[Къ] авазы, К к хәрефләре.

Найдено 63 материала по теме

Конспект урока по письму «[Къ] авазы, К к хәрефләре»

    DOCX

Предпросмотр материала:

 

    Тема: [ Къ]  авазы ,К к хәрефләре

    Максат: [ Къ]  авазы ,К к хәрефләре белән таныштыру, [ Къ]                                                                               

                   авазын дөрес әйтергә,К,к хәрефләре кергән сүзләрне 

                   укырга өйрәтү;

                   Уку күнекмәсен ныгыту,камилләштерү;

                   Игътибарлылык сыйфаты тәрбияләү.

    Материал: әлифба 38-39 бит

    Җиһазлау: кушылмалар таблицасы, кисмә хәрефләр,

                       дифференциаль карточкалар, уку өчен таблица,

                       предмет рәсемнәре,музыкаль үзәк,кассета,инди-

                       видуаль карточкалар,”Кызыклы әлифба”,хәреф

                       кассасы

 

                                 Дәрес барышы

I . Оештыру өлеше.

1.   Исәнләшү

2.   Дәрескә әзерлекне тикшерү

3.   Индивидуаль карточкалар буенча текстлар уку

 I I. Яңа материал буенча эш.

     1.[Къ] авазы,К к хәрефләре белән таныштыру

     -Мин сезгә бер кызыклы җөмлә әйтәм,ә сез тыңлагыз , нәрсә белән кызыклы икән?

   Кара, Кәримә, көзен кошлар китә көньякка ,каргалар кала кыш- ларга. (Җөмләдәге һәр сүз [к] авазына башлана)

     - Күчмә һәм кышлаучы кошлар турында әңгәмә.

        Нинди кошлар күчмә кошлар дип атала?

        Нинди кышлаучы кошларны беләсез? (Кош рәсемнәре күрсәтү)

        Кошларга ничек ярдәм итәргә мөмкин?

     - [Къ]  авазына характеристика бирү (саңгырау тартык аваз)

 - [Къ]  авазын дөрес әйтү : ка,ку,кы,ко.

 - [Къ]  авазына башланган сүзләр уйлау (кашык,кабак,катык...)

-         “Кызыклы әлифба” уены:

                

                       Ахырын тап !

Безнең әби бик уңган,

Иртүк тора йокыдан.

Куллары тора уйнап

Пешереп куя ... (коймак)

 

 

 

 

Бүген бар да мине котлый,

Һәммәсе бирә бүләк.

Әти курчак алып кайткан,

Әнием теккән  ... (күлмәк)

 

Сандугачлар ,карлыгачлар

Очып китте еракка.

Торналар да ялга китте

Җылы якка , ... (көньякка)

 

Әтием басуга барып,

Иген ура көн саен.

Бик сорагач алып кайткан

Миңа да бер  ... (комбайн)

                         

                        Табышмаклар

Лампа түгел,яктырта,

Мич түгел,җылыта.   (кояш)

 

Үзе кып-кызыл,

Күлмәге ямь-яшел.   (карбыз)

 

Тәрәзәсе юк,ишеге юк,

Эче тулы корт.   (кыяр)

 

Җир астында алтын казык.   (кишер)

 

Йөз кат кием,барысы да төймәсез.   (кәбестә)

 

Энәсе бар,ә тегә алмый.   (керпе)

 

Җәен суда йөзә,

Кышын ятып тора.   (көймә)

 

Кешедә бар,хайванда юк,

Күлдә бар,елгада юк.   (“к” хәрефе)

 

Кәҗәнең башында нәрсә бар ?   (“к” хәрефе)

 

 

 

 

“н” га бетсәм,бакчадагы куак мин,

“ч” га бетсәм,сездә җәйге кунак мин.  (карлыган,карлыгач)

 

Исемемне укып була

Ике яктан да.

Тик кулыңа суга күрмә,

Мине какканда.   (кадак)

 

Кайдан башлап укысаң да,

Аны чәйгә саласың,

Ачысыннан курыкмасаң,

Тотып ашый аласың.   (как)

 

  -Сез алдан да ,арттан да  бер үк укыла торган тагын нинди сүзләр  беләсез ? (кабак,калак карак,чәч...)

-         К к хәрефләре белән таныштыру,аның исеме –“ка”.

-         Кушылмалар таблицасыннан  ка,ку,ко,кы.

 

2. К к хәрефләре кергән сүзләр уку

 

 3. Игътибарлылыкка күнегү – “Дөрес укы!” Карточкага какы,каты,               кашык,катык сүзләре язылган.Укучылар укытучы әйткән сүзне сигнал карточкасы ярдәмендә күрсәтергә тиеш.

 

4.   Күзләр өчен физминутка.

 

5.   Таблица буенча “Ук ата “ текстын уку.Рәсем буенча эчтәлеген сөйләү.

 

6.   “Бер сүз белән әйт “ уены. Укучыларга предмет рәсемнәре күрсәтелә, алар бер сүз белән әйтәләр.

     куян,керпе,кабан – (җәнлекләр)

     киви,кура җиләге,карлыган – (җиләк-җимеш)

     карандаш,китап,краска – (уку әсбаплары)

     кашык,кружка,кастрюль – (савыт-сабалар)

 

7.Әлифбадан “Каз ашата “ текстын үрнәк уку.Бу текстта кем турында язылган?

 

8.1 нче төркем укучыларга “Каз ашата “ текстын укыту. Наза сүзе ни өчен баш хәрефтән язылган?

 

9.Физминутка

 

10. “Яңа сүз “ уены. Ташлык сүзеннән сүзләр төзү (таш,шат,каш, шатлык,ашлык,кыл,кал,лак,ак,ал,аш,тал,так,кыш,тыш...)

 

11.2 нче төркем белән әлифбадагы материал өстендә эш,1нче төркем “укучы” сүзеннән сүзләр төзи.

 

12.Эшләрне тикшерү.Нәтиҗә ясау

 

I I I . Йомгаклау.

        Бүген дәрестә нәрсәләр белдегез?

        [Къ] авазы нинди аваз? (саңгырау тартык аваз)

        Бу аваз нинди сүзләрдә кулланыла?  (калын әйтелешле сүзләрдә)

 

 

 

 

 

                                                                                         

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Краткое описание материала

"Описание материала:

Тема: [ Къ] авазы ,К к хәрефләре

Максат: [ Къ] авазы ,К к хәрефләре белән таныштыру, [ Къ] авазын дөрес әйтергә,К,к хәрефләре кергән сүзләрне укырга өйрәтү; Уку күнекмәсен ныгыту,камилләштерү; Игътибарлылык сыйфаты тәрбияләү.

Материал: әлифба 38-39 бит

Җиһазлау: кушылмалар таблицасы, кисмә хәрефләр, дифференциаль карточкалар, уку өчен таблица, предмет рәсемнәре,музыкаль үзәк,кассета,инди- видуаль карточкалар,”Кызыклы әлифба”,хәреф кассасы Дәрес барышы

I . Оештыру өлеше.

  • Исәнләшү
  • Дәрескә әзерлекне тикшерү

Конспект урока по письму «[Къ] авазы, К к хәрефләре»

Файл будет скачан в формате:

    DOCX

Автор материала

Ибрагимова Люция Фаридовна

учитель

  • На сайте: 10 лет и 4 месяца
  • Всего просмотров: 56354
  • Подписчики: 0
  • Всего материалов: 23
  • 56354
    просмотров
  • 23
    материалов
  • 0
    подписчиков

Об авторе

Место работы: МБОУ"Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая"

Мин Г.Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белемендә башлангыч класслар укытам. Үз эшемне бик яратып башкарам. Укучыларымны яратам. Алар бик кызыксынучаннар, шуклар, өлгерләр. Бар нәрсәне дә белергә омтылалар. Шуңа күрә дә укытучы үз өстендә даими эшләргә тиеш. Без классыбыз белән гел конкурсларда, ярыш-олимпиадаларда катнашып барырга тырышабыз. Укучылар да үз мөмкинлекләрен сынап карауга бик шат.

Подробнее об авторе
Подробнее об авторе

Настоящий материал опубликован пользователем Ибрагимова Люция Фаридовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт.

Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы: