.

Бердә түгел, илдә көч.

Ватанга хезмәт – үзеңә хезмәт.

Җирсез-йортсыз ил булмый,

Ашсыз-сусыз көн булмый.

Илдә йөргән ил таныр,

Кырда йөргән җир таныр.

Иле иркеннең көне иркен.

Иленнән аерылган –

Канаты каерылган.

Илсез кеше – телсез сандугач.

Оясыз сандугач сайрамый.

Таянма билеңә, таян илеңә.

Туган җирдәй җир булмас,

Туган илдәй ил булмас.

Туган илең – туган анаң.

Үз илем – алтын бишек.

-Дүртенче тур. “Бул зирәк!” Рәсемдә сезгә бик тә таныш булган җир сурәтләнгән. Бу кайсы җир? Карточкага язып күрсәтергә.

Артышлык.

Сез артышлык турында ниләр беләсез? Командалар җавабы

Артышлык – табигатнең иң гүзәл урыны. Артыш куаклары күп үскәнгә аны шулай атаганнар.

Артыш-мәңге яшел куак-агач. Вак ботакларын кыска, нәфис ылыслар каплый.

Артыш – чыдам, озын гомерле агач. Безнең якларда 300ел чамасы яши.

Артышлар бер тирәдә бергә үсәргә яраталар. Куаклардан тирә-юньгә хуш ис бөркелә. Артыш һавага кеше өчен бик файдалы матдә бүлеп чыгара. Димәк, артыш без сулый торган һаваны сафландыра. Юкка гына Артышлыкны “Ашытбаш авылының үпкәсе” дип атамаганнар.

-Бишенче тур “Бул тапкыр!”

Буталган хәрефләрдән сүз төзергә

А А Б Т Ы Ш Ш

Сүз эчендә сүз” - “Ашытбаш” сүзеннән сүзләр төзү

(Ашыт, аш, баш, таш, шат, ат, тыш, шыта, бат, таба, табыш)

-Алтынчы тур “Капитаннар ярышы” Сорауларга “әйе” яки “юк” дип җавап бирергә

Зирәкләр” командасы капитанына сораулар:

Шәймиев Татарстан Республикасының беренче президенты

Татарстан флагында 2 төс

Казан – Татарстанның башкаласы

Татарстан Республикасы президенты Р.Н.Минниханов

Шүрәле” әкиятен А.Алиш язган

Без Арча районында яшибез

Татарстан гербында ак барс сурәтләнгән

Безнең районыбыз – Ашытбаш

Мәктәбебез М.Җәлил исемен йөртә

Алты алтың кырык алты

Тапкырлар” командасы капитанына сораулар:

Арча районы хакимияте башлыгы – А.Ә.Нәзиров

Идел – Татарстанның иң зур елга

Чаллы – КамАЗ машинасы чыгара торган шәһәр

Республикабызның төп табигый байлыгы – нефть

Ак барс – Казан хоккей командасының исеме

Татар егетенең милли баш киеме – калфак

Шүрәле туган авыл – Кырлай

Минниханов – Татарстан Республикасының беренче президенты

Якшәмбе – ял көне

Туган тел”не М.Җәлил язган

-Музыкаль тәнәфес. “Туган ягым Татарстан” җыры башкарыла. “Республикам минем Татарстан” презентациясе күрсәтелә.

-Нәтиҗә ясау, бүләкләү






hello_html_55520458.jpg



ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ МӘГАРИФ ҺӘМ ФӘН МИНИСТРЛЫГЫ

Г.Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе



hello_html_4356df89.gifФәнни-танып белү юнәлеше

hello_html_5fd5ec4f.jpg

Тылсымлы кәгазь” түгәрәге

Арча районы Г.Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе башлангыч класс укытучысы Л.Ф.Ибрагимованың ачык түгәрәк эшкәртмәсе

  • 2013 –


Тема: “Чәчәкләр – тормыш бизәге”. Роза чәчәге ясау


Максат: кисеп ябыштыру алымы белән роза чәчәген ясарга өйрәтү; чәчәкне ясаганда төгәллек, пөхтәлек, игътибарлылык сыйфатларын үстерү; кеше тормышында чәчәкләрнең әһәмиятен күрсәтү, чәчәкләргә сакчыл караш тәрбияләү


Планлаштырылган нәтиҗәләр:

  • Кисеп ябыштыру ысулы белән чәчәк ясый белү

Шәхси УУЭ.

-күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасын күрсәтү

-нәтиҗә ясый белү

-эш урынында тәртип саклау гадәте булдырырга


Регулятив УУЭ.

  • Максат куя белү

  • Эшне планлаштыра һәм план буенча эшли белү

  • Үз эшчәнлегеңне контрольгә алу


Танып-белү УУЭ.

  • Кисеп ябыштыру ысулын үзләштерү

  • Бакча һәм болын чәчәкләрен тану


Коммуникатив УУЭ.

  • үз фикереңне булдыру

  • төркемдә хезмәттәшлек итү

  • бердәмлекне булдыру


Предметара бәйләнеш: әйләнә-тирә дөнья, сынлы сәнгать

Эш формасы: индивидуаль, төркемләп, фронталь.


Җиһазлау: төсле кәгазь, клей, кайчы, рамка, үрнәк эш, проектор,экран.



hello_html_3e94cc72.jpg


Барышы


Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

  1. Эшкә кызыксыну тудыру.

1.Хәерле көн, балалар!

Хәерле көн, кунаклар!

Имин үтсен көнегез!

Һәр эшегез уң булсын,

Ерактан көлеп торсын!

2.Уңай психологик халәт тудыру.

-Әйдәгез, бар эшебез дә уңай булсын өчен, бер-беребезгә елмаю бүләк итик!


2. Белемнәрне актуальләштерү.

1. Табышмак әйтү. (КУУЭ)

Төрле-төрле төстә алар,

Бу төсләр каян килгән?

Хушбуй исе аңкыталар,

Кем аны сөртеп йөргән?

Алар нәрсәләр?


3.Уку мәсьәләсен кую.

Чәчәкләр – тормыш бизәге”, - диләр. Ни өчен шулай дип әйтәләр икән. Укучылар, сез бу сүзләрне ничек аңлыйсыз? (РУУЭ)







Сез дә чәчәкләр үстерергә яратасызмы? Бакчаларыгызда нинди чәчәкләр үстерәсез?


Чәчәкләр шулай ук, болында, кырда, урманда үсә. Аларны өзәргә ярамый, чәчәкләрнең күбесе Кызыл китапка кертелгән.

-Димәк, бүген без сезнең белән нәрсә ясарбыз дип уйлыйсыз?

Әйе, бүген без сезнең белән шушы гүзәллекне кәгазьдән эшләргә өйрәнербез: роза чәчәге ясарбыз. (әзер эшне күрсәтү)

Сез ничек уйлыйсыз, чәчәк нинди алым белән ясалган?


4. Уку мәсьәләсен чишү.

1.“Роза” чәчәген ясау серләре белән танышыйк. Презентация карау. (ТБУУЭ)

1.Кирәкле төсләрне сайлау (слайд)

Чәчәк өчен кызыл, яфракка яшел, җирлекне кара төстән алырбыз. Ни өчен?

2.Шаблон ярдәмендә детальләр төшерү (слайд)

Без нинди кагыйдәне үтәргә тиеш?






3.Детальләрне кисү (слайд)

Кайчы белән эшләгәндә нинди кагыйдәне үтибез?



4.Детальләрне бөгәбез, түгәрәклибез (слайд)

Бу очракта нинди кагыйдә буенча эшлибез?

5.Детальләрне тоташтыру (слайд)

Клей белән эш итү серләре.



6.Таякчык белән эшләү (слайд)

Нинди кагыйдәне үтәргә?

6.Әзер детальләрне ябыштырып, чәчәк төзү (слайд)

Чәчәк детальләрен беркеткәндә нинди кагыйдә буенча эшләрбез?


Чәчәкләрне нинди тәртиптә ябыштырырга?

7.Чәчәкне ясау өчен нәрсәләр кирәк булды?



5.Физминутка.

Розалар уяндылар,

Елмайдылар торгач та.

Җил сыйпады иңнәреннән,

Нурын сипте кояш та.


Як-ягына борылдылар

Сәламләп дус-ишләрен.

Бераз гына чайкалдылар

Таратып хуш исләрен.


Күбәләкләр сокландылар

Розаларның төсенә.

Хәерле көн тләделәр

Алар да бер-берсенә.


  1. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

Ә хәзер төркемнәргә бүленеп, роза чәчәген ясыйбыз. Төркемдә эшләвебезнең максаты – бер-беребезгә ярдәм итү


Практик эш.(ТБУУЭ)

План буенча эшне башлыйбыз.

  1. Эш урынын әзерләү.

  2. Кирәкле төсләрне сайлау.

  3. Шаблон ярдәмендә детальләр төшерү, номерлау

  4. Детальләрне кисү.

  5. Детальләрне бөгү, түгәрәкләү

  6. Детальләрне тоташтыру

  7. 1 нче детальдән башлап, әзер детальләрне ябыштырып, чәчәк төзү


  1. Белем һәм күнекмәләрне тикшерү.




-Барыгызның да чәчәкләр килеп чыктымы?

- Бер-беребезгә ярдәм итеп башкаргач, эшебез уңышлы килеп чыкты. Ә хәзер чәчәкләрдән картина ясыйк.

-Эшегез уңышлы чыкты дип уйлыйсызмы?

-Укучылар, бу картинаның тормышта әһәмияте бармы?


-Без чәчәкләрдән картина ясадык. Розаларны тагын кая урнаштырып була?


8. Рефлексия.

Максат: нәтиҗә ясый белү күнекмәсе булдыру.(РУУЭ)

-Эшегез уңышлы чыкты дип уйлыйсызмы? Нәтиҗәсе булдымы?

Мин, сез роза чәчәген ясау технологиясен аңлагансыз һәм өйдә әниләрегез, апа-сеңелләрегезгә дә өйрәтерлек итеп үзләштергәнсез, дип ышанам

















- укучыларның җаваплары





- Мәктәп яны бакчасы яздан көзгә кадәр шау чәчәктә утыра. Искиткеч гүзәллеккә сокланабыз. (слайд)

- Чәчәкләрне бәйрәмнәрдә, туган көннәрдә бүләк итәләр. (слайд)

- Өйне матурлау, бизәү өчен дә кулланалар. (слайд)


-Без бакчаларда лалә, астра, дәлия, роза, миләүшә чәчәкләре үстерәбез.





- укучыларның җаваплары





-Кисеп ябыштыру алымы.







-Кызыл төс кара белән яраша.


-Детальләрне төшергәндә мөмкин кадәр экономия ясарга.






-Кайчыны кирәк вакытта гына алабыз. Бер-беребезгә сабы белән бирәбез. Эш беткәч, кайчыны ябып, урынына куябыз.


-Кайчыны ябык килеш кулланабыз.


-Клейне кирәк вакытта гына алабыз. Клей күзгә, борынга, авызга кергәндә куркыныч.


Сак эш итәргә



Чәчәкне саклык белән пөхтә итеп ябыштыру


-Беренче детальдән башларга

-Төсле кәгазь, карандаш, кайчы, нечкә таякчык, клей, рамка
















Укучылар хәрәкәтләр ясыйлар





Укучылар 3 төркемгә бүленә






  • Укучылар план буенча эшлиләр.












-әйе



Чәчәкләрдән картина төзү.

-әйе


-Бар. Бу картинаны бүләк итеп һәм өйне яки класс бүлмәсен бизәү өчен куеп була.


-Чәчәкләрне сапка беркетеп, вазага утыртырга да мөмкин.




-укучыларның җавабы






Краткое описание документа:

"Описание материала:

“Бул син тапкыр, бул зирәк!” бәйгесе Максат: 2-4 нче класс укучылары арасында татар теле, рус теле һәм математика буенча иң тапкыр һәм иң зирәк укучыны билгеләү; укучыларның фикерләү сәләтен үстерү; китап укуга, белем алуга кызыксыну сыйфаты тәрбияләү.

Җиһазлау: биремнәр язылган карточка.

Бәйге барышы.

  1. Оештыру өлеше.
  2. Укучыларны биремнәр белән таныштыру.
  3. Бланкаларны тутыру.
  4. Укучылар эшен оештыру.
  5. Эшләрне җыю, тикшерү-бәяләү.
  6. Һәр класстан тапкыр һәм зирәк укучыны билгеләү.
  7. 2-4 нче класс укучылары арасында тапкыр һәм зирәк укучыны билгеләү.
  8. Җиңүчеләрне бүләкләү
Автор
Дата добавления 01.02.2014
Раздел Начальные классы
Подраздел Конспекты
Просмотров581
Номер материала 28637020105
Получить свидетельство о публикации

Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх