Конспект урока по технологии «Көзге уңыш»

Предпросмотр материала:

    Предмет: технология

 

Тема. «Көзге уңыш» проект эше

 

Тема максаты:    Пластилиннан яшелчәләр ясау технологиясен өйрәтү, “Көзге уңыш” проектын төзү

 

Планлаштырыл ган нәтиҗә:

 Пластилиннан яшелчәләр ясау технологиясен белү, “Көзге уңыш” проекты төзү

Предмет буенча белемнәр: 

Пластилин-нан яшелчәәр ясау технология-сен белү, “Көзге уңыш” проектын төзү

Шәхси:  күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасын күрсәтү

 

 

Регулятив: пластилин белән эшләү алгоритмын үзләштерү

 

 

Танып белү: рәсемнәр буенча яшелчәләрне  тану, фикерләүдә логик чылбыр төзү

 

Коммуникатив: күршең белән хезмәттәшлек итү, төркемдә хезмәттәшлек итү

 

Төп төшенчәләр: композиция, проект

 

Пространство оештыру

 

Предметара:

әйләнә-тирә дөнья,

сынлы сәнгать

 

Эш формасы:

индивидуаль, парлап, фронталь.

Ресурслар: “технология” дәреслеге, предмет рәсемнәре, мультимединая презентация, муляжлар, пластилин, каты кәгазь, стека, чүпрәк

 

I этап Эшкә кызыксыну тудыру

 

Укытучы эшчәнлеге:

-         Исәнләшү, уңай психологик халәт тудыру.

 

-         Яшелчәләр  турында табышмаклар әйтү. ( помидор, кишер, баклажан, суган турында)

 

-         Болар барысы да нәрсәләр дип атала?

 

-         Яшелчәләрнең җимеш һәм сабак өлеше була. Әйдәгез кайсы җимеш кайсы сабакныкы икән, аларны тоташтырыйк әле.

-         Ә сез яшелчәләр яратасызмы? Аларны ни өчен ашарга кирәк?Алар кайчан өлгерәләр?

 

 

-         Бүгенге дәрестә без сезнең белән “Көзге уңыш” проекты өстендә эшләрбез. Эшне оештыру өчен план төзербез. (РУУГ)

 

Укучы эшчәнлеге:

 

 

 

-         Җавап табу, шул яшелчәләрне кәрзингә сала бару ( помидор, кишер, баклажан, суган)

 

-         Яшелчәләр.

 

 

-         Җимешне сабаклары белән тоташтыралар.

 

 

-         Укучылар сорауларга җавап бирәләр

 

-         Көз көне

 

    План.

1.    Эш урынын әзерләү.

2.    Пластилиннан әвәләп яшелчәләр ясау технологиясе белән танышу.

3.    Һәркемнең нинди яшелчә әвәләвен бүлешү.

4.    Композиция төзү.(Композиция ул әйберләрнең матур итеп тезелүе)

5.    Нәтиҗә ясау.

 

 

II этап Белем һәм күнекмәләр булдыру

 

 

Укытучы эшчәнлеге:

-Ә хәзер эшне план нигезендә башлыйбыз:

 

1.           Эш урынын әзерлибез, кирәкле әйберләрне барлыйбыз. Эш өчен каты кәгазь, пластилин

 ( пластилинны  ак балчык, балавыз һәм туңмайдан ясыйлар) , сыгылмалы пычаклар, чүпрәк кирәк.

 

2. Пластилиннан яшелчәләр әвәләү технологиясе турында видеоматериал карыйбыз.

 

Укучы эшчәнлеге:

 

- эш урынын әзерлиләр(ШУУГ)

-укучылар әвәләү технологиясен өйрәнәләр (ТБУУГ)

 

                 III  этап Физкультминутка      Бармакларга күнегүләр ясау.

 

 

IV этап  Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

 

Укытучы эшчәнлеге:

-         Куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерү: пычак белән эшләгәндә иптәшеңә төртмә, кулыңны киемеңә сөртмә.

-         Укытучы эш барышын күзәтә

Укучы эшчәнлеге:

-         Төркемнәргә бүленү, һәркемнең нинди яшелчә әвәләвен бүлешү, төркем җитәкчесен билгеләү.(ШУУГ)

-         Пластилиннан төрле яшелчәләр һәм кәрзин әвәләү

 

VI этап Белем һәм күнекмәләрне тикшерү

 

Укытучы эшчәнлеге:

-         Укытучы эш барышын күзәтә

Укучы эшчәнлеге:

-         Төркем җитәкчесе хаталарны төзәтә, һәр төркем үзенең композициясен төзи.(КУУГ)

 

VII этап Йомгаклау

 

Укытучы эшчәнлеге

 

-         Бүгенге дәрестә без нинди проект өстендә эшләдек?

-         Аларга үзегезнең бәягезне бирегез.

Укучы эшчәнлеге:

 

-         “Яшелчә бакчасында” уены

 

-         Сорауга җавап бирү.

 

 

 

 

Краткое описание материала

Конспект урока по технологии «Көзге уңыш»

    DOCX

Файл будет скачан в формате:

    DOCX

Краткое описание материала

Автор материала

Хабибуллина Рамзия Рифатовна

учитель

  • На сайте: 12 лет и 10 месяцев
  • Всего просмотров: 28341
  • Подписчики: 0
  • Всего материалов: 11
  • 28341
    просмотров
  • 11
    материалов
  • 0
    подписчиков

Настоящий материал опубликован пользователем Хабибуллина Рамзия Рифатовна.
Инфоурок является информационным посредником. Всю ответственность за опубликованные материалы несут пользователи, загрузившие материал на сайт. Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете на материал.

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы: